Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (дәвамы)

Инга аны үз анасының дошманына әйләндерде. Ул әнисен, кулыннан тотып, бүлмәсенә алып керде, муеныннан кочаклап, диванга егып салмакчы булды. Үзе бертуктаусыз сөйләнде: «Менә син миңа, Ингага өйләнмә, дисең, Инганы кабул итмисең икән...»

Романның башы.

XII


Радикның агенты да тынгысыз, һәр көнне диярлек ресторанга алып бара, сыйлый. Һаман нидер беләсе килеп, көтелмәгән сораулар бирә, җанда капшана иде. Радик нидер аңлап бетерми, чөнки зиһене өстә яткан нәрсәләрне генә белә. Ә Баурих (агентның фамилиясе шулай иде) әкрен-әкрен Радикны үзенә ияләндереп, тәмам кулына ала барды. Беренче рюмканы салып куйгач, ул Радикны мактарга тотынды: «Син бик сәләтле егет, акыллы кеше, эш урыныңда сине бәялиләр, – диде. – Телисеңме, сине тагын да югарырак урынга куябыз? Эш хакы да күбрәк булачак. Иң мөһиме, син безнең ышанычны аклыйсың, молодец! Начальниклар сине бик ярата. Немецлар чын эшченең кадерен белә алар. Без кызыллар кебек түгел, бездә эш беренчел, ә анда сүз беренчел. Сүзгә ышанып йөриләр дә рәтле тормыш күрмиләр. Кызыл сүз сөйлиләр, эшләргә теләмиләр. Ә без кешенең сүзенә түгел, фәкать эшенә ышанабыз. Сүз нәрсә ул?! Сүз җиңел сөйләнә, эш авыр эшләнә... Сүзләргә ышанмаганга күрә без кыска арада зур экономик уңышларга ирештек. Эш, эшнең нәтиҗәсе генә кызыксындыра безне. Аннан дисциплинаны каты куйдык. Дисциплинасыз бер юньле эш тә эшләп булмый.
Ленин «Дисциплина коллык түгел» дип әйткән. Әйе, әйе, Ленинның Клара Цеткин белән әңгәмәсен укыганым бар. Нигә исең китте?..»
– Сезнең Ленинны укыганыгыз бармыни? – Радикның күзләре зур булып ачылды.
– Без һәр талантлы кешедән акыл алабыз, талымлап тормыйбыз. Шуңа күрә немец фәне, техникасы дөньяда иң алдынгы урында. Әйе, без сүзләргә әһәмият бирмибез. Әмма биредә башка мәсьәлә. Бу очракта кешенең карашына игътибар итмичә мөмкин түгел. Ягъни кешеләрнең безнең тәртипләрне хуплавын яки хупламавын исәпкә алмыйча булмый. Руслар – үз милләтенә, иленә фанатикларча бирелгән халык. Үзләренең зиһене кыска булуы аркасында, алар күп нәрсәләрне аңламый, яхшыны начардан аера белми. Рус һәм латыш халкын без шул нәрсәләргә өйрәтергә тиеш. Без иң элек дисциплина кертәбез, латыш һәм русларны үз көчләре белән кытлыктан чыгарачакбыз. Әйе, әйе, үз көчләрен бар куәтенә эшкә җигеп. Халыкка дисциплина кирәк. Анысы ярар, ә синең Инга белән мөнәсәбәтең ничек? – Баурих рюмкаларга тагын эчемлек салды. Радик инде шактый йомшаган иде. Ул икеле-микеле җавап бирде:
– Әти-әни аңа бик каршы, – диде һәм нидер әйтеп бетермичә туктап калды.
– Әти-әнинең ризалыгы, һичшиксез, кирәк, шунсыз ярамый, – дип куйды Баурих. – Туганлык җепләрен ныгытырга кирәк. – Ул, маңгай астыннан гына үгез кебек караган килеш, рюмкасын бушатып куйды. Әмма үзе эчкән саен айный бара кебек иде. Ә Радикның башына китте, ул аяк-кулын тоймый башлады. Үз ихтыяры беткән, ни әйтсәләр, шуны кабул күреп, бүтән кеше аны теләсә нишләтә алырлык хәлгә төшкән иде.
– Синең әти-әниең намуслы булып кылана, – дип сөйләнде Баурих. – Шулаймы?
– Әйе, шулай, – диде Радик. Ул хәзер Баурихның һәр сүзен җөпләп, шуңа нык ышанып утырырлык халәттә иде. Тулысы белән үзен сыйлаган кеше иркендә. Ул ни әйтсә, шул хак. Ул ни боерса, Радик шуны башкарырга әзер кебек иде.
– Намус – ул аяк чала торган сыйфат, әйе бит?! Эшкә зыян китерә, кешене бәхетсез итә. Әйе бит? Менә синдә дә әзрәк намус дигән нәрсә бар әле, шул сиңа киртә булырга мөмкин. Ә без сине зур начальник итеп куймакчы булабыз. Аңлыйсыңмы? Әгәр безнең сүзне үтәп торсаң...
– Үтим, Баурих әфәнде, үтим! – диде Радик. – Нәрсә үтәргә боерасыз?.. Баурих ашыкмый гына аңлатырга тотынды:
– Ингага өйләнергә әниеңнең ризалыгын ал. Ничек итепме? Менә кайтып керәсең дә, синең аркаңда Инга мине читләштерде, үз янына яткырмый. Әгәр бозылсам, әни, үзең гаепле буласың, диген. Мине бозылудан йә үзең сакла, йә Инга белән килеш, әни, диген. Инга мине читләштермәсен. Әниең, юк, юк, дип әйтсә, үзенә ябыш, йә Инга, йә син үзең ят, башкача чыдый алмыйм, диген... Йә, төшендеңме?
– Барып җитмәде әле, – диде Радик, авызына кабымлык каба-каба. Бу сүзләрне ишеткәч, ул айнып киткән кебек булды. Колакларым дөрес ишетмиме әллә дип каушый калды.
Баурих нидер сизенде һәм һавага чыгарга тәкъдим итте.
Тышта караңгы, тыгыз җил исә иде. Урамның җилсез, ышык ягына чыга башладылар. Баурих Радикны култыклап алды һәм колагына тукыды да тукыды:
– Инганы үзеңнеке итәсең киләме? – дип сорады.
– Килә, – диде Радик, сөенеп.
– Мин бит шуның чарасын өйрәтәм сиңа... – Баурих бая сөйләгән сүзләрен 
тәфсилләп тәкрарлады. Һәр детальгә аерым тукталды, аңлатты. Радик башкарасы һәр эшне шәрехләп бирде: – Шулай итсәң, әниеңә ризалашырга ансатрак булачак. Нәрсәсе кыен моның?
Радик һаман икеләнебрәк бара иде әле.
Баурих исә кызган тимерне чүкүен белде:
– Әгәр шуны эшләмәсәң, сиңа Инга юк! – диде. – Белдеңме? Аңа кызыгучылар
күп. Алар – фабрикантлар. Әгәр мин әйткәннәрне үтәмисең икән, сине начальник итеп күтәреп булмый һәм квартирадан да коры калачаксың... Ну?
– Белмим шул, – диде Радик, аның тавышы икеләнүле, карусыз иде. Баурих тагын да ныграк үгетләргә тотынды:
– Егетме син, әллә каз тизәгеме? – диде. – Беләм, сиңа намусың комачау итә. Ул барьерны атлап үтәргә кирәк. Шунсыз уңыш килмәячәк. Намусыңны таптап уздыңмы, үзеңә дә иркен, рәхәт булып китәчәк. Әйе, әйе, мин ул мәктәпне үттем. Хәзер үземне иркен хис итәм, чөнки мин теләсә нинди эшне уйламый башкарам. Зур эшләргә тәвәккәлләп тотынам, башкарып та чыгам. Эчтән мине берни тотмый, берни комачауламый. Син намус барьерын гына атлап уз, ничек әйбәт булуын үзең дә сизәрсең. Иртәме, соңмы, сиңа ул барьер аша үтәргә туры киләчәк. Ә хәзер иң уңайлы момент. Шунсыз без, немецлар, кешеләрне чын кадр дип санамыйбыз һәм аңа җаваплы эшләр йөкли алмыйбыз. Шуны үтә! Безне тыңламасаң, синең гаепләрең җитәрлек, без аларны теркәп барабыз һәм кирәк чакта чыгарабыз. Шунда сине ни көткәнен беләсең булыр: гестапо! Гестапога бер эләктеңме, гаебең исбат ителмәсә дә, ул сине ычкындырмый. Ә синең гаепләр ярылып ята, барысы да теркәлгән...
Алар Радиклар яши торган йортка килеп җитте. Өскә карадылар, ике бүлмәдә ут яна иде әле. Димәк, йокларга ятмаганнар әле. Радик нишләргә белмәде. Баурих аны ныклап тоткан, колагына, гипнозчы кебек, һаман шул бер нәрсәне тукыды. Чынлап та Радик аның гипнозлавын тойган сыман булды. Каршы торырга ихтыяры да юк һәм гөнаһлары аны арттан кыйный, «буйсын, буйсын», дип кычкыра шикелле тоелды. Әйе, гөнаһлары бар шул, ә гөнаһларның икенче гөнаһ эшләргә этәрүе дә билгеле нәрсә. Радик шуңа каршы торырлык көч таба алмый иде.
– Бар! – диде Баурих, катгый итеп, үзе караңгыга кереп югалды.
Радик иркен сулыш алды. Баскыч күтәрмәсенә аягын куйды. Бер-ике атлады да туктады. Ул шактый айныган иде. Нишләргә? Баурих кушканнарны ничек үтәргә? Әгәр үтәмәсәң? Ә ул барыбер беләчәк һәм җәза бирәчәк. Җәзасы шул: сине урам бандитларыннан кыйнату. Бандитлар да Баурих кулында. Ул аларны азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Моны Радик сизде инде. Бервакыт идарәдә эшли торган хезмәткәрнең күңеленә әз генә коткы салырга кушты Баурих. Тегенең колагына «Гитлерга кораллы һөҗүм булган!» дип пышылдарга һәм бу хәбәрнең аңа ничек тәэсир иткәнен күзәтергә боерды. Радик нәкъ агент кушканча эшләде. Ләкин хезмәткәр бик тыныч, йомшак тавыш белән:
– Ташла, коткы салып йөрмә монда! – диде һәм «номерың барып чыкмады», дип елмаеп торды.
Моны Баурих бурычны үти алмаганга санады, Радикны нык кына шелтәләде.
– Син безгә эшләргә теләмисең, – дип янады. Ә беркөнне эш соңрак тәмамланды. Караңгы төшкән иде. Кайтып барганда, Радикның каршысына ике әзмәвер килеп чыкты да, тәмәке сораган булып, берсе кинәт аның иягенә китереп сукты. Радик чалкан барып төшкәч, икенчесе касыгына, бавырына күн итек белән типкәләде. Бу һөҗүм, әлбәттә, турыдан-туры Баурих тарафыннан оештырылган иде.
Подъездда шулай бераз уйланып торгач, Радик тәмам айныды. Күңеленә әти-әнисе хакында кызганыч уйлар да килеп китте. Ләкин шунда ук Инганы өйгә кертмәгәне өчен әнисенә ачуы да кузгалды. Шулай да бу ачу Баурих кушканны үтәргә җитәрлек аяусызлык бирми иде. Шунлыктан Радик чигенде, ишек төбеннән авыр гына кузгалып, үзләре яшәгән өйгә таба атлады.
Инга аны бик нык ачуланып, кара коелып каршылады. Ашарга да әзерләмәгән иде. Инга да Баурих кулында икән, дигән уй Радикның миен бораулады. Әйе, ялгышмый, Инга Баурих күрсәтмәсен үти. Радик бик яхшы белә: һәр хатын-кыз аерым агентлар  тарафыннан ялланган. Эштә һәр кеше агентура челтәре белән уратып алынган. Ә Баурих шул агентлардан килә торган җепләрне үз кулында тота. Бу бәхәссез иде. Ләкин нишли аласың? Ятьмәгә эләккән балык нишли ала соң?
Бурычны үтәмәгән өчен, җәза озак көттермәде. Ә аны үтәмәгәнне Баурих каян белә соң? Монысы табышмак иде. Әллә инде тыңлау аппаратлары куйганнармы? Шундый аппаратларны Япониядән күпләп китергәннәр дигәннәрен Радик ишетеп тә калган иде. Нүжәли тыңлап тордылар икән? Радикларның күршесендә, юка гына стена аша, латышлар яши иде. Әллә шуларны яллады микән Баурих? Ә нигә гаҗәпләнергә? Немец төгәллегенә сокланырга гына кала. Болар җиңәр, ахры. Шундый төгәл көйләнгән, төгәл эшли торган «механизм». Бу «механизм» дәүләтне бик көчле итә, бернинди көч тә ала алмаслык крепость итә...
Инга эндәшмәде, янына баргач, этеп үк җибәрде. Озын халатын җилфердәтеп, әйберләрен җыеп йөрде. Мендәр, юрганнарын алып, икенче бүлмәгә чыгып китте, ишекне шартлатып бикләп куйды. Радик ишек катына килде, Ингага ялынды. Гаеп миндә, дуслашыйк, диде. Тегесе ләм-мим эндәшмәде. Башка вакытта да ачуы килсә, сөйләшмәве белән үч ала иде ул.
Радик ялынды-ялынды да, үз бүлмәсенә кереп, диванга ауды. Ингага да ачуы килмәде, хәер, аңа ачулана да алмый иде ул. Менә шундый йомшаклык, бала-чагалык, хет тәгәрәпләр ела. Радик үзенең бу сыйфатын кимчелеккә саный, шуңа үртәлә, гарьләнә иде. «Ә бит әнигә кырыс була беләм, ник, алайса, башка хатын-кызлар каршында сыер тизәге кебек йомшак соң мин? Нәрсәдән килә бу бәхетсезлек? Әллә бик яшьли хатын-кыз татыганнанмы? Нилектән мин хатын-кыз колы булып киттем? Юкса әнине кыерсытырга, рәнҗетергә бер дә кыенсынмадым. Аяусызлыгым җитте, ә башка хатын-кызлар алдында эрим дә төшәм. Чүпрәк, чүпрәк! Менә мин кем!» – дип, үзен тирги дә иде.
Үзе әйтмешли, ул хәзер тулысынча курчакка әйләнеп бара. Аның белән теләсә ничек уйныйлар. Шуңа эчтән генә үз-үзен ачулана иде ул.
Инганың аны читкә тибәрүе авыр сынау булды. Ул аңардан башка яши алмый икән бит. Менә бер тәүлек кенә аерым торды, ә күңелендә күпме киеренкелек барлыкка килде. Аның өчен Инга икенче шәхескә әйләнгән ләбаса. Шайтан алгыры! Әллә шунлыктанмы, үз әнисен күралмый башлады. Ул бит аны хөрмәт итәргә тиеш. Инга аны үз анасының дошманына әйләндерде. Нишләп ул әйләндерсен? Ахмак! Юк, Инга аңардан көчлерәк кенә, бар хикмәт шунда гына. Нәкъ шул көч Радик белән идарә итә дә...
Баурих аны бүген, эшеннән бүлеп, үз идарәсенә алып китте. Билгеле, начальниклардан сорап, килешеп эшләде ул бу эшен. Немецлар дисциплина ярата. Зур начальниклар кечкенәләре белән нык санлаша, үзләренең хакларын сиздерми иде.
Гадәттәгечә, Баурих ягымлы бер абый кебек иде. Башта ул сине гел мактап 
кына тора, хәлеңә керә. Хуплый, һәр гозереңне үтәргә вәгъдә бирә. Анысы безнең кулда, без аны эшлибез, борчылма, дип юата. Һәм шулай ягымлы гына әңгәмә корганда, кинәт кенә үзгәрә дә куя. Бүген дә нәкъ шулай булды.
– Теге көнне ник бурычыңны үтәмәдең, ә? – дип, кырыс тавыш белән сүз катты ул. Тавышы әллә нинди шыксыз, җанга курку сала торган иде.
– Юк, нәкъ сез өйрәткәнчә эшләдем, – диде Радик. Ләкин тавышы шактый ук ышанычсыз иде.
– Әле син мине алдамакчы да буласыңмы? – дип кычкырды Баурих һәм бик кырку рәвештә учы белән өстәлгә китереп сукты. – Көчек, мин, кирәксә, икенче төрле ысул да куллана белермен. Кадерләгәнне аңламасаң... Без сине югары бәялибез, сиңа зур өметләр баглыйбыз. Шуңа күрә син әти-әниең пропагандасына бирелмә, без барыбер җиңәчәкбез. Йә, әйт әле, алар безнең яклымы, түгелме? Йә, нигә шиңдең?
– Белмим, кем яклыдыр, – дип, көчкә телен әйләндереп сүзен әйтә алды Радик.
– Беләсең, сукин сын, яшерәсең генә, – дип акырды Баурих. Ачудан аның аскы ирене салынып төште, селәгәе ага башлады. – Алар безнең яклы түгел бит! Мин бары тик төгәл фактларны гына кабул итәм!
– Төгәл белмим, бүген болай, иртәгә тегеләй...
– Койрык болгама, миннән котыла алмассың. Дөресен әйтмичә торып, мин сине ычкындырмыйм. Безнең яклы түгел бит, йә, әйт!
– Түгелдер, ахрысы, – диде Радик, еш-еш сулап.
– Менә бит ничек! – дип, тавышын йомшартты Баурих. – Шушы факт та аларны гестапога тапшырырга җитә.
– Юк, юк, мин берни белмим, – диде Радик, каушаудан еламсыраган тавыш белән.
– Син таныдың инде, безгә шул да җитә. Ә башкасы...
– Конкрет берни әйтмәдем...
– Хәзер чигенү юк, авызыңнан чыккан һәр сүз өчен син җавап бирәсең. Бетте...
– Группенфюрер, сез мине гафу итегез?! – диде Радик, түбәнчелекле-гозерле тавыш белән.
– Менә монысы бүтән мәсьәлә, – дип, Баурих йөзенә әз генә миһербанлылык чалымы чыгарды. – Димәк, без уртак тел таба алабыз. Шулай түгелме?
– Шулай, шулай...
– Бу миңа ошый һәм сиңа булган ышанычымны бетерми. Нигә өченчекөн партизаннар аулау рейдыннан баш тарттың? Начальнигың жалоба бирде. Мин аңардан бу хакта югарыга җиткермәвен үтендем. Син миңа моның өчен дә бурычлы, ишетәсеңме? Әти-әниеңнең исән-имин торуы өчен дә бурычлысың. Мин сиңа Инганы табып бирдем. Минем егетләр таныштырды аны синең белән... Моның өчен дә син миңа тиешле... Инга бик әйбәт кыз, ул сине бәхетле итте. Ә бәхет өчен түләргә кирәк. Дөньяда бернәрсә дә түләүсез булмый. Ә син түләргә теләмисең.
– Группенфюрер, мин түләргә әзер... – диде Радик.
– Алайса, әйдә, казинога киттек...
Бу юлы да Баурих сыйлады. Үзе исә туктаусыз үгетләвен белде:
– Әллә син, безнекеләрнең Мәскәү яныннан чигенгәнен ишетеп, немецлардан суындыңмы? – дия-дия тукыды Баурих. – Барысы да пүчтәк. Менә җәй генә җитсен, тагын зур һөҗүмнәр башланачак. Шунда инде немец үзенең көчен бар Европага күрсәтәчәк. Вакыт безнең файдага эшли, безгә! Вакыт кемгә эшли, фәкать шул җиңә... Ә син нигә кыюсыз, ә? Немецлар сиңа мөмкинлек бирә, файдаланып кал. Һәрвакыт алай булмас. Форсатны кулдан ычкындырма. Ситуация шундый, икеләнеп торма, сук та ал, сук та ал! Син нәрсә, уңышка ирешүнең принцибын белмисеңме? Мин синең кебек чакта бернидән дә тайчанмадым. Менә хәзер нинди зур урында эшлим, үзең күреп торасың. Ә ахмак солдатлар анда башларын сала, мин рәхәтләнеп яшим. Бар нәрсә үз кулымда. Менә шул ул уңыш. Властьлар алдында ышаныч казану. Власть ышанычлы кадрларга барча байлыкны бирә. Минем сине дә шундый кадр итеп тәрбиялисем килә. Төшенәсеңме, мин синең өчен тырышам. Моны бәяләмәү синең тарафтан әхлаксызлык. Кара, минем ачуны китермә, юкса начар булуы бар. Дуслар булып калыйк, бер-беребезгә кирәгебез чыгар...
Баурихның өне каты иде, һәр сүзе Радикның йөрәгенә барып кадалгандай булды. Бары эчемлекнең канны кайнарлатуы һәм, баш миен томалап, дөньяны җиңел һәм әйбәт итеп күрсәтүе генә аны газаптан коткара иде шикелле. Ул инде хәмер бирә торган ясалма рәхәтлеккә күнегеп тә бара иде. Башы алга китеп уйлый алмый, ярты юлда туктап кала. Эчемлек рәхәтенә Инга бирә торган рәхәтлек тә кушылгач, дөньясы гел түгәрәкләнеп китә. Ул шулар өчен генә яши кебек тоела башлый. Радик азык-төлек өчен кайгырмый, кием-салым да проблема түгел. Инга барысын да таба. «Мин сине үлеп яратам!» ди ул, ачылып киткән вакытларында. Һәм моның буш сүзләр генә булмавын үзе тоеп тора Радик. Җирдә адәм баласына «ярату» дигән бөек шатлык бирелгән. Нигә ул шатлык кәсәсен азагына чаклы эчеп яшәмәскә? Гомер бит үлчәп кенә бирелгән, ә шатлык касәсе һаман тулып тора, табигать үзе шулай яраткан. Нигә без табигать үзе кушканны үтәмәскә тиеш әле? Дөресе шул, табигать биргән шатлык касәсеннән туйганчы эчеп, кинәнеп калырга кирәк...
Бүген Баурих кушканны үтәми калу мөмкин булмавын чамалап, Радик күбрәк эчте, катырак исерергә тырышты. Исерек килеш һәр эшне ансатрак эшләп була. Эчемлек оятны качыра, башка һәм кулларга кыюлык бирә...
Баурих бу юлы аны өенә озата бармады. Ишек төбендә көтеп торган машинасын кабызды да китеп барды. Аның кыяфәтендә бар эшне төгәл, җиренә җиткереп башкара алу горурлыгы сизелерлек дәрәҗәдә иде. Радик аңа сокланып карап калды.
Соң иде инде. Шулай да әти-әнисе әле йокларга ятмаган иде. Радик үз ачкычы белән ишекне ачып керүгә, әнисе, шатлыгыннан нишләргә белмичә, аның алдына килеп басты. Өс киемен, кулыннан алып, чөйгә элеп куйды. Радикка сүз кушты, хәлен сорашты. Ә ул эндәшмәде, авыз эченнән нәрсәдер лыгырдады, ияк какты. Тагын да исерә төшкән кебек булды, бер сүзне икенчесенә ялгый алмый торды. Радик бу юлы эшне тиз тотарга ниятләде. Әшәкелекне тизрәк эшләп котыласы килде. Ул әнисен, кулыннан тотып, бүлмәсенә алып керде, муеныннан кочаклап, диванга егып салмакчы булды. Үзе бертуктаусыз сөйләнде: «Менә син миңа, Ингага өйләнмә, дисең, Инганы кабул итмисең икән, әйдә, хәзер үзең Инга ролен үтә! Ят! Ят!» – дия-дия, әнисенең юбкасын өскә сыдыра башлады. Әнисе, шунда гына исенә килеп, улын этеп җибәрде. Радик тагын килеп ябышты, әнисе кычкырырга тотынды. Тавышка Андрей килеп керде, Радикны әнисеннән кубарып алмакчы булды. Радик аңа тибеп җибәрде. Шулай да Андрей, бар көчен туплап, улын идәнгә егып салды. Кларага китәргә кушты. Радикның торып басарга дәрманы җитмәде, йөзтүбән капланып яткан килеш тынып калды. Андрей да үз бүлмәсенә, Клара 
янына кереп, ишекне эчтән бикләп куйды. Ул хатынына күтәрелеп карарга уңайсызлана. Клара исә үксеп-үксеп елый иде. Аның елавында язмышына рәнҗү, иренә үпкәләү, улын каһәрләү чалымнарын күрми мөмкин түгел иде...
Шактый вакыт үткәч, ишек ачылды һәм Инганың тавышы ишетелде. Ул идәндә йоклап яткан Радикны уятырга тотынды. Инга кечкенә «Бенц» машинасы юнәткән иде. Шуның белән килгән икән. Шактый матавыклана торгач, ул Радикны торгызды, киендереп тә тормыйча, алып чыгып китте.
Баурих күрше квартираларга шымчылар куеп чыккан иде. Ә янәшәдәге бүлмәдә үзе тыңлау аппараты белән утырды. Барысы ачык ишетелеп торды, ни сөйләшкәннәрен лентага да язып алды.
Мәкерле Баурих бу гамәле белән берничә максатына иреште. Беренчедән, ул Радикны намус барьерын үтәр өчен чирканчык алдырды. Егет хәзер оялып тормаячак. Икенчедән, Радикның әнисе белән әлегә кадәр яшәп килгән кан берлеген, туганлык җепләрен өзүгә иреште, немец органнарына ялланудан баш тарткан, ирен сатарга теләмәгән өчен, үч тә алды. Ана кешене әхлакый яктан тәмам җимерде, шулай ук Радикның моңарчы җанында көйрәп торган әхлагын бөтенләй бетерде. Хәзер ана белән бала арасында бернинди сер дә яшеренеп ята алмый, чөнки аларда бер-берсенә ышанмау хисе туды. Кешеләр бер-берсенә ышанмый башлый икән, димәк, алар дәүләт өчен куркыныч түгел. Ышанмау әнә шундый тормыш вак-төякләре аша барлыкка китерелә. Әхлак киртәләрен җимерү өчен, теләсә нинди чаралар да кулай. Әхлак тәмам җимерелеп беткәч, кешеләр битлек киеп яши башлый. Бер-береңә ышанмау битлек кияргә мәҗбүр итә. Телисеңме-теләмисеңме, битлек саклану чарасы булып та тора. Өченчедән, Баурих ата белән баланы да дошманлаштырды. Андрей хәзер ир-ат буларак та үз баласын күралмаска тиеш иде.
Әмма Радик үзе кылган явызлыгының астарын аңлаудан ерак тора иде. Бурыч үтәлдеме, ул шуңа канәгать иде. Баурих аңа башка бәйләнмәсен генә. Ул аңа ни өчен шундый әшәке бурыч йөкләгән, Радик аны уйлап, нәтиҗә ясарлык хәлдә түгел иде. Ул, гомумән, болай да ваемсыз адәм иде. Шуңа күрә немецларга да бик тиз бирелде, аларның ялганына, вәгъдәләренә ышанды.
Немецларның эчке органнары Латвия җирендәге һәр гаиләгә үтеп керү максатын куйды. Бу максатка ирешүдә иң үтемле корал, әлбәттә, куркыту иде. Куркытып, адәм баласын теләсә нинди явызлыклар кылырга мәҗбүр итеп була.
Мәсәлән, куркытып яки алтын таулары вәгъдә итеп, яшь егетне әтисе өстеннән шымчылык итәргә күндерәләр. Шиклерәк, ышанычсызрак кешенең хатынын шундый ук юл белән ире өстеннән күзәтчелек иттерәләр. Билгеле, бу максат өчен органнар чыгымнарга да бара. Әйтик, әтисе өстеннән шымчылык иткән яшь кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Әгәр яшь егеткә кыз- кыркын кирәк икән, бернинди мәшәкать тудырмыйча гына, аны табып бирәләр. Алар өчен кыска сроклы ял йортлары бар, икесен бергә шунда җибәрәләр. Өйләнгән адәм булса да, мондый бүләкне аңа бик оста оештыралар, хатыны берни белми дә кала. Шулай ук ире өстеннән шымчылык иткән хатынның да кайбер хаҗәтләре үтәлә. Аңа аерым кибеттән дефицит кием-салып җибәрелә, продуктлар бирелә. Әгәр инде чит ир белән йөрергә тели икән, иренә сиздермичә генә бу эш тә оештырыла.
Немец властьлары гаиләләрне эчтән җимерү эшен әнә шулай җайга сала иде. Алар үз илләрендә дә нәкъ шулай эшләгән һәм биредә дә әлеге сыналган механизмны файдалана иде. Шунсыз ныклы дәүләт төзеп булмый.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев