Рәфкать Кәрами автор яңалыклары
-
15 апреля 2022 - 09:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (роман)
Габделнур һушына килде. Авырлык белән күзен ачты. Беравык үзенең кайда икәнен аңышмыйча торды. Ул куаклар арасында ята иде... -
29 октября 2020 - 14:00
И сөенерләр инде сабыйлар
Бервакыт аның бүлмәсенә урта яшьләрдәге бер ханым килеп керә. — Мин Казан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам, — ди ул. — Һади Такташ творчествосына багышланган дәресләр үткәрәбез. Поэтның үзен очрашуга чакырып булмас микән? Рәфкать Кәрами, башына күсәк белән органдай, телсез кала. Моннан алтмыш ел элек үлгән әдипне чакыра килгән укытучыга күзләрен тутырып карый... -
19 марта 2020 - 13:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Аны урап алган көчле кулларны тоюдан җан-тәненә әйтеп бетергесез рәхәт, җылы дулкын таралды. Шундый кешегә тап булуына сөенеп бетә алмады һәм күңеленнән илаһи көчкә ялваргандай итте: «Ходай бәхетемне генә күпсенмәсен иде». -
18 марта 2020 - 12:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Якында гына чыбык-чабык сынган шикелле булды. Габделнур ялт борылды. Алар янында ук ике егет басып торалар. – Комачауладык, ахры, — дип, берсе авызын ерды... -
17 марта 2020 - 14:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
"Ә барыбер мин сине оныта алмыйм, чөнки син - беренче... Син мине бик рәнҗеттең. Юк, мин сине каргамадым. Башта бик еладым. Аннары сине күралмас дәрәҗәгә килдем, тагын сүрелдем. Нәрсәгә дип кенә мине ташлагансыңдыр, белмим. Мин сиңа бик яхшы хатын булган булыр идем. Мин сине бик ярата идем..." -
16 марта 2020 - 13:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Егет кызга өйләнешү турында сүз катмакчы, ләкин сүзне нидән башларга белми аптырады... -
15 марта 2020 - 13:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Габделнур, Гөлзәрияне озаткач, әллә ни ерак китмәгән иде әле, алда тротуарда басып торган ике кызны күрде. Алар яныннан тыныч кына узып китмәкче иде, ләкин кызларның берсе аңа урысча дәште. – Ул сине алдап йөри. -
14 марта 2020 - 14:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Шул ачыкланды: күрше бүлмә кызлары егетне урамда бер хатын белән күрүләрен әйткәннәр. Гөлзәрия, бәлки, моңа әллә ни әһәмият тә бирмәгән булыр иде, ләкин Мәнзүрә исемлесе: "Бик күптәнге танышлар, ахры, авызга авыз куеп сөйләшеп торалар иде..."— дигән. -
13 марта 2020 - 14:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Мәскәү кызы Аля янына йөргәндә, ул сынар өчен генә: «Күлмәк якасы каралган», — дигән иде. Туташның төксе чырае кара янды, кызарып чыкты һәм ул: «Мин сиңа прачка түгел!» — дип кырт кисте... -
12 марта 2020 - 11:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Күз нурым, кичләрен чыгып, күк йөзенә караш ташла: сүнмәгәнме безнең мәхәббәт йолдызы? Юк, сүнмәс ул. Шикләнмә. Йөрәкләребез бер-берен сагынып типкәндә, уйлар диңгезендә икәү бергә йөзгәндә, теләкләр бер булганда, һич сүнмәс ул безнең мәхәббәт йолдызы! Шикләнмә... -
11 марта 2020 - 13:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Габделнур гашыйк булды. Йөрәген нидер сызып үткән кебек булды — кызга карап катып калды: калын кара кашлы, түгәрәк алсу йөзле, калынча алсу иренле кыз бик мөлаем иде... -
10 марта 2020 - 12:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Габделнур бу арада гел багана башында булды һәм аңа салкын тиде. Иртән тора — хәле юк, тамак төбе авырта, йөрәге еш тибә, томау төшә. Кичкә исә томау тагы да көчәя, еш һәм бик каты төчкерә — күкрәге яңгырый, авырттырып-чәнчеп ала, борыныннан өзлексез су ага, колагы чатный. Кулын башына тидереп карый — кап-кайнар... -
6 марта 2020 - 16:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Эчкерсез, беркатлы, фронтның гына түгел, әсирлекнең дә ачысын татыган җизнәсенең шулай иртә китеп баруы Габделнурга бик кызганыч иде. Әтисен күмешергә кайта алмаган энесе дә жәл... -
5 марта 2020 - 15:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Китте... Йөрәк әрнүен дә онытып, торып йөгерәсе иде шул трамвай артыннан... Туктатасы иде. Рәйсәнәне гомер бакый үз янында калдырасы иде. Юк шул, бу — күңеле нечкәргән егетнең тормышка ашмастай хыялы гына. Әнә ераклашканнан-ераклаша бара... Трамвай түгел, аның яшьлектә сөйгән яры мәңгегә китеп бара... -
4 марта 2020 - 15:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Фәнирәнең: «...синең балаң түгел!» — дигән сүзләре аны тәмам ярсытты. "Син кияүгә чыкканчы ук, Шекспирның Гертрудасы кебек, егетләрне алмаштырып торгансың. Мин сине әллә туктарсыңмы дип уйлаган идем. Ә син һаман игә килмисең, сиңа һаман җитми икән..."