Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Габделнур бу арада гел багана башында булды һәм аңа салкын тиде. Иртән тора — хәле юк, тамак төбе авырта, йөрәге еш тибә, томау төшә. Кичкә исә томау тагы да көчәя, еш һәм бик каты төчкерә — күкрәге яңгырый, авырттырып-чәнчеп ала, борыныннан өзлексез су ага, колагы чатный. Кулын башына тидереп карый — кап-кайнар...

Романның башы монда.

7

Иртән гаҗәеп куе томан иде, машиналар фараларын яндырып йөрде. Көндез

табигать, көз ахыры булса да, үзенең бөтен гүзәллеген күрсәтте: кояш, җылы, хет

яланөс йөр. Ә участокта эшләр, үч иткәндәй, гел кирегә тәгәрәде: трансформатор

янып чыкты, ут булмады. Ниһаять, өйләдән соң барысы да көйләнде.

Кичке якта Габделнур конторга китте, чөнки төзелеш комитеты утырышына

дәшкәннәр иде. Утырыш идарә башлыгы кабинетында узасы икән, ни өчен

дигәндә, аңа партбюро әгъзалары да чакырылган һәм шуның өчен ул сирәк

очракларда гына була торган берләштерелгән утырыш дип атала.

Идарә башлыгы, тәбәнәк, симез гәүдәле, йөзеннән кан чәчрәп торган

Горохов, өстәл тирәли урнашкан кешеләрне күздән кичергәч:

– Афанасий Фёдорович, җыелып беттеләрме? — дип, үзенә иң якын урында,

озын өстәлнең түр башында утырган партбюро секретарена мөрәҗәгать итте.

– Әйе, — диде Митрохин, чак кына калкынып.

Башлык утырган җирдән генә зур кулының юан бармакларына бер бит

кәгазь алып эшкә кереште:

– Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: бүләкләр һәм премия бүлү. Сәгатьләр

утыз данә. Кемгә бирәбез?

Конторның өске катындагы иркен бүлмәдә тынлык урнашты, ике катлы

зур тәрәзә араларында кышкы йокыга талмаган булсалар, чебен очканы да

ишетелер кебек.

Идарә башлыгы, чакырылганнардан кем генә авыз ачарга җөрьәт итәр

икән дигән шикелле, кәгазьдән аерылып, киң битле башын күтәреп, җыелган

халыкка усал гына карап алды һәм үз фикерен әйтеп тә салды. Күрәсең, аңа

кемнеңдер ниндидер тәкъдим кертүе кирәк тә түгел иде. Хәер, каты күңелле

түрәнең холкын яхшы белгән халык аннан узып сүз башламас та иде.

– Егермесен эшчеләргә бирергә кирәк, алар — безнең идарәнең төп көче,

авыр йөкне тартып баручылар, — диде Горохов, салпы якка салам кыстыруны

кирәк табып, чөнки бүлмәдә гади төзүчеләр байтак иде. — Сигезен — инженер-

техник хезмәткәрләргә.

– Ә икесе? — дип сорады партбюро секретаре.

– Алары үземдә калып тора, кирәк кешеләр өчен, — диде башлык һәм,

кәгазьгә карап алды да, сүзен дәвам итте. — Биш транзистрлы приёмник: икесен

хәзергә үземдә калдырам, өчесен прораб һәм өлкән прорабларга.

– Алай гадел булыр микән соң? — дип сорады партбюро әгъзаларыннан

берәү — монтажчы булып эшләүче ир-ат.

– Булыр, — диде идарә башлыгы, күзен дә йоммыйча, һәм, канәгатьсезлеген

белдереп, чыраен сытты. — Егерме сәгатьнең унысын бригадирларга бирербез.

Ул шулай дип барчасыныңда авызын каплагач, ишек катындарак, дивар

буена тезелгән урындыкларның берсендә утырган Габделнур үзен биредә

артык кеше кебек хис итте. Хәер, бер ул гына түгел, бүтәннәр дә шундыйрак

халәт кичерә икән. Аның янында утырган ташчы — төзелеш комитеты әгъзасы

— пышылдап кына ризасызлыгын белдерде:

– Без монда — пешка.

Әйе, берәү дә йодрыгын кесәсеннән чыгарырга базмый — аның тавышы

Габделнурдан башка бүтән берәү ишетерлек түгел иде. Егетнең армиядә, каравыл

бинасында май бүлгән вакытлар исенә төште. Майны кем генә бүлсә дә,

юрамалый гына әйтә торган гадәт бар иде: «Сиңа, миңа, тагын миңа, тегеңә...»

Ә монда чын-чынлап шундыйрак бүлеш бара.

Аннары идарә башлыгы акча өләшергә кереште һәм бик коры тотты:

– Унике мең сум премия булачак. Шуның дүрт мең ярымы — эшчеләргә,

трест белән УПТКга, стройбатка да өлеш чыгарырга кирәк... Калганы —

конторскиларга...

Премия бүлүнең бөтен нечкәлекләрен Габделнур да, биредә утырган гади

эшчеләр дә бик белеп бетерми иде. Шулай да алар күңелендә дә егетнеке шикелле

уйлар пәйда булгандыр. «Трестка ни өчен бирелә? Тагы УПТК... Анысына, бәлки,

ярыйдыр да... Бөтен кирәк-яракны алар аша алалар. Стройбат... Күрәсең, аларга

төзү идарәләренең барысы да күпмедер өлеш чыгарырга бурычлыдыр. Хәер, трест

дигәндә, бездәге контор хезмәткәрләре шикелле, төрле бүлекләрдә кәгазь белән

эш итүчеләрне күздә тотарга кирәк бит. Димәк, аларга да тиеш. Ә шулай да кайсы

оешмага күпме биреләчәге билгеледер бит. Нигә идарә башлыгы саннарын әйтми?

Ә конторскиларга дигәне күпме? Анда утыручылар участокларда эшләүчеләргә

караганда ун мәртәбә ким бит...» Бер яктан караганда, Габделнур — гап-гади

эшче, аңа премиянең кая һәм күпме китәсен белүнең әллә ни хаҗәте дә юк

сыман. Ләкин, икенче яклап килсәк, әгәр аны чакырганнар икән, әйтсеннәр

иде. Ә болай... аларны — гади эшчеләрне санга сукмау була түгелме соң? Аннары

егетне битарафлык хисе биләп алды. Ул премия суммасын белде ни дә белмәде

ни — аннан гына нәрсә үзгәрә?!

Көн тәртибенә куелган мәсьәлә хәл ителеп, кимәленә китерү өчен куллар

күтәртеп, әвеш-тәвеш китергәч, үз-үзеннән бик канәгать идарә башлыгы

берләштерелгән утырышны ябарга да җыенган иде, әмма энергетик Сәгыйров

— партбюро әгъзасы — сорау биреп, аның ачуын кабартты:

– Дмитрий Гаврилович, пенсионерларга да өлеш чыгарып булмас микән?

– Нәрсәдән? — дип сорады башлык һәм тәбәнәк, әмма юан гәүдәсен көчкә

урындыктан кубарып торып басты.

– Безнең әле тагын премия булачак бит, — диде Сәгыйров.

Горохов Сәгыйровны тотып ашардай булды: саргылт кашлары җыерылды,

симез йөзе кызарып-бүртенеп чыкты, соргылт күзләрендә усал чаткылар

кабынды, яңак мускуллары кыймылдап алды; юан муенын болай да кысып

тормаган галстугын бушатыбрак куйды.

– Кем хисабына? Сине мәхрүм итимме соң? Әллә синең җитәкчеңне — баш

механигыңнымы?.. Кулларыгызны күтәрегез — кем риза?

Билгеле, берәүнеңдә үзенә дошманнар арттырасы килмәс, — куллар

күтәрелмәде. Төзелеш комитеты рәисе, нидер әйтмәкче булып, тулы гәүдәсен

урындыктан аерган иде, идарә башлыгы аңа, хатын-кыз булуы белән дә

санлашмыйча, тәкәллефсез генә кулын сузып, имән бармагы белән төртеп

күрсәтте.

– Утыр. Предприятие фондын мин тупладым...

Калганы әйтелмәсә дә, кабинеттагы һәркем җөмләнең икенче өлешен

фаразлый иде: «...үзем ничек телим, шулай бүләм!»

Габделнур янында утырган ташчы, тагын баягы кебек пышылдап кына, үз

сүзен кыстырды: «Теләсәм — кемнедер күтәрәм, теләсәм — кемнедер сытып

изәм». Бу мәгълүм гыйбарә Габделнур күңеленә дә килгән иде.

Әйе, идарә башлыгы нәкъ моны кычкырып әйтмәсә дә, барысы да аның тел

төбен аңлады, шунлыктан берсе дә җилгә каршы төкерергә базмады.

Үзен барин кебек тоткан идарә башлыгы кабинетыннан һәммәсе, сөткә төшкән

тычкан кебек, башларын иеп, теле кычытып торса да, үз сүзен әйтә алмаганга

үрсәләнеп, әйтергә теләп тә мөмкинлеге булмаганга хурланып (чөнки һәркем идарә

башлыгына бәйле: кем хезмәте белән, кем фатир чираты белән), оятларыннан

бер-беренә күтәрелеп карарга кыймыйча, мыштым гына чыгып киттеләр.

...Габделнур йокыдан иртә уянды. Кичтән, «Сугыш һәм тынычлык»ның

икенче китабын укып, бик соң гына яткан иде. Әллә бүлмәгә төшкән яктылык

аның йокысын бүлдерде инде, югыйсә әле кояш чыкмаган. Тәрәзә төбендәге

гөл ябалдашлары куе нарат агачын хәтерләтә. Күктә аксыл сирәк юка болытлар

йөзә, йолдызлар күренә, аларга иш ай гына җитми, көнчыгыш тараф алсуланып

бара. Күк гөмбәзенең түбәсе зәңгәр, кояш чыгышы өлеше — аксыл-сары, ә

көнбатыш ягы — каралҗым, куе зәңгәргә тартым, ул тарафтагы болытлар кара

кучкыл булып күренә, ә үзләре диңгездәге корабларны һәм тагын әллә ниләрне

хәтерләтәләр. Менә атна инде көннәр җылы, аяз, яхшы, катырмый әле.

Егетләр, эштә төшке ашка барыр алдыннан, өчәүләп Дөбәриснең бер

яртысын кәктеләр. Аңа сәгать бирәселәр, слесарь юри генә, юарга кирәк, дигән

иде, дусты кыстырып та килгән.

Ашханәдән кайткач, Габделнур белән Дөбәрис буяучы-сылаучы кызлар

янына кереп утырдылар. Бу бригада әгъзаларының яртысын кичә генә һөнәр

училищесын бетереп килгән яшь кызлар тәшкил итә иде. Бытовкада җанлылык

хөкем сөрә: өчәү домино уйный, берсе ирененә вазелин сөртә. Моны күреп,

Дөбәрис төрттереп алды:

Шкатур, шкатур,

Шкатурлары матур...

Бу такмакның бик нык буянырга яраткан кызларга әйтелүен яхшы белгәнгә,

киселгән чәче маңгаена төшеп торган әлеге кыз да җавапсыз калмады:

– Үз иренем, кешенеке түгел, теләсә нишләтәм. Кысылма, кысылып калырсың.

Әбәү, күзе шөкәтсезнең, дәрте ташыган ата хамелеонныкы кебек кып-кызыл.

– Көлмә кешедән, авызың өшегән.

Кызның тагын җавабы әзер:

– Көлсәң дә ярый синең ишедән.

Ике кыз җыр өйрәнәләр икән, егетләр кергәч тә тынып тормадылар.

Берсе:

– Кушымтасын беләбез, — диде дә, матур гына тавышы белән җырлап та

күрсәтте:

Илдарым, Илдарым,

Булалмадым сөйгән ярың.

Дөбәрис гадәтенчә шаярып сөйләшә:

– Әле соң түгел. Мин өйләнмәгән.

Кызларның чөенке борынлысы, домино шакмагын кулында тоткан килеш,

чытлыкланып, Габделнурга күз кысты:

– Ә бу абый?

– Ул да, — диде Дөбәрис.

– Ул — шәп баянчы, җырларны күп белә.

– Шулаймыни? — диде аларның кара кашлы, елмаеп торган алсу битлесе.

— Абый җаным, теге җырны өйрәт әле.

Габделнур да югалып калмады, уен-көлкеле гәпне дәвам итәргә булды:

– Син дигәндә — ике аягым идәндә, шырпы кабыннан сикереп төшәм.

Безнең будкага үзең генә кер, өйрәтермен.

Кызый иренен турсайткан булды, урынында кыбырсып алды:

– Ие, кергән ди, акылың кот икән.

Дөбәрис һаман үз амплуасында — шаярту-ирештерүендә:

– Кызлар, аның беренче куплеты менә болай:

Кашларың кара синең,

Күзләрең зәңгәр синең,

Зәңгәр күзләреңнән, иркәм,

Их, кемнәр үбәр сине?

– Кит әле, бу ул җырныкы түгел, — диде буйга кыскарак, уймак кебек

авызлы, түгәрәк битле икенчесе.

– Ә-ә, онытканмын, — диде Дөбәрис, күзләрен йомгалап, һәм җырлап-

такмаклап әйтеп бирде:

Сулар сибеп үстердеңме,

Ап-ак икән шалканың,

Синең кебек гүзәл кызны

СССРда тапмадым.

Теге кыз тагын ризасызлык белдерде:

– Монда шалканның ни катнашы бар?

– Һи, шуны да аңламаска, кызларда икәү әле ул, — диде эскәмиядә утырган

Дөбәрис, янәшәсендәге кызның калку күкрәгенә күз ташлап.

– И оятсыз да инде син, әйтермен бер сүз, онытмассың көзсез, — дигән

булды кыз, иренен турсайтып. — Уеңда гел шул гына.

– Кызлар да шуны гына уйлый инде, — диде Дөбәрис, башын чак кына

кыегайтып, иңнәрен сикертеп һәм мәзәк тә сөйләп алды: — Егет белән кыз

кичен айга карап утыралар икән. Кыз сорый: «Син хәзер нәрсә турында

уйлыйсың?» Егет әйтә: «Син уйлаганны». Кыз: «И кабахәт», — ди.

Көлештеләр.

– Абый, өйрәт инде, — дип ялынды кызларның берсе, Габделнурга нурлы

күзен текәп.

– За ваши деньги — любой каприз.

– Бер сум җитәме?

– Аз. Алайса, яратам, дип әйт.

– Яратам, яратам, приходи к воротам, этебездән талатам.

– И булмады инде бу.

Тагын бераз тел чарлаганнан соң, Габделнур кызлар сораган җырның тулы

текстын язып бирде. Кызларның башлары түшәмгә тиде.

Ахырда егет тагын сүзне уен-көлкегә борды:

– Матурым, моны кем өйрәтте, дип сорасалар, сер бирмә, үзем белдем,

диген.

Өстәл янында бер кыз нидер язып утыра иде. Дөбәрис карап куйды:

– Нәрсә язасың? Егетеңә хаттыр инде.

– Хатын хат та, егетемә түгел, бертуган абыема.

– Өеңдә иркенләп язмасаң...

– Вакытым юк, кич институтка йөгерергә кирәк, соң кайтыла.

Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки бригада кызларының яртысыннан күбесе

диярлек кайсы кайда укый иде.

– Абыең армиядәме әллә? — дип сорады Габделнур, аларның әңгәмәсенә

кушылып.

– Юк. Ул Иракка эшкә китте, әллә кая җәһәннәмгә, — диде кыз, борчылып.

– Габделнур абый, кайда соң ул Ирак дигәннәре?

Егет кызны, мәктәптә география дәресе кермәдемени, дип оялтмады,

ул илнең кайда икәнен, нинди халык яшәгәнен әйтеп бирде. Ахырда, анда

дөньядагы җиде могҗизаның берсе — Асылма бакча барлыгын да әйтте.

– Бакча борынгы Вавилонга карый, аны патша хатыны гүзәл Семирамида

исеме белән бәйлиләр. Гаҗәеп матур бакча булган, бөек полководец Александр

Македонский шунда күмелгән дигән фараз бар.

– Абый, син бик күп беләсең икән, безгә берәр дога да өйрәт әле.

– Әбиең өйрәтмәдемени?

– Үлеп китте шул.

– Тыңла, алайса: әлхәм шөкер, җилкәм чокыр, әлхәм тәбарәк, җилкәм

тагарак... Йа Алла, йа кадыйр, йа бакый, йә рәхим, йә тәкъбир...

– И алдакчы... Андый дога булмый инде.

Көлештеләр. Алар арасында бер мари кызы да бар иде. Ул бик эшчән,

тәртипле, пөхтә киенеп йөри, әле иннек-кершән якмый торган авыл кызы.

Габделнур, көнбагыш чәчәгедәй сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, эш киеменнән

дә зифа буе беленеп-сизелеп торган бу чибәр кыз белән сөйләшеп утырырга,

алар халкының гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре хакында сораштырырга ярата

иде. Кыз бик теләп аның сорауларына җавап бирә. Әле беренче курста ук узган

этнография фәненә мәхәббәте-ихтирамы көчле булган егет аларны зиһененә

сеңдерә бара. Мәсәлән, мәҗүсилектән чыгып бетмәгән марилар, җиләк,

чикләвек, гөмбә җыярга урманга керер алдыннан, Тәңредән гафу үтенәләр

икән: «Рас син безгә гомер биргәнсең икән, син аны сакларга да мөмкинлек

бир. Без тукланырга җитәрлек кадәр генә синең нигъмәтләреңне алабыз». Агач

кискәндә дә шулай итәләр. Бик яратып үрдәк асрыйлар икән, чөнки ул — җир,

су һәм һаваны берләштерүче. Яраткан шөгыльләре — умартачылык.

Бүген Габделнур домино уйнаучы кыздан үзләренчә берничә сүз әйтүен

үтенде.

– Нинди сүз? — дип сорады кыз, егеткә зәңгәр күзләрен төбәп.

– Исәнләшү сезнеңчә ничек була?

– Салам.

– Бәй, бездә дә яшьләр бер-берсенә «сәлам» диләр бит. Ә сау бул?

– Чевёрын.

– Рәхмәт?

– Тау.

– Кызык икән. Ә бездә «тау» биек калкулыкны, русча «гора» дигәнне аңлата.

Ә «мин сине яратам» ничек була?

Кызның болай да алсу йөзе кып-кызыл булды, күз керфекләре генә түгел,

башы да түбән иелде, домино шакмакларын тоткан сул кулын өстәлгә салды,

уңындагы шакмакны куйганда буталып бетте.

«Әллә моның күңелендә миңа карата берәр нәрсә бар микән?» — дип уйлап

алды Габделнур.

Бу чибәр кыз үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Бервакыт ул марича «Канде

шинча» («Зәңгәр күзләр») җырын җырлаганда һәм, үзләренчә тыпырдап, кызлар

белән түгәрәктә «Кандыра» биюен биегәндә, Габделнур аңа баянда уйнаган

иде. Әлбәттә, алдан идарәнең кызыл почмагында бер-ике тапкыр репетиция

ясадылар. Шул чакта ук егет кызның ярату катыш сокланулы карашын тойган

кебек иде. Ләкин ул моңа артык игътибар итмәде.

Ул арада аларның сүзләренә колак салып утырган бөтеркә чәчле бер кыз,

турыдан ярып:

– Сине яратуын әйтсенме? — дип төрттереп алды.

Аның шулай бергә эшләгән дустының хисләренә тупас кагылуын, шәрран

яруын өнәмичә:

– Мин гомумән сорыйм, — диде егет, мари кызын уңайсыз хәлдән коткару

өчен. — Чөнки марилар угро-фин төркеменә керәләр.

– Анысы нәрсә? — дип сорады әлеге кыз.

Габделнурга аңлатып бирергә туры килде:

– Халыклар төрле төркемнәргә бүленәләр: сез — славяннар, без — төрки

теллеләр, ә алар — угро-финнар. Алар төркеменә мордва, удмурт, эстон, фин,

венгр һәм башкалар керә...

Мари кызының дулкынлануы басыла төште, ул акрын гына үзләренчә

әйтте:

– Мый тыйым йоратем.

– Нәрсә дидең?

– Сез сораганны әйттем.

Габделнур, баш иеп, рәхмәтен белдерде:

– Тау.

Кыз елмайды. Аны уңайсыз хәлгә куймас өчен, егет теманы үзгәртергә

мәҗбүр булды, ашау-эчү ризыклары турында сораштыра башлады.

Егет үзен вәсвәсәгә бирелүдән һәм нәфис, әле дөнья күрмәгән, ышанучан

кызны нәрсәгәдер өметләндерүдән — күңелен җилкетүдән шикләнә иде. Бу

гөнаһсыз бала үзенең эштә уңганлыгы белән дә, үз-үзен тотышы, җилбәзәк

булмавы белән дә теләсә кайсы егет-җиләннең күңелен җәлеп итәрлек. Ә

Габделнур, яше барган саен, үзенә кем кирәген аныграк төшенә бара иде.

Ишектә ашханәгә киткән кызлар пәйда булды. Алдан, бәбкәләрен иярткән

ана каз кебек, кырык-кырык биш яшьләрдәге бригадир апалары, аның артыннан

яшь кызлар керде. Боларына — монда калганнарына — сөттә генә пешкән

коржик, майда кыздырылган итле пәрәмәч һәм өчпочмак рәвешендәге кәгазь

каплы сөт алып кайтканнар иде.

– Ярый, кызлар, тәмләп ашагыз, — диде Габделнур, будка уртасындагы зур

өстәл яныннан кузгалып. — Без карап торсак, йә авызыгыз оялыр.

– Бер капканда күп капмагыз, — диде Дөбәрис, елмаеп.

Егетләр чыгып барганда, бер ачы теллесе әйтеп калды:

– Гаепләп китмәгез инде...

Дөбәрис, аның кинаясен аңлап, артына борылды.

– Ярар, икенче юлы күрсәтерсез.

Кызлар бытовка яңгыратып көлешеп калдылар.

Егетләр үзләренә кереп утырганнар гына иде, берәү кереп:

– Күтәргеч эшләми, — диде.

– Мотор әйләнәме соң? — дип сорады Дөбәрис.

– Әйе.

Слесарь (ул будкада, «черем итәм» дип, кызлар янына кермичә калган

иде):

– Эләктерми инде, алайса, — диде. — Йә муфта, йә шпонка кырылган.

Өчесе чыгып киттеләр. Габделнур будкада калды. Озак та үтмәде, механик

килеп керде.

– Градирняга күтәргеч алып килдем, — диде ул. — Прорабский бикле.

– Алар шунда булырга тиеш, — диде Габделнур һәм механик белән чыгып

китте.

Габделнур шакыгач, бераздан ишек ачылды. Эчкә үттеләр. Участок башлыгы

— өлкән прораб — түрдәге өстәл башында тешен каезлап утыра. Прораб

телефоннан сөйләшкән булып кылана — авызына сөяк капкан эт шикелле,

телефон трубкасын аркылы тоткан. Дивар буендагы урындыкларга ике бригадир

һәм мастер кунаклаган. Күрәсең, качып-бикләнеп салып утырганнар, бишесенең

дә йөзләре бурлаттай кызарган; бүлмә аңкыган — аракы һәм кипкән балык

исе таралган; табынын җыеп өлгергәннәр, бары өстәлдә ипи валчыклары гына

калган.

Механик белән исәнләшкәч, аның ни өчен килгәнен белгәнлектән, өлкән

прораб әле быел гына эшли башлаган мастердан сорады:

– Багана утырттыңмы?

– Юк әле.

Сүз электр линиясе сузу өчен кирәкле баганалар турында бара иде. Участок

башлыгы мастерга каты бәрелмәде, балта осталары бригадирына кешеләр

бирергә кушты.

– Бүген үк әзер булсын.

Бераздан механик белән Габделнур урамга чыктылар.

Тулы гәүдәле, түгәрәк битле, кырык яшьләр тирәсендәге механик ачу белән

әйтте:

– Мин моны баш инженерга җиткерәм. Миңа барыбер, механизмнар аларга

кирәк.

Механикның нилектән шулай усал телләнүенең сәбәбен Габделнур чамалый

иде. Ул, ике ел Ливиядә эшләп, шактый мая туплаган, чекларына Мәскәүнең

«Берёзка» кибетеннән кием-салым гына түгел, «Москвич» машинасы да алып

кайткан; фатирны киткәнче үк алган булган; димәк, кендеге боларга бәйле

түгел, хәзер теләсә кем белән аяк терәп сөйләшә ала.

– Ярар, әйтеп торма инде, — диде Габделнур, чөнки аңа әле бу участокта

эшлисе бит. — Линия сузарбыз. Чыбык һәм ыргаклар белән тәтәйләр кирәк.

– Китерермен, — диде өс-башын бик чиста йөртә торган механик, аяк

астындагы пычрак суга басмаска тырышып.

Ул да юашлана төшкән иде, ахрысы. Механик киткәндә, Габделнур машина

әрҗәсенә ватык вибратор һәм янып чыккан трансформатор салып җибәрде.

Аны озаткач, электрик янә прорабскийга керде. Анда фәкать участок

башлыгы гына калган һәм ул, кара чәчле башын өстәлгә салып йоклап утыра

иде. Егет, алай-болай уянса дип, ишек катындагы электр мичен рәтләгән булып

маташты да чыгып китте.

Смена тәмамланыр алдыннан Дөбәрис, прорабскийга кереп, бәйрәмгә каршы

көннәрне кемнәр ничек эшлисен белешеп чыкты. Шуңа карап, электриклар да

эш бүлештеләр һәм кемнең кайчан чыгасын прорабка әйттеләр.

8

Габделнур бу арада гел багана башында булды һәм аңа салкын тиде. Иртән

тора — хәле юк, тамак төбе авырта, йөрәге еш тибә, томау төшә. Кичкә исә

томау тагы да көчәя, еш һәм бик каты төчкерә — күкрәге яңгырый, авырттырып-

чәнчеп ала, борыныннан өзлексез су ага, колагы чатный. Кулын башына тидереп

карый — кап-кайнар. Төнлә дә интегә: әле тегеләй, әле болай ята, әмма йоклап

китә алмый. Колак төбендә тавыш: алачыкта тимерчеләр эшләгән кебек: берсе

потлы кувалда белән гөрс-гөрс бәрә, ә икенчесе бәләкәй чүкеч белән чүки.

Аптырагач, егет торып утыра. Утырса, колагы шаулый — малай чакта, кыш

көне телефон баганасына башыңны терәсәң, шулай шаулый торган иде.

Ул кура җиләге кайнатмасы (рәхмәт егетләргә, Габделнурның үзендә андый

затлы ризык юк иде) белән чәй эчеп, төренеп ятты. Әмма барыбер йокыга китә

алмады, аптырагач, кулы белән колакларын ышкыды, маңгаен тотып торды,

төчкерде, ютәлләде; койкасы шыгыр-шыгыр килә, бүлмәдәге егетләргә дә йокы

бирми — алар да тынычсызлана.

Габделнур сәгатенә күз салды — өч тулып килә икән, ничек тә саграк

кыланырга тырышып, ятагыннан торды, чыгып керде, тагын чәй эчте.

Җылы киенүенә карамастан, свитер, спорт чалбары һәм йон оекбашка гына

ышанмыйча, ике кат одеял өстеннән пальто да ябынды. Аның моңарчы болай

каты чирләгәне юк иде шикелле, ә хәзер өзлексез тәне кызыша, башы ярыла,

колагы чәнчи, төкерек йотуы авыр — бөтенесе берьюлы килеп бөялде.

Миргаяз уянды, башын күтәреп сорады:

– Чәй куйыйммы? Эчмисеңме?

– Рәхмәт! Эчтем.

Бүлмәдәше чыгып керде дә, одеялын башыннан бөркәнеп, бөгәрләнеп ятты.

Озак та үтмәде, аның тигез ритм белән сулыш алуы ишетелде, димәк, йокыга

киткән.

Авыру урамнан төшкән ай яктысына, тәрәзә төбендәге гөлләргә, көзгегә,

чәйнеккә, абажурга, аклы-каралы диварга бик озак карап ятты...

Икенче көнне, хәле булмаса да, янә эшкә китте. Дөбәрис аның хәленә

керергә тырышты.

– Үзем эшләрмен, — диде ул.

Габделнур ялындырмады, юк, үзем эшлим, дип атлыгып тормады: урамда

туңа, аяк атлавыныңда рәте юк — исерек кеше кебек чайкалып китә, тез

буыннары тотмый, төчкерә, колаклары чәнчешә, тәне кызыша иде.

Төштән соң ул тагын завод поликлиникасына китте (төзүчеләр шунда

беркетелгән иде). Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, кичә генә күренеп киткән

авыруның бүген карточкасы юкка чыккан.

Егет аптырады.

– Ничек инде? Мин аны үзем белән алып китмәдем ләбаса.

– Юк бит.

– Эзләгез.

– Мәгез талон.

Әмма табиб аны кире борып чыгарды:

– Карточка кирәк.

Габделнур регистратура тәрәзәсенә башын тыгып ризасызлык белдерде:

– Нишләп мине арлы-бирле йөртәсез?

– Яңаны язып бирәм, ачуланмагыз, зинһар. Гаеп бездә.

Егет кабат табибка керде.

– Ике колагыңда шешкән, — диде оториноларинголог. — Каяле, борыныңны

һәм тамагыңны да карыйк.

Пациент дәшми генә утырды, ул бераз тынычланган иде инде.

– Бүген эшләдеңме? — дип сорады табиб.

– Әйе.

– Ә иртәгә?

– Барам.

– Юк, эшкә барма. Хәлең яхшырса да ашыкма, өзлегерсең. Больничный

бирәм, дәвалан.

Кайтышлый шәфкать туташы кулына тоттырган рецепт кәгазе белән кирәкле

даруларны алып, егет дүртенче каттагы бүлмәсенә көч-хәл белән менде,

чишенеп, дарулар эчеп, караватына ауды.

Колагы авыртуга чик-чама юк: кемдер берәү без белән кадаган кебек; аркасы

да сызлый. Бәдрәфкә барырга дип чыккан иде, кире керде: теше-тешкә тими,

шак-шок бәрелә — тәне калтырый башлады.

Егетләр кайтты. Алар да аптырады, ни кылырга белмиләр. Өстенә пальто

кигертеп, сабый баланы биләгән кебек төреп яткырдылар.

– Йокла, бәбием, йокла, — диде Миргаяз, шаяртып.

Әмма барыбер авыруның туңуы басылмады. Аннары егетләр чәй

кайнаттылар.

Миргаяз стаканга бер калак май салды:

– Мәле, эчеп җиппәр әле, сикереп торырлык булсын.

Кайнар чәй эчерткәч, колагына һәм борынына дару салдылар; төймәне

Габделнур үзе йотты, янә ятты.

Фәүҗәт сорап куйды:

– Врач нәрсә диде соң?

– Монысы әйбәт кенә карады, — диде Габделнур, төкереген көчкә йотып.

— Кичәгесе, зараза, юньләп карамады.

Бераздан Миргаяз кибеттән урап кайтам дип чыгып китте. Ә яшь егет

янына шәкерт дуслары — курсташлары керде. Алар өчесе дә төзүче-инженерлар

институтының беренче курсында укыйлар.

Берсе — өлкәнрәк, утыз яшьләр тирәсендә, өйләнгән; өстендә куе зәңгәр

костюм, ачык сары төстәге күлмәк; ябык йөзле, чәче кыска, калын таза гәүдәле,

эре сөякле, куллары күбрәк лом, балта, кувалда өчен яратылган, ахры, каләмне

бик уңайсыз тота; аңа уку да бик авырлык белән бирелә булса кирәк.

Икенчесе — кечкенә гәүдәлесе — вак шакмаклы яшел күлмәктән, аның

җиңнәрен сызганып куйган, ачык изүеннән йонлач күкрәге күренеп тора, аның

юан беләкләрен дә кара төк баскан, озын чәче маңгаена төшкән, бер кулы

белән яңагына таяна, икенчесендә — карандаш.

Алар өчесе дә өстәл өстенә иелгәннәр. Ә анда сызым кәгазе, ике-өч төрле

каләм, тимер өчпочмак, сызгыч, бозгыч, мамык кисәге, кыска линейка, циркуль,

китап-дәфтәрләр.

Фәүҗәт, арада иң яше булса да, — укытучы ролендә. Мөгаен, курсташлары,

аның быел гына мәктәп партасы арасыннан чыгуын, зиһене әлегә сыра-хәмер

ише нәрсәләр белән агуланмаган булуын да искә алып, аңа тулысынча ышаналар

— белем дилбегәсен аның кулына тапшырганнар. Читтән караган кешегә шулай

тоела, һәрхәлдә, Габделнур башына шундыйрак уй килде.

Урта мәктәптә төпле белем алган егетнең һәр хәрәкәтендә сабырлык, һәр

нәрсәнең күләмен, үлчәмен төгәл чамалау сизелә. Юкка гына иптәшләре аңа

тартылмыйдыр. Ул киң күңелле, һичкайчан аларга караңгы чырай күрсәтми.

– Бу плоскостьтанмы? — дип сорый студентларның берсе һәм эш дәвам

итә...

...Габделнур үзенең авылда, җидееллык мәктәптә укыган чакларын исенә

төшерде. Кем яхшы укый, аңардан күчерәләр, ярдәм сорап, аңа мөрәҗәгать

итәләр иде. Гадәттә, кызлар арасында алдынгыраклар күбрәк була, хәер,

малайлар — шуклар арасында да «башы эшли» торганнар табыла. Габделнур

да начар укымады, шуңа күрә дәрәҗәсе ярыйсы ук иде.

Ул авыру хәлендә тулай торак бүлмәсендәге эшче-студент ир-егетләргә карап

ята. Адәм баласы бертөрле генә түгел шул: кемдер мәҗбүр иткәнгә генә укый,

ә кемдер — күңеле кушканга. Менә боларны да берәү дә мәҗбүр итми бит, ә

тырышалар-тырмашалар — фән кыясын кимерәләр.

Ул үзе бүген кулына китап алмады диярлек, чөнки хәрефләргә, юлларга

карагач, башы авырта иде. Ул бермәлне ирексездән уйлап та куйды: «Их, бер

йөреп кайтырга, кызлар янына барырга, берәрсен кочарга иде. Басылмас иде

микән авыртуларым...» Аннары үзе үк шул юләр уйлардан көлеп тә куйды, үзен

үзе юатты: «Чирдән терелгәч тә, берәр кыз табам...»

Габделнур янә егетләргә карый. Фәүҗәт каләм белән башын кашый, борын

тарта, сызганын резинка белән бетерә, торып баса, өчпочмак тота һәм икенче

карандаш алып иелә-бөгелә, сыза. Фәүҗәтне өлкән курсташы алыштыра: сыза,

резинка белән бетерә, мамык белән сыпырып ала, күрәсең, чистарта, кулбашын

кашый, сызгырып та куя...

Үзләре һаман сөйләшәләр:

– Бер N монда килеп чыга. Аңладыңмы?

– Әйе.

– Горизонтальный үткәрәбез, фронтальный кала. Менә горизонтальныйның

размерын алабыз...

Өченче егет тә каләм ала. Бармагы белән борынын ышкый, идәнгә аягын

шапылдата, ютәлли, тамак кыргалап куя, гәүдәсен турайтып билен яза, каләмен

ташлый, сызымын күтәреп карый, Фәүҗәткә бирә. Янә эшкә керешәләр.

Ул арада кибеткә дип чыгып киткән Миргаяз кайтып керде. Печенье алган.

Немецча сөйләшә, димәк, кызмача.

– Әен фихтен баум, штеет әйн зам. Дуслар бар икән. Гутен таг.

Күрешеп чыга. Чишенә.

– Гутен абенд, — дип аны төзәтте Габделнур. — Кич инде.

– Ә, шулай бит әле, кич җиткән икән, — диде йөзе кызарган Миргаяз да,

елмаеп. — Синең янда белер-белмәс башың белән бик күп сөйләшеп булмый.

Шулай инде, укыган кеше — чукынган кеше.

Ул өс киемен салгач, тагын теленә салына башлады:

– Опять эшләр хөрти, — диде дә, кулына сабын-сөлге тоткан килеш бүлмә

уртасында тукталып калды.

– Нәрсә булды? — дип сорады студентларның өлкәне.

– Америкада бер карчыкның кәҗәсе үлгән, — диде Миргаяз һәм ишеккә

юнәлде.

Егетләр, аның шаяртуын аңлап, көлештеләр дә янә эш белән мәшгуль

булдылар.

Миргаяз чәй эчеп алды, Габделнурны да печенье белән сыйлады, аннары

койкасына барып утырды.

Егетләрнең бүгенгә эшләре тәмам икән.

– Бетте, — диде кечкенә егет, — дүрт мәсьәлә чишелде.

Фәүҗәт аларны озатып керде.

Габделнур ул егетләргә сокланып калды. Хәер, кем нәрсәгә сәләтле бит.

Болар төгәл фәннәрне әйбәт белә, Габделнур тарихны, әдәбиятны ярата. Ул

Толстойның «Сугыш һәм солых» романын кулына алган иде, Андрейның

бәхет турындагы сүзләренә тап булды: «Тормышта мин ике төрле генә чын

бәхетсезлек барлыгын беләм: вөҗдан газабы һәм авыру. Бәхет — менә шушы

ике бәхетсезлекнең булмавы дигән сүз генә. Шушы ике бәхетсезлеккә очрамаска

тырышып, үзең өчен генә яшәргә кирәк. Хәзер минем төп теләгем менә шул

гына...» Ләкин аңа Пьер каршы төшә, мәхәббәт, үз-үзеңне корбан итү кебек

төшенчәләрне китерә. Кыскасы, алар бәхәскә керәләр...

Габделнур алар яшәгән чорны, аларның мохитен күз алдына китерде. Болар

барысы да дворяннар, граф, кенәз, бай балалары, тормышлары җитү, теләсәләр,

хәрби булалар, теләсәләр — гражданский, һичбер вакыт мохтаҗлык кичермичә

яшиләр. Чөнки алар өчен, аларның шулай типтереп яшәүләре, балда-майда

йөзүләре өчен йөзләгән крестьяннар авылы-авылы белән бил бөгә, тир түгә, үз

имениеләренә алар ял итәргә, киек җәнлекләр ауларга гына барып кайталар,

ә торулары — Петербургта һәм Мәскәүдә.

Ә монда, тулай торакта... Габделнурның кабат башы чатный башлады, һәм

ул китабын ябарга мәҗбүр булды.

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев