Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Күз нурым, кичләрен чыгып, күк йөзенә караш ташла: сүнмәгәнме безнең мәхәббәт йолдызы? Юк, сүнмәс ул. Шикләнмә. Йөрәкләребез бер-берен сагынып типкәндә, уйлар диңгезендә икәү бергә йөзгәндә, теләкләр бер булганда, һич сүнмәс ул безнең мәхәббәт йолдызы! Шикләнмә...

Романның башы монда.

11

Габделнур Мәһрүсә апаларына китте. Юл уңаенда, кибетләргә сугылып,

күчтәнәч тә алды. Авылда яшәүче апасы Гөлсылу аңа балаларына кием-

салым алырга заказ биргән иде. Егет, үз зәвыгына гына ышанмыйча, бу хакта

Мәһрүсә апасына ирештерде. Ул бик теләп риза булды, чөнки пенсиядәге

кешенең вакыты да күп, хатын-кыз буларак та ни-нәрсә аласын яхшы

белә.

Егет Мәһрүсә апаларында озак юанмады, йомышын йомышлап, рәхмәт

әйтеп китәргә җыенды.

Сеңлесе Линүзә дә өстенә киенә башлады.

Мәһрүсә апа:

– Кызым, кая барасың? — дип сорады.

– Габделнур абыйны озата чыгам.

Линүзәнең абыйсы белән күзгә-күз каласы килә иде бугай. Гадәттәгечә шат

күңелле түгел иде ул. Боек, карашы моңсу.

Подъезд төбендә корсаклы яшь кенә хатын очрады. Ул Линүзәнең ишектән

чыкканын күреп туктады, елмаеп күреште. Алар авызга авыз куеп серләшкәндә,

егет читкәрәк китеп торды. Бераздан ахирәтләр аерылыштылар.

– Безнең йортта, күрше подъездда яши ул, — диде сеңлесе һәм тегене

шелтәләп тә алды: — Узган ел КАИдан бер студентка кияүгә чыкты. Ирен гел

битәрли, көнләшә, теләсә ничек сүгә. Ә үзе аңа чыкканчы хатын иде инде,

унҗиде яшендә үк аборт ясатты. Ә икенче иптәш кызым, татар кызы, анысы

да кияүгә чыкты. Яшертен генә чиркәүгә алып барып, муенына тәре тагып

кайтарганнар.

– Әти-әнисе риза булганмыни?

– Ничек риза булсыннар инде! Бик каты каргаганнар, йөрешмиләр дә.

– Балалары булгач, бәгырьләре йомшар да килешерләр әле, баламның баласы

балдан татлы, диләр бит.

– Кем белә инде аны.

– Әйе. Бәлки, балаларын тирбәткәндә, иптәш кызыңның әнисе, и Аллаһу,

Аллаһу, газраил, ал да шу, дип көйләр.

– Анысы ни аңлата? — дип сорады сеңлесе, Габделнурның елмайганын

күреп.

– Яртылаш чит кавем баласын шулай итеп тирбәткән ди бер әби, безнең

авылда марҗага өйләнгән бер егетнең анасы... Ә кыз үзе ни ди соң?

– Люблю, ди, не могу без него жить, ди. Алар садиктан ук бер-берсен беләләр

иде, бергә укыдылар. Каенанасы тәресен салдырмый икән, бик диндар карчык,

гел кара күлмәк киеп, кара яулык бәйләп йөри, атна саен Бауман урамына

чиркәүгә бара. Ә кыз хәзер муенын каплап йөри.

Аннары сеңлесе күрше-тирәдәге егетләр турында сөйләп алды, чөнки аның

белән бер егет исәнләшеп үтте. Үзенең дә егете бар икән, шул хакта әйткәч,

кызарды.

– Ә синеке татармы соң? — дип сорады Габделнур.

– Ие. Ату мине әни үтерә. Бәләкәйдән үк әйтә килде.

– Эшең ничек соң? Әйбәтме?

– Әйе.

Линүзә, техникум бетергәч, Ершов урамындагы бик дәрәҗәле

«Татниинефтемаш» фәнни-тикшеренү институтына урнашкан иде.

– Габделнур абый, мин ул эшне яратмыйм икән.

– Нишләп? Нефть белән бәйле бит, перспективасы бар.

– Шулаен шулай да... — диде кыз уйчан гына, алар арка астыннан озын

йортның икенче ягына — Жданов урамына чыкканнар иде инде, ары киттеләр.

— Мин кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргән идем. Балерина буласым килгән

иде. Кая инде безгә андыйга үрелергә. Ә бала чактагы хыял калды. Бәлки, быел

Мәдәният институтына керермен әле, хореографлыкка укырга.

– Үзең беләсең инде. Бөтен хыяллар да тормышка ашмый бит ул. Мин дә

очучы булырга кызыга идем.

– Сөйләгәнең бар иде шул, — диде сеңлесе, аннары йөзе җитдиләнде, бераз

сүзсез барганнан соң, янә телгә килде: — Габделнур абый, сиңа бер сүз әйтим

әле. Бәлки, киңәш бирерсең.

Габделнур сагая калды. Иң беренче уе шул булды: «Егете турында сөйләргә

җыена, ахры. Әллә бер-бер хәл булганмы? Алай дисәң, йөз-кыяфәтендә дә,

йөрешендә дә бернинди дә үзгәреш сизелми. Юраганы юш килмәсен тагы».

Ләкин кыз теманы үзгәртте һәм абыйсы бөтенләй көтмәгән, уена да

китермәгән сүз әйтте:

– Күптән түгел бер хатын мине урамда очратты да: «Син Линүзә бит әле»,

— ди. «Әйе», — дим. «Әтиеңне күрәсең киләме?» — ди. Мин аптырап калдым.

«Минем әтием юк, үлгән», — дидем. «Юк, — ди бу хатын һәм: — әнә теге ир-

атка кара», — дип, бер кешене күрсәтте. Мин ул күрсәткән якка бактым. Кара

чәчле берәүнең аркасын гына күрдем. «Шул синең әтиең», — ди бу апа. Мин

телсез калдым.

Линүзә сөйләвеннән туктады. Габделнур ни дияргә дә белмәде. Чөнки аның

Мәһрүсә апасының ире турында ишеткәне дә, сорашканы да юк иде. Андый үтә

дә нечкә гаилә мәсьәләләре белән кызыксынмаслык кына акылы бар иде. Әгәр

Линүзә сугыштан соң туган икән, димәк, атасы фронтта һәлак булмаган. Кем

ул, кая киткән — анысы аларның үз эше, дип фикер йөртә иде егет. Ниһаять,

ул телгә килде. Сеңлесенә карап, атлавыннан туктады.

– Шуннан ни булды?

– Минем күңелем тулды. Тиз генә китеп бардым. Өйгә кергәч, әнигә сөйләп

бирдем.

– Мәһрүсә апа нәрсә диде?

– Башта каушап калды. Бу турыда беренче тапкыр сөйләшүебез иде. Дөрес,

элек мин, әти кайда, дип сорагач, үлде, дип әйтә торган иде. Ә бу юлы ачуланды,

күп сөйләшмә, диде. Ул аннан алимент та алырга теләмәгән, күрәсең.

– Нишләп?

– Белмим. Безгә читтән бернинди дә акча килми иде, — диде кыз, уфтанып.

— Ә минем әтине күрәсем килә. Кем ул? Ниндирәк кыяфәттә? Теге көнне мин

аны арттан гына күреп калдым бит. Әгәр теге хатын дөрес әйткән булса...

Габделнур сүзне тирәнгә җибәрмәс өчен елмаеп әйтте:

– Сиңа охшаса, чибәр кешедер: кара чәчле, кара күзле...

Бөтен барлыгыннан яшьлек, сафлык аңкып торган сеңлесенең алсу бит

очлары тагы да кызара төште, башын иде:

– Оялтмагыз инде, Габделнур абый, мин сездән киңәш сорамакчы идем

бит.

Егет уйга калды. Әлбәттә, ул ятим үскән баланың хәлен аңлый, үксезләрне

күп күрде. Чөнки авылда аның яшьтәшләре, классташлары, гомумән,

чордашлары арасында сугыш кырында ятып калган аталарының назын күрмичә

үскән ятимнәр бик күп булды. Андыйлар белән ул укыганда да, эштә дә, армия

хезмәтендә дә (Кронштадтта ике ГДР эсминецы тора иде, немец морякларына

карата безнең солдат-матросларның нәфрәте никадәр көчле икәнен үз күзләре

белән күрде) — һәр җирдә очрашты һәм әле дә очрашып тора. Үзенең әти-

әнисе тигез булса да, аларның хәлен яхшы аңлый иде. Шулай да бу очракта

ул Мәһрүсә апасыннан узып аның кызына ниндидер киңәш бирүне үз өстенә

ала алмый иде. Әгәр кирәк дип тапса, башта ук әйткән, күрсәткән булыр иде

кызына әтисен. Димәк, ярамаган, сәбәбе бар. Ә ни өчен ярамаган? Бәлки, ул

гаиләле ир булгандыр? Ә Мәһрүсәнең (ул вакытта утыз биш-кырык яшьләр

тирәсендәге хатын-кыз) бала табасы килгәндер, картлык көнемдә терәк булыр

дигәндер, ялгыз калсам, үлгәндә иренемә су тидерүче дә булмас бит, дип

уйлагандыр. Боларын инде егеткә фараз итәргә генә кала. Шуңа күрә ул мөмкин

хәтле итагатьле булырга, йомшак итеп әйтергә тырышты. Сул кулын сеңлесенең

иңбашына салды, кочаклагандай итеп, үзенә таба якынайтты:

– Линүзә, мин ни дип әйтергә дә кыенсынам. Әниең әйтергә теләмәгән

икән, димәк, җитди сәбәбе булгандыр.

– Мин дә шулай дип уйлыйм, — диде сеңлесе боек кына. — Бәлки, аның

семьясы бардыр, бәлки, шушы тирәдә генә дә яшидер әле...

Әйе, алар икесе дә бертөрле уй йөртәләр икән. Ләкин егет моны әйтмәде.

Алар урам чатында туктадылар.

– Трамвайга хәтле озатыйм, — диде сеңлесе, абыйсын култыклап.

– Рәхмәт! Ярар, йөрмә инде.

Нәүмизләнеп, чатта калды сеңлесе. Ә Габделнур урам аркылы чыкты, артына

борылып карады. Линүзә әле кузгалмаган, һаман да тора. Егет аңа кул болгады.

Сеңлесе дә уң кулын күтәрде. Аннары акрын гына атлап китеп барды. Ул карасу

төскә буялган зур йорт почмагына җиткәнче, аның ябык, зифа гәүдәсе күздән

югалганчы, Габделнур шул тарафка карап торды. Бик кызганыч булып тоелды

аңа бу ятим үскән кыз бала. Ләкин ни-нәрсә белән, ничек ярдәм итә ала соң

егет аңа? Фәкать юатып кына. Ә аларның гаилә хәлләренә тыкшынырга, нидер

кылырга аның хакы юк.

Ул, уйларыннан арыну өчен, тирә-ягына күз салды. Ә анда, кемнеңдер

кайгы-хәсрәте булу-булмауга карамастан, тормыш гөрли: Киров исемендәге

Мәдәният сараеның галәмәт зур бинасында бүген йә берәр кызыклы фильм

күрсәтәләрдер, концерт-фәлән булуы да ихтимал; бакчада бала-чага мәш килә,

өлкәннәр, яшь-җилкенчәк күренә.

Алда дүртенчеме, алтынчымы трамвайның «Газовая»га таба үткәне күренде.

Энергетика техникумы яныннан узып, егет тукталышка барып җитте. Үзе

трамвай көтә, ә башында уй: Линүзәнең әти-әнисе исән, ә ул — ярым ятим.

Кыз әтисенең кем икәнен дә белмәгән, ата назын татымыйча, әти дип әйтергә

тилмереп үскән. Әйе, аның да әнисенә генә түгел, әтисенә дә сыенасы килгән

чаклары, бүтән балалар кебек, аның белән җитәкләшеп йөрисе килгәндер,

авыр чакларда таянычы барын тоясы килгәндер. Ә ата кеше юк... Бәлки,

шуңа күрә кыз Габделнурны якын итәдер... Сугыш вакыты да түгел, ятимнәр

исә туа тора... Габделнурның бала чагы исенә төште. Күрше авылда Балалар

йорты бар иде. Балалар анда бик күп иде. Күрәсең, болар сугыш вакытында

эвакуацияләнгән балалар булгандыр, чөнки андагы мәктәптә укыту рус телендә

алып барыла дип сөйлиләр иде... Дүртенче трамвай килде, егет, аңа утырып,

Кольцога таба юнәлде.

...Кичкырын Габделнур Гөлзәрия янына китте — Камал театрына билеты

бар иде.

Сигезенче яртыда башланган спектакль соң гына бетте.

Театрдан чыкканда, фойеда җырчы Илһам Шакиров күзләренә чалынды.

Бераз баргач, Горький урамыннан түбән таба төшкәндә, Гөлзәрия нидер исенә

төшеп елмайды һәм әйтте:

– Узган ел без аның концертына барган идек, кайтканда, кызлар талашып

беттеләр.

– Ни өчен?

– Бер кыз әйтә, ул миңа карап җырлады, ди, ә икенчесе, юк, фәкать миңа

гына карады, ди.

– Шуның өчен сүзгә килделәрме?

– Юрамалый гына инде, — диде кыз, көлеп. — Аны бик яраталар.

Алар Горький урамыннан түбән таба төшәләр иде, бик озын гәүдәле бер

егет узып китте.

– Бу егеткә баскетбол гына уйнарга, — диде Габделнур.

– Кызыгасыңмы?

– Әйе, югарыдан күбрәк күренә бит, — диде егет, көлеп.

– Әле үсәрсең, — диде кыз да, сүзне уенга алып.

– Юк инде, егетләр егерме бишкә хәтле генә үсә, ә миңа — егерме сигез.

– Ә кызлар?

– Алар егерме яшькәчә.

– Мин дә үсмим икән инде, өч ел элек үсүдән туктаганмын.

Сүз бүтән темага күчте, аннары әле генә караган «Баһадирлар» спектакле

турында гәпләшеп алдылар, ул әңгәмә Опера һәм балет театры артында таксига

утыргач та дәвам итте, кыскасы, юл буена сөйләр сүз бетмәде.

Машинадан төшкәч, Гөлзәрия, башын күтәреп, егеткә карап торды да акрын

гына әйтеп куйды:

– Сез нигә минем белән очрашасыз?

Аның тавышы моңсурак, үз-үзе белән сөйләшкән сыманрак килеп чыкты.

Карашы да гади генә түгел — сынаулы караш. Әйтерсең лә ул күңеле түрендә

туган яшерен хисләрнең һәм шул ук вакытта шикле уйларның очына чыгарга

тели, ләкин берүзе генә булдыра, анык бер фикергә килә алмый.

Бу — сүз югында сүз булсынга гына бирелгән сорау түгел. Димәк, егет, һәр

сүзеңне уйлап әйтергә кирәк, кыз күңелендә шик калмасын; аңа бит уналты

яшь түгел, бүген — берәү, иртәгә икенче белән йөргән кызга да охшамаган,

башына төрле уйлар килә торгандыр, үзара мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә

телидер.

– Мин белмим... Гадәти хәл инде, бөтенесе кебек, — диде егет, ләкин шундук

моның дөреслеккә туры килмәвен үз-үзенә икърар итте һәм әле генә әйткән

сүзләрдән үзе үк уңайсызланып китте. — Ләкин шул ук вакытта нәрсәдер бик

якын шикелле. Безнең очрашу үзебезнеке генә, аерым төсмерле. Билгеле, сез

башка берәүгә — как и все... Әйтик, миңа да берәр егетнең кызы әллә бар,

әллә юк, ә син...

Ул буталып бетте: әле «сез» диде, әле «син»гә күчте, ләкин әйтер сүзе болар

түгел иде, каушап калды. Әле трамвайда беренче күрүдә үк кыз егетне үзенең

бертөрле гадилеге һәм шул ук вакытта гүзәллеге белән таң калдырган иде.

Күрәсең, бу әле һаман дәвам итә, ул торган саен аңа гашыйк була бара, юкса

болай югалып калмас иде. Егет үз-үзен кулга алды:

Ул, ярты адым артка чигеп, кулын кызның биленә салды.

– Әнә, тулган айны күрәсеңме?

– Әйе.

– Матурмы?

– Әйе.

– Без кечкенә чакта, айда Зөһрә исемле кыз, көянтә-чиләк асып, суга

бара, дип ышана торган идек. Чыннан да, андагы таплар суга баручы кызны

хәтерләтә бит.

Кыз белән егет икесе дә төнге күк йөзенә багалар: тулган айны, бихисап

күп якты йолдызларны күзлиләр. Озаграк карап торсаң, алар үзләре генә сихри

булып күренмиләр, ә яшь күңелләрне дә сихерлиләр, бөтен борчуларыңны

оныттыралар... Бигрәк тә яшь йөрәкләр бердәй типкәндә, уй-хисләр тәңгәл

килгәндә...

Габделнур:

– Минем сезгә бик кадерле сүзләр әйтәсем килә, — дип пышылдады

Гөлзәрия колагына. — Ләкин йөрәктәгенең барысын да сүзләр белән генә

аңлатып бетереп булмый...

Егет кызны җайлап кына үзенә таба борды, башын күкрәгенә якынайтты,

кочты һәм, чак кына иелеп, иреннәреннән суырып үпте. Кыз карышмады, ләкин

аңа шул ук дәрт белән җавап та бирмәде. Бераздан пышылдап кына әйтте:

– Яңадан үпмә инде, иренем кабара.

– Ярар, ачуланма, яме.

– Мин керим инде.

– Әлбәттә, әйе, мин сезне тотып тора алмыйм, хакым юк, — диде егет, ә

үзе кызны кочагыннан чыгармады. — Ләкин... Но не хотел бы... Билгеле, әле

бер-ике очрашуда гына сезгә үземнең бөтен хисләремне әйтеп бирә алмыйм.

Ышанмас та идегез...

Эштәге кызлар белән җиңел аралаша, теләсә ни сөйләшә, хәтта тозлырак

мәзәкләр дә сибә торган егет үзенең хәзерге халәтенә, бу гүзәл фәрештә алдында

югалып калуына үзе дә аптырый. Әйе, Гөлзәриягә мөнәсәбәт — бөтенләй

икенче.

– Мин керим инде.

– Мин сезне җибәрергә теләмәс идем. Ләкин безнең теләкләребез һәрвакытта

да безнең мөмкинлекләр белән тәңгәл килми...

– Хушыгыз, — диде кыз, егет куеныннан чыгып, һәм акрын гына

кузгалды.

Ул үзе дә каушаган иде булса кирәк.

– Гөлзәрия, туктале, — диде Габделнур, кызның пальто җиңенә кагылып.

– Нигә?

Егет исен җыеп өлгерде. Аңа дип аталган хаты бар иде бит, бирер вакыт

җитте шикелле. Ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләде. Куен кесәсеннән

дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарып, кызга сузды:

– Мә. Үзең генә укы.

– Нәрсә соң бу? — дип сорады Гөлзәрия, алыргамы-юкмы дигәндәй

икеләнеп, ләкин хат аның кулына кергән иде инде.

– Укыгач белерсең, — дип, серле генә елмайды егет. — Тәмле йокы, тәмле

төш.

 

12

Гөлзәрия үзе кызларның сорауларына җавап бирә (спектакль, артистлар уены

турында), ә күңеле һаман егете янында, уйлары ул биргән кәгазьдә язылганнар

хакында. Ул бүген бөтен эшләрен тиз һәм җиңел эшләде: кием алыштырды,

иртәгә эшкә кияселәрен үтүкләде, кофтасын карават башына элеп куйды, чәй

эчте, юынып керде, урын-җирен бүсте, түшәмдәге утны сүндереп, тумбочка

өстендәге төнге лампаны кабызды, койкасына ятты, фотолар, открыткалар

караган булды, кулына «Азат хатын» журналын алды. Кызлар ятканнар иде

инде, берәм-берәм йокыга киттеләр. Ул фәкать шуннан соң гына Габделнур

биргән хатны тумбочкадан алып укырга кереште.

«Төн.

Тышта караңгы. Бүлмәдә ут яна. Тәрәзәдән үземне күрәм. Уйга талган башым

тагы да зураеп киткән сыман, авырайган төсле. Нәрсәдер булды миңа. Хәер, мин

аны яхшы беләм. Син дә беләсең. Бәлки, бу минутларда синең озын керфекләрең

сирпелеп, Әдрән диңгез суын хәтерләткән (гәрчә мин аны рәсемнәрдә генә

күрсәм дә) яшькелт-зәңгәрсу уйчан күзләрең тәрәзәгә багалардыр, кемнедер эзли,

көтәләрдер. Бәлки, алай да түгелдер. Чөнки мин үзем һәрчак кешеләр арасыннан

сине эзлим һәм син дә мине күрергә телисеңдер шикелле. Ә мин һәрдаим сине

уйлыйм, эзлим. Карый-карый күзләрем тала, уйлый-уйлый зиһенем чуала. Йә

дөнья яңгыратып җырлап җибәрәсе килә. Юк, дөрес сөйләмим. Ул җырны урман

эчендә яисә болында икәүдән-икәү, саф күңелле нарасый балалардай җитәкләшеп

барганда, әкрен генә җырлыйсы килә...

Нигә, нигә синең уйчан күзләр

Күзләремә болай багалар?..

Әйе, күзләремә багалар... Багалар да йөрәгемне телгәләп, бәгыремне өзгәләп

(бераз дорфа булса да әйтим) күз алдымда торалар. Хыялымда, ишетәсеңме,

күз нурым, ә каршымда түгел. Ә минем аларны һәрчак каршымда күрәсем,

иркәлисем, йөрәк җылым белән назлыйсым килә. Шашкандыр бу димә,

шашмаган ул, гашыйк ул, гашыйк... Синең күзләреңә, назга сусаган иреннәреңә,

сылу буй-сыннарыңа — бөтен барлыгыңа. Аның әнә шуларның барысын да

иркәлисе, назлыйсы, сөясе һәм... сөеләсе килә. Ник яшереп торырга: без бит

сөяргә дә, сөелергә дә хаклы...

Башкаемны кулларыма салам, ә уйларымны... уйларымны кемгә сөйлим?!

Әле дә ярый ак кәгазем бар, сөйли алмасам да, аңа тезәм, тигез юллар булып

уйларым ак кәгазьгә төшә...

Талгын җилләр исте синең тарафтан. Әллә шул җилләргә генә юллыйммы?

Әй, җилләр, ирекле, киртә-коймаларны белми торган, чик-тыюларны белми

торган шук балалар, табигать балалары! Илтегезче сәламемне сөйгәнемә!

Сыйпагызчы йомшак сачләрен! Җилләр, сез кем сәламен алып килдегез, дип

сораса, әйтмәгез, үзе сизсен, аңласын. Хәер, бу сүзләрем артык, алар минем

күз нурымны рәнҗетерләр. Ул сизмиме соң, ул аңламыймы соң?! Ул бит мине

күз карашымнан ук тоя...

Йа Хода, мин никадәр үз-үземә нык ышанган беркатлы Алла бәндәсе!

Бәлки, ул... Юк, юк! Җилләр, сез дә минем ни әйтергә теләгәнемне сизмәдегез.

Шулай бит?! Мин ялгыш кына да алай уйлый алмыйм. Аның күзләре ялган

сөйли белми. Ул да мине сөя! Аның күз карашыннан бу тойгыны сизгәндә,

мин — дөньяда иң бәхетле кеше! Озак көннәр, төннәр чүлдә, сахраларда йөреп,

ниһаять, салкын сулы чишмәгә юлыккан мөсафир кебек, мин дә бәхет чишмәмә

юлыктым, аны таптым.

Кемнәр белән бәхәсләшим икән? Килегез бөек философлар, психологлар,

мин сезне дуэльгә чакырам, бәхәс дуэленә чакырам мин сезне. Мәхәббәтнең

кайчан киләсен кайсыгыз әйтеп бирә? Бармы аның кануннары, кагыйдә-

закончалыклары? Юктыр...

Исергәндер бу димә. Мин эчкән шәрабның исемен үзең дә беләсең...

Менә шундый бер хыялый инде мин, күз нурым. Мин сөйлим дә сөйлим,

чәчләреңнән сыйпыйм, сулышым белән иркәлим. Ә син төш күрәсең булыр,

миңа елмаясыңдыр... Йә Тәңрем, бу хыялый башка көч вә сабырлык бир!

«Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы» дип җырлаган кызларыбыз искә төшә.

Нишләп кызлар гына җырласын бу җыруны, егет-җиләннең дә уена еш

килгәндер әлеге сүзләр... Ни өчен дип сорама, үз башымнан узганга беләм.

Синең сорау: «Кайда булдың соң син? Ник моңарчы күрмәдең?»

Минем җавап: «Күрәсең, кешеләрдә тышкы матурлык кына түгел, эчке

матурлык та бардыр. Матурлык дигәч тә, бу чибәрләргә генә кызыга икән

димә. Хәер, алай дисәң дә гаепләмим... Торган саен ныграк ачыла барган эчке

матурлык мине әсир итте. Синең алдау-йолдауны белми торган саф күңелең

мине отыры ныграк били бара, эчкерсез мәхәббәтең үзенә тарта. Минем аңа

каршы торырлык көчем юк, теләмим дә...»

Син: «Мин ул мәхәббәттән куркам», — дисең.

Мин: «Кайсы гына чорларда аннан курыкмаганнар? Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад-

Ширин, Таһир-Зөһрә... Азмыни мисаллар... Алар да курыкканнардыр, ләкин

куркак булмаганнардыр. Син дә, күз нурым, мәхәббәтеңә бөтен киртәләрне,

кыенлыкларны җиңеп бар! Шулай булмаса, аның кадере дә булмас иде. Күп

гүзәлләр, пәһлеваннар башларын салмас иде. Җиңел килгән бәхет озын гомерле

булмый, диләр».

Син тагын нидер әйтергә телисең. Үпкәләмә, мин сине туктатып торам,

уйларымның ташыган вакыты, күзләремә карап тыңла, сиңа сөйлим. Беркөн

мин сине күрдем. Ул көнне мин яхшы хәтерлим. Синең өчен, бәлки, гадәти

генә көн булып узып киткәндер ул. Ә миңа... мин сиңа гашыйк булганымны

аңладым. Мин кинәттән үзгәреп киттем: кешеләргә ягымлы итеп карадым,

һәрберсен күңелемнән генә булса да сәламләдем, хәерле көн теләдем, аларның

да минем сыман бәхетле булуларын юрадым. Шәһәр урамнары киңәеп, яктырып

киткәндәй тоелды. Йа Хода, таш кала да минем халәтемне аңлады булса кирәк.

Ул төнне мин йокысыз үткәрдем. Мин таң атуын күрүдән мәхрүм булырмын

дип курыктым. Син күрсәң иде икенче көнне таңның ничек атуын! Бөтен тараф

кояш нурларына чумып, һәр тереклек иясенә бәхет теләп, алсу таң атты!.. Ә

минем хыялымда бер йолдыз калыкты — мәхәббәт йолдызы! Мин аны синең

белән уртаклашырга булдым. Син аны акрын-салмак, шик-шөбһә белән генә

кулыңа алдың. Ә аннары... анысы минем өчен әйтеп бетергесез куаныч булды...

Син аны иреннәреңә тидердең һәм кире миңа суздың. Мин, синең уеңны аңлап,

әле синең иреннәрең җылысы сүрелмәгән йолдызны назладым һәм кулларымны

күккә суздым... Чөнки гашыйкларның йолдызлары шунда бит...

Күз нурым, кичләрен чыгып, күк йөзенә караш ташла: сүнмәгәнме безнең

мәхәббәт йолдызы? Юк, сүнмәс ул. Шикләнмә. Йөрәкләребез бер-берен

сагынып типкәндә, уйлар диңгезендә икәү бергә йөзгәндә, теләкләр бер

булганда, һич сүнмәс ул безнең мәхәббәт йолдызы! Шикләнмә...»

Гөлзәриягә кинәт кенә әллә нәрсә булды: ул укудан туктады, як-ягына

каранды, ләкин берни күрмәде, чөнки аның күзләре дым пәрдәсе белән

өртелгән иде. Бу — яшьлегендә беренче мәртәбә шундый тәэсирле, сихерле

хат алган кызның шатлыклы күз яшьләре белән томаланган мәле иде. Аның

башы шаулый, ярсып-ярсып типкән йөрәге менә-менә күкрәк читлегеннән

атылып чыгар кебек тоела. Егетнең уй-фикерләре, ташкын хисләре аны да

биләп алды. Гөлзәрия мендәренә капланды, үксеп елап җибәрүдән үзен-үзе

көчкә тыеп калды. Ләкин бераздан, башын күтәргәндә, мендәр тышының юеш

икәнен шәйләде.

Йоклап яткан кызлар аның халәтен сизмәделәр. Гөлзәрия, аны әсәрләндергән

кәгазь битләрен тумбочкасына яшереп, коридорга чыгып китте. Тынып калган

кухняга керде, тәрәзә каршына басып, тышка карап торды. Үз халәтен аңлый

да, аңламый да кебек: аңа да нидер булды бит; шушы яшькә җитеп болай

тәэсирләнгәне юк иде. Әгәр язмышы шушы булса?.. Моңарчы тыныч кына

яткан дулкын — мәхәббәт дулкыны аны да үз эченә бөтереп алып, үзе белән

агызып китте түгелме? Әйе, шулай. Хәерлегә генә булсачы... Аның тагын күзе

дымланды. Бу ни бу? Бүгенге халәттән, ашкынудан сөенүме, әллә алдагы

билгесезлектән гаҗизләнүме? Белмәссең бу дөньяны...

Кем соң ул Гөлзәриягә шундый хат тоттырып җибәрүче? Юньле кешеме?..

Кыз, дөресен генә әйткәндә, баштарак бу танышуга әллә ни әһәмият бирмәде.

Кызлар белән егетләр танышу — гадәти күренеш. Бөтен очрашулар, сөю-сөелү

хәлләре кавышу белән төгәлләнми. Мавыгу дигән нәрсә дә бар бит әле. Ә

чын мәхәббәт... Анысы нәрсә? Ул кешене шулай тилертер дәрәҗәгә китереп

җиткерә микәнни?

Гөлзәрия тәрәзәдән күзен алды, читкә китте. Бүлмәсенә керде. Мыштым

гына урын-җиренә ятты. Ләкин аны барыбер тиз генә йокы алмады... Үзенең

халәтен аңларлык кеше белән серләшәсе килде, киңәш сорау уе да туды. Ә кемгә

чишәсең эч серләреңне? Кызларгамы?.. Туган апаларыңамы?.. Әниеңәме?.. Әйе,

аңардан да якын кешесе юк бит аның...

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев