Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (ахыры)

Ана йөрәге барысын да сыйдыра: балаларының рәнҗетүен дә, фәкать үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуларын да, хыянәтләрен дә... Барысын да гафу итә. Күз яшьләрен эчкә йота, җанына җыя. Шунда мәңгегә кибеп бетәчәк алар... Таня, үзләренә кайткач, әнисен эзләп тапканын, аның белән сөйләшкәнен Альфредка әйтмәде. Мендәренә капланып елады да елады.

Романның башы.

XXII


Бу тетрәндергеч хәлләрне, вакыйгаларны Таня әнисе һәм Рута сөйләве буенча белде. Немецларның ерткычлыклары хакында укып, ул болай да күп нәрсәләрдән хәбәрдар иде инде. Оккупациянең тере корбаннарын күргәч һәм аларны тыңлагач, немецларның элекке ерткычлыкларына тагын да җан өшеткечрәк явызлыклар өстәлде.
Таня әнисен сугыш беткәч тә эзли һәм эзләтә башлады. Бу эштә аңа Альфред та булышты. Ул артиллерия училищесының җиденче бүлегендә эшли башлаган иде. Төрле адресларга язулар берни дә бирмәде. Ә үзең барырга мөмкин түгел иде. Хәрби булмаганнарны Латвия җиренә кертмиләр.
Кырык алтынчы елның җәендә генә Елгавага килә алдылар (шәһәрнең Митава дигән әүвәлге исемен шулай үзгәрткәннәр иде). Альфред частьтан командировка юнәтте. Шуның литеры белән килделәр. Елгаваның элеккедән калган хәрби шәһәрчеге бар иде. Ул ничектер бөтен көе сакланган, аңа бер бомба да төшмәгән. Таня, үзләре яшәгән кызыл кирпеч йортны күргәч, сөенеченнән кычкырып җибәрде. Станциядән хәрби шәһәрчеккә килгәндә, җимерек йортлар күп очрады. Әллә нинди ымсындыргыч өмет белән, Таня йөгерә-йөгерә баскычтан менеп китте. Альфред аста көтеп калды. Әмма Таня бераздан бөтенләй сүрелеп, кара коелып килеп чыкты. Хәзер бу йортта хәрбиләр генә яши икән. Альфред барып урнашыр урын өчен кайгыра иде. Ул, Таняны юатырга тырышып: «Күз яшеңне сакла әле, кирәк булыр», – диде, ни әйтергә белмәгәч. Таняның керфекләре юешләнеп, укмашып-укмашып тора иде.
Алар штабка килде. Альфред юл кәгазьләренә тамга куйдырды. Әмма урнашыр урын мәсьәләсе бик кыен икән. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, аларны бик авырлык белән ике катлы бинада урнашкан санчастьтагы кысан каптёркага керттеләр.
Таня иртүк шәһәргә чыгып китте, госпиталь, больницалар буенча йөрде. Бер госпитальдә аңа Клараны белгән санитар хатын очрады. Ләкин ул яхшы хәбәр әйтмәде: «Мин Клараны советлар килгәч алып киткәннәр дип ишеттем, – диде. – Чөнки ул немецлар больницасында эшләгән иде. Шуның өчен гаепләгәннәрдер дип уйладым». Клараны белә торган икенче бер хатын: «Аны партизаннарга дару, дәвалау әйберләре биргән өчен немецлар аткан икән дип ишеттем, – диде. – Немецлар партизаннарга аз гына мөнәсәбәте булганнарны рәхимсез кыра иде. Шуңа Клараның холкын бераз белгәнгә күрә, мин ул хәбәргә ышандым...»
Таня әтисе турында да сорашты. Тик аны белүчеләр бөтенләй очрамады. Кыскасы, элеккегеләрнең кайсысы немецлар килгәч каза күргән, кайсысы, руслар килгәч, гаепләнеп, Себергә озатылган. Себердә латыш бистәләре дә бар, имеш.
Сугыш алдыннан Милашлар хезмәт иткән хәрби частьның да эзе калмаган. Шәһәр җимерелеп бетә язган, кеше язмышлары да асты өскә килгән. Хәлләр хәзер дә бик киеренке, кешеләр бер-берсеннән курка. Бер кешедән бер сүз ала алмыйсың. Белгәнен дә әйтергә шикләнәләр. Бу тоташ курку кешеләрнең канына сеңгән, йөзләренә чыккан. Кемгә генә барып төртелсәң дә, ул сине бик сагаеп кабул итә, күбрәк «белмим», «күрмәдем» дию белән чикләнә. Үзенең яхшылык эшлисе дә килә, синең хәлеңә керергә тели, ләкин эчендә оялаган курку телен йозаклый да куя.
Таня елады да елады. Чишенеп караватка яткач кына, бераз тынычлана төшкәндәй булды.
– Биредә кешеләр хәзер бер-берсеннән курка, элек бер дә андый нәрсә сизелми иде, – диде ул, авыр көрсенеп.
Альфред исә бу хакыйкатьне тормышта күреп, эчтән генә сизеп яшәсә дә, «шулай кирәк» дигән ышанычы нык иде.
– Фашистлар йөрәкләрен алып бетергән, әле иреккә күнегеп җитә алмыйлардыр, – диде ул, Таняның үртәлүен тизрәк төкәндерергә теләп.
– Куркытылган кеше үзен генә кайгыртырга мәҗбүр, – дип, Таня сүзен дәвам итте. – Нигә, әллә Казанда шулай түгелме?
– Ул курку түгел, Таня, җаваплылык. Ә син көлмә, кешеләр ил мәнфәгате өчен үзләрен чикли дә ала... Бу – кирәкле нәрсә...
– Яхшылык кылудан тыелуны да кирәкле дисеңме? Шулай дөрес дип уйлыйсыңмы? – диде Таня, үртәлеп. Ул бүген үзенә ярдәм итәсе килмәгәннәрне күп күрде, шуңа эчендә кемнәргәдер ачуы, үче кузгалган иде, шул ачуын Альфредка чыгарасы килде. – Димәк, һәр кешегә яхшылыкны дәүләт үлчәп кенә бирә. Начарлыкны да шулаймы? Анысын да үлчәп кенә бирәме?
– Нигә, начарлыкны сиңа күп итеп бирүләрен телисеңмени? – диде Альфред, шаяртулы тонга күчеп.
– Кешедәге яхшылык та, начарлык та дәүләт милке булуына гаҗәпләнәм. Бу турыда, үз башыма төшмәгәч, ничектер уйламый идем, менә хәзер күңелдә шул гына... Бездә Рәүфәт Газизович атлы врач бар иде. Юаш, күндәм кеше иде. Шуны, әй, кыерсыттылар да инде. Бер лавеласы хатынын тартып алды. Начар күңелле, тискәре холыклы бәндәләр шул яхшы кешене политик яктан ышанычсыз дип тә кимсетте. Җыен әтрәк-әләм, шуны рәнҗетеп, үзенә политик капитал эшләде. Ә ул кинәт инфаркттан вафат булды, бичара. Җирләгәндә, веноклар бик күп иде. Үлгәч инде аңа нәрсәгә...
– Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың?
– Димәк, кешене чынлап хөрмәт итүгә караганда, веноклар очсызрак...
– Дөрес тотып алгансың...
– Шәхестәге яхшылык һәм начарлык дәүләт карамагында, әйе бит?
– Ярар, синең хакка гына килешәм.
– Шаяртма, мин чынлап әйтәм. Ягъни, кеше үзендәге яхшылык һәм яманлыкны теге яки бу адәмгә дәүләт рөхсәте белән генә күрсәтә ала. Үз ихтыяры белән түгел, шулай бит? Әллә мин ычкынып бараммы соң? Мине чеметеп кара әле...
– Әйе, чынлап та, акыл иясе булып киткәнең сизелә шул, – диде Альфред һәм Таняның көрәнсу төстәге мул күкрәген чеметеп алды. – Авырттырдыммы?

– Башкасы булмаса да, чеметергә оста икәнсең, – дип кеткелдәде Таня һәм шунда ук аның йөзендәге җылылык бетте. – Әллә минем сүзләремдә дөреслек юкмы, ә?
– Бардыр, ахрысы, Таня, тик синең өчен генә...
– Боргалама, – дип бүлдерде аны Таня, җитдиләнеп. – Ничә процент дөреслек бар ул сүзләрдә?
– Ничә процент дөреслек өчен утырталар, диген. – Альфред буыла-буыла көләргә тотынды.
– Димәк, син дә мине хуплыйсың?
– Юк-юк, Таня, мин шаярттым гына! – диде Альфред, көлүеннән туктап. – Без кирәкмәс нәрсә турында сөйләшәбез. Бу безнең компетенциядә түгел бит.

Нигә баш ватып маташабыз? Без үзебезгә генә начар эшлибез, чөнки башка килгән һәр фикерне әйтү куркыныч, үзең дә беләсең. Шаярып сөйләшкән сүзнең кайчак, баш миенең берәр почмагында кысылып калып, кискен мәлләрдә авызыңнан ычкынуы мөмкин. Шулай бит?
– Син – булган кеше, Альфред, дөрес сукалыйсың. Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Ләкин минем синнән яшерен бер уем да булырга тиеш түгел. Менә шуңа күрә генә мин сиңа аларны әйттем...
– Әйтмәскә кирәк иде, – диде Альфред, үкенечле тавыш белән. – Безнең болай да ипсез араны ул тагын да катлауландыра гына бит...
– Мине – артта калган, үзеңне алдынгы фикерле, дип әйтмәкче буласың инде?..
– Таня, тормыш таләпләренә буйсынмыйча ярамый, юкса арбадан төшеп каласың. Бервакытта да җиңел заман булмаган... Заман кешене үзенең кануннарына буйсындыра, шунсыз тормыш бармый. Синнән бүген кешеләр куркып йөз чөергән икән, бу да заман галәмәте. Шуны аңла да шым бул. Заманга карышсаң, ул да сиңа карыша. Төшенәсеңме?
– Юк, Альфред, юк, – диде Таня, кинаяле уфтанып.
– Мине тыңламыйсың син, Таня, шуңа төшенмисең. Теләмисең...
– Теләп кенә булмый ул...
– Әйе, минем сине үземнеке итә алганым юк, шунлыктан сиңа бер сүзем дә үтми, стенага борчак сипкән кебек кенә...
– Үзеңнеке ит соң, ит!
– Кара, син нинди сүзләр сөйли башладың. Монда килгәч, бөтенләй үзгәрдең! Сиздем, башка ир-атларга күзең елтырый, – дип, Альфред, ниндидер кызышу белән, Таняны чишендерә башлады. Бар нәрсәләрен салдырып бетерде.
Тәрәзәдән төшкән ак төн яктысында ымсындыргыч матур сын, сыек кына нурланып, тагын да гүзәлләнебрәк күренә иде. Ул, вак-төяк кимчелекләреннән дә арынып, сихрилеге артып, үзенә бөтереп ала торган тылсымлы көчкә әверелде. Шул тарту көченә чыдый алмыйча, Альфред чырае белән Таняның күкрәгенә капланды, ләкин башка берни дә эшли алмады. Нәрсәдер эшләргә кабат-кабат омтылыш ясап карады, әмма, берни кыла алмыйча, кире чигенде. Күңел ярсуына тән берничек тә җавап бирерлек хәлдә түгел иде... Бермәлне Таня үзенең күкрәгенә Альфредның күз яшьләре тамганын тойды. Ул яшьләр тәнне пешерә, учактан чәчрәгән утлы күмер кебек иде. Таня аны тагын да ныграк үзенә кысты, һәм ихтыярсыздан күз яшьләре агып китте. Ул, Альфредны йомшак куллары белән сыйпый-сыйпый, яшь баланы юаткан шикелле тынычландырмакчы булды. Әмма Альфред тиз генә тыела алырлык хәлдә түгел иде. Алар шулай кочаклашкан көе озак үкседе.
Һәм мондый хәл еш кабатлана, ләкин аның һәрберсе бүтәнчә, бер-берсенә охшамаган иде. Биредә хәтта Таняның гүзәллеге ярдәм итә алмады. Ә бәлки, шул гүзәллекнең гаебе дә бардыр әле. Гүзәл хатын-кызны һәр ир-ат үзенеке итәргә омтыла. Билгеле, хикмәт анда гына түгел, бар бәла Альфредның коточкыч ярасында. Сугыш ярчыклары аның яшәү тамырларын өзгәләп бетергән. Нервыларның кискәләнүе бик хәтәр икән. Бар нәрсә нервыга бәйләнгән, ди. Нервысы беттеме – кеше дә бетте дигән сүз.
Әллә хикмәт башка нәрсәдәме икән? Бәлки, Альфредның тәне Таняның тәнен кабул итмидер? Мондый хәлнең дә булуы мөмкиндер ич. Врачларның үтенүе һәм үз ихтыяры белән Таня зур фидакярлеккә барды. Дәвалаучы врач аны бик озак үгетләп күндерде: «Менә, – диде, – фашист ярчыгыннан яраланган лейтенантка бик мөһим дару кирәк. Ул дару – син, синең тәнең. Менә шуны лейтенантка кызганмый бир...» «Ә моның соңы ни булыр?» – дип кызыксынды Таня. «Әгәр ошасаң, ул сиңа өйләнер, ошамасаң ташлар, анысына да әзер бул, – диде Дания Әхмәтовна. – Хәзер һәркемнән корбан сорала. Җиңү өчен...»
Таня Альфредны яхшы ук өйрәнде, дүрт ай буе диярлек аңа укол кадады, дарулар эчерде. Врачларның сүзенә каршы килмәде. Аларның мөнәсәбәте ныгый барды, үзара шаяртып та, җитди темаларга ачылып сөйләшүләр дә үзенекен итте. Ниндидер бәйрәм уңаеннан Таня Альфредны бүлмәсенә алып кайтты. Үзе тулысы белән аның ихтыярына бирелде. Дөрес, очсызланмас өчен, ул бераз карышып та маташты, егетне кыздыру өчен, бусы да кирәк иде. Аннары Таняның үзе теләп бирелгән кызлардан егетләр тиз бизә дигәнне дә ишеткәне бар иде. Кадереңне җибәрәсең килмәсә, әзрәк каршы тору да файдалы. Таня да шулай итте, Альфредның хәрәкәтләренә ялындырыбрак риза булып торды. Егет аның җанына да якын, күңеленә дә хуш иде.
Таня Альфредны акылы, уйлары белән яратты. Дөрес, ул үзе гашыйк була торган зат түгел икән, бергә сөйләшкән, дуслашып йөргән чакта кыз шуны аңлады. Хәзер ул аны җаны, тәне белән дә ярата башларга тиеш иде. Ләкин бу юлы да андый нәрсә булмады. Альфред, үзенең кыз алдында кабат уңайсыз хәлдә калганына үртәлеп, кинәт ятактан торды да, өстәл янына барып, тәмәке кабызды. Таня, өстенә җәймә генә тартып, аны сабыр гына көтте. Альфред бер папиросын тартып бетергәнче икенчесен кабыза иде. Таня зиһенен эшләтте, болай барча тырышлыклар җилгә очачак иде. Альфред аның янына башка бервакытта да килмәячәк, бу бүлмәгә аяк атламаячак иде. Ул халатын иңенә салды да Альфред янына килде, йомшак, кайнар куллары белән аның муеныннан кочып алды, ирененнән, битеннән үбәргә кереште, колагына пышылдап кына: «Болай сиңа рәхәтме, әллә җирәнгечме?» – дип сорады. «Рәхәт», – диде Альфред, шулай ук кызны кочаклап...
Ул вакыттан соң Альфредка өч тапкыр операция ясадылар. Соңгысын Мәскәүдән шул өлкәдәге зур белгеч килеп эшләде. Бик өмет кузгата торган итеп алдан сөйләгәннәр иде. Операциядән соң Альфред, үзен сынар өчен, кабат Таня янына барды. «Юк, сине болай түбәнсетүемә түзә алмыйм, әйдә язылышыйк», – диде. Таня берсүзсез риза булды. Егетнең әйбәт кеше икәненә ул ышанган иде инде. Аның баш бәласен Танядан башка аңлаучы да табылмас иде. Ул, егетне сафка кайтару өчен, берни дә кызганмаячак, терелгәч ташлап китсә дә, аңа үпкәләмәячәк иде.
Ләкин операция өметләрне акламады. Тагын уңышсызлык килеп чыкты. Инде Альфред үзе дә нишләргә белми. Таняны жәлли. «Минем өчен үзеңнең яшьлегеңне корбан итәсең, – дип кайгыра. – Мин – корыган агач, ахры, үзәгем корыган, яшел яфрак ярмам...»
...Альфредның биредә эшләре күп булып чыкты. Таняның әти-әнисен эзләшүдә артык катнаша алмады. Таня шәһәр буйлап күбрәк үзе чапты. Алтакта куелган оешмаларга кереп, сорашкаларга да туры килде. Ни булса, шул булыр дип, «ЗАГС» дигән учреждениене дә читләтеп узмады. Монда архив туплый башлаганнар. Фотолабораториясе дә бар икән. Зур гына бүлмәдә җепләргә озын-озын фотоплёнкалар эленгән. Киптерер өчендер, мөгаен. Ә бер стена буйлап өстәлләр тезелеп киткән, анда пыяла астына фоторәсемнәр куйганнар. Пөхтә генә киенгән хатын-кызлар шул карточкаларны карап йөри иде. Таня да алар янына барды, сүз катты. Аңа, фашистлардан калган 
плёнкаларны биредә ачыгайталар икән, дип аңлаттылар. Немецлар үзләре үтергән партизаннарны һәм властьларга каршы эшләре өчен җәзаланган кешеләрне фотога төшереп барган. Үз идарәләренә хисап өчендер дип уйларга кирәк. Әмма, качып киткәндә, негативлар белән тулган әрҗәләрне алырга вакытлары булмаган. Хәзер безнекеләр шуларны ачыклау белән мәшгуль икән. Бик җитди документлар бит. Әти-әнисен югалтканнарга, туганнарын эзләүчеләргә күп нәрсәләр сөйли торган фотолар. Союздан да эзләп килүчеләр бар, ди. Кайберәүләр фотодагы кешеләрне танып, копиясен ясатып алып китәләр икән. Билгеле, күпмедер түләп инде. Бик кирәкле эш оештырганнар. Көн саен яңа фотоларга өстәлләр куялар. Анда сыймаганнарын стеналарга стенд итеп беркетергә дә иренмәгәннәр. Нинди генә фоторәсемнәр юк монда! Немецларның ерткычлыгын сүзсез фаш итәләр. Кайбер фотоларга эсэсчылар, латыш полицайлары да эләккән. Анда өлкә комиссары, эсэсчы фон Медемның тар даирәдә бер тантана уңаеннан төшкән рәсеме дә бар. Пенсне күзлеге артыннан боздай салкын бәбәкләр карап тора. Янәшәсендә куштан елмаю белән яраннары тезелешеп баскан. Чит җирләрне басып алып, ниләр генә кылып бетермәгәннәр, Латвияне канга батырганнар.
Таня бу күргәзмәгә көн дә бер кереп чыга башлады. Бервакыт ул әтисе чыраен хәтерләткән сурәткә тап булды. Үтерелгән ике гәүдә янәшә ята. Берсенең йөзе, борыны, ияге гел әтисенеке кебек тоелды. Маңгаенда да охшашлык күренде. Таня кат-кат карады, икеләнде, йөдәде, үртәлде. Ул, бар хәтерен җигеп, әтисен күзалларга тырышты. Көлгән-шаярган, уйчанланып утырган чаклары хәтеренең бер почмагында яктырып киткәндәй тоелды.
Таня әлеге фотоның, шуңа охшаганрак тагын бер сурәтнең копиясен төшертеп алды. Бер җирдә дә туганнарының эзе табылмагач, милициягә мөрәҗәгать итте. Биредә «паспорт өстәле» бар икән, туганнарын шундагы исемлектән эзләргә туры килде. Ләкин анда Милаш фамилиясе очрамады. Таня үзе дә исемлекне барлап, күздән кичереп чыкты. Бәлки, фамилияләре үзгәргәндер дигән гөманнар да күңеленә керде. Ләкин анысына һич тә ышанып булмый иде. Ичмаса, берәр танышы да очрамый. Дөрес, алар хәрби шәһәрчектә яшәде. Аның үз клубы, кибетләре бар иде. Җирле халык анда бөтенләй яшәмәде. Елганың уң ягындагы шәһәр үзәгенә әти-әнисе кемнәргәдер кунакка гына баргалый иде. Тик алар бервакытта да биредә күренмәде. Бәлки, хәрби шәһәрчеккә килергә рөхсәт ителмәгәндер.
Таня һаман шәһәрнең шул ягында йөрде. Әүвәлгечә хәрби шәһәрчектә гаскәри булмаганнар очрамый иде. Шәһәр зур түгел. Өч-дүрт көн эчендә аркылысын-буен йөреп чыгарга мөмкин. Һәр җирдә хезмәт кайный, каланы җимереклекләрдән чистарту эшләре бара иде. Хатын-кызлар хәрби машиналарга кирпеч ватыклары, зур-зур кантарлар төйи. Иртәдән алып кичкә кадәр шундый манзарага тап буласың. Таня шунда бер җимерек йорт янында бөтен кирпечләрне сайлап, штабельгә өеп маташкан хатыннарны күзәтергә кереште. Кызыл яулык бәйләгән, ирләр пиджагы кигән бер хатынның килеш- килбәте ничектер аны үзенә җәлеп итте. Бу юлы Таняны эчке сиземләве алдамады. Элекке көрәнсурак йөзе чуен китеге кебек кояшта каралып беткән, матур иреннәре купшакланыбрак, ә күзләре нәкъ яшь вакыттагыча очкынланып торган хатын аның әнисе Клара иде. Таня аңа шактый ерактан «әни» дип кычкырганын сизми дә калды. Ләкин әнисе, эш белән мавыгып, аны ишетмәде. Алдына килеп баскач, Таня тагын эндәште. Тавышка Клара башын борды, шулчак аның кулындагы кирпечләре төшеп китте, ул күзләрен Таняга төбәгән көе тынсыз калды. «Таня, кызым!» – дип, әнисе, алга таба атлый алмыйча, кирпеч өеменә ике куллап таянды. Аның хәле киткәнлеге күренеп тора иде. Иптәш хатыннары Клараны култыклап торгызды. Таня, килеп, әнисенең ике кулыннан тотып алды. Алар хәтсез генә бер-берсенә эндәшә алмыйча торды, икесенең дә күзеннән яшь ага иде.
Иптәшләре бүген Клараны эштән азат иттеләр.
Әнисе ничектер исән калган өч катлы таш йортның икенче катында, кечкенә бер бүлмәдә торып ята икән. Кайту белән, ул эш киемнәрен алыштырды, керосинкага чәй куйды. Таня бердәнбер тәрәзә буендагы кечкенә өстәл янына килеп утырды. Бугазына бик ачы төер тыгылды, ни эчкә үтми, ни тышка чыкмыйча, сүзләрен томалады да куйды. Әнисенең таушалган, изелгән кыяфәте аның бәгырен өзеп-өзеп алды. Ә ул үзе тыныч шикелле күренде, әллә барын да эченә яшерергә күнеккәнме? Авыр тормыш шартлары сабырлыкка, буйга сеңдерергә өйрәткәнме? Әйе, Таняның әнисе танымаслык булып үзгәргән. Йөзендәге гаҗизлек сызыклары аны моңсу, өметсезлеккә бирелгән кебек итеп күрсәтә иде. Ул үз эченә йомылган, күңелендә җыелганны бик үк ачасы да килми, нидәндер курка, шикләнә төсле тоелды. Сугыш чорында араларына әллә нинди хикмәтләр кереп тулган икән шул. Аралар ерагайган, салкынайган. Клараның үз язмышы, Таняныкы – үзенеке. Әнисенең язмыш кырына кызы керә алмый. Һәм, киресенчә, әнисенә кызыныкына кушылып китәргә нидер комачау итә...
Бүлмә эче бик ярлы иде. Әнисенең өс-башы да әйбәт түгел. Хәер, шәһәрне җимерекләрдән чистартучы башка хатын-кызлар да шулайрак киенгән иде. Барысында да яртылаш ир-ат киеме, кирза итек, гимнастёрка... Ничек мондый хәлгә калган бу әни дип, Таня ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул болай түбән төшәргә тиеш түгел иде шикелле.
– Әни, нишләп син врачлык эшендә түгел, ә? – дип сорап куйды Таня мич тирәсендә кайнашкан әнисеннән.
– Хәзер, кызым, хәзер, – дип, Клара пәрдә белән бүленгән кухня сыман җиргә кереп китте.
Менә буялып беткән клеёнка ябылган өстәлгә чәй килде, тәлинкәгә, турап, кара ипи һәм патока конфетлары куелды. Таня һаман гаҗәпләнүеннән айный алмый утыра иде. Ул әнисен үзләре белән алып китәргә дигән ныклы карарга килде. Анда, һәрхәлдә, болай ук булмас дип уйлады.
– Әни, әти кайда, Радик ни хәлләрдә? – дип, ашыга-ашыга, сорау яудыра башлады Таня.
– Хәзер, кызым, концентрат боткам бар иде, шул көяр дип куркам, – дип, әнисе, кашык тоткан кулы белән пәрдәне этеп, кухня ягына атлады. Таняның түземлеге тәмам төкәнер чиккә җитте.
Ниһаять, ботка пешеп чыкты. Клара аны кәстрүлдән тәлинкәләргә бүлә башлады. Таня үзенә бүлдермәде, бер кабар җирем юк, чәй генә эчәм, диде. Әнисе, үз тәлинкәсенә ботка салып, кызы каршына килеп утырды. «Кара, ничек салкынайган, – дип уйлап куйды Таня. – Минем өс-башым әйбәт булгангамы, берни кайгыртып сорашмый, кызыксынмый. Үз хәле хәл инде, монда әнисенең гаебе юк...»
Клара боткасын капкалап, чәен эчеп куйды да кызына сугыш башланганда ниләр булганын сөйләргә кереште:
– Квартираны немецлар үзенә алды, барча йорт әйберләре шунда харап булды. Үзебезне көч-хәл белән елганың уң ягындагы танышлар сыйдырды, – диде ул.

– Фашистларның СД дигән органнары бар икән, һәр кешене, жандармериягә чакыртып йә өенә килеп, шул оешма белән хезмәттәшлек итәргә куштылар. Андрей да, мин дә кул куймадык. Шуннан безне эзәрлекли башладылар. Ни генә эшләтеп бетермәделәр. Бер җиргә эшкә алмыйлар. Эшләмәсәң, ачка үләргә кирәк. Андрей бер танышы аша немец армиясендәге симулянтларны дәвалый торган госпитальгә эшкә кергән иде. Көн дә канга батып кайта иде, симулянтлар бик каты кыйный икән үзен. Берничә тапкыр аңын җуйганчы тукмаганнар. Аңына килмәс борын, өйгә китереп ташладылар. Мин немец врачы җитәкчелегендә җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә эшләгән булдым.
Ә Радикны Баурих дигән тәҗрибәле бер эсэсчы үзенә хезмәткә яллады. Бер чибәр генә латыш кызы аша. Ул кыз Радикны уч төбендә биетә башлады. Шуның котыртуы белән малай безне кыерсытты. Башта әтиеңә бәйләнде, нигә немецларны яратмыйсың, дип, аннары – миңа... Ниләр генә күрсәтмәде, исереп килә дә погром ясый иде. Ә теге кыз шунда аңа көч биргән шикелле үчекләп басып тора иде. Андрей нинди кадерле улының немецларга ялчы кебек эшләвен белде, күрде. Ачынып үгетләде, ачуланды, оккупантларның вакытлы гына булуын тәкрарлады. Радик безне тыңлаудан узган иде, теге кыз сүзен генә сөйләп торуын белде. Ул элекке фабрика хуҗасы кызы булган икән, шул фабриканы кире кайтарып алам да Радикка яздырам, дип, гел тегенең колак төбендә жуылдады. Андрей бу хурлыкка чыдап торды-торды да, ахырда партизаннарга китәргә карар итте бугай. Миңа әйтмәде, ачылмады, мине Радик яклы дип уйлады, ахры. Без үзара сөйләшми башладык. Андрей, миңа бер сүз әйтмичә, көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Бер көн, ике көн, атна буе юк. Шуннан бөтенләй суга төшкән кебек булды. Мин немецча сөйләшә белгәнгә, Андрей миңа шикләнеп карады. Әйбәт кенә эштә дә эшли башлагач, немецлар белән хезмәттәшлек итәсең дигәнрәк уйга килде. Дөрес, ул моны сүз белән әйтмәде, бар кыяфәте, дәшмәве белән белгертте. Без Радик белән аңа хыянәт иттек дип уйлады. «Клара, – диде ул соңгы тапкырында, мин сиңа нинди начарлык эшләдем, нигә сез мине Радик белән икәүләп адәм хуры иттегез?..» Мин үземнекен исбат иттем, акландым, Радикны да яклап сөйләдем. Әле акылы да утырып бетмәс борын аны немец агенты адаштырды, юлдан яздырды. Бер-ике тапкыр канлы эш тә эшләткән бугай. Менә шулай бер гаепсез кешеләрнең канын койгач, Радик безнеке булудан туктады. Ай, ул малай үзенең ахмаклыклары белән бар йөрәгемне өстәлгә куеп, пычак белән телгәләп-телгәләп бетергән кебек итте. Менә ак чәчләремне күрәсеңме, барысы да аның эше. Уф, юк, башка сөйли алмыйм, булмый...
Ул кабат чәен уртлап алды, боткасын капкалады...
– Әтиеңнең партизаннарда һәлак булганын ишеттем. Отто абыең күргән. Рита апаңны хәтерлисеңдер бит? Ул бичараны кемдер, үзе укыткан бер малайның анасы, диделәр, «яһүдә» дип барып әйткән. Немецлар килгәнгә ике ай да үтмәгән иде әле. Ританы улы Виктор белән бергә комендатурага алып киткәннәр. Яһүдләр белән эсэсчылар үзләре шөгыльләнә, полицайларга ышанмыйлар иде. Отто Ритага үз исеменә милләте «немец» дип язылган паспорт юнәтеп биргән булган. Мин дә шундый паспорт ясатып исән калдым. Ә Рита комендатурада элекке паспортын күрсәткән. Әллә онытып калдырган, әллә укытучыны җәзаламаслар дип ышанган. Кеше бит ышана. Немецларны шултиклем вәхшиләр дип кем уйлаган? Менә шулай харап булды бичара Рита белән Виктор. Ә Отто подпольеда калдырылган икән. Рита исә өлгерә алмаганмы, ул да яшеренергә тиеш булган. Үтерерләр дип башына китермәгәндер, мөгаен. Ул да бит бик ышана торган зат иде. Немецлар еврейларны кан дошманы санады. Урамда очрасалар, шунда ук атып китәләр иде. Ә Андрейның партизаннарда һәлак булганын 1943 елның көзендә ишеттем. Отто үзе шаһит булган. Мине дә, аны да белә торган бер кеше аша кыска гына язу җибәргән иде.
– Әни, тукта, – дип, Таня кара лаклы редикюленнән теге фотоларны чыгарып, аңа сузды. – Менә бу безнең әти түгелме? Мин ничектер аңа охшаттым...
– Ничек, каян алдың? – дип гаҗәпләнде әнисе, кызына ышанып бетмичә, күз сирпеп алды. Таня аңлатып биргәч, Клара фотоны, күзенә якынрак китереп, бик дикъкать белән озаклап карап торды. Аннары, кызыксынуы сүрелеп, фотоны кире бирде. – Мин бер дә охшый торган нәрсәләр күрмим, – диде. Фотоны тагын алып, җентекләп тикшергәндәй итте. – Юк-юк, мин берни дә тапмыйм, – дип куйды.
– Борыны, ияге, кашлары гел әтинеке бит инде, – диде Таня.
– Бераз охшашлык бар кебек, ләкин бу Андрей түгел! Түгел!
– Ярар, алайса, – дип, Таня килешәсе килмичә генә әйтте. Тик фотоларны ташламады, кире салып куйды. – Йә, шуннан соң, шуннан соң ничек булды?

– Аннары бездә дәваланган бер ир-ат, тимер юлчы, миңа сагыз кебек ябышты. Һич кубарып алышлы түгел. Үзе миннән яшьрәк тә. Нишли аласың, без хатын-кызларның язмышы ир-ат кулында инде. Алар үз дигәннәрен итә. Шундый ягымлы, мөлаем кеше, эчке культурасы бар, һәр хәрәкәтендә ниндидер затлылык сизелә иде. Мин һаман сине исемә төшердем, бу кеше белән кавышырга син барыбер каршы килер, әти истәлеген аяк астына салып таптыйсың, дияр кебек идең. Ул үзе бик тә ихтыярлы, нәзакәтле кеше иде. Юк, миңа ирләр кирәкми, мин ансыз да яши ала идем. Ләкин Миша белән тора башлагач, минем дә фикерләрем үзгәрде. Хәер, анысы мөһим түгел. Сугыш бирегә килеп җиткәнче, без ерак бер хуторга киттек. Поездлар йөрүдән туктагач та элдердек, чөнки тимер юлны, шәһәрне бик нык бомбага тотачаклар иде. Һәм, чыннан да, шулай булган да... Мин, әйтергә кирәк, Миша аркасында гына исән калдым. Шәһәрдә котылып калырга уйлаганнар барысы да харап булды.

– И-и әни, нигә син фамилияңне алыштырдың соң? – дип бүлдерде Таня, әнисенең кияүгә чыгуын бер дә өнәмичә.
– Миша шуны таләп итте, кызым, өзмәде дә, куймады да. Паспортны алыштырганда, шулай яздырды.
– Син аны әтидән дә ныграк яратасыңмы әллә?
– Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк.
– Ничек инде ул алай?
– Хатын-кыз эт кебек ул, кызым, үзен кем ошатса, ул шуныкы була да бетә...

– Ничек инде, әтигә хыянәт итеп... – Таняның йөзе караңгыланып китте.

– Синең, кызым, оккупациядә булганың юк, биредәге хәлләрне белмисең.
Исән калу өчен адәм баласы әллә нәрсәләргә бара. Әти-әнисен, якын кешесен сата. Мин Андрейны сатмадым. Ул һәлак булды. Үлгән артыннан үлеп булмый. Миша бик ялынды, матди ягым бик авыр иде. Немецлар эшләгән өчен берни бирмәде. Ачлык бик изде. Ә Миша – таба белә торган кеше. Мин аңа, дөресен әйткәндә, тамак өчен генә чыккан идем, аннары ул үзен яраттырды...
– Фамилияңне булса да калдырырга иде, әни?
– Мишаның теләгенә каршы килә алмадым. Аның ни әһәмияте бар соң, дип уйладым. Шунда ялгышканмын, кызым, хәзер үзем дә аңладым. Ул чагында акыл белән ачлык идарә итә иде шул.

– Теләсә нинди шартларда да кешелекне саклап калып булмыймы?
– Булмый, кызым, булмый. Менә күз алдыңда ич. Ачы тәҗрибә дә шуны раслый. Барысы да әйбәт кенә бара иде, кызым, ләкин миңа бәхет бер дә килешми. Гамәлдә шулай булды да. Без – мин дә, Рита да – бәхетсезлек өчен яратылган булып чыктык. Бәхетлеләр янында бәхетсезләр дә булырга тиеш. Менә без шул бәхетсезләр графасында, балансны саклау өчен. Юкса баланс бозыла...
– Бүтәннәр бәхетле булсын өчен сез бәхетсезме? Нәрсә сөйлисең син, әни?
– Булганны сөйлим, кызым. Берәүләр бәхетле, берәүләр бәхетсез, әллә шулай түгелме? Берәүләр өстен, икенчеләр түбән.
– Түбән булсалар, бөтенесе үзләреннән генә, әни! Син дөрес уйламыйсың!
– Юк, үзләреннән генә түгел, кызым. Тормыштан чыгып әйтәм, үзләре генә гаепле булса, бер хәл. Түгел шул! Менә моннан нәкъ биш ай элек төнлә безнең икебезне дә кулга алдылар. Квартирабызны конфискацияләделәр. И, ул чактагы ут йотулар, тетрәнүләр! Ике төн эчендә чигәмдәге ак чәчләр күзгә күренеп күбәйде. Әле берни дә белмим, Мишаны миңа күрсәтмиләр, мине – аңа. Төнлә сорау алалар. Шултиклем аяусыз кыланалар. Бер тамчы йоклатмыйлар. Җитмәсә, надзирательләре дә хатын-кызлар. Имине умырып тоталар да йолкалар. Авыртудан кычкыра башласаң, авызга китереп сугалар. Ике ай буе миннән сорау алдылар. Нәрсә беләселәре килә, максатлары ни – һич төшенер хәл юк. Болгаталар, болгаталар, болганчык суда балык тотмакчы булалар. Мин бар белгәнемне сөйләдем дә шуңарда нык тордым. Әйткәннәремне кабатладым. Беркөнне камерага Рута килеп керде. Оттоның яңа хатыны. НКВДда эшли.
– Отто абый Рита апаны ничек оныта алды икән, ә? – дип, Таня тагын әнисенең сүзенә аркылы төште. Күңелендә әнисенә каршы ачуга охшаш ниндидер хис кабат уяна башлагандай булды. Нилектән булыр бу?
– Тормыш ата-анаңны да оныттыра, кызым. Синең әле начар хәлләрдә калганың булмаган, шуңа әхлакый яктан дөрес фикер йөртәсең. Безне гаеплисең. Безнең башка төшкән бәлаләр бернинди әхлакка урын калдырмады, кызым... Рута әйтте: «Мишаны немецлар биредә шпионлык итәргә әзерләп калдырып киткән, ә синең гаебең юк, син аның шундый кеше икәнен белмәгәнсең, – диде. – Мин сине үз җаваплылыгыма алам, Отто күземне ачырмый, ярдәм итәргә куша. Сине порукага бирергә риза булдылар...»
Ике көннән чыгардылар, ләкин врач булып эшләргә ярамый, синең өчен ул профессия тыела, диделәр. Шулай итеп, миңа җир казучы булырга туры килде. Ә Мишадан бер хәбәр юк, сорап караган идем, бик каты кисәттеләр. Әгәр кабат эләгәсең килмәсә, бу тирәдә йөрмә, дип киңәш бирделәр. Миша нинди әйбәт, хөрмәт итүчән кеше иде. Шәһәр Советының тимер юл бүлегендә эшләде. Миңа бик яхшы киемнәр юнәтеп бирде. Каракүл пальто, габардин макинтош, лаклы туфлиләр. Барысы да конфискациягә эләкте, берсенең дә игелеген күрә алмадым...
– Ничек инде син чүпрәк өчен кайгырасың, ә профессияң жәл түгелме? – диде Таня, тавышын күтәрә төшеп. Аның күңелендә әнисен жәлләп әрнү хисе бөтенләй беткән сыман булды.
– Болай гына әйтәм, кызым, иң мөһиме – профессия, билгеле. Ләкин эшләргә рөхсәт итмәгәч, мин нишли алам? Бәлки, Альфред кияү минем язмышны җиңеләйтү әмәлен табар, ә? Әгәр карьерасы өчен курыкмаса? Ә?
– Юк, әни, син аңа исәп тотма... Аның үз эшләре четерекле... – Таня бу сүзләре өчен бераз уңайсызланды, карашын читкәрәк алды.
– Их, бер елар идем, – диде Клара, ачы үртәлеп, йодрыгын күкрәгенә кыса-
кыса. – Рәхәтләнеп үкереп елар идем, елый да алмыйм бит, бер тамчы күз яшем калмаган... Уф! – Ул, тәмам өметен өзгәндәй, кызына берсәк текәлеп карап торды да боткасын капкаларга тотынды. Ә башында рәнҗүле уйлар кайнашты: аңа үз кызы да сәяси ышанычсызлык күрсәтә түгелме соң? Ник дигәндә, тормышта кешеләрнең бәясен, тоткан урынын, кирәкме-түгелме икәнен сәясәт кенә билгели. Язмыш дигән нәрсә юк хәзер, сәясәт кенә бар. Дошман элемент белән мөнәсәбәттә булган кеше дә пычранган санала, һәм ул пычрак беркайчан да бетми, юылмый. Моны Таня яхшы аңлый, Клара да изаланып төшенә бара. Туганлык хисләре дә берни тормый, очсызлана да кала. Таня хәзер үз әнисен дә чын тойгылар белән ярата алмый, ул яраткан булып кылана, уйный гына. Бу икейөзлелекне сизеп, аңлап торган әнисе исә кызының мөнәсәбәте белән килешергә, аны хөкем итмәскә тиеш була. Сәясәтнең нәрсә икәнен бераз аңлый ул. Ананың эчкерсез, табигатьтән килгән тойгылары мәҗбүри монафикълык белән чәкешә һәм җиңелә. Әгәр Таня әнисенә бернинди конъюнктурасыз, ихластан караса, бу аның үзенә минус булып язылачак, чөнки моны исәпкә алып торучылар бар. Шул нәрсәнең Альфред карьерасына да тәэсире булмый калмаячак. Менә Таня ни өчен сагая һәм әнисенә карата сүрелә бара иде.
Клара мөнәсәбәтләр арифметикасын бераз гына чамалый иде. Ярар дип килеште ул Таняның кырыслыгы белән, үз тормышын корган икән, яшәсен. Үзеннән күләгә төшеп, кызының гомерен бозмасын, караңгыламасын. Ана йөрәге барысын да сыйдыра: балаларының рәнҗетүен дә, фәкать үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуларын да, хыянәтләрен дә... Барысын да гафу итә. Күз яшьләрен эчкә йота, җанына җыя. Шунда мәңгегә кибеп бетәчәк алар...
Таня, үзләренә кайткач, әнисен эзләп тапканын, аның белән сөйләшкәнен Альфредка әйтмәде. Мендәренә капланып елады да елады. Альфред, аның хәлен җиңеләйтә алмавына үртәлеп, ишекле-түрле йөренде. Таня исә әнисенә дорфа сүзләр әйткәненә, аны әтисенә хыянәт итүдә гаепләвенә үкенеп, жәлләп елый иде. Тәмуг газаплары кичергән әнисен нигә шулай рәнҗетергә иде?! Бу мәхшәрдә хатын-кыз нишли ала инде? Ташкынга эләккән йомычка кебек, аны рәхимсез дулкыннар теләсә нишләтә бит! Әнә ул нинди бәхетсезлеккә дучар булган. Аның шаукымы бөтен нәселгә китәчәк, буыннан-буынга күчәчәк. Аңа әнисенең күләгәсе төшәр дә төшәр инде, алай гына түгел, Альфредка да җитешер. Таня да шуңа күрә кырыслангандыр инде. Мәҗбүри рәвештә. Бар төштә дә мәҗбүрилек, мәҗбүрилек. Нишлисең, шулай кирәктер, мөгаен. Без бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз ич, шунлыктан тормышның барча мәҗбүриятен шулай тиешле дип кабул итәбез. Адәм баласының башка чарасы юк. Юк, Таня әнисе каршында гаепле түгел. Ә ул үзе гаеплеме соң? Аның да гаебе юк шикелле. Таня әнисен ниндидер Мишага кияүгә чыкканы өчен генә шелтәләде. Һәм дөрес эшләде. Алай эшләмәсә, ни булган? Яисә башка берәү беткәнмени? Илнең кан дошманын үз кочагында асраган бит. Моңа һәркемнең ачуы килер. Ә менә Альфредка ни дип әйтергә? Әллә әйтмәскә генәме? Ялганлавы бик авыр, кайчан да бер тотыласың. Икейөзле булуың ачыла.
Төнлә уянып, Таня тагын әнисе турында уйларга чумды. Аның күңеле әнисенә карата әрнүле, ачы хис белән тулган иде. Ничек бераз алдын-артын уйламаган ул? Теге адәмнең кем икәнен әз генә дә сизә белмәгән. Юк, монда ачлык кына гаеплеме икән? Ул әнине үзенең игътибарлы, илтифатлы булуы белән дә кулга төшергәндер. Бәс, өйрәтелгән кеше икән, аның кулында ялгыз хатынны кулга төшерү кораллары да күп булгандыр, билгеле. Башкаларны үзләренә карату һөнәренә аларны махсус өйрәтәләр, диләр ич. Менә нинди 
бүре туры килгән бит әнисенең юлына. Котылып кара син аннан. Клараны ул озак күзәткән булырга тиеш. Больницада әнисе эшли торган палатада айлар буе ятсын да күзәтмәсен... Корбанын сайлый белгән, имансыз. Ә әни тома сукыр булган, чыдамы җитмәгән, бирешкән. Яңа тормыш корырга хыяллангандыр инде. Һәр ялгыз хатын-кыз шуңа омтыла, бер җай көтеп яши. Аның әнисе төшеп калганнардан түгел, үзен акыллы кеше дип исәпли иде. Менә шулай хатын-кызлар еш кына үз-үзләрен алдый...
Икенче көнне иртүк Таня әнисе янына чапты. Альфредка әлегә берни белгертмәде, өстәвенә аның кәефе дә юк иде. Аңарда әллә нинди үзгәреш сизелгән кебек булды. Сөйләшүе дә элеккечә назлы түгел сыман. Нәрсә бу? Әллә үзенең теләгенә ирешә алмауны Танядан күрәме? Чынлап та, яңа фикер бу. Моңарчы аның башына мондый уйның килгәне юк иде, менә хәзер әллә кайдан төртеп чыкты, хәерсез! Әллә Таняның үз шикләре шундый фикергә этәрдеме? Булуы бик мөмкин. Ул бит, Альфредны югалта күрмим дип, дер калтырап тора. Әнә кайда ул хәтәр фикернең орлыгы. Таняның куркуында, шикләнүендә. Ә Альфредның башына шундый уй килмәс дип ничек әйтә аласың. Бик өметләндергән, гарантия куелган операция ясалганга биш ай тулып китте, яхшы якка бернинди үзгәреш юк... Ә бит кешенең үзен-үзе белмәгән, аңламаган чаклары күпме? Альфредның мөнәсәбәтләрендә дә Таняга карата итагатьлелек бурычын үтәгәнлеге чагылып киткәндәй булды. Таняның ишеткәне бар иде: ир-ат бер хатын-кыз янына бара – берни дә майтара алмый. Ә икенче хатын-кыз янына барса, барысы да тәртип була, ди. Хатын-кызда хикмәтләр күп була, дип, ир-атлар шундый мисал китерә. Нигә, бик мөмкин, бу хәлгә ышана ул. Нигезсез нәрсә түгел. Кеше психологиясе – тоташ табышмак. Ни өчен һәр адәм баласында кимлек кәсафәте бар дип әйтәләр?.. Ә Альфредның психологиясе нигә үзгәрмәсен, комплекслары нигә артмасын? Уңышсызлыклар кешегә бик нык тәэсир итә. Бигрәк тә Альфред кебек мин-минлекле затка. Бик иркәләп кенә үстергәннәр шул аны. Әти-әнисе бердәнбер уллары өчен кан калтырап тора. Һәр кешегә үзен урап алган тирәлек, мохит хәлиткеч тәэсир итә. Кешенең уйлары шулар йогынтысында барлыкка килә, формалаша.
Таня әнисен эшкә барырга чыгып килгәндә очратты. «Әйдә, эшеңнән сорап китик», – диде ул аңа. Әнисе белән кара-каршы утырып, бик тә сөйләшәсе килә иде аның. Әнисе җавап бирмәде. Хәл-әхвәлләр турында сөйләшә-сөйләшә, эш урынына килделәр. Әнисе кирпеч ватыклары арасына яшергән көрәген алды. Тиз арада бергә эшләүче хатыннар җыелды. Кайсында – лом, кайсында кәйлә иде. Машина килде, кабинадан бригадир хатын да төште. Ул галифе чалбар, кирза итекләр кигән, иске, агарып беткән гимнастёркасын киң комсостав каешы белән буып куйган, башында пилотка иде. Таня аның каршына килде, елмайды, әнисен бераз вакытка эштән җибәреп торуын сорады. Бригадирның йөзе кинәт каралды, иреннәре кысылды, ул көрәкләренә таянып торган хатыннар арасына керде. Таняның бик яхшы киемнән булуын ошатмавы йөзенә үк чыккан иде.
– Бүген дәме? Син безне кемгә саныйсың? Без кичә аның өчен дә эшләдек! Әзрәк кенә намус кирәк! Юк, без аның ялчылары түгел! Син нәрсә, фырт киендем дигәч тә! – Хатын чырылдады да чырылдады. Шушы форсатны гына көтеп торган диярсең. Аны башкалар күтәреп алды.
– Әллә безгә артыгы кирәкме? Әллә безгә өстәп түлиләрме? Кичә дә аның өчен өч машина төядек. Кара син аларны!
– Әниеңне жәлләсәң, әйдә, үзең кил көрәк тотып! Бер хәчтерүш лейтенантны каптырган да үзенең кем икәнен оныткан!.. 

– Болар – аналы-кызлы арт уйнатып, кәнтәйләнеп, йолдызлыларга сыланып, ябышкак булып яшәүчеләр!..
– Әнә кызы күзләрен ничек буяган, ә анасы битен акшарлап кына тора... Күбәләкләр, кунар урын күзлиләр булыр...
– Җитәр сезгә! – дип кычкырды Таня һәм үкси-үкси машина артына китте.
Шофёр, яшь кенә егет, җиргә утырып, тәмәке тарта иде. Клара кызы янына килде, аны юата-юата сөйләнде. Егет алар ягына карарга уңайсызлана иде.
– Нишләп алар шултиклем миһербансыз, ә?
– Миңа, кызым, һәр төштә дә шундый мөнәсәбәт. Күптән инде. Аларны миңа каршы котыртып куялар шикелле. Ничек уйларга да белмим. «Халык дошманы» итеп карыйлар. Немецлар күпме рәнҗетте, инде килеп, хәзер – үзебезнекеләр. Бу хакта Альфредка әйтми тор. Ул, бәлки, ышанып та бетмәс...
Шул мәлдә Кларага кычкырдылар. Хатыннар, җыйнаулашып, оешып каткан зур бер кирпеч кантарын лом белән кузгатырга азаплана иде.
Таня үкси-үкси кайтып китте. Кичсез аңа әнисе белән сөйләшү мөмкин булмаячак иде...
Бер кичне алар Оттоларга барды. Таняның аны бик тә күрәсе килә иде. Ул Оттоны бер дә исеннән чыгармады. Таня юл буйлап алсу хыяллар эчендә йөзеп барган бер мәлдә кабат Оттоны күргәндәй һәм шундук өнсез калгандай булды. Отто шундый мөлаем, гаҗәеп матур иде, Таня хыялында баш-аягы белән аның кочагына чумды. Оттодан башка берни күренмәс булды, күзләрен томан сарган иде. Нәрсә бу? Ник ул шундый халәткә килде? Оятын тәмам җуйды. Отто бит Рита апасының ире, ничек җөрьәт итмәк кирәк?! Адәм мәсхәрәсе ич, валлаһи!.. Эчтән аңа аек уйлар килә, ә тыштан зур шатлыкка тарыган кеше кебек көлә дә көлә. Гәүдәсе шундый җиңел, шул җиңеллек, рәхәтлек эчендә ул йөзә дә йөзә... Үз-үзен бераз кулга алгач, чәбәләнгән уй-хисләрен киләпкә саргач та, Отто янына якын барырга куркып йөрде. Кинәт, үзен белештермәстән, муенына асылынырмын, исемә килгәч, бик оят булыр, дип, аңардан кача иде... Барысы да үкенечкә генә булган. Әмма Отто сурәте аны озак вакытлар эзәрлекләде. Рәхәт эзәрлекләү иде бу. Аны күрәсе килү теләге Таняны эчтән гел бимазалап торды. Бәлки, бу хис түгел, гади бер кызыксыну гына булгандыр. Кем белә...
Ләкин күпме генә шакысалар да, аларга ишек ачучы булмады. Әнисе моны үзенчә юрады: «Рута миннән хәзер нигәдер качыбрак йөри, – диде. – Отто белән дә очраштырмаска тырыша. Нәрсәгә шулайдыр инде, белмим. Әмма Рутага рәнҗергә минем бернинди хакым юк. Көн саен аңа рәхмәтләр укыйм. Ул мине порукага алды бит. Оттоның бик нык соравы, үтенүе, таләп итүе буенча. Отто миңа бик яхшы характеристика язган. Партизаннарга медикаментлар юнәтеп бирүемне дә онытмаган. Моны раслаучылар тагын да табылган... Ә Оттоның хәле бик мөшкел, кызым. Бәлки, ул соңгы көннәрен яшидер. Бик бетерешкән, диделәр. Беләсеңме, ни булган? Отто башта Рита белән малаен кем үтергәнне ачыклаган, төрле хәйләләр корып, теге палачның шофёры булып ук киткән. Ышанычка кергән, җаен туры китереп, аны аулак бер җирдә агачка бәйләп калдырган. Менә шулай күпме кешеләрне үлемнән коткарып кала ул...
Бераздан, яфраклар коелган чорда, Отто шул урынга бара һәм, теге палачның мәете юклыгын күреп, бик нык тетрәнү кичерә. Яфрак-ботакларны актарыбрак караса, анда баш сөяге белән скелет аунап ята икән. Отто шунда зур чүмәлә чаклы кырмыска түмгәген күреп ала һәм барысын да аңлый. Шул чакта авырый да башлый... Башта, нервы авыруы, дигәннәр иде, соңга таба ашавы үтмәскә әйләнгән. Юк, сөйли алмыйм, Таня! Йөрәгемә ярамый, Оттоны шундый ярата 
идем, үз ирем кебек якын күрә идем. Тик менә сугыш барыбызны физик яктан да, рухи яктан да гарип итеп калдырды... Кызым, синең бәхетеңә, сез вакытында хәвеф-хәтәрсез ычкынып өлгергәнсез...
Таняның Оттоны бер күз кырые белән генә булса да күрәсе килгән иде – барып чыкмады. Яшь чакта йөрәкне кузгаткан, талпындырган хисләр кешегә гомер буе кадерле була, ахрысы. Хәзер ул җилкендергән, ымсындырган тойгылар чәлпәрәмә килеп җимерелеп бетсә дә, шуның кыйпылчыклары да ничектер якын тоела...
Инде яшереп тору мөмкин түгел иде, Таня Альфредка барысын да ачып салды. Үзенең күзеннән бертуктаусыз яшь акты.
Кичен, табын әзерләп, Клараны алып килделәр. Сөйләшү-аңлашу бик сүрән барды. Ниндидер күзгә күренми торган явыз көч аларның рухын басып, газаплап тора иде. Һәркемнең үз хәле хәл, Таня әнисенә ышанып җитмичә карый, ә Клара Альфред белән Танядан сагая иде. Менә бит ничек: кайчак үз балаңнан да курка башлыйсың. Син аны иркәләп, бөтен җаныңны биреп үстерәсең, ә аны синнән тормыш тартып ала һәм үзенеке итә. Синең иң кадерле йөрәк парәң хәзер сиңа түгел, тормышка буйсына. Ул синеке түгел, синең сүзне тыңламый, аның үз кыйбласы, үз тәҗрибәсе бар. Бер канлылык хисе шунда бетә.
Туганлык җепләре белән бәйләнгән өч җан шулай ризык капкалап, аны-моны сөйләшеп, бер-берсен сынашып утыра бирде. Альфред та ачылып китә алмады. Таня да, Клара да үткәннәрне искә алудан тыелды. Өстәвенә Клара, минем аркада Таня белән Альфредка авырлык килә күрмәсен, дип, гел борчылып утырды. Шулай да кияү кеше, итагатьлек саклап, нинди дә булса игелек эшләргә тиеш иде. Моны үзе дә яхшы аңлаган Альфред сүз арасында «Таняның әнисе хакында сөйләшеп карармын», дип әйтеп куйды. Ләкин Клара моңа катгый каршы төште. Ул инде үзенә беркем дә ярдәм итә алмаячагын тәгаен аңлый иде. «Юк-юк, – диде ул, – син инде миңа җиңеллек китерә алмассың, бары үзең генә тапланып калырсың...» Хәлләр нәкъ шулай булып чыкты да. Бер инстанциядә Альфредка шыпырт кына әйттеләр: «Егет, син бу өметсез эш белән йөрмә, башың ике түгелдер», – диделәр.
Альфредның командировкасы тәмам булды. Таняга беразга биредә калырга да була иде әле, ләкин ул моңа бармады, чөнки әнисенә берничек тә ярдәм итә алмаячагы көн кебек ачык иде.
Казанга кайткач, Альфредның авыруы тагын да көчәйде. Ләкин аның Мәскәүгә операциягә барасы килми иде. Ул инде врачларның үзенә ярдәм итә алуына өметен өзгән иде...
Шулай да Таня яраткан кешесе хакына бик тә тәвәккәл адым ясарга карар кылды. Ул Альфредны чибәр йөзле, тыгыз йомры гәүдәле, терекөмеш кебек җитез, уңган бер кыз белән таныштырды. Фреда хирургия бүлегендә шәфкать туташы иде, булганлыгы, ул һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән хөрмәт казанды. Таняның тәкъдименә Альфред башта бик сәерсенеп, ышанмыйча карады, чөнки ул аның алдында үзен чиксез бурычлы итеп сизә иде. Бик нык үгетли торгач кына ризалашты.
Менә шулай кирәк бит, бу юлы Таня көткәннең гел киресе килеп чыкты: аның белән булдыра алмаганны Альфред Фреда белән булдырган да куйган бит! Кыз моңа ничек, ни рәвешле ирешә алган? Кичен Таня, Альфред белән Фреданы үзләрен генә калдырып, төнге дежурга киткән иде. Иртән кайтып керсә, танышканнан бирле, беренче мәртәбә Альфредның йөзе кояш кебек балкый иде.
– Таня, хет үтер мине, валлаһи! – диде ул, аны кочаклап, колагына кайнар тынын өрә-өрә. Таня шунда барысын да аңлады.
– Нүжәли, кит әле! Булмас ла! – диде ул, Альфредның күкрәгенә төрткәли-төрткәли.
– Үтерсәң дә, син хаклы, Таня! – Альфред, ни әйтергә белмичә, Таняның зур итеп ачылган күзенә текәлде.
Таняның йөзенә ниндидер эчке каушау һәм шуны сиздермәскә тырышу галәмәте чыккан иде. Ул карашын читкә алды да Альфред яныннан бер-ике адым читкә тайпылды. Буыннары тәмам йомшап калган шикелле иде.
– Нишләп мин шултиклем бәхетсез соң, Таня, ә? – дип, Альфред ике йодрыгы белән маңгай кырыйларын ачынып төяргә тотынды.
– Киресенчә, Альфред, син хәзер бик бәхетле, – диде Таня, тамагына утырган төерне көчкә йотып.
– Юк, Таня, яраткан кешемнән ничек аерыла алыйм соң мин? Син шуны аңлыйсыңмы?
Алар озак сөйләште. Альфред Таня каршында үзен бик гаепле сизде.
– Бу – акыл эше, мәкер эше түгел, Таня, – дип инәлде. – Бу – табигать эше. Син моны үзең дә беләсең. Ник син мине Фреда белән таныштырдың дип икейөзлеләнә алмыйм. Акыл ярдәмендә туган теләктә генә түгел икән хикмәт, табигатьнең үзендә дә без белмәгән табышмаклар бар икән. Яшермим, шатландым да, кайгырдым да. Шатлыгыма эчке әрнү өстәлде. Менә мин Фреданыкы булдым да калдым. Нәрсә бу, Таня? Нүжәли шушы нәрсә хәлиткеч була ала? Аны җиңәр көч юкмы? Юкмы?..
Таня борчылуын да, Альфред өчен канәгать булуын да белдермәде. Дөрес хәлме икән бу дип кенә баш ватты. Ничек Фреда ул белә алмаганны белгән, тапкан? Альфред «табигать сере» ди дә бит, кеше мәкере дә түгелме икән бу?..
Икенче елны Таня әнисе янына ялгызы гына барды. Ләкин аның өмете бер дә сүнмәгән, сүрелмәгән, ул дөньяга дәртле елмаеп карый иде...

 

Редакциядән:
Татарстанның халык язучысы Хисам Камалның әлеге романы Икенче Бөтендөнья сугышы чорында оккупация михнәтен кичергән халыкның фаҗигале тормышын тасвирлауга багышланган. Сугыш мәхшәрен үз башыннан да кичергән әдип аерым кешеләр, гаиләләрнең аянычлы язмышын кырыс реалистик буяулар белән, тирән психологик кичерешләр аша сурәтли. Бу әсәр язучының «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» кебек киң танылу алган романнарының дәвамы кебек тә укыла. Әсәр укучыларыбызга, әдәби мирас буларак, Газинур Морат эшкәртүендә тәкъдим ителә.

 

"КУ" 6, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев