Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (дәвамы)

Хуҗаның ун яшьлек малаен алып керделәр. Судмалис аны бер такта өстенә йөзтүбән сузып яткырды да аркасына сыек чыбык белән сыдыргалап алды, малай хәтәр чырыйлады. Әтисе йөзен ике учы белән каплады, аннары малаена таба ыргылды, ике полицай, тотып алып, аны урынына бастырды. – Партизаннар кайда урнашкан, әйт? – дип кычкырды Эрхард.

Романның башы.

XIX


Җәй үзенең соңгы чәчкәләрен коеп утырган моңсу вакыт иде. Агачларда сары яфраклар күренгәли башлады. Әмма йомшак җылы бар әле. Иртән мул булып салкын чык төшә, үлән тәлгәшләренә бәллүр алкалар булып эленә. Яфракларны тир тамчылары кебек итеп каплый. Җәй буе бик еш яуган яңгырлар туктады, кояшлы көннәр китте. Җәй көзгә таба авыша башлаганда, шулай якты һавада, җирдә пәрәвез җепселләре елык-елык килеп уйнаган чаклар булып ала...
Асфальттан гади юлга борылдылар. Көпчәк эзендәге туфрак нәкъ көл төсле, шактый калын, шуңа күрә ком иңеп, батып керә дә барырга комачаулый иде. Эрхард, машинаны кызулатырга кушып, акаеп-акаеп, Оттога карап ала. Күзләре аңа пистолет көпшәсе кебек куркыныч булып төбәлә. Күз алмалары бер урында гына тора һәм Оттоның йөрәгенә ук шикелле кадала сыман.
Хуторда икешәр катлы өч-дүрт йорт бар иде. Барысы да икешәр катлы. Икенче каты кыек астына эшләнгән. Тәрәзәсе дә икәү генә.
Хутор кечерәк бер елга буена, үзәнлеккә утырган. Елгага озын гына бер күл дә килеп тоташа. Биредә балык тотып һәм иген игеп көн итәләр булса кирәк. Тыштан ук күренеп тора: хутор шактый җитеш тормыш белән яши кебек.
Калын урман массивына терәлеп диярлек торган тагын бер йорт бар иде. Аның асты таштан, өсте бүрәнәдән салынган. Кәрнизләре матур итеп сырлап эшләнгән, ак буяуга буялган. Шулай ук шактый җитеш тормышлы кешенеке булырга охшап тора.
Полицайлар йортны чолгап алган, әмма якын килә алмыйлар, чөнки йорт эченнән аталар иде.
Өйләр артына килеп туктауга, полицайлар машинаны сырып алды. Начальниклары Эрхардка хәлне аңлатырга тотынды:
– Төнлә партизаннар килгән дә икмәк таләп иткән, – диде ул. – Хуҗа бирергә теләмәгән, тизрәк ат менеп, полиция идарәсенә чабып килгән. Без, берничә полицай килеп, урман буена засадага яттык. Алар шуннан килгән, шунда китәргә дә тиеш дип уйлаган идек. Шулай булып чыкты да. Таң атып килә иде, өч партизан, аркаларына зур-зур капчыклар асып, урманга таба чаба башлады. Без мылтыкларны хутка җибәрдек. Икесе йортка таба үрмәләде, ә берсе, җиргә яткан көе, мылтыктан ата-ата, аларны ышыкламакчы булды. 
төз атучы иде, ахры, өч кешене яралады. Ахырда без аны дөмектердек. Йортны чолгап алдык. Тегеләргә юлны кистек. Качарга өлгерә алмадылар. Хәзер, әнә, өйдән атып яталар...
– Ничә партизан?
– Икәү булырга тиеш. Әмма кайчак өчәү кебек тә тоела, шундый каты аталар. – Өйдә хуҗалар бармы?
– Хуҗаны хатыны, ике баласы белән чыгардылар, ишекне бикләп алдылар.
Без үзебез чыгаруларын сорадык, диләр.
– Хуҗа алар белән элемтәдә булганмы?
– Бернинди таныш-белешлегем юк иде, ди.
– Алдаша ул. Патроннары бик күпмени?
– Күп булмаска тиеш.
– Патроннары беткәнче прицелда тотарга, аннары үзләрен кулга алырга! – Өйгә якын бармасаң, алар атмый, билгеле. Ә якын килсәң – бетәсең.
– Бер куркынычсыз урын табып, шуннан атып, аларның патроннарын тизрәк бетерергә кирәк.
– Без шулай итеп караган идек тә, ләкин тиз сизенделәр. Патроннарын бик саклап тоталар...
Полиция начальнигы, ялагайланып, Эрхардка ничек тә ярарга тырышып сөйләнә, эт кебек, аның һәрбер ым-боерыгын тотып ала һәм аны тизрәк үтәргә ашыга иде.
– Ә хуҗа кайда?
Эрхард барын да хәл итә торган зур командир кыяфәтенә керде. Сорауларына озаклап аңлатма бирә башласалар, бер сүз белән өзә, туктата, конкретлык таләп итә иде.
Полиция начальнигы Судмалис кырыйдагы бина подвалына ымлап күрсәтте. Хуҗаны хатыны һәм балалары белән шунда кертеп япканнар иде.
Подвал балык тозлый торган мичкәләр, балык тоту җайланмалары, тагын шундый вак-төяк әйберләр белән тулган иде. Болар кергәндә, тегеләр сүс өеменә чүмәшкән, хатын, балалар елый-елый ярсып беткән, тыела алмыйча, укшып, нечкә авазлар чыгарып куйгалый иде.
– Хатынны, балаларны башка җиргә алып китегез, – диде Эрхард, бик коры гына.
Куштан полицайлар шул арада әллә каян өстәл һәм урындык алып кереп куйдылар. Эрхард шунда килеп утырды. Хатынны, балаларны елата-елата алып чыгып киттеләр. Күршедәге подвалга илтеп яптылар, ахрысы.
Эрхард тәрҗемәче аша хуҗадан сорау алырга кереште. Хуҗаның тышкы кыяфәте үк эшчән икәнен күрсәтеп тора иде. Кызгылт төк белән капланган тулы битле, кыска какча борынлы, җитен чәчле, сажин җилкәле, урта буйлы кеше иде ул. Киң маңгай астыннан караган елтыр күзләре бер хәйләсез, яхшылык кына теләгән шикелле карый иде.
Полицай аңа сорауларны латышчага тәрҗемәләп биреп торды, теге сөйләде.
– Минем алар белән бернинди элемтәм юк, – диде. – Алар кичә кичен керде дә икмәк сорады. Безнең ике буханка гына пешкән ипи бар иде. Хатын шуны чыгарып бирде, аннары бәрәңге теләнделәр. Хатын анысын да җавапсыз калдырмады, бер чиләк бәрәңге дә бирде. Менә шул. Капчыкларын асып чыкканда, өйләрдә кемнәр яши, полицайлар юкмы, дип сорадылар. Хатын, юк, дигәч, рәхмәт әйтеп саубуллаштылар. Бүген таң алдыннан өйдән ерак түгел, урман буенда атышлар башланды. Без астагы катта яткан идек. Тәрәзәләр 
тыштан капкач белән томаланган, берни күренми. Мин өскә менеп киттем, анда да тәрәзәләр ябулы, шулай да форточка аша бер як капкачны ачып күзәттем. Ләкин берни дә шәйли алмадым. Шулчак бик каты итеп ишек дөбертәтергә тотындылар. Мин ачарга курыктым, алар каерып ачып керде дә эчтән бикләп куйды. Безгә караңгы бүлмәдә торып торырга боердылар.
– Руслармы, латышлармы? – дип бүлдерде аны Эрхард.
– Анысын аера алмадым, латышча сөйләштеләр.
– Ниндирәкләр?
– Юк, таза гәүдәле түгел. Икесендә дә кызылармияче чалбары, өсләрендә – сырган фуфайка.
– Кораллары?
– Икесендә дә немец автоматы. Башка коралларын шәйләмәдем.
– Син аларга ник икмәк, бәрәңге бирдең, ә? – дип, Эрхард кычкырына башлады. Бите кабарынды, бүртенде. – Германия командованиесенең «кем бандитларга ярдәм итә, шул җәзага тартыла» дигән боерыгын белмисезмени, ә? – Мин аларның партизан икәнен белмәдем, автоматлары юк иде, тик ишекне ватып кергәч кенә коралларын шәйләдем.
– Юк, син белгәнсең, белеп ярдәм иткәнсең. Син алар белән элемтәдә торгансың. Кайчаннан бирле элемтәдә торасың, аларның урнашкан җире кайда? Әйт! Кайда?
– Әйтәм бит, бернинди элемтәм юк, мин аларны белмим, беренче мәртәбә күрәм, господин начальник.
– Ә дәүләткә тиешлесен түләдеңме? – Эрхард полиция начальнигы Судмалиска таба борылды.
Теге, сумкасыннан амбар кенәгәсен чыгарып, исемлекне карый башлады. Тапты да әйтте:
– Барысын да түләгән, – диде.
– Әйдә, элемтәләреңне әйт! – дип кычкырды Эрхард һәм, пистолетын кулына алып, хуҗа янына килде. Аның борын төбендә коралын селки-селки, тагын шул сорауны кабатлады.
Хуҗа шаккатып куркып калды, муены агарып китте.
– Бернинди элемтәм юк! – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
Шулчак Эрхард аның чигәсенә пистолет түтәсе белән сугып җибәрде.
Хуҗаның куллары як-якка җәелеп китте, әмма егылмады, тотынып калды, авызыннан кан саркып чыкты.
– Әйдә, элемтәләрең турында сөйлә! – дип кычкырды Эрхард.
Хуҗа кан төкерде, йөзе исә башка бер сүз дә эндәшмим дигән ачулы-үчле рәвешкә керде. Ике бите, иякләре каралып китте.
– Партизаннар кайда урнашкан, әйт! Әйт! – Эрхардның тавышы хәтәр чыга, сүзләрен әйткәндә, муены шултиклем бүртеп юаная, мундир якасына сыймыйча, читкә бүселә һәм тынын буа иде. Икенче җөмләсен әйткәндә, тәмам гыжылдап, сүзләрен көчкә генә этеп чыгара иде.
Хуҗа бик каты ачулы-үчле кыяфәттә башын як-якка чайкады да тынып калды. Эрхард күпме акырса да, ул аның сүзләрен ишетми, кабул итми кебек иде.
Эрхард полиция начальнигына таба борылды:
– Бер баласын алып керегез, – диде.
Судмалис, ашыга-ашыга, боерыкны үтәргә чапты. Хәзер бик яман хәл булачак иде. Отто әлегә кадәр көчкә чыдап торган иде, хәзер тизрәк машинасы янына чыкты.
Хуҗаның ун яшьлек малаен алып керделәр. Судмалис аны бер такта өстенә йөзтүбән сузып яткырды да аркасына сыек чыбык белән сыдыргалап алды, малай хәтәр чырыйлады. Әтисе йөзен ике учы белән каплады, аннары малаена таба ыргылды, ике полицай, тотып алып, аны урынына бастырды.
– Партизаннар кайда урнашкан, әйт? – дип кычкырды Эрхард.
Хуҗага бу берничек тә тәэсир итмәде, ул, малаеның канлы аркасын күрмәс өчен, ике учы белән күзләрен каплап, тере мәет кебек басып тора һәм, эчтән елаганын сиздермәс өчен, алга таба бөгелеп-бөгелеп ала иде. Эрхард кабат полицайга ым какты, тегесе тагын үрсәләнеп яткан малайның аркасына чыж- чыж чыбык сыза башлады. Малайның башы бер якка янтайды, тавышы кинәт тынды. Ул һушын җуйган иде.
– Әйт бандитларның кайда икәнен! – дип җикеренде Эрхард.
Хуҗа элеккечә бернинди реакция белдермәде, күзләрен учы белән каплаган килеш, эчке сызланудан, сыкранудан алга таба бөгелеп-бөгелеп төшә, аннан турая иде.
Ул арада аткан тавышлар ишетелде.
– Партизаннарның кайда икәнлеген уйлый тор! – диде Эрхард һәм, хәле китеп, ыңгырашып яткан малайны алып чыгарга боерды.
Аны бер таза полицай муеныннан һәм аягыннан эләктереп алды да әнисе янына, икенче йорт подвалына китереп куйды. Ана улы өстенә капланды.
Эрхард белән полиция начальнигы, подвалдан чыгып, күрше йорт почмагына ышыкланып, партизаннар урнашкан йортны күзәтә башлады. Күршедәге жандармериядән бер машина полицайлар килгән икән. Шулар өстәге кат тәрәзәләренә атканнар. Партизаннар шуңа җавап биргән.
– Тәрәзәләргә сак куярга, өйгә бәреп керергә. Ләкин тереләй кулга төшерергә! Аңлыйсызмы, алар безгә тереләй кирәк! – дип боерды Эрхард. Үзе ышыктан чыкмады.
Полиция начальнигы шул боерыкны үтәр өчен полицайларны оештырырга ашыкты. Эрхард үзенең сакчысын да аның белән җибәрде:
– Тереләй кулга төшерергә, үлеләр кирәк түгел! – дип кычкырып калды ул.
Эрхард почмактан күзәтеп тора иде. Менә полицайлар һәр тәрәзә янына стенага ышкыла-ышкыла килеп басты.
Полиция начальнигы веранда ишеген лом белән каерып ташлады. Полицайлар эчкә ыргылды. Өй ишеген каерырга тотындылар, шулвакыт каты шартлау өйне дер селкетте. Партизаннар граната ыргытты. Кемдер яраланган, ярдәм сорап ухылдый иде. Ә Эрхардның сакчысы идәнгә йөзтүбән авып төшкән. Аны әйләндереп карадылар да, маңгаенда кара кан табы күргәч, барысы да аңлашылды. Аның эше беткән иде.
– Бирелегез, гомерегезне гарантиялибез! – дип кычкырды полиция начальнигы, русчалатып.
Әмма аңа җавап итеп өйдән бер кыска «очередь» бирделәр. Автоматлы ике полицай бар иде, аларга өй эчен утка тотарга боерылды. Алар өй эченә тоташ «очередь» биреп алды. Анда нәрсәләрдер ватылган тавышлар ишетелде. Болар аста атышкан арада, полицайлар баскыч белән өстәге кат тәрәзәсенә менде, аны ватып эчкә керде.
Партизаннар өйнең базына төшәргә мәҗбүр булды. Полицайлар аста да, өстә дә шау-гөр килде. Үзләре, идәнне мылтык түтәсе белән төя-төя: «Бирелегез, гомерегез гарантияләнә!» – дип кычкырыналар иде.
Базның бер башы болдыр баскычы астындагы тар гына ишеккә чыга икән.

Моны полицайлар күреп алып, ишекне каерып ачып, эчкә башларын тыккан иде, тегеннән атып җибәрделәр дә, ике полицай шунда ук башларын җиргә төртте. Берара шау-шу, буталыш, акырыш-бакырыш булып алды.
Эрхард эшнең кая таба барганын тиз чамалап алды. Өй янына үзе килеп, кабат боерыкларын бирергә тотынды:
– Тереләй кулга төшерергә, тереләй!
Тагын баягы тактиканы кабатладылар: ике полицай, автоматтан ата-ата, эчкә кереп китте. Берни аңларлык түгел иде. Берзаман автомат тавышлары тынды. Граната шартлау тагын өйне дер селкетте. Шунда кинәт тынлык урнашты. Полицайлар базга кереп китте. Берсе фонарь яндырып тоткан иде. Бераздан автоматчыларны култыклап алып чыктылар. Икесе дә яраланган иде. Ә партизаннарны, күтәреп чыгып, чирәмгә салдылар. Алар исән иде әле. Ләкин икесен янәшә куйгач, шул аңлашылды: алар үз-үзләрен шартлаткан иде. Икесенә шул бердәнбер гранаталары калган булгандыр. Корсак турысында икесенең дә киемнәре умырылган һәм тәннәре дары төтене белән каралган иде.
Отто партизаннарны килеп карады да чак кына егылып китмәде. Партизаннарның берсе Андрей Милаш иде. Әйе-әйе, аны күзләре алдамый. Әнә чигәсендә зур гына миңе дә бар. Ләкин Андрей бик нык үзгәргән, танымаслык булып картайган иде. Теге чагында Клара нигә Андрейның кайда булуын аңардан яшереп маташты икән? Оттога ышанып җитмичә, саклануы булгандыр инде. Хәер, аны гаепләп тә булмый иде, хәзерге шартларда беркемгә дә ышану мөмкин түгел. Иң ышанычлы дип санаган таныш-белешләр, туганнар да хыянәт итте. Билгеле, үзләре теләп түгел, шартлар мәҗбүр иткәнгә күрә. Үзләрен саклау өчен. Ләкин шуны сәбәп итеп, кешеләрне гаепләп буламы? Һәркемгә дә үз башы кадерле, газиз бит...
Икенче партизанны Отто танымады. Ул – Андрейның дусты Зорис иде.
Полиция начальнигы җан биреп ятучыларның куеннарын, кесәләрен актарып чыкты, тәмәке янчыгы, зажигалка, ниндидер кәгазьләр табып алды. Ләкин исем-фамилияләрен белгертә торган берни дә тапмады.
Эрхард, һәрвакыттагыча, партизаннарның гәүдәләрен фотога төшереп алды. Бу аңа хисап бирү өчен кирәк иде.
Отто һаман Андрей Милаш турында уйлады. Бу кешенең ихласлылыгы аның күңеленә аерата сеңеп калган иде. Партизаннарга киткән булган икән. Шартлар мәҗбүр иткәндер инде. Югыйсә врач кешегә тынычрак урын да табылган булыр иде. СД агентлары аны үзләренә хезмәткә ялламакчы булган, билгеле. Әмма Андрей андый адымга бара торган зат түгел. СДга кермәдең, язмышың билгеле, сине кайда да читкә тибәрәләр. Немецларда ул мәсьәлә каты куелган.
Нинди зыялы, итагатьле, намусны беренче урынга куя торган кеше үз гомерен менә ничек очлады...
Эшләр тәмамлангач, моннан ун чакрымдагы жандармерия участогына кайттылар. Анда, гадәттәгечә, мәҗлес табыны әзерләгәннәр иде. Ашарга-эчәргә дә бик мулдан иде. Эрхард нигәдер ачулы күренде, ул һәр чәркәне авызына аударып кына барды. Үз-үзен тотышында да әүвәл булмаган хәрәкәтләр сизелде. Элек ул бер дә болай уйсыз, дуамал кыланмый торган иде. Һәр хәрәкәте, сүзе исәпләнгән булыр, һәр эше киләчәкне күздә тотып башкарылыр иде. Бүген ул бөтенләй сәер хәрәкәтләр ясый, сүзләр сөйли. Әллә биредән китәргә уйладымы икән? Немецларның кораблары батачагы хәзер инде ачык күренеп тора бит. Күсе ише җәнлекләр моны бик алдан сизә һәм корабны ташлап кача башлый. Бер газеталарында хәтта «Көнчыгыш кампаниясендә без оттырдык» дип тә яздылар. Моны хәзер һәр җирдә күрергә була иде. Җир биләргә, үзләренең элеккеге байлыкларын кайтарырга дип, Германия үзәгеннән килгән колонистлар инде кире китә башлады. Эрхард та, бәлки, берәр нәрсә чамалыйдыр? Ничектер ул монда утырган кебек түгел, уйлары кайдадыр читтә йөри. Эндәшсәләр ишетми, кабат кайтарып сорый. Нәрсә булган моңа? Әллә берәр нәрсә сизенәме? Үзе Оттоны берөзлексез эчәргә кыстый. Шулай да Отто авызына бер тамчы да капмады. Аңа бик нык аек булырга кирәк иде. Әллә ул Оттоның йөзеннән берәр нәрсә «укыдымы»? Аның да уйлары биредә түгел бит. Бүген сакчы юк, аларның икесенә генә кайтырга туры киләчәк. Башка мондый форсатның чыкмавы да мөмкин. Ничек кенә булмасын, Эрхардны бүген хәл кылырга, иртәгәгә калдырмаска кирәк. Иртәгә аңа тагын сакчы куячаклар. Аннары эш катлаулана. Кулдан ычкынуы да бар. Бәлки, ул, берәр сәбәп табып, Германиягә таярга да исәп тотадыр. Ригага, врачлар янына еш баруы да юкка гына түгелдер. Үзенә җылы урын әзерли булыр.
Юк, бу форсатны һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый иде.
Караңгы төшә башлаган иде инде. Табын янында Эрхард тәмам мәлҗерәде. Полиция начальнигы «кунып кына китегез» дия башлады. Эрхард аның сүзләренә колак салырлык дәрәҗәдә түгел иде. Шуңа күрә Оттога мөрәҗәгать иттеләр. Ул, башын чайкап, «иртәгә бик мөһим эшләр бар», диде. «Өлкә комиссары фон Медемда киңәшмә булачак, анда Эрхард информациясе тыңланачак», дип, Отто тегеләрнең тәкъдимен кире какты. Фон Медем фамилиясен ишеткәч, барысы да тынып калды, кыстаудан туктады.
Ике полицай Эрхардны машинаның арткы утыргычына кертеп салды. Ул шунда ук, кырын авып төшеп, гырлап йоклый да башлады. Әмма Эрхардка ышанып та булмый, аның исереккә сабышып ятуы да мөмкин. Оттоны сынар өчен. Берничә мәртәбә шулай эшләде дә инде ул. Ләкин бу юлы чынлап исергәнгә охшаган иде. Хәер, аек булса да, Отто аңа бирешмәячәк иде. Ул аның пистолетын алып, утыргыч астына куйды. Обоймадагы пуляларын да чәчеп ташлады. Хәзер Эрхардның язмышы тулысынча Отто кулында иде.
Ул, жандармериядән ерагайгач, кайту юлына борылмады, ә үзе белгән калын урман эченә таба кереп китте. Машинаны хәтәр кызу алып барды. Сикәлтәле юлда Эрхардның башы утыргыч кырыена каты гына бәрелгәләп тә ала иде. Әллә шуңардан ул капылт кына уянды да, мыгыр-мыгыр килеп, мундирын салып ташлады. Отто, нишли икән бу, дип борылып караган иде, Эрхард, яңа гына исенә килгән кебек, аны күреп алды, ике кулы белән арттан кочаклап үбәргә дә тотынды. Чү, тукта, нәрсә соң бу? Оттоның битен тәмам чылатып бетерде, әмма үзенең бер сүзен дә аңлап булмый иде. Шулчак Оттоның башына әллә бу бәндә гомосексуалистмы икән дигән уй килде. Чыннан да, нинди чибәр Эрнага да карамагач, Эрхардның хәзерге кыланышын ничек аңлатмак кирәк? Бераздан Эрхард тәмам котырынды, Оттоның киемнәрен йолкырга тотынды. Машинаны алып барырга һич мөмкинлек калмады. Алар инде урман юлыннан шактый эчкә кергән иде. Отто машинаны туктатты. Аяк астыннан үрелеп ачкыч алды, Эрхардның башын утыргычка бөкте дә муен тамырына бик каты итеп сукты. Караңгыда тегенең күз аклары артка тәгәрәгәне күренде. Ул шунда ук тутырган авыр капчык шикелле бөгелеп төште. Отто аны машинадан өстерәп төшерде дә якындагы бер куш каенга сөямәкче булды. Тик ул аягында басып тора алмый, үзе һаман нидер мыгырдана, күзләре ябык иде. Отто утыргыч астыннан дилбегә кебек озын бау тартып чыгарды. Немецларда бауны иллә дә шәп итеп ишәләр. Кешеләрне бәйләргә, асарга ифрат җайлы нәрсә инде. Ул Эрхардны шул бау белән агачка бәйләргә кереште. Башта аякларын, 
аннары гәүдәсен, турайтып, кәүсәгә чорнады. Кулларын артка бәйләп куйды. Кычкырмасын өчен, ак майкасын кайтарып, авызын да ныклап томалады...
Шуннан соң ул машинаны тиз генә кирегә борды да алга элдерде. Бераз үткәч, урман авызына җитәрәк, кечкенә кул пычкысы алып, кабинадан чыкты, нечкәрәк агачларны кисеп, тиз генә үтеп керешле булмасын дип, юлга аркылы аудара башлады. Шуннан соң ул машинасын тагын да ярсыбрак куарга тотынды. Кайту ягына түгел, бөтенләй кире якка. Отто юл уңаенда бер бик тирән сулы чокыр барлыгын белә, анда ничек тә караңгыда барып җитәргә кирәк иде...
Менә ул упкын кебек зур, тирән чокыр кырыена килеп туктады, тиешле әйберләрен алып, машинадан төште. Бераз тирә-юньне күзәтеп торды. Ул-бу юкмы, тавыш-мазар ишетелмиме? Юк, үлем тынлыгы, бу тирәдән үтеп-сүтеп йөрүче юк иде. Отто җан-фәрманга машинасын этә башлады, һәм ул, кызулап килгән көйгә, текә ярдан аска мәтәлеп төшеп китте. Бер минуттан аста су күбекләренең аксыллыгы гына күренеп калды. Су машинаны гына түгел, зуррак нәрсәләрне дә йотарлык тирән иде.
Отто бераз гына басып торды, аннары адымнарын тизләтеп китеп барды. Артка юл юк иде, ул «күперләрне яндыра-яндыра» чигенә барды. Менә ничек була икән ул күперләрне яндыру дигәннәре.
Ул моннан унике чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан хуторга, очрашу урынына таба юнәлде. Аңа ялан кырларга чыкмаска-күренмәскә, ничек тә урман эчләтеп, сазлыклы урыннардан барырга кирәк иде. Әмма соңга калды, урманны чыгып җиткәндә, яктыра башлады. Алга таба кыр буйлап барырга кирәк иде, шуңа күрә ул туктарга мәҗбүр булды. Төнне көтмичә мөмкин түгел иде. Хәзер немецлар Латвиядә һәр төштә күбәйде, чөнки чигенгән частьлары бирегә килеп тулды. Кызыллар Воронежны, Харьковны алган, Белоруссияне азат итеп бара... Кыскасы, сугыш тәмамланып килә...
Отто, урман ешлыгына кереп, чыбык-чабык сындыргалап, җиргә түшәде дә шуның өстенә ятты. Ләкин тиз генә йоклап китә алмады, чөнки йөрәге еш-еш тибә, күңеленнән курку хисе дә чыгып бетмәгән иде. Ул үзен-үзе тынычландырырга тырышса да, ярсыган, урыныннан купкан тойгылары һаман бимазалап торды. Чынлап та, адәм баласы үз хисләренә хуҗа була белми, ахры. Хисләр безнең иректә түгел микәнни? Әллә Отто гына шулай гайре булып яралганмы? Хисләрнең күплеге кешене бәхетсез итә дигәннәрен ишеткәне бар иде аның, әмма ул хакта уйлап караганы булмады. Хәзер инде белде, хисләр кешегә бәла, җәфа гына китерә икән. Менә бит, үзе кайчаннан бирле бер файдасызга бәргәләнеп, дулкынланып ята, тик шуны акылы белән аңласа да, тыя-тыела алмый.
Хәзер барысын да онытып торырга, уйларны, хисләрне тынычландырырга, баш миен ял иттерергә кирәк. Ял итәргә, ял итәргә! Аннары бу яңа ситуацияне саф баш белән тикшереп, алдын-артын исәпләп карарга...
Отто ниндидер кош пырылдап очканга уянып китте. Сәгатенә караган иде, шаккатты, өйлә узып бара икән. Шактый йокланылган. Сизелә, йөрәк тибеше дә бераз салмакланып, үз ритмына кайткандай булган...
Шул мәлдә тагын Андрей исенә төште. Менә сиңа метаморфоза! Андрей үзе, партизан булып, оккупантларга каршы көрәшкән, ә малае, Радик, шул оккупантларга хезмәт итә. Нинди язмыш! Немецлар Андрейның улын тартып алган, гомер иткән хатыны белән дә низаг чыккан. Клараның сиздермәскә тырышып сөйләүләреннән шул аңлашылды. Үзең табып үстергән балаңны, яшьлек юләрлегеннән файдаланып, явызларча синнән аерсыннар әле! Моңа ничек җан сыкрамасын?! Радикның соңыннан исенә төшәр, аңына да килер, әмма инде бик соң булыр. Ул чагында берни дә эшли алмас. Кирегә юл юк. Кызыллар килгәч, оккупантларга булышканнарны, һичшиксез, бетерәчәк. Андрей, күрәсең, үз хәленең бик өметсез икәнен аңлаган да партизаннарга барып кушылган. Анда да яра бәйләп, дәвалап кына ятарга риза булмаган, хәрби операцияләрдә катнашкан. Берничә мәртәбә эшләре уңышлы гына килеп чыккан да булгандыр. Уңыш һәрчак шулай дикъкатьне, сизгерлекне киметә. Уңышлардан баш әйләнү – кеше психологиясенә хас нәрсә. Аны җиңә белергә кирәк.
Радик... Җаннарыннан артык күреп, иркәләп кенә үстергәннәр иде. Иң кыен вакытта ул әти-әнисенә хыянәт итте. Моны егет үз акылы белән эшләмәгән, фәкать аның яшьлек юләрлегеннән явызларча файдаланганнар гына. Бу кешелексез ысул Советларда да кулланыла икән. Анда да баланы ата-анасыннан аералар, диләр. Хәтта үз кагыйдәләре дә бар: «Сын за отца не отвечает». Әмма барыбер кешенең чыгышына нык әһәмият бирәләр, чөнки тыныч тормышта ниндидер бер дәрәҗәдә улы әтисенең язмышын кабатлый. Психологиясе, холык-фигыле туганнарыныкы кебек була. Ә бит гомуми закончалык бар: кешенең характеры, рухы аның шәхси язмышын билгели, диләр. Әлбәттә, Радик очрагындагыча, читтән басым һәм адаштыру булмаган чагында...
Барча җәмгыять системасы өчен уртак бернәрсә бар шикелле. Ир бала, иртәме-соңмы, барыбер әтисенә хыянәт итә. Моны ниндидер тәрәккый итү закончалыгы дияргә дә мөмкиндер. Отто үзе якыннан белгән ничәмә-ничә гаиләне күздән, хәтердән кичерде, барысы да шул закончалыкны раслый...
Тора-бара Оттоны тагын йокы басты. Күпмедер черем иткәч, ул ниндидер тавышка сискәнеп уянды. Өстәвенә куркыныч төш тә күрде ул: артыннан ике оккупант аны эзәрлекләп килә, Оттоның пистолетында патрон беткән, үзе кая керергә белми иде... Менә-менә эләктерәләр дигәндә, төше өзелде. Йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгардай булып, бәргәләнә-бәргәләнә тибә иде. Ул торып басты, як-ягына каранды. Көн кичкә авышкан, кузгалырга вакыт иде. Шулчак агачлар арасыннан ниндидер шәүлә хәрәкәтләнгән һәм, агач артына посып, аны күзәтә шикелле тоелды. Юк, берни дә түгел, просто нервылар какшаган дип, үзен үзе юатты ул. Чәбәләнеп үскән кәрәшкә, корыган кауданнарны ера- ера ары китте. Кинәт артына борылып караган иде, тагын теге шәүлә, бер агач артыннан чыгып, икенче агачка таба хәрәкәт итте дә юк булды. Әллә Эрхард өрәге аны шулай эзәрлеклиме, шайтан алгыры! Отто бит аны теге дөньяга атып үтереп тә озата ала иде, ләкин кан күрүдән курыкты. Канга карый алмый шул ул, шунда ук буыннары йомшара, күз алдында мамык кисәкләре очып йөрергә тотына. Әйе, һәр кеше дә палач була алмый, юк. Эрхард, туктаусыз кешеләр үтереп йөреп, ничек яши алды икән? Әллә шул эш буенча аерым мәктәп узды микән? Юк, яшәү дигән нәрсә тәтемәгәндер аңа! Әллә бик рәхәтләнеп яшәгәнме? Адәм баласы теләсә нинди шартларга күнегә бит. Мәсәлән, моргта эшләүчеләр канга күнегеп бетәдер. Әйе, анда да теләсә кем эшли алмый, диләр. Сайланып калганнар гына эшен дәвам итә икән.
Эрхард та шулай бер гаепсез адәмнәрнең канын коярга күнеккән инде, чөнки ул үзеннән өстәгеләр боерыгын карусыз үтәргә үзен үзе өйрәткән. Уйлап тормый, бары әмер-боерык үтәвен белә. Боерыктан башка аңа беркем берни тормый. Шулай да аның тамырларында да кызыл кан ага, йөрәге дә үз урынындадыр ич. Дөрес, ул йөрәген бәләкәй читлек эченә ябып куеп, аны 
үзеннән изоляцияләгән булгандыр. Ул аның тавышын ишетми, тибешен сизми...
Чү, теге шәүлә тагын күченде кебек. Чынлап та, Эрхард шәүләсенә дә охшаган сыман үзе. Әллә күзенә генә шулай күренәме?
Юк, Оттога хәзер ялгызы гына булырга ярамый. Әллә Рута янына кайтыргамы? Умантны аскач та бер мәлгә шундый тойгы кичергән иде ул. Чаттан борылганда, анда гел Умант яшеренеп торган сыман була иде... Шул галәмәт Рута янында беткән иде...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев