Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Аны урап алган көчле кулларны тоюдан җан-тәненә әйтеп бетергесез рәхәт, җылы дулкын таралды. Шундый кешегә тап булуына сөенеп бетә алмады һәм күңеленнән илаһи көчкә ялваргандай итте: «Ходай бәхетемне генә күпсенмәсен иде».
21
Алар Декабристлар һәм Шамил Усманов урамнары кисешкән чаттагы биш
катлы ак йортның беренче катында урнашкан ЗАГС бүлегендә язылыштылар.
Кеше күп булмады: кыз ягыннан берничә хезмәттәше, ике бүлмәдәше — Мәсния
белән Фаһирә һәм апалары, егет тә күп кеше дәшмәде: солдат дуслары Ирек
белән Хөрмәт, эштән Дөбәрис һәм бүлмәдәше Миргаяз. Әмма бу көн хәтердә
калырлык булды: Мендельсон маршы яңгырады, матур теләкләр әйтелде,
чәчәкләр бүләк ителде, котлау-тәбрик сүзләрен дә жәлләмәделәр, фотоаппарат
та өзлексез чертләп торды.
Кәләшнең Дәрвишләр бистәсендәге апаларында, җыйнак кына табын
янында, аннары кафеда өйләнешүне билгеләп үттеләр. Кичен Габделнур хәләл
җефетен алдан белешкән фатирга алып кайтты. Ленин һәм Киров районнары
арасындагы түбән урында сазлыкка салынган агач йортта, кеше почмагында,
аларның гаилә тормышы башланды...
Иртән чәйләп алырга кирәк иде. Габделнур аптырап калмады: икесенең
чемоданнарын аслы-өсле куеп, өстәл әмәлләде, урындыклар ролен аның китап
төргәкләре үтәде...
Көндез, кибетләрдән урап кайткач, Гөлзәрия сорап куйды:
– Кичкә нинди аш пешерим?
– Ни дә ярый, — диде ире, аны кочагына алып. — Син янымда булганда,
мин ач торырга да риза. Ә болай... мин ризык тәфсерли, талымлый торган
кеше түгел. Үзеңә кара.
Гөлзәрия, тәрәзәдән урамга карап алды, җай гына ире кочагыннан чыкты
һәм абыйлары барагында, күрше бүлмәдә торучы бер ирне сөйләп алды. Ул
хатыныннан көн саен яңа төрле аш пешерүне таләп итә икән.
– Юк өчен кайгырма. Миңа калган аш та ярый.
Һәм ул, сөйләшүне җитдиләндермәс өчен, үзенең кечкенә чакта, мичтән
алган чуен чүлмәк күтәреп, өй базына мәтәлеп төшеп китүен сөйләп
көлдерде.
...Гөлзәрия кер юган икән. Алар кипкәч, үтүкләргә кереште.
Габделнур аның эше беткәнне көтеп торды да:
– Сүндермә, миңа да кирәк булыр, — диде.
– Нишлисең?
– Чалбар үтүклим.
– Үтүкли беләсеңме соң?
– Ә?! Әле ничек кенә! Тик чалбарга кулыңны тидермә яме, кагылма.
– Нигә?
– Стрелкасына кулың киселә күрмәсен.
Гөлзәрия, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, игътибар белән карап
утырды. Чөнки абыйларының андый «хатын-кыз эше» белән шөгыльләнгәннәрен
хәтерләми. Күрәсең, аларның кулларына үтүк тотканы да булмагандыр. Хәер,
авылда андый вак-төяк нәрсәләргә игътибар итүче дә юк иде кебек.
Гөлзәрия, аның осталыгына шаккатып, беркавым карап утыргач, көлеп
җибәрде.
– Нигә көләсең? — дип сорады Габделнур, бәләкәй тастагы суга манчылган
марляны сыгып, бер читкә селкегәч.
– Син, үтүкне күчергән саен, сул кулыңны күтәреп, учы белән кабат марля
өстенә куясың.
Иренә дә кызык булып китте, шулай икән шул, үзенең моңарчы бер дә
игътибар иткәне юк иде.
Беренче көннәр әнә шулай уен-көлке белән, бер-береңә яраклашу-ияләнү,
бер-береңнең хәтерен калдырмаска тырышу, назга сусаган күңелләрнең
ачыла баруы, җан-тәннең, ятсынудан арынып, отыры якыная баруы белән уза
торды.
Икенче атнада Гөлзәриянең туганнары белән Габделнур авылына туйга
кайттылар. Галләм абзый белән Гөлзифа түти, бөтен шартын китереп, никах
укытып, ул өйләндерделәр — килен төшерделәр. Тыйнак, мөлаем, яулык
чөеп, алъяпкыч бәйләп алган, эш рәтен белүче килен балакай каенана белән
каенатага бик ошады.
Килен ягы да кода-кодагыйларны, туган-тумачаларын үз итте. Бер белмәгән
кешеләргә дә әллә каян елмаеп сәлам бирүче авыл халкы да күңелләренә хуш
килде.
Габделнур солдат дусларын туйга да дәшкән иде. Хөрмәтнең үз шәкертләрен
ярышка алып барасы бар икән, бик теләсә дә, бу күңелле вакыйгадан мәхрүм
калды. Ирек кенә кайтты һәм, туй узгач, Мөслимгә — әти-әнисе янына китеп
барды. Дөбәрис белән Миргаяз да туйга кайта алмадылар — эш кешеләре бит,
ара да якын түгел — өч йөз чакрым диярлек.
...Иректә йөргән дала таена арбага җигелү — тәртә арасына керү кыен булган
кебек, үзбаш яшәгән тулай торак зимагурына да гаиләнең тар кысаларына
ияләнү читен булыр сыман тоелган иде. Ләкин, үзе теләп кигән камыт булгач,
ул аны башын аска иеп кенә, җиңел генә муеныннан сала алмый иде инде.
Хәер, беренче чорда, кем әйтмешли, баллы айда, әле аның читенлеге, камыт
бөятенең кысуы әллә ни сизелмәде дә. Алай гына да түгел, ул, йөгерә-атлый
дигәндәй, уртак куышка кайта иде. Чөнки биредә аны сагынып көтеп торучы,
тәмле ашлар пешереп сыйлаучы, ә кичләрен кайнар кочагында ояла-тартына
назлаучы бар иде.
Яз көне яңа оя корган яки искене рәтләп-төзәткәләп мәш килгән кош парлары
кебек, ир белән хатын да яшәү урыннарын җайлау хәстәренә керештеләр. Дөрес,
бу аларның үз оялары түгел, шулай булса да күпмедер вакыт (анысын әлегә
беркем дә тәгаен генә белми) үзләре көн итәчәк бу бүлмәне булдыра алганча,
хәлләреннән килгәнчә җиһазларга (әлбәттә, хуҗаларның рөхсәте белән), тегесен-
монысын алырга кирәк иде. Габделнур — тулай торакларда, казармаларда
әзергә-бәзергә өйрәнгән кеше. Гаилә тормышының бу якларын, кем әйтмешли,
вак-төяген белеп бетерми, ә хатыны, гәрчә ул да бирегә гомуми торактан күчсә
дә, хатын-кыз буларак, менә бүген-иртәгә ни-нәрсә кирәген чамалый иде. Шуңа
күрә ир тулысы белән аның зәвыгына ышанды, бу эштә аңа юл куйды. Әйтик,
тәрәзәләргә эләргә нинди пәрдә (хуҗаларныкы күңеленә ятмады булса кирәк),
өстәлгә җәяргә нинди ашъяулык-клеёнка, ничә урындык, гомумән, тормыш
өчен кирәкле кашык-чүмечкә кадәр хәзер алар үзләре кайгыртырга тиеш иде.
– Менә болай итсәк ничек булыр...
Шунда Габделнур, беренче мәртәбә дигәндәй, хатынына янә сокланып
һәм хәтта бераз көнләшеп тә карады. Аңардан берничә яшькә кече булса да,
бу мәсьәләдә Гөлзәриянең сүзе дөрес була һәм өстен чыга иде. Иренең моңа
ачуы килмәде, фәкать сөенде генә. Ләкин мәсьәләнең бер кыен ягы гына аны
борчый — кесәнең такырлыгы. Башына тартса, аягына җитми, аягына тартса,
башына җитми, дигән кебек, акча кытлыгы Габделнурның эчен кимерә. Дөрес,
аның хәле әлегә түзәрлек, мохтаҗлыкта яшәгән чакта өметсезлектән нишләргә
белмичә колагын кисеп ташлаган рәссам Винсент ван Гогныкы кебек мөшкел
түгел. Шулай булса да... Шуңа күрә ул, шимбә-якшәмбе эшләргә кушсалар,
бик теләп риза булды, соңгарак калып яки ике смена эшләргә туры килгәндә
дә авырыксынмады, чөнки иш янына куш була бит.
Кеше кесәсендәге акчаны санарга яратмаса да, ул идарәдә кемнең күпме
хезмәт хакы алуын чамалый, партия взносы түләгәндә дә бу күренә, үзара
сөйләшкәндә дә чагыла, эшче халкы арасында бу нәрсә яшерен-батырын түгел.
Әйтик, торкретчылар (градирия резервуарларын цемент белән эшкәртүчеләр)
аена биш-алты йөз ала. Дөрес, алар аз, барысы да күптән эшли. Тимер-
бетон монтажлаучыларның да ике-өч йөзгә тарта... Әллә шулар янына күчәсе
микән? Бу хакта ул Шәйгазамов белән киңәшкән иде. Абзый катгый рәвештә
ризасызлык белдерде, бу уен башыннан чыгарып ташларга кушты. Аның хәзер
югары белемле икәнен искәртте, муены булса, камыты табылачагын әйтте.
Бервакыт Габделнур, хатыны, өй җиһазларыннан нидер алыйкмы әллә,
дигәч, читенсенеп кенә әйтте:
– Бераз сабыр итик инде, синең үзеңә бер әйбер дә алганыбыз юк бит.
Билгеле, мондый сүзгә, гәрчә әле сәгате-минуты белән кибеткә чыгып
йөгермәсәләр дә, һәр хатын-кызның күңеле була. Гөлзәрия дә шундыйрак
хис кичерде. Яшькелт-зәңгәр күзләрен тутырып, иренә сокланып һәм яратып
карады. Аны, акча юклыктан кимсенмәсен өчен, сүзне уенга борып, үзенчә
юатырга теләде:
– Әлегә миңа берни дә кирәкми.
– Алай димә. Мин бит эштә, урамда кеше хатыннарын күрәм...
– Чын әйтәм: бөтен нәрсәм дә бар. Рәхмәт.
– Рәхмәте соңыннан булыр.
Гөлзәрия иренең шулай кистереп әйтүенә күнегә башлаган иде инде. Ул
сүз көрәштермәде, чөнки моның Габделнурга киресенчә тәэсир итәчәген,
мин-минлегенә тиячәген вакытында шәйләп, бу уеннан кире кайтты. Ул
бөтен кайнарлыгы белән аңа сыенды. Аның кечкенә гәүдәсе иренең кочагында
эрегәндәй булды.
– Ярар, киләсе айда яисә бәйрәмгә алырбыз, — диде. — Алай мине бик
киендерәсең килгәч...
Ул күзен йомды. Аны урап алган көчле кулларны тоюдан җан-тәненә әйтеп
бетергесез рәхәт, җылы дулкын таралды. Шундый кешегә тап булуына сөенеп
бетә алмады һәм күңеленнән илаһи көчкә ялваргандай итте: «Ходай бәхетемне
генә күпсенмәсен иде».
Ләкин Ходайдан башка әле җир йөзендә кешеләр бар бит. Адәми затларда
изгелек, яхшылык белән бергә хөсетлек, көнчелек тә хәттин ашкан иде шул.
Гөлзәриягә дә боларны үз тормышында бер генә сынарга туры килмәде.
Кешеләргә этлек эшли белмәгән, начарлык теләмәгән бу изге фәрештәгә, чиста
күңелле гүзәл затка төрлесен татырга туры килер әле.
Яңа туган кар өстендә һәрнәрсә — зурмы ул, кечкенәме — үз эзен калдырган
кебек, бала күңелендә дә һәрнәрсәнең — яхшылыкмы ул яисә яманлыкмы
— йогынтысы кала. Шуңа күрә алар белән бик сак эш итү сорала.
Тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган һәм гәүдәгә дә шактый зур булган
Габделнур да Гөлзәриясен әнә шундый балага тиңли иде. Аның йөрәген
яраламаска, авыр сүз әйтмәскә, сөйгәненең күңелен кайтарырлык эш-гамәлләр
кылмаска тырыша иде. Ә бу — ай-һай авыр вазифа. Тормыш дигән олы юлның
сикәлтәләре бик күп көч сарыф итүне сорый, тормыш куйган сынауларны
узарга зур түземлек таләп ителә. Сикәлтәләрдә тормыш арбасыннан төшеп
калмас өчен, үрәчәгә генә ышанырга ярамый, бер-береңә дә нык ябышырга
кирәк, бер-береңә терәк булу да шарт.
Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 10, 2015
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев