Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Китте... Йөрәк әрнүен дә онытып, торып йөгерәсе иде шул трамвай артыннан... Туктатасы иде. Рәйсәнәне гомер бакый үз янында калдырасы иде. Юк шул, бу — күңеле нечкәргән егетнең тормышка ашмастай хыялы гына. Әнә ераклашканнан-ераклаша бара... Трамвай түгел, аның яшьлектә сөйгән яры мәңгегә китеп бара...
5
Кеше, берәр төрле эшкә алынгач, көннән-көн аңа күнегә бара, еллар узу
белән, ул инде аның авырлыгын да тоймый.
Хәрби хезмәттә дә шулай: гаскәри халык шаярып әйткәнчә, беренче елны
ияләшә, икенче елын хезмәт итә, өченчесендә кайтырга җыена. Әлбәттә, бу
шаярту гына. Чөнки өч ел эчендә шактый четерекле хәлләр дә булгалый. Ләкин,
һәрхәлдә, хезмәт елдан-ел авырлашмый, ә, киресенчә, җиңеләя бара.
Ә менә уку мәсьәләсенә килгәндә, бу алай ук гади түгел икән. Ул елдан-ел
үзенә күбрәк игътибар итүне сорый, синең физик һәм рухи мөмкинлекләреңне
күбрәк туплауны таләп итә, әле әхлакый яктан тотнаклылыгыңны да сыный.
Тагын шунысы да бар: ярты елдан ярты елга имтихан-зачётлар тапшыру өчен
син һәр көн диярлек үзеңне эшкә җигәргә, кайвакыт мәҗбүр итәргә дә тиеш.
Ә моның җимеше-нәтиҗәсе — алты ай буе китап имүеңнең, тырышуыңның
җилгә очмавы берничә көн эчендә семестр ахырында күренә.
Габделнур сессияне июньнең сигезендә «Славян тарихы»ннан башлаган иде,
менә бүген, егерме икесендә, «Политик экономия» белән тәмам итте, — өч
зачёт, биш имтихан бирде, — тырышты-тырмашты һәм ерып чыкты. Дөрес,
билгеләре әллә ни дан түгел — «өчле» дә «дүртле». Эшләп укучы кешегә артыгы
кирәк тә түгел, иң мөһиме — «койрыксыз».
Ул бүген дә, гадәтенчә, беренче алтылыкта керде. Шуңа күрә университетта
төшкә хәтле үк эше бетте. Бауман урамындагы «Блинная» кафесына сугылды,
бик тәмле коймак ашады. Дөрес, әнисе пешергәнгә җитми инде җитүен, шулай
да, ит югында — майлы шулпа дигәндәй, ярап тора. Аннары, ярты гомерен
тулай торакларда яшәп үткәргән (өч ел армиядә — казармада) кеше ризык
талымлыймы?!
Нинди матур көн: кояш кыздыра, башыңны югары күтәрсәң, зәп-зәңгәр күк
йөзен күрәсең. Урамда өзлексез үтеп-сүтеп торучы троллейбуслар, машиналар
һәм... чибәр кызлар күзгә чалына; әйе, бик теләсәң, шәһәр ыгы-зыгысыннан
да ләззәт алып була икән.
Ул, салмак кына атлап, ары китте. Үзәк банк янындагы чәчтарашханәгә
керде, чират юк икән — чәчен төзәттерде. Чәч алучы мөлаем кыз, егетне
чибәрләп, хушбуй сибеп, тагын килүенә өмет итеп, елмаеп озатып калды.
– Әгәр иртәгә өйләнмәсәгез, тагын килегез.
– Нигә алай дисез?
– Мин сезне кыз куенына керәсе кияү кебек көяз егет иттем бит, — диде
оста кул, үз эше белән мактанып.
Чыннан да, көзгегә карагач, Габделнур үз кыяфәтеннән канәгать калды.
Шулай да чыгып барышлый уйлап куйды: «Ашыктырма, сеңелкәш, әле бер ел
укыйсым бар. Аннары күз күрер...»
«Матбугат йорты» дип аталган, утызынчы елларда ачык китап рәвешендә
төзелгән карасу төстәге зур бинаның беренче катын буеннан-буена китап кибете
биләп тора. Габделнур шунда сугылды. Киштәләрне карап йөргәндә (аны бигрәк
тә тарихи басмалар кызыксындыра иде), күзе «Медицина» бүлегендә басып
торган бер сылуга төште. Бер уйлаганда, азмы кибеттә хатын-кыз: сатучылар,
сатып алучылар. Араларында шәпләре бар. Ләкин Габделнурның күзенә фәкать
берәү генә чалынды, фәкать берәү генә игътибарын җәлеп итте.
Егет түзмәде: якынрак барды да туктап калды. Хәзер инде ул аны яннан
күрә: иңенә үк төшеп торган дулкын-дулкын кара чәч, килешле генә туры
борын, кыйгач калын кара каш һәм күзен йомганда сирпелеп алучы озын
керфекләр, башын борганда күренеп киткән кечкенә миң. Таныш миң. Кыска
җиңле, аксыл төстәге күлмәк кигән, билен киң пояс белән буган, сул кулының
беләгендә җыйнак кына кара сумка тоткан бу хатын-кыз үзе дә таныш. Элеккегә
караганда бераз гына тулылана төшкән, әмма зифалыгын җуймаган буй-сын да
хәтерендә. Ләкин зур шәһәрдә атаңа охшаган урыс күп булыр ул дигән кебек,
йөз чалымнары кемгәдер тартым кешене очратуың бик ихтимал. Шуңа күрә,
чит кешегә ялгышып сүз катмас өчен, Габделнур ашыкмады: йөрәге ешрак тибә
башлаганын, бөтен барлыгын шатлык-куаныч биләп алганын, сабый баладай
сөенгәнен тойса да, сабыр итәргә булды. «Үзе генәме? Бәлки, минем якка таба
борылыр. Әйе, кибеттән чыкканда, Ул, һичшиксез, бирегә таба киләчәк бит»,
— дип фараз кылды.
Егет Аны бер мәртәбә аэропортта күргән иде бит инде. Янына да бара
алмады, чөнки янәшәсендә ире бар иде. «Бүген кем белән икән? Үзе генәме,
әллә түгелме? Казанга нигә килгән? Йомыш беләнме, әллә кая да булса үтеп
барышлый гына сугылганмы?» Мизгел эчендә төрле уйлар башыннан йөгереп
уздылар. Менә Ул, үрелеп, киштәдән бер китап алды, караштырды. Шунда егет
мондыйрак фикергә килде: «Иң яхшысы — урамда көтеп торырга!» Үзе генәме,
түгелме икәнен дә тәгаен беләчәк.
Габделнур тәрәзә каршына басты, дивар буйлап сузылган тимер торбага
таянды, кибет эченә күз салды. Әнә Ул касса янында, әнә Ул ак туфли кигән
тыгыз балтырлы төз аякларын як-якка каратыбрак атлап (йөреш-торышында
әллә ни үзгәреш юк икән) чыгып килә. Үзе генә. Егет җиңел сулап куйды.
Рәйсәнә ишектән чыгуга, аның янына килеп тә җитте.
– Исәнмесез!
Башта Ул аптырашта калды, ни дияргә дә белмәде. Зур коңгырт күзләрен
тутырып, каршында басып торган озын буйлы, җиңнәре сызганулы ак күлмәкле,
галстуклы, ыспай киемле ир-атка карады. Моннан байтак еллар элек армия
сафларына озаткан сөйгәнен хәтерләтүче, ияге-яңаклары зәңгәрләнеп торган
ябык чиста йөзле, кыска кара чәчле, киң иякле җитди йөзле бу кеше чит-ят
кебек тә. Әйе, килеш-килбәте нык үзгәргән, буй тарткан, чын-чынлап ир-
егеткә әверелгән.
– Габделнур?
Бу — күңеле җилкенгән егетнең шатлык тулы авазына тәңгәл булмаган,
фәкать сорауны гына аңлаткан сүз иде. Әйе, сигез ел гомер узганнан соң,
башкача була да алмас иде. Хәтта, таныгач та, аның йөзендә балкыш күрмәде.
Шулай да егет үзенең нәүмизлеген сиздермәде.
– Әйе, мин.
Рәйсәнә кулын сузды. Егет аны кысып озаграк тотмакчы иде, ләкин
йомшак кечкенә кул аның учыннан шуып чыкты. Тик бераздан хатынның да
йөзе яктырып китте. Чөнки ул да яшьлек чорын, матур гына очрашып йөргән
шушы кыюсыз егетне яхшылык белән хәтерендә яңартты. Алар арасында бер-
береңә үпкә-рәнҗеш сакларлык начар истәлек-сәбәп юк. Дөрес, Рәйсәнә аны
көтмәде. Ләкин андый язмышлы парлар бер алар гынамы? Бер аңардан гына
калганмы солдатны көтмәү?! Үз вакытында үпкәләсә дә, тора-бара егет аны
дөрес аңлагандыр.
– Нинди җилләр ташлады безнең калага? — дип сорады Габделнур,
баскычтан төшкәндә, үзе алданрак атлап, Рәйсәнәгә кулын сузганда.
Монысы хатын игътибарыннан читтә калмады.
– Рәхмәт! — диде ул, ак сәйләндәй тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп. — Мин
ГИДУВта бераз аң-белем арттырырга килдем. Артуын-артмасын белмим, шулай
да килгәнемә үкенмим, яхшы укыталар — лекцияләр тыңлыйбыз, практик
занятиеләр була.
– Алай икән, — диде егет, янәшә атлап. — Күптән мондамы?
– Айга якын. Тагын бер атнадан китәбез. Шәһәрегез бик шау-шулы. Мин,
шәһәрегез, дип, дөрес әйттемме?
Егет раслап баш какты:
– Әйе. Армиядән соң монда калдым.
– Безнеке алай түгел, — диде Рәйсәнә, баягы фикерен дәвам итеп. — Элек
тә тыныч иде, хәзер дә.
– Беләм. Анда минем абыйлар яши, сирәк-мирәк булгалыйм. Мәскәү D белән
чагыштырганда, Казан да тынычрак күренә, Нью-Йорк кешесе Мәскәүгә
карата шуны ук әйтер иде. Ул шулай булырга тиештер инде. Кала зуррак
булган саен...
Габделнур, гүяки бөтен дөньяны иңләп-буйлап йөреп чыккан кешедәй, бераз
фәлсәфәгә бирелеп алды, кала белән сала арасындагы аермага да тукталды.
Ләкин болар ул әйтергә теләгән сүзләр түгел иде. Аны кызыксындырган
нәрсәләр бүтән иде. Шуңа күрә ул җайлап кына сорап куйды:
– Кызың әле укырга кермәгәндер?
– Юк, киләсе елга керә. Ә син аны каян беләсең?
Егет, элекке вакыттагы кебек, җиңелчә генә әңгәмә корып, Рәйсәнә белән
«син» дип сөйләшергә теләсә дә, хәзер алай итәргә базмый иде инде. Чөнки
аның каршында унсигез яшьлек туташ түгел, ә ике бала анасы булган ханым
басып тора бит. Ул, ялгыш аңлап, үзенә «син» дип эндәшкәнгә куанды. Чөнки
аңарга Рәйсәнә кичергән тойгылар әлегә ят иде.
– Бәбиләреңнең икәү икәнен дә беләм әле мин, — диде егет, елмаеп, алар
Чернышевский урамы чатына җиткәннәр иде инде.
– Менә ничек?!
Юл аркылы чыккач, Габделнур аларны аэропортта күрүен сөйләп бирде.
– Әйе, исемдә, төнлә Мәскәүгә очкан идек. — Аннары ул зур тәрәзә
каршында туктады. — Мин мех кибетенә кермәкче идем. Көтәсеңме?
– Билгеле.
Бераздан Рәйсәнә чыкты.
– Алмадым, әле бер атнам бар, өлгерермен.
Нәрсә алмаган — анысы егет кеше эше түгел, шунлыктан Габделнур төпченеп
маташмады.
– Мин сине Казан белән таныштырыйм әле, — дип, ары таба алып китте.
— Ирең белән бер больницада эшлисеңме?
– Юк, аны нефтьчеләр поликлиникасына күчерделәр, баш врач итеп.
– Үсә кешеләр, — диде егет риясыз гына һәм көнләшмәгәнен сиздерергә
тырышып өстәде: — Бик яхшы булган, югары белемле кеше югары үрмәләргә
тиеш.
«Син боларны каян беләсең? — дип сорамакчы иде Рәйсәнә, ләкин тыелып
калды. — Бер җай белән үзе әйтер әле». Аны егетнең язмышы кызыксындыра
иде.
– Үзең ни хәлдә? — диде ул гади генә, әйтерсең лә алар әле бер атна элек
кенә аерылышканнар. — Кайда, кем булып эшлисең?
– Төзелештә, Әлмәттәге һөнәрем буенча.
– Берәр кая укырга кердеңме? Әллә бетердеңме инде?
Габделнур кайда укуын әйтеп бирде.
– Бүген мине бәхет басты — берьюлы ике сөенеч: беренчесе — сине күрүем,
икенчесе — дүртенче курсның соңгы сынавын әле моннан ике сәгать элек кенә
тапшырып чыгуым.
– Икенчесе — чыннан да, зур шатлык, — диде Рәйсәнә һәм әңгәмәдәшенә
бакты. — Беренчесенең ни куанычы бар инде? Мин хәзер ир хатыны, әнием
әйтмешли, кеше кешесе, ике балалы...
– Барыбер, — диде егет һәм, туктап, Рәйсәнәнең нур чәчеп торучы коңгырт
күзләренә тутырып карады. — Минем әле һаман да синең кебек кызны
очратканым юк. Мин шуны аңладым: була йөргән кызлар, була сөйгән кызлар...
Болар — икесе ике әйбер.
– Мин кайсысы? — дип елмайды Рәйсәнә.
Аңарда хатын-кызларга хас ярыш азарты, «көнчелек күбәләге» канатын
җилпеде. Баштарак ул Габделнурны очратуына бик сөенмәде, дөрес, пошынмады
да, чөнки инде, үткән-беткән дигәндәй, еракта-еракта, томаннар артында калган
еллар бит, күп сулар аккан... Ә менә егет күзендә сөю чаткылары күргәч, аның
да күңеле йомшады, үзенә дә аңлашылмаган дулкынлану биләп алды.
– Син — соңгысы! Әйе, мин һаман да сине оныта алмыйм. Ләкин син дөрес
аңла: мин сиңа, кабат мәхәббәт яңартыйк, дип әйтергә җыенмыйм. Шулай да
мин очрашуга бик шатмын. Сине бик күрәсе килгән чаклар була иде. Аннан
да бигрәк мин синең тормышың көйле баруына бик шатмын.
Габделнур үзенең, кем әйтмешли, китап сүзләре белән сөйли башлавына
аптырап китте. Хәер, монда искитәрлек бернәрсә дә юк кебек. Ул, чыннан да,
яшьлек дустын күрүгә шат, шат кына түгел, бу — сөенеч. Ничә еллар күңел
түрендә йөрткән кешеңне очратуның, шуңа шатлануның ни гаебе бар?! Юк,
әлбәттә. Ләкин барыбер электәгегә тиң җанлы, эчкерсез сөйләшү, ихласлык
булмас шул инде.
Рәйсәнә сорап куйды:
– Баянда уйныйсыңмы соң әле? Онытып бетермәдеңме?
– Бер өйрәнгән һөнәр онытылмый инде ул. Концертларда катнашканым
юк, вакыт ягы тар. Шулай да бүлмәдәге егетләрне җырлаткалыйм.
– Салып алгачмы? — дип елмайды хатын.
– Әйе. Син минем баянда уйнавымны да хәтерлисеңмени?
– Билгеле. Сине район үзешчәннәре концертында хәтеремә сеңдереп калган
идем. Чөнки син анда минем кече абыйны беренче урыннан мәхрүм иттең.
Көлешеп алдылар. Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кремль тавына менделәр.
Алагаем зур биек таш өстендә чәнечкеле тимерчыбыкларга уралган, әмма
карашын алга төбәгән, горур басып торган каһарман шагыйрьгә карап тордылар.
Һәйкәл артында көрәштәшләренең барельефлары һәм исем-фамилияләре.
– Менә монысы безнең район егете, — диде Габделнур, Зиннәт Хәсәнов
рәсеме каршында туктап.
– И мактанчык! — диде Рәйсәнә, елмаеп.
– Мактанырлыгым бар!
Аннары Спасс манарасына таба атладылар. Рәйсәнә сул як дивардагы элмә
тактага игътибар итте:
– Күчмә театр шушындамыни ул?
Габделнур елмайды:
– Монда, кем әйтмешли, конторлары гына. Аларның үз биналары, заллары
юк. Шуңа күрә театр гел тәгәрмәч өстендә — гастрольдә.
– Казанга кайталардыр бит?..
– Кайткалыйлар. Яңа спектакльләр әзерләп чыгарырга кирәк бит.
Кайчагында шәһәрдә дә куялар. Мин баргалыйм.
– Яратасыңмы?
– Анысы да бар. Аннары, анда Хәлил исемле таныш егет эшли, шуның
уенын карарга барам. Ул Чупай таш карьерында мастер булып эшләгән иде.
Мин армиядә чакта, Казанга килеп, театр техникумын бетергән. Бик талантлы
егет. Сирәк-мирәк күрешкәлибез.
Кремль эченә керделәр. Габделнур сул яктагы, бераз вакыт үзе хезмәт иткән
өч катлы озын казарманы, күккә ашкан Сөембикә-ханбикә манарасын күрсәтеп,
тарихка кагылышлы хәлләрне сөйләп йөрде. Ул берөзлексез сөйләде дә сөйләде,
Рәйсәнә исә аны бик бирелеп, күп белүенә сокланып тыңлады. Һәм хатын бер
нәрсәгә игътибар итте: егет мәктәп дәреслекләрендә язылган вакыйгаларны
үзенчәрәк аңлата, аларга бәяне дә бүтәнчәрәк бирергә тырыша. Кайчандыр
булып үткән, гасырлар төпкелендә калган хәлләрне бәян иткәндә, тарихтагы
гаделсезлекне хупламавы, алар белән килешмәве, фактларны җиткерүдә кемнәр
беләндер бәхәскә керергә теләве, аларның дөреслегенә шикләнеп каравы сизелә
иде. Дөрес, ул аларны үз исеме белән атамый, ләкин игътибар белән тыңлаган
һәм үз халкына азмы-күпме ихтирамы булган кешегә тел төбе аңлашыла иде.
«Күрәсең, тарих бүлегендә укуының тәэсиредер», — дип кенә уйлады хатын.
Спасс башнясы астыннан кире чыкканда, каршыга бала җитәкләгән бер
хатын очрады. Сабыйның кара чәче бөдрә иде.
– Моның чәче негрларныкы кебек, — дип көлде егет.
Ә үзе җәһәт кенә хыял иркенә чумып, анда йөзеп тә алды. Әгәр Рәйсәнә
белән кавышсалар, аларның да шушы малай яшендәге нарасыйлары булыр иде.
Дөрес, ул бу малай кебек бөдрә чәчле түгел, әмма барыбер уртак бәхетләренең
матур дәвамчысы — мәхәббәт җимеше булыр иде.
Әлеге малайга тап булгач, Рәйсәнәне дә балалары турындагы уйлар биләп
алды. Ләкин аныкы хыял түгел, ә чынбарлык; аларны сагына да, алар өчен
борчыла да иде ул. «Нишләп йөриләр икән? Өс-башлары чиста микән?
Тамаклары тук микән? Әбиләре сүзен тыңлыйлар микән? Әтиләре килә
микән?..» Китәр алдыннан ул сабыйларын әнисенә илтеп куйган иде. Дөрес, бер
кичне ул, шәһәрара сөйләшү пунктына барып, ире белән телефоннан сөйләште.
Ире борчылмаска кушты. Ләкин ана күңеле тыныч була аламы соң?..
Егет каршыдагы ике катлы озын матур бинага — музейга күз салды.
Рәйсәнәне шунда алып кермәкче иде, ләкин бу уеннан кире кайтты. Кабат
һәйкәл тирәсендә басып тордылар.
Еракта-еракта, Иделнең аргы ягында, уңга да, сулга да яшеллек каплаган
таулар тезелеп киткән. Каршыда, уртада, зур гына авыл шәйләнә. Иделдә нәни
генә булып теплоходлар, баржалар күренә. Аларның хәрәкәт иткәне беленми
дә. Зәп-зәңгәр күк йөзенә, сирәк-мирәк аксыл болытларга, Ослан тауларына,
киң җәелеп яткан чал Иделгә сокланып, хозурланып торгач, түбән таба төшеп
киттеләр.
– Казан ошыймы соң? — дип сорады Габделнур һәм Рәйсәнәгә яннан
карады.
– Ошый, — диде хатын, җанланып. — Бик матур, чиста да.
– Бездә һәр чәршәмбе — өмә, завод-фабрикалардан, төзелеш оешмаларыннан,
учреждениеләрдән халык урам себерергә чыга. Гомумән, Казан элек-электән
чиста. 1767 елны Казанга килгәч, Әби-патша — Екатерина Икенче дә аңа
сокланган, күсе-тычканнар булмавына шаккаткан. Аңа борынгы, нәселле
мәчеләрнең күп булуын әйткәннәр. Киткәндә, ул үзе белән утыз ата мәче алып
киткән. Менә шуннан «Кот Казанский» дигән гыйбарә барлыкка килгән.
– «Казанская сирота» дигәнне ишеткәнем бар иде, ә монысын — юк.
– Хәзер дә шул «Кот Казанский»ның оныклары Ленинградтагы Эрмитажны
күсе-тычканнардан саклый, — диде егет, елмаеп. — Алар анда солдатлар
шикелле — довольствиедә торалар.
Баскычтан төшеп, килгән юл белән, Бауман урамы буйлап, кире киттеләр.
Троллейбус тукталышына җиткәндәрәк, Габделнур тәкъдим ясыйсы итте. Ләкин
ул аны әйтергә кыенсынып торды. Әүвәл: «Мин тулай торакта яшим. Буйдак
егетнең куышын күреп китәсең килмиме? — димәкче иде, ләкин бу уеннан кире
кайтты. — Дөрес аңлармы? Бу бит туганының яисә ахирәт кызының кунакка
чакыруы түгел, ә ир-атның хатын-кызны үзенә дәшүе». Күңелен рәнҗетмичә,
хисләренә кагылмыйча гына әйтеп карарга булды. Чөнки теләсә кемгә ияреп
китәргә әзер торган урам кызы түгел бит ул. Җитмәсә, яшьлегендә сөйгән яры.
Хәзер дә ул аны тел тидермәслек хатын дип күзаллый. Егетнең үзенә үк шундый
уйның башына килүе оят тоелды. Шулай да ул әйтмичә кала алмады.
– Мин Ленин районында яшим.
– Фатирың шундамыни?
– Мин тулай торакта көн күрәм.
– Әле өйләнмәдеңмени?
– Юк, — диде егет һәм сүзен баягы эзгә төшерде: — Безнең яклар бик
матур: яңа йортлар, скверлар, кирәк икән — кибетләр күп. Казансу елгасы аша
күпердән чыгасы. Ул тирәләрне күргәнең юктыр әле.
Рәйсәнә аңа күтәрелеп карады. Чын әйтәсеңме, янәсе, әллә мине сынап
карыйсың киләме? Ләкин егетнең җитди йөзеннән берни дә укый, аңлый
алмады, әмма үпкәләмәде дә, чөнки ниндидер астыртын, мәкерле уе
барлыгын сизмәде. Хәер, Габделнур җебегән егеткә дә охшамаган. Хатын,
җавап кайтармыйча, акрын гына атлап китте. Егет әлеге тәкъдимен бүтәнчә
кабатламады, аның да бу көннең гүзәллеген, очрашуның бәхетле мизгелләрен
ямьсезлисе килми иде.
Егет үзе Рәйсәнә белән гәпләшеп бара, ә күзе — каршы яктагы афишаларда.
«Родина» кинотеатрында «Лёвушки из Рошфорда» фильмын күрсәтәләр, ә
Качалов театры бинасында Кырым дәүләт драма театры гастрольләре бара икән.
Ул сәгатенә карап алды. Көндезге спектакль уникедә — күптән башланган,
бетеп киләдер. «Татарстан» кинотеатрында бу арада «Место встречи — Женева»
дигән фильм күрсәтәләр икән. Көндезге сеансларның берсе сәгать өчтә. Ул
Рәйсәнәнең керүенә әллә ни өмет итмәсә дә, ятып калганчы, атып кал, дип
әйтеп карарга булды.
– Бу киноны караганың юкмы? — диде ул Рәйсәнәгә, каршыдагы бинага
ымлап. — Эчен дә күргәнең юктыр, бәлки? Кереп чыгабызмы?
Чыннан да, караган киносы түгел икән. Шулай да хатын, өзеп җавап
биргәнче, сәгатенә күз салып алды.
– Мин соңга калып йөрергә гадәтләнмәгән, — диде ул, рияланмыйча гына. —
Занятиеләр беткәч тә фатирга кайтам. Бүген сине күрәсемне күңелем сизгәндер,
юкса кибетләргә иртәгә чыкмакчы идем, аннары кире уйладым. Синең белән
очрашу хөрмәтенә кагыйдәмне бозармын, ахры, әйдә, кереп чыгыйк.
Габделнур аның бернинди ясалмалык чагылмаган табигый тавыш белән
әйткән сүзләрен ишеткәч, тәкъдимгә ризалашкач, әүвәл үз колагына үзе
ышанмагандай, сөйгәненә карап куйды. Аннары аны талгын бер рәхәтлек
биләде: гүя алар моннан сигез ел элек аерылышмаганнар да, гүя алар — яшь кыз
белән яшь егет — Әлмәт каласында Ленин урамындагы «Родина» кинотеатрына
кереп баралар.
Рәйсәнә нишләп бу егет белән кинога керде соң? Беренчедән, ул үз-үзенә
нык ышана, вәсвәсәгә бирелмәсен белә, кино карап чыкканнан гына укам
коелмас әле, дип уйлады, икенчедән, ул Габделнурга бик рәхмәтле иде. Ни
өчен? Чөнки егет, хәрби хезмәтен тутырып кайткач, кайберәүләр кебек, аны
бимазалап, эзәрлекләп йөрмәде. Мисалга ерак барасы түгел иде. Рәйсәнәнең
уртанчы абыйсы, армиягә хәтле йөргән кызын (ул да солдатны көтмичә
тормышка чыккан иде) иреннән аерып алырга теләде, салган баштан өйләренә
барып йөдәтте, тавыш чыгарды, ялынып-ялварып борчыды, баласын да үз
балам кебек багар идем, дип, селәгәен агызып, үкереп-үкереп елады. Аны хәтта
берчакны тәпәләп тә кайтардылар. Бары әти-әнисе бик каты сүгеп-үгетләп,
абыйсы орышып, арт сабагын да укыткач кына игә килде егет.
Габделнур, бүтән чакта андый тәм-томнарга бик исе китмәсә дә, берочтан
үзенә дә туңдырма алды. Дивардагы плакат-афишаларны, актёрларның
фотосурәтләрен карап йөргәндә, Рәйсәнә аның туңдырма ашый белмәвен күреп
көлеп куйды, ләкин оялтмады.
Сеанс барышында, күзе экранда булса да, яшь чагын исенә төшереп, егет
хатынның атсыз бармагында алтын йөзек булган кулына үрелде. Ләкин яшьлек
дусты, нәзакәтле итеп, җайлап кына егетнең кулын читкә этәрде. Габделнур
исә бу хәрәкәтен яңадан кабатламады, кулы үз тезендә калды. Шулай да аның
бу рәхәт мизгелне — Рәйсәнә тәненең кайнарлыгын тоеп, иңне иңгә куеп
янәшә утыруны — бик озакка сузасы килә иде. Чәченнән таныш «бүлнис
исе» килгәндәй булды. Габделнур аны затлы ислемайларга да алыштырмас,
ләззәтләнеп утырыр да утырыр иде. Әмма... фильм тәмам булды, залда ут
кабынды. Күз ачып йомган ара кебек кенә тоелган кадерле минутлар үтеп тә
китте.
Кольцога җитәрәк Габделнур:
– Әйдә берәр ресторанга кереп тамак ялгап чыгыйк, — диде. — Кунакны
сүз белән генә сыйлап булмас бит инде.
– Рәхмәт! Кыстама да. Ни өчен икәнен үзең беләсең.
Егет кабат бу хакта сүз куертмады. Әйе, ул аның баш тартачагын белә иде.
Димәк, ялгышмаган. Шулай да Рәйсәнәдән аерыласы килми иде.
– Бәлки, кичен театрга барырбыз? Камал театры Горький урамында
гына бит, син төшкән фатирдан ерак түгел. Дөрес, алар бу арада үзләре юк,
Свердловск, Чиләбе, Магнитогорск якларына чыгып киттеләр.
– Анда Башкорт академия театры гастрольләре икән. Без кичә кызлар белән
«Упкын» дигән спектакль карадык, ә бүген сигезенче яртыга «Кәккүк чакыра»
спектаклен карарга барабыз.
– Өлгер үзегез, — дип елмайды Габделнур, әмма әле һаман баягы уе
тынгылык бирми иде. — Бәлки, иртәгә бергә барырбыз? Ялгышмасам, «Кара
йөзләр» бугай.
– Габделнур, зинһар, ачуланма, яме, синең белән бармыйм. Рәхмәт!
– Мин сиңа ничек ачулана алыйм инде?! — диде егет, өзгәләнеп.
Тукталышта Рәйсәнә Габделнурның кулын үзе тотып алды, бик озак аны
җибәрмичә торды, яшьлеген сагынуыннан күзләре дымланды, чамасын белеп
кенә иннек сөрткән күперенке иреннәре дерелдәп куйды.
– Синең әйбәт егет икәнеңә тагын бер кат инандым, — диде ул, яшьлек
дустының күзләренә тутырып карап. — Бер сүз дә әйтмә, озатма да. Матур
аерылышыйк. Кайчагында таулар гына түгел, кеше белән кеше дә очрашмый.
Бәлки, кабат күрешеп тә булмас. Бер җыр исемә төште: «Сандугачым, әйтеп
сайра, кайсы талга кунарсың? Күзем йомсам, күз алдымда торган кебек
булырсың». Ләкин бу кыска вакытлы булыр. Хуш. Яшьлектә ачуыңны китергән
өчен рәнҗемә миңа, дөрес аңла. Бу дөньяда кешеләр үз дигәнчә генә яши
алмый...
Егет сөйгәненә соңгы тапкыр йотлыгып карый. Рәйсәнәнең бит алмалары
хәзер элеккечә тулышып янып-кызарып тормыйлар. Ләкин аның бераз
суырылган озынча аксыл йөзеннән, коңгырт күзләреннән сихри, илаһи нур
бөркелә сыман — ике бәби үстерүче бу ханым үзенчә ягымлы, үзенчә мөлаем;
егет өчен ул һаман да якын икән...
Габделнур хәзер кызлар кулы тотмаган тәҗрибәсез егет түгел инде, кем
әйтмешли, ак белән караны аера белә: ул Рәйсәнәдә ярата һәм яраттыра белүче
назлы хатын-кыз затын күрде, шуңа күрә аның дулкын-дулкын куе кара чәчен
сыйпыйсы, дәртләндергеч иреннәрен онытылып-онытылып, суырып-суырып
үбәсе килде. Шик юк, ул кабарынкы иреннәр дә аңа шундый ук теләк белән
җавап кайтарган булырлар иде. Ни аяныч, егетне үзенә тартып, дәрт ташып
торган калку күкрәкле бу сылу гәүдәгә, тезелеп киткән ап-ак тешләрен күрсәтеп
чак кына ачылып киткән бу ымсындыргыч татлы иреннәргә ул кагыла алмый
иде шул. Аларга бүтән бер бәхетле ир-ат хуҗа... Кадерен белә микән? Рәнҗетми
микән? Кем әйтмешли, какмый-сукмый тәрбияләп кенә тота микән? Хәер,
батыр ир яуда җиңелмәс, матур хатын ирдән җиңдермәс, дигән кебек, Рәйсәнә
үзе дә җебеп төшмидер, үз кадерен үзе беләдер. Шулай гына булсачы...
Китте... Йөрәк әрнүен дә онытып, торып йөгерәсе иде шул трамвай
артыннан... Туктатасы иде. Рәйсәнәне гомер бакый үз янында калдырасы иде.
Юк шул, бу — күңеле нечкәргән егетнең тормышка ашмастай хыялы гына.
Әнә ераклашканнан-ераклаша бара... Трамвай түгел, аның яшьлектә сөйгән
яры мәңгегә китеп бара. «Хуш, сөеклем! Исән-сау бул! Бәхет касәң һәрдаим
тулып-ташып торсын!..»
Икенче номерлы трамвай тукталышында калган Габделнур бармакларында
әле һаман яшьлек дусты кулының җылысын тойгандай булды.
Бераздан «Татпотребсоюз» бинасының аскы катындагы ашханә яныннан
узды. Бүтән вакытта ул, һичшиксез, анда сугылыр иде, чөнки кайда туры килсә,
шунда тамак ялгарга өйрәнгән. Ул ашыйсы килүен дә онытты, урам аша чыкты,
балык исе тышка ук аңкып торган кибет яныннан үтте; гүя сукыр — беркемне
күрмәде, берни ишетмәде, аяклары үзеннән-үзе аны таныш юлдан тукталышка
алып килде. Чөнки бөтен уе тауга менеп киткән трамвайда һәм аңа утырган
Рәйсәнәдә иде. Менә ул ГИДУВ каршында трамвайдан төшәр, Комлев урамы
буйлап сулга таба китәр (шунда бер апада фатирда торам, дигән иде бит).
Егетнең уй-хыяллары әле һаман аксыл күлмәкле сылу алиһәгә ияреп бара,
ә үзе Бауман урамы чатында, аптека каршында туктаган беренче номерлы
троллейбуска утырып, тулай торагына, дүрт кеше яши торган, биш атламлы
шыксыз бүлмәсенә кайтып бара. Алгысыган күңеленә урын таба алмады егет.
Рәхәтләнеп, җырдагыча, күз керфекләре талганчы күреп тә кала алмады, назлап
күкрәгенә дә кыса алмады бәгырькәен... Парә-парә булган йөрәге ярсуын
басарлык итеп, Рәйсәнәнең гүзәллеген бөтен галәмгә ишеттерерлек итеп,
кычкырып-кычкырып җырлыйсы килә иде аның: «Их, дускаем, матур да син,
батып тора иягең, кай җирләреңә урнашкан мәхәббәтле сөягең?..» Очрармы аңа
тагын Рәйсәнә сылуны хәтерләткән, бөтен йөрәген ут белән чорнап алырдай
берәр мәхәббәт кошы?! Кайларда йөри икән ул аңа сөю-сәгадәт бүләк итәчәк
насыйп яр?! Их бу тормыш... «Чынбарлык һәрвакыт кешегә ул таләп иткәннән
азрак бирә» дигән бер акыллы баш...
Соңрак аны икенче төрлерәк уй-хисләр биләп алды. Кәефе кырылган
егет ихтыярсыздан моңарчы үзен басып-изеп торган ниндидер авыр йөктән
арынгандай булды. Тик бу авыр нәрсә таш та, тимер дә түгел, ә аның күңеленә
кереп укмашкан юшкынның юкка чыгуы, аның күңеленең пакьләнү тойгысы
иде...
Габделнурны биләп алган тәэссорат Рәйсәнәгә дә ят түгел иде. Ул да егеткә
фәкать уңышлар, яхшылык, үз мәхәббәтен табуны, күңеленә хуш килердәй
кыз очратуны тели иде. Чөнки ул бу егеттән золым-җәбер күрмәде бит. Азмы
егетеннән алданып, соңыннан балавыз сыгып үкенүчеләр, ташлама, дип
ялынып-ялварып йөрүчеләр, авырга узгач, эшләгән җиренә килеп зарланучылар
яисә, ир туганнарын дәшеп, янап, өйләнергә мәҗбүр итәргә тырышучылар яки
бәхетсез башларын ташка оручылар — үз-үзләренә кул салучылар...
Әйе, ул үзенең бүгенге хәленнән канәгать: якыннары һәм газизләре — ире
һәм балалары сау-таза; авырыксынмыйча башкара торган яраткан эше бар;
муллыкта, үзенең әти-әнисе, туганнары белән һәрдаим аралашып яши... Аның
чит ирләр белән багланышта булганы, бу хакта ялгышып кына да уйлап та
караганы юк, моннан соң да тугрылык саклар (айдан төшкән түгел, җир кешесе
— төрле хатын-кызны очраткалый, күрә, күбесен танып белә). Әле бүген дә
ул яшьлек дусты белән кинога кереп дөрес эшләде микән? Хәер, намусына
хилафлык китерердәй бер гамәл дә кылмады бит, андый нәрсә уена да кереп
карамады. Ә шулай да... «Иремә моны әйтергәме, юкмы?» Әйе, ул аңа әйтәчәк.
Арада бер-беренә белдермәстәй сер калмасын өчен, бөтенесен сөйләп бирер.
Ире аңлар. Ул Габделнур атлы солдатны белә, чөнки кияүгә чыгар алдыннан,
үзе сөйләгән иде.
Рәйсәнә, салмак кына тирбәлеп кайта-кайтышка, күзен йомды, теләсә-
теләмәсә дә, бүгенге көн аңа шатлык күндерде. Аның каршына төз гәүдәле,
киң җилкәле, ак күлмәк җиңнәре сызганулы таза беләкле, җитди йөзле чын
ир-егет Габделнур килеп басты. Сөйләгән, елмайган, уйчанланган мизгелләре,
хәтта калын, ләкин ягымлы тавышына кадәр хәтерендә яңарды. Хатын үзе дә
сизмәстән елмайды. Рәхәт иде аңа шул минутларны яңарту. Ләззәт бирә иде аңа
үзен әле дә кемгәдер кирәкле кеше итеп, әле дә кемдер өзелеп сөя ала торган
кеше итеп тоюы. Чөнки ул да бит хатын-кыз затыннан... Әмма берникадәр
вакыттан соң күз алдындагы Габделнурны ак халатлы ире алыштырды.
Рәйсәнә үзенең бүгенге хәлен күз уңыннан үткәрде һәм теге вакытны
атмаган куянга, асмаган казанга өметләнмичә ялгышмавын аңлады. Чөнки
аның яшәр өчен үз оясы бар, сөекле балалары таза-сау үсеп килә, яраткан ире
янында. Ире хатынын менә бу егет шикелле яратамы соң? Мөгаен, яратадыр.
Телдән әйткәне булмаса да, эш-гамәлләре белән шуны раслый, хөрмәт итүен
күрсәтә: бар тапканын өенә алып кайта, туган көнен бүләксез калдырмый,
бәйрәмнәрдә һәм кунак-төшем вакытында әз-мәз тоткалавын исәпкә алмаганда
— авызына хәмер капмый, хезмәтендә аңа буйсынган хатын-кызлар күп булса
да, һәр итәк артыннан тагылып йөрми, чит түшәккә кызыкмый (моны Рәйсәнә,
шикләнмичә, үз-үзенә икърар итә ала), ачуы чыккан чакларда кул озайтмый
(анысы хатынның үзенә бәйләнгән — учактагы утны вакытында сүндерә белә).
Кыскасы, әлегә аңа кияүгә чыгуына үкенерлек бер сәбәп тә юк.
Рәйсәнә күзен ачмады. Чөнки каршыда пәйда булган иренең юкка чыгуын
теләми иде... Тик ул берүзе генә түгел, ике кулында ике сабые белән. Алар хәләл
җефете һәм әниләре булган кадерле, изге кешене каршыларга килгәннәр...
Ире хатынына карап елмая, ә аның көчле кулларындагы нарасыйлары нәни
учларын өскә каратып, нәзек бармакларын тырпайтып, әниләрен чакыралар
иде...
Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 9, 2015
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев