Каһәр (дәвамы)

Романның башы.

XVII


Митавада Отто авторемонт мастерскоенда эшли башлады. Тиздән аны биредә эшләүче латышларга башлык итеп билгеләделәр. Оттоның тел белүе сәбәпче булгандыр, мөгаен. Әмма ул исем-фамилиясен үзгәрткән иде. Эш авыр түгел, квартирага мастерскойдан ерак түгел генә урнашты. Ирле-хатынлы латышлар, нишләптер балалары юк. Әллә булып та, хуторларга озатканнармы? Хуҗалар Оттога шикләнеп карый, аралашырга курка иде.
Мастерскойда аның фанера белән кадакланган будка сыман нәрсәсе бар. Эш кәгазьләрен шунда яза, төрле документларны тутыра. Беркөнне Отто янына эшче киеменнән таныш түгел бер кеше килеп керде. Куен кесәсеннән кечкенә генә соры кенәгә чыгарып күрсәтте. Немецларның СД органы кешесе икән. Хәл-әхвәл сораштырырга тотынды. Аны аерым эшчеләр турында кайбер мәгълүматлар кызыксындыра иде. Шактый озак төпченеп утырганнан соң, ул куеныннан тар гына кәгазь кисәге алып, Отто алдына куйды. Ымлап, укы, дигән ишарә ясады. Отто кәгазьгә язылган сүзләрне күздән кичерде. Анда «СД органнары белән хезмәттәшлек итәргә ризамын» дип язылган һәм имзага урын калдырылган иде. Оттоның маңгаена тир бәреп чыкты. Агент аның хәлен шунда ук аңлап алды һәм телгә килде: «Әгәр, – диде ул, – баш тартсаң, концлагерьга эләгүең мөмкин. Сәбәпләр тиз табылыр...» Отто башын күтәреп агентка карады. Теге тагын сүз катты: «Без, – диде, – сине бригадир итеп куйдык, сиңа хуҗалыкны ышанып тапшырдык, әмма аның белән генә эш бетми, һәрбер эш түләүне сорый. Безнең белән хезмәттәшлек итсәң, шул безне канәгатьләндерә...» «Мин нәрсә эшләргә тиеш соң?» – дип сорады Отто, исен, фикерен туплый алмыйча. «Без ни боерсак, шуны эшләрсең», – диде агент. Отто уйларга вакыт сорады. Теге: «Юк, – диде, – кулыңны куй...» «Әгәр куймасам...» – диде Отто. «Ул чакта концлагерьга китәсең», – дип, агент тар кәгазь кисәген бармаклары белән аңа таба шудырды. Отто күзләрен аска төбәде, ә башында уйлар чәбәләнде. Нишләргә? Әмма кул куймыйча да булмый иде. Икеләнүне дә сиздерергә ярамый. Һәм ул, нервланып, имзасын салды. Агент, шуны гына көткәндәй, кәгазьне, ерткыч кош кебек, тырнакларына эләктереп алды һәм, торып басып, Оттога, чамала, парин, дигән сыман кисәтеп карап алды. Һәм, пальто якасын торгызып, йөзен шуңа чумдырган килеш, ишеккә таба атлады.
Оттоны борчу, икеләнү кимерергә тотынды. Моны тизрәк Шачинга белдерергә кирәк иде. Ләкин аңа үзең бара да, хәбәр дә итә алмыйсың. Адресы билгесез. Әйтми дә. Ул аларның кайда яшәгәнен белә, ә алар аныкын белми. Кайчан телисең, шунда очрашып булмый. Аның үз расписаниесе бар. Барысын да үзе эзләп таба һәм җыелыш вакытын билгели. Менә хәзер аны көтеп ят инде. Ни өчен Шачин үз очрашу урынын белгертми? Аларга ышанып җитми, ахрысы. Ул очрашу урыннарын да еш алыштыра, бәлки, шулай саклану тиештер дә, чөнки бер кешегә дә азагына кадәр ышанып булмый. Әнә Стубедан да берничә очрашу урынын әйттергәннәр һәм төнлә килеп тентү дә үткәргәннәр. Ярый әле анда беркем дә юк вакыт туры килде. Ник Стубе адресларны дөрес әйтте икән? Күрәсең, аны бик нык җәзалаганнардыр, кыйнаганнардыр, андый чакта 
кешенең теленнән ни ычкынмас. Моның өчен кешене гаепләргә ярыймы? Ә бит бар төштә дә гаеплиләр. Үзләре шундый хәлгә калмаганнарга гаепләү ансат ул. Ә менә бүген теге агент тәкъдимен кабул итмәсә, ул Оттоны концлагерьга озатачак иде. Кем соң концлагерь тоткыны булырга тели? Адәм баласының ничек тә яшисе килә. Анасын корт чаккыры! Ник яшисе килә, ник? Тормышта да бернинди яхшы нәрсә булмаячак ич, газап өстенә газап кына тезелеп барачак. Хәтта өмет тә калмады бит. Ул Рита, Виктор белән бергә үлде, бетте.
Газаплы уйлары Оттоны тагын җаны кебек якыннарына китереп чыгарды. Йөрәген ниндидер бик үткен нәрсә кисеп үтте. Авыртудан күзләре яшь белән тулды. Бу газап хәзер еш кабатлана башлады.
Ремонттан чыккан машинаны сынап карадылар. Полицай булып йөргән теге кеше хәзер икенче фамилия белән шулай ук биредә эшли иде. Яз килде, почкак бәрән тиресе шикелле ала-кола агарып торган юка карлар эреп бетте. Отто тагын өмет белән яши башлады. Аның әле Рита белән улы гәүдәләрен һаман да тапканы юк иде. Аларны аткан карьер чокырына ике тапкыр барып тикшереп-эзләштереп тә йөрде ул. Әмма бернинди эз шәйли алмады. Шуннан инде, бәлки, исәннәрдер дигән сүнгән өметкә тагын җан кергән кебек булды. Тагын кыймылдый, бәгырьне кискәләргә тотынды. Ул ниндидер хәрәкәт таләп итә, нәрсәдер эшләргә куша иде. Ә нишли генә ала соң ул?
Отто мастерской начальнигыннан шәһәрнең аргы ягына күпер аша чыгарга пропуск алды. Исәбе – сынала торган машина белән урман эчендәге карьерны тагын бер тикшереп кайту иде. Аннары Клара белән Андрейны табып булмасмы дигән теләк тә күңелен тырнап тора. Елганың аргы ягына болай гына чыгармыйлар иде. Теге як та, бу як та йозакта. Немецлар йозаклауны бик ярата икән. Кая гына килсәләр дә, бар төшне йозаклап-тозаклап куялар. Һәрнәрсә яшеренгә әйләнә. Ни өчен? Җавап бер генә: юньле эш эшләми болар. Хәер, кызыллар килгәч тә, бар нәрсә яшеренгә әйләнгән иде. Эшләрне яшерен итмичә торып, бер власть та яши алмый, ди Шачин. Бер караганда, шактый сәер кеше. Үзен утыз җиденче елда кулга алып, күпме мыскыллаганнар, чит ил шпионы, дип атаганнар. Сорау алганда кыйнаганнар, мәсхәрәләп бетергәннәр. Шулай булса да, партиягә бернинди ачу сакламый, аңа тугры булып кала. Моны ничек аңларга? Шәхес буларак, чыдам, сабыр затмы? Әллә большевикларның үзгә тарту көче, берәр могҗизасы бармы? Киләчәкне күздә тотып, шулай корбан булуны берсүзсез күтәрәләрме? Юк, бу гына түгел, башка сере дә бар, ахрысы. Шачин, бер ачылып киткәндә, әйтеп куйган иде: «Мин, шәхес буларак, көчсез кеше, әмма үземнең көчле буласым, уңышка ирешәсем килә, – дигән иде. – Уңышка ирешергә физик акыл көче таләп ителә. Миндә андый мөмкинлек юк. Үзеңнең шәхси мөмкинлегең булмагач, ни кала? Партиягә керергә, аңа сыенырга кала. Дөрес, партиядә җилкәңә өстәмә йөк салына. Син аны күтәреп барырга тиешсең...»
Моторны кабызып, аның ничек эшләвен тыңлап, уйланып торганда, Оттоның иптәше Калнинь да килеп чыкты. «Двигатель нормаль эшли», – диде Отто һәм кабина ишеген ачты. Үзе рульгә утырды. Йөк машинасы идарә итү өчен шактый авыр иде. Тизлек тартмасы да бик үк рәтле түгел, ахрысы. Әллә яңа деталь куйганга гына шулаймы?
Күпергә килеп җиткәч, аларны туктатып, документларын тикшерделәр. Барысы да тәртиптә иде. Сакчы рөхсәт бирде. Күпердән әкрен тизлек белән чыктылар. Аннары Зур Совет урамы башлана. Хәзер инде исемен алмаштырганнар, «Штрассе» дип язып куйганнар. Әмма кайбер йорт стеналарына беркетелгән калайларда «Совет» дигән язулар да сакланган. Тик калайлар кубарылган, бер кадакта гына эленеп торалар. Күперне чыккач, Калнинь сүзгә кереште, чөнки монда качмыйча, пышылдамыйча да аңлашырга мөмкин.
– Ригада тагын безнекеләрне кулга алганнар, – диде ул. – Әллә Стубе сер биргәнме? Ул үзе нык мужик иде. Анда әллә нинди ысуллар кулланалар, ди. Ниндидер укол ясыйлар икән дә, шуннан кеше бар серен чыгарып селки, ди. Телне аң көче белән дә тыя алмыйсың икән. Немец врачлары адәм баласының нәрсә уйлаганын да белә, имеш. Нүжәли башта нинди уй йөргәнен чамаларга мөмкин? Юк, арттыралардыр. Немецлар үзләрен күпертеп, югары күтәреп күрсәтергә һәвәсләр. Милли сыйфатлары шундый, имеш. Дөресме? Арттыра торган гадәтләре булмаса, үзләрен өстен раса, «сверхчеловек» дип игълан итмәсләр иде. Шулай бит? Шул милли сыйфатларына муафыйк идея уйлап чыгарганнар. Шул идеяне принцип-закон иткәннәр. Менә ничек барлыкка килгән ул фашизм. Күпертелгән милли хис фашизмны тудыра. Кайсы илдә генә булса да. Әнә безнең латыш милләтчеләрен үзең күреп торасың. Ниләргә генә барып җитмиләр! Тәмам куллары чишелде. Барча гаделсезлекнең башы милли өстенлеккә омтылуда. Яһүдләр дә үзләрен өстен халык итеп исәпли бит. Шуның белән немецларның ачуын китергәннәр, чөнки немецлар үзләрен өстен итеп танытырга тели. Үзләрен өстен итеп санаган өчен яһүдләргә җәза бирәләр. Бер өстен икенче өстенлеккә түзеп тора алмый. Милли өстенлек хакына күпме кан коелган? Күпме газаплар кичерелгән? Җирнең бер катламын кеше каны һәм күз яше сугарган. Иелеп бер уч туфрак алып, шуңа химик анализ ясасаң, анда кан һәм күз яше элементларын күп табарга мөмкиндер. Ә ни өчен, ни сәбәптән? Нәрсәгә нигезләнеп? Милли өстенлеккә нигезләнепме? Шуңа инде башка сәбәпләр өстәлә. «Яшәү пространствосы» шикелле уйдырма нәрсәләр. Ягъни яшәү мөмкинлеге өчен көрәш кешелек тарихында законлы күренеш, имеш. Милли өстенлекне раслау өчен, ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Уйлап чыгару – шулай ук немецларның бер сыйфаты. Иҗат – немецларның стихиясе. Алардан нинди зур философлар, галимнәр, музыкантлар чыккан. Иҗат артыкка китсә, әйбәт булмый икән шул. Әнә фикри иҗат аларны «сверхчеловек»ка кадәр китереп җиткергән. Болар бит барысы да кешенең миендә эшкәртелгән. Ә фикерне хис тудыра, хис көчләп тага...
– Бүген бигрәк матур сайрыйсың, әллә көмешкә йоттыңмы? – дип бүлдерде аны Отто. Шәһәрне чыгып киләләр иде. Хәзер юлның ике ягын да нык күзәтеп барырга кирәк. Юл буенча шактый арада яшь каеннар утыртылган. Алар тезеп куйган шәмнәр кебек утыра. Шуларның бер-икесендә шартлы билге булуы ихтимал. Каеннар кәүсәсенә зур гына учма саламны бөтереп урап куярга тиешләр. Ригадан килүче шофёрлар шулай хәбәр сала. Ике каенда салам бау булса, димәк, фәлән урамдагы кибеткә яшерен радиоалгыч китерелгән. Шуннан яшереп алып чыгу хәстәрен күрегез... Әгәр өч каенда шундый билгеләр булса, эшләр үз көе белән бара, дигәнне аңлата. Болар вакытлы шартлы билгеләр. Билгеле, бер операция төгәлләнгәч, алар үзгәртеләчәк.
– Безнең арада провокатор бар, ди. Сак булырга кирәк, – дип, тагын сүз башлады Калнинь.
Отто аның әлеге сүзләренә аеруча игътибар итте. Аны гына сынар өчен әйтмиме ул бу хакта? Аңардан һаман шикләнәләр бит. Калнинь моны үзе дә белә. Ул да Оттодан шикләнә. Моны аерым детальләрдән чамаларга була.
– Ә нигә фаш итмиләр? – диде Отто, ачуы килеп.

– Ничек итеп? Беркемнең дә маңгаена язылмаган... Бер комсомолдан шикләнәләр икән, ләкин дәлилләр юк, ди. Провокаторларны ачыклый торган тестлар кирәк. Үзәктә бер-ике кеше фәкать шул эш белән генә шөгыльләнергә тиеш. Безнең үзәктә ул эшләнми. Махсус кадрлар юк. Менә шуңа күпме кешене әрәм иттек. Шачинга мин бу мәсьәләдә тәкъдим иттем, ул, үзәк белән киңәшермен, дигән иде...
– Ничек шөгыльләнәсең андый эш белән?
– Иминлек хезмәте һәр төштә кирәк бит. Шунсыз мөмкин түгел. Немецлар иминлек эшен каты куйган. Ә без коралсыз. Коралга каршы корал таләп ителә.
– Латышлар арасында бердәмлек юк, шуңа сатлыклар да күп.
– Анысы хак. Хәзер сатлыклар азаячак, чөнки немецларның җиңүенә ышанучылар һаман кими бара. Хәтта немец солдатлары арасында да дезертирлар күренә башлаган. Рус әсирләре белән бергә лагерьдан качканнар. Газетада шундый хәбәр бар иде...
– Крестьяннардан икмәк, терлек җыйдылар, бу да оккупантларның чын йөзен күрсәтте. Талауны гына беләләр. Бөек Германия мәнфәгатьләре дигән булып... – Бар эшләре биредәге байлыкны тизрәк озатуга корылган. Җиңәчәкләренә
хәзер үзләре дә ышанып бетмиләр.
– Хәрәкәт итәргә җибәрелгән машина барыр әле, барыр...
– Инерциягә калгач, ерак бара алмый инде ул...
– Анысы хак. Ә шулай да провокаторларны белеп булса иде ул. Болай гел сукырларча бит...
– Мин дә, сукырларча, дим шул... Провокаторларны провокация ясап белергә буладыр, бәлки?
– Белмим, мин белгеч түгел.
– Минем дә андый һөнәрем юк иде, ләкин тормыш өйрәнергә мәҗбүр итә, шайтан алгыры...
– Өйрән, өйрән... – диде Отто һәм еракта, юл уртасында җиңел «Мерседес-Бенц» автомобиле торганын күрде.
– Әнә ике каенга салам бәйләгәннәр, – дип кычкырып җибәрде Калнинь, шул тарафка таба кулын сузып.
Отто да салам бәйләвечне күреп алды һәм:
– Төнгә калып кайтырга кирәк булыр, – дип куйды. – Кибет янында кеше-кара булмасын. Каравылчыга ни дип эндәшергә, онытмадыңмы?
– Истә. «Кибеткә көрәкләр китерделәрме?..»
Калниньның әйткәнен Отто колак артыннан уздырды, чөнки бар дикъкате алга төбәлгән иде. Ә анда машинадан икәү чыгып, юл уртасына басты. Отто иптәшенә терсәге белән төртте. Калнинь тегеләрне күреп алды да сүгенергә тотынды:
– Безне эләктермәкче булалармы әллә? – дип мыгырданды. – Чынлап та, безнең арада провокатор бардыр дигән уйга килерсең дә шул...
– Курыкма, документлар тәртиптә, – дип, Отто агарынган Калниньга тагын терсәге белән кагылып алды.
– Анасын корт чаккыры! – дип карганды Калнинь.
Ул арада машина тегеләргә тәмам якынайды. Офицер киемендәгесе туктарга ишарә ясады.
– Син кабинадан чыкма, – дип, Отто тормозга басты һәм, машинаны туктатып, җиргә сикереп төште. Немецлар янына барды.
Шофёр солдат гаепле, боек кыяфәттә, ә офицер бик ачулы, нишләргә белмичә, 
арлы-бирле йөренә, шофёрын сүгә, әллә нинди сүзләр әйтеп яный иде. Шофёр, алгарак чыгып, Оттога хәлне аңлата башлады. Двигательләре кабынмый икән. Отто шунда ук, мерседесның копотын ачып, моторга иелде. Һәр узелны күздән кичереп чыкты. Әллә кай төшләрен борды, җиңен сызганып, эчке узелларын да капшап-тикшереп маташты. Аннары кабызып карадылар, ләкин моторга җан кермәде. Отто, хикмәт жеклерда түгел микән, дип аңлатты. Үзендә моңа ярый торган деталь барлыгын әйтте. Офицер машина алдына килеп басты. Оттога ул кай ягы беләндер таныш сыман тоелды. Кайдадыр күргәнем бар шикелле дигән уй башыннан елдырым кебек узып китте. Отто үз машинасы янына килде дә, кабинаны ачып, утыргычны алды, шундагы әрҗәдә казына башлады. Калнинь аңа таба иелеп, шыпырт кына: «Эрхард Труп!» – диде. Оттоның кулындагы деталь кинәт төшеп китте. Ул иптәшенә күтәрелеп карады. Чынлап әйтәме? Әйе, Калнинь ялгышмый иде кебек. Менә кем белән очрашу язган икән, шайтан алгыры! Күпме хыялланды Отто аны очрату турында, күпме планнар корды. Рита белән Викторны шушы хәшәрәт үз кулы белән атып үтергән бит! Халык арасында палач дип яманаты таралган һәм барча кешеләрне калтыратып тоткан бәндә менә аның алдында басып тора. Әллә хәзер үк эшен бетерергәме? Аның моңа көче һәм чослыгы һичшиксез җитәчәк...
Отто жеклерны алып килеп, аны моторга куя башлады. Үзе астан гына күзәтте, шулчак мерседесның арткы утыргычында тагын бер шәүлә барлыгы күзенә чалынды. Моторны янә кабызып карадылар. Кабына да шунда ук тагын сүнә, каһәр. Тагын сынадылар. Юк, булмады. Эрхард, арлы-бирле йөрүеннән туктап, болар янына килде.
– Нишләп син моторны бөтенләй белмисең? – диде ул, үзенең шофёрын һаман битәрләп. – Инде ничәнче тапкыр юлда бәлагә юлыгабыз!..
Шофёр гаять гаепле, куркынган кыяфәттә моторда казынды, үзе бер сүз дә эндәшмәде.
– Тизлек тартмасында хикмәт, – диде Отто, бик ышандырырлык итеп. – Май да салынмаган, шатуннары ашалып чыккан булырга мөмкин. Тавышыннан шул сизелә.
– Ник май салмадың, ә? – дип җикеренергә тотынды Эрхард шофёрның колак төбендә. – Соботажник! Мин хәзер белдем синең кемлегеңне!
– Машина үз хуты белән бара алмый, – диде Отто бик тыныч кыяфәттә. Ул, моторда казына торгач, үзен тәмам кулга алып, фикерләрен җайга салып өлгергән иде.
– Берәр попутка тотарга кала инде, – дип, көчкә аваз салды шофёр.
Эрхард, аны ишетергә теләмәгән кебек, йөзен чытты, бурлаттай кызыл битендәге иреннәре ачылып-ябылып алды. Ул ачуын көчкә тыя иде. Эре саргылт тешләре күренеп киткәләде. Бәрәңге борыны җыерылды. Шунда ул ниндидер ерткыч җәнлекне хәтерләтеп куйды. Боз кисәге кебек салкын күзләре генә адәм заты икәненә ишарәли иде. Үтә дә канечкеч кеше дигәннәре шушы адәм актыгы, димәк?! Ни өчен ул үзе ише адәм затын шултиклем күралмый соң? Моның бит бик җитди сәбәпләре булырга тиеш. Ул нәрсәгәдер таянып эш итә ич. Көн саен диярлек тере җаннарны кыеп йөреп, адәм баласының ничек кешечә кыяфәте, йөзе сакланырга мөмкин? Аның рухы тәмам җимерелеп эштән чыккан булырга тиеш ләбаса. Тышкы дәрәҗә атрибутлары белән каплап кына рух җимерекләрен яшереп саклап буламы? Әллә моның рухы таза-саумы? Алай булса, ул инде нормаль кеше түгел. Әмма аңарда сәерлек галәмәтләре һич тә сизелми...

Оттоның тамырларында кан тагын кайнарланды һәм тәнен пешерә-пешерә йөгерә башлады. Ияк астының ут кебек янганы тоелды, куллары кызышып кычыта иде. Ач тамакка ашаганда, теш төпләре кызышып чәнчешкән шикелле. Әмма тыныч булырга кирәк. Ул эчтән үзенә, тыныч бул, тыныч бул, дип тәкрарлап торды.
– Нигә попутный? – диде Эрхард, муенын киереп. – Ә менә бу машина... – Безнең маршрут теге якка... – дип аваз салды Отто һәм Эрхардка карады. – Юк, рас мин боерам икән... – Эрхардның йөзе кинәт ташка әйләнгән кебек булды. Ул Оттога кырмыскага караган кебек, бик түбәнсетеп карый иде. Шул мизгелдә Отто Эрхардның бер серен аңлаган кебек булды: канечкечкә әйләнер өчен, алдыңдагы корбанны бик түбән, юк дәрәҗәсенә куярга кирәк икән. Син аны бөҗәк итеп саныйсың һәм шуңа күрә җан кыюдан бернинди авыр хис кичермисең. Киресенчә, бер бөҗәкне үтерүдән дөньяга бары файда
гына була дип уйлыйсың. Менә ничек икән...
– Безгә бүтән боерык бирелгән... – дип, Отто кешеләрчә бәйләнешкә керергә теләгән иде, тегесе кырт кисеп бүлдерде.
– Син кем, ә? – диде ул, тамак төбе белән акырып. – Кая документларың?
Тиз бул! – Эрхард, кулын сузып, Оттога таба атлады. Отто кәгазьләрен чыгарып аңа тоттырды, Эрхардның боз кисәге төсле зәңгәр күз алмалары кәгазь өстендә яшен тизлеге белән як-якка чабышты. Әмма бәйләнерлек шикле нәрсә күрмәде, ахрысы, кәгазьләрне кире бирде. – Машина кабинаңда кем ул? Документы бармы? – дип, теш арасыннан ата каз тавышы чыгарып ысылдады Эрхард.
Отто машинасы янына чапты һәм Калниньның кәгазьләрен алып килде. Эрхард боларда да әллә ни тапмады. Тырт итеп кире сузды.
– Мин сиңа машинаны буксирга алырга боерам! – диде ул Оттога, тавышын тагын да күтәрә төшеп.
– Ә мин үз начальнигыма нәрсә дип җавап бирермен?
– Ну син батыр да соң! – диде Эрхард, аңа тагын якынаеп. – Миңа әле беркемнең каршы килгәне юк иде. Әллә синең башың икеме, әллә минем кем икәнне белмисеңме?
– Сезнең эсэс мундирындагы баш сөяге эмблемасы барын да аңлата, – диде Отто. – Сез – унтершарфюрер Эрхард Труп...
– Ничек немецча бу кадәр чиста сөйләшәсең? Син кайдан? – Эрхард җирәнгән кыяфәттә йөзен чытты. Отто моңа күптән әзер иде. Ул каушамый- нитми генә үзенең җирле немец икәнен әйтеп бирде. Тегенең йөзе барыбер үзгәрмәде, киресенчә, күзләрендә шик төерләре биешкән кебек булды. – Ник Доечландка кырыгынчы елда китми калдың? Димәк, большевиксың?
– Юк, унтершарфюрер. Кызыллар килгәч, минем хатынымны кулга алдылар. Ул бала көтә иде. Уралга сөргенгә озатканнар. Шунда малай тапты. Хәзер язмышларын белмим. Бала хакына калган идем... Кемдер донос язган...
– Син миңа ялганлама! – дип, тагын ерткыч тавышы белән ырылдады Эрхард. Кешегә кинәт каты бәрелеп, шул рәвешле аны сындыра торган иде ул, әмма Отто дошманы алдында ни боерасыз дигән кыяфәткә кермәде. Шулчак Эрхардның кулы уң касыгындагы сары кобурада капшанды һәм ул браунинг тартып чыгарды. – Син миңа ялганлама! Беләм мин сезне. Әйдә, тиз генә минем машинаны өйгә илтеп куй! Тиз! Тиз!
– Браунингсыз да мин шулай эшли идем, – дип, Отто машинасы янына таба атлады.
Алар шәһәргә төнлә генә кайтырга уйлаган иде. Барысы да җимерелде.

Кибеткә дә сугылып булмаячак. Шайтан алгыры, әллә, артыннан килеп, бу хәшәрәтне буып атаргамы? Хәзер Оттога Эрхардны юк итү берни тормый бит. Шофёр аны яклап ташланмаячак. Әмма машинада кораллы сакчы булуы ихтимал... Юк, ниндидер башка җай табарга кирәк.
Эрхардның торагы мастерскойдан ерак түгел, урамның каршы ягында гына икән. Зур гына ишегалдында бер аерым йорт күренде. Шунда килеп туктадылар. Эрхард кабинадан зур портфель күтәреп чыкты, аның артыннан бик көяз, нәфис хатын-кыз төште. Ул, биек үкчәләре белән шак-шок атлап, туры капкага юнәлде. Отто мерседесны үз машинасыннан ычкындырырга тотынган иде. Үзе: «Нүжәли бу таш йөрәкнең дә хатын-кызларга күзе төшә?» – дип гаҗәпләнде.
– Тукта! – дип кычкырды шулчак Эрхард. Бу юлы аның тавышы ул хәтле үк ерткычларча түгел иде. – Машинаны мастерскойга илтеп куй. Нарядны шофёр китерер...
– Миңа моның өчен начальник җәза бирәчәк, – диде Отто карусыз, тыныч тавыш белән.
Эрхард шунда кесәсеннән блокнот чыгарып, нидер язды һәм бер битен ертып алып Оттога сузды. Немецлар дисциплина ярата шул. Һәрберсе – дисциплина колы...
– Менә монысы гел башкача... – Отто, кәгазьне эләктереп, машинасына кереп утырды.
Бүгенге нияте тормышка ашмаса да, Отто күңелендә нигәдер канәгатьсезлек уянмады. Мерседес мастерской ишегалдына куелгач, уйларына канат үскән сыман булды. Ул төрле хәлләрне күз алдына китереп гөман итә башлады. Әгәр автомобильнең тапшыру коробкасын тагын тиз ватыла торган итеп ремонтласаң? Машина кабат аларга киләчәк. Аңарчы нәрсә дә булса уйлап та табылыр. Үзгәрешләр гел булып тора бит. Әгәр машинага сәгать механизмлы мина куеп җибәрсәң? Әмма андый минаны табып булырмы икән? Биредә ниндидер тотыныр сәбәп бар, моны кулдан ычкындырырга ярамас. Моңа дүрт куллап ябышырга кирәк. Бу хәлгә Шачин нәрсә әйтер иде икән? Андый-мондый көтелмәгән хәтәргә юлыккан очракта, ул аңа үзен Германиядән килгән немец итеп күрсәтергә кушкан иде. Пруссиядәге Гердауэн дигән шәһәрчектән килдем, дип әйтерсең, диде. Отто исә үзешчәнлек күрсәтте. Үзенең версиясе Эрхардта күбрәк ышаныч тудырыр дип уйлады. Ялгышмадымы икән? Әллә алдандымы? Бер яктан караганда, Германиядән килгән немецка Эрхард ныграк ышанырга тиеш, билгеле. Әмма ул биредәге кайбер халыкның немецларга бик теләп хезмәт күрсәтүен яхшы күрәдер, беләдер. Алар – буржуаз милләтчеләр вәкилләре. Немецлардан да рәхимсезрәк рәвештә үз милләттәшләрен эзәрлеклиләр һәм җәзалыйлар. Кайберләре шултиклем тырыша, кайчак таң каласың. Һәрбер зур милләт берәр кечерәк милләт өстеннән хакимлек иткәндә, бастыру, хөкем итүне шул милләт вәкилләре аша гына башкара. Бу бөтен дөньяда да шулай. Оккупантлар да яңа метод уйлап таба алмаган. Латышларны латышлар кулы белән җәзалыйлар, эзәрлеклиләр...
Иртән шофёр наряд китерде. Отто аны һәм Эрхард биргән язуны начальник алдына китереп салды. Начальник, ни авыр кузгала торган, үшән башлы немец, кинәт сикереп торды, як-ягына каранып алды да машина янына ашыкты. Отто аның артыннан иярде, машинаның кай төше ватык икәнен аңлатты. Начальник шунда ук ремонтчыларны дәшеп китерде һәм машинаны тиз арада ремонтларга боерды. Ремонтчылар да ашыгып эшкә кереште, кайсы сүтте, кайсы башка 
узелларын карады. Тапшыргыч коробкасы, чынлап та, эштән чыккан икән, яңаны куярга кирәк булды. Кайбер узелларын Отто тикшерде, алыштырды. Үзен бик сак тотты. Тиз ашала торган бер детальне алыштырмыйча калдырды. Озакка бармас, машина тагын шушы ишегалдында булыр... Хәер, моны гөман итүе кыен. Әмма Оттоның күңеле шулай тели иде, чөнки Эрхардка бер җеп очы шушы машина аша барып тоташа бит.
Кичкә машина әзер иде. Начальник, Эрхардка бик ярарга тырышып, тизрәк телефоннан шылтыратты. Әмма трубканы алучы булмады.
Теге юаш, пешмәгән шофёр иртән мастерскойда иде. Тиешле кәгазьләрне аңардан тутырткач, начальник мерседесны биреп җибәрде.
Әмма өйләгә таба теге шофёр тагын пәйда булды. Бу нихәл? Оттоның аркасы буйлап кайнар елдырымнар пешереп узды, аягыннан урап башына менде. Йөзенә кызыллык йөгерде. Әллә берәр нәрсә сизенгәннәрме?.. Шофёр салмак адымнар белән аның янына килде һәм әйтте: «Эрхард сине үзенә чакыра», – диде. Монысы тагын нәрсә? Отто, исенә килеп, шофёрга хәлне аңлатып бирде. «Начальнигым рөхсәтеннән башка бара алмыйм», – диде. Шофёр начальникка кереп китте, һәм тиз арада икесе дә болдыр баскычына чыгып басты. Начальник бик шат күренә иде: Эрхардка ярар өчен тагын бер сәбәп чыкты ич...
Отто баскыч янындагы югычта кулларын юды, өстен-башын тәртипкә китерде. Күн итеген сөрткәләде, кара галстугын рәтләде. Ә башында һаман бер уй бөтерелде: нигә чакыра икән? Шофёры, белмим, диде. Белә инде, әйтми генә. Начальниклар бит сөйләшми, белми-күрми торган кешеләрне генә үзләренә шофёр итеп ала. Бу Эрхард зобанидан барысын да көтәргә була. Судсыз-нисез, бер гаепсез кешеләрне атып үтереп йөри бит ул. Халыкның котын алып бетергән, аның исемен ишетүгә үк коелып төшәләр. Әллә үзен берәр ничек дөмектерер әмәл табаргамы? Каршысына килергә дә пистолеттан атарга? Әмма корал йөртергә рөхсәт юк. Пычак белән ташлансаң гына инде... Әмма моңа нык әзерләнергә кирәк. Ялгышлык җибәрергә һич ярамый. Шулай да бу очракта үзең берничек тә исән кала алмыйсың, бөтен бәла шунда.
Менә алар ике-өч катлы йортлар арасындагы тар гына тыкрыктан эчкә таба узды. Тимер челтәрле капкадан кергәч, күп тәрәзәле, акка буялган террасалы, ике катлы йорт күренде. Аны җимеш агачлары, декоратив куаклар чорнап алган.
Карасалар, каршыларына Эрхард үзе килеп маташа иде. Кара хром пальтодан, биек маңгайлы фуражкадан. Сул як бил туры бүлтәйгән, анда пистолет барлыгы беленеп тора.
– Кичә син миңа ошадың, – диде Эрхард, исәнләшми-нитми, гаять тәкәббер кыяфәт белән. – Миңа ерак пунктка барырга кирәк, ә бу тавык мие эчкән нәрсә юлны белми. Болай да инде ике тапкыр партизаннарга чак эләктермәде. Нишләргә? Син Виесите бистәсен беләсеңме?
– Барганым бар, – диде Отто кыюсыз гына. Эрхардка аның бу сүзләре ошамады бугай, ул, начар ис сизгән кебек, борынын җыерды. Отто ул бистәгә агач материаллары әзерләү хәстәре белән барган иде. Анда бик көчле пилорама бар иде.
– Ялганлама, – диде Эрхард. – Мин сиңа ышанмыйм.
– Мәйлегез, әмма мин анда агач материаллары складында эшләдем.
– Туры юлдан бара беләсеңме? – Эрхард һаман җирәнүле кыяфәттә иде. – Белермен шикелле.
– Ләкин мин ышанмыйм. Шулай да, әйдә, сынап карыйк.
– Мин шофёр буламмыни? – диде Отто, аңлап җитмичә.

Теге һаман сынап карап, теләр-теләмәс ияк какты. Оттоның кан тамырларында тагын утлы агым чабарга тотынды. Мастерскойда әллә берәр шымчысы аның теге начар детальне алыштырмаганын күзәтеп торганмы? Бу зобаниның күзәтчеләре бөтен җирдә дә бардыр. Юлда деталь сафтан чыккач, Оттоны гаепләргә фактик материал була. Шайтан алгыры! Моны каптырырга хыялланып, үзе килеп капты, ахрысы. Тизрәк берәр контр чара әмәлләргә кирәк.
– Син ризамы? – Эрхард тавышын күтәрде. Ул Оттоның каушавын, уйларының таралуын чамалады кебек.
– Юк, чөнки мастерскойда эш күп... – Отто эчке сиземләве белән тегенең психологиясен шәйләде. Әгәр «риза», дисә, ул аны алмаячак, чөнки Эрхард аңардан шикләнәчәк. Оттоның гөманы шулай да дөрескә чыкты бит.
– Әйдә, рульгә утыр, – диде Эрхард.
– Документларым үзем белән түгел, – дип, Отто үтенүле тавыш белән Эрхардка карады. Үзе, ялагайлану, сөенү галәмәте йөземә чыга күрмәсен дип, эчтән бөреште.
Теге ым кагып, таптанып торган шофёрына әйтте:
– Бар, мастерскойда аның урынына эшләп тор, – диде.
Отто шофёрны озата китте, үзе аңардан һаман төпченде: Эрхард ниндирәк адәм, нәрсә ярата, нәрсәне өнәми? Әмма шофёр су капкан кебек, «белмим»нән башка берни әйтмәде.
Ул тиз борылып килде. Килә-килешкә башыннан мең төрле уй йөгереп узды... Эрхардның фотосын Руталарда карап утырганда, ничек кыҗрап кызган иде бит ул: әгәр очратсам, бугазына ябышам да буып атам, дигән иде. Әмма сөйләү – бер нәрсә, конкрет эш бөтенләй икенче шул. Эш ансат бирелми, тиз генә башкарып булмый. Чынбарлык әкият түгел, үз башың хакында да уйлый башлыйсың. Эрхардның сакчысы да булырга тиеш. Ул кайдадыр яшеренеп күзәтә булыр. Барын да тәртип белән эшләргә кирәк. Берни белгертмәскә, беркатлылык күрсәтергә. Хәлиткеч һөҗүм әкренләп, җентекләп әзерләнә. Бернәрсәне дә истән чыгарырга, онытырга ярамый. Иң мөһиме – немец педантлыгы белән астан гына үз максатыңа юл арчырга...
Отто, кабина ишеген ачып, тиз генә сумкасын утыргыч астына куйды да, үзе дә менеп утырды. Өйдән портфель тоткан Эрхард, аның артыннан автомат аскан сакчы килеп чыкты.
– Мин сиңа ышанмыйм! – диде Эрхард, кабинага кереп утыргач.
Ул моны сынар өчен генә әйтә булыр дип, Отто каушамаска тырышты, ирен чите белән елмаеп кына куйды. Сакчы арткы утыргычта автомат көпшәсен аның калак сөягенә терәп диярлек якын тота иде. Әллә капкынга эләктемме, дигән уй йөгереп узды Оттоның башыннан... Ул куен кесәсеннән бер кечкенә катыргы кенәгә алып, Эрхардка сузды. Бу – оста эшчеләргә бирелә торган ИК (unabkömmlich – незаменимый – алыштыргысыз) карточкасы иде. Немецларда эшчеләрне тигезләү юк, табигый осталарны бик тиз аерып алалар һәм түләү дә югарырак була.
– Ышанычны моның белән генә яулап булмый, – диде Эрхард, җирәнгән төстә карточканы кире биреп. – Син моны, бәлки, ялагайланып алгансыңдыр.
– Андый гадәтем юк.
– Кызылларда нинди эштә эшләдең?
– Автослесарь идем. Тимергә политика кирәкми бит. Ә алар политика
ярата...
– Руслар безгә басып керергә ниятләгән бит...

– Белмим. Ә нәрсәләре белән басып керсеннәр? Әнә Германия гаскәрләренә каршы тора алмыйлар ич...
Оттоның сүзләренә каршы Эрхард берни дә әйтмәде, чөнки кыш көне иң көчле гаскәрләре Сталинградта тар-мар ителгәч, немецларның кикриге шактый ук шиңә төшкән иде.
Машинаны кабызып, бер-ике минут эшләтеп торгач, кузгалып киттеләр. Виесите бистәсе ярыйсы ук ерак иде, караңгы төшкәндә генә барып җиттеләр. Эрхард гел ашыктырды, төнне бер дә яратмый икән. Ни өчен икәне аңлашыла инде. Жандармерия идарәсендә көтеп торганнар. «Яволь, яволь!» – дип, полицайлар Эрхардның бер алдына, бер артына төште. Менә власть адәм баласын нишләтә, дип уйлады Отто. Латышлар үз туган җирләрендә әллә кайдан килгән бер килмешәк алдында әнә ничек ләббәйкәләнә, аның олтырагы булырга тора. Нигә гаҗәпләнергә, ул үзе дә шундый түгелмени?!
Эрхардка югары каттан аерым бүлмә, ә боларга аста бер караңгы, сасы почмак бирделәр. Әмма әйбәт ашаттылар. Эрхард ике сәгать йоклап, ял итеп алды. Ярты төн авышкач, күрше йорт подвалындагы тоткыннардан сорау алырга төште.
Отто идәнгә, тәрәзә буена яткан иде, ләкин йоклый алмады, чөнки мотордагы теге үзе куйган, тиз ашала торган деталь сафтан чыгар дип коты алынып килде. Ярый, чыдады ул алка кебек боҗра. Отто машинасы янына чыкты, капотын ачып, аккумулятордан лампочка кабызды һәм теге детальне яңага алыштырып куйды. Шулчак теге подвалда хәтәр кычкырган, елаган тавышлар колагын ярып керде. Бигрәк тә хатын-кыз елаган аваз җанын уеп-уеп ала иде. Эрхард – власть кешесе, бурыч үтим дип юанадыр, ә менә полицайлар үз латышлары бит. Кереп яткач та, теге бичараларның ачыргаланган тавышлары колагыннан китми торды. Власть адәм балаларын әнә ничек утлы табага бастыра! Элек-электән шулай килгән. Яңа власть баш булып ала да үзенә ярамаганнарны кыра башлый.
Иртән аларны алып чыктылар. Берсе, кара чәчлесе, кояш ашаган аксыл гимнастёрка, галифе чалбардан, озын юка гәүдәле, битендә касмак-касмак кан оешып каткан, бер күзе имгәнгән, кыек карый иде. Нык кыйнаганнар. Полицайлар бик таза шул. Икенче тоткын җитү сары чәчле, уртача буйлы, ничектер укыганрак кеше төсле тоелды. Гимнастёркасы да алай ук иске түгел. Әллә комсоставтан микән? Ә хатын-кыз шундый юаш-күркәм йөзле, күз төпләре кара янып торса да, мөлаемлыгын җуймаган иде. Моңа кемнең кулы күтәрелә алды икән? Эрхард турында «ул хатын-кызларны аеруча күралмый» дигән сүз йөри иде. Әллә үзе кыйнаганмы? Полицайлар кыймыйчарак торган очракта, ул камчыны үз кулына ала икән дә, әле полицайга, әле тоткынга китереп суга икән...
Өчесенең дә кулларын артка каерып бәйләгәннәр. Кара чәчлесе ватык- сынык немец телендә:
– Хатынны калдырыгыз, ул гаепсез! Аның бер гаебе дә юк, аңлыйсызмы, сволочьлар! – дип кычкырды.
– Ул безне яшермәде, – дип, русча дәвам итте сары чәчлесе. – Без төнлә аның лапасына кереп качтык. Ул безне белмәде, күрмәде! Ишетәсезме? Кешеләрме сез, түгелме?!
– Безне тоткач кына күрдек без бу хатынны. Аның гаебе юк! Полицайлар, сез беләсез бит, безне, эзәрлекләп, сез куып керттегез ич ул хатынның утарына... – Халуй-полицай, әйт аларга, син бит барысын да күреп тордың, безнең арттан куып килгәндә! Халуй, үзеңә типкән итекне ялаучы эт!
– Немецларга озакламый «крышка» булачак! Латышлар үз туганнарын кыра. Немецлар килә дә китә, сезгә бит биредә яшисе. Ник бер-берегезне сатасыз? Кызыллар килгәч, нәрсә дип җавап бирерсез?
– Без партизан түгел. Без – әсирлектән качкан солдатлар. Без Шталачка озатылырга тиеш! Бистәдә беркөнне үтерелгән немец интендантына безнең катнашыбыз юк! Юк!
Аның сүзләрен ишектән чыгып килүче Эрхард та ишетеп алды һәм өлкән полицайдан нидер сорады да кинәт кулын, өскә күтәреп, аска төшерде. «Юк итәргә и баста» дигән ишарә иде бу.
– Сез Митава перфекты начальнигы фон Медемның боерыгын белмисезмени? – дип кычкырды ул һәм кулын кабат югары күтәреп, түбән төшерде.
Полицайлар тоткыннарны, автомат көпшәләре белән төртә-төртә, тыкрыктан урам аркылы кырга таба алып китте. Эрхард белән сакчы машинага кереп утырды. Тоткыннар артыннан барырга кушылды.
Кырда җир кишәрлекләрен саргайган каудан белгертеп тора иде. Басудагы бер юлдан урманга таба киттеләр. Ул юка гына агачлык икән. Аны узгач, калкулык күренде. Барган саен, ул калкулыкның эче торф алыр өчен бик нык чокып керелгән булуы аңлашылды. Латвиядә карьер чокырлары бик күп. Немецлар кабер казып азапланмый, гүя, алар килүгә чокырларны махсус әзерләп куйганнар.
Тоткыннарны шул чокыр буена тезделәр. Полицайлар ыгы-зыгы килде. Өлкән полицай култык астына кыстырган катыргыны кулына алып җәйде дә укырга тотынды. Хөкем карары кыска иде: немец интендантын үтерүдә гаепләнүче ике партизан һәм партизаннарны яшереп ятучы хатын... перфект комиссары фон Медем боерыгы нигезендә атарга хөкем ителә...
Полицайлар эт кебек чәң-чәң өреп чабышырга тотынды, һәркайсы зур эш кырган кебек йөренде. Һәрберсе Эрхард алдында үзенең тырышлыгын, бирелгәнлеген күрсәтергә ашыга иде. Тоткыннарны йөзләре белән чокырга борып куйдылар. Шулчак Эрхард, җил-җил атлап, алар янына барды. Биш- алты адым калгач, пистолетын чыгарып, кара чәчлегә төбәде. Тоткын нәкъ шул мәлдә артына борылып карады, пуля аның нәкъ йөзенә туры килгән сыман булды. Ул чокырга таба ыргылдымы, әллә пуля тиюдән сикереп куйдымы, Отто абайламый калды. Сары солдат исә нидер кычкырды һәм чокырга таба сөрлегеп бер адым атлады да юк булды. Шул минутта ук хатынның да ак кофтасы офыктан юкка чыкты...
Бик мөһим, зур эш башкарган кыяфәттә Эрхард машинага таба атлады. Берничә полицай мәетләр өстенә көрәк белән яр иште. Бер ишләре Эрхард тирәсендә чебиләр аналарына елышкан кебек бөтерелде. Һәрберсе аны мактап бер-ике сүз әйтүне мәртәбә саный иде. Эрхард бик күтәренке кәефле, ияген, борынын күккә чөйгән. Күз кырыйларында нечкә җеп төсле җыерчыклар, сары сөялле күз агы, бәбәкләре гүя яктылык белән өретелгән иде. Ул эчтән шатлана, әмма шуны тышка чыгарырга никтер уңайсызлана кебек тоелды. Моны ничек аңларга дип, үз-үзенә сорау бирде Отто. Димәк, кеше үтерү аңа рухи канәгатьлек бирә. Ә бит бу адәм заты өчен нормаль хәл түгел. Эрхард психологик яктан нормаль микән соң? Бу очракта аны нормаль дип әйтеп булмый. Әле иртән генә Эрхард йокысы туймаган кеше кебек сүлпән, боек иде. Хәзер ике йөз грамм коньяк кәгеп куйган сыман әнә ничек кәефләнеп алган...
Жандармериягә кайткач, арт ялаучылар аны, өскә алып менеп, бик шәп итеп 
сыйлады. Кызылларда да начальниклар тирәсендә ялагайлар бик күп бөтерелә торган иде. Куштаннарны һәр төштә яраталар, шайтан алгыры!..
Эрхард алгы утыргычта юл буе газета укып кайтты. Бераз укый да канәгатьлек белән башын селки һәм рәхәт шатланып куя. Отто күз кырые белән генә чамалады: газетада Эрхардның рәсеме төшерелгән һәм аның турында мәкалә басылган икән. Билгеле, мактап язганнардыр. Түбәсе күккә тигән шикелле, Эрхардның кәефе үтә дә шәп иде. Бераз укый да, шатланып, газетага чиертеп ала һәм эчтән көлеп рәхәтлек кичерә. Аннан тагын укый, тагын, рәхәтлек тойгыларын тыеп кала алмыйча, эчтән кинәнә, башын як-якка чайкап ала... Ул мәкаләне ничәнче кат укый инде, һаман шатлык кичерүдән тыела алмый. Эчтәге шатлыгы артканнан-арта бара, ахрысы. Мактаганны шулчаклы ярата икән. Ватанга тугры хезмәт итә, Германиягә бик нык бирелгән, бөек Рейхның патриот улы, дип язганнардыр, мөгаен. Чынлап та, Эрхард үз иленең иминлеге, мул тормышы өчен фидакярләрчә хезмәт итәм дип ышанадыр инде. Шул ватаны хакына чит җирләрне басып алып, бу җирләрдә туып-үскән һәм аның гадел хуҗасы булган адәм балаларын үтереп йөрүен зур батырлыкка саныйдыр. Бу эшен ул Германия өчен генә түгел, ә Латвиянең үзе өчен дә башкарам дип беләдер. Кырыгынчы елда руслар килеп тә, Латвияне чит элементлардан тазартабыз, дип, халык исеменнән күп кенә латышларны Себергә озаткан иде. Барысы да халык исеменнән, шуңа аркаланып эшләнә. Эрхард та латышларга яхшылык эшлим, шуңа алар мине хөрмәт итә дип уйлый. Полицайлар аңа нинди генә ихтирам күрсәтмәде, чәчләре белән җир себерде. Син – бөек зат, дип мактый-мактый сыйладылар. Газетага шуларның берсе мәкалә язгандыр. Кешегә төрле яктан, син әйбәт, син акыллы, син – гали зат, дип, берөзлексез тукып торсыннар әле, аңа ничек ышанмыйсың?! Эрхардның да җаны бар лабаса, башта ул да мактауларга, бәлки, мыек астыннан елмаеп карагандыр, ләкин тора-бара, мин, чыннан да, аерым мөкәммәл зат икән дип ышана башлагандыр. Идоллар-потлар менә ничек барлыкка килә ул. Обывательгә исә табынырга пот булсын, власть булсын, шуңа аркаланып яшәргә баш исән булсын...
Оттоның уйлары арасына теге кара чәчле солдат та килеп кысылды. Ул бит Эрхард пулясы тигәнче үк алга иелеп ыргылды һәм пистолет аның башы тигезлегендә түгел иде. Шуңа күрә ул исән калган булырга да бик мөмкин. Полицайлар артык тырышмаган булса, билгеле. Тырышалар шул, шайтан алгыры!
Эрхард йортының капка төбендә аларны штаб йомышчысы көтеп тора иде. Унтершарфюрер машинадан төшүгә, ул, аякларын шалт-шолт китереп, честь бирде һәм аңа пакет сузды. Аны алганда, Эрхард тагын да ныграк кәпәренгән иде.
Отто утыргычта калган газетаны алып укырга тотынды. Чыннан да, анда унтершарфюрерны күккә чөеп мактап язганнар иде. «Тимер тәре» ордены белән бүләкләнгән... Чү, ул да бит Пруссиядән икән. Гердауэн шәһәрчегендә туып-үскән. Менә сиңа кирәк булса! Отто бит үзен дә шул шәһәрчектә туып- үстем дип әйтергә тиеш иде. Ничек әйтми калды әле, юкса бик шәп итеп кабасы булган...
...Эрхард Оттоны ошатты, кире мастерскойга җибәрмәде, үзенең шофёры итте. Берничә көннән ул Ригага врачларга сәламәтлеген тикшертергә барды. Үзен бик нык саклый торган адәм икән. Отто ул арада Ригадагы еврейлар геттосына китте. Шәһәрнең бер районындагы күпкатлы йортларны чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алганнар иде. Анда – күбесе хатын-кыз, бала-чага. Өсләренә карарга куркыныч – барысы да шыр сөяккә калган, шәүләләр кебек әкрен генә йөриләр. Ашарларына бирмиләр, бер җиргә чыгармыйлар. Отто шул шәүләләр арасыннан Рита белән улын эзләп йөрде. Ул аларның үткән ел тентү вакытында тотылып, карьерда Эрхард кулы белән атып үтерелүен Калнинь сүзләре буенча белә иде. Әмма җанында сакланып калган өмет чаткысы аңа һаман тынгы бирмәде. Аны бирегә шул чаткы алып та килде. Тик ул анда ник барганына үкенеп бетә алмады. Шундагы балаларның йөрәк өзгеч кыяфәтләре күз алдына килеп, Отто тәмам газапка чумды...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: