Каһәр (дәвамы)
Намусым чиста түгел. Утыз җиденче елда, халык дошманы дип, берничә кешене атарга туры килде. Ләкин алар намуслы кешеләр – бернинди дошман түгел иде. Безгә боерык булды – без башкардык һәм кулыбызны кеше канына буядык. Мин эчүгә сабыштым...
XVIII
Ниһаять, Калнинь белән бергәләп эзли торгач, Отто Клараны тапты. Ул бик нык үзгәргән, күз төпләрендә каз тәпие кебек җыерчыклар, авыз кырыйларында тирән сызыклар пәйда булган. Оттоны ул танымады. Гестапо кешесе дип бик курыкты. Отто аның куркуыннан көлеп җибәргәч кенә таныган кебек итте. Очрашу бик күңелсез булды. Клара елады да елады. Ул Рита белән Виктор турында теге вакытта ук ишеткән икән. Ританы үзе укыткан малайның әнисе барып, немецларга әйткәнен дә аңа җиткергәннәр. Ничек ул балага куллары күтәрелде икән, минем шуны һаман аңым кабул итә алмый, дия-дия яшь койды Клара. Добэледан бирегә качып килүчеләр байтак булган, шулардан сорашып белгәннәр...
Клара һаман Оттодан сагая иде. Текәлә дә күзенә карый, нидер сорамакчы була. Уңайсызлана, зарланудан тыела. Андрейның кайда икәнен дә син сорама, мин әйтмим, диде. Кыскасы, Клараның Оттога элеккеге җылы мөнәсәбәте калмаган иде. Бу аның намусына тиде, һәм ул Кларага ачылды. Куркыныч адым ясады. Клара шаккатып калды. «Ничек ялгышмадың, адашмадың, каян акыл алдың?» – дип пышылдады, якын итеп, аның иңенә ябышты. «Башта иркәләндем, яшермим, – диде Отто, – Шачин атлы коммунист мине үзеннән ычкындырмады...» «Тукта, – диде Клара, – Андрей да шул фамилияне еш телгә ала иде...»
Алар озак аңлашты. Элеккеге якын кешеләр бер-берсен аңлый алмаслык дәрәҗәдә үзгәргән иде. Вөҗүдләре асты өскә килгән, бар элемтәләре өзелгән. Ә җанда кан саркып торган чи яра уелган. Ни генә сөйләшсәләр дә, шул яраларга килеп орыналар иде.
Ана өчен улы Радик язмышы да тоташ яра иде. «Килү белән, аны бик тәҗрибәле эсэсчылар үз кулларына алды, – диде Клара. – Бер тәҗрибәле кыз аша адаштырдылар, үз якларына аудардылар. Радик умырткасыз, сыер тизәге булып чыкты. Эсэсчылар аны партизан отрядларын ауларга йөрткән. Совет мәктәбендә тәрбияләнгән бит, ә кыланмышы бөтенләй акылга сыймый. Чын күңелдән сөйләшеп карадык, кызылларда дөреслек юк, үзегез дә ялганнан иза чигеп яшәдегез, дип кенә җибәрә иде. Андрей оккупантларның вакытлы гына булуын дәлилләп, исбатлап күрсәтә, ә ул, син гестаподан курыкмыйсың, дип, аны бүлдерә иде. Үзе кызмача була, эчеп килә иде. Андрей турында Радикның яшерен киңәшчесе Баурих нәрсәдер сизенгән булса кирәк. Әллә Радик ни булса да ычкындырганмы, чөнки Баурих аны бик еш эчертә-сыйлый иде. Безгә төн уртасында эсэсчылар бәреп керә, тентү уздыра. Өч мәртәбә шулай кабатланды. И-и, бу гынамы безнең күргәннәр?..
Андрей белән дә ниләр генә булып бетмәде! Ул немецлардан җыелган симулянтларны дәвалый торган больницада эшли иде. Агентлар СД белән хезмәттәшлек итәргә кыстаган. Андрей, билгеле, баш тарткан. Шуннан үгез кебек таза пациентларны котыртып, Андрейны кыйнаталар. Бик белеп, фәкать бөер белән бавырына тибәләр икән. Өйгә китереп ташлаганда һушсыз иде. Көч-хәл белән үлемнән алып калдык. Өч айлап ятты. Ярый әле мин үзем эшли торган больницадан барысын да алып кайтып тордым. Әллә нинди түбәнлекләргә барырга туры килде. Шул мәлдә Андрейның астыртынлыгы ачылды. Ул, миңа әйтмичә, бер яралы НКВД политругын дәваларга йөргән икән. Төнлә китеп югала торган иде. Миңа әйтергә шикләнгән. Мине гестапо кулга алса, кыйнап, серне алулары мөмкин, янәсе. Шулай ир белән хатын бер-берсенә ышана алмый иде. Политрукның хәле начар, Андрей бара алмагач, миңа дәваларга туры килде. Канзафаров дигән егет. Казанныкы. Өзелер алдыннан әллә үлем исереклеге белән сөйләнде: «Намусым чиста түгел, – диде. – Утыз җиденче елда, халык дошманы дип, берничә кешене атарга туры килде. Ләкин алар намуслы кешеләр – бернинди дошман түгел иде. Безгә боерык булды – без башкардык һәм кулыбызны кеше канына буядык. Мин эчүгә сабыштым. Аракы бик әзгә генә тынычлык бирә иде... Менә шулар өчен җәза. Яраланып, бүленеп калдым... Бәлки, юри ташлап киткәннәрдер. Частьта минем бер абруем да калмады. Эчкәләгәч, боерыкны да төгәл үтәп булмый. Минем биографиядә казына башладылар, пычракларымны борыныма китереп төртеп иснәтергә тотындылар. Теге чакта кылган эшләремне гаепкә алдылар. Боерыкны үтәмәсәм дә, ул гөнаһлар өчен җавап бирергә кирәк иде... Ярый. Барысы да әйбәт, мин гөнаһларым өчен җәза алдым, тыныч күңел белән китәм...»
Бу кешенең язмышы Оттоны да тетрәтте... Гөнаһ, җәза турында үзе дә көн-төн уйлап йөри ул. Оккупантларга да җәза килер, җәзасыз калмаслар дигән уй аңа ышаныч бирә иде. Клара да шуны тукыды, шушы тиклем кан коюлар җәзасыз калмас дип нык ышана иде. Кеше каны җирдә ятмый...
Әнә Совет җәмгыятендә тәрбияләнгән кеше гөнаһ эшләр кылган да шуңа җәза көтеп яшәгән. Эчтән кичергән, тынычлык күрмәгән, ә менә шул гөнаһлары өчен җәза алгач, дөньядан чиста намус белән китүенә сөенә... Ә Эрхардның башына шундый уйлар килә микән? Әллә аның уйлау сәләтен бетергәннәрме? Кеше үтерү аңа берни тормый микәнни? Бу хәл адәм баласының табигатенә бөтенләй килешми бит. Аның психологиясенә ят, кире тәэсир генә ясый торган нәрсә. Ә Эрхардка уңай тәэсир итә. Пистолетын кешеләрнең күкрәгенә терәп ата, үтерә. Һәм шуннан соң бик нык кәефе күтәрелә, хәмер белән сыйланган халәткә керә. Нүжәли бу нормаль кеше? Ә менә Эрхардның нормаль түгеллеге көнкүрештә, шәхси мөнәсәбәтләрдә сизелми кебек. Болай ул ертлач, әшәке булырга тиеш иде. Әмма үзе бу үлчәмгә дә туры килми. Эрхард үз начальникларын бик ярата, дөресрәге, алардан бик курка кебек иде. Өстәгеләрнең һәр сүзе – аңа төп закон, яшәү чыганагы. Әллә начальниклардан нык куркудан бер тайпылышсыз үтергәнме ул партизаннарны? Аларны юк итмәсәм, минем үземне бетерәчәкләр дип уйлаганмы? Бу – иң уңайлы сәбәп. Элек-электән кешеләрне кыру өчен кулланылган...
Әмма кадрларның, бу очракта Эрхард ишеләрнең, шушы принципка һәрчак тугрылыгын ничек тәэмин итәләр соң? Адәм баласының бүген бер төрле булса, иртәгә икенче төрлегә әйләнүе ихтимал бит. Фикерләре дә, кәефе дә гел үзгәреп тора аның. Һәр кешенең шәхси мәнфәгате бар. Адәм баласы үзенең һәр эшенә шуны куша, ягъни шәхси мәнфәгате белән дә эш йөртә. Немец тәртипләренә буйсынмаган һәр кешене юк итүдә Эрхардның шәхси мәнфәгате бар микәнни? Бу галәмәтләрдән Эрхард шәхси файда күрәме? Әмма андый нәрсә сизелми.
Партизаннарны аткач, ул бик зур канәгатьлек кичерә. Монысы инде үзенә йөкләнгән бурычны үтәгәннән булсын ди. Тик моның белән генә кадрның идеологиягә тугрылыгын тәэмин итеп бетереп булмый. Ярый, начальниклардан куркудан кылсын да, ди, ул бу яман эшләрне. Ләкин адәм баласында мин- минлек тә бар, аны ничек канәгатьләндерәләр? Бүләкләр биреп торалар, шул мин-минлегенең нәфесен томалар өчен инде... Әмма кеше катлаулы, аңарда җан конфликты да туарга мөмкин. Әнә теге яралы политрукта туган шикелле. Юк, бу оккупантларда җан конфликты тумый, туа да алмый...
Беркөн тагын ерак шәһәрчек жандармериясенә бардылар. Эрхардтан башка эш итә алмыйлар, ахрысы. Бу айларда оккупантлар крестьяннардан икмәк, мал салымнары җыеп йөрде. Хәзер талау эшенә ныклап керештеләр. Эзлекле алып баралар. Таланган икмәк, хайваннарны Германиягә озатып кына торалар. Кайбер аңлырак крестьяннар властьларга каршылык күрсәткән. Менә шуларны полицайлар җыеп төрмәгә утырткан. Эрхард сорау ала һәм язмышларын хәл итә. Кайсын концлагерьга озатырга, кайсын юкка чыгарырга... Эрхард ике тәүлек буе сорау алды. Нерв киеренкелегенә чыдашлы түгел, шунлыктан ул да, полицайлар да эчә. Нык исергән килеш сорау алалар һәм кешеләрне вәхшиләрчә кыйныйлар. Эрхард, чыдый алмыйча, ике крестьянны атып үтергән... Аларны полицайлар, төнлә алып китеп, ниндидер карьер чокырына күмеп кайтты. Хәзер оккупантлар бар әшәкелекне яшертен эшли. Шәһәрләрдә төрле күңел ачу клублары ачкан булдылар. Барысы да әшәке эшләрен яшерү өчен, халыкның күзенә төтен җибәрү өчен иде, билгеле...
Бу юлы да Эрхард үзеннән бик канәгать кыяфәттә, дөрес, монысында ул яхшы ук кызмача иде. Ригада чыга торган «Твея» газетасын укый-укый кайтты. Укый-укый да авызын күтәреп көлеп ала. Аннан тагын газетага текәлә. Бераздан, башын артка ташлап, тагын шаркылдап ала...
Отто, машинаның фәлән җире сафтан чыкты, дип, Эрхардка ирештерде, ремонтларга рөхсәт алды. Ул аны үзе дә төзәтә алган булыр иде, ләкин Калниньны күрәсе бар иде. Шуңа күрә хәйлә корды. Оттога Калнинь аша Шачин сүзләре килеп иреште: бу эшеңне хуплыйм, безне кызыксындырган кирәкле мәгълүматларны кулга төшерергә тырышырсың, дигән иде ул. Отто бер кечкенә пачка бланклар юнәтеп бирә алды. Башка эшләргә тотынырга кыюлыгы җитми иде әлегә. Эрхард һаман ышанмыйча карый, машинада үзе белән автоматлы сакчы йөртә иде. Дөрес, ул хәзер бераз йомшады шикелле. Хәер, төрле көнне төрлечә. Кемдер аңа телефоннан бүген ничек булырга кирәклеге хакында шылтыратып тора иде...
Машинаны рәтләп маташканда, Калнинь пышылдады: бүген фәлән-фәлән төшкә очрашырга барырга тиешсең, диде. Адресны кабатлады. Тукта, Клара яши торган йорт ич ул...
Отто, теш врачына барам, дип, начальниктан рөхсәт алды һәм елганың теге ягына юнәлде.
Йортны тиз тапты, кирәкле квартира икенче подъездда иде. Ярым караңгыда өченче катка күтәрелде, бераз тыңлап торды да шартлы сигнал буенча ишек шакыды. Тагын тыңлады. Тагын шакыды. Шунда ишеккә килгән аяк тавышы ишетелде. Һәм ишекнең бер каты ачылды да, ярыктан хатын-кыз тавышы «пороль» дип эндәште.
Бу Рута булып чыкты. Отто нишләптер аның тавышын танымады. Әллә тозакка эләктемме дип куркып калды. Эчке кесәсендә йөртә торган кечкенә пистолетын кулына тотып, эчкә атлады.
Ишекне япкач, Рута аңа таба борылды, прихожийда шәм яна иде, шуның тонык яктысында Оттоның куркып тартылган, шәмәйгән йөзен күреп елмайды. Олы якка чыгып, палас җәйгән идәнгә утырдылар. Тәрәзә пәрдә белән ябылган, сыек кына яктылык төшә. Рута аякларын кырыйгарак куеп утырды,
Отто кырын сузылды.
Башта Рута хәл-әхвәл сорашты. Оттога сынап карап торды. Аның шактый
таушалган төксе йөзен күрде, күңеленә ышаныч билгеләре чыкты. Шикләре таралгандай булды, чөнки Оттоның бөтенләй үзгәрүе дә мөмкин иде бит. Ләкин Отто кәеф кешесе түгел икән, көн саен үзгәреп тормый, холык-фигыле нык, ышанычлы. Һаман элеккечә шикелле.
– Заданиене тыңла, – диде Рута. – Үзәк сатлыкҗан Ишкальнны юлдан алып ташларга карар чыгарды, чөнки, немецларга бирелеп, үз милләттәшләрен бик нык сата башлады. Оккупантлар салым җыйганда, крестьяннарны талаганда да үзен начар яктан күрсәтте. Балалы крестьяннарны да якламады. Кан-яшь түгеп, аягына тезләнделәр, шуларга да шәфкать күрсәтмәде... Ишкальнны немецлар кулы белән дөмектерергә, диелде. Ничек итеп? Аңа карата компромат әзерләргә, начальникларына төртергә... Барып җиттеме? – Отто, ияк кагып, аңлаганлыгын белгертте. – Компроматның эчтәлеге болай: фәлән җирдә партизаннарны тоткач, Эрхард сорау ала. Ике партизан да Ишкальн белән бәйле булуы турында сөйли. Немецларга каршы эшләгән эшләре хакында әйтеп бирә. Барып җиттеме? Син Эрхардтан пичәт, имза куелган буш бланклар кулга төшерәсең. Язуын килештереп язучылар табылыр. Мөмкин эшме бу, түгелме? Эрхардның сүзе тикшерелми, аңа ышаныч зур.
– Әйе, аның абруе зур, «алыштыргысыз» дигән карточкасы бар, – дип куйды Отто.
Рута моның нәрсә икәнен белә иде. Ияген генә какты. Отто да кызны аерым бер ымсыну белән күзәтә иде. Элеккеге вакытлар исенә төшеп китте. Ул вакытта ачуланышып, аңлашмый йөрүләр хәзер бары дусларча шаяру, яшьлек юләрлеге булып күренә. Кыз тулыланып киткән, пөхтәрәк киенгән. Әллә кияүгә чыкканмы, әллә берәрсенең мәгъшукасы булып торамы?..
– Монысы аңлашылды, – диде Рута. – Менә икенче задание. Эрхардны тизрәк дөмектерергә кирәк. Үзәк моңа бик зур әһәмият бирә. Ник икәнен әйтмичә дә беләсеңдер... – Рута, сүзен бетереп, Оттога карады. – Нигә эндәшмисең?
– Эрхард янында һәрвакыт сакчы, бер адым да калмый, – диде Отто. Һәм уйланып тора башлады. Шактый озак пауза булды. Отто телгә килде: – Әгәр мин Эрхардка финка белән кадасам, арттан автомат мине өзеп ташлаячак. Үземне дә, аны да бетерсәм генә инде. Задание шундыймы?
– Син нәрсә, Отто, ничек инде? Үзең исән калырга тиеш! Әгәр исән калырлыгың булмаса, тотынма! – Рута чын күңелдән Оттоны кайгырта иде.
– Тотынмасаң гаепләрләр, – дип куйды Отто.
– Шачин белән үзем сөйләшермен, синең башың ике түгел ич, аңларлар... Бүтән юл белән юк итү хакында уйларга кирәк булыр...
– Нинди юл тагын?
– Беткәнмени әмәлләр? Машинасына мина куярга, мәсәлән...
Рутаның сүзләреннән соң Отто тагын озак кына уйланып торды. Төрле
вариантларны фикер бизмәненә куеп караганлыгы битендәге чак кына сизелерлек күләгәләр хәрәкәтеннән дә сизелә иде. Рута, кабат сүз башлап, аңа Ригадагы ике очрашу урынын әйтте.
Шуның белән әңгәмә тәмамланган кебек булды. Отто Шачин турында сорашты.
– Нишләп Стубе турында бер хәбәр дә юк, – диде.
– Аны концлагерьга озатканнар, – дип аңлатты Рута.
– Димәк, безнекеләрне сатмаган?
– Юк, бераз мәгълүматлар алганнар аңардан, – диде Рута. – Ситуацияне
анализлагач, Шачин шундый нәтиҗәгә килгән...
Рута кухняга чыгып китте, анда шактый торып, керосинкада кофе кайнатып
алып керде. Палас өстенә газета җәеп, чәйнекне, стаканнарны урнаштырды. Отто сумкасыннан тушёнка чыгарды, аны пәке белән ачты да уртага куйды. Ләкин ипи юк иде. Кофены тушёнка капкалап эчтеләр...
Кыз эшеннән зарланды. Яшь сыгып та алды. Оттодан ярдәм сорады, җайлырак эшкә урнаштыр, дип үтенде. Немецлар хәзер җиңәчәкләренә үзләре дә ышанмый, диде. Бу инде сер түгел. Отто кызга ярдәм итәргә теләвен әйтте...
Инде кич булып, караңгы төшеп килә иде. Ут элдереп тормадылар. Рута ниндидер ым белән «кунып кит» дигән ишарә ясаган кебек булды. Отто, кыз әйтмәсә дә, кунарга уйлап тора иде.
Рута чәйнек, стаканнарны газетага төреп алды да кухняга чыгарып куйды. Отто, аягөсте басып, күн тужуркасын салып тора иде. Рута килде дә, аның күкрәгенә башын куеп, ике беләге белән муеныннан кочаклап алды. Оттоның тәне буйлап электр тогы узган кебек булды. Аның бу кызга күптән күңеле тартыла иде, ул Рута хакында еш кына уйлана иде. Нилектән – үзе дә тәгаен генә белми. Шушындый куркыныч чорда бер җепкә бәйләнгән булудандыр, ахрысы. Отто кызны диванга таба этте.
Рута чишенгәндә, ул аңа карамаска тырышты. Кыз чырт-чырт итеп үзенең каптырмаларын ычкындыра, юка целлюлоз оекларын ботыннан ниндидер тансык кыштырдау тавышы чыгарып шудырып төшерә. Кара нинди кадерле кыштырдаулар, нинди күркәм, күңелгә якын икән. Аның чигәсенә йөрәк тибеше кечкенә чүкеч белән гүя суккалап тора башлады. Отто үзенә үзе аптырады: аңарда мондый хисләр ничек саклана алган соң? Ул бит упкын кырыеннан кыл өстендә йөри. Үзендә бернинди кешечә тойгылар калмагандыр дип уйлый иде. Отто кыз янына килде, аның биленнән кочып алды. Кыз, ут кебек кайнарланып, ялкын бөркеп тора иде. Ул шул ялкынга омтылды...
Башка чара юк, ахрысы, дип уй йөртте Отто. Эрхардны һәр адымда сакчысы каравыллап тора. Димәк, ул вәхшине бетергән очракта аның үзенә дә бетәргә туры килә. Ярар, шулай булсын, бу мәхшәр эчендә, канга буялып йөри-йөри, яшәүдән, кешеләрдән җаны тәмам бизде. Кешеләр бер-берсен уздырыштан сата. Шуның белән дан казана, үзләренең тормышларын кора, гаиләләрен тәэмин итә. Властьлар кешеләрнең шул йомшаклыгыннан оста файдалана. Шуңа гына исәп тота. Адәм балалары бер-берсен сатмаса, властьлар яши алмас иде... Әйе, башка әмәл табып булмас, ахрысы, кызыллар килгәч, аңа барыбер көн булмаячак, оккупантларга эшләгәнсең, дип гаепләячәкләр, Себергә озатачаклар. Шуңа күрә Эрхард белән бергә бетү хәерле булачак. Ә нәрсә жәлләргә? Жәлләрлек берни дә юк. Абыйсы белән апасы яшәячәк. Беркөн генә Калнинь аларда булып кайтты. Әйбәтләр әле, ди. Үзләрендә немец начальниклары тора икән. Оттоны эзләп, гестаподан өч мәртәбә килгәннәр, ди... Аның өчен хәзер җан асрауның бер мәгънәсе дә калмады. Иң яхшысы, бер тирән карьер чокыры яныннан үткәндә, кинәт кенә машинаны ярга таба борырга да түбәнгә мәтәлергә и бетте! Берсе дә исән кала алмый. Болай эшләү упкынга бик якын юлдан үткәндә генә мөмкин. Оттоның ни эшләргә теләгәнен тегеләр белеп өлгергәнче, җәһәннәмгә очарга. Сизенсәләр, аңа атарга өлгерерләр, һәм бар эш бозылыр.
Әйе, ул соңгы чиккә җитте бугай. Руслар килгәч, аны аяу булмаячак. Шачин якламасмы? Ул әллә исән кала, әллә юк. Икенче җиргә күчереп куюлары да бар. Аннары бөтенләй бетәргә генә кала. Немецларга каршы кылган гамәлләреңне беркем белми, шаһитлар юк. Оккупантлар кушкан эштә эшләгәнне күпләр күреп тора. Шаһитлар күп табылыр. Шуңа адәм баласының бер-берсенә бүре кебек каравын һәм сатуын кушсаң, бөтенләй рәт бетә. Кызыллар килгәч, күп кан коячаклар әле. Оттоларны түгел, әнә революция ясаган, Кышкы сарайны штурмлап алган латыш укчыларының кайберләрен дә Сталин аттырган. Белгән кешеләр хәзер астан гына сөйли, бер гаепләре дә юк иде, дип... Кычкырып әйтергә куркалар... Нәрсә ул үзен жәлләп тора, ичмаса, латыш җирен бер канечкеч палачтан коткарыр. Эрхард бетсә, аның урынына бүтәне килерме? Юк, Эрхард кебек үк явыз палач бүтән булмас. Һәр кеше дә палач булырга сәләтле түгел. Түгел! Аннары Отто үзен намус газапларыннан коткарачак. Бу тиклем рухи бөлгенлектә яшәү башкача мөмкинме? Ул бит тәмам череп таркалган хәлгә калды. Эчендә бер таянычы юк. Кешедә эчке таяныч булмаса, ул бетә инде. Оттоның барча таянычлары чәлпәрәмә килгән. Аны җыю, кабат төзәтү мөмкин түгел...
Отто очрашуга шундый кәеф белән килде. Кызылларның җиңүе көн кебек ачык, Шачин белән шул хакта сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Аларны немецларга эшләделәр дип гаепләячәкләр. Шачин нинди гарантия бирә? Ул бит Үзәк кешесе, белергә тиеш. Ниндидер чара-таяныч булуы зарури...
Шачинны күреп, күңелен һәрчак кырып, борчып торган мәсьәләләргә ачыклык кертергә өметләнеп килгәч, анда, һич көтмәгәнгә, Рутаның гына булуы Оттоның бераз кәефен җибәрде. Ләкин сөйләшә-аңлаша торгач, ике арада җылы мөнәсәбәт урнаша башлады. Баштагы кәефсезлек ниндидер мөлаемлык, самимилек белән алмашына барды. Рутаның да җан сызлаулары Оттоныкы кебек иде. Киләчәк турындагы билгесезлек тә эчен нык пошыра икән. Ул, Шачин белән конкрет сөйләшеп, ниндидер гарантия таләп итәчәген әйтте. Уртак бәла кешеләрне тиз якынайта шул. Кискен шартларда бигрәк тә. Һәм үзендә әле дә кешечә хисләр сакланып калуына янә аптырады ул, Рутаның берни сиздермичә, басым ясамыйча, шул хисләр дөньясына алып керүенә бик тә сөенде. Бу исә кызның уңганлыгын, аңарда хатын-кыз мутлыгы булуын күрсәтә иде. Аның үзен жәлләмәвен, күңел юмартлыгын бәяләми һич мөмкин түгел. Менә ичмаса чын, эчкерсез хатын-кыз дип сокланды Отто. Юк, ул Рита белән улын бер минутка да исеннән чыгармады. Шулай да бу киртә Рута хисләренә җавап бирергә комачауламады. Ситуация башка, Рута үзе дә бүтән, Отто белән бер чылбырга бәйләнгән кеше...
Кичә генә ул дөньядан тәмам бизгән, яшисе килми иде. Ә Рута янында төн уздырганнан соң, гаҗәп хәл, бөтенләй үзгәреп китте. Аңа яшисе килү теләге кабат кайткан кебек булды. Тормыш белән ике арадагы рухи конфликт йомшарган, кискенлеген җуйган иде...
Машина ремонтланып беткән иде. Отто аны кабызды да Эрхард йортына килде. Каршы алырга, гадәттә, сакчы чыга торган иде, бу юлы никтер күренмәде. Нәрсә булды икән? Парадный ишектән керүгә, аның каршысына хезмәтче хатын килеп басты. Эрхардны иртәнге биштә комиссариатка алып киткәннәр. Ниндидер яшерен киңәшмә диме шунда... Ә Отто Эрнаны базарга алып барып кайтырга тиеш булып чыкты. «Миңа нәрсә, баш өсте, – диде Отто. – Эрхард ачуланмасмы соң?» Хезмәтче хатын, «юк» дигәнне белгертеп, ым какты. Ул арада өске кат баскычыннан Эрнаның төшеп килгәне күренде. Бик модалы итеп киенгән, шоколад төсендәге йөзе, миндаль күзләре, сыгылмалы фигурасы аны бик тәэсирле итә иде.
Эрна арткы утыргычка кереп утыру белән, сөйләнергә, куштанланырга тотынды. «Мин сине күптән күзәтеп киләм, син әйбәткә охшыйсың», – диде ул, Оттога елмая-елмая. Аннары үзе турында да ачылды. Эрнаның бабалары шушы Митавада банк тоткан. Хәзер өлкә комиссариаты урнашкан бина аларныкы булган. Ләкин күп тә үтми, бу банкны Кёнигсбергтагы зур банк йоткан. Банклары бөлеп калган. Бераздан дөньялар үзгәргән. Латвия мөстәкыйль дәүләткә әйләнгәч, банк бинасы тагын аларга тиеш булып чыккан. Ә ул – бердәнбер варис, хәзер шул бинаны үз исеменә яздырырга йөри, аңа Эрхард та булыша икән. Әмма фронтта эшләрнең начарланып китүе варислык мәсьәләсен читкәрәк этәргән. Эрхард та аңа сабыр итеп торырга кушкан...
«Фронтта эшләр начарланды» дигән чакта Эрна Оттоның йөзенә, кыяфәтенә нык текәлеп торды. Отто моны сизде һәм төсенә берни чыгармаска тырышты. Бу хатын аны сүз саен сыный иде. Оттоны мактап алуы да шуңардан, билгеле. Хезмәтче хатынның да аны күзәткәне, сынаганы сизелә иде. Эрна да, сиздермәскә тырышып, читтән-читтән генә һаман аны сынап утыра. Немецларда шулай бер-берсен күзәтү хәрби һәм цивиль закон итеп кертелгән, ди. Отто немецлар белән бәйләнешкә кергәннән бирле моны күп сынады һәм бу хакта хәзер икеләнми иде. Ул һәрчак энә өстендә утырды.
Эрна базарда байтак йөрде. Ике сумка тутырып яшелчә, алмалар алган иде.
– Эрхардны вегетарианлыкка күнектермәкче булам, – дип аклангандай әйтеп куйды ул, ташкабакларны башка букчага җайлый-җайлый. – Ә ул һаман, ерткыч кебек, иткә тартыла. Бер-ике көн генә яшелчә белән тора да аннары ит таләп итә. Ул әйттеме – бетте, үзенекен эшләми туктамый, кырыс холкын син дә үзеңдә татыгансыңдыр...
– Буйсындыручылар өчен гадәти хәл, – диде Отто.
– Ул үз персонажыннан башка беркемне танымый, – дип куйды Эрна, алгы утыргычта матур аякларын чалмаштырып утырып.
Отто аның сүзләреннән сагая калды, ни өчен әле ул Эрхардны яманлый? Аның да үзенә кушылып нидер ычкындыруына исәп тотамы? Отто аның сүзләрен колак артыннан гына уздырып җибәрде.
– Хәтта мине хатын-кыз буларак та танырга теләми, – дип дәвам итте Эрна. – Үз-үзен культка әйләндергән, шул культка табынып яши, ягъни үзенә һәм фюрерга гына табына. Вегетариан булырга теләве дә фюрерга иярүдән...
Эрна, бу сүзләрен әйткәндә, тагын Оттоның йөзен күзәтте. Нигә миңа шундый сүзләр сөйли икән бу, дип пошынды Отто, әллә провокация ясау максатыннан шулай эшлиме?
Кайтып җитәрәк, Эрна тагын да гаҗәпкә калдырды.
– Сине күптән күзәтәм, – диде ул. – Син әйбәт ир булырга охшыйсың. Әмма кызыллар сине бозмадымы икән?
– Мин алар белән аралашырга өлгермәдем, – диде Отто, бик ышандыргыч төстә.
– Ир-атның бар нәрсәсе тышта, шуңа аларны чамаларга була, ә хатын- кызның бар нәрсәсе эчтә...
– Бәлки, шулайдыр, – дип елмайды Отто. Бу чибәр хатын янында җансыз таш та елмаймый түзмәс иде дигән уй килде аңа. Шулай итмичә ярамый, Эрнада ничек тә ышаныч уятырга кирәк иде. Хуҗаның этенә дә елмаерга куша ачы тәҗрибә.
– Без аулакта очраша алабыз, – диде Эрна.
Отто, аны шаярта дип белеп, борылып карады, әмма хатынның йөзе җитди иде. Монысы тагын нәрсә? Аны капкынга эләктерергә исәплиме? Отто җавап бирмәде, хатынның сүзләрен шаяру дип кабул иткәнен белгерткән кыяфәт чыгарды.
– Мин чынлап әйтәм, – дип, Эрна озын керфекләрен сирпеп карап алды. – Эрхард мине атып үтерер.
– Юк, белсә дә, рәхмәт кенә әйтер, ә без аңа белгертмәбез...
– Зинһар, мине андый кырын эшкә тартмагыз, мин Эрхардка хыянәт итә
алмыйм. Аңа хыянәт итүне үземә түбәнлек саныйм! – Оттоның сүзләре катгый һәм каршы килмәслек тон белән чыкты. Бәлки, болай ук кырт кисеп баш тарту дөрес тә булмагандыр, һәрхәлдә, ничектер билгесезрәк, томанлырак итеп әйтергә кирәк иде. Отто моны соңрак аңлады, ләкин сүзне кире кайтарып алып булмый иде инде. Шул мәлдә хатын аны ниндидер яшертен эшкә ялларга ниятләгән шикелле тоелды. Ә Эрхардка хыянәт итмәү турында дөрес әйтте ул. Эрна моны аңа, һичшиксез, җиткерәчәк.
Машинаны гаражга куйганда, Оттога бер уй килде: әллә Эрна белән, чыннан да, очрашып караргамы икән, ул бит өлкә штабы тирәсендә чуала. Бәлки, берәр сер ычкындырып ташлар? Шачин моңа нәрсә дияр иде икән? Ләкин аны күрү хәзер мөмкин түгел. Немецлар җәза эшен бик нык көчәйтте. Җирле милләтчеләр дә активлашты, үзләренең туганнарын саталар...
Сәер хәл: немецлар ничек итеп үз кадрларында кеше үтерү теләген даими булдырып тора ала? Оккупантлар моңа ничек ирешә? Куркыту ашамы? Әйе, куркыту бик көчле аларда. Гестаподан дер калтырап торалар. Ә тагын нинди механизм кулланалар? Куркыту гына җитмидер, адәм баласы хәрәмләшә, өстән кушкан боерыкка, идеягә тугры гына кала алмый. Монда исә шымчылык хәрәкәткә килә. Немецларда һәркем күзәтү астында тотыла. Шымчылар өстеннән дә шымчылар куелган. Эрна, мөгаен, Эрхардка шымчы итеп җибәрелгән. Эрхард үз нәүбәтендә Эрнага шымчы ролендә булырга тиеш. Отто да үзен күзәтүләрен һәрвакыт сизеп, күреп тора.
Тагын ни белән кадрларның тугрылыгын тәэмин итәләр? Аларның хайвани инстинктларын канәгатьләндерепме? Төрле күңел ачу йортлары ачып, начальникларга кәнизәкләр тотарга рөхсәт бирепме? Бусы да шактый киң кулланыла. Аннары бүләкләү ысулы көчле стимул булып тора. Әнә Эрхардны бүләкләп кенә торалар. Эрна исә аны бик тәрбияли, һәр көйсезләнүен, тискәрелеген тизрәк төзәтергә ашыга.
Беркөнне Огре шәһәрчеге жандармериясенә барганнар иде. Әмма анда Эрхардка эш булмады. Полицайлар бер генә партизанны да, салым түләгәндә властьларга каршылык күрсәткән бер генә крестьянны да тотып китермәгәннәр. Эрхард пистолетын эшкә җигә алмады. Әй ачуланды, әй күперенде. Тиресеннән чыгарлык дәрәҗәдә ярсыды. Полицайларны аерым-аерым тиргәп чыкты. Борын төпләрендә пистолетын болгый-болгый мыскыллады. Куркаклар, дип атады, фюрерга тугры булмауда гаепләде. Эрхардның артын яларга торган полицайлар аны сыйпап йомшартмакчы булды. Әмма Эрхард ул җимгә капмады, ачуланып, янап чыгып китте.
Юл буе ул хәтәр бүртенеп, күперенеп, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча гына кайтты. Өйдә, ул ишектән керүгә, аның кәефе кырылганын сизделәр һәм кәефен күтәрергә теләп йөгерешә башладылар. Нервларын җан кыю белән тынычландырырга күнеккән Эрхард бүген, корбаннар булмагач, тәмам чыгырдан чыккан иде. Бу хәл аның психологиясенә каты суккан булырга тиеш. Билгеле шартларда адәм баласы кан коюдан канәгатьлек, күңеленә тынычлык таба икән... Менә ул нинди хәлгә җиткән... Палач хезмәтен үтәүчеләр дә шулай була торгандыр. Һәр хезмәт кешедә үзенең мөһерен калдыра шул... Ике хатын-кыз Эрхардның итекләрен салдырды, йомшак башмаклар кигезде, үзләре иркәләп-назлап сөйләнә иде. Шулай юмалый-юмалый, аны өске кат баскычыннан алып менеп киттеләр...
Кухняда эшләүче яшьрәк хатын Оттога һәрчак ягымлы һәм хәерхаһ карый иде. Эрхард менеп киткәч, ул Отто янына килде дә, җиңеннән тартып, заговорчы төсле, күз кыскалады. Аны урындыкка утыртты, алдына бер чынаяк кофе китереп куйды. Отто, рәхмәт әйтеп, кофены уртлап-уртлап алды. Хатын тагын ияге белән өскә ымлап күрсәтте, аңа итеген салырга, башмак кияргә ишарәләде. Отто монысына да күнде. Хатын аны, җиңеннән тотып, веранданың караңгы хутыннан өске катка алып менеп китте. Шыпырт кына бер почмакка килеп бастылар да алга карадылар. Пәрдә ябылмый калган төштән яп-якты итеп яктыртылган зур гына бүлмә эче күренде. Анда, бүлмәнең ишек ягында, өстәл тора, кәнәфидә исә Эрхард җәелеп утыра иде. Өстәлгә озынча ак чынаяк белән кофе һәм бер шешә коньяк куелган. Эрхард башта чәшкесенә кофе агыза һәм шуңа коньяк өсти, шуны кинәнә-кинәнә йоткалап ала. Үзе ни өчендер күзлек кигән. Юкса ул үрәкарау түгел иде шикелле. Егерме метрдан кешеләрнең нәкъ баш лепкәсенә туры тидерә иде. Менә эчке бүлмәдән озын зәңгәр халат кигән Эрна килеп чыкты. Тәрәзә буендагы радиоланы кабызып җибәрде. Бик йомшак музыка агыла башлады. Отто аны таныды, бу мәшһүр «Төрек маршы» иде. Гаҗәп моңсу көй. Шул көй ритмына буйсынып, Эрна иң элек халатын салып урындыкка куйды. Ул сөттәй ак пляж костюмыннан калды. Көй уңаена тыйнак кына аякларын, тезләрен биеткәләде. Шоколад төсендәге аяклары төз һәм матур иде. Эрна музыка көенә ныграк буйсына барды, шул көй уңаена бюстгальтерын ычкындырды һәм бөтенләй салып ташлады. Хатынның күкрәкләрен дә кояш ашаган, алар яңа гына төртеп чыккан гөмбәләр төсле тыгыз һәм тураеп тора иде. Шул килеш Эрна тезләрен, күкрәкләрен биеткәләп юанды. Кыскасы, хатын, шул рәвешле, Эрхардның күңелен күрергә тырыша, бар байлыкларын тәкъдим итә иде. Менә ул ак тешләрен күрсәтеп елмайды да ак трусигын сала башлады. Эрхард исә, берни булмаган кебек, кофесына коньяк өстәп маташа иде. Күзләре Эрнада, ә кулы авызына китерә дә, әз генә уртлап куйгач, аны кире өстәл өстенә куя. Эрна, трусигын тәмам шудырып төшереп, кулына тотты да арты белән борылды. Аның аркасы, очасы да кырып ясалган кебек дөрес һәм матур иде. Ул көй ритмына бераз гына билен, аякларын биетеп торды да бюстгальтерын кире киеп куйды, озаклап шыртлавыкларын каптырды. Аннары салмак хәрәкәтләр белән трусигын кияргә кереште. Башта бер аягын күтәреп эләктерде, тезенә чаклы китергәч, икенче аягына киде һәм югары тартып менгерде. Үрелеп халатын алды, йөзе белән Эрхардка борылды, тагын да ымсындыргыч итеп елмайды. Эрхардка таба сузылыбрак, нәрсәдер көтте, елмаеп карап торды. Әмма Эрхард, берни булмаган, күрмәгән кебек, кофелы коньягын уртлый-уртлый утыра бирде. Ул Эрнаның хәрәкәтләренә берничек тә җавап бирмәде, кәефе килгәнме-юкмы икәнен дә белерлек түгел иде. Ул инде, бәлки, исереп тә беткән булгандыр. Хәзер, Эрхард бүтән вакытта да хатын-кызларга бер дә дикъкать итми иде. Отто моны әллә ничә мәртәбә үзе сынады. Аңарда хатын-кызларга карата ниндидер яшерен үч бар иде кебек. Полицайлар тотып китергән хатын-кызлардан сорау алганда,
Эрхард аеруча кансыз кылана иде. Нәрсәдән бу, дип, Отто гел аптырады. Менә хәзер дә аптырашта иде ул. Эрна, Эрхардка таба иелә төшеп, елмаеп торды, бик ымсынып, нидер көтте. Ләкин тегенең тарафыннан бернинди игътибар булмагач, халатын эләктерде дә эчке бүлмәгә таба юнәлде...
Нинди иблис бу Эрхард, дип, уйга калды Отто. Ул арада хезмәтче хатын аның җиңеннән тартты. Алар шыпырт кына баскычтан аска төшеп китте. Керогазында су кайнап торган икән, хатын тиз генә кофе кайнатты һәм чынаякларга бүлде.
– Күрдеңме? – дип пышылдады ул, күз агын ялт-йолт китергәләп. – Эрхард Эрнаның ятагына бармый, янына ятмый. Белдеңме? Эрна шуңа күрә нишләргә белми үрсәләнә. Әллә Эрхардның рәте юкмы икән, ә?
– Белмим, нишләп миннән сорыйсың?
– Ир-ат ир-атны яхшырак беләдер инде...
– Әйтә алмыйм.
– Син аның серен ачарга теләмисеңме?
– Нинди сер? Мин берни дә белмим, – диде Отто.
– Ник ул Эрнага битараф икән соң? Сәбәп нәрсәдә?
Отто ни әйтергә белмәде, тынып калды. Авыз белән өстәл арасында чынаяклар гына хәрәкәтләнде.
– Эрна аның кеме соң? – дип кызыксынды Отто.
– Эрхард ишеләргә кәнизәк тиеш икән. Начальниклары боерган, Ригадан ияреп кайткан иде.
– Эрхард бит үгез кебек таза.
– Әйе, ләкин Эрна ятагына ятмый. Нәрсә кирәктер инде? Эрна шуңа бик борчыла...
– Нәрсәдер бар монда, – дигән булды Отто, ул палач турында кешечә фикер йөртүдән тыйлыгып һәм шуны сиздермәскә тырышып.
– Ярый, бар, – дип, хатын кабалана-кабалана, урыныннан кузгалды. – Хәзер кыңгырау шылтырар... – Оттога бу серне белгерткән өчен, ул үзе дә шөлләгән шикелле иде. Шуңа күрә Отто тиз-тиз итекләрен киде дә чыгып китте.
Эрхардның шундый сәер ягы ачылуын ул тыныч кабул итте, чөнки аның бер гаепсез кешеләрне атып, үтереп йөрүеннән үзенә берни дә булмавына гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнә иде. Ничек инде, ул кешеләр канын коя, әмма бер җәза дә алмый. Бу бит коточкыч гаделсезлек, моңа табигатьме, башка көчләрме җәза бирергә тиеш дип ышана иде Отто. Кан кою җирдә җәзасыз калырга тиеш түгел... Кан бит үзе генә дә кешегә бик нык тәэсир итә. Кешегә генә түгел, хайваннарга да. Мал чалган җирдә, кан исен сизеп, сыерларның хәтәр үкерешкәннәрен дә күзәтергә туры килгәне булды аның. Кан исе хайваннарны да котыру халәтенә китерә. Эрхард кеше канына битараф кала ала микәнни? Ничек итеп? Әллә аңарда адәм затына хас тойгылар бөтенләй юкмы? Әллә үз-үзен мәҗбүр итеп тыямы ул тойгыларын? Ничек кенә булмасын, кешенең җанын кыю аның психологиясендә эз калдырырга тиеш. Эрхард автомат дәрәҗәсендә боерык үтәргә күнектерелгән булса да, җаны бар ич әле аның. Ми тартмасы да бөтенләй үк үлмәгәндер. Ничек аның башында бер сорау да тумый икән? Адәм баласы бит сораулар белән туа. Эрхард кебекләр үзләрен тулысынча хаклы итеп саный, күрәсең. Газетларга да язалар: без тарихның канлы, пычрак эшен башкарабыз, кан коюдан курыкмагыз, диләр. Эрхард, шул котырган фюрер сүзләрен чынга алып, шуңа тугрылыклы булырга тырышамы? Билгеле, шулай. Ул бик кирәкле, җаваплы эш башкарам дип уйлый инде. Аңа аз гына вакытка булса да аек акыл килми микәнни? Бер гаепсез балаларны юк итүне ничек башка сыйдырырга һәм акларга мөмкин? Моның өчен бөтенләй башсыз булырга кирәк. Фашистлар үз кадрларын шултиклем җансыз автоматка ничек әйләндергән? Хуш, аларны үлем куркынычы астында тоталар, шуңа адәмнең боерык үтәүдән башка чарасы калмасын да ди. Ләкин үлем куркынычы алай нык тәэсир итмәгән очраклар да була ич. Ул чагында нәрсә? Фюрерга сукырларча табынумы? Фюрер әйтте – бетте, закон, ул тикшерелми, бары үтәлә генә. Бер гаепсез җирле халыкны гаммәви төстә кырганда, «нигә», «ни өчен» дигән сорау туарга тиеш. Тумыйча кала алмый. Әллә бу эшнең зарурилыгы бармы соң дип уйларга куркамы немец солдатлары? Ләкин аларны куркак? дип әйтеп буламы? Күпме кешеләрне нахакка үтерәләр, барысы да тоташ ерткычлар түгелдер бит инде?
Хезмәтче хатынның «әллә Эрхардның ирлегенә хилафлык килгәнме» дип шикләнүе бер дә нигезсез түгелдер. Хикмәт нәрсәдә булырга мөмкин? Әллә табигать эшеме бу? Табигатьтә дә үз-үзен саклау, үз-үзен яңарту галәмәте бар. Мәсәлән, агач үзенең төп кәүсәсен саклап калыр өчен кайбер ботакларына кирәкле матдәләр бирүне туктата һәм ул ботак корый. Биредә дә шуңа охшашрак бер хикмәт түгелме? Кеше канын кою Эрхард психологиясенә начар тәэсир итәдер, моны ул үзе дә аңлап җиткермәскә мөмкин. Шул кире тәэсир аның берәр әгъзасын зәгыйфьләндерүгә китерсә, нәрсәсе гаҗәп? Кайбер кешеләр кан күргән чакта һушларын да җуя ич. Табигатькә каршы барсаң, ул сиңа җәза бирә дигән фикерне дә кайдандыр укыганы бар. Менә, шул рәвешле, Эрхардка да табигать үзе җәза бирмәдеме икән? Бик ихтимал бит бу!
Тагын бер гаҗәп хәл: Эрнаның шәрә тәне Оттога никтер бер дә тәэсир итмәде. Бу оккупантларга тәмам каны каткан икән. Ул нәфрәтнең чәнечкеле чыбыгын бернинди матурлык та үтеп чыга алырлык түгел. Оккупантларда кешечә сыйфатлар юктыр да анысы. Ә бит кешечә кыланырга маташалар. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәттә булса да! Инстинктлары сүнмәгән, шуны канәгатьләндермәкче булалар. Ә соң кеше үтерү инстинкты каян килгән? Чыннан да, немецларда культура дигән нәрсә тышкы юка кабык эчендә генә булган. Котырган фюрер үзенең канечкеч идеяләре белән ул «кабык»ны бик тиз салып ташлаттырган булырга тиеш. Кешедәге борынгыдан килгән һәм томаланып торган ерткычлык инстинкты бәреп чыккан һәм үзенең ерткычлыкларын кыла башлаган. Адәмнең эчендә ерткыч утыра бит. Менә шул ерткычның кулларын котырган фюрер чишеп җибәргән. Гыйфрит шешә эченнән чыгарылган, хәзер аны тиз генә элеккеге урынына кертә алмыйсың. Аңардан физик юк итеп кенә котылырга мөмкин. Мөгаен, бүтән чара юктыр...
Калнинь яңа хәбәрләр китерде: Курск дугасында моңарчы күрелмәгән бәрелеш булган, ике яктан да бишәр йөз танк кара-каршы килеп сугышкан. Күп кан коелган. Немецларны чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Сталинградтан соң бу аларның иң зур җиңелүе булган. Һаман да артка тәгәриләр, ди. Димәк, көчләре сүрелә бара. Шулай булырга тиеш тә иде ул.
Икенче хәбәр Оттоны уйга калдырды. Эш шунда: Калнинь белән Оттоны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турында СССР Югары Советының Указы «Известия» газетасында басылып чыккан. Латвия Компартиясе Үзәк комитеты тәкъдим иткән булган, дип аңлатты Калнинь. Башта Отто моңа һич тә ышана алмады. Икенче көнне, очраша торган квартирада газетаны үз күзләре белән күргәч тә ышанмады әле. Бу «Умант» операциясе өчен булырга тиеш, дип шәрехләде Калнинь.
Отто моңа сөенергә тиеш иде, әлбәттә, әмма ул тирән уйга чумды. Нәрсә булып чыга соң әле бу? Җирле партизаннарны, властька каршы килгәннәрне атып йөргән өчен, немецлар Эрхардны әллә ничә тапкыр «Тимер тәре» белән бүләкләде. Аны бүтәннәргә үрнәк итеп, мактап, үз газеталарында язып чыкты. Ә аларны немецларга бик теләп булышучы җирле кешеләрне юлдан алып ташлаган өчен бүләклиләр. Әмма ике очракта да җирле латыш халкы кырыла, кан коя. Ә халыкның бернинди гаебе юк. Җирле крестьян, әйтик, политик исәптән түгел, ә кешелеклелек җәһәтеннән ач партизаннарга икмәк бирә. Моны үзе кебек үк күрше крестьян күреп ала да немецларга барып әйтә. Ул да, бәлки, политик исәптән түгелдер, күршесенә ачу итеп кенәдер? Адәм балаларында бер-берсеннән күпсенү, бер-берсен күралмау гаҗәпкә калдыра. «Кеше – кешегә бүре» дигән сүз дөрес әйтелгән, ахрысы. Властьлар шуңардан файдалана. Башта кешеләрне бер-берсенә астыртын гына котырталар. Бу яшерен эшне һәртөрле куштаннары, агентлары ярдәмендә башкаралар. Аннары һәркемне персональ рәвештә СД органнарында хезмәттәшлек итү өчен яллыйлар...
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 6, 2018
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев