Каһәр (дәвамы)

Романның башы.

XV



Нил Сергеевич Шачин үзенә бер ягымлы кеше иде. Укымышлы, культуралы. Кайсыдыр ки әйбәт укытучы шикеллерәк. Хәер, башта ул, чыннан да, укытучы булган, аннары партия эшенә кереп киткән. Шачинның нур бөркеп торган йөзе, хәерхаһ мөгамәләдә сөйләшүе бик тиз үзенә җәлеп итә, сине үз орбитасына бөтереп ала. Сизмичә дә каласың. Нәрсәсе белән шулай итә торгандыр. Кайчак син хаклы, ә ул хаксызрак булса да, аңа ташламага барасың. Ул сине ышандыра, көчләп мәҗбүр итми, тормышның барлык якларын тирәнтен белә, анализлый.
– Мин ни өчен синең яныңа килдем? – дип сорады ул Отто Зингердан. – Башка кешеләр юклыктан түгел. Һич тә. Кешеләр күп, ләкин яхшы кешеләр аз. Менә мин синең яхшы кеше икәнлегеңне сизеп килдем. Яхшы кеше иллюзор нәрсәләргә алданып харап булмасын дип килдем. Яхшы кешеләрне без сакларга тиеш. Без барыбыз да тышкы шартлар кушканча йөрибез. Теге яки бу карарны кабул итәбез, теге яки бу якны сайлыйбыз. Шул мәлдә кеше җанында тәрбияләнгән, урнашкан әхлак законнары мәсьәләне хәл итүдә катнаша. Кем күңелендә нәрсә әхлак законы булып ныгыган, менә шул бик мөһим. Без бергә аралашып йөргәндә, мин синең әхлаклы кеше булуыңны сиздем. Нинди генә хәлдә дә моңа таянырга була икән дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм менә бик кискен, авыр хәлдә калгач, сине искә төшердем. Ни өчен? Чөнки синең хакта минем күңелдә әйбәт фикер калган. Ышанычым акланыр дип өметләнәм. Каян шундый өмет, каян шундый ышаныч – үзем дә тәгаен генә әйтә алмас идем. Бары күңел сиземе, аң тоемы белән шушы юлны сайладым. Белмим, нәрсә булып чыгар? Мине биздерерлек, гайрәтемне чигерерлек эш кылмассың шикелле. Һәрхәлдә, син андый монафикълыкны булдыра алмассың. Андый эшкә сәләтсез син.
Әйе, сине, бәлки, немецларның вакытлыча җиңүгә ирешүләре борчыгандыр. Ул сине генә түгел, күпләрнең уй-фикерләрен какшатты, карашларын үзгәртергә мәҗбүр итте. Билгеле, ныгымаган, утырмаган карашларны. Әнә шул утырмаган карашлылар немец ягына чыкты да. Андыйларны син үзең дә күрәсең, беләсең. Ләкин үз карашларын күлмәк алыштырган шикелле алмаштырган затлар бик нык ялгышты. Немецларның җиңүе вакытлы гына ул. Ә Советларны юк итү Көнбатыш империалистларының күптәнге максаты иде. Аларның бар кыҗраганы – Россияне тез чүктерү, аның табигый байлыкларын 
бүлгәләү, талау. Һәм шулар немецларның дисциплиналы, сугышырга, басып алырга ыргылып торган халык икәнен белеп, аларга төрле яклап ташлама ясый башлады. Хәрби заводлар төзергә кредит бирде. Милләтләр лигасында политик ирекләрен арттырды, кулларын чиште. Германия бик тиз арада гаять нык көчәйде. Үзенә ташлама ясаучы илләргә хәтта куркыныч тудыра башлады. Нәкъ теге шәрык әкиятендәге кебек: шаһлар җыелган да, берсе – акшарлы стенага күмер белән арыслан рәсеме, икенчесе – аңа тешләр, өченчесе аякларына бик үткен тырнаклар ясаган, дүртенчесе мыеклар, күзләрен куйган, бишенчесе, арысланга җан кертергә кирәк, дигән һәм аңа җан өргән. Шуннан арыслан, киерелеп, тешләрен ыржайткан да куркыныч аваз чыгарган. Һәм шунда теге шаһларның берсен кабып та йоткан. Икенчесе качмакчы булган, анысын да тотып ашаган. Гитлер да шулай. Германиягә күтәрелергә булышкан илләргә ябыша, аларны берәм-берәм тотып ашый башлый. Кечерәк илләрне бер законсыз үз империясенә буйсындыра. Зур илләр куркуга төшә. Нишләргә? Бу канга сусаган, котырган арыслан тиздән аларның үзләренә ташланачак бит. Һәм алар политик йөреш ясый: Милләтләр лигасында Чехословакияне, Польшаны Германиягә сата. Котырган арысланның аппетитын котырту һәм аның игътибарын Көнчыгышка таба юнәлтү өчен. Чөнки теге зур илләр Германияне һәм Советлар Россиясен үзләре өчен потенциаль афәт дип саный. Менә шушы ике коточкыч гыйфрит, үзара бәрелешеп, бер-берсен кырып бетерсен. Бөркет белән куян сугышканда, ябалакка йон кала дигәндәй, империалистларның максатлары әнә шундый була. Бар җирдә дә максатлар, мәнфәгатьләр идарә итә бит. Ләкин империалистларның ниятләре барып чыкмаячак, алар төп башына утырып калачак. Берни дә тәтемәячәк. Бу сугыш безнең ил өчен зур фаҗига булса да, аның файдасы да тими калмаячак. Бәхет юк иде, бәхетсезлек ярдәм итте, диләр бит. Сугыш авыр промышленностьны бар яклап үстерергә, яңа технологияләр кертергә этәрә. Ә бу исә илнең ныгуы, көчәюе өчен гаять әһәмиятле нәрсә. Бездә үле капитал булып яткан бик зур ресурсларны әйләнешкә кертергә юл ачыла. Авыр промышленностьны фән казанышлары белән бергә бәйләү илнең мускулатурасын гаять көчәйтәчәк. Хәзер барча совет халкы, бердәм булып, тылда һәм фронтта тиңсез киеренкелек белән хезмәт куя, каһарманлык кыла. Ә зур көч куеп башкарылган эшләр нәтиҗәсез калмый. Экономик база ныгыячак. Ә сугышта, ике көчнең физик бәрелешендә кемнең материаль базасы нык, шул җиңә. Бу – мәңгелек закон. Гитлерчылар, үзләренең материаль базасы сай икәнен белеп, «Блицкриг»ка исәп тотты. Ләкин аларның планнары барып чыкмаячак! Юк!..
Шачинның сүзе өзелеп калган кебек булды, ул, урыныннан торып, йөренә башлады. Каршысында тик кенә утырып уйга калган Оттога карап-карап алгалады. Шул чакта бүлмәгә, поднос белән озынча кофе чәйнеге күтәреп, Рита килеп керде. Шачинның бу йортта элек тә булгалаганы бар иде. Рита аны ошатып калды. Һәм ире әйтүе буенча гына түгел, Шачинның ягымлылыгы аны да битараф калдырмаган иде. Хәзер исә ул аны яхшы танышы итеп каршы алды.
Кофе эчкәндә, Шачин хәзер нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Тиздән немецлар шәһәрдәге полиция идарәсе белән бергә төнлә облава ясаячак, шуның өчен шәһәрдән чыгып тору хәерле икән. «Отто, син мине хутордагы абыеңнарга сыендыра алмассыңмы?» – дип сорады ул Зингердан.
Отто Шачинның бая сөйләгән сүзләрен сеңдереп, миендә кайната иде, шуның өчен бу сорау аңа кинәт бирелгән шикелле тоелды. Югыйсә Стубе Шачинның гозерен әйтеп киткән иде ич инде. Ул, ни әйтергә белмичә, Ритага 
карады. Бу сорауга ул җавап бирсә, ышандырырлык булыр төсле иде. Рита иренең уйларын аңлады һәм әйтте:
– Абыйсы, бигрәк тә апасы – тиз кызып китүчән кешеләр, – диде. – Шуңа күрә дип әйтимме, алар бик үк ышанычлы булмас кебек.
– Шулайрак шул, – дип мыгырданды Отто. – Кызыллар бераз җирләрен тартып алып, кемнәргәдер биргән иде. Шуннан күңелләрендә нәфрәт укмашып калды.
– Нүжәли сатарлар? – дип аптырады Шачин. – Миңа бит аларны сабыр холыклы дигәннәр иде.
– Кискен мәлләрдә ычкынып куймагайлары... – Рита моны үзе теләмәүдән түгел, ә реаль хәл шулай булганга күрә әйткәнлеген чырае, тавышы белән белгертте.
– Җирләрен алгач, булмас шул, – дип күңелсезләнде Шачин. – Җир – җан дигән сүз ул... – Аннары бераз уйланып торды да, башын күтәреп, карашын Оттога төбәде. – Йә, син нәрсә әйтәсең, бүтән ышанычлы кешең юкмы?
– Тагын бер туган тиешле кешебез бар, ләкин ул еракта. Унсигез чакрымнар булыр, – дип куйды Отто.
– Ераграк шул... – диде Шачин, гаҗиз кыяфәттә. – Шулай да беренче мәлләрдә ярап торыр, булмаса...
Алар бүген төнлә шәһәрне калдырып китәргә дип килеште. Митавада подполье үзәге эшли башлаган. Якындагы ике айга шундый боерык бирелгән. «Сиңа, Рита, аеруча сак булырга кирәк, – диде Шачин. Нигә ичмаса Отто фамилиясенә күчмәдең? «Мейзер» дигән фамилияң дә, йөзең-битең дә яһүдә икәнеңне кычкырып тора. Бер карау белән беләчәкләр. Полициядә моның өчен махсус белгечләр куйганнар, ди. Миндә Туркалы фамилиясенә паспорт бар, фотосын үзең ябыштырырсың. Килештекме?..»
Шачин, сүзен тәмамлап, китәргә җыенды. Иң элек яңагын яулык белән бәйләп куйды (янәсе, авыру кеше кыяфәтенә керә), борын төбенә шактый калын мыек ябыштырды, аннары кәкре башлы таягына таянды да, бер аягына аксаклап, ишеккә таба титаклады. «Кичкә кадәр!» – диде ул, бусагадан атлап чыкканда.
Ир белән хатын юлга җыенырга кереште. Кыйммәтлерәк кечкенә әйберләрне идән астына яшерделәр. Затлы кием-салымнар, табак-савытлар, келәмнәр дә шунда сыеп бетте.
Төн караңгы иде. Отто юлны яхшы белә, дөресрәге, юлсыз җирдән – межалардан, урман эченнән атладылар. Күңелсез булмасын өчен, Шачин үз башыннан кичкән хәлләрне сөйли башлады, чөнки Отто күңелендә ышаныч тудыру өчен дә җаныңны ачып салу кирәк иде. Үзең ихлас булмыйча торып, башкалардан ихласлык көтә алмыйсың. Шачин Оттога болай ышанса да, аны тулаем инанган кеше дип санамый иде. Дөрес, ул кешелеген саклап калу өчен дә Шачин яклы булды, аның сүзенә иярде. Ә подпольеда эшләү өчен бу гына җитми. Отто аларны мөшкел хәлгә куймасмы? Ул бит аны эштә сынап карамады. Нәрсә булып чыгар? Юк, тегенди-мондый кырын эш булырга тиеш түгел. Билгеле, урыннарда полиция участоклары төзелгән. Шымчылар да яллангандыр.
Күңелсез уйлардан бераз арыну ниятеннән, Шачин тагын сүзгә кереште.
– Утыз җиденче елда мине партиягә кандидат итеп алдылар, – диде ул. Заводта комсомол секретаре идем. Сүз уңаеннан әйткәндә, миңа өлкән партия хезмәткәре, латыш укчысы Смилга рекомендация бирде. Ул совет властен урнаштыруда актив катнашкан, Ленин янында эшләгән. Әти аның ышанычлы йомышчысы булып торган. Смилга райком инструкторы иде. Комсомол эшләре белән гел аңа мөрәҗәгать ителә. Мине эштә күреп, сынап белә иде. Партиягә дә үзе тәкъдим итте. Болай мөгамәләдә әйбәт кеше иде. Булышырга әзер тора. Бик аз сүзле. Ул чакта кешеләр бер-берсе белән очрашып сөйләшергә курка иде. Икәү сөйләшә башласаң, өченче берәү яныңа килә дә баса. Йә тәмәке сорап, йә урам сорап... Мәскәүдә коточкыч хәбәрләр йөри. Астан гына ишетелә. Ә өстә тантана артыннан тантана оештырыла. Ул конференцияләр бәйрәм төсендә уздырыла. Метро төзүчеләрне сәламләү, ударникларны котлау, аларны Сталинның кабул итүе бөтен дөньяга шаулый иде. Шулай ике үлчәмдә яшәү, ике тормыш барлыкка килде...
Бервакыт ишетәм, Смилга кулга алынган. Имеш, бухаринчылар яклы булган. Алар оешмасының Советка каршы боерыкларын үтәгән. Мин, билгеле, моңа ышанмадым. Иптәшләр миннән сорашканда да, Смилганың «халык дошманы» булуына ышанмыйм, дидем. Каян килгән миңа шулай мөстәкыйль фикер йөртү – белмим. Ул чагында кешеләр фәкать гомуми фикергә генә кушылырга тиеш иде. «Бу ник болай?» дигән сорау туа, әмма син аны тышка чыгара алмыйсың. Сораулар күп туа һәм, баш миенә җыелып, тупикка китереп җиткерә иде. Шул фикер кысанлыгында үзең эчтән бәргәләнәсең, сукранасың. Әмма хәлең белән килешергә мәҗбүр буласың. Башка чараң юк. Адәм баласы башына төшкән бик күп авыр хәлләргә җайлаша. Нинди генә шартларга җайлашмый ул! Эчтә шом, курку. Мине дә кулга алмагайлары дигән уй бер дә тынгылык бирми, җанны кискәләп-телгәләп, эчне пошыра, кулдан эш төшә. Яраткан кызым бар иде, ә мин аңа берни сөйли алмыйм, чөнки аңардан да шикләнә башладым. Ул мине күзәтә кебек һәм төрле көтелмәгән сораулар биргәндә, эчтән сагая идем. Моны үзем дә сизмим. Хәтта аны миңа махсус җибәрүләрен сизсәм дә, сизмәмешкә салышырга тиешмен. Валлаһи, бер уен кебек иде бу. Син аңларга һәм аны ачуланмаска бурычлы. Шулай булгач, син дә уйнарга тиешсең. Ул да синең белгәнне белеп тора, ләкин белмәмешкә салына. Беребез алдында беребез уйный, ягъни икебез дә уйныйбыз. Шул вакытта «тормыш уены» дигән сүз чыкты. Һәрберебез шулай уйнагач, дөреслек кайда була соң? Дөреслек юкка чыга. Без ялганны чын дип кабул итәбез. Сәхнәдә артистлар уйный торган тормыш та чын түгел бит. Чынбарлыкта эш, хезмәт һәм кеше белән кеше арасындагы чын мөнәсәбәтләр бар. Алар нишли? Бу хәлләр эшкә дә зыян китерә иде. Хезмәтне оештырырга, аңа юнәлеш бирергә кирәк. Бик күп проблемалар алга килеп баса. Биредә политика белән хәл итмичә булмый торган ситуацияләр туа. Экономик яктан нигезләргә кирәк. Бездә бары тик политик нигезләр генә хөкем сөрә. Ә экономик яктан нигезләргә куркалар иде. Күп эшләр кул белән башкарыла, күп көч сарыф ителә. Әгәр шул хакта берәр сүз ычкындырсаң, эшең харап.
Мине метро төзелешенә җибәрделәр. Бетон ташый торган бер тәгәрмәчле арбалар бар иде. Калын тактадан авыр итеп ясалганнар. Кулбашың калмый инде, эштән соң кыйнап ташланган кебек ятасың. Мин җиңел тележка ясадым, теге эт үләтен ташладым. Бригадир миңа, ник ташладың, дип бәйләнде. Ул – зэклар тележкасы, алдынгы совет кешесенеке түгел, дидем. Телдән тагын нәрсәләрдер ычкынгандыр, хәтерләмим...
Бераз вакыт үтте, минем рәсемне Мактау тактасына куйдылар. Димәк, кешене эше буенча бәялиләр, дим, шулчаклы шатландым. Йөргән кызыма суынып бара идем, тагын тансык хисләр җанга кайта башлады. Мине мактап газеталарга яздылар. Миңа өйләнергә кирәк дигән уй килде. Канатланып йөрим, норма ярым бирмичә, эш урыныннан китмим. Тирләп-пешеп эшлим.

Ләкин бер төнне, үлеп йоклап ятканда, ике милиционер килеп керде дә мине кулга алырга ордер күрсәтте.
Коточкыч хәлләр башланды. Аяк астында җир убылды да, мин упкын төбенә мәтәлдем. Бар нәрсәнең асты өскә килде... Мине бухаринчылар арасында элемтәче булуда гаеплиләр. Әллә нинди дәлилләр уйлап чыгарганнар. Чәчең үрә торырлык иде.
– Ничек котыла алдың? – дип сорап куйды Отто, гаҗәпләнеп. – Ул чагында немецча газеталарда «Канлы Сталин» дип мәкаләләр язалар иде...
– Кит әле, безнең дошманнар пропагандасы! – диде Шачин, барган җиреннән туктап һәм Оттоның иңенә кулын куйды. Отто да аңа таба борылып, адымын кире алды. Ул Шачинның бик нык куркып калганын чамалады. Караңгы булса да, күз ияләнгәнгә күрә, аның йөз сызыклары аермачык күренә, иреннәре селкенә, күз аклары зурайган иде. Сталинны шулай атау гына да аның өнен алган, зиһенен чуалткан. Ул, ни әйтергә белмичә, тәмам телсез калган иде. Кара син аны, Сталиннан ничек курка, ә? Алладан курыккан кебек... Отто да ни әйтергә белмичә, Шачинның кинәт үзгәрүенә, шыр җибәрүенә гаҗәпләнде. Ә Шачин үзе куркак зат түгел, аны райкомда иң кыю кеше дип санаганнары Оттоның ничектер хәтерендә калган иде.
– Нигә бу нәрсә сезгә шултикле тәэсир итте? – дип, Отто Шачинның беләгеннән тотты.
– Сталин бит ул! Нигә, имеш! Бөек зат! – дип мыгырданды Шачин, исен җыеп.
– Ул бөек зат хатынын атылырга мәҗбүр иткән, соңгы чиккә җиткергән. Шулай ук газетадан укыдым...
– Адәм ышанмас нәрсәне дөрес булса да сөйләмә, дигәннәр. Дошманнар аны күралмый инде! Отто, син ул уйдырмаларның берсенә дә ышанма, яме! Гайбәтнең кайчан хак булганы бар?..
– Утсыз төтен булмый, диләр.
– Бу инде утсыз төтен җибәрү очрагы. Безгә каршы котырту өчен! Явыз ният белән эшләнә ул...
Шачинның тавышында, ярар, ул хакта сөйләшмик дигән төсмер чагылды. Отто сүзне ялгап алып китмәде, тынып калды. Алар сүзсез генә юлны дәвам итте. Аяк астындагы коры үлән генә кыштырдап тавыш чыгара иде. Бу кыштырдауны искәреп алып, алар сулга, сөргән җиргә каерды. Ә аннан, тавыш чыкмаса да, атлавы авыр. Чыннан да, сак булырга кирәк иде, хәзер алар зур күл янында утырган Аукосмуйжа бистәсенә якынлашып килә иде. «Минем анда булганым бар, – диде Шачин. – Кулакларны бетерү вакытында безнең бер активистны үтерделәр. Усал халык яши анда. Иген дә игәләр, балык та тоталар».
– Бистәне читләтеп үтәргә кирәк, – диде Отто. Шачин дәшмәде. Риза булганлыгы аяк тавышыннан беленде. Алар барасы хутор посёлоктан ерак түгел, таш җәйгән юлга чыгып барырга мөмкин, шулай җиңелрәк булачак.
– Сез Стубега ышанасызмы? – дип куйды Отто капылт кына.
– Нигә алай әйтәсең, ул – сыналган иптәш, – диде Шачин.
– Үзенә карьера ясар өчен, миңа күп нахак бәлаләр такты ул.
– Шулаймы? Нәрсәдер бар бугай шул аңарда. Мин-минлеге дә хәттин ашкан. – Нигә җитәкче итеп әйбәтрәкләрне куймыйсыз? Рядовойларның язмышы
җитәкчеләрдән тора бит!
– Ул – безнең авырткан җиребез. Кеше башта әйбәт күренә, ә властька менеп алгач, танымаслык булып үзгәрә дә куя. Начар якка. Власть кына кешенең чын йөзен ача, ахры.
Алар ятьмәләр элгән киртә буена килеп чыкты. Каршы яклардагы йортларда да ут юк иде. Авыл үлгән кебек. Оккупантлар килде дә көнне бетерде, төнгә әйләндерде. – Мин Советларны канәгатьлек белән каршы алдым, – дип пышылдады Отто, авыл турысыннан узып киткәч. – Мин – хуҗага эшләгән кеше, Советларга да эшләдем. Механик эше политикага кагылмый. Ләкин Советлар килүгә, кешеләр бер-берсеннән курка башлады. Нилектән? Шул сорау борчый иде. Райбашкармада да кешеләр бер-берсеннән шүрли иде. Эш белән баргач сиздем. Стубе да үзе белән эшли торган иптәшләренә шикләнеп карый: маңгаена
язылмаган, каян беләсең аны, дия иде.
Оттоның бу сүзләренә җавап кайтармыйча, Шачин озак кына барды. Мәсьәлә катлаулы һәм тирәндә ята. Моны ничек аңлатып бетерәсең? Әйе, теге елларда кешеләр җанында курку нык оялап калды. Кешене бер куркытсаң, шул гомер буена бара, хәтта балаларына да күчә, ди. Дөньяда яңа тормыш төзү, моңарчы булмаганны кору шактый чыгымнар таләп иткәндер. Матди һәм рухи югалтулар. Югалтмыйча гына берни дә табып булмый. Моңарчы беркем эз салмаган юлдан бару шундый корбаннар таләп иткәндер. Яңа юл ярып барганда, читкә тайпылулар, ялгышулар, адашулар булмый калмый. Капиталистик чолганышта яшәү безгә һәрчак уяу булырга кирәклекне кисәтеп тора. Әгәр яшәргә телисең икән, һәртөрле тайпылышларга каршы көрәшергә бурычлысың. Юкса капиталистлар безне изеп китәчәк. Аларның корбаны булмас өчен әнә шундый гадәттән тыш чаралар кулланылгандыр... Дөресен әйткәндә, бездә куркытып тору галәмәте көчле булды. Арттырып җибәрүләр дә байтак иде. Ул вакытлар үткәч, менә ялгышлар хәзер ачыграк аңлашыла. Боларны Оттога ничек аңлатып бетерәсең? Кичермәгән – төшенмәгән, диләр бит.
Гравий җәйгән юлга төшеп, шуннан атлый башладылар. Шачин, Оттога ничек җайлап аңлатырга дип, фикерләр, дәлилләр туплап барды. Тормыштан бер-ике мисал китерәсе килеп, хәтерен эшкә җикте. Ләкин кинәт, һич искәрмәгәндә, аның җилкәсенә авыр әйбер белән китереп суктылар, Шачинның күзләреннән очкыннар чәчрәде, аягында басып кала алмыйча, алга таба сөрлекте дә ике кулы белән җиргә таянды. Шулчак аңа тагын китереп суктылар, ул егылды... Янәшәдә Оттога да ике кеше арттан килеп ябышкан, алар каты алыша, ләкин тегесе бирешми иде. «Засада» дигән уй йөгереп узды Шачинның башыннан. Шунда Оттоның чигә турысына нәрсә беләндер китереп суктылар, ул ахылдап юл өстенә ауды. Вак ташлар чәчрәп киткән тавыш ишетелеп калды. Юлбасарлар бер сүз сөйләшми, фәкать куллары һәм аяклары гына хәрәкәт итә. Кулларында кара перчаткалар, перчатка эчендә ниндидер тимер кисәге булырга тиеш. Оттога шулай тоелды, шул мәлдә ул аңын куе томан сарганын сизде...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: