Каһәр (дәвамы)

Романның башы.

XIII


Андрейны эштән чыгардылар. Кыйнап, мыскыл итеп кудылар. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый, чөнки немецлар теләсә кемне теләсә нишләтә ала. Теләсә, урамда барган җиреннән бер исерек немец сине ата да үтерә. Беркем берни эшли алмый. Андрей исән калуына сөенде һәм моннан ары немецлардан ераграк торырга карар итте.
Шул кичне Зорис килеп чыккан иде. Андрей аңа бигүк ышанмаса да, араны өзеп тә бетерми иде. Бу юлы Зорис үзе ярдәм сорап килгән булып чыкты. Эш шунда, немецлар латышларны, русларга каршы сугышу өчен, фронтка ала башлаган, ди. Зорисны да алулары ихтимал, яше буенча да туры килә икән. Качарга урын эзли. Бер шешә көмешкә алып килгән. Андрей аның бу сүзенә дә ышанып җитмәде, үзен сынар өчен генә әйтәдер дигән фикергә килде. Тәбәнәк буйлы, зур башлы бу кешенең чын йөзен бервакытта да күреп булмый иде.
– Нишләп сыеныр җир эзләп үз милләттәшләреңә бармыйсың, ә үзегез яратып бетермәгән рус катына киләсең? – дип, Андрей аның ялганын фаш итәргә теләде. – Хикмәт милләттә түгел, кешенең кемлегендә, – диде Зорис, бу сорауны көтеп кенә торгандай. – Латышлар әнә мөстәкыйль ил дигән булып ахмакланып йөри. Миңа да син Латвиянең патриоты түгел, дип бәйләнделәр. Армиягә алырга телиләр. Мин нишләп русларга каршы сугышыйм? Башым ике түгел лә. Әмма дураклар бар, хуторлардан яшьләрне җыеп китергәннәр. Полк төзегәннәр. Бераз өйрәтәчәкләр дә партизаннарга каршы файдаланачаклар. Латышларның хәле русларныкыннан да яманрак. Без, латышлар, сандал белән чүкеч арасында. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Гомер бакый икеле-микеле хәлдә яшибез без. Сезгә әйбәт, сез – бөек һәм зур милләт. Иң шәбе – зур милләт булу. Зур милләт түгел икәнсең, бөтенләй булма, эч пошырып йөрмә.
– Кече милләтләрнең дә яшәргә хокукы бар...
– Вак балыкны эре балык ашый инде, хет әллә нинди хокукларың булсын. Табигать законы. Аңа каршы тору – нәтиҗәсез эш!
– Нигә үз милләтеңне алай тиз күмәсең әле?
– Йә ул үзен саклый ала торган булсын, йә бөтенләй юк булсын. Әйе, милли хис бездә дә бар. Әгәр ул хисеңне белгертсәң, сине шундук милләтче дип гаепләячәкләр. Кырыгынчы елның кышында әнә күпме кешене шуның өчен Себергә озаттылар. Бер гаепсезгә. Милли хискә бервакытта да хокук бирелми. Юк. Бер генә стройда да. Мин шулай уйлыйм. Чөнки бер генә рус әйтсенче, латыш милләте яки башка милләт яшәсен, без аларга тимик, дип. Юк, берсенең дә авызыннан чыкмый.
– Менә мин әйтәм, – диде Андрей. – Латыш һәм башка аз санлы милләтләр яшәсен, аларны ассимиляцияләргә кирәкми, дим.
– Син Латвиядә булганга күрә һәм көмешкә кызуыннан гына шулай сайрыйсың. Ә эчеңдә шовинист утыра. Билгеле, бар хикмәт дәүләт башлыкларында. Алар бар нәрсәне унификацияли, шул исәптән милләтләрне дә.
– Мин шовинист түгел, ялгышасың, – дип куйды Андрей.
– Хәзер шулай... Ну хикмәт бүтәндә. Менә немец килде, безне җәзалый, үз милләтчеләребез җәзалый, руслар килгәч, алар да шуны ук эшләячәк. Кече милләтнең хәле, әйтәм бит, бик мөшкел. Кече милләт булганчы, булмаганың артык...
– Гасырлар буе латышлар үз милләтләрен саклап көрәшкән, бер төбәккә берләшкән, ул яшәргә тиеш, – диде Андрей.

– Әйтик, аз санлы руслашып бетте ди. Шуннан нәрсә? Шул бәхет китерерме? Юк, минемчә. Бердәмлек кирәк нәрсә, әлбәттә. Ләкин бердәмлек проблемаларны хәл итмәячәк. Бердәмлек сугышлар заманы өчен файдалы. Барлык вак милләтләрне бер йодрыкка туплау өчен. Әмма сугыш заманы бервакыт үтәр бит.
– Бик еракка киттең, әйдә, бүгенге көнгә кайтыйк, – дип, Андрей сүзне икенчегә борды. – Нигә частный практика ачмыйсың?
– Ә-ә, теге көнне мин уйламыйча сөйләнгәнмен, – диде Зорис, кашларын җыерып. Калын кашлары киң маңгаенда бергә килеп кушылды да күбәләк кортына охшап китте. – Частный практика өчен, кызыллар килгәч, беләсеңме, нишләтәчәкләр?! Мин шуны уйладым. Юк, бәласеннән башаяк! – Зорис стаканына көмешкә агызды да эчеп тә куйды. Ул бик нык нервланган иде. Нигә икән? Ул да миннән шикләнә, ахрысы, дип уйлап куйды Андрей. Шуңа бик нык киеренкелек кичергән, күрәсең. Әйе, ул артыграк ачылып киткәнен хәзер генә аңлап алды, шуңа борчыла, гасабилана иде шикелле. Шикләнүе дә бигүк урынсыз түгел, ник дисәң, Клара немецча белә һәм ярыйсы гына эштә эшли.
Бу Зорис үзе бик иҗтиһатлы күренә, әнә бит бөтенесен дә исәпкә алып хәрәкәт итә. Башта немецларга ышанган булып сөйләнгән иде, хәзер бөтенләй башкача сайрый. Алга карап уй йөртә белә. Ачы тәҗрибә өйрәткән, күрәсең. Немецларның биредә калуына да ышанмый. Инде хәзердән кызыллар киләчәген сизенеп өлгергән. Адәм баласының яшәүчәнлегенә исең-акылың китәр. Тукта, кызыллар мәсьәләсендә ул Андрейны үз ягына авыштырып, аның карашын белеп, төп башына утыртмасын тагын. Кеше заты бик тиз сатыла, гаҗәпкә калырсың. Барча устав, кагыйдәләрдә, кешеләр арасында сатылу дигән нәрсә, билгеле, хөкем ителә, зур җинаять санала. Һәр кеше моны аңлый, сатылуны түбәнлек дип бәяли. Әмма кискен хәлләрдә үзе сатыла яки сата. Дөньяда сатмый һәм сатылмый торган бер генә кеше дә юк. Була да алмый.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, кешеләр һәм политика белән бәйләнмәгән берәр эш табарга дигән фикергә килде. Немецларга эшләсәң, кызыллар килгәч, барысын да исәпкә алачак, аннан инде яхшылык көтмә.
Зорис, көндезләрен яшеренеп ятарга урын кирәк, диде. Андрей, күп уйлап тормастан, өй хуҗасының бер караңгы бүлмәсе барлыгын әйтте.
– Мин немецларга тоттырмыйм анысы, әмма үзебезнекеләрдән котылырмын димә! Немецка ярар өчен, бер тиен урынына саталар, валлаһи!
– Фәкать үзеңнекеләр генә сата, дип, французлар юкка гына әйтмәгән инде.
– Башкалардан ычкынсаң да, үзеңнекеләрдән ычкына алмыйсың, шайтан алгыры!
– Элек-электән кеше тормышы шулай корылган. Кешене иң якыннары гына саткан...
Икенче көнне, эңгер-меңгер вакытта ук торып, алар шәһәрдән унбиш чакрым ераклыктагы бер күлгә балык тотарга барды. Күл туңмаган, ике көймәдә икәүләп озын сөрәкә белән маташырга мөмкин иде. Күл буенда бер генә рәт булып, берничә йортлы авыл утыра иде. Шунда сөрәкә алып торырга дип берәүгә сугылганнар иде, сакалы нәкъ керпе кебек энәләнеп торган латыш, немецлар өч коммунистны, атып үтереп, суга ташлады, дип әйтте. Андрей белән Зорис бер-берсенә карашып алды. Бу «керпе» сөйләгәннәр чынга да охшый, әмма балыкны читкә ычкындырмас өчен, шушындый нәрсә уйлап чыгаруы да мөмкин иде. Ләкин тәвәккәлләргә базмадылар. Балыклар шул адәмнәр белән тукланадыр дигән фикер барыбер тайчандыра иде.
Шулай итеп, балык каптыру нияте дә барып чыкмады.
Зорис алтын-көмеш сатып алучы тапкан. «Бывший»лардан, ахрысы. Ул аларны онга алыштыра икән. Ригага Америкадан он килгән. Шуны Митавага да китерәләр. Ипи заводын эшләтә башладылар. Эшләүчеләргә дүрт йөз грамм ипи бирәләр. Башта Америкадан он килгәнгә Андрей ышанмады. Ничек инде, Кушма Штатлар русларның союзнигы лабаса! Әмма капиталистлар үзләре мөстәкыйль сату итә икән. Океан арты капиталистына нәрсә, бары товары гына үтсен. Кемгә сатуында – дускамы, дошмангамы – аның эше юк. Германия эшкуарлары, баксаң, икмәкне Кушма Штатлардан алып ята икән. Зорис шуны Андрейга ышандырырлык итеп төшендерде.
Ничек, каян алтын-көмеш табарга? Алтын булса, он да була. Ачка үлмәскә мөмкин. Ләкин немецларга эшкә керергә ярамый.
Зорис көз көне үк Рига белән Митава арасында, урман эчендә, немецлар еврейларны җыеп аткан дип ишеткән иде. Кай тарафта икәнен дә төгәл белә. Митавадан утыз чакрымнар чамасы ераклыкта. Анда коры елга үзәне бар. Немецлар еврейларны шунда алып чыгып аткандыр. Зорисның андый чокырларны бер-ике төштә үз күзләре белән күргәне булды. Бәлки, шунда барып караргадыр. Хәзер кыш, куркырлык түгел. Менә анда алтын-көмешле гәүдәләр бар да бар инде.
Бу эшкә Андрей башта күнмәде. Бер төнне Зорис үзе генә шул кәсепкә китте. Тәүлек дигәндә, бер уч алтын тешләр җыеп та кайтты. Зорис Андрейны кабат үгетләде, син мәетләргә кагылмассың, бары лом һәм кәйлә белән өстәге туң катламны гына чабарсың, дип, бәгырьгә төшәрдәй булып үтенгәч, ул баш тарта алмады.
Шушы кәсеп белән алар кышны уздырды. Ике-өч ай буе тук булуның нәтиҗәсе дә күренде. Мәетләрдән алынган алтын теш һәм башка бизәнү әйберләре хисабына алар ике капчык чиста он юнәтте. Бер караганда, монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Чыннан да, мәетләр тереләргә ярдәм итә, гомер бирә. Берәү үлә, икенче берәү көн күрә. Шайтан алгыры, бу дөнья ниләр генә күрсәтми адәм баласына!
Фашистлар мәетләрне тегендә, монда, фугаслы граната шартлатып, ярны иштереп кенә күмгәләгән. Кайберләре ачык килеш ята, алар кыш буе яуган яңгырлардан һәм туңдырып җибәрүләрдән тоташ боз булып каткан. Зорис андыйларның авызларын яссы лом белән каерып ача да кесә фонареның утын шунда юнәлтә. Әгәр казналарда алтын-көмеш җемелдәсә, озын саплы келәшчәсен эшкә җигә.
Алар, җылы вакытта партизаннар белән элемтәгә керергә кирәк дигән карарга килде. Ләкин колактан колакка төрле имеш-мимешләр ишетелсә дә, конкрет берни дә табып булмый. Зорис сакал үстереп, кара күзлек һәм икенче киемнәр киеп, еш кына шәһәр уртасындагы костёл янында оеша торган базарга йөри иде. Берничә кеше белән элемтә дә урнаштырды. Ләкин үтә дә сак булганга, ул аларга ышанмый иде. Андрей да Зориска күңелен ачып бетермәде. Хәер, аның күңелендә фашистларны күралмаудан башка нәрсә юк югын. Тик ул Зорис алдында бу хисләрен белдерергә, немецларны сүгәргә курка иде. Үз чиратында Зориста да аңа карата шик бетмәгән икән. Беркөнне, алтын коронка биреп, бик шәп көмешкә алып кайткан иде, шуның белән юанып утырганда әйтә куйды:
– Мин дә сиңа ышанып бетмим, син дә миңа ышанып җитмисең, – диде.
Андрей, ни әйтергә белми аптырап, күзен тик тасрайтып торды. Зорис хак сүзләр әйтә бит. Әмма шул ышанмаучылыкны ничек бетерергә, барьерны ничек 
үтәргә? Андрей шуны белми иде. Ә тот та менә ышана башла, дип, акылың белән үз-үзеңә боерык бирсәң дә, хисләр каршы төшә кебек иде. Әшәке дөнья, фашистлар адәм затына сулыш алыр урын калдырмады!..
Андрей эндәшмичә утыргач, Зорис, кыюланып:
– Нигә миңа ышанмыйсың? – дип сорап куйды.
– Юк, син нәрсә сөйлисең, Зорис? – диде Андрей, икейөзлеләнергә мәҗбүр булып. – Әгәр мин ышанмасам, сиңа ияреп эшләп йөрер идеммени?
– Мин латыш булгангадыр инде, – диде ул Андрей сүзләрен ишетмәгән кебек. – Чынлап та, тел бер, уй бер, ахрысы, ә? Тел барьеры барыбер кала бугай! Әйе, ихлас мөнәсәбәт, ышаныч өчен бөек корал шул.
Зорисның сүзләреннән Андрей тагын аптырап калды. Ник һаман җанга үтәргә тели соң бу дип шикләнде. Әмма инде кабат икейөзләнеп, үзенең аңа ышануын сүзләр белән исбат итәргә керешмәде.
– Ярар, әйтик, руслар латышларны ассимиляцияләп бетерде ди. Шуннан нәрсә? – дип, Зорис үзенең исерек һәм шунлыктан шукланып торган күзләрен Андрейга төбәде. – Милләт бетә, димәк, дөньяда латышлар булмаган да кебек килеп чыга. Тоташ руслар гына булган, имеш. Кем ышаныр моңа? Бер генә кече милләтнең дә эзсез югаласы килми. Ә заман эзсез югалырга куша.
– Кысыр хәсрәт белән авырыйсың, Зорис! – диде Андрей. – Латыш милләтен руслар бетерми, юк. Латышлар яшәячәк. Менә күрерсең.
– Милли хиссез милләт милләт түгел инде ул!
– Милли хис – начар, авыру хис, шулай бит?!
– Милли хис – яман нәрсә, беләм, ләкин ансыз да булмый. Менә шул хис
бер-беребезгә ышанырга киртә булып тора да.
– Юк, монда милли хис киртә түгел, ә безнең характерлардагы үзенчәлек
киртә булып тора. Синең дә, минем дә характер шикчел.
– Үз-үзенә ышанмаганнар шикчел була...
– Ахмаклар гына үз-үзләренә нык ышана! – диде Андрей һәм көлеп җибәрде. Зорис та аңа кушылып авызын ерды. Аның җил каклаган көрән йөзендә һәм чигәсендә чатнаган пыяладагы сызыклардай җыерчыклар пәйда булды. Икенче төнне Зорис бер кеше ияртеп кайтты. «Курыкма, бу – ышанычлы кеше», – дип, Андрей белән таныштырды. Бунаков фамилияле чын рус иде ул. Караңгы бүлмәдә пышылдап диярлек сөйләштеләр. Бераздан Зорис чыгып китте. Алар икесе генә калды. Андрей Мәскәү, Ленинград турында сорашты. Мәскәү яныннан немецларны 400 чакрымга куганнарын ул Клара аша ишеткән иде инде. Немец баш врачы Кларага бу хакта ничектер әйткән булган. Бунаков Ленинградның бик яман хәлдә икәнен сөйләде. Төрле яктан чолгап алынган, бик каты блокадага алынган, шулай да шәһәр бирешми икән. Халык бик нык ачтан кырыла, ди. Кыш көне Ладога күле аша юл салып, машиналар йөргән, бераз гына азык-төлек кертергә мөмкинлек туган. Ләкин хәзер хәл тагын аяныч икән. Калинин урманнарындагы партизаннар ярдәмгә килеп караган каравын.
Әмма немец тылында каян ресурс юнәтәсең? Мәче күз яше инде.
Шактый сөйләшеп утырдылар. Бунаков, еш кына караңгы бүлмәгә килеп, көнне йоклап уздыра иде. Андрей аны чәйгә чакыра. Сөйләшәләр, киңәшәләр. Двинск урманнарында бик зур партизан отряды бар икән. Бу хакта Андрей шулай ук ишеткән иде. Ул отряд немецларга зур куркыныч тудыра, ди, әмма эзенә төшә алмыйлар икән. Ник дисәң, Латвия белән Россия чигендә куе урманнар белән капланган гаять тирән үзәннәр сузылып китә. Бик җайлы позиция. Немецлар якын килеп караган, ләкин нык кына кырылып, кире чигенгән, ди. «Без хәзер партизаннарга шәһәрдән – кием-салым, хуторлардан азык-төлек җыярга боерык алдык... Кушылырсыз бит?» – дип сүзен тәмамлады Бунаков. Андрей җавап бирергә ашыкмады. Бары үзенең бу эшне хуплавын белгертеп елмайгандай итте.
Бунаков киткәч, ул аның хакында уйлана калды. Шикләрен Клара белән дә бүлеште. «Нишләптер ул немецларны бик каты сүгә, – диде Андрей, тегенең ялганын шәйләгән кебек булып. Клара да уйга калды: «Белмим, белмим, бу дөньяда башым берни уйлый алмый, – дип зарланды. – Нәрсә турында гына фикер йөртсәм дә, ялгыш булып чыга. Баш миенең ориентирлары тәмам сафтан чыгып бетте. Яңаларын торгызып булмый. Чөнки дөнья бүген болай, иртәгә тегеләй – үзгәреп кенә тора. Бар нәрсә дә вакытлы гына, бүген бар, иртәгә юк. Кеше гомере дә шулай – бүген бар, иртәгә юк. Кешенең эшләре дә вакытлы гына. Тотрыклы берни дә була алмый. Без үзебез дә тузганак кебек, көчлерәк җил иссә, тузып-чәчелеп бетәрбез төсле тоела.
Клараның сүзләрендә ачы хакыйкать ярылып ята. Бүген бернигә, беркемгә ышанып булмый. Ләкин адәм баласы кемгә булса да ышанмыйча яши алмый бит. Андрей да үзенчә, Бунаковка ышанырга кирәк дип фикер йөртте. Шуннан җанына җиңелрәк булып китте. Җанга таяныч кирәк шул.
Төн урталарында аны Клара уятты һәм колагына:
– Немец баш врачы бик бәйләнә, нишләргә инде, ә? Әнә кичә күпме продукт биреп җибәрде. Бик уңайсыз миңа, Андрей, аңлыйсыңмы? Юк, син аңламыйсың... – дип пышылдады.
– Нәрсә дип бәйләнә?
– Белмәгән булып маташмасана! Ир-ат хатын-кызга ни өчен бәйләнә?
– Соң, үзең хәл ит...
– Ничек үзем генә? Мин бит үземнеке генә түгел, синеке дә!
– Андый эшне ирләргә әйтмичә генә эшлиләр түгелме соң?
– Кинаяң урынсыз! Мин сиңа әйтмичә генә булдыра алмыйм. Юк, вөҗүдем бармый, вөҗүдем протест белдерә! Нишләргә соң миңа? Берәр сүз әйт инде... – Клара лышык-лышык елый ук башлады.
– Нәрсә әйтим соң, нәрсә? – дип үртәлде Андрей.
– Син хәлемә керергә теләмисең, читләшәсең! – Клара сүзләрен, күз яшьләренә буылып, көчкә әйтте.
– Каршы килсәң, ул мине гестапога тапшырырга мөмкин. Менә нәрсә!
– Ни өчен тапшырсын соң ул сине гестапога?
– Әнә шуның өчен! Аларның законнары үзләре белән...
Клара тамак төбеннән чинауга охшаш аваз чыгарды. Андрейның бик каты ачуы килде. Немецларга гына түгел, Кларага да. Нәрсә инде бу? Балалары бар иде, аны тартып алдылар, үзен тәмам түбәнлеккә төшерделәр, инде хатынына үреләләр. Нишләргә? Нишли генә ала соң ул? Күңелен бары рәнҗү хисе били бара, җанында чиксез нәфрәт хисе генә бәргәләнә. Шул үч, кайтарып булмый торган үч, эчтә кайный, шәхесен изә. Син юк, син бер тиен дә тормыйсың, син кеше түгел, син бары бөҗәк хәлендә генә! Бөҗәк нәрсәгә генә каршы тора ала соң?! Андрей, күкрәген мәче кебек эчтән тырнаган хисләренә чыдый алмыйча, авыр сулап куйды, үзе мыш-мыш килде. Ул Клараны ачулана башлады:
– Нигә син моны миңа әйттең, ник әйттең? Ә?
– Ә кемгә әйтим тагын? Үзем булдыра алмагач... Минем сиңа хыянәт иткәнем булмады. Ә син миңа хыянәт иткәләдең. Әйе, әйе, танма! Теге зәңгәр күзле Мария белән...

– Миңа гөнаһ өйгәч, үзеңә дә гөнаһка керергә ансатрак булыр, шулаймы? Үзеңнең гөнаһ эшлисең килеп тора кебек.
– Ник син мине шулай рәнҗетәсең? Бүтән әмәл күрмим, шуңа күрә генә! Минем каршы килүем синең өскә дә гаеп булып төшүдән куркам мин!
– Әйе, анысын аңлыйм, аңлыйм, – диде Андрей.
– Мин бит тыштан гына шулай кыланам, ә күңелем белән ул хәшәрәтне берничек тә кабул итә алмыйм.
– Ярый ла «тышың» белән генә канәгатьләнсә... Хайваннарда да ярату инстинкты була, ди.
– Юк-юк, ул хакта сүз дә булуы мөмкин түгел!
– Ә ул сине үзенеке итә алса нишләрсең? Син миннән канәгать булмыйча, мине эгоист дип тирги идең. Әгәр миндә җитешмәгән нәрсә аңарда кирәгеннән артык булса?
– Юк, мине беркем дә үзенеке итә алмый инде. Бетте!
– Мин дә сине азаккача үземнеке итә алмадым шикелле, Клара.
– Нәрсәдән чыгып шулай әйтәсең? Минем тарафтан әллә салкынлык сиздеңме, назым җитмәдеме?
– Дөресен әйткәндә, назың булмады диярлек инде...
– Авызыңнан җил алсын! Сиңа һаман җитми иде. Назымның аз булуына үзең гаепле, үзең! Син назымны арттырырга үзең тырышырга тиеш идең. Син ялкау, бернинди дә тырышлык куярга теләмисең!
– Хатын-кызда наз булмаса, аңа беркем дә ярдәм итә алмыйдыр, мөгаен...
– Хатын-кыз көне-төне эштә, мәшәкатьтә, аңарда нинди наз калсын? Наз ул күбрәк ирләрдән тора.
– Ирләр дә эшли, алайга китсә... Наз хатын-кызга табигатьтән биреләдер инде ул.
– Бар нәрсәне табигатькә йөкләү җиңел лә! Теләсә кайсы бик назлы хатынны да авыр тормыш эт хәленә төшерә! Без кичергән авырлыкларны үзең дә яхшы беләсең ич. Рәхмәт әйтегез бездә аз булса да наз калганга!..
– Юк, туктале, нигә без тел әрәм итеп пүчтәк нәрсә турында сөйләшәбез соң әле? Үзебезнең хәл турында уйлашыйк. Син ул Бунаковка ышанасыңмы, Клара? – дип, Андрей сүзне күңелен чәнчеп, борчып торган нәрсәгә бормакчы булды.
– Немецларны яманлап, безне дә шуңа кушылырга этәрәдер кебек тәэсир калды миндә. Бу провокаторлар алымы түгелме соң?
– Сиңа да шулай тоелдымы? – диде Андрей, борчылып. – Кызык! Мин дә нәкъ шуңа игътибар иттем. Нүжәли сатар икән?
– Нигә шаккаттың? Үз улың саткан чагында, бүтәннәр хакында ничек башкача уйлап булсын?
– Менә монысын дөрес әйттең. Әйе! Әй, Радик, Радик, җаныбыз кебек күргән балабыз идең! Ничек шундый хәлгә барып җиттең? Сиңа тормыш биргән, сине якты дөньяга китергән әти-әниеңне чын дошман итеп күрәсең. Моңа син үзең генә гаепле түгел, яхшы аңлыйбыз!.. Уф, ярар, җитәр, йөрәк ярасына тоз салу юньлегә булмас.
Андрей чалкан яткан җирдән шулай сөйләнде, аннары, кулын өметсез селтәп, авыр сулады да стенага таба борылып ятты. Клара аны күпме сүзгә тартса да, Андрейдан ләм-мим бер сүз ала алмады. Аның бәгыре, уе, вөҗүде тораташка әйләнгән иде шикелле.

 
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: