Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Якында гына чыбык-чабык сынган шикелле булды. Габделнур ялт борылды. Алар янында ук ике егет басып торалар. – Комачауладык, ахры, — дип, берсе авызын ерды...
19
Әгәр синең берәр төшең авырта икән, ул сине гел борчып, исеңә төшереп
торыр. Мәхәббәт тә шулай: берәрсенә үлеп гашыйк буласың икән, син күзең
төшкән гүзәл кызны бер минутка да оныта алмыйсың, һәрчак аны гына уйлап
йөрисең һәм... гелән генә аның янында буласың да килә.
Габделнур да хәзер әнә шундый халәттә: уйлары гына түгел, аяклары да аны
һаман Гөлзәриясенә таба тарта, аның янына алып бара.
Троллейбустан төшкәч, юл аркылы чыгып, паркка таба юнәлделәр.
Уңда кырык метрлар чамасы биеклектәге ак металл — титаннан коелган
монумент күккә ашкан, аның төбендәге зур йолдыз уртасында мәңгелек ут
яна, техник училищелардан китерелгән кызлар һәм үсмер егетләр сакта тора.
Аларның матур формалы киемнәренә карагач, Габделнур үзенең хәрби хезмәттә
чагын исенә төшерде.
– Армиядә, байрак янында, без дә шулай постта тора идек, — диде ул.
Аның белән янәшә атлаган Гөлзәрия:
– Нинди байрак? — дип сорады.
– Һәр хәрби частьның үз байрагы була. Ул бик кадерләп саклана, әгәр
байрак югалса, часть таркатыла. Мин әле Казан Кремлендә дә дивизия байрагы
янында тордым.
Габделнур анда нинди часть торганын, әйтергә яраган кадәресен генә
шыпырт кына әйтеп, аңлатып бирде.
Мәңгелек ут тирәсенә чәчәк бәйләмнәре салынган, веноклар куелган, анда
халык кайнаша.
Обелисктан бирерәк гаять зур кеше сыны. Ул сул ягына яткан (күрәсең,
яралы солдат), сул кулы белән җиргә таянган, ә уңын алга, мәңгелек утка таба
сузган. Гүя: «Кешеләр, безне онытмагыз, мәңге хәтерегездә тотыгыз, без Совет
иленең азатлыгы өчен көрәшеп, сез иректә яшәсен өчен корбан булдык», — дип
әйтә кебек.
Габделнур белән Гөлзәрия парк эченә таба атладылар. Егет юл уңаенда
туңдырма, су алды. Бакча эче тулы халык: өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, бала-
чага, яшь-җилкенчәк; монда һәркем үзенә бер шөгыль таба — аттракционнар
бихисап.
Көн җылы, кояшлы, июль аена хас булганча, кая карама — чәчәк.
– Әйдә, су буена төшәбез, — диде егет һәм кызын култыклап алды.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, агачлар арасыннан төрле кош авазларына колак
сала-сала, Казансу елгасына тиклем төшеп җиттеләр.
«Прокат пляжного инвентаря» дигән игълан күреп, егет:
– Берәр нәрсә алыйкмы? — дип сорады.
– Юк, кирәк түгел, — диде Гөлзәрия, кызарып.
Ул чишенергә туры килмәгәе дип борчылды. Габделнур, авыл карчыклары
әйтмешли, ярәшкән егете булса да, әле никахлы ире түгел бит. Аның алдында
ялангач тәнен күрсәтәсе килми иде.
Яр буенда бала-чага мәш килә, аларны әти-әниләре күзәтә, елга уртасыннан
бер су трамвае узып бара, аның әйләнәсендә акчарлаклар оча.
– Туфлиемә ком тулды, — диде Гөлзәрия, туктап.
– Сал да кулыңа ал, — дип киңәш бирде егет һәм елгада күренгән көймәләргә
ишарәләде. — Әйдә без дә көймәдә йөзәбез.
Егет, берәү белән сөйләшеп, моторлы көймә яллады. Ярты сәгатьләп
җилдергәч, көймәче аларны бая кузгалып киткән урынга китереп куйды.
– Монда рәхәт, — диде кыз, җылы җиргә аяк баскач. — Су өстендә салкынча
иде.
– Көймәсе җилле чапты бит, — дигән булды егет.
Аннары алар төшкән юл белән өскә менеп киттеләр.
Габделнур «Үлем элмәге» аттракционы янында туктады.
– Утырабызмы?
– Юк, бар үзең генә.
– Ярар, — дип, егет «самолёт»ка менеп кунаклады.
Ә менә таганга Гөлзәрия курка-курка гына булса да утырды. Аннары кешене
төрле кыяфәтләргә кертеп «мыскыл итә» торган кыек көзгеләр тезеп куелган
«көлү бүлмәсе»нә кереп чыктылар.
Габделнурның күңеле күтәренке, аңа шулхәтле рәхәт, көн буена Гөлзәрия
белән шушында йөрергә риза иде. Ул кызны, ай-ваена карамыйча, кафега
алып керде.
Тамак ялгап чыккач, аллеяда йөргәндә, Габделнурның эшендәге берничә
кыз очрады. Егет алар белән исәнләшеп үтте, сөйгәненә хезмәттәшләре,
төзү идарәсендә эшләүче буяучы-сылаучы кызлар икәнен әйтте. Тегеләр
исә Гөлзәриягә өнәмичәрәк, безнең асыл егетне эләктергәнсең, дигән
кебек көнләшебрәк карадылар. Узып киткәч, артларына борыла-борыла
нидер сөйләштеләр, күрәсең, лаекмы син безнең егеткә, юкмы, дип гайбәт
сатканнардыр.
Алар арасында алтын сыман сары чәчле мари кызы да бар иде. Ул Габделнурга
өздереп, әмма яратып карады. Бүтән кызлар — көнче күбәләкләр — чыннан
да, Гөлзәрияне энә күзеннән үткәргәндәй, аңардан ничек тә нинди дә булса
гаеп табарга тырыштылар.
– Буе тәбәнәк икән...
– Төс-бите дә ташка үлчим...
Бары мари кызы гына дәшмәде, аның күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләре
сагышлы иде.
Габделнур белән Гөлзәрия, тирга барып, пневматик мылтыктан аттылар,
дөресрәге, башта егет үзенең бәхетен сынады. Аннары кызны да атарга өйрәтте.
Гөлзәрия җил тегермәненә тидергәч, аңардан да битәр сөенде, бала-чага кебек
шатланды, мактап та куйды:
– Синнән шәп стрелок чыгасы икән!
– Син мине юри үсендерәсең инде, — диде кыз, әмма үзе дә куанды.
Тирдан ерак та китмәделәр, Габделнур каршыларына дусты Ирек килгәнне
күрде, янында икенче хатыны, янәшәдә бала — өч-дүрт тирәсендәге кыз
атлый. Ул — Ирекнең үги баласы. Аның атасы, милиция офицеры, моннан
ике ел элек, хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган. Фәнирә белән араны
өзгәч, берничә айдан соң Ирек шушы тол хатын белән кушылды. Гәүдәсенә
караганда, инде буйга узган булса кирәк. Үзара таныштылар. Егетләр шактый
озак хәл-әхвәл белешеп гәп кордылар, эскәмиягә утырган хатын-кызларның
да сәйләшер сүзе табылды.
Ахырдан Ирек, күз кысып:
– Очрашуны билгеләп үтәргә кирәк инде, — диде, чөнки ул гражданский
киемнән иде.
Габделнур:
– Бүтән вакытта, — диде дә сүзне икенчегә борырга теләде.
Моны сизеп, дусты:
– Минем эш — тәкъдим итү, ә синеке, — как всегда, отказать, — дигән
булды.
Хатын-кызлар ягына баш кагуыннан Ирек дустының йөргән кызы алдында
хәмер белән чуалырга теләмәвен аңлады. Ә аның инде кызлар каратасы юк.
Шулай да үтереп кыстамады. Алар бик җылы аерылыштылар.
...Кич җитте. Габделнур белән Гөлзәриянең икесенә дә монда ял итүе рәхәт
булганлыктан, яшьләр кайтырга ашыкмадылар, аларны тулай торакта тимер
караватларыннан башка көтеп торучы юк бит.
...Ачык эстрада. Утлар яна. Ян-якта — агачлар. Алда өсте ябулы,
ярымтүгәрәк түбәле сәхнә, анда симфоник оркестр урнашкан: төрледән-
төрле уен коралларының тигез матур авазлары кичке тынлыкны яңгырата.
Уйнаучыларның бармаклары төймәләргә баса, кыллар чиртә, барабаннар
кага, иреннәре мөштекләргә өрә, күзләре каршыдагы пюпитрда куелган нота
дәфтәрләре битендә, әмма дирижёрга да карап алалар, чөнки алар тулысынча
аңа буйсыналар.
Тәбәнәк гәүдәле, киң җилкәле, юан муенлы, җитү чәчле, зур башлы
дирижёрның хәрәкәтләре кискен, тездән түбән кара фрагының култык аслары
менә-менә ертылып китәр сыман. Ул аста эскәмияләргә утырган тамашачыларга
арты белән басып тора, уң кулында кечкенә таякчык та бар, үзе, тулы гәүдәле
булуына карамастан, бик дәртле.
Дирижёр басып торган урынында сикереп-сикереп куйгандай итенә,
талпынып-талпынып китә — гүя очарга әзерләнгән кош, канатлары гына юк.
Хәер, куллары канат икән — уңы да, сулы да өзлексез хәрәкәттә: бер карасаң,
җәһәт кенә өскә менеп китә, икенче карасаң — талгын гына аска төшә. Аның
башы да тик тормый — әле югары чөелә, әле түбән иелә, як-ягына да карап
ала.
Габделнур дирижёрны самолёт, танк, пушка, пулемётлар белән коралланган
зур гаскәр — армия белән командалык итүче генералга тиңләде. Ул шуларның
бөтенесен бер йодрыкка туплап, тиешле юнәлеш биреп, җиңүгә илтә. Ә дирижёр
каршында утырган музыкантларның барысын бер максатка — композиторның
иҗади җимеш аһәңен, энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй, һәр нотаны бөтен
нечкәлекләре белән тамашачыга дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тырыша.
Әлбәттә, моның өчен музыканы искиткеч ишетү сәләтенә ия булырга, һәр
нотаны тотып ала белергә һәм, һичшиксез, даһиларча талантлы булырга
кирәктер.
Габделнур белән Гөлзәрия дә, бер эскәмиядә буш урыннар табып, шунда
урнаштылар.
Ә музыка агылуын дәвам итте. Ул тынгач, галстук урынына ак күбәләк
таккан, ап-ак манишка кигән дирижёр тамашачыларга таба борылды, зур пеләш
башын иде; аягүрә баскан музыкантларның осталыгына хәйран калган халык,
бик канәгать калып, аларны алкышларга күмде; үз чиратында тегеләр дә баш
иеп аларны сәламләде.
Ул арада сәхнәдә затлы озын күлмәк кигән бер хатын-кыз пәйда булды һәм
нинди әсәр башкарылачагын игълан итте:
– Эдвард Григ. «Пер Гюнт» сюитасы.
Норвегия композиторының Габделнур да, Гөлзәрия дә моңарчы ишетмәгән
музыкасыннан соң күңелгә ятышлы һәм колакка якын, үзебез тыңлап ияләнгән
аңлаешлы аһәңнәр агыла башлаячагы беленде.
– Салих Сәйдәшев. «Совет Армиясе маршы».
Кырык-илле кеше, бер җан, бер тән булып дигәндәй ашкынып, дирижёрның
һәр хәрәкәтен тоеп, дәртле музыка башкарды. Ул яңгыраганда, аяклар
үзләреннән-үзләре, сафта йөргәндәй, атлап китәргә тели, бөтен барлыгың көч-
куәт белән тула, тәнеңдә дәрт арта, кан уйный башлый.
Икесе дә, тын да алмыйча, әсәрләнеп, даһи композиторның гүзәл иҗат
җимешен тыңладылар.
Алып баручы тагын сүз ала:
– Джордже Энеску. «Румын рапсодияләре».
Габделнур үзе музыка тыңлый, үзе Гөлзәриягә иелә төшеп, бая ишеткән
марш хакында тәэсирләре белән уртаклаша, үзе белгәннәрне кызга да җиткерә.
Ул, сөйгәнен үпкәләтмәскә һәм кимсетмәскә тырышып, сак кына искәрде:
– Бая конферансье маршның исемен дөрес әйтмәде.
Кыз, аптырап, аңа таба борылды:
– «Совет Армиясе маршы» диде бит...
– Әйе, — дип, башта егет ризалашты, аннары төзәтүне кирәк тапты: — Ләкин
ул «Кызыл Армия маршы», егерме ничәнчедер елда язылган. Ул чакта әле
безнең гаскәрләр Кызыл Армия дип йөртелгән.
– Безнең күңелгә ул революциядән соң ук Совет Армиясе кебек сеңеп
калган, — диде кыз оялып кына.
– Бу марш Кызыл Армиягә багышлап язылган, — диде егет, кабатлап,
аннары, алга карап, сәхнәдән агылган музыкага колак салып, бераз тын торгач
өстәде: — Әле Бөек Ватан сугышы вакытында да солдатларны кызылармеец
дип йөрткәннәр икән. Совет Армиясе дигән төшенчә соңрак, фәкать кырык
алтынчы елда гына кулланылышка кергән.
– Син аны каян беләсең?
– Марш турында, Алабугада укыганда, композитор Әхмәт абый Хәйретдинов
әйткәне хәтердә калган. Аның «Миндәдер күңелләре» дигән бик матур җырын
ишеткәнең юкмы?
– Бар.
– Ә кызылармеец дигәнне әтидән отып калганмын, аның орден-медаль
таныклыкларында шулай язылган.
Яшьләр сәнгать җитәкчесе Натан Рахлин җитәкчелегендәге симфоник
оркестр башкаруында Чайковский, Хачатурян әсәрләрен тыңладылар. Алар
кузгалып киткәндә, озын буйлы, бөдрә чәчле Эмиль Җәләлетдинов, оркестрга
кушылып, «Туган ягым — Татарстан» дигән җырны башкарып калды.
Ачык эстрададан ераклашканда да, алар әле музыка тәэсиреннән һаман
айный алмыйлар иде.
...Биек челтәрле койма белән әйләндерелгән, утлар белән яктыртылган танцы
мәйданчыгына керделәр. Бераз биеп юангач, аннан чыктылар.
– Кайтабызмы? — дип сорады Гөлзәрия, сәгатенә карап.
– Иртә бит әле. Әйдә кичке елганы, шәһәрне күзәтик, бер дә болай ял
иткәнем юк иде. Синең белән бик рәхәт. Әле тагын кайчан киләбез.
...Яр буе. Сукмактан читкәрәк чыгып, тау башына барып бастылар. Биредә
җылы, рәхәт, тыныч, ачык күк йөзендә йолдызлар җемелди, шәһәр өстеннән,
кызыл утын бер яндырып, бер сүндереп, зур самолёт аэропортка төшеп бара,
поезд үтеп киткәне ишетелде.
Гөлзәриянең монда беркайчан да булганы юк иде.
– Бу нинди поезд соң? — дип сорады.
Егеткә аңлатып бирергә туры килде.
Казансу өстендә акчарлаклар чыелдавы ишетелә, суга таш төшкән кебек
тавыш чыга — зур балык чирткәне колакка чалына шикелле. Су өстендә күктәге
йолдызларның аксыл яктылыгы белән талгын гына йөзгән көймәләрнең яшел,
зәңгәр, бакен-маякларның ак, кызыл утлары аралаша. Коткару станциясе
түбәсендә көчле прожектор яна, янәшәсендә катер тора. Шул тирәдән төрле
тавышлар ишетелә: яшьләр су коена. Яр буенда бакча, ихата сакчылары — этләр
аваз сала.
Елга уртасындагы утрауда учак ягалар, Казансуның аргы ягында,
еракта, болын җәелеп ята. Арырак шәһәр утлары балкый — Ленин районы
биләмәләре.
Сул якта, озын дамба буйлап, ут баганалары сузылган. Ә еракта-еракларда,
кояш баеган тарафта, күк йөзе алсу төскә кергән; сирәк-мирәк болытлар да
күренә, ә куе зәңгәр күк гөмбәзенең түбәсе чип-чиста.
– Иртәгә көн яхшы була, — дип әйтеп куйды Гөлзәрия, хозурланып.
– Әйе, шулай булыр, ахры, — дип, егет аны хуплады.
Кыз уң кул якта, еракта-еракта күренгән урманлы тауга карады. Анда Дербышки
бистәсенең саргылт, ә бирерәк озын мачтаның кызыл утлары күренә иде.
– Теге нинди вышка? — дип сорады ул.
– Радио. Әнә тегеләй күз сал әле, — дип, егет кызга үзенә таныш көн-төн
янып торучы факелны горурланып күрсәтте. — «Оргсинтез» утлары булыр
ул.
Сүз эш тирәсенә күчте, аннары үзара мөнәсәбәткә. Сүз иярә сүз чыгып, бу
юлы Гөлзәрия дә бер мәзәк сөйләп алды:
– Мин укыган күрше авылда бер ир-атны «Биш прәннек» дип үртиләр
иде.
– Ни өчен?
– Хатыны, беренче тапкыр авырга узгач, кеше күрмәгәндә прәннек ашаган.
Моны каенанасы белгән. Ә ул бик усал һәм саран икән. Улына әйткән. Өйдә
тавыш чыккан. Улы анасы сүзеннән чыкмый торган юаш, күндәм нәрсә икән.
Хатыны, үпкәләп, үз өенә кайтып китә. Егет бабаларына килә һәм әйтә: «Менә
бит, биш прәннек ашаган. Шул гадәтен ташласа гына алып кайтам», — ди.
Хатын-кызның андый вакытта әллә ниләр ашыйсы килүен белми...
Көлештеләр.
– Курыкма, мин сиңа биш түгел, бер кило прәннек алып кайтып бирермен,
туйганчы ашарсың.
Гөлзәрия кызарды. Егет аны куенына алды, суырып-суырып үпте. Икесенә
дә рәхәт иде. Икесе дә кыска җиңле күлмәктән генә булсалар да, берөзлексез
эзәрлекләгән черкиләргә дә игътибар итмәделәр, әмма күбәләкме, кондызмы,
әллә инде ярканатмы очып үткәч, кыз курка калды, сөйгәненә тагын да ныграк
сыенды. Ул да булмады, алардан түбәндәрәк бер мәче күренде. Габделнур, теш
арасыннан һава чыгарып, песи булып кычкырды.
– Әбәү, әнә килә, — диде Гөлзәрия, көлеп.
Егет армиядә старшинаны казарма буйлап алдап йөрткәннәрен сөйләде. Ә
беркатлы мәче аның янына ук килеп җитте. Егет песинең колагына җиңелчә
генә чиертте. «Биләмче» китеп барды.
– Авырттырмадыңмы? — дип сорады кыз. — Җан иясе бит.
– Юк, яратып кына чирттем.
Танцы мәйданчыгы ягыннан дәртле музыка ишетелеп тора иде. Сүз
хайваннар, җәнлекләр темасына күчте.
– Монда еланнар юк микән? — дип сорады кыз.
– Юктыр.
– Мин бер кино карадым. Ике кыз: берсе — барышня, икенчесе — аның
хезмәтчесе. Барышня, нәрсәгәдер ачуланып, аңа сукты, мескеннең ирене
ярылды. Шуннан болар урманга киттеләр. Барышняны елан чакты. Хезмәтче
кыз агуын суырды. Ә ул аның ярасына эләкте.
– Кыз нишләде?
– Үлде. И кызлар белән жәлләдек инде шул бичараны...
Егет янә кызны коча, үбә башлады. Гөлзәрия дә аңа шундый ук дәрт белән
җавап кайтарды.
Нәкъ шул мәлдә якында гына чыбык-чабык сынган шикелле булды.
Габделнур ялт борылды. Алар янында ук ике егет басып торалар.
– Комачауладык, ахры, — дип, берсе авызын ерды.
– Чибәр күренә, — диде кулына яртылаш ачылган сыра шешәсе тоткан
икенчесе.
– Кая, безгә дә биреп тор әле кызыңны, — дип, беренчесе Гөлзәриягә
якыная ук башлады.
Бу кадәр оятсызлыктан Гөлзәриянең йөзе агарды, ә Габделнурның кашлары
җыерылды, ирексездән тешләре шыгырдады.
– Тагын бер сүз әйтсәң, ярга тибеп төшерәм! — диде ул һәм кызын, сүз
тидертмәс өчен, уңгарак алды.
– Кемне? — диде сәрхуш, мыскыллы елмаеп.
– Сине! — диде Габделнур, ярсып.
– Кара нинди герой! — дип, икенче әрсезе Гөлзәриягә якын ук килде һәм
кулын кызның җилкәсенә салды. — Хәзер мин аны кочакка алам.
– Кулыңны озайтма, юкса аягыңны сузарсың! — диде дә Габделнур егетнең
чыраена төкерек өрде һәм, күз ачып йомганчы, боксчылар теле белән әйткәндә,
«ике этаж»да эшләп алды: сул кулы белән аның бавырына, ә уңы белән ияк
астына тондырды.
Таш кебек каты йодрыклардан сыны каткан теге егет кисәге, мәтәлеп, ярдан
аска тәгәрәде.
Әгәр бу минутта каршында арыслан булса, Габделнур, Гөлзәриясен яклар
яисә коткарыр өчен, Африкадагы бушмен кабиләсе аучылары кебек, һич
куркусыз җанварлар патшасына да ташланыр иде. Аның кыяфәте коточкыч
иде.
Моны күргән икенче бәйләнчек артка чигенде дә, сүгенә-сүгенә, санын
җыя алмыйча бөгәрләнеп яткан шешәдәшенә булышырга дип, түбән таба
төшеп китте.
– Алар икәү бит, — диде Гөлзәрия һәм кисәк кызып киткән егетен култыклап
алды. — Әйдә.
– Мәнсезләр, шундый матур көннең ямен җибәрделәр. Гафу ит.
Кыз дәшмәде, бары аңа ныграк кына сыенды. Һәм алар парк эченә таба
атладылар.
Гөлзәрия егетен яңгыр вакытында гына түгел, боз яуса да ышыкланырга
мөмкин булган таш кыя итеп күзаллады һәм үзенең ышанычлы кулда булачагына
инанды.
Габделнур дәшми генә атлады. Ә үзе эчтән генә боксёрлар даирәсендә йөргән
гыйбарәне исенә төшерде: «Боксёрны теләсә кем кыерсыта ала, ләкин бөтен
кеше дә гафу үтенергә өлгерә алмый...»
20
Габделнур үз «куыш»ына кайтып керде. Бүлмәдәшләренең дә икесе үз
урыннарында. Ул әүвәл әти-әнисенә, авылга хат язды, аны конвертка салгач,
кулына китап алды.
Ишек шакыдылар.
– Керегез, — диде ул, китабыннан күзен алмыйча гына, аннары, битләр
арасына кәгазь кыстырып, ишеккә төбәлде.
Миргаяз:
– Бу вакытта кем йөри тагын? — дип, ризасызлык белдереп алды, чөнки
сәгать кичке унга якынлашып килә иде.
Өстен алыштырып урынына ятарга әзерләнгән Фәүҗәт дәшмәде. Дүртенче
егет кайтмаган иде әле.
Ишектә уртача буйлы, ябык йөзле, кыска кара чәчле бер егет пәйда
булды.
Габделнур аны шунда ук таныды.
– Кер, кер, — диде.
Киң җилкәле, үткен карашлы, егерме яшьләр чамасындагы бу егет
Габделнурның туганнан туган энесе, ягъни әтисенең Әлмәттә яшәүче сеңлесенең
олы малае Фәнсит иде. Ул кыш көне монда бер булып киткән иде инде.
Егет тартынып тормады, ишек катыннан бүлмә уртасына узып, башта
абыйсы, аннан соң аның бүлмәдәшләре белән күрешеп чыкты. Аның йөреше
җитез, бер урында тик кенә басып тора алмаучы кешеләргә хас булганча,
гәүдәсе өзлексез хәрәкәттә, һәр мускулы кыймылдый-селкенә кебек. Аны
беренче тапкыр күргәч, Миргаяз Габделнурга: «Синең бу энекәшең яшь тай
кебек», — дигән иде.
Егетнең өстендә кара костюм-чалбар, кара күлмәк, юка табанлы, очлы
башлы кара ботинка; йөзе аксыл, күзләре ут яна, яңакларында юка гына
бакенбардлары да бар.
– Утыр, — диде Габделнур һәм аңа урын күрсәтте.
Ләкин егет урындыкка карамады да.
– Абый, мин үзем генә түгел, Динур аста калды, вахтёр янында.
Динур дигәне аның бертуган энесе иде.
– Әйдә, алып меник.
Габделнур аягына ботинка киде, өстенә пиджак элде, һәм алар беренче катка
төшеп киттеләр. Озак юанмадылар, әйләнеп тә керделәр.
Бүлмәгә кергәч, Габделнур Динурга игътибар беләнрәк карады. Соңгы
тапкыр күргәндә, ул ун яшьлек малай иде, хәзер егет булып җитешкән — мыек
чыгып килә. Буе уртача — абыйсы белән бер чама булса да, аңа караганда таза,
эре сөякле, кызгылт йөзле, коңгырт чәче маңгаена төшеп тора. Ул бүлмәдәге
егетләр белән күрешеп чыкты. Йодрыклары зур, кулы каты (моны Габделнур
вахтёр янында күрешкәндә үк сизде).
– Йә, ни хәлләрегез бар? — дип сорады Габделнур.
– Менә Динурны да КХТИга кертергә иде, — дип сүз башлады Фәнсит, ул
үзе бер ел укыган иде инде. — Ике экзамен бирдек.
– Ничәгә?
– Бишкә.
– Шәп, — дип, Габделнур кече энекәшенә карады.
Якасыз зәңгәр пиджак (соңгы вакытта андый кием Габделнур күзенә дә
чалынгалады, әмма үзе якалы пиджакны хуп күрә иде), коңгырт күлмәк, кара
чалбар, кызгылт көрән җиңел ботинка кигән Динур турыдан ярып салды:
– Мин түгел, абый минем өчен сдавать итә. — Аның эчендәге тышында иде
булса кирәк. — Минем мәктәптә дә уку шәптән түгел иде.
– КХТИда уку бик авыр, диләр, булдыра алырсыңмы? — дип сораулы
карашын энекәшенә төбәде Габделнур. — Гелән генә абыеңа аркалана
алмассың.
– Куып чыгармаслар әле, — дип кул селтәде Динур, аның урындыгы
шыгырдап куйды. — Кусалар, бик ялынып тормыйм, эшкә керермен, Казанда
эш бетмәгән, йә Себергә китәрмен, анда нефтяниклар акчаны шәп эшли,
диләр.
Ул авыр табигатьле, бераз тотлыгыбрак, әкрен сөйләшә икән. Бу турыда
Габделнур белми иде. Хәер, бәлки, кечкенәдән шулай булгандыр, хәтереннән
генә чыккандыр. Ул аның малай чагын гына белә бит. Динур бәләкәйдән үк
таза булды, «симез» дип үртиләр иде үзен. Алар авылга, Галләм абзыйларга,
ел саен җәй көне кунакка кайталар иде. Берчакны аның әбисенә әйткән сүзе
Габделнурның исенә төште.
– Сырлы ипиегез күп әле, дигәнне хәтерлисеңме?
Әбисе, әле генә ашадың, тагын сорыйсың, дип әйтте микән, хәзер инде
Габделнурның хәтерендә түгел. Эш шунда: аның әнисе Гөлзифа түти ипине
күршедәге тимерче абзый калайдан ясап биргән сырлы савытларда пешерә
иде.
Габделнур хәзер шуны егетләрнең исләренә төшерде, көлешеп алдылар.
Аннары ул егетләрнең әти-әниләре, туган-тумачалары турында сорашты.
Фәнсит абыйсына ияреп кухняга чыкты, тәмәке пыскытып керде, кечесе
тартмый икән.
– Унынчы август көнне өченче экзамен, — диде ул, өстәл янына утыргач.
— Динур өчен изложение язам.
Ул инде үзе өчен дә план корып куйган: өч айда ярты курс өчен сынауларын
тапшырып, эшкә керергә нияте. Монысына Габделнур ышанып җитмәде
җитүен, техник вузда укуның ни икәнен бераз чамалый. Шулай да энесенә
шиген белгертмәде, бәхәскә кермәде. Алар хәзер дә өйдән акча килгәнне көтеп
ятмыйча, букинист кибетләренә китаплар илтеп тапшыралар икән.
Динур:
– Берәрсен куркытырга, кыйнарга, сугышырга кирәк булса, мине дәшәләр,
— диде мактанып. — Үз компанияләренә чакыралар эчәргә.
Габделнур баштарак, боларга аракы чыгарыргамы, юкмы дип икеләнеп
торган иде, болай булгач, шиге таралды, һәм чәй янына мәй чыкмады. «Башың
яшь әле, иркәм, авызыңнан ана сөте кипмәгән», — диде ул күңеленнән Динурга,
Әлмәт ягы сөйләше белән эндәшеп. Чәйгә бүлмәдәшләрен дә дәште, ләкин
алар инде йокыга куерып баралар иде, өстәл янына килмәделәр, рәхмәт әйтеп,
чәйдән баш тарттылар.
Бераздан кунаклар кузгалдылар. Коридорда Фәнсит, тартынып кына:
– Габделнур абый, биш сум акча биреп тор әле, — диде.
– Аракыга булса, бер тиен дә бирмим, — дип кырт кисте абыйсы катгый
рәвештә.
– Юк, юк, — диде энекәше, акланып.
– Кара аны, — диде дә Габделнур чалбар кесәсеннән унлык чыгарды.
— Мә.
– Рәхмәт! — диде Фәнсит, шатланып, һәм кәгазьне кесәсенә шудыргач,
әйтеп куйды: — Икенче килгәндә китерермен.
– Рәхәтен күрегез, — диде Габделнур һәм, егетләрне вахтёр яныннан үткәреп,
урамга ук чыкты.
Тегеләр янә рәхмәтләр әйтеп саубуллаштылар һәм Восстание урамыннан
җәяүләп өскә таба менеп киттеләр.
Егет алар артыннан карап калды. Һәм үз-үзенә әйтеп куйды: «Сез икенче
юлы килгәндә, мин монда булмам инде».
...Күптән түгел ул кайчандыр шушы тулай торакта яшәгән Рәүхади исемле
бер механизатор белән очрашкан иде.
– Нихәл? — диде Габделнурдан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк Рәүхади.
– Сине күргәч бетте хәл, — дип елмайды Габделнур, тегенең итләч, таза
кулын кысып.
Аннары, сүз иярә сүз чыгып, Габделнурның өйләнергә җыенуын һәм фатир
эзләвен белгәч, ул аларны үзләрендә торырга чакырды.
– Мин бит үземә йорт сатып алдымые, — диде Рәүхади, Тау ягы сөйләшен
кыстырып. — Әллә ни дан түгел, шулай да яшәрлек: ике бүлмә, бәләкәй генә
кухнясы да, урамда сарай да бар. Теләсәң килеп кара, бер бүлмәне сезгә биреп
торырбыз.
Габделнур сүз озайтып, ялындырып тормады, аның адресын хәтеренә
сеңдерде.
– Килеп чыгармын.
Һәм ул, тимерне кызуында сугарга кирәк, дип, вәгъдәсендә торды, бер кичне
аларга барып та килде.
Рәүхадинең хатыны белән танышты, биреләсе бүлмәне карады. Патша
гаиләсендә туып, хан сараенда яшәгән малай түгел, бар күргәне авыл өе дә
казарма белән тулай торак — бүлмә ярыйсы күренде, шәһәр уртасында диярлек,
транспорт та якын. Ризалыгын белдереп, сораган хакны алдан ук биреп тә
куйды.
Өйдән чыгып, ишегалдында җыелып торган суга күз салгач, ул үзалдына
елмайды:
– Монда күңелледер, бакалар да сайрашадыр.
Ул бу гамәле хакында Гөлзәриягә дә әйтте. Булачак хатыны каршы
килмәде.
– Абыйларга да якын икән, — дип сөенеп тә куйды.
Бик тиз ризалашуы өчен Габделнур аңа рәхмәтле булса, шундый ук хисләрне
Гөлзәрия дә кичерә иде. Бердән, ире («булачак» дип уйламавына кыз үзалдына
елмаеп куйды), санга сугып, аның белән киңәш-табыш итсә, икенчедән, чын
ир-егетләрчә мәсьәләне үзе бик тиз хәл итүенә куанды. Габделнур аңа еш
кына, шаяртып: «Я всегда готов подставлять свою широкую грудь за твою
узкую спину», — дип әйтсә дә, чынында исә ул хатын-кызга аркаланып, аның
артына ышыкланып яшәүче кеше түгел иде. Егетнең күз терәге булырдай
икәнен кыз бер генә искәрмәде. Аның да, Габделнур әйткәнчә, аеры-чәере
яшисе килми иде. «Икең ике җирдә яшәгәч, гаилә булмый инде ул, — дип
уйлады. — Кача-поса, кызлар яисә егетләр югында ялгыз калып очрашулар...»
Андый тормышны кызның күңеле тартмый иде. Апалары да, кияүгә чыккач
та, тулай торактан киттеләр, кеше почмагында яки баракта тора башладылар.
Әнисенең дә тел төбе шуңа тартымрак иде. Шулай итеп, бәхетле көннәрне
көтеп аласы гына калды.
...Туганнан туган энекәшләрен озаткач, ул уйлары белән алда башланачак
тормыш чоңгылына чумды. Җырдагыча, хатын алгач, иләк-чүмеч кирәк ул,
дигән кебек, иң беренче чиратта ни-нәрсә алачагын чамалады. Һәм шуңа бәйле
рәвештә Гөлзәриясе турында уйлады. Егетне шушы җылы, якты август киче
кебек шатлыклы һәм ләззәтле хисләр биләп алды.
Әйе, Гөлзәрия атлы кызга карашы аны, егерме сигез яшьлек егетне, беренче
мәхәббәт тойгысыдай биләп алды. Кыска гына вакыт эчендә ул әле ярты ел элек
кенә аның дөньяда барлыгын да белмәгән шушы гүзәл фәрештәгә баш-аягы белән
гашыйк булды. Кыз аны үзенә бертөрле гадилеге һәм шул ук вакытта гүзәллеге
белән шаккатырды. Уй-хисләре гелән генә аның тирәсендә бөтерелә. Аңардан
башка яшәүне хәзер уена да китерә алмый. Моны мәхәббәт дими ни дисең?!
Ул ярты гомерен гомуми торакларда үткәрде: балигъ булуга, әти-әнисе канаты
астыннан чыгып «очты» — техникумда укыды, армиягә киткәнче янә ике ел
үтте, аннары көне-сәгате белән төп-төгәл өч ел солдат казармасы, Казанда гына
да биш тулай торакта яшәп алды. Әйе, туйдырган икән һаман кәҗүнни койка-
матрасларда аунау. Менә хәзер, берничә көннән дип әйтик, шул ялыктырган
буйдак тормышыннан аерыла.
Егет тирә-ягына каранды, урамга күз салды, аннары, башын күтәреп, биш
катлы кирпеч йортның дүртенче катына — үз бүлмәләренең зур тәрәзәсенә
бакты. Әллә ничек кенә шунда: бер яктан, гарык булган буйдак тормышына
нокта куела, сөйгәнең белән бергә яңача яшәү рәвеше башлана, бу — куаныч.
Икенче яктан уйлаганда, ямансу да шикелле: бергә эшләгән хезмәттәшләр,
соңгы сыныкны бүлешкән дуслар кала һәм, иң мөһиме, егет ирекле, типтереп
яшәүдән үз теләге белән ваз кичә, һәрнәрсәне үз дигәнчә генә хәл итә торган
кырыс холкына да богау салына. Чөнки башлы-күзле булгач, син моңарчы
күрмәгән-белмәгән кеше белән бер түбә астында гомер кичерергә мәҗбүр
ителәчәксең. Ул синең холкыңны кабул итәрме? Син аның капризларына түзеп
торырсыңмы? Бәлки, әллә ни капризлары да булмас. Ул бит «май өстендә йөзгән
күкәй сарысы» Энҗе түгел. Шулай да ул бит хатын-кыз, бүтән мохиттә үскән,
бүтән ата-ана тәрбиясе алган. Ул яктан, бәлки, әллә ни хафаланырга да урын
юктыр, чөнки Мәдеһия түти Габделнур күңеленә бик хуш килгән иде. Димәк...
димәк, сиңа, үзеңә, ул асыл затны хөрмәт итеп, яратып, сөеп һәм... күпмедер
дәрәҗәдә үзгәреп тормыш итәргә туры киләчәк, ә бу бик авыр булачак. Егет
үзен белә: холкы кырыс, үзсүзлелеге дә бар, күп нәрсәне фәкать үзенчә генә
хәл итәргә ярата.
Соңгысы, мөгаен, ундүрт тулгач та үзбаш яшәргә мәҗбүр булудан, үз көченә,
фәкать үз-үзенә генә ышанудан киләдер.
Университетның өченче курсында Габделнур психология фәнен бик
теләп өйрәнде һәм үзенә-үзе анализ да ясап карады. Ул кем: кызу табигатьле
холерикмы, әллә шат күңелле, хәрәкәтчән, тышкы тәэсирләргә җиңел бирешүчән
сангвиникмы? Юк кебек. Тагын кем? Үзен төшенкелеккә бирелүчән, күңелсез,
караңгы уйлар гына уйлап йөрүче меланхолик дип тә әйтә алмый. Димәк,
флегматик кала. Анысы салкын канлы, пошынмый торган кешеләргә әйтелә.
Кызык, егет кайсы төргә керә соң? Соңгысынамы? Салкын канлылыгы бар,
ләкин йөрәгенә йон үскән пошмас җан да түгел бит ул. Ә менә үзсүзлелеге,
кырыслыгы, һәрнәрсәне фәкать үзенчә генә эшләргә тырышуы... Психология
фәнендә андый кеше күрсәтелмәгән иде. Бәлки, кешеләрне алай бүлгәләү фән
өчен генә кирәктер, чынлыкта исә табигать тарафыннан бер үк кешедә берничә
төрле сыйфат салынган буладыр?..
Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, ул Гөлзәриягә кыенга киләчәген аңлый
иде. Хәленә керерме, түзәрме аның холкына?!
Егет белә: гаиләне ипле тоту һәм саклау, матди ягын кайгырту өчен, ул
кулдан килгәннең барын да эшләргә теш-тырнагы белән тырышачак: сөйгәненә
җил-яңгыр тидермәү дә үзен ир дип санаган кешенең вазифасына керә; үз
куышын булдыру өчен чәче белән җир себерергә дә кыенсынмас; башлангыч
чорда сабыр итәргә генә кирәк, хатынына гына түгел, үзенә дә. «Үзенә дә»
дигәнне ул колагына киртләп куйды.
...Габделнур сәгатенә карап алды.
– Һай бу башны, ник тик кенә тормый икән инде, һаман уй, уй...
Шунсыз булмый, чөнки алда аны зур үзгәрешләр көтә бит...
Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 10, 2015
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев