Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Эчкерсез, беркатлы, фронтның гына түгел, әсирлекнең дә ачысын татыган җизнәсенең шулай иртә китеп баруы Габделнурга бик кызганыч иде. Әтисен күмешергә кайта алмаган энесе дә жәл...

Романның башы монда.

6

Сөмбәт Энергетика институтына көндезге бүлеккә укырга керде һәм тулай

торактан китеп барды. Аның урынын балта осталары бригадасында эшләүче

яшь егет алды. Ул төзүче-инженерлар институтының беренче курсында читтән

торып укый икән; Казан арты районнарының берсеннән, бик тәртипле, ипле

егет булып чыкты.

Габделнур йокыдан торды. Әле караңгы, урамда вак яңгыр ява, кайбер

урыннарда җир өсте ак, димәк, төнлә кар яуган. Егет радионы ачты, соңгы

хәбәрләр тыңлады, тиз-тиз генә юынып-кырынып кергәч киенде дә киоскка

барып газеталар алып кайтты. Ашханәгә төшеп тамак ялгап менде, ә егетләр

әле һаман уянмаган.

Кичә Миргаяз салып кайткан иде, немецча сөйләште. Аның шундый гадәте

бар. Укытучылары бик белемле һәм таләпчән булган, күрәсең. Хәтта шигырьләр

дә өйрәнеп калган. Кичә ул шактый бытылдагач, егетләр түзмәделәр, ачуланып

яткырдылар.

– Сәрим бездән китәргә йөри, ахры, — диде көзге каршында торган Фәүҗәт

Габделнурга. — Әйберләрен алып чыгып китте.

– Кая китә?

– Дүртенче тулай торакка.

«Берәр хәл бардыр», — дип уйлаган иде Габделнур, чөнки Сәрим ике-өч

көн инде кунмый, элегрәк тә төнлә генә кайта иде. Егетләр, берәр мәткәгә

ияләнгәндер, дип уйлаганнар иде.

...Алар бүлмәсендә яшәгән прораб Шәмсунга бәхет елмайды — фатирлы

булды. Ул, озын-озакка сузмыйча, үз куышына китеп тә барды. Аның урынына

Жилплощадкадагы бер тулай торактан Сәрим исемле егет күченеп килде.

Ул уртачадан озынрак буйлы, тулы битле, егерме биш-утызлар арасындагы

бер егет иде. Аның өстендә — язгы-көзге пальто, аксыл, тар балаклы кара

чалбар, муенында — яшел шарф.

Ул егетләр белән гомуми генә исәнләшкәч, алан-йолан каранды да үзенә

ишек төбендәге карават тигәнгә ризасызлык белдерде:

– Мин салага түгел бит.

Егетләр дәшмәделәр. Чөнки түр караватлар Габделнур белән Миргаязныкы,

Шәмсун китү белән, Миргаяз аның урынына — тәрәзә янына күчкән иде.

Габделнур да, Миргаяз да чама белән яңа килгән егет яшендәгеләр, берсе дә

аңа, рәхим итегез, әфәндем, дип, үз урынын бирәчәк түгел.

– Безнең ишек төбендә параша юк, — диде Габделнур, тынлыкны бозып,

төксе генә. — Өлешеңә тигән көмешең.

Алан-йолан карангалап торган Сәрим «параша» дигән сүзнең ни аңлатканын

һәм кайда булганын ишетә белә иде, шуңа күрә, дөнья күргән бу карт егетләр

каршында әтәчләнә алмаячагын аңлап, ачуын йотарга мәҗбүр булды. Ул өс

киемен, салып, шифоньерга элеп куйды — буйлы кара костюмнан калды,

анысы — энәдән-җептән генә төшкән түгел икән. Пиджак эченнән зәңгәр

күлмәк күренде.

Ул, чемоданын ачып, тумбочка өстенә китаплар бушата башлады. Габделнур,

игътибар белән карап, кайсы югары уку йортында белем алуын чамалады,

чөнки калын китап исемнәре үзләре әйтеп торалар иде: «Механика грунтов»,

«Основания и фундаменты», «Строительные конструкции», «Инженерная

геология», «Железобетонные конструкции» һ.б. Алар янына төрле «Пособие»,

«Наставление», «Правила», «Нормы» кебек юкараклары, дәфтәрләр һәм

логарифмик линейка да чыгарылды.

Аннары егет чыгып китте һәм беренче каттан, кастеляншадан, җәймәләр,

сөлгеләр алып менде.

Габделнур түзмәде:

– Әйдә, булмаса, танышыйк инде.

Ул үз исемен әйтеп кул сузгач, яңа егеткә аны кабул итүдән бүтән чара

калмады:

– Сәрим.

Миргаяз белән Фәүҗәт тә урыннарыннан тордылар. Аннары бер-берсе

турында сораштыру китте.

– КИСИда бишенче курста укыйм, мартта — диплом, — диде ул эре генә.

Армиядә өч елын да штабта писарь булып хезмәт иткән.

Миргаяз:

– Син ничәнче елгы? — дип сорагач, ул дөресен әйтмәде, ярпаеп, үзен өч

яшькә олы итеп күрсәтте.

Габделнур мыек астыннан гына елмайды. Ул аның киләсен дә, кем икәнен

дә белә иде инде, анкета тутыртмаса да, егет турында берникадәр мәгълүматы

бар, яңа кеше кертәчәкләрен тәрбияче әйткән иде.

Сүзләренә эчке бер мәгънә салып, ул:

– Алай икән, — дип кенә куйды.

Сәрим беренче көннән үк нишләптер бүлмәдәшләре белән уртак тел таба

алмады, әллә теләмәдеме. Югыйсә, әти-әнисе канаты астыннан гына чыккан

маңка малай түгел: армиядә дә хезмәт иткән, читтән торып институтта да укый,

төзелештә мастер булып та эшли. Бер карасаң, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек,

эшендә дә көн саен кешеләр белән аралаша, тырышлыгы да бар — институтның

соңгы курсына килеп җиткән бит. Ә менә егетләр белән бергә-бергә күңелле

итеп, кем әйтмешли, чөкердәшеп, бер гаилә булып яшәп китә алмады.

Ул үзе тумышы белән Бөгелмәдән — шәһәр малае. Ярыйсы гына мул

тормышта тәрбияләнгән, авыл малайлары кебек кәлҗемә, кәҗә сакалы ашап көн

күрмәгән, чабата киеп үсмәгән. Туган-тумачалары да урында эшли булса кирәк.

Шуңа күрә үзенең хезмәт баскычыннан югары үрмәләп, үсәсенә шикләнми.

Әйе, Сәрим белән егетләр «ботка пешерә» алмады.

Ул беренче кичне каядыр китеп барды да бик соң гына кайтты. Егетләр

ятканнар иде инде. Габделнур уянды. Бик озак Сәримнең нишләгәнен күзәтеп

ятты. Ул чишенде, юынып керде, кулына китап алып, бер-ике бит укыды, аны

ташлады. Аннары, торып, Габделнур тумбочкасы өстендәге кәгазьләрне карый

башлады. Төн уртасында кайтып, әле һаман ут сүндермәгәнгә ачуы килеп яткан

Габделнур түзмәде:

– Анда берни дә юк. Актарынма.

Сәрим дәшмәде, койкасына барып утырды, тагын баягы китабын кулына

алды.

– Бәлки, утны сүндерерсең. Кадер киче түгел бит.

Ут сүнде. Габделнур диварга таба әйләнеп ятты.

Иртән Фәүҗәт Сәримгә:

– Әллә син җеннәр ияртеп килдең инде, — диде. — Төне буе саташып

чыктым.

Миргаяз да тыныч йокламаган икән, ул иртән кычкырып уянган иде.

– Голубятников урамында ниндидер бандитлар белән сугышып чыктым,

— диде ул.

...Сәримнең тискәре яклары көннән-көн күбрәк ачыла барды: китап ала

да урынына куймый, әҗәткә акча сорап тора да вакытында бирми. Аның

«Смена-8М» фотоаппараты бар икән. Ләкин бүлмәдә берәүне дә карточкага

төшермәде. Җавап кыска булды:

– Плёнка юк.

Үзе югында Миргаяз:

– Мактанчык, мактанчыкның арты ачык, — дип көлде. — Баксаң, аппараты

төзек тә түгелдер әле. Ә кыланышы кырга сыймый.

Сәримнең ерак юлга йөртә торган шахматы бар. Күпчелек вакыт үзе генә

уйный — кечкенә фигураларны тезеп куя да, китаптан карап, мәсьәлә чишә.

Төннәрен укып ята да йоклап китә, ә ут сүндерелмәгән килеш кала. Шуның

аркасында егетләр еш кына сүзгә киләләр. Беркөнне өстәлдән тырнаклар

таптылар, ул кисеп киткән булырга тиеш. Әмма егет, мин түгел, диде.

Ул Экзюпери, Плеханов әсәрләрен укый. Дусларым арасында фән

кандидатлары — галимнәр бар, дип тә җибәрә. Ниндидер фәнни хезмәт язып

маташамы, һәрхәлдә, тел төбеннән шулай аңлашыла. Әллә күзгә төтен генә

җибәрәме — һич аңламассың. Мунчада майка-трусигын гына алыштырганын,

ай буе өстеннән һаман шул бер зәңгәр күлмәк төшмәгәнен егетләр күрмиләр-

белмиләр дип уйлый, ахрысы.

Сәрим үзенең күп белүе белән мактана, кытай, япон фәлсәфәсе белән

кызыксына. Нинди дә булса китап укып утыра да андагы берәр тәгъбирне яки

фикерне кычкырып әйтеп куя. Бу тик торганда, ата казыгыз күкәй саламы,

дигән сыманрак килеп чыга.

Беркөнне ул шулай тиктомалга:

– Японнар дүрт нәрсәдән курка: җир тетрәү, яшен, янгын һәм ата кеше

ачуы, — диде.

– Ә кытайлар? — дип сорады Габделнур.

– Причём монда кытайлар?

Һәм Габделнур, үзләренең дә төшеп калмаганлыкларын күрсәтергә теләп,

Фәүҗәткә күз кысып, бер мәзәк сөйләде.

– Кытайлар — астыртын халык, — дип башлады ул. — Порт-Артур элек

Советлар Союзыныкы иде бит. Безнең ике яшь лейтенант гостиница шикелле

җирдә яши. Күршеләрендә бер кытай карты тора икән. Офицерлар бабайны

кызык итмәкче булалар: магнитофон җибәрәләр дә көне-төне акырталар. Карт

дәшми. Шуннан лейтенантлар үзләре туялар — тавышка түзмиләр, кереп гафу

үтенәләр, кабат магнитофон уйнатмабыз, диләр. Ярар, ярар, ди кытай, мин дә

моннан соң сезнең чәйнеккә пес итмәм, ди. Боларның кухня общий икән.

Егетләр бүлмә яңгыратып көлделәр. Бүксә киерергә яратучы Сәрим генә,

үзенең сүзе өскә чыкмаганга, кашын җыерып утырды.

Кайчакта ул, белеме сай булса да, музыка өлкәсенә дә кереп чыккалый.

Радиодан концерт барганда:

– Бу арада Гайдн «Серенада»сын, Моцартның «Рунда»сын тыңладым әле,

— дип әйтеп куя.

Ә берчакны, тиктомалга Сократның хатыны Ксантиппа исемле булган, диде

дә Шопенгауэр, Гегель исемнәрен телгә алды.

Миргаяз, чын күңелдән кызыксынып:

– Кем соң алар? — дип сорады.

– Шуларны да белмисезмени? — дип сорауга сорау белән җавап бирде

Сәрим.

Миргаяз үпкәләде, ачуы чыкты, Габделнурга күз кысып алды, янәсе, кызык

итәбез аны, һәм:

– Ә син, алай күп белгәч, әйтеп кара әле, — диде. — Терсәкле вал нәрсә ул?

– Мин аны каян белим? Русча әйтсәң, бәлки, белермен дә.

– Коленчатый вал.

– Юк, белмим.

– Шул-шул менә! Ә мин беләм! — диде Миргаяз һәм рус телендә тезеп

китте. — Коленчатый вал — это кусок железа, изогнутый до невозможности,

и вращающийся как бешеная собака.

Сәрим сер бирмәскә маташа:

– Бу — фәнни түгел.

– Ә син белгәнне без әллә кайчан киптереп элгән, — диде Фәүҗәт эре

генә.

Егетләр янә көлештеләр.

...Менә хәзер шушы егет китәргә йөри икән. Миргаяздан да җиңел генә

котылмакчы була, ахры. Эш шунда: Сәрим аның өр-яңа кыска сырмасын

сорамыйча алып кигән һәм походта югалтып кайткан. Үзе түләрмен, ди, ә

һаман араны өзми.

Миргаяз янә телогрейка турында сүз кузгатты.

Биреше каты Сәрим, күзен дә йоммыйча:

– Ул сиңа кирәк тә түгел инде, — дип, бүлмәдәшләрен шаккатырды.

Миргаяз кызып китте:

– Кирәк булмаса, мин аны янымнан ун сум акча тотып сатып алмас идем.

Күрмисеңмени, яңгырда тун киеп йөрим, бетерәм бит инде эштән чыгарып.

Әнә, колхоз базарыннан ундүрт сумга мех пирчәткә сатып алдым, бар, аны да

югалтып кайт, рәхмәт әйтермен.

Сәрим мескенләнә башлады:

– Бүген акчам юк.

Аның төлке шулпасы эчәргә маташуын яшь бүлмәдәше Фәүҗәт шундук

сизеп алды, егетнең тумбочкасына ишарәләп:

– Акчаң булмаса, әнә, кичә алып кайткан транзисторыңны бир, — диде.

Әле генә юаш бәрәнгә салышкан Сәрим капылт кабынып китте:

– Ә?! Акылың кот икән! «Спидола» җитмеш өч сум тора, ә телогрейка

— ун.

Миргаяз кулын гына селтәде:

– Миңа кеше әйберсе кирәк түгел.

– Алайса, акча бирсен! — диде Габделнур катгый итеп, ул әле Сәримнең

транзисторлы радиоалгыч сатып алганын белми дә иде. — Алмак бирмәк белән

ярашырга тиеш.

Бүлмәдәше аның белән килешкәндәй булды:

– Ну ярар инде, бирермен, бирермен.

Фәүҗәт мыскыллы елмайды:

– Кызыл кар яугачмы?

– Чтоб иртәгә булсын! — диде Габделнур катгый итеп.

– Мондый малайларны күргән юк иде күпме общагада торып.

Монысы инде чамадан тыш иде. Габделнур түзмәде, Габдрахман Әпсәләмовның

«Миңа унтугыз яшь иде» исемле повестен укып ята иде, сикереп торды.

– Син бит үзең әлләкем булып йөрисең. Безне кешегә дә санамыйсың.

Порядок юк. Бу бит эт абзары түгел.

Соңгы вакытта бүлмәләре чыннан да чүп оясына охшап калды. Өстәлдә

стаканнар, калаклар, банка, чәйнек, папирос һәм шырпы каплары теләсә ничек

аунап ята, алар янында пычак, каләм, газета һәм китаплар да бар. Тумбочка

өсләрендә дә китап-журналлар гына түгел, чыбыклар, өстәл лампасы белән

янәшә шахмат тактасы. Кырыну кирәк-яраклары, кайчы, көзге ватыгы, гөл,

үтүк кебек нәрсәләр белән тәрәзә төбе тулган. Шифоньер өстендә кәгазь

төргәкләре, сызымнар, пирчәткә, газета, папкалар, ватык урындык аяклары,

иске китаплар. Шкаф артында киез итекләр. Идәндә тапочкалар, туфлиләр,

тәмәке төпчекләре, шырпы сыныклары. Карават астыннан табак менә чыгам,

менә чыгам, дип ята. Урындык башларына кием-салым эленгән.

Шул шапшаклыкка игътибар иткәч, Габделнур ярсыды, чөнки бута-болама

Сәрим килгәнче бүлмә болай булмый иде.

– Үзең ничек — без дә шулай. Борыныңны чөеп йөрмә. Син бит тоже бер

кишлак. Давай, бир Миргаязга акча!

– Юк бит, — дип, тәмам бичарага салынды елан яше ялаган егет.

– Тап! — диде Миргаяз һәм, эшләр болайга киткәч, сикереп торды. — Ала

белсәң, бирә дә бел!

Чөнки әгәр Сәрим бүген-иртәгә китеп барса, ул аны тиз генә очрата алмаячак.

Нигә әле ул, аяк итен ашатып, аны эзләп йөрергә тиеш ди. Фәүҗәт, җиңнәрен

сызганып, урыныннан кузгалды. Егетләр Сәримне уратып алдылар.

– Американнар, доброе слово и пистолет лучше, чем просто доброе слово,

дияргә ярата. Син яхшылап әйткәнне аңламыйсың, — диде Габделнур ачу

белән, ул да бу егеткә бик нык рәнҗегән иде. — Ну!

– Не нукай, җикмәдең бит әле.

Сәримнең бу сүзләре Миргаязны тәмам чыгырыннан чыгарды.

– Җикмәсәк — ишәрбез! — диде дә тегенең яңагына китереп тә тартты.

— Күрмәгәнеңне күрсәтербез!

– Миндә дә бар ул кул! — диде Сәрим, гайрәт орып, ләкин каршы сукмады.

— Бер генә бирермен!

Фәүҗәт мыскыллы елмайды:

– Ие. Миндә гайрәт, миндә көч, миннән курка үрмәкүч...

Габделнур, күзгә төтен җибәрү өчен, беренче елны зеклардан ишеткән

блатной сүзләрне кыстырып җибәрде:

– Нәрсә? Ты чё, фраер, раздухарился, а? Ты чё жабры раздул?! Тебя, чё,

давно не били? Да мы тебя в гробу в белых тапочках видели! Сейчас в порошок

сотрём! Понял?!

Фәүҗәт тә кыҗрады:

– Кая, мин дә берне тондырыйм әле колак төбенә, бисмилласын укытыйм!

– Сабыр ит, юкса безнең аны үтереп ташлавыбыз да ихтимал, — диде

Габделнур, яшь егетне тыеп.

Шул сүзләрне ишеткәч, Сәрим майлаган каеш кебек булды, өч әзмәвергә

каршы тора алмаячагын белгәнгә күрә коелып төште, шундук кесәсеннән

унлыкны чыгарды.

– Эшең бетте, кодагый, борылып ятсаң да ярый, — диде Фәүҗәт, Сәримгә

һәм Миргаязга карап күз кысып алды, елмайды.

Дөресен генә әйткәндә, Габделнурның эшне зурга җибәрәсе килми иде.

Гауга коридорга ишетелми калмас, аннары комендант яисә тәрбиячегә барып

ирешүе шиксез.

Сәрим җәһәт-җәһәт әйбер-карасын җыештыра башлады: карават астыннан

чемоданын өстерәп чыгарды, шифоньер башыннан китапларын тумбочка

өстенә күчерде. Бераздан, беркемгә бер сүз әйтмичә, бүлмәдән чыгып китте.

Ике көннән соң ул күзгә-башка бөтенләй күренмәде. Бер атна үтүгә, аның

урынын бер яшь егет алды.

...Урамда вак кар ява. Радиодан татарча концерт бирәләр. Ничектер сөйләшер

сүз юк кебек.

Ишектә Дөбәриснең зәңгәрсу бүреге, күтәренке җилкәсе, озынча ябык

гәүдәсе күренде. Ул җылы киенгән: муенында ак шарф, өстендә ясалма мех

якалы куртка, яшькелт чалбар, аягында кышкы ботинка, кара перчаткаларын

сул кулына тоткан, уңында — бөгәрләнгән журнал һәм газета.

– Смирно! — диде ул, керә-керешкә. — Пошутил. Вольно! Сам рядовой.

Егетләр көлештеләр.

– Керегез, «иптәш генерал».

Исәнлек-саулык сорашкач, ул:

– Бүген нишлибез? — дип сүз катты.

– Ат булып кешнибез, — диде Миргаяз, авыз ерып.

– Кызлар янына барабыз, — диде Габделнур, дустына урын күрсәтеп.

– Әй, син бу арада ул изге «эш»не ташладың әле, — диде Дөбәрис, урындыкка

чөмәшеп. — Минем бабай әйтмешли, гомер кыска, кадерен белеп калырга

кирәк, матур итеп яшәргә...

– Уку каты бит, вакыт җитми.

– К...кә кыл да сыймый, балта сабы буш, дисең инде.

Дөбәрис алып кергән газетадан кино, цирк, театр белдерүләрен

карадылар.

Дөбәрис:

– Камалда — «Кыю кызлар», — диде.

Габделнур кул селтәде:

– Батмый. Караган спектакль, дальше укы.

– «Туй алдыннан». Ә, юк, монысы берсекөнгә, сишәмбе икән. Циркта

— чегәннәр.

– Аңа билет юктыр инде, — дип өметсез генә әйтеп куйды Миргаяз. — Чегән

кызларының итәк җилфердәтеп биюен яратам.

Фәүҗәт тә сүзгә кушылды:

– Кино кала инде.

Дөбәрис укый башлады:

– Ленин сараенда — «Дворянское гнездо», Урицкийда — «Госпожа Керри»,

«Костёр»да — «Это было на разведке»...

– Җитәр, — диде Миргаяз, кырт кисеп. — Әйдә шуңа гына, якын да.

– Мин абыйларга барам, юл уңаенда билетка керермен, — диде Дөбәрис.

– Бик соң булмасын.

Миргаязның сүзенә каршы Дөбәрис:

– Ярар, — диде дә кулындагы «Огонёк» журналын өстәлгә салды. — Шәп

рәсем күрсәтимме?

Аның озынча битендә елмаю пәйда булды, бүреген салып, соргылт чәчен

озын, ябык бармаклары белән сыпырып куйды.

Журналда шәрә хатын сурәте иде. Тел шартлата-шартлата, тотып ашардай

булып, күзләрен түгәрәкләндереп, әлеге рәсемне карадылар. Унтугызынчы

гасырда яшәгән рәссамның осталыгына хәйран калып, сокланып, аны

мактадылар.

Миргаяз барысы да бердәй хуплаячак сорауны:

– Әллә салабызмы? — дип, уртага «ташлады».

Дөбәриснең дә кәеф күтәренке — бүлмә уртасына бастырып куелган әлеге

сорауны дәррәү күтәреп алды:

– Көне нинди бит: пирәшләп утыра торган гына! Погода так и шепчет:

займи, но выпей.

Фәүҗәт белән Габделнур да кесәләрен капшаштыра башладылар һәм кирәкле

сумма бик тиз җыелды. Арада иң яше Фәүҗәт булса да, кибеткә киенгән

Дөбәрисне генә җибәрделәр. Ул озак юанмады, шешәләр янына ипи, колбаса,

«Дружба» сыры кебек нәрсәләр кыстырып, чаптырып кайтып та җитте.

– Голландский сыр алмакчы идем, ике сум сиксән тиен икән, чукынган.

– Костроманыкын алырлар, ул ике дә кырык кына, — диде Миргаяз, өстәл

өстен юеш чүпрәк белән сөртеп. — Ярар, монысы да тамакка аркылы килмәс

әле.

Фәүҗәт аны үсендереп җибәрде:

– Зато колбасаның затлысын алгансың.

Дөбәрис түшен киерде:

– Аз кап, май кап, — дип елмайды ул.

Берәрне тоткач, Миргаяз карават астыннан хромкасын сөйрәп чыгарды.

– Егетләр, музыканы Суворов та бик яраткан: «Музыка сафларны икеләтә,

өчләтә арттыра», дип әйтә торган булган, — диде Габделнур, аны үсендерергә

теләп.

Ләкин Миргаяз озак уйнамады, туктады, Габделнурга дәште:

– Баяныңны тарт әле, бу әлхәрәйгә җырлап та, биеп тә булмый бит.

– Теләк юк, — диде Габделнур, ялындырып. — Үзең дә бик оста

уйныйсың.

Егетләр Миргаязны, күтәреп, тәрәзә төбенә менгереп бастырып куйдылар.

– Әйдә, уйна, — диде Дөбәрис, кул чаба башлап. — Әйт шуны булмаса,

тәңкә ярым тулмаса...

Миргаяз оялды:

– Кит әле. Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә, диярсез.

– Юк, әйтмибез.

Аның гармунын Фәүҗәт тартып алды да дәртле бию көен сыздырды. Миргаяз

тәрәзә төбендә тыпырдый, Габделнур белән Дөбәрис кул чаба, бераздан такмак

әйтә башладылар:

Бие, бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була,

Биегән кеше бай булганчы,

Карт алаша тай була.

Миргаяз тәрәзә төбеннән сикереп төште.

– Анда урамда халык җыела башлады, — диде ул, авыз ерып.

Көлеш, шау-шу, стакан чәкештерү җыр белән аралашты, бүлмә эче гөр

килеп торды.

Миргаяз, тәрәзә каршында ике учын авыз тирәсенә рупор сыман итеп куеп,

урамга карап, сөрән сала:

– Граждане, воздушная тревога, воздушная тревога! У-у-у...

Дөбәрис көлә:

– Үзбәкстанда мөгезсез кәҗә күргәнием, синең тавыш нәкъ шуныкы кебек

чыга.

Фәүҗәт, беркатлы сабый:

– Ишәкме? — дип шәрехләп сорый.

– Казакъстанда архар дигән кош бар, — ди Миргаяз, үпкәләмичә һәм үзе

дә көлә. — Мин шуңа охшатып кычкырам.

Габделнур бүлмәдәшенең көлүен ярата: Миргаяз башын артка кыйшалдырып,

рәхәт итеп, эчкерсез бер шатлык белән кычкырып көлә.

Көлеш, шау-шудан соң янә җыр агыла.

Кулъяулыгым икәү иде,

Берсе суларга акты;

Икебезне ике якка

Тормыш дулкыны какты.

Мәдинәм, гөлкәем,

Тормыш дулкыны какты,

Бәгырькәем.

Мин утырып хатлар язам

Синең исемнәреңә,

Син булмагач, серләремне

Сөйлим таң җилләренә.

Мәдинәм, гөлкәем,

Сөйлим таң җилләренә,

Бәгырькәем.

Ниһаять, «артистлар»ның тамаклары карлыга һәм алар үзләренең сәләтләре

белән мактануга күчәләр:

– Карале, егетләр, ничава гына икән безнең тавыш, полный ансамбль.

– А как же, без бит чегән арбасыннан төшеп калган шалтай-балтай малайлар

түгел.

– Ие, авылларда концерт куярга гына чыгып китәсе.

– Монда стройкада саз ерганчы...

Бу тема тәмам булгач, Дөбәрис Габделнурдан сорап куйды:

– Энекәшең Газиз Казанга килмиме?

– Юктыр, ахры. Мин переговорга биргән идем, көттем бер сәгать,

килмәде.

– Ә син баш механик белән сөйләшкән идең бугай.

– Әйе. Ул, алырбыз, бер урын бар, дигән иде...

Алар гәпләшкән арада, Миргаяз белән Фәүҗәт юынып-кырынып керделәр.

Миргаяз, бритвасын тотып, Габделнур каршына килде.

– Булган булсын инде, яшьти, муенны кыр инде.

Картлачның чәчен төзәтүгә, яше килеп басты.

Бераздан егетләр киенә башладылар. Миргаяз кара костюм, ак нейлон күлмәк

янына көрән төстәге капрон галстук та элеп куйды, зәңгәрсу шарф урап, яшел

төстәге көзге пальтосын киде, башына бүреген чәпәде.

Фәүҗәт тә «чын ясау җегет» булды: өстендә соры төстәге костюм, ак ефәк

күлмәк, кара галстук, аркылыга буйлы кызгылт-яшел шарф, куе зәңгәр көзге

пальто, дулкынланып торган кара чәчен бүрек белән каплады. Аның болай да

кызгылт таза йөзе тагы да кызара төшкән, димәк, хәмер уртача буйлы, калынча

таза яшь гәүдәсенә файдага киткән.

Миргаяз зарланып алды:

– Магазинда эшләпә юк. Язга хәстәрләп куясы булыр.

– Свердловскида бар иде.

Дөбәрис ул тарафка сеңлесенең туена барды. Габделнур аңа акча да

биреп торган иде. Киенгән арада өйләнү хакында гәпләшеп алдылар.

Аннары чыгып киттеләр: Дөбәрис — абыйларына, Миргаяз белән Фәүҗәт

— ашханәгә.

Габделнур берүзе калды, форточканы ачып, бүлмәне җилләтте, урамга күз

салды. Анда кар ява, бала-чага уйный, җир өсте ак, ә асфальт юл юеш. Ул да

егетләр белән чыгып китәр иде дә, койрыгы бозга каткан — укуы җибәрми.

Соңгы курста сынатмаска инде исәбе. Дөбәрис әйткән сүзләр исенә төште: «Син

бу арада ул «эш»не ташладың әле». Ташлавын ташлап бетермәс, түз, йөрәгем,

мин дә түзәм бит, дип, сабыр итәргә генә кала. Шулай да киноларга баргалый

егет, әле күптән түгел «Катастрофа» дигән фильм карап кайтты.

Габделнур бүген укуына иркенләп тотына алмый иде әле. Чөнки кичә

туганнан туган энесе Хәтфир вахтада язу калдырган иде, армиягә китәсе икән.

Шуңа күрә ул да егетләр киткәч озак юанмады, өстенә кара төстәге көзге

пальто һәм эшләпә киеп, Татвоенкоматка китте. Кайчандыр үзе дә шуннан

хәрби хезмәткә алынган иде бит.

КППдагы сержантны көч-хәл белән күндереп (әле ярый хәрби билетын үзе

белән алган иде, ярдәме тиде), эчкә керде. Район егетләрен — якташларын

табып сораштыргач, шул ачыкланды: энесе койма аша сикереп чыгып сызган

икән. «Мәһрүсә апаларда түгел микән?» — дип уйлады егет.

Каршыдагы ашханәдә тамак ялгагач, «Победа» кинотеатры янәшәсендәге

кечкенә базардан күчтәнәч алып, янә Свердлов урамына төште. Татвоенкомат

каршында алтынчы троллейбуска утырып, Жданов урамына — Мәһрүсә

апаларына юл тотты.

– Ике көн элек кереп чыккан иде, бүген күренмәде, — диде апасы.

Кичке якта туганнан туган энекәше, бер иптәшен дә ияртеп, үзе килеп керде.

Алар икесе дә уртача буйлы таза егетләр иде. Габделнур аларны күрше тулай

торакның ашханәсенә алып керде, кибеткә дә сугылды, аннары бүлмәләренә

алып кайтты. Миргаяз да өйдә иде.

Ул, армиягә китәсе егеткә карап, астыртын елмаеп:

– Әле өйләнмәгән идеңме? — дип сорады.

– Юк, — диде Хәтфир, абыйсының караваты янына утырып.

– Безнең авылда берәүне өйләнгәч алганнар иде. Хатыны урам буйлап болай

дип такмаклап йөргән, имеш:

И балалар, балалар,

Атагызны армиягә алалар.

Элек тә уйнаштан туган балалар

Тагы да ятим калалар.

Егетләр көлештеләр. Миргаяз «әкият» сөйләвен дәвам итте:

– Күрше авыл егете тужы өйләнеп киткән була. Өч елдан соң кайтса,

түр башында өч бала утыра. Бу хатыныннан: «Болар кем балалары?» — дип

сорый. Хатыны дулый: «Ничек кем балалары? Берсен киткәнче ясадың, берсен

— отпускыга кайткач...» «Ә өченчесе?» — дип төпченүен дәвам итә кичәге солдат.

Бик аптыраткач, хатыны: «Тәки каныкты шул сабыйга! — ди. — Тыныч кына

утыра бит, ярар инде, бәйләнмә, утырсын инде шунда...»

Тагын бүлмә яңгыратып көлешергә сәбәп табылды. Алар фотоальбом

караштырган арада, Габделнур тиз генә табын корды. Өстәл янында сүз армия,

өй хәлләре турында барды.

– Әткәй авырый, — диде энесе, — больниста калды.

Ул коридорга чыгып кергән арада, иптәше әйтеп өлгерде:

– Атасы үлгән инде. Минем йөргән кыз районда эшли, кичә телефоннан

сөйләшкәнием, шул әйтте. Абый, үзенә сиздермә инде, тыныч кына китеп

барсын.

Кыскасы, бераз каба торган гадәте булса да, эчкерсез, беркатлы, фронтның

гына түгел, әсирлекнең дә ачысын татыган җизнәсенең шулай иртә китеп баруы

Габделнурга бик кызганыч иде. Әтисен күмешергә кайта алмаган энесе дә жәл.

Шулай да Габделнур аның дусты белән килеште, авызына су капты. Чөнки

энесе барыбер атасының җеназасына кайтып өлгерә алмаячак: бездә мәетне

озак тотмыйлар. Икенчедән, кулында телеграмма булмагач ышанмаслар, аны

барыбер җибәрмәсләр. Әгәр инде рөхсәтсез качып кайтып китсә, әле хәрби ант

бирмәгән призывник булса да, эшне зурга җибәрүләре бар.

Бераздан кузгалдылар.

Габделнур егетләрне Восстание урамындагы «Лакомка» кафесына алып

керде, үзе йөгереп кенә «Светлана» кибетеннән бер акны эләктереп әйләнеп

килде. Аннан кунаклар энекәшенең сабакташы — яшьтәше янына китәргә

булдылар. Анысы Ветеринария институтында укый, төннәрен ниндидер бер

конторда каравыл тора икән. Ул — түбән оч егете, Габделнурның беренче

мәхәббәтенең энесе иде.

Аерылышканда Габделнур:

– Мә, монысын кесәңә тыгып куй, армиядә беренче чорда ашау җитми,

кирәге чыгар, — дип, туганнан туган энесенә ун сум акча сузды.

– Рәхмәт, абый!

– Әйбәт хезмәт ит, исемеңә тап төшермә, безнең нәселгә кызыллык китермә.

Бер синнән генә калмаган, солдатка бару — егет кешенең бурычы...

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев