Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Габделнур гашыйк булды. Йөрәген нидер сызып үткән кебек булды — кызга карап катып калды: калын кара кашлы, түгәрәк алсу йөзле, калынча алсу иренле кыз бик мөлаем иде...

Романның башы монда.

 

9

Габделнурның курсташларыннан фәкать бер-ике кеше генә укытучы. Староста,

мәсәлән, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән хәрби кеше, бүгенге көндә хезмәт

белән төзәтү колонияләре идарәсендә; бер егет комсомолның өлкә комитетында

инструктор; бер хатын Югары Советта... Араларында Габделнур кебек гади эшчеләр

дә байтак. Электән калган мәкальдәгечә, укып мулла булмассың, чукып карга

булмассың, дисәләр дә, безнең халыкта аң-белемгә омтылыш, ихтыяҗ көчле.

Руслар, гомер яшә, гомер буена укы — юләр булып үләрсең, дип тә җиппәрәләр бит

әле. Әмма барыбер егет-кызларның күбесе, яшь агач кояшка, яктыга авышып үскән

кебек, югары уку йортларына керергә омтыла. Бер яктан, белемгә сусау тартса,

икенче яктан, дипломлы яшь кешенең алга таба үсеш перспективасы бар.

Мәктәпләрдә практика узганнан соң, һәркем үзенчә бер нәтиҗә ясады

булса кирәк, укуны тәмамлагач дәвам итәчәк хезмәт юлын, тормышын ачыграк

күзаллый башлады. Коридорда яки занятиеләрдән кайтканда, мондыйрак

фикерләр ишетелгәли иде:

– Миннән укытучы чыкмас, ахры. Моның өчен сәләт кирәк.

– Әзме-күпме сәләт һәр эштә кирәк инде ул анысы.

– Юк, монда баланы тәрбиялисе дә бар бит әле. «Педагог» сүзе грекчадан

тәрҗемә иткәндә, баланы алып баручы, тәрбия кылучы мәгънәсенә ия бит.

– Шулаен шулай да, кичке мәктәптә укытсаң, аларны инде тәрбиялисе

юк.

– Әйе, алар үзләре сине тәрбиялиләр.

Кемдер җитди, ә кемдер шаярткан булып фикер йөртә:

– Холкым мәктәпкә батмый. Түземлек тә, сабырлык та юк миндә, йә берәр

тәртипсезен кыйнап ташлармын, бәладән баш-аяк.

– Мин ел саен бер үк китапларны укып, иске темаларны сөйләп, һаман бер

балык башын чәйнәп утыра алмам, ахры. Мин үзгәреш яратам.

Кыскасы, һәркем үзенчә фикер йөртә, киләчәккә планнар кора. Фәкать

мәктәптә укытучы булып эшләүчеләр генә икеле-микеле уйда түгел: аларның

барыр юлы билгеле һәм тип-тигез — күптән сайланган.

Габделнурның еш аралаша торган бер курсташы медицина инструментлары

заводында токарь булып эшли иде.

– Бездә югары квалификацияле токарьлар берничә генә, — диде ул, үзара

гәпләшкәндә. — Эш авыр, төгәллек сорый. Аның каравы хезмәт хакы әйбәт

— аена биш-алты йөз. Ә мәктәптә мин ул акчаны алаламмы? Юк, билгеле.

Узган ел кооператив фатир алдык, ел саен түлисе бар.

Практика узганда, Габделнурга мөгаллимлек һөнәре ошады. Бигрәк

тә яшь буынга, дәреслекләрдән тыш та материалларны файдаланып,

үз халкының язмышын искә алып (Шәйгазамов белән әңгәмәнең

тәэсире), тарихны киңрәк һәм тирәнрәк укыту теләге уянган иде. Тарих

— халыкларныкы, тарихчылар — патшаныкы, дигән гыйбарә бар бит.

Әлеге дә баягы патшалар кушуы буенча гына язылган тарих укытмас иде

ул. Үзебезнең кем икәнлегебезне — бөек халык, заманында дәүләт тоткан

халык булуыбызны, телебезнең дә Русиядә икенче дәүләт теле дәрәҗәсендә

(Пётр Беренче үз янында тылмач тоткан, бик күп дворяннар-зыялылар

татар телен камил белгәннәр) йөрүен балаларның аңына сеңдерер иде.

Ленин бабайның бер хезмәтендәге «Россиядә укымышлылык буенча

татарлар беренче урында торалар» дигән юлларны укып күрсәтер иде. Ул

бу фәнне ярата, чөнки, борынгы римлылар әйтмешли, тарих — тормыш

укытучысы. Укытучы димәктән, университетта бер профессор аларга гел

әйтә иде: «Яхшы мөгаллим аңлата, ә бөек мөгаллим рухландыра». Габделнур

укучыларны дәртләндерә, илһамландыра алыр иде микән? Анысы билгесез,

ләкин, һәрхәлдә, төшеп калганнардан булмас, балаларга әйбәт сабак бирүче

булыр иде. Кызык, авыл мәктәбендә укыганда, әбиләре гел «сабак» дип

сөйләшәләр иде: сабакка бардыңмы, сабагыңны кара, сабагыңны укы,

сабагыңны онытма. Нинди мәгънәле сүз икән бит ул...

Әмма тормышның күзгә күренеп тормаган яклары, үз кануннары бар шул.

Аңа хәзер егерме җиде яшь. Шуның унөч елы (армияне дә кертеп) тулай

торакта узган. Анда аның чордашлары-яшьтәшләре елдан-ел сирәгәя, алар

урынына яшь-җилбәзәк килә. Габделнурга инде алар белән кызык түгел.

Аннары, башлы-күзле булырга да вакыт җиткәндер. Авылга кайткан саен (ә ул

анда еш кайта), әти-әнисе дә читтән суктырып булса да, моны искәртәләр. Ә

кайда яшәргә? Ярар, күңелеңә хуш килгән кыз очрады да ди. Сөйгәне Рәйсәнә

кебек үк булмаса да, кай ягы беләндер аны хәтерләткән, холык-фигыле белән

аңа тартым гүзәл бер фәрештәгә юлыктың ди. Хәер, аның Рәйсәнәгә бөтенләй

охшамавы да бик ихтимал — һәр хатын-кыз үзенчә матур, ир-ат күңелен үзенчә

җәлеп итә бит. Аның уңай якларын күрә белергә генә кирәк. Яисә башыңны

югалтыр хәлдә, Ләйләсенә мөкиббән киткән Мәҗнүн кебек, аңа фанатикларча

гашыйк булырга гына кирәк. Әйе, шул кыз белән матур гына йөреп, гаилә кору

хакында да килештең ди. Тыйнак кына итеп туен да уздырырсың. Ә аннары?..

Кайда торырсың? Кая барып сыенырсың? Казанда, әйдә, килен балакай, төкле

аягың белән, дип көтеп торган атаң-анаң йорты юк. Икең ике тулай торакта

чиләнергә, баллы көннәрнең тәмен җибәрергә, кавышу минутларын көтеп газап

чигәргәме? Ю-ук... Урыслар, с милым и в шалаше рай, дип әйтәләр әйтүен.

Ләкин шәһәрдә, Разлив күле буенда качып яткан Ленин бабай кебек, шалаш

та корып булмый бит әле.

Бөтен Союзда яңгыраш тапкан төзелештә эшләүчеләрнең киләчәккә өмете

бар: заводта яңа комплекс кора башлауга, генподряд һәм субподряд оешмаларга,

торак өчен дип, күпмедер күләмдә акча бүленә, һәм төзү идарәләрендә һәр

елны фәлән хәтле яңа фатир бирәләр; кемнәрдер, гаилә ишәйгәч, кечесеннән

зурга күчә, аларныкы да чиратта торучы яшьрәкләргә кала... Шулай итеп ел

саен чират алга баруын дәвам итә. Габделнурның да киләчәге гел үк өметсез

түгел. Ә мәктәптә?.. Егет андагы хәлләрне тәгаен белми белүен... Хәер, аны

сораштырып була. Ләкин һавадагы торнага алданып, кулдагы чыпчыкны

ычкындыру ярамастыр.

— ...Мин дә төзелештән тиз генә китмәмдер, ахры, — диде ул һәм курсташына

хәлне аңлатты.

Шунда Рәйсәнә әйткән сүзләр хәтерендә яңарды: «Бу дөньяда кешеләр үз

дигәнчә генә яши алмый...» Әйе, теләк бер нәрсә, ә тормыш чынбарлыгы,

яшәеш башкача хәл итә... Жан-Жак Руссо бугай: «Кеше ирекле туган, асылда

исә, ул һәр җирдә зынҗырлы», — дигән.

Ә беркөнне, гыйнвар башында, взнос түләргә кергәч, егетне партия оешмасы

секретаре Митрохин үз бүлмәсендә тоткарлады.

– Клавдия, син бераз һава сулап кер, — диде ул кадрлар бүлегендә эшләүче

хезмәткәргә. — Бухгалтерия кызлары белән ләчтит сатыгыз. Без Гаделҗанов

белән гәпләшеп утырыйк әле.

Дәшми-тынмый нидер язып утырган хатын, ярар, диде дә чыгып китте.

Митрохин иң әүвәл, урыныннан торып, зур тәрәзәнең форточкасын ачты,

папирос кабызды, калын иреннәре белән тәмәке суырды, төтенен тышка таба

өргәч, урынына утырды, өстәлдәге көл савытын үзенә якынрак китерде.

Бүтән вакытта аңа фамилиясе белән генә эндәшә торган Митрохин бүген

егеткә исеме белән дәште һәм алдагы планнары белән кызыксынды:

– Тагын ярты ел укыйсың калды. Көндезгедә укыган студентларга биргән

кебек, сезгә юллама бирмиләр, кая да булса мәҗбүри җибәрмиләр бит.

Язмышыңны үзең хәл итәсең.

Әлегә Габделнурның төпле, анык бер планы да юк иде. Кая да булса китәргә

дә исәбе юк. Митрохин белән ул ачыктан-ачык, кем әйтмешли, кәртләрне

уртага салып сөйләште:

– Афанасий Фёдорович, сез миңа беренче көнне үк, ата бурсык кебек ялгыз

башың яшәмәссең, гаилә корырга кирәк булыр, дигән идегез.

– Әйе, хәтерлим, — диде элекке офицер, янә төтен өреп.

– Яшь бара. Тиздән егерме сигез тула. Тулай торакта яшәү дә туйдырды.

Камыт кияр чак җиткәндер дип уйлыйм.

Митрохин үткер күзе белән егеткә төбәлде, карашында кызыксыну һәм

теләктәшлек чагыла иде. Ирен читләре белән генә елмайды:

– Камыты бармы соң?

– Әлегә юк.

– Муены булса, анысы табылыр. Эш турысында ничек?

– Мин идарәдән китәргә җыенмыйм.

Егетнең җавабы Митрохинга ошады ошавын, ләкин ул, армиядә хезмәт

иткәндә дә, биредә кадрлар бүлегендә эшләгәндә дә, кешеләрне күп күрде,

төрлесен очратты. Шуңа күрә аның һәр әйткән сүзгә ышана торган гадәте юк.

Кат-кат, урап-урап сораулар биргәч, сөйләштергәч кенә, ул тиешле нәтиҗә

чыгарырга өйрәнгән. Дөрес, Гаделҗанов урамнан кергән кеше түгел, сыналган

егет. Шулай да ул үзен кызыксындырган сорауларны бирмичә кала алмый,

шик-шөбһәгә урын калмаслык булсын.

– Электрик булып эшләрсеңме?

– Әйе, — диде үз-үзенә нык ышанган Габделнур.

– Югары белем беләнме?

– Ә кая барыйм, туры килер.

Митрохин тулы гәүдәле булса да, бик хәрәкәтчән кеше, гаскәри хезмәт үз

тәэсирен җуймаган иде әле. Урыныннан торып, кулларын артка куеп, ишекле-

түрле йөренде, кабат үз урынына чөмәште, тәмәкесен сүндерде. Янә егеткә

туры карады:

– Әгәр эшче югары белем ала икән, ул үсәргә тиеш. Төзүче-инженерлар

институтын бетергәннәр белән мәсьәлә тиз хәл ителә: мастер, прораб... Шуның

өстенә бүтән идарәләр, трест бар — һәркемгә урын табыла. Ә син гуманитар

белем аласың. Мин сине күптәннән күзәтеп киләм: белемең җитәрлек, эш

яратуың да мәгълүм, тәртип бозганың юк. Баш механик та, энергетик та синнән

канәгать, җәмәгать эшенә дә салкын карамыйсың. Кыскасы, син безгә кирәкле

кеше һәм сине дөрес, тиешле урында файдаланырга кирәк дип уйлыйм.

Митрохин Гаделҗановның төзелеш комитеты утырышларында турысын

әйтүен дә исенә төшерде. Дөрес, ул кайчагында, бигрәк тә фатир бүлгәндә,

эшчеләрне аяк терәп яклавы, кирелеге белән идарә башлыгының ачуын да

чыгара. Митрохин монысын да исендә тота. Ләкин Габделнурны җибәрәсе

килми.

– Әгәр сине төзелеш комитеты рәислегенә кодаласам?

Партбюро секретареның тәкъдиме Габделнур өчен көтелмәгәнрәк булды.

Ул урын буш түгел. Аннары, кайбер инженер-техник хезмәткәрләр, бигрәк тә

участок башлыклары аны өнәп бетермиләр. Чөнки ул, алдын-артын уйламыйча,

һәрчак эшчеләрне яклый. Ә тегеләрнең мастер-прорабларны алгарак этәсе

килә.

Митрохин белән әңгәмә шактый озынга сузылды. Габделнур быел диплом

яклыйсы, дәүләт имтиханы бирәсе барын да искәртте. Шуңа да карамастан

Афанасий Фёдорович үз тәкъдимен көчендә калдырды. Нигездә, егет тә аның

белән килеште.

Төзү идарәләрендә профком рәисе штаты каралмаган, әмма барысы да

элекке эш урыннарында хезмәт хакы алып, фәкать шул вазифаны гына

башкаралар. Чөнки дүрт-биш йөз кешелек оешманы (барысы да профсоюз

әгъзасы) җитәкләве җиңел түгел. Сайланган сурәттә Габделнур электр цехында

исәптә торачак иде.

Ләкин, алга китеп булса да әйтик, мәсьәлә алар уйлаганча хәл ителмәде.

Ул заманда Советлар Союзы дөньяның күп почмакларында үз идеологиясен

алга сөрү, йогынтысын арттыру өчен бөтен көчен куя иде. Кытайга дистәләгән

завод-фабрика корып бирде, Һиндстанда гаять зур металлургия комбинаты

төзеде, Куба, Ангола һәм башка илләрне туендырды. Көнбатыштагы социалистик

илләргә «Дуслык» нефть үткәргечен сузып, юан-юан торбалардан көн-төн кара

алтын кудырды. Монголия, Ливия, Ирак кебек дәүләтләрдә төзелеш эшләре

алып барды. Аларда эшләү өчен илнең төрле шәһәрләреннән төзүчеләр җибәрелә

иде. Кайберәүләр ул тарафларга бик теләп баралар: алар яхшы хезмәт хакы ала,

монда эш стажы өзелми, ике-өч ел эшләп кайткач, Мәскәүдәге махсус «Берёзка»

кибетләреннән чек белән кием-салым, машина юнәтәләр иде.

Монголиядә өч ел эшләп, әле шушы араларда гына кайткан бер бригадир,

тресттагы таныш-белешләре аркылы төрле юлларын табып, үзен төзелеш

комитеты рәисе итеп сайлатуга иреште. Митрохин, теше-тырнагы белән каршы

торса да, үз кандидатурасын үткәрә алмады.

Кайберәүләр Габделнурны, гомумән, постройком әгъзасы итеп сайлатмаска

да маташты, ә күпчелек, бигрәк тә гади эшчеләр, аны яклап чыкты. Рәис

мәсьәләсе исә постройком утырышында хәл ителде. Монда инде аңа тавыш

бирүчеләр Митрохин белән бер монтажчы гына булды. Идарә башлыгы да,

трест вәкиле дә әлеге дә баягы бригадирны хуп күрделәр.

Утырыштан соң Митрохин, Габделнурның үзен генә туры китереп әйтеп

куйды:

– Гаделҗанов, син турыдан ярасың, — диде. — Коеп яуган яңгыр астында да

чыланмаска өйрәнергә вакыт. Исеңдә тот: тормышка яраклашмыйча булмый.

– Ярар, истә тотармын.

– Канцлер Бисмарк турында замандашлары «ул — куркыныч кеше, чөнки

ул туры сүзле — ни уйлаганын әйтә» дигәннәр. — Аннары Митрохин елмая

төшеп өстәде: — Ә син бит әлегә канцлер түгел.

Егетне якын итеп торган, хисап-сайлау конференциясендә аның файдасына

үз сүзен кистереп әйткән Шәйгазамов, аны юатып:

– Күңелеңне төшермә, — диде. — Чыңгыз хан, рухы төшкән җайдакның аты

чапмый, дип әйтә торган булган. Ә бу кешене беләм мин: бер елдан артык эшли

алмас, адәм ялкавы, белеме — ташка үлчим, җиде класс. Хәзер аңа бригадир

урыны юк, ә гади эшче булып эшлисе килми. Бәлки, шулай килеп чыгуы синең

өчен яхшырактыр да әле. — Шәйгазамов көлеп куйды: — Бер елга куян тиресе

дә чыдаган ди. Ул — синең урының. Так что, борыныңны салындырма, тыныч

кына укуыңны бетер.

– Ә минем әллә ни исем китми, — диде Габделнур ихлас күңелдән.

Чыннан да, ул моңардан трагедия ясамады; әлегә үз эшеннән канәгать, укуы

да көйле генә бара. Кайберәүләр уйлаганча, университетта укыган башы белән

«карга борыны» күтәреп, «тимер тырнаклар» тагып багана башында йөрергә

гарьләнми. «Башлаган эшне бетерергә кирәк, аннан соң күз күрер», — дия иде

ул үз-үзенә.

Әйе, рәис була алмадым диеп кенә сөмсере коелмады егетнең. Ул, җитәкчесе

белән киңәшеп, трест партия оешмасының Органик синтез заводын корудагы

роле турында диплом эшенә алынырга уйлады. Бәхетең булса, алашаң

колынлый дигәндәй, материал эзләп җәһәннәмгә барасы түгел — кул астында

гына: партком, профком, комсомол комитеты папкаларының тузанын как та

иренмичә кара; күптиражлы трест газеталарының татарчасын да, русчасын да

туйганчы актар, киңәш-табыш итәрдәй теләсә кем белән әңгәмә кор. Кыскасы,

материалны шактый мулдан тупларга мөмкинлек бар. Шуның өстенә игелекле

доцент апасы аңа проректор имзалаган бер кәгазь дә бирде. Бу студент

Гаделҗановны архив фондына керергә рөхсәт итүләрен үтенеп Ленин райкомы

секретаре исеменә язылган хат иде.

Әмма, материал җыелып беткәч, аны эш арасында, урык-сурык йөреп кенә,

ыгы-зыгылы тулай торак бүлмәсендә генә ерып чыгу, игә-чөйгә китерү мөмкин

булмастыр кебек тоелды. Диплом эше җитәкчесенең фикеренә колак салып,

егет «Казанга терәлеп кенә торган Васильево бистәсенә — Ял йортына путёвка

алырга кирәк булыр» дигән нәтиҗәгә килде.

Җәмәгать эшенә килгәндә исә, рәис булмаса да, аңа төзелеш комитетының

торак-көнкүреш комиссиясенә җитәкчелек итү вазифасын йөкләделәр. Чөнки

Габделнурның бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек иде инде.

10

Габделнур гашыйк булды.

Ел фасылларының һәркайсының үз яме бар. Дөрес, күпчелек кеше язны

һәм җәйне ярата төшә. Ә, бактың исә, кышның да үз матурлыгы, җанга яз һәм

җәй айлары бирми торган рәхәтлеге бар: бөтен җир өсте ак юрганга төренә,

кырлар, елга-күл өсләре, авыл-шәһәрләр агара-чистара; иртән барча тарафны

нурга манып кызгылт кояш чыкканда, күкрәк тутырып, салкынча саф һава

сулыйсың; аяз көннәрдә күк йөзе гаҗәеп зәңгәр төскә керә, агач-куакларда,

күзне чагылдырып, энҗедәй кар бөртекләре җемелди, кыскасы, күңел күзең

сукыраймаган булса, сокланып карарлык матурлык кыш көне дә җитәрлек.

Гадәттә, җан ияләрендә яз көне тормышны дәвам итү теләге, яшәү дәрте

уяна, диләр. Ә елның бүтән фасылларында тереклек итү тукталамыни? Һич юк!

Бигрәк тә кешеләрдә. Адәм баласы өнендә бөгәрләнеп кышкы тирән йокыга

талган аю түгел. Ул яши: тойгылары уяу, бүтәннәр белән багланышы өзелми,

уй-хисләре дә торгынлык кичерми, сөю-сәгадәт мәлләре тукталмый.

Менә шулардан чыгып фикер йөрткәндә, Габделнурның нәкъ кыш ахырында

гашыйк булуы бер дә гаҗәп түгел.

Кышкы имтиханнар сессиясенә туры китереп, алдан хәстәрен күреп, ул

трестның санаторий-профилакториена юллама алды. Анда күбрәк сырхаулар

бара. Ләкин төзелеш комитетында егетнең дә хәленә керделәр — укуын

төгәллисе ел икәнен беләләр иде. Монда рәхәт: өч тапкыр шәп итеп ашаталар,

чирең булса дәвалыйлар, кыскасы, ашау — байдан, үлем — Ходайдан, дип

кенә ятасы.

Ул көндез ательега барырга җыенды. Җәйгә заманча иттереп — кесәләре

алда, балаклары киң чалбар тектермәкче иде. Әмма, Гагарин урамыннан түбән

төшеп, тукталышта сәгатенә карагач, сулга борылып китте. Китап кибетенә

керде. Киштәләргә күз йөртеп чыкты. Ләкин аһ итәрдәй яңа нәрсә күрмәде.

Урамда гадәти тормыш: сирәк-мирәк машиналар, трамвай-троллейбуслар

үткәли. Бер мотороллер пытырдап узды, велосипедка атланган үсмер чаба,

кешеләр каядыр ашыга. Бар җиһанны яктырткан кояш нурларында кар

бөртекләре энҗедәй җемелди, аяк асты шыгыр-шыгыр итә, озын күләгәләр

сузыла. Ниндидер сихри көчкә ия матур кышкы көн.

Трамвай килде. Егет башта бер картка юл бирде, аннары ашыга-кабалана

килеп җиткән бер хатын-кызны алдан үткәреп җибәрде, үзе аның артыннан

керде. Мамык шәл бәйләгән әлеге хатын-кыз алга узмады, артта басып калды

һәм борылды. Трамвайга менгәндә, егет аның йөзен юньләп күрмәгән иде.

Башын күтәреп карагач, туктап хәйран калды: бит алмалары янып торган яшь

кыз икән бит бу. Егет кулы белән өстәге тимер торбага тотынды һәм... йөрәген

нидер сызып үткән кебек булды — кызга карап катып калды: калын кара кашлы,

түгәрәк алсу йөзле, калынча алсу иренле кыз бик мөлаем иде. Югыйсә кигән

киеме дә бик гади: башында йоннары күпереп торган көрән төстәге шәл, өстендә

түгәрәк аксыл якалы зәңгәр кышкы пальто, кулында мамык бияләй.

Алар янына кондуктор килеп басты. Габделнур һушын җыеп өлгергән иде

инде, үзенең егет кеше икәне исенә төште, кызга мөрәҗәгать итеп:

– Миңа билет алмагыз, — диде һәм, елмаеп, кондукторга акча сузды. — Ике

билет.

– Берсе кемгә?

Габделнур алга карап ияк какты.

Кыз:

– Мин үзем алам, — диде һәм, бияләен салып, уң кулын кесәсенә тыкты.

Урта яшьләрдәге кондуктор хатын — дөнья күргән кеше:

– Ярар, аннан гына бөлмәс әле, сыйлаганда су эч, — дип, ике билет ертты

да берсен — кызга, икенчесен Габделнурга сузды. — Егет фартавой күренә,

эләктереп кал.

Кыз җавап кайтармады, оялып, башын аска иде, кулындагы билетны

карады.

Габделнур елмаеп сорады:

– Бәхетлеме?

– Юк, — диде кыз тыныч кына.

Аның тавышында уфтану-борчылу да, кемгәдер үпкә-шелтә дә юк иде.

Чөнки моның гадәти нәрсә — шаярту гына икәнен икесе дә яхшы беләләр.

Аның бит үзенә күрә йоласы да бар: саннар туры килеп, «бәхетле» билет эләксә,

кайберәүләр аны чәйнәп йотарга да күп сорамый.

Габделнур кызны юаткан булды:

– Ярар, кайгырмагыз, бәхетле билет эләгү ул әле череп баю дигән сүз түгел.

Ходай иман байлыгы бирсен, дип әйтә торган иде минем әби.

Кыз, башын күтәреп, үзенең яшькелт-зәңгәр төстәге зур күзләре белән

егеткә карады, аннары, оялып, карашын читкә юнәлтте. Ә Габделнурга,

кем әйтмешли, Ходай тел ачкычы бирде: гадәттә кызлар-егетләр арасында

була торган әңгәмә башланды. Хәер, күбрәк ул сөйләде, ә гәптәше, әйе, юк,

шулай, диебрәк, бер сүз белән генә җавап кайтара: йә аның фикере белән

ризалаша, йә кире кага. Егет аңа туры карый, кыз да кайчагында кыяр-кыймас

кына күзләрен тутырып карап ала да аннан башын читкә бора; әмма баскан

урыныннан китми. Алар трамвайдагы кешеләр сөйләшкәнне дә ишетми, туктап

торган арада кергән-чыккан пассажирларда да гамьнәре юк. Егет кызның алсу

йөзенә, кул тимәгән кара кашларына, өскесе аскысына караганда чак кына

юкарак сыман күренгән, тулышып торган, иннек якмаган алсу иреннәренә

һәм сүз әйткәндә күренеп киткән ап-ак тешләренә күз салып ала. Андый

мизгелләрдә кыз ояла, аска карый, кулындагы билетын бөтәрли. Аңа карап

егет үзе дә каушый төшә иде.

Трамвай «Мәктәп» тукталышына җитәр алдыннан, кыз кузгалды. Егет, алдан

төшеп, аңа кул сузды (баскычтан ир-ат алдан төшәргә, ә менгәндә киресенчә

кирәген егет үзләштергән иде инде). Ләкин аның кулы һавада асылынып калды.

– Рәхмәт!

Булышырга теләп тәкъдим иткән өчен булдымы бу рәхмәт, билет өченме,

әллә бергә-бергә күңелле итеп сөйләшеп килгән өченме — егет аңышмады.

Хәер, моның әллә ни әһәмияте дә юк иде. Егетнең сузылган кулына бер әби

ябышып төште.

– Рәхмәт, балам, игелек күр!

Ул арада кыз юл аркылы чыккан иде инде, кыска кунычлы кара сапожки

кигән матур аяклары белән тиз-тиз атлап ераклаша башлады.

Габделнур урыныннан кузгалырга кирәген дә онытып басып калды. Бераздан

исенә килде һәм, юл аркылы чыгып, йөгерә-атлый кызны куып җитте. Чөнки

ул үзен нәрсәдер югалтыр сыман тойды.

– Мин сезне озатам, — диде егет, үзенең кыюлыгына үзе аптырап. — Өч

тиенлек билет алды да хәзер шуннан файдаланмакчы була дип әйтмәсәгез...

– Юк, әйтмим...

– Рәхмәт! — диде егет, һәм тагын бик сирәк әйтелә торган сүзләр теленә

килде: — Сезнең күзләрегез миңа бик ошады.

Дөресен генә әйткәндә, ул атап кына кызның кай төше ошаганын да белми

иде, теленә килгәнне генә әйтте. Ләкин кызның аңа ошавы хак иде.

Кыз, барган уңайга башын борып, егеткә карады, оялды.

– Мин туганнарыма барам. Бик срочно.

– Миңа тиз генә ательега кереп чыгарга кирәк. Әллә башта шунда барып

киләбезме? Аннары сезнекеләргә.

– Юк, — диде кыз, кистереп, әмма тавышында ачулану юк иде. — Мин

ашыгам. Ә сез барыгыз.

– Мин сезне югалтырмын дип куркам. Сез аннан соң кая барасыз?

Бу инде юлда очраган чит кешегә бәйләнү кебегрәк булса да, егет тыелып

кала алмады. Чит кешесен чит кеше дә, ләкин ул яшь кыз бит, ә Габделнур

— яшь егет. Кыз да моны дөрес аңлады булса кирәк, ачуы чыкмады.

– Кире кайтам.

– Алайса, остановкада очрашыйк. — Егет сәгатенә карады. — Ну бер егерме

минуттан.

– Минем сәгатем юк, тагарга онытканмын.

– Мәгез минекен!

– Юк, кирәкми. Ә сез барыгыз барасы җирегезгә.

– Тәки бәйләнде дип әйтмәсәгез, тагын бер сорау бирим инде.

– Бирегез.

– Ә сез анда озак торасызмы?

– Юк.

– Алайса, мин сезне монда көтәрмен.

Кыз туктады, сизелер-сизелмәс кенә иңнәрен сикерткәндәй итте һәм бер

сүз әйтмичә китеп тә барды.

Егет, аның пальто аша да сизелеп торган зифа буй-сынына карап беркавым тын

торгач, тукталышка таба атлады. Урам аша чыгып көтә башлады, ательега бармаска

булды. Бу тирәдә, шәһәр уртасы булуга карамастан, кешеләр үз йорты белән яши.

Өйләрнең түбәләре кар белән капланган, морҗалардан төтен күтәрелә — гел

авылча. Йортларның беришләре такта белән тышланган. Тышланмаганнарының

бүрәнәләре каралган. Йортларның тәрәзәләре зур, урам якта өчәр. Капка-

коймалары төрле төсләргә буялган. Бакчалардагы биек алмагачлар ышыгында

сирәк-мирәк кызыл тәлгәшләре сакланган миләш һәм балан агачлары күренә.

Капка төпләре көрәлгән, кардан арындырылган, бәләкәй капкаларга, турылап,

олы юлдан сукмаклар салынган. Бу йортлардан арырак ике катлы озын таш бина

— военкомат, ә тагы да өскә күтәрелсәк, наратлыкка килеп чыгасың. Каршы якта

өч катлы мәктәп бинасы һәм уңда унике катлы ак йортлар.

Зәңгәр күк йөзендә сирәк-мирәк күперенке ак болытлар йөзә. Бөтен җиһанга

нурлы кояшның яктысы таралган: агачлардагы бәс тә, җирдәге кар да — барысы

да җем-җем итә. Әйтерсең лә кыш уртасы түгел, ә ямьле җәй көне — кояш

егетнең аркасын җылыткандай тоелды. «Нинди сихри көн соң бу?!» — дип

уйлады ул, агачларда чыркылдашкан песнәк һәм чыпчыкларга карап. Алар,

хуҗалары җыймыйча калдырган (бәлки, махсус шулай иткәннәрдер) миләш

агачында мәш киләләр иде. Бөтен җиһанга яктылык сирпүче күктәге саргылт

кояш нурына алар да сөенә иде булса кирәк.

Ерактагы биек агачлар ягыннан кошлар сайраганы ишетелде. Алар

берөзлексез чутылдатып сайрамыйлар, шулай да сирәк-мирәк бер-беренә

дәшәләр — үзләренә пар эзлиләр. Пар дигәннән, әнә бер ихата каршында

яфраклары көздән коелып беткән ике каен үсә, алар, бер-берсенә сыенып,

озын карасу чукларын салындырып, тын гына утыралар: яз килүен, бөреләре

бүртеп, яфрак ярып, яшеллеккә төренер чакларын сабыр гына көтәләр.

Бераздан кызның бирегә таба килгәне күренде. Егет аның зәңгәр пальтосын

ерактан ук танып алды. Ул, шәһәр кызлары кебек, кулларын як-якка җәеп кәттә

түгел, ә гәүдәсен авылчарак тотып, әмма үзенә бертөрле килешле йөреш белән,

матур аякларын тигез басып, ныклы адымнар белән килә иде. Башындагы

мамык шәле дә аны олысымак итми, ә йөзенә бик килешеп, ямь биреп торган

кебек: ак якасы аның каратут йөзен ачып җибәрә сыман. Кыскасы, егет кызның

үзе генә түгел, хәтта кигән киеме, кул һәм аяк хәрәкәтләре — барысы да күңеленә

ятышлы икәнен тойды. Ул аның мамык бияләй эчендәге кулларының да

җылылыгын тоя иде шикелле. «Килә!» — дип авыз эченнән генә пышылдаганын

егет сизми дә калды. Дөресен генә әйткәндә, исеме дә билгеле булмаган бу

гүзәлнең килүенә, аның белән кабат күрешә алуына егет әллә ни өмет тә итмәгән

иде. Ләкин күңел түрендә ниндидер бер чаткы кабынып-кабынып киткән кебек

була, һәм шул чаткы аңа ышаныч, кызның, һичшиксез, тукталышка киләчәгенә

өмет итәргә көч бирә иде. Кыз аңа таба якынлашкан саен, ул йөрәгенең леп-

леп итеп ешрак тибүен сизде, чәч һәм уч төпләре тирләгәндәй тоелды, аңа

каршы йөгереп барудан ул үзен-үзе көчкә генә тыеп тора алды, ирексездән

иреннәре язылып китте — елмайды, сөенечтән авызы ерылды. Сәер хәл иде бу

яше егерме сигезгә җиткән егет өчен. Әйе, бу аның белән сирәк була торган,

соңгы елларда, гомумән, ул кичермәгән үзгә бер халәт иде.

Трамвайга утырдылар. Егет үзенең кайда эшләвен һәм яшәвен әйтте, нинди

һөнәр иясе икәнен ул җыр тексты белән белдерде:

– «Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә» дигән

җырны ишеткәнегез бармы?

– Әйе.

– Безнең турыда чыгарылган җыр. Без дөньяны яктырак итәбез.

– Аңладым.

– Урта гасырларда яшәгән атаклы гуманист Эразм Роттердамский, аның

әле «Ахмаклыкка мактау» дигән китабы да бар, болай дигән: «Яктылык бүләк

ит, һәм караңгылык үзеннән-үзе юкка чыгар».

– Анысы да сезнең турыдамы?

– Юк. Ул чорда әле электричество булмаган. Искә төшкәч кенә әйттем.

Безнең үзебез чыгарган гыйбарә дә бар: «Яктылык булсын, дип әйтте электрик

һәм шырпы сызды».

Кыз елмайды һәм кайда яшәвен әйтте. Ул да Габделнурлардан әллә ни ерак

түгел — Октябрь урамындагы тулай торакта яши икән. Заводта лаборант булып

эшләвен дә яшермәде.

Егет кайсы завод дип төпченмәде. Кирәк дип санаса, кеше үзе әйтәчәген

ул яхшы белә. Шуңа күрә хәтта исемен дә сорамады. Беренче минутлардан ук

аптыратсаң, җелегенә төшсәң, кызлар шаяртырга, ялганларга да күп сорамый

ич. «Һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар», — дип уй йөртте егет. Кыз турында

аның күбрәк беләсе килә иде. Ләкин болар — киләчәк эше.

Сүз иярә сүз чыкты: табигать, спорт һәм аңа бәйле рәвештә төрле шәһәрләр

телгә алынды.

– Рим — мәңгелек шәһәр. Аңа бик күпләр сокланган. Немец шагыйре Гёте:

«Римда булган кеше — аз булса да бәхетле», — дип әйткән. Ә Париж турында

шундый гыйбарә йөри: «Парижны күрергә һәм үләргә».

– Ни өчен?

– Чөнки ул — дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе. Аның символы

булган Эйфель башнясы үзе генә ни тора! Ә Лувр! Ул Мәскәүнең Третьяков

галереясыннан һәм Ленинградтагы Эрмитаждан да бай. Анда дөнья

рәссамнарының иң мәшһүр картиналары саклана, шул исәптән Леонардо да

Винчиның «Мона Лиза»сы...

Монда инде Габделнур үз стихиясендә иде — колач салып йөзде. Чөнки

рәсем сәнгатен үз итә, бик күп рәссамнарны һәм аларның эшләрен белә, алар

турында фикер йөртә һәм белгәне белән уртаклашырга ярата. Аннары сүз бу

арада укыган газеталардагы яңалыкларга күчте. Ахырда егет кызның тавышына

игътибар итте:

– Сезнең тамак авыртамы әллә?

– Әйе.

– Җылытып, сөт эчегез.

– Беләм, — диде кыз. — Бу бит — әбиләр рецепты.

Көлештеләр.

– Сезгә үзем генә сөт җылытып эчерер идем дә, тәртипләр катыдыр

— кертмәсләр шул, вакытым да тар, — диде егет, елмаеп. — Минем иртәгә

консультация, ә берсекөнгә экзамен. Бик авыр фән — «Дәүләт һәм хокук».

Тарих бүлегендә ул фәннең нигә кирәге бардыр?!

– Сез кайда укыйсыз?

Егет әйтте.

– О-о, — диде кыз, сокланып. — Көнләшәм укыган кешеләрдән.

– Ә сез укымыйсызмы?

– Юк. Кереп булмады. Укытучы буласым килгән иде, керә алмадым. Ә

бүтән вузга күңел тартмады.

Кайберәүләр, фәлән фәнне тапшырганда, имтихан алучы артык катлаулы

сораулар бирде, юри батырырга тырышты, дип әйтүчән булалар. Ә монда кыз

фәкать үзен генә гаепле санады шикелле. Көнләшүе дә ак көнләшү иде булса

кирәк. Болар берсе дә егетнең игътибарыннан читтә калмады.

«Воровский» тукталышында трамвайдан төшкәндә, кыз Габделнурның сузган

кулына чак кына кагылып алды, рәхмәтен әйтергә дә онытмады. Почмакта,

«Көз» кафесы каршында, кыз туктады.

– Моннан үзем генә кайтам, — диде ул. — Озатмагыз.

– Кемнән куркасыз? Әти-әниегез монда юктыр бит, кунакка килмәгәннәрдер?

– Юк. Әнием авылда, өй ташлап, кунакта йөрергә вакыты юк. Әтием күптән

вафат.

– Гафу итегез. — Егет уңайсызланды, шулай да беравык тын торгач әйтте:

— Минем тарафтан әрсезлек була инде бу, шулай да сезне кинога чакырасым

килә. Кич белән Урицкий клубына килә алмыйсызмы? Сәгать җидегә.

Тамагыгыз бик авыртмаса...

Кыз уйга калды. Егеткә күтәрелеп карады. Бу юлы аның карашы трамвайда

беренче минутларындагы кебек юаш, оялчан түгел, ә үткен, сынаулы иде.

Аларның күз карашлары очрашты, һәм әнә шул мизгел барысын да аңлатты

кебек. Чөнки кыз егетнең күгелҗем күзләрендә соклану катыш ялвару күрде.

Аның да күңел түрендә ниндидер нечкә бер кыл чиерткән кебек булды, әйтерсең

тибрәлеп куйды. Каракүл якалы кышкы пальто, «Москвич» бүрек кигән,

яшькелт шарф буган, озын буйлы, ябык чырайлы бу егет аның күңелендә

ышаныч уятты булса кирәк. Чакыруы да ихластан шикелле.

Кыз ризалык белдереп баш какты.

Габделнур кичке ашка алданрак керде дә, тиз-тиз тамак ялгап, урамга

чыкты. Гаҗәеп матур, җилсез кич иде. Шифаханә-профилакторийның дүрт

катлы бинасы (Урицкий исемендәге Мәдәният сарае белән янәшә) артындагы

нарат агачлары моңсуланып утыралар, ә бакчадагы чыршыларның ботакларын

кар сарган. Икесе җитәкләшеп барган кыз белән егет кебек — берсе калкурак,

ботаклары да эрерәк, янәшәдәгесе чак кына тәбәнәгрәк һәм нәфисрәк.

Килерме, юкмы? Дөресен генә әйткәндә, егет кызның килүенә бик ышанып

та җитми иде. Юк, алдар дип уйлаудан түгел, ә сырхаулап торуыннан, шуның

аркасында килмәү ихтималыннан шикләнә. Шулай да, өметсез — шайтан гына,

дип, үзен дәртләндереп, алдан ук билет алып куйды. Мәдәният йорты каршында

баскычта көтә дә башлады.

Халык берән-сәрән дә, парлап та, күмәкләшеп тә агыла, суыктан куркып

тормый. Егетнең дә аягында җылы ботинка, туңарлык түгел — кышның

салкынлыгы сизелми. Сәгатенә карап алды. Келт-келт иткәне колакка

ишетелмәсә дә, ул үз эшен эшли — секундларны, санап, минутларга әйләндерә...

И-и, ул кыз киләсе юлдан күзең алмыйча көтүләр... Кемнәр генә тилмермәгән

ялыктыргыч минутларны санап!..

Тупыл, каен, чыршы-нарат аралашып үскән бакча артында ике катлы таш

йортлар тезелеп киткән. Әнә шуларның берсе почмакта — урам чатында — ә

аннан арырак урнашкан өч катлы кызыл йорт каршында зәңгәр пальто күренде.

Габделнур кызны әнә шулай ерактан ук шәйләп алды. Йа Хода! Килә! Күптән

аның сабый баладай сөенгәне, кыз-кыркын күреп, шатлыктан йөрәгенең дәртләнеп

типкәне юк иде. Беренче уе: Мәдәният йортының нык алга чыккан козырёгын

терәтеп торучы ике юан колоннаның берсе артына качу иде. Бу балаларча уйның

ничек башына килүенә аптырап, үзе үк көлеп җибәрде һәм түзмәде — ике атлап

бер сикерүдә баскычтан төште дә кыз каршына китте. Көндез күреп калган шул

ук матур, нурлы йөз! Шул ук буй-сынына килешеп торган кием! Хәер, киемендә

бер үзгәреш бар икән — башында көрән төстәге түгәрәк чәшке бүрек, анысы да

яннан чыгып торган кара чәчләрен чак кына күрсәтеп, йөзенә килешеп тора.

– Хәерле кич!

– Исәнмесез! — диде кыз тыйнак кына.

Икесе дә елмайдылар. Хәл белештеләр. Сөйләшә-сөйләшә, залга керделәр.

Кыз туңдырмадан баш тартты, конфет та алдырмады. Бераздан ут сүнде,

гадәттәгечә, әүвәл киножурнал булды, аннары «Секретная миссия» дигән

фильм үзе башланды. Кызыклы гына икән, эчтәлеге дә ярыйсы, артистларның

уены икесенә дә ошады. Күзе экранда булса да, егет үзенең кем белән янәшә

утыруын онытмады, сирәк-мирәк сүз дә каткалады. Әмма кулына ирек бирмәде

— кызга бөтенләй кагылмады.

Кинодан чыккач:

– Хәзер танышсак та була инде, — диде егет һәм исемен әйтте.

– Ә мин — Гөлзәрия.

– Бу — өч көн торгач, исәнме, кодагый, дигән сыманрак инде.

– Зыян юк, — диде кыз.

Алар, халык ташкынына ияреп, Королёв урамыннан түбән таба төшеп

киттеләр.

Бу тирәдәге урам исемнәре космонавтикага бәйле булганлыктан, егет шуңа

кагылышлы темага сүз кузгатты:

– Моңа параллель урам элек Урицкий исемен йөртә иде.

– Беләм.

– Алтмыш җиденче елны, август аенда, Казанда совет-япон дуслыгы

фестивале узды бит.

– Хәтерлим.

– Гагарин да килгән иде. Ул шунда «Идел» яшьләр лагеренда, аннары циркта,

Соцгородтагы Пионерлар һәм яңа ачылган Спорт сарайларында булды.

– Ул чакта бөтен Казан шау-гөр килде инде. Безнең дә аны бик күрәсе

килгән иде дә, насыйп кына булмады.

– Теге урамга аның исеме шул елны бирелде бит. Гагарин татарларны бик

яраткан икән.

– Ни өчен?

– Аны очучылыкка өйрәтүче инструкторы татар кешесе була. Хәтта космостан

җиргә төшкәч тә, аның беренче күргән кешеләре татарлар була.

– Ул бит Саратов өлкәсендәге бер авыл читенә, басуга төшә. Анда татарлар

бармыни?

– Дөньяда татар булмаган җир юк, — диде егет һәм дәвам итте: — Саратовка

килсәк, ул үзе дә Сары тау дигәнне аңлата икән. Армиядә теге авылдан бер

егет бар иде, безгә шул сөйләде. Бер әби белән оныкасы бәрәңге утырта икән.

Шулвакыт һавада парашют төшә: берсендә — зур шар, икенчесендә — кеше.

Карчык куркып кала, китәргә итенә, ә оныгы, алты яшьлек Румия исемле кыз,

әби, ул бит русча сөйләшә, ди. Әбисенең исеме хәтердән чыккан инде, әллә

Әминә, әллә Хәят, дигән иде теге егет.

– Әби Гагаринны немец дип уйлады микәнни?

Икесе дә елмайдылар.

– Гагарин үзенең истәлекләрендә ул кызны ни өчендер «Рита» дип атаган.

Мөгаен, аны редактор төзәткәндер...

– Нигә?

– Татарларны күрсәтмәс өчен.

Аннары егет авиациягә күчте. Чөнки Мәдәният йорты моторлар төзү заводына

карый, ә урамның уң ягындагы бер катлы затлы өйләр сугыш вакытында безнең

калага эвакуацияләнгән заводларның инженер-техник хезмәткәрләре өчен

салынган, дип ишеткәне бар иде.

Сулга борылып, китап кибете яныннан узганда, ул соңгы вакытта укыган

татар китапларын искә алды.

– Бу арада Галимҗан Ибраһимовның өч томлыгын кулга төшердем. «Яшь

йөрәкләр»е шигырь кебек. Аның бер җөмләсен дә, бер сүзен дә алып ташлап

булмый. Яңгырашы гаҗәеп. Ә «Казакъ кызы» казакълар тормышы турында.

Чөнки ул үзе, шул якларда казакъ балаларын укытып, мулдәкә булып йөргән.

– Без кызлар белән Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен кулдан

кулга йөртеп укыдык. Бик романтичный язылган.

– Әйе, җиңел укыла. Китапның да төрлесе бар бит. Әгәр начар китап булса,

аның артыннан тәмле чәй эчкәч, авызда чәй тәме генә кала. Ә яхшы китапның

«тәме» озак тора, эчтәлеге бөтен нечкәлекләре белән хәтердә саклана...

Аннары егет театрларга кагылып үтте:

– Узган атнада «Шамил Усманов»ны карадым, әле «Гөлҗәннәтнең

җәннәте»нә дә барырга исәп, җай чыкса, — диде егет һәм елмайды. — Нинди

була икән ул җәннәт, күргән нәрсә түгел бит.

Кыз, аптырап:

– Сез бөтенесенә ничек өлгерәсез? — дип сорады.

Егет сүзне уенга борды:

– Ә мин, жираф кебек, тәүлегенә ике генә сәгать йоклыйм.

– Алар шуңа озын булып үсте микәнни? — диде кыз да, елмаеп.

– Юктыр. Алар өчен озын буйның үзенә күрә уңайлы яклары бар: алты метр

биеклектән яфрак өзеп ашый алалар. Дөрес, аларга елгадан су эчү кыенрак. Ә

менә кечкенә буйлыларга читен, — диде егет һәм университетта этнографиядән

лекция тыңлаганда ишеткәннәрен уртаклашты: — Яңа Гвинеяда пигмей

кабиләләре бар, аларның иң озын ир-аты да метр ярымнан артмый икән. Шулай

да алар бик оста аучылар, хәтта филләрне дә үтерәләр. Гәрчә бөтен кораллары

сөңге, арбалет һәм балтадан гына гыйбарәт булса да...

Кыз урамнарына җиткәч тә нишләптер уңга борылмады, юлын дәвам итте.

Ләкин егет дәшмәде. Тагын бераз баргач кына, кыз уңга каерды.

– Әнә безнең өй, — диде ул, ике катлы йортлар арасында калкып торган

биек бинага ымлап.

П хәрефе рәвешендәге биш катлы кирпеч йорт. Каршыда зур мәйдан — бала-

чага өчен корылган таганнар, зур «гөмбә»ләр, таучыклар...

Тулай торак янына кайтып җиткәч, Габделнурның исәбе авырып торган

кызны урамда озак тотмаска иде. Ләкин тоткарлык килеп чыкты.

Почмакта, ишек төбендә, кыска пальто кигән колгасар бер егет басып тора

иде. Боларны күргәч, алларына килеп басты.

– Гөлзәрия, сиңа сүзем бар иде, — диде ул.

Кыз кистереп әйтте:

– Мин сине кисәттем бит: исерекләрне җенем сөйми, килмә кабат,

дидем.

– Юк, бүген эчмәдем, — диде егет, юаш кына акланып.

Моңа артык сүз боткасы куертырга ирек бирмәс өчен, Габделнур дилбегәне

шундук үз кулына алырга булды:

– Энекәш...

Ләкин егет аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.

– Син кайчан минем абый булдың әле? Минем синең шикелле абыйларым

Кытайда бер миллиард.

Габделнур ирен чите белән генә елмайды:

– Ярар, иптәш, диярмен, алайса.

– Тамбовның соры бүресе сиңа иптәш.

– Һәй, күрәм, син бик төксе сөйләшәсең әле, дус кеше. Нәрсә, тел

чарлыйсың киләмени? Ниме, син ерак торасыңмы?

Егет бу юлы Габделнурның тел төбен аңламады булса кирәк.

– Шактый ерак.

– Бар, алайса, өеңә кайт, пока транспорт йөри.

Чандыр гәүдәле егетнең исәбе бүтәнчәрәк иде, ахры, һаман кирегә

сукалады:

– Син кем булдың әле мине өйрәтергә? Теләсәм — кайтам, теләмәсәм

— юк, — дип кәҗәләнеп маташты һәм кызга карап әйтте: — Ул — минем

йөргән кызым.

Аның бу сүзләре Гөлзәриянең күңеленә ятмады, ачуы чыкты:

– Нишләп мин синең белән йөрим ди әле? Бер озаттың. Кабат килмәскә

куштым.

Габделнур нечкә-озын егетне пальто җиңеннән чеметеп тотты:

– Әйдәле, энекәш, читкәрәк.

Кыз, ялынып:

– Зинһар, тимәгез! — диде. — Тавыш чыгармагыз.

– Борчылмагыз.

Кайбер егетләр кызлар алдында әтәчләнергә, сырт кабартырга ярата. Ләкин

Габделнурның, көч-куәте ташып торса да, андый яман гадәте юк иде. Беренче

көнне үк (бигрәк тә күңеленә ошаган кеше алдында) үзен сугыш чукмары итеп

танытасы, аның алдында ятышсыз сүзләр әйтеп ямьсезләнәсе, кызның кәефен

төшерәсе, үзеннән гайрәтен чигерәсе килми иде. Шуңа күрә ул, гайрәт ормыйча,

мәсьәләне ничек тә тавыш-тынсыз гына хәл итү ягын карады.

– Әйдә, башта танышыйк, — диде ул егеткә һәм, үз исемен әйтеп, кулын

сузды.

Теге кулын бирүгә, аның бармакларын шундый итеп кысты ки... мескен

исемен дә әйтә алмыйча калды.

– Ы-ы, — дигән аваз гына чыкты.

Габделнур, кызга таба борылып:

– Без сөйләшәбез генә, — диде һәм йорт почмагында, кызга ишетелмәслек

итеп әйтте: — Энекәш, синең «хук», «джеб», «апперкот» дигән сүзләрне

ишеткәнең бармы?

– Юк.

– Болар — боксёрлар бәргәләшкәндә кулланыла торган бокс алымнары.

Безгә сугышырга ярамый, канишны, юкса спорт секциясеннән куалар. Ну әгәр

бик теләсәң, күрсәтә алам...

Калай әтәчнең кикриге шиңде. Ул һәр сүзендә ныклык, үз-үзенә ышаныч

бәреп торган Габделнурга күтәрелеп карады. Күренеп тора, бу егет — йә әле

күптән түгел генә авылдан килгән, йә шәһәрдә әнисе тәрбиясендә генә үскән

йомшак әлләзи.

– Юк, кирәкми, — диде ул күндәм генә.

– Ярый, алайса, матур гына аерылышыйк, мә бишне, — дип, Габделнур

егеткә уң кулын сузды һәм тагын бөтен көченә аның озын сыек бармакларын

кысты.

Теге чак астына җибәрмәде һәм, башын иеп, саубуллашмыйча да китеп

барды.

Янына килгәч, кыз Габделнурдан:

– Сез аңа ни әйттегез? — дип сорады.

Егетнең җавабы кыска булды:

– Саубуллаштым гына.

Кыз бу юлы аңа ышанмады, билгеле. Ләкин тулай торак каршында тавыш

чыгармавына рәхмәтле иде. Шуңа күрә сүз озайтмады. Габделнур да, әлеге

конфликтны беткәнгә санап, бу темага сүз куертмады. Кем булды ул егет,

кай тарафтан килеп чыккан, кайда танышканнар, кызга нинди мөнәсәбәте

бар — берни дә сорашмады. Кирәк дип санаса, кыз үзе әйтер иде. Дәшми.

Димәк, аның тормышында ул кешенең бернинди әһәмияте юк дип уйларга

гына кала.

– Тагын кайчан очрашабыз? — дип сорады Габделнур. — Бу араларда сезне

борчыйсым да килми, өзлегә күрмәгез. Шулай да ике-өч көннән мөмкинме?

– Ярый.

– Алайса, «Җәннәт»не карарга бергә барырбыз. Җылы сөт эчәргә онытмагыз.

Тыныч йокы.

– Сезгә дә тыныч йокы, — диде кыз.

Елмаешып аерылыштылар.

Гөлзәрия салмак адымнар белән, егетнең үзенә текәлгән карашын бөтен

барлыгы белән тойган хәлдә, тулай торакка таба атлады. Хәзерге минутларда

бу асыл зат йомшак озын толымнарының Габделнур атлы егетнең кыска каты

чәченә гомерлеккә бәйләнәсен әле белми иде...

Егет, кая басканын да тоймыйча, теленә килгән беренче дәртле җырны

авыз эченнән көйли-көйли китеп барды. Тулай торагына кайтасы иде, ләкин

шифаханә-профилакторийда икәне исенә төшеп, Гагарин урамыннан өскә

таба менеп китте.

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев