Кая чабасың, гомер юртагы? (роман)
Габделнур һушына килде. Авырлык белән күзен ачты. Беравык үзенең кайда икәнен аңышмыйча торды. Ул куаклар арасында ята иде...
1
Габделнур һушына килде. Авырлык белән күзен ачты. Беравык үзенең кайда
икәнен аңышмыйча торды. Ул куаклар арасында ята иде. Уң кулы белән юеш
салкын җиргә таянып торып басты. Башын селкеде, чалбар балакларын, пиджак
итәген каккалады. Куакларны аралап, тар сукмаклы ачыграк урынга чыкты,
як-ягына каранды. Ниһаять, үзенә ни булганын хәтерендә яңартты.
Ул кичке якта төзелеш комитетының торак-көнкүреш комиссиясе әгъзасы
белән әүвәл Северный бистәсендә, халык телендә, «сипушка» дип йөртелә
торган, туган-тумачасының ихатасында тактадан әтмәлләнгән, мунча хәтле
генә өйдә яшәүче бер балта остасында булды. Аннары алар идарәнең өченче
участогында монтажчы булып эшләүче берәүгә бардылар. Ир кеше хатыны
һәм ике кечкенә баласы белән Соцгород читендәге ике катлы барактагы кысан
гына бер бүлмәдә яшәп ята. Төзелеш идарәсендә ике ел эшли, хезмәтендә
гаеп-кыеклары юк. Чиратны бераз алгарак күчереп булмас микән, дип гариза
язган. Тикшерү шуның өчен кирәк дип табылган. Моны Габделнурга идарәнең
профсоюз оешмасы рәисе җиткерде. Комиссия әгъзалары монда да Северный
бистәсендәге эшне башкардылар: бу эшченең дә яшәү шартларын үз күзләре
белән күреп, кирәкле кәгазьләрне карап-барлап, акт төзеделәр. Хуҗа бик
кыстаса да, әлбәттә инде, юк сәбәпне бар итеп, чәйгә калмадылар.
Барактан чыккач, юлдашы бер якка китте, Габделнур — икенче якка.
Караңгы төшә башлаган, якын-тирәдәге өйләрнең һәм ике-өч катлы йортларның
тәрәзәләре саргылт төскә кергән. Көне ямьсез, җил, карасу авыр болытлар
түбәнтен генә агыла. Урамда кеше-кара сирәк, бала-чага да күренми.
Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, егетнең юлы бакча аркылы иде. Кинәт
агачлар, куе куаклар эченнән ачыргаланып кычкырган хатын-кыз авазы
яңгырады.
– Ярдәм итегез! Талыйлар!
Габделнур туктап калды. Әйләнә-тирәдә беркем юк. Баягы чырылдавык
тавыш янә кабатланды:
– Коткарыгыз!
Егет ике уйлап тормады: кисәк сулга борылды һәм, озын куакларны аралап,
алга омтылды.
Һәм шул минутта ук егетнең каршында бер әзмәвер шәйләнде, аның
нидер тоткан куллары күтәрелде... Бу шулхәтле тиз арада булып алды ки, егет
аңышырга өлгермәде: ни кулын күтәреп саклана, ни читкә тайпыла алмыйча
калды. Башына сугудан аның күз аллары караңгыланды, гәүдәсе мәлҗерәде,
ул һуштан язды...
...Ачыграк урынга чыккач, өс-башын каккалаганда, ул пиджак һәм чалбар
кесәләренең әйләндерелгән булуын, кулъяулыгының һәм пәкесенең дә
урынында түгел икәнен белде, димәк...
– Ах... — дип, әшәке итеп сүгенде егет.
Әйе, димәк, теге хатын-кыз ярдәмгә юри чакырган.
– Ә бит ничек чәрелдәде, мәнсез нәрсә, артист кына буласы... Шулхәтле
ышандырырлык итеп кычкырды...
Егет үзенең гыйбадлыгы, һәрчак һәм һәркемгә ярдәмгә килергә атлыгып
торуы, моның алдын-артын уйламавы аркасында ниндидер усал ниятле
бәндәләрнең кармагына капканын аңлады. Шуңар шөкрана итәргә кала: хезмәт
хакы, аванс алган вакыт түгел, акчасы ун-унбиш сумнар тирәсе генә иде. Дөрес,
аена йөз кырык-йөз илле сумнар алып эшләгән кешегә бу да аз акча түгел. Баш
исән булсын дияргә генә кала.
Сул күзе томанлагандай булгач, битен сыпырса — кан. Башы да сызлый.
Уң кулы белән чәченә кагылды — бармаклары кып-кызыл. Чыккан җиренә
— куаклар арасына кереп, кулъяулыгын табып алды, пәкесе күренмәде. Шунда
ук бер метр чамасы озынлыктагы, уклау юанлыгы тимер торба ята иде. Әле
дә ярый акт кәгазьләрен теге иптәше, иртәгә иртән конторга керәсем бар,
постройкомга тапшырырмын, дип, үзе белән алган иде.
Аннары бакчадан чыкты, як-ягына күз салды. Канга баткан егеткә шикләнеп
карап, җәһәт-җәһәт атлап, ике кыз узып китте. Бу хәлендә урам буйлап барса,
тагын бәлагә таруы ихтималын (милиция күзенә чалыначак) уйлап алды.
Кайдадыр шушы тирәдә хастаханә барлыгы исенә төште.
Хастаханә ихатасы биек тимер койма белән әйләндереп алынган, әнә бәләкәй
капкасы да күренә. Аның аша узып, эчкә керде.
Габделнур, табиб ни кушса, шуны тыңлап, башы авыртса да, тешен кысып
түзеп утырды. Чиста ак халатлы ир-ат үз эшен бик белеп һәм җиренә җиткереп
башкара, күрәсең, аның өчен бу еллар буена күнегелгән гадәти, көндәлек
нәрсәдер; таза тәнле, буй-сынлы егетнең юк-барга шыңшымасын белгән сыман,
авыртамы, юкмы, дип тә кызыксынмый. Шулай да үзе йомшак, ягымлы тавышы
белән һаман сораштыруын дәвам итә. Габделнур моны шулай тиешле кебек
кабул итте. Табиб кеше сораштырырга бурычлыдыр, әнә шулай сөйләштергән
арада авыруга бераз җиңеллек тә китерергә телидер, дип уйлады. Алар халкы сүз
белән дә дәвалый, дип ишеткәне бар иде. Ә чынлыкта исә табиб бу вакыйганы
милиция бүлегенә хәбәр итәргә тиеш, сораштыруы шуның өчен иде.
– Хәтерлисеңме, көз көне дә шушыңа охшаш бер хәл булган иде, — дип,
ул журналга берөзлексез нидер язып утырган шәфкать туташына мөрәҗәгать
итте.
– Әйе, — диде кыз, каләмен кәгазь өстендә йөртүен туктатмыйча гына баш
кагып.
Эшен бетергәч:
– Борчылырлык әллә ни юк, тәнең таза, төзәлер, — диде табиб. — Моннан
соң чит-ят җирдә, караңгы урыннарда саграк йөрергә тырыш. Ә безгә берәр
атнадан килеп күренерсең. Яланбаш йөрмә, әле суык.
Трамвайда селкенеп кайтканда, егет каршылыклы уйлар кичерде. Менә бүген
кич алар икәү, кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртып, эштән соң йөрделәр.
Ярый, ул — буйдак, ә теге иптәшен өйдә гаиләсе көтә, үз йортында яшәгән
кешенең вак-төяк мәшәкатьләре дә бардыр. Эше булмаса, авыр хезмәт көненнән
соң ял итәргә хаклы түгелмени? Габделнурга да ял тиеш. Чөнки берникадәр
вакыттан соң кулына китап-кәгазь, каләм алачак — политэкономиядән «Халык
хуҗалыгының планлы рәвештә үсеше», Азия һәм Африка яңа тарихыннан
«Һиндстанның 1857 елгы азатлык восстаниесе» дигән темаларга контроль эшләр
тапшырасы бар. Ә ниндидер зобанилар, мөгаен, эчәргә акчалары беткәннәндер,
аңа һөҗүм итәләр... Бәлки, алар иртәгә Габделнурга һәм башка бик күпләргә
медицина ярдәме күрсәткән табибны да таларлар? Ә ул кайчандыр аларның
туганнарын дәвалагандыр... Хәер, табиб булгач, ул кан дошманын да, хәтта
бакчадагы теге әтрәк-әләмнәрне дә авыр хәлдә калдырмас, чөнки институтта
Гиппократ анты биргән...
Габделнур, теге явызларны күрмәсә дә, менә хәзер кайдадыр эчеп утыруларын
(аның кесәсен актарып, талап алган акчага), бу «эш»не ничек оста итеп
майтарулары турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мактануларын күз алдына
китерде. Аларның кылган җинаятьләренә вөҗдан газабы кичермәүләрен, бәлки
иртәгә-берсекөнгә янә шуңа сәләтле икәнлекләрен дә ачык шәйләде егет. Бу
адәм актыклары алар тарафыннан кыерсытылган намуслы кешеләр урынына
үзләрен куеп карамыйлардыр шул. Юкса юлбасарга әверелмәсләр иде. Ни
аяныч, алар гөнаһны да белми, куллары да корышмый. Яңадан кешегә кул
күтәрмәм, кабат кеше малына тимәм, дигәнче алтыдан үрелгән каеш камчы
белән ярасы иде үзләрен мәйданда, халык алдында...
Егетнең зэклар белән эшләве хәтеренә төште. Аларның да берише кылган
явызлыклары, бозыклыклары белән масаеп лаф ора иде бит. Хәтта озын торык
авыл гыйбады да, берәүне исертеп (чит кеше түгел, якын танышы турында сүз
бара), хатыны белән аның өендә үк әвәрә килүен селәгәен агыза-агыза сөйли
иде. Аның, төрмәдә утырмаган кеше кешемени ул, дип әйткәне дә хәтерендә.
Теге чакта Габделнур ул мәхбүсләргә битараф булса, хәзер исә мөнәсәбәте
үзгәрүен сизде. Әйтәләр бит: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...
Тулай торакка кайткач, Габделнур кием алыштырды, бүлмәдәге егетләр
гозерләп сорагач, үзе белән булган вакыйганы кыскача сөйләп тә бирде.
Баш астына мендәр куеп, караватында китап укып утырган прораб Шәмсун
иң беренче телгә килде:
– Шул кирәк сиңа! Бөке кебек, кайда тишек бар, шунда тыгыласың.
Габделнур үзе дә, бүлмәдәге бүтәннәр дә бермәлгә өнсез калган шикелле
булдылар, Шәмсунның бу сүзләре — кеше хәленә керәсе урынга шулай каты
бәрелүе — берсенә дә ошамады бугай.
Чәй эчеп утырган, кыска җиңле соргылт күлмәк кигән Миргаяз (ул үз янына
яңа кайтып кергән бүлмәдәшен дә дәшкән иде инде) дустын яклыйсы итте,
коңгырт күзләрен тутырып Шәмсунга карады:
– Нигә алай дисең?
Шәмсун, китабын ябып, тумбочка өстенә ташлады, күзлеген дә салып
куйды. Җитү чәчле, зур башлы, киң җилкәле бу егет утызга җитеп килә иде
инде. Яшь чагында ул институт командасында волейбол уйнаган, шуңа күрә,
атлаганда, башын аска иебрәк йөри, алгарак чыгып торган кулбашлары аркасын
бөкрәйтебрәк күрсәтә сыман, чынлыкта ул бөкре түгел, сау-сәламәт таза егет,
хәзерге вакытта физик хезмәт белән шөгыльләнмәсә дә, куллары зур һәм каты.
Бүлмәдә һәрчак зәңгәр төстәге йон спорт костюмыннан.
– Андый хәл баштан узган, — диде ул. — Бервакыт, урамда икәү сугышканны
күреп, араларына кердем. Ни белән бетте дисең? Үземне үк гаепләделәр. Тегеләр
туганнар булып чыкты. Алар бер-беренә сукканнарын оныттылар, ә мин
аралаганда, берсенең, ялгыш егылып (чөнки исерек иде), кулын сындыруын
кичермәделәр, миңа сылтадылар. Бәхетсезлеккә каршы, милиция машинасы
узып бара иде... Бүлектә дә бөтен гаепне миңа чәпәделәр. Чөнки тегеләр икәү,
аларга ышандылар... Менә шулай, егетем, икенче тапкыр кеше сугышканны
күрсәң, әйләнеп үт, туктап та торма, эндәшсәләр дә ишетмә, күрмәгән-белмәгән
— мең бәладән котылган...
Гәрчә бәхәстә һәркем үз фикерендә калырга тырышса да, Габделнурны да
шактый уйга салды бу вакыйга. Нишләсен, ул шулай тәрбияләнгән, күрәсең.
Ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, Шәмсун сүзләрендә хаклык бар, шайтан
алгыры.
Аларның бүлмәсендә узган ел беркадәр үзгәреш булды: Ваня хәрби хезмәткә
алынды, ә аның урынына армиядән кайткан элекке солдатны — Сөмбәт
исемле егетне керттеләр. Озын буйлы, ябык йөзле бу егет аз сөйләшә, күбрәк
тыңлап торырга ярата. Ул чит илдә — Германиядә хезмәт иткән, Варшава
Килешүе гаскәрләре белән узган ел август аенда Чехословакиягә кергән, чын
мәгънәсендә дары исе иснәп кайткан. Дөрес, яраланмаган да, контузия дә
алмаган, әмма ләкин ниндидер яшерен бер канәгатьсезлек күңелен борчыган: ул
гамәлнең дөрес булмавын соңыннан аңлаумы (1968 елда Прага халкының совет
гаскәрләрен 1945 елдагы кебек сирень чәчәге бәйләмнәре, төче чия пироглары
тотып каршыламавын, танклар туктагач, офицерларны кочаклый-үбә өйләренә
чакырмавын, бәлки, киресенчә, йодрык күрсәтеп, аларны оккупантларга
санауларын һәм үзенең хезмәттәш солдат-сержантларның үлем-җитемен күрүе)
аның рухи халәтенә бәргән, холык-фигылен үзгәрткән булса кирәк. Ул күп
вакытын күрше бүлмәдәге дусты, армиядә бергә хезмәт иткән удмурт егете
яисә Шәмсун белән шахмат уйнап үткәрә, шуннан күңел тынычлыгы таба
сыман. Аракы эчкәч холыксызлануын белгәнгә, «мәҗлес» корган чакларда
бүлмәдәшләре аны бик кыстамыйлар, үзе дә стакан күтәрергә атлыгып тормый.
Менә шушы аз сүзле Сөмбәт бүген әңгәмәгә кушылуны кирәк тапты, ахры.
– Безнең каныбызга сеңгәндер инде, һаман кеше эшенә тыгылабыз, — дип
куйды ул.
Әлбәттә, моны теләсә ничек аңларга була иде: Габделнурның бүгенге хәленә
ишарә дип тә, чит илләрнең эчке эшләренә тыкшынуга кагылышлы сәясәткә
ишарә дип тә.
– Алайга китсә, үзеңә сукканда да каршы тормаскамыни? — диде Миргаяз,
инде сүрелә башлаган бәхәс-әңгәмәне янә куертып җибәрергә теләгәндәй.
— Ялгыш берәрсен имгәтеп куюың бар.
– Ә юк, егетем, монысы инде бүтән операдан, — диде Шәмсун, җанланып.
— Анысы самооборона — үз-үзеңне саклау дип атала. Американың Техас
ковбойлары, алты кеше күтәреп алып барганчы, унике кеше хөкем итсен,
дия торган булган. Мәгънәсе аңлашыламы? Нигә унике кеше дигәндә, аларда
присяжныйлар суды бар, анда — унике утырышчы.
– Шулаен шулай да, — диде Миргаяз, әмма тиз генә бирешәсе килмәде.
— Арттырып җибәрсәң?
– Анысы — бүтән коленкор...
Егетләр арасында мондый сүз көрәштерүләр, бәхәсләр еш чыга. Әлбәттә,
аңарга, бүгенге кебек, нинди дә булса вакыйга сәбәпче. Шәмсун институт
бетергән, кулында һәрвакыт китап. Ул, тулай торакка кайткач, эш турында
сөйләшмәскә тырыша, дөнья, рус классикларын, ЖЗЛ сериясен — атаклы
кешеләр язмышына кагылышлы китапларны укый. Шунлыктан китап тотарга
иренгән яки вакыты булмаган егетләрнең авызын тиз томалый. Ләкин бервакытта
да аларны кимсетү юлына басмый, мәсхәрәгә калдырырга тырышмый. Ул белә:
кемнәрдер, бик теләсә дә, сәләтләре чамалы булу аркасында укуны тарта
алмаган, кемнәрнеңдер матди ягы кысан булган. Ә кайсыберәүләр үзләре
теләми. Аларның күршесендәге абзый малайларын бик укытмакчы иде. Ләкин
берсенең укыйсы килмәде. «Ун бармагым белән сарык бугын актарырга риза,
укытма гына!» — дип, атасына ялынганын үзе сөйләде яшьтәше Шәмсунга...
Әнә Габделнур бик теләп көндезгедә укыр иде, тик бу яшьтә ата-ана җилкәсенә
авыр йөк булуны күңеле тартмаган. Шуңа күрә университетта читтән торып
белем эстәүче егетне Шәмсун аеруча хөрмәт итә. Ул үзе көндезгедә укыды, ни
дисәң дә — ике кулыңа бер эш. Дөрес, аңа да җиңел бирелмәде уку. Аннары ул
да ата-ана кулына гына карап ятмады, матди якны үзе дә кайгыртты: иптәшләре
белән әртилгә берләшеп, вагон бушатты, балалар бакчасында каравыл торды,
җәен студент отрядлары белән Союзның төрле төбәкләрендә тир түкте. Ә
бу эшче-студент егеткә шактый авырга килә. Җитмәсә, әнә җәмәгать эшенә
җигәләр: тарткан атка һаман йөк салалар.
– Ләкин анда да чама дигән нәрсәне истә тотарга кирәк.
Шәмсун, шул сүзләрне әйткәч, кулына сөлге тотып юынырга чыгып
китте.
Бу мәсьәләгә нокта куелып, әңгәмә бетте дигәндә генә, яңасы калкып чыкты.
Чөнки егетләр ил-көн эчендә булган вакыйгаларга битараф түгелләр иде.
– Тагын утыз ике солдат-офицер әрәм булды, — дип куйды Сөмбәт.
Сүзнең март аенда Уссури елгасындагы Даманский утравында һәлак
булган чик сакчылары турында барганын барысы да аңлый иде. Икенче
март көнне безнең егетләргә кытайлар ут ача. Аларны өшкереп чыгардылар
чыгаруын (йөзләгәнме, меңләгәнме солдатлары ятып та калган, диделәр), әмма
үзебезнекеләр кызганыч. Үлгәннәрен дә, исәннәрен дә бүләкләделәр бүләкләвен.
Бер сержантны бәхет басты — аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Егет
хәзер кайда да югалмас, уч төбендә генә йөртерләр.
– Ул утрауда кеше дә яшәмәгән, — диде Габделнур.
– Алайса, аның кирәге дә шулхәтле генәдер инде.
Моны Миргаяз әйтте. Ә Габделнурның фикере башкачарак иде:
– Стратегик яктан караганда, бәлки, кирәге бардыр. Тагын шунысы: халык
хакы дигән нәрсә дә бар бит әле. Рас ул безнең җир икән, аңа бүтәннәр кулын
сузмасын.
Аннары сүз Брежневка атам дип космонавтлар утырган машинага ике
пистолеттан ут ачкан кече лейтенант Ильинга күчте.
– Менә бит: тегеләр дә — илне саклаучылар, бу да — Ватанга тугрылык
хакына ант биргән кеше.
– Аттан ала да туа, кола да туа, — диде Миргаяз.
Бераздан, Шәмсун юынып кергәнче, ул да тынды. Сөмбәт бик кыстагач,
Миргаяз, гәрчә аңа оттырасын анык белсә дә, бер-ике партия шахмат уйнарга
ризалашты.
– Детский мат куештан түгел, — диде ул, фигураларны тактага тезгәндә.
– Син хәзер сабыйлык чорын үттең инде, — дип елмайды кичәге солдат.
Чыннан да, беренче көннәрне ул аны өч-дүрт йөрештә үк бирелергә мәҗбүр
итә иде. Сөмбәт — башлы егет. Хәрби хезмәттән, Габделнур укырга дип ничек
ашкынып кайтса, ул да шул уй белән яна, шыпырт кына әзерләнә дә, әмма
әлегә уй-теләген кычкырып кына әйтми иде.
Бераз вакыт Сөмбәткә карап утыргач, Габделнур әтисен, аның белән әңгәмә
корган чакларын искә алды. Йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтмиләр.
Аннары, дөнья күргән егетләрнең күзләре ачыла — алар чагыштырып карый
башлыйлар. Габделнурның әтисе Галләм абзый да, бераз «кабып» алгач, сугыш
вакытында Саратов өлкәсендә күргәннәрен сөйли иде. Анда Идел буе немецлары
яшәгән, алар бирегә шактый еллар элек килеп төпләнгән булсалар да, сугыш
башлангач, аларны Себергә, Казакъстанга куганнар. Ә йорт-җирләре, каралты-
куралары, фермалары шул килеш утырып калган. Аларда инде сугышка хәтле үк
суүткәргечләр, автопоилкалар һәм башка механизмнар булган. Безнең солдатлар
андагы тәртипне, төзеклекне күреп шаккатканнар. Галләм абзый мондагы фермалар,
аларның тирә-юне тездән пычрак булуына чын күңелдән борчыла иде.
...Уку димәктән, Габделнур бу арада Ленин районының 20 нче кичке урта
мәктәбендә (шөкер, ул янәшә генә — Восстание урамында) педагогик практика
үтә.
Тау чишмәсеннән агып төшкән чиста, тешләрне сындырырдай салкын су
күл-елгаларны сафландырган кебек, гыйлем ияләре дә үз тирәсендәге адәми
затларга аң-белем тарата, аларны мәдәни яктан агарта, рухларына байлык өсти.
Габделнур белән дә шулай: укытучы-профессорлар белән күбрәк аралашкан
саен, аларның лекция-дәресләрен күбрәк тыңлаган саен, үзендә нинди дә булса
яңалык сизә, ми күзәнәкләренең уйлау сәләте артканын, калебе чистарганын
тоя, әйләнә-тирәсенә гамьлерәк караган төсле була.
Һәм менә дүрт елга якын вакыт эчендә алган белемнәрен тормышта
кулланырга, шулар нигезендә бүтәннәргә сабак бирер көн килеп җитте. Ул
унынчы сыйныфта «Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының героик
хезмәте», ә сигезенчедә «1861 елгы реформага хәзерлек» дигән темаларга
комиссия алдында дәрес бирде. Хәзер аны алтынчыда «Капиталистик
промышленностьның барлыкка килүе. Англиянең колониаль сәясәте» һәм
унберенчедә «Социализмга күчү юллары» дигән ачык дәресләр көтеп тора.
Җитмәсә, унынчы сыйныфта тәрбия эше дә аның җилкәсендә. Шуңа күрә ул,
Миргаязлар кебек, ирекле кош түгел — шахмат-шашка (домино, кәрт сугуны
әйткән дә юк) уйнарга вакыты тар, әле тиз генә йокларга да ята алмый иде.
2
Кешегә дә, елга кебек, үз-үзең булып калу хас. Язын елга ярларыннан
чыга, ташый, дулый, котырына, ә җәен корылыкта, киресенчә, тарая, саега,
кибә. Вакыт узу белән, шифалы яңгырлар яугач, көз җиткәч, ул үзенең элекке
халәтенә кайта. Кешенең холкы да нәкъ шулай бит: әгәр ул тыныч, уйлап эш
итүчән, кешелекле, игелекле икән, кайбер вакыйга-хәлләр аркасында ничек кенә
чыгырыннан чыкмасын, уңай сыйфатларына вакытлыча хилафлык кылмасын,
ахырдан барыбер үзенең асылына кайта.
Габделнур башым авырта дип ыңгырашып, иркәләнеп, урын өстендә ятмады,
хәер, иркәләр кешесе дә юк. Аның гадәти тормышы дәвам итте: эшенә дә
барды, укуын да онытмады.
Кичтән ярыйсы гына күңелле итеп утырганнар иде, чөнки Мамадыштан
Миргаязның абыйсы килде. Билгеле инде, туганы килгәч, егет саранланып
тормады. Шуңа күрәдер ул төне буе саташып, кемнәр беләндер бәхәскә кереп,
сөйләшеп ятты. Габделнур исә соң гына йокыга китә алды.
Иртән аны Миргаязның абыйсы уятты. Габделнур аңа эшкә барасын әйтеп
куйган иде.
Эштә Габделнурның кулдашы уртача буйлы, озын борынлы, кызгылт
чырайлы, саргылт чәчле, узган ел гына армиядән кайткан Дөбәрис исемле егет
иде. Кичке мәктәпнең тугызынчы классында укый, өйләнмәгән. Күрәсең, тиз
генә камыт кияргә ашыкмас та, чөнки кызларны бик ярата. Аны да кызлар
чит итмиләр, егет телгә оста, сөйләшә һәм сөйләштерә белә, һәрчак шат йөзле
— дөньяга ачу тотып, аннан зарланып йөрми.
Габделнурны ул бик хөрмәт итә, һәрчак сүзен тыңлый. Аның күп белүенә
соклана, университетта укуы белән һәм шундый кешенең дусты булуы белән
кызлар алдында горурлана.
Ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, эшен белеп, җиренә җиткереп
башкаручы егетне төзү идарәсенең комсомол бюросы әгъзасы итеп тә
сайлаганнар. Күрәсең, элекке офицер Митрохин тәкъдим иткәндер. Ул солдат
шулпасы эчкән егетләрне җәмәгать эшенә бик теләп тарта.
Габделнур кулдашы Дөбәрис белән участокны әйләнеп чыкты һәм шулар
ачыкланды: градирняга — чыгыр, бер корпуска — вибратор, бетон кабул итәргә
күтәргечне тоташтырырга кирәк.
– Безгә мич кирәк, — диделәр буяучы кызлар, — туңабыз.
– Кая, үзем генә җылытыйм, — диде Дөбәрис һәм берсен биленнән эләктереп
тә алды.
– Кит әле, — дигән булды училище бетереп кенә килгән яшь кыз, ә үзе,
кыланчыкланып, электрик абыйсының куенына ук керде. — Кара, җылы икән
монда.
Кызлар көлештеләр, усал теллеләре чеметтереп алырга да күп сорамады:
– Арык бит ул.
– Кая аның җылысы булсын, яшь тә түгел.
– Габделнур абый әнә тик тора, үзенең карт егет икәнен белә...
Кыз сүзен әйтеп бетермәде, Габделнур анысын эләктереп алды, битеннән
үбеп тә алды.
– Әбәү, үпте.
– Шаяра гына бит ул.
– Шутили, шутили, а потом появились дети, — диде бер телгә үткене.
— Аларга ирек куйсаң...
Кызлар чыр-чу килеп, егетләр бераз тел чарлаганнан соң аерылыштылар.
Электриклар, чыгыр тоташтыргач, күрше участокка барып килделәр. Андагы
коллегалары, бер телогрейка-бушлат аунап ята, дигән иде. Чөнки Габделнурга
яңаны алганда, складка искене тапшырырга кирәк.
Аннары завод ашханәсенә юл тоттылар. Анда Габделнурның бер таныш
кызы очрады һәм башын иеп китте. Аны күргәч, егет, кулларын бутый-бутый,
юри кычкырып сөйләште.
Сүз бер моторист хакында иде.
– Аның хатыны үзеннән ике яшькә олы.
– Картрак икән, — диде Дөбәрис, әңгәмәне куертып, — бездә үзеңнән өч-
дүрт яшькә яшьрәккә өйләнү гадәткә кергән...
Төшке аштан соң, тоташтыргыч һәм кабель күтәреп, күтәргеч янына
киттеләр. Будкаларына кайтканда, аларны төзү идарәсенең энергетигы, дүрт
ел флотта өйрәнгән гадәтенә тугрылыклы рәвештә аякларын киң итеп аерып
баскан, кара куртка һәм фуражка кигән Сәгыйров көтеп тора иде. Ул үзе белән
бер электрик та иярткән.
Алар машина белән алып килгән вибратор һәм трансформаторны бетон
кабул ителәчәк корпуска илттеләр, тоташтырдылар.
Участок башлыгы чираттагы ялда иде, аның урынына калган прораб белән
сөйләшеп тордылар. Күбрәк энергетик әңгәмә корды, егетләр кирәк чакта гына
сүзгә кушылдылар.
Прораб белән сүзен тәмамлагач, Сәгыйров:
– Егетләр, сезгә бераз премия бар, — диде һәм аларны үзе белән конторга
алып китте.
– Унтугыз сум гына икән, — диде Дөбәрис, ризасызлык белдергәндәй,
аннары үзе үк үз күңелен күтәрде: — Ярый инде, бер сумы да җирдә ятмый
бит. Бу атнада авылга кайтмакчы идем, күчтәнәч алырга җитәр.
Дөбәрис Тау ягы районнарының берсеннән иде. Ул өенә еш кайта: әтисе
совхозда партия оешмасы секретаре икән, әнисе сыер савучы, икесе дә олы
яшьтә. Дөбәрис хәрби хезмәттә чакта утын хәстәрен күрү, бәрәңге алу, печән
чабу кебек эшләр энесе җилкәсендә булган. Ләкин, абыйсы кайтканчы, аны да
армиягә алып куйганнар, шуңа күрә ул эшләгән эшләр Дөбәрискә калган.
Алар ягында, «бардымые», «кайттымые» дип сөйләшәләр икән. Егет авылдан
килгәч, үзе дә сизмәстән шул сөйләмгә күчкәли.
Шуны истә тотып:
– Тагын тел бозып сөйләшерсең микән инде? — диде Габделнур, күз
кысып.
Дөбәрис үпкәләмәде:
– Ю-ук, — диде, аннары үзе дә, руслар әйтмешли, таякның шул ук башы
белән шул ук урынга төрттереп алды: — Кеше көлкесе — кешедән көлә, ди.
Син үзең дә кыдыл бодаулар йөргән басудан түгелме соң?..
– Ярар, ярар, ул тиклем эчкә кермә. Замнём для ясности.
...Егет күп укый. Иң яратканы — фантастика, детектив. Кино, театрга еш
йөри, кызларга яттан шигырьләр укый.
Беркөнне, телефон рәтләгәндә, Габделнур аны чыбыкка җибәргән иде,
бик озак торып килде, күрәсең, кызлар янында булгандыр. Ләкин алар сүзгә
килмәделәр.
Тулай торакка кайткач, егетләр ашханәгә сугылдылар. Бераз ял иткәч,
Габделнур уку белән юанды. Ул бүлмәдә берүзе генә. Миргаяз кибеткә чыгып
китте, Сөмбәт күрше бүлмәдә, Шәмсун кайдадыр үз эшләре белән йөри
булыр.
Озак та үтмәде, егетләр кайттылар. Кичәге солдат тиз генә бәрәңге
пешерде.
Бүтәннәр кебек Габделнур тиз генә йоклап китә алмады, теге хәлне уйлап
изаланды. Ул — яшь кеше, тәне төзәлер, ә менә җан ярасы... Бу арада аны гел
бер уй борчып, бимазалап, күңеленә тынгы бирми йөдәтте: «Нигә теге зобанилар
җәзасыз калырга тиеш әле?»
Әгәр син кемгәдер явызлык кылгансың икән, ул синең үзеңә үк авырлык
китерердәй бер гамәл булып әйләнеп кайтырга тиештер бит. Һәм киресенчә: әгәр
кешеләргә мәрхәмәтле булсаң, үзеңә дә игелек булып кайтыр. Моны кечкенәдән
үк ишетеп, күңеленә сеңдереп үсте ул. Менә хәзер аңа карата этлек эшләделәр.
Ә җәзасын аларга кем бирә? Теге дөньяда түгел, ә монда һәм хәзер үк. Нигә
әле ул киң күңелле булып кыланырга тиеш ди? Бер даһи, Леонардо да Винчи
булса кирәк, әйткән: «Кем явызлыкны җәзага хөкем итми, шул аның тормышка
ашуына булышлык итә». Юк, егет аларга теләктәшлек итүче түгел!..
Вакыт табып, ул хастаханәгә барып күренде. Аның ярасын теккән табиб,
башын җентекләп карап, хәл-әхвәлен, кәефен, ашау-эчү һәм эшен сораштыргач,
укуы белән дә кызыксынды. Егеттән төпле, уңай җавап ишеткәч, ул канәгать
калды.
– Борчылырлык урын юк, — диде, авыруның күзенә карап. — Төзәлә.
Егет, кайтышлый, үзенә таныш хәвефле урыннан үткәндә, як-ягына каранды.
Өч катлы йортның подъезд төбендә салмыш бер адәм эскәмиядә утыра, янында
хатын-кыз да бар. Ир-атка кушылып, ул да кычкырып-кычкырып сөйләшә,
шаркылдап, урам яңгыратып көлә. Габделнур кинәт кенә туктап калды. Чөнки
әлеге хатынның тавышында аңа таныш интонация-аһәң ишетелде кебек иде.
Егетнең колагына аю басмаган, аз-маз музыка белән шөгыльләнгән кеше
буларак, ул моны җиңел тоемлады. Әйе, шик юк, ачыргаланып кычкырган,
ярдәм сораган тавыш бит бу!
Егет йөрәгенең еш-еш тибүен тойды, башына кан йөгергәндәй булды,
бөтен барлыгы нәфрәт белән тулды һәм аңарда үч алу теләге туды. Әйе, ул
боларны акылга утыртырга тиеш. Алар үз җинаятьләренең җәзасын күрергә
тиеш. Ә ничек? Милиция, дусты Ирек ярдәме беләнме? Юк, аны катнаштыру
кирәкмәстер. Чөнки нәкъ менә бу адәм Габделнурга сукканны, тимер торба
белән тондырганны исбат итү кыен булачак. Бүлмәдәшләрне алып килсәң?
Әлбәттә, егетләр каршы килмәсләр һәм тегене ярыйсы гына изәрләр дә иде.
Кирәкми, эшнең зурга китүе ихтимал. Нишләргә соң? Йөрәге дөп-дөп типкән
егет, ботинка табаны җилемгә ябышкандай, беркавым кузгалып китә алмыйча
торды. Йә, нишләргә соң? Әгәр чукынып кына китегезсәнә дип кул селтәсәң,
онытырга тырышсаң? Алай итү тегеләргә, ярар, киләчәктә дә шулай дәвам
итегез, уңышлар телим дигән кебек була түгелме соң бу?
Язгы авыр болытлар астында, шыксыз кичтә гел бер үк караңгы уй аның
бәгырен кимерде: «Ничек үчен кайтарырга?» Һәм, трамвайда тирбәлеп
кайтканда, озак баш вата торгач, ул, ниһаять, ныклы бер карарга килде.
Шул карарын тормышка ашыру нияте белән Габделнур икенче көнне кич
янә әлеге хәвефле урынга юнәлде. Өстендә эшкә йөри торган киң куртка,
аның якасы күтәрелгән, эчке түш кесәсе беленер-беленмәс кабарыбрак тора,
башында ак фуражка.
Ул, трамвайдан төшкәч, таныш юл белән югарыга таба менеп китте, аннары
уңга борылды. Ни булса, шул булыр, дип, кичә тегеләр утырган подъездга таба
атлады.
Бүген дә анда, эскәмиядә, тегеләр икәү утыра. Кычкырып сөйләшүләреннән,
кул хәрәкәтләреннән салмыш икәнлекләре әллә каян күренеп-сизелеп тора.
Габделнур исереккә салышты. Кирәк чакта артист та була белә ул. Алабугада
аларны Мәскәүдә укып кайткан югары белемле режиссёр укытты, студентлар
белән «Яшел эшләпә» дигән спектакль дә куйды. Билгеле, анда Габделнур да
катнашты. Бергә укыган кайбер иптәшләре соңыннан хәтта профессиональ
дәүләт театрына эшкә дә урнаштылар, чын артист булып киттеләр. Менә шул.
Егет, аякларын чалыш-чолыш атлап, тегеләр каршына барып басты. Бер читтә
үзенә таныш торба кисәген дә күреп алды. Әмма аны тануын һәм шуның
аркасында ачуы кабаруын йөзенә чыгармады. Фәкать үзенең дөрес чамалавын
гына аңлады.
– Сәлам, — диде ул тәкәллефсез генә. — Нәрсә каңгырап утырасыз?
Иске фуражка кигән башын аска иебрәк утырган ир-ат күзенең агы белән
генә Габделнурга карады.
– Синең ни эшең бар? — диде ул төксе генә.
Аның өстендә иске телогрейка, тез башлары кабарып торган, гомерендә
үтүк күрмәгән кара чалбар, аягында каптырмалары эләктерелмәгән «прощай»
ботинкасы. Гәүдәсенә караганда, буе Габделнурдан чак кына калкурак булыр,
җилкәләре дә шактый киң күренә, бөрешеп утырганга күрә үзе мескен
кыяфәттә.
– Кореш, син нәрсә теш ыржайтасың? — диде Габделнур, телен
көрмәкләндереп, аның төртмә сүзенә үпкәләгәнен дә белдерергә тырышып.
— Мин сиңа бер начарлык та эшләмәдем бит әле.
Сакал-мыегы кырылмаган адәмнең чиртсәң кан чыгарлык кызгылт чыраена
карап, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы биреп булыр иде; сул күзе төбендә
«фонарь» бар, борыны җәлпәк.
– Яхшылык та эшләгәнең юк, — диде ул.
Бу юлы сәрхушнең тавышы баягыча ук дорфа чыкмады, чөнки каршында
торган егетнең салмыш икәнен, ә тавышында ныклык, үз-үзенә ышанганлык
барын искәрде булса кирәк. Алар халкы, үзләре башкисәр булганлыктан, кемнең
куркак, кемнең үз тиңе икәнне тиз төшенә бит.
Сүзгә янында утырган хатын-кыз да кушыласы итте:
– Ие.
Анысы да, ике чабата — бер кием дигәндәй, төс-кыяфәте, үз-үзен
тотышы һәм кием-салымы белән янәшәсендәге адәмгә пар килердәй
иде: аскы ирене күпереп зәңгәрләнеп-шәмәхәләнеп тора, күрәсең, шушы
араларда гына берәр каты кулдан яхшы гына эләккән булса кирәк, эчә-эчә
шешенеп бүртенгән битенә мул итеп сөрткән кызыл кершәне аның бизәнү
серләрен бигүк белеп бетермәве яки кайчандыр белеп тә, инде күптән
онытуы хакында сөйли. Башындагы кызыл береткасы да, өстендәге зәңгәр
язгы-көзге пальтосы да таушалган-изелгән, аягындагы кыска кунычлы ак
резина итеге дә тузган.
Габделнур, фәкать ир-атка гына мөрәҗәгать итүен сиздерү өчен, «син»гә
басым ясады.
– Шеф, син зерә алай тупас сөйләшәсең. Мин синнән стакан гына
сорамакчы идем. Ярый, хуш...
– Нигә ул сиңа? — диде ир кеше, стакан сүзен ишетүгә тагы да йомшый
төшеп.
Хәзер инде Габделнур дилбегәне тулысынча үз кулына алды.
– Стакан белән нишлиләр инде? Син, фраер, бигрәк аңгыра икәнсең.
Шешә бар. Бугазыннан эчәсе килми, — диде егет һәм, курткасын чишеп, эчке
кесәсеннән башланмаган ярты чыгарды.
Тегеләрнең күзләре ялтырады, үзләренә җан керде, йөзләрендә елмаю
галәмәте чагылды. Әүвәл ир-атның теле ачылды:
– Башта ук шулай диләр аны.
Хатын да сүз кыстырды:
– Ие.
Габделнур янә иргә карады:
– Сиңа да өлеш чыгарырмын. Кая, стаканың юкмы?
– Ә миңа? — диде хатын-кыз, еламсырап.
Ләкин аңа игътибар итүче булмады.
– Монда юк, — диде ир кеше һәм ярым борылып дәште: — Бар, алып
чык.
– Бар үзең, — дип карышасы итте хатын аламасы, әллә торасы килмичә,
әллә хәле юктан, әллә үзен кешегә санамауларына гарьләнеп.
– Нәрсә?! Ике әйттермә, юкса...
– Ярар, ярар.
– Ычкын!
Хатын көч-хәл белән, теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, чайкалды,
әмма егылмады, теге адәмгә сиздермичә генә, аларны авыр хәлдән коткаручыга
күз кысты, кыек авызы, чалыш иреннәре белән елмайды һәм, арт санын
уйнаклатып, подъездга кереп китте.
– Утыр, — диде ир-ат, уң ягына ишарәләп һәм чак кына урыныннан
күчте.
Беренче елны зеклар белән эшләве ярдәм итте: «Үз кеше» булуында шик
калдырмас өчен һәм ныграк ышандыру теләге белән, Габделнур тәмамысы
болар сөйләменә күчте:
– Не хрен, постою, — диде һәм аягүрә калды.
Чөнки егет хатынның ничәнче катта, кайсы фатирда яшәвен дә, күпме
тоткарланасын да белми иде. Җитмәсә, вак кына яңгыр сибәли башлады. Шуңа
күрә ул як-ягына каранып алды да:
– Синең акчаң төшкән, — дип, тегенең «прощай» ботинкасына ымлады.
Беркатлы бичара башын аска июгә, Габделнур күз ачып йомганчы аракыны
башта сул кулына авыштырды, аннары уңы белән шешәне муеныннан тотты
да хәмергә сусаган бәндәнең башына тондырды.
– Мә, хайван, эч!
Ташка таш бәрелгән кебек, тонык аваз чыгарып, шешә чәлпәрәмә килде.
Пыяла ватыклары як-якка таралды, сыекчасы теге адәмнең фуражкасына,
колак-муенына, түшенә-аркасына акты. Ә бу мизгелдә Габделнурны ай күрде,
кояш алды — читкә ыргылды. Армия хезмәтендә занятиеләрдә һәм спорт
ярышларында йөз метрга йөгергән чакларын исенә төшерде — җан-фәрманга
очты...
Фәкать караңгы тыкрыктан олы урамга чыккач кына, ул йөгерүеннән
туктады, әмма, тиз-тиз атлап, тукталышка таба баруын дәвам итте. Сул яктан
троллейбус килүен күрде, йөгерә-атлый, аңа сикереп менеп утырды.
Ярамаган эш эшләсә дә, күңелендә ниндидер канәгатьлек тойгысы барлыкка
килде. Аның йөрәге ярсып тибә иде. Юк, бу куркудан түгел, арттан куып
җитәрләр дип шикләнүдән дә түгел. Моның булмасын ул анык белә.
Бераздан, кайта-кайтышка, сулуы тигезләнде, йөрәк тибеше акрынайды,
кан кайнарлыгы сүрелде. Беренче минутларда үзенең егетлек күрсәтүе аңа
җан тынычлыгы китергән шикелле булды. Аракыга тотылган акчасы өчен дә
уфтанмады, әле һаман сәрхуш белән әрепләшкәндәй әйтеп куйды: «Капланып
киткере!» Әйе, кирәген бирде теге адәм актыгының, ләхәүләсен укытты,
икенчеләй кешегә кул күтәрмәслек итте. Ләкин, троллейбус алга барган саен, бер
тукталыштан икенчесенә күчкән саен, аның да күңеленә ятышсыз, җан әрнеткеч
уйлар килеп, фикер сөреше үзгәрә башлады. Дөрес эшләдеме соң ул? Нинди
«олы» эш кырды соң ул, йә? Үзе дә үҗәтлеге аркасында теге зобани роленә
керде түгелме? Әгәр аңа торба белән кундырган кеше бу түгел, ә бүтән берәү
булган булса? Димәк, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, нахакка кул күтәргән,
явызлык күрсәткән була түгелме соң?! Ярар, теге кеше нәкъ үзе дә булды ди.
Әгәр башы ярылып, җиргә егылып, аны каһәрләп ятса? Габделнур кебек бу да
канга батса? Икесе дә бер калыптан — кан коючы-җан кыючы булалар түгелме?
Бүген-иртәгә югары белемле укытучы белгечлеге алып чыгасы кеше теге
аңгыра сәрхуштән нәрсәсе белән аерыла соң? Һәм аның тәрбияче сыйфатында
мәктәп бусагасын атлап, балалар каршына барып басарга хакы булачакмы?..
Ә нишләргә иде соң? Кайсыдыр акыллы башның әйткәне хәтеренә төште:
«Игелекле булырга тырышыгыз һәм сез яман эш кылырга сәләтсез икәнегезне
күрерсез...» Әйтүе җиңел ул. Ә тормышта... Аһ бу уйлар... Нишләп гамьсез генә
яши алмый икән ул?! Ятса — уй, торса — уй дигәндәй... Бар бит артык баш
ватмыйча гына яшәүчеләр дә... Ә ул...
Шуңа күрә егет тулай торакка яуда җиңүче сыйфатында башын горур тотып
түгел, ә кәефе кырылып, төшенке күңел белән, эшләгән чатак эшеннән разый
булмыйча, аннан шатлык-куаныч тапмыйча, канәгатьсез кыяфәттә керде.
Әнә шундый каршылыклы уй-кичерешләрдән соң ул булып узган вакыйга
хакында авыз чайкамаска, беркемгә дә белгертмәскә, иң якын дус-ишләре
белән дә серен уртаклашмаска үз-үзенә сүз бирде. Хәер, ул үзе дә бу күңелсез
вакыйга турында уйламаска, артык баш ватмаска тырышты, чөнки алда мөһим
бурыч — практика узу тора иде.
...Ниһаять, бүген ул мәктәптән җиңел сулап, кош тоткандай шатланып
чыкты: кулына директор, завуч һәм тарих укытучылары имзалаган белешмә алуга
иреште. Алар практикантны һәрьяктан уңай бәяләгәннәр, димәк, тырышуы,
йокысыз төннәр үткәрүе бушка булмаган.
Романның дәвамын журналның 09, 2015 ел санында укый аласыз.
"КУ" 9, 2015
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев