Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

"Ә барыбер мин сине оныта алмыйм, чөнки син - беренче... Син мине бик рәнҗеттең. Юк, мин сине каргамадым. Башта бик еладым. Аннары сине күралмас дәрәҗәгә килдем, тагын сүрелдем. Нәрсәгә дип кенә мине ташлагансыңдыр, белмим. Мин сиңа бик яхшы хатын булган булыр идем. Мин сине бик ярата идем..."

Романның башы монда.

17

Икенче ялда Гөлзәрия авылына кайтып китте. Күңеле алгысыган

кыз, беренче тапкыр күргәндәй, туган авылына яратып, сокланып һәм...

саубуллашкан кебегрәк итеп карады. Монда һәр йорт-ихата, һәр кеше — олысы-

кечесе аңа таныш, якын. Чәчәкләрен коеп өлгергән биек шомырт агачлары,

бакча эчләрендәге чия куаклары, ерактан зур шарларны хәтерләткән түгәрәк

алмагачлар, әле шау чәчәктәге аксыл-шәмәхә сиреньнәр, ак шәлен ябынырга

әзерләнгән купшы баланнар — барысы да аны сәламләп каршы ала кебек,

чөнки ул аларныкы — шушы авыл кызы. Әнә еракта, урман авызында һәм авыл

читендәге умарталык артында, кәккүкләр кычкыра, су буендагы тал-тирәктән

һәм зирек агачларыннан төрледән-төрле кошларның тавышы ишетелә. Алар

иртә-кич тә, төнлә дә тынып тормый. Авыл эчендәге күгәрченнәр гөрләвен,

чыпчыклар чыркылдавын әйткән дә юк инде. Урамдагы шаян маэмайлар,

кояшта кызынып утырырга яратучы пескәйләр дә, биләмгә чыккан әтәч-

тавыклар да аны һәрчак боегып озатып кала һәм сөенеп каршы ала сыман.

Ә ерактан ук үз өйләрен — яшелгә буялган калай түбәле, урам якта зур, якты,

өч тәрәзәле нарат йортны күрүгә, аны әйтеп бетергесез ашкыну хисе биләп ала:

анда Гөлзәрияне газиз әнкәсе зарыгып көтеп тора бит.

...Мәдеһия түти кызының җитди сүзе булачагын бик тиз сизеп алды. Хәер,

баласы, күңелендәге уен яшереп, озакка сузып та тормады. Олы якта икәве

генә калдылар. Улы белән килене эштә, оныклары урамда иде.

– Әйтер сүзең бар сыман.

– Әни, мине бер егет сорый, — диде кулларын тез өстенә куйган кызы.

Бу сүзләрне әйтү аңа бераз читен дә иде. Гыйшык-мыйшык, мәхәббәт

мәсьәләсендә авыл кызлары элек-электән бик тыйнак. Әмма бүген мәсьәлә

җитди — язмышың хәл ителә. Анаңа әйтми кемгә әйтәсең?! Ике юл чатында

торганда, анаңа барып сыенмыйча, кемгә сыенасың?! Аңардан да якынрак

кемең бар?!

Мәдеһия түти бәйли торган оекбашын бер читкә куйды, игътибар белән

кызына карады. Әйе, ана күңеле сизмиме соң?! И-и, гомерләр, төпчегенә дә

вакыт җитте.

– Ниндирәк кеше соң ул?

– Әни, ул төзелештә гади электрик булып эшли, — диде кызы һәм, сөйли

башлагач, күңелендәге шик-шөбһәләрен дә әйтмичә түзмәде. — Әни, ул укыган

кеше, быел университет бетерә.

– Бик әйбәт.

– Әйбәтен әйбәт тә, ул бик күп белә. Ә минем нәрсә... училище гына. Санга

сугар микән?..

Мәдеһия түти кызының икеләнүләрен бик тиз юкка чыгарды:

– Кызым, сукыр сукырга иярсә, икесе дә базга очар, дигән борынгылар.

Гыйлемгә омтыл. Юньле кеше булса, ихтимал, сиңа да укырга юл бирер. Курыкма,

кызым. Кыз бала, кияүгә чыккач, кеше кешесе була инде ул. Каршы әйтмәсәң,

җаенарак торсаң, рәнҗетмәс, сүзең-теләгеңне аяк астына салып таптамас.

– Белмим шул.

Мәдеһия түти:

– Курыкма, кызым, — дип, янә баягы сүзен кабатлады.

– Быел укырга кермәсәм, аннан соң була инде, бала бага башласам...

– Бала белән дә укыйлар бит әле. Тәвәккәллә, кызым, — диде Мәдеһия

түти, аның күзе дымланды, кулын Гөлзәриянең кулына куйды, ә башында

— уйлар.

Кызы егетне күңеле белән булачак ире итеп кабул кылганын ана кеше тоя

иде, аңа фәкать әнисенең фатихасы кирәк. Рәхмәт киңәш-табышка кайтуына.

Акылсыз бала түгел. Кемнең кем икәнен таный, акны карадан аера беләдер.

Үзенә ошагач, ана кеше аңа ничек каршы төшсен ди. Әйе, бар андыйлар да

— балаларының бәхетенә балта чабучылар. Соңыннан үзләре дә үкенәләр, әмма

инде эш узган була. Ләкин Мәдеһия түти бер баласына да каршы килмәде,

берсен дә ирексезләмәде, кызлары йөргән егетләренә чыктылар, уллары — үз

теләгәннәренә өйләнделәр. Аллага шөкер, берсе дә ким-хур яшәми, ананың

йөзенә кызыллык китерми.

«Белмәгән нәсел белән кан бутау — болганчык судан балык тоту белән

бер», дип әйтә торган иде минем әти, дип уй йөртте Мәдеһия түти. Нишлисең,

хәзер яшьләрнең күбесе үзләренчә хәл итә шул, бер минекеләр генә түгел,

безгә килешергә генә кала. Авылда ул өйләндергәндә дә, кыз биргәндә дә

— барысы да яшьләр сүзенә күнә. Шуңа күрә төпчегенә дә аркылы төшмәсен,

фатиха бирәчәген алдан ук белә иде Мәдеһия түти. Бәхетле генә була күрсен

күңел баглаган кешесе белән. Төс-битенә яки мал-мөлкәтенә карап фикер

йөртүләрне дә Мәдеһия түти мәгъкуль күрми. Чибәрлек — туйда кирәк, бусы

күбрәк кызларга карый. Байлык — бер айлык, дип тә әйткән борынгылар.

Үзләре эшләп, күкрәк көче белән табарлар. Авылныкы булгач, кызына тиңдер,

әллә ни иркенлектә, мул тормышта үсмәгәндер кияү буласы кеше, борынын

чөймәс. Кызына ошаган кеше аңа да чит булмас. Һәм тагын бер нәрсә ана

күңелен кымтырыклап тора иде.

– Кызым, шешә белән бик шаярмыймы?

– Минем янга эчеп килгәне юк. Тәмәке дә тартмый ул.

Авыл хатыннарының иң теңкәсенә тигән чир иде бу. Элек аракыны туй

яки бүтән мәҗлесләрдә кача-поса гына эчкән ир-атлар сугыштан соң тәмам

аздылар, ирләренә үч итеп, стакан күтәргән хатыннар да күренгәли башлады.

Мәдеһия түти яшәгән кечкенә авыл да, аның гаиләсе дә халыкның җелегенә

төшкән бу афәттән читтә кала алмады. Шуның аркасында өйләрдә талаш-

кычкырыш, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрнең үлеме, гаилә таркалу — бу

тискәре күренешләр авылга да хас иде. Мәдеһия түтинең намаз вакытларында

Ходайдан бөтен теләгәне — кызларына юньле, аек ир насыйп итү.

Ана белән кыз әле бик озак гәпләштеләр...

Аннары Мәдеһия түти өйдә аш хәстәренә кереште, ә Гөлзәрия ишегалдына

чыкты һәм, иңбашына көянтә-чиләк элеп, чишмәгә суга барырга җыенды.

Шулчак аның күзе колгадагы сыерчык оясына төште.

Ике бала, бер-берсен этә-төртә, томшыкларын ачып, җим көтәләр иде.

Аларны ата-анасы алмашлап ашата. Кеше, мәче яки карга булса, алар куркалар,

ояларына кергәнче, өй түбәсенә кунаклыйлар, як-якка караналар, газизләрен

үз телләрендә кисәтәләр — тавыш бирәләр.

– Курыкмагыз, юләркәйләрем, мин сезгә тимим бит, — диде Гөлзәрия һәм

капкага таба юнәлде.

Ул ераклашкач кына, сыерчыклар ояга чумды. Әйе, Гөлзәриянең үзенең дә

туган өеннән китәр чагы якынлашкан икән. Хәер, ул аннан күптән чыгып китте

инде. Үзләрендә башлангыч мәктәп кенә иде. Шуңа күрә сигез классны күрше

авылга йөреп, кышын интернатта торып укыды. Аннары абыйсы аны укырга

калага алып китте һәм үзләрендә яшәтте. Рәхмәт аңа һәм... җиңгәсенә дә: кысан

гына бүлмәдә ике балалары янына аны да сыендырдылар. Техник училищеда

укыганда, тулай торакка күчте, заводка эшкә керде — янә тулай торак. И бала,

бала... Унбиш яшеннән чыгып киткән икән бит. Ул әнисе янына атна саен

диярлек кайта. Бер елын исәпләмәгәндә, чираттагы ялын да шушында уздыра.

Ул елны иптәш кызы белән, эштән юллама алып, Кавказга барып кайтканнар

иде. Ничек йөрәкләре җитеп киткәннәрдер, әле дә гаҗәпләнә. Ә монда кайткач

эш: печән әзерлисе, утын кисәсе, бәрәңге чүбен утыйсы... Киләчәктә ничек

булыр? Еш кайта алырмы? Үз гаиләсе... Иренеңдә, ерак булса да, әти-әнисе

янына кайтасы килер. Гөлзәрия, юк, мин сезгә кайтмыйм, үз әнием көтә,

дип киреләнә алмый бит инде. Ал тәгәрмәч кайдан барса, арты да шуннан

тәгәрәргә тиеш була түгелме? Кыз көлеп куйды: әле Габделнур аның ире түгел

бит, ә шулай да... Ай бу дөнья, әллә ниләр уйлата икән, тормыш-яшәешеңне

үзгәртергә карар кылгач. Үзгәртмичә дә булмый, һәр җимешнең үз вакыты...

Һәр кош баласының оясыннан очып китәсе, үзбаш яшисе килә.

Гөлзәрия чишмәдән кайтуга, шаулап-тузанлап, томанлап яңгыр яварга

кереште. Ул бик куркыныч булып килде: яшен яшьнәде — кызгылт-аксыл

чыбыркылар күкне кыерлады, гүя төрле кисәкләргә яргаларга, туракларга

теләде, күк күкрәгәндә, тәрәзә рамнары зыңлап торды, гөрселдәтеп туптан аткан

тавышлар ишетелгәндәй булды, суын чиләкләп түккәндәй, яңгыр койды да

койды, өй почмагындагы мичкәгә түбәдән берөзлексез тоташ су акты. Аннары

бераз тына төште һәм көзге яңгыр сыман пыскып кына бик озак яуды. Ахырда

күк йөзе ачылды, салават күпере хасил булды, һава чистарды, бөтен тереклек

яңа сулыш алды.

Гөлзәриянең дә алгысыган күңеле тынычлана төште. Алда торган

үзгәрешләргә сабыр гына, эчке бер күндәмлек беләнрәк карарга тырышты,

язмышы белән килеште.

Ул башта ишегалдына чыкты, аннары, абзарга кереп, арт капканы ачты

да бәрәңге бакчасына күз салды. Ике атна элек утыртылган бүлбеләргә җан

кергән — тишелеп чыга башлаган. Тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган

яшелчә бакчасында кыяр, суган түтәлләре дә давыллы яңгырга бирешмичә

исән калганнар. Кура җиләге, крыжовник, карлыган яфракларыннан акрын

гына яңгыр тамчылары тама. Кыз табигатьтәге, ихата тирәсендәге үзгәрешләргә

хозурланып, үзалдына сөенеп-елмаеп йөрде, урамга чыкты.

Үзләре әмәлләгән кармак сапларын олыларча иңбашларына салып, кулларына

бәләкәй чиләкләр яисә селәүчен салынган консервы банкалары тотып инешкә

балыкка баручы малай-шалайлар күренде. Барысының да чалбар балаклары

сызганулы, беришләре, яланаяк лачтыр-лочтыр саз ерып, урам уртасыннан

юлдан, икенчеләре юеш чирәм өстеннән бара, үзләре кызып-кызып, кулларын

бутый-бутый гәпләшәләр, бәхәсләшәләр.

«Ниләр хакында сөйләшәләр икән бу почык борыннар? — дип уйлады

кыз. — Менә боларга рәхәт, бәхетле чаклары! Аларның гамьнәре дә әнә шул

кармак-калкавычлар, эләгәсе табан балыгы тирәсеннән ары узмыйдыр. Кемгә

тизрәк каба, кемнекенә зуррагы эләгә, кем күбрәк тота... Апагызныкы белән

чагыштырганда... Хәер, һәр чорның үз мәшәкате, үз уйлары... Сезнең кебек

чакта безнең дә уй-фикерләр, борчулар бүтәнчәрәк иде шул...»

...Бу кайтуында Гөлзәрия үзе генә түгел иде. Габделнур кыз сорарга кайтты.

Мәдеһия түти моны хуп күрде. Яшь кенә булса да, борынгы йолаларны белүе,

онытмавы, ихтирам итүе ошады аңа. Олырак оныклары, ят абый алып кайткан

күчтәнәчләрне кулларына тотып, урамга чыгып киттеләр, өйдә кече сеңелләре

генә бишегендә ятып калды.

Габделнур шуңа игътибар итте: абыйсының балаларын урамга озатканда,

Гөлзәрия аларның чәчләрен рәтләп, башларыннан, аркаларыннан назлап-

сыйпап, ягымлы иркәләү сүзләре әйтеп калды. Моны күреп, егет аңа янә бер

сокланды һәм үзе алай ук булдыра алмас иде кебек тоелды. Хәер, ул да абый-

апасының балаларын үз итә, ләкин аның яратуы аларны култык асларыннан

күтәреп күккә чөюдән яисә кулларыннан тотып әйләндерүдән узмый иде кебек...

Хәер, гомер буе зимагурлыкта йөргән кешедән тагы ни көтәсең...

Кызы алдан хәбәр биргәч, Мәдеһия түти табынын да көндәгедән мулрак-

затлырак итәргә тырышкан — пешеренгән-төшеренгән. Әмма «кияү», юлдан

килгән булса да, ачкүзләнеп бөтенесен рәттән сыпырмады.

Габделнур, сай тәлинкәгә салынган тәмле гөбәдия кисәген ашап, бер чынаяк

сөтле чәй эчкәч, тәгам җыюдан туктады.

– Рәхмәт, бик тәмле булды! — диде ул, чынаягын тәлинкәгә каплап.

– Тагын берне ясыйм, — дип, Гөлзәрия аңа күтәрелеп карады.

Әнисе дә кыстап карады, әмма егет сүзеннән кайтмады:

– Хушландым. Сез эчегез, миңа карамагыз.

Ләкин хуҗалар да өстәл янында озак юанмадылар. Мәдеһия түти амин

тотканда, Габделнур да, ике кулын күтәреп, битен сыпырды.

Чәйдән соң өчәү олы якка чыгып утырдылар. Егет өй эченә күз салды.

Түр диварда, өч яклы көзгедән өстәрәк зурайтылган фоторәсем эленеп тора.

Түгәрәк йөзле, ак яулык астыннан чак кына чыгып торган чем-кара чәчлесен

егет шундук таныды — Гөлзәриянең әнисе. Ул хәзер дә шулай мөлаем, сузып

япкан ак яулыклы, фәкать өстендәге күлмәге генә бүтән төстә — яшел. Ә аның

белән янәшә рәсемдә үткен карашлы, озынчарак ябык йөзле, кара бөдрә чәчле

ир-ат әтиседер.

Өстәлдә «Весна» телевизоры, тумбочка өстендә магнитофон белән янәшә

таушалган иске китап, аның өстендә дисбе һәм күзлек ята. Бакча ягына

караган тәрәзә төбенә «Альпинист» транзисторы менеп кунаклаган. Уң дивар

ягындагы тимер караватка кабартылган мендәрләр өеп куелган — һәрнәрсә

чиста, пөхтә. Ишек өстендәге җыйнак кына шәмаил дә егетнең үткен күзеннән

читтә калмады.

Габделнур сөйләшүне озакка сузмаска булды.

– Апа дип әйтимме, әби дип әйтимме, кызыгызны сорарга кайттым, әти-

әни еракта, шуңа күрә үзем килдем, гаеп итмәгез, — диде ул, Мәдеһия түтинең

йөзенә туры карап. — Минем кем икәнне Гөлзәрия әйткәндер инде (ике

бите ут янган кыз бер читтәрәк, башын аска иеп утыра иде). Дөрес, мин әле

хәзергә алтын таулары вәгъдә итә алмыйм. Шулай да кызыгыз ким-хур булмас,

эшлим, фатирга чиратым бара, бүген-иртәгә булыр дип әйтмим, ләкин өмет

юк түгел. Башлангыч чорда кеше өстендә торырга туры килер, тулай торакта

яшәп булмас...

Мәдеһия түтигә егет буйлы-сынлы булуы белән генә түгел, үзен ипле тотуы,

олыны олы итеп, җайлы сөйләшә белүе, камил акыллы, һушлы булуы белән

дә ошады. Кешенең күзенә туры карап сөйләгәч, бохар мәчесе түгелдер, төпле

адәмдер. Дөрес, азган айгырны өердә сына, дип әйтәләр әйтүен... Шулай да...

Кияү булачак кеше базымлы да күренә, кемгәдер аркаланып яшәргә ният итми, үз

көнен үзе күрә торганга охшаган, үзе табарга омтыла... Монысына да әби булачак

кеше кул куйды, чөнки үзе дә кечкенәдән эшләп ашарга өйрәнгән иде...

Мәдеһия түти тумышы белән бу авылныкы түгел, бала чагы күрше авылда

үтте. Хәер, кыз бәләкәй чакта бу авыл әле җир йөзендә дә булмаган. Ул совет

заманында барлыкка килгән өр-яңа авылларның берсе. Андыйларга, бүтәннәрне

кысрыклап, бераз җир бирделәр, тирә-күрше салалардан халык җыйдылар,

заманасына хас якты, матур, революцияне данлаган һәм кычкырып торган

исемнәр куштылар: Якты Көн, Ирекле Тормыш, Алсу Таң, Кызыл Байрак,

Октябрь Бүләге, Ленин Юлы... Һәм андый авылларның кайберләре бик тиз

таралып юкка чыкты, икенчеләренең халкы исә җиргә ябышып ятты: иген икте,

яшелчә үстерде, умарта тотты, мал-туар һәм кош-корт асрады...

Мәдеһия түтинеңәтисе монда бүлеп бирелгән җирдә әүвәл йорт җиткезде,

каралты-кура тергезде, аннары гына гаиләсен һәм төп йорттан үзләренә тигән

сыер белән ике сарыгын алып килде. Юлда арбага тагылган сыер, бавын өзеп, үз

авылына кире кайтмакчы булды, аны көч-хәл белән куып җитеп арканладылар...

Яңа урында яңа тормыш башланды.

Мәдеһия түтинең ата-анасы да көн-төн тир түкте, балалар үстерде, уллар

өйләндерде, кызлар бирде... Дөньялар җитеш дигәндә генә сугыш чыкты,

басса бакыр өзәрдәй ир-егетләр яу кырына китте... Бик азлары гына кире

әйләнеп кайтты, алары да саулыкка туймаган ярты-йорты кеше иде... Иренең

дә сугышта алган җәрәхәтләре гомерен кыскартты... Мәдеһия түти, кырык

яше тулыр-тулмас, биш бала белән тол калды. Ярый әле олы малае җидене

бетергәч тә колхозда эшли башлаган иде, тора-бара тракторга да утырды. Ул

армиягә киткәч, аның хезмәт көненә тигән икмәк капчыкларына башын куеп,

ана сөенеченнән елады — ач булмаслар. Икенче улы да ундүрт яшеннән колхоз

малларын көтте, олы кызы фермага сыер саварга керде. Ичмаса, сеңелләре

укысыннар дип аларын ана шәһәргә җибәрде. Олы улы кире авылга кайтмады,

калада төпләнде, ә энесе, өч ел буып йөргән солдат каешын салу белән, йорт

хәстәрен күрергә кереште, чөнки өйләре тузган иде. Көн-төн чабып (абыйсы

да булышты, олы сеңлесенең дә бөтен тапканы шунда керә барды), тырыша-

тырмаша тәки шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт

тергезде. Бары шуннан соң гына үзенә кәләш эзли башлады...

Мәдеһия түти бүгенге хәленнән канәгать, балаларының тормышы көйле.

Менә төпчек кызына да чират җитте...

– Үзегез килешкәч, мин каршы төшмим, — диде ул, беравык тын торганнан

соң.

– Рәхмәт! — диде Габделнур, җиңел сулап.

Мәдеһия түти егетнең кайсы яктан булуы (гәрчә ул кадәресен кызы әйткән

иде инде), ата-анасы турында да белеште. Аларның үзе кебек гади кешеләр

булуына да шатланды.

Кирәгенчә җиһазланган, тәрәзә төпләре төрледән-төрле гөлләр белән тулган,

биек түшәмле, идәненә кулдан сугылган паласлар җәелгән җылы өйдә гәп корып

бераз утыргач, Габделнур, якты чырайлы Мәдеһия түтигә гозерен аяк астына

салмавына һәм сый-хөрмәтенә дә рәхмәтләр әйтеп, китәргә дип кузгалды.

Гөлзәрия белән ишегалдына чыктылар. Уң кул якта чиләкләр каплап куелган

өстәл бар иде. Шул тирәдән ниндидер тавыш килгән сыман булды. Егет, иелеп,

өстәл астына күз салды. Зур гына сыерчык баласы (оясыннан егылып төшкән,

күрәсең) шунда кереп кысылган, талпына, чыга алмый азаплана.

Егет бәлагә дучар булган кошчыкны җайлап кына эләктерде, торып басты,

аннары сул кулына күчерде.

– Берәр җире сынмаганмы? — дип сорады Гөлзәрия, аңа таба иелеп.

– Юк бугай, — диде егет һәм бармакларын аера төште.

Кош баласы, шуны гына көткәндәй, талпынып очып та китте, әмма ерак

китә алмады, җиргә егылып төште. Егет аны янә җәһәт кенә эләктерде.

– Әле канатлары ныгымаган, — диде кыз.

– Мә, син тотып тор әле, — дип, Габделнур кош баласын Гөлзәриягә бирде.

Ул, мунча янында яткан озын баскычны алып, сыерчык оясы колгасына

сөяп куйды, ныклыгын тикшерде.

– Әллә менәсең?

– Әйе.

– Егылып төшмә тагы, — дип борчылды кыз.

– Җирдән түбән төшмәм.

Әлбәттә, ул хәрби хезмәттә чагында янгын сүндерүчеләр ярышында

«штурмовка» дип йөртелүче, озын ыргаклы, дюралюмин баскыч белән дүртенче

кат тәрәзәсенә очып менгән шикелле кыланмады. Ни дисәңдә, агач баскыч ул

максат өчен ясалмаган, искергән араталары да чыдатмас иде; шулай да, сөйгәне

карап торганда, сер бирәсе килмәде.

Егет сыерчык баласын кулына алды, җитез генә, шулай да саклык белән

баскычтан менеп, аны оясына, туганы янына төшереп җибәрде. Ул арада

балаларның атасымы, анасымы кайтты һәм, чыр-чу килеп, тавыш кубарды.

– Курыкма, юләркәй, — диде егет, баскычтан төшешли башын югары

күтәреп.

Төшкәч кул юып аласы итте. Гөлзәрия, өстәлдәге чиләктән чүмеч белән су

салып торды.

Шулвакыт бәләкәй капкадан зур гына бер кара эт килеп керде. Башта

сәерсенебрәк карап торды да Габделнур янына килеп аягына сыенды.

– Әбәү, кара ничек сырпалана, ятсына да белми, — диде Гөлзәрия, шаккатып,

һәм кисәтеп куюны кирәк тапты: — Тешләмәсен тагы. Усал ул.

– Тешләмәс, — дип елмайды Габделнур һәм этне башта муеныннан, аннары

маңгаеннан ук сыйпады. — Җизнәсен таный ул.

– Җизни булып җитмәгән бит әле.

– Әби фатиха биргәч, була инде, була, — диде егет, кызга күз кысып.

— Собака — друг человека, диләрме әле, ә мин аны, гашыйкларның да дусты,

дияр идем. Ул нинди токымнан: бультерьерга да охшаган, мастиффны да

хәтерләтә, әллә доберманмы?

– Көлмә инде, — диде кыз, бик тиз Габделнур белән үзләшкән этнең

башыннан сыйпап. — Гади авыл эте инде, ихата сакчысы.

– Мине озатасыңмы?

– Үзеңдә озаерсың әле.

– Чын әйтәм.

– Әнә Актырнак озатсын.

– Усал сөйләшә кешеләр. Шулай инде, эт оясында көчле.

– Мин этмени?

– Үпкәли күрмә берүк. Мин чыгарган әйтем түгел, халык авыз иҗаты. Ә

нигә озатмыйсың?

Гөлзәрия башын түбән иде, урам ягына карады:

– Әнә, күрше әбиләр капка төбендә утыра. Үзең генә бар инде, яме.

– Ярар, — диде егет һәм, елмаеп, капкага таба юнәлде дә кинәт борылды:

— Бер пәп итимме? Капка артына качып кына...

– Кит инде. Килешмәгәнне, — диде, кыз оялып аңардан читкәрәк тайпылды

һәм гаепле кешедәй әйтеп куйды: — Җәяү китәсең инде...

– Котырган эткә мең чакрым — әйләнеч түгел, — диде егет, көлеп.

— Мәхәббәттән тилергән дип әйтәсе идем мин... «Машиналарга утырып җәяү

кайттым ат белән» дип әйтеп әйткән, ди, бер карчык, миңа да җай чыгар әле,

чыкмаса, ике атлап, бер сикерүдә станциягә барып җитәм.

– Электричка расписаниесен бирдем бугай.

– Әйе, — дип, егет саубуллашты да китеп барды.

...Егеткә кызның әнисе дә бик сөйкемле күренде. Атага тартым ул тумас,

анага тартым кыз тумас, дисәләр дә, төс-бите белән генә түгел, холкы-фигыле

белән дә Гөлзәрия Мәдеһия түтигә охшаган иде. Бу очракта, агачы нинди,

җимеше шундый, дияргә генә кала.

Егет матур табигатьле, урман-сулы кечкенә авылны да ошатты. Үз авылы

белән чагыштырды. Монда урман, кем әйтмешли, өсләренә авып тора, биредә,

нефть чыккан яклардагы кебек, буровойлар җир маен суырмый, электр линияләре

басуларны аркылы-торкылы кисми — табигать бөтен гүзәллеген саклаган.

Егет үзенең Мәдеһия түтигә ошавын да сизде, димәк, борчагы пешәчәк,

эштә бер прораб әйткәнчә, «шарлар аның ягында».

Кунак аз утырыр, күп сынар дигәндәй, ул аның күпне күргән, тормыш дигән

дәрьяның ачы суын күп эчкән икәненә инанды. Бәхәс-низаг чыкканда (савыт-

саба шалтырамый тормый бит), кайбер әбиләр кебек, кияүне гаепләп, үз кызын

гына яклап утырмас шикелле. Урысларда «тёща»дан зарлану гадәткә кергән, ә

бездә ул юк дәрәҗәсендә. Нилектән икән? Безнең әбиләрнең зирәк зиһенле

булуыннанмы? Алай дисәң, тегеләрнеңдә бөтен тёщалары җиңел гөрәнкәле

аңгыра түгелдер бит инде... Габделнурның әтисенә аръяк әбисе кияү дип кенә

тора, Гөлсылу апасының иренә дә әнисе кияү дип өзелеп тора. Егет көлеп куйды.

Энҗенең анасы да аңа кияү дип бик ягымлы эндәште бит, стакан тутырып, аракы

да салып бирде. Әмма аныкы бүтәнчәрәк иде шул, тизрәк кызын «олактыру»

максатыннан әйтелгән сүз иде. Ә чынлыкта... кызының элек йөргән нәрсәсе өендә

кунып кайтуын яшерде... Биредә Габделнур андый хәлгә тарымас, шәт...

Урамда кармаклар күтәреп балыкка баручы малай-шалайга юлыкты. Аларга

карагач, егет уйлап куйды: «Өйләнү дә балыкка барган шикеллерәк: анда йә

тотасың, йә юк, ә хатыннан йә уңасың, йә юк».

Егет, җәт-җәт атлап, әйләнә-тирәдәге басу-болыннарга, ерактагы урман-

кырларга карап хозурланып барса да, күңеле һаман уйда булды. Ул Гөлзәриясе

(әйе, хәзер, авыз тутырып, шулай әйтсә дә ярый торгандыр), аның  әнисе, ягъни

булачак әбисе белән очрашу тәэсиреннән арына алмый иде. Каядыр караса

да, күзе нидер күрсә дә, уйлары һаман алар тирәсендә бөтерелә. Ул сөенечтән

авызын җыя алмый, кырмыска мәйдан тотар, кем дә белмәс дигәндәй, шатлыгын

бүлешер кеше генә юк. Егет, «тиле кеше» кебек (мәхәббәт исереклеге, диик),

үзалдына елмаеп, борынгы Рим императоры Юлий Цезарь сүзләрен исенә

төшерде: «Килдем, күрдем, җиңдем!» Ләкин аныкы яу кырында ниндидер

дошманны җиңү шикелле туры мәгънәдә түгел, ә булачак әбисенә ошау, күңеленә

хуш килү җәһәтеннән иде. Ул белә: авыл корткалары бик зиһенле була, алар

кешене бер күрүдә таныйлар, бигрәк тә кияү буласы кешегә сынап карыйлар,

чит авылдан булса, һәр хәрәкәтен-торышын, үз-үзен тотышын күзәтеп-искәртеп

торалар, үзләренчә бәһа бирәләр. Ул өйләндергәндә, кыз биргәндә, мондыйрак

сораулар да куела: «Нәсел-нәсәбен тикшердегезме? Түбәләре безнеке кебек

тигезме?» Монда сүз һич кенә дә йорт турында бармаган. Кеше кадерен белә

торган тәүфыйклы, тәртипле нәселме? Ялкаулыктан айнымас ыру түгелме?

Кыскасы, бик күп һәм үтә тирән мәгънәле төшенчәләр яткан бу сүзләрдә.

Менә шул күзлектән караганда, Габделнур үзен җиңүче итеп тойды. Ләкин

моның күзгә күренмәгән икенче ягы да бар: ул хәзер биш бала анасының,

кырык яше дә тулмастан тол калган ятимә карчыкның ышанычын акларга

тиеш булачак. Ә бу нидән гыйбарәт соң? Мәгълүм ки, иң беренче нәүбәттә,

гаилә өчен җаваплылыктан: аны тәрбия кылудан, яшәү шартлары тудырудан,

кешенең кадерле баласына яхшы мөгамәләдән; икенчедән, хатынының анасына,

туганнарына кадер-хөрмәт күрсәтүдән; өченчедән, намуслы, тәртипле балалар

үстерүдән һәм аларга белем бирүдән...

Габделнур, телдән әйтмәсә дә, күңеленнән әнә шуларны уйлый-уйлый

атлады. Болар әле генә борынлаган, бүген генә аның уена килгән фикерләр

түгел иде, алар бәләкәйдән аның канына сеңгән, гаиләдә күреп-белеп үскән

гореф-гадәтләрнең күркәм нәтиҗәсе иде.

Менә хәзер үзе дә Галләм абзыйның холык-фигылендә, эш-гамәлләрендә

чагылган сыйфатларны үзләштерергә тиеш булачак иде. Моңа сабыры-түземе

җитәрме? Гаилә кору дигән зур сынауны уңышлы тапшырырмы? Әйе, бу

Казан университетының тарих бүлегендә укыган чорда тапшырган күпсанлы

имтиханнардан да катлаулырак һәм авыррак, бу — Тормыш университеты

сынаулары. Аңа вакыт та күп кирәк. Тегендә биш ел булса, монда — тулы бер

гомер... Монысын киләчәк күрсәтер...

Ә хәзергә талгын гына искән җилгә битен куеп, каяндыр ишетелгән кош

тавышларына колак салып, зәңгәр күк йөзендәге сирәк ак болытларга, шуларны

бөтен тарафны мул итеп яктырткан кояшка, басу-кырларга, тирә-яктагы

урманнарга сокланып атлаган егетнең кәефе шәп, ул үз-үзеннән канәгать.

Әйе, Гөлзәрияне сорарга кайтуы бушка булмады, кем әйтмешли, вакыт

уздырып, чабата туздырып йөрмәде, эше пеште — егетне бусагадан кире борып

җибәрмәделәр, аңа кадер-хөрмәт күрсәттеләр, ачык чырай — такта чәй булды.

Ахырын хәерле әйләсен...

...Гөлзәрия өйгә кергәч, Мәдеһия түти аны үз янына дәште:

– Кызым, кил әле.

Гөлзәрия әнисе янына утырды.

Мәдеһия түти сүзне ерактан башлады:

– Әбиең сөйли торганые, элегрәк, безнең авылның бер кызы кияүгә чыккан

икән. Атна-ун көннән яшьләрне кунакка дәшкәннәр. Әнисе кызыннан шыпырт

кына сорый икән: «Кызым, кодагый бик рәнҗетмиме? Ят авылда, чит кеше

өендә читен түгелме?» «Юк, әни, — дип җавап биргән кызы, — каенанамның

авыр сүз әйткәне юк. Тик шунысы гына начар: мин торганда, сөлге юеш була».

Анасы әйткән: «И кызым, син аңа бер дә көенмә, үзең иң алдан сикереп тор,

коп-коры сөлгегә сөртенерсең». Минем тел төбемне аңладыңмы?

– Әйе, әни, — диде Гөлзәрия, тулы гәүдәле Мәдеһия түти янында тагы да

кечерәеп калгандай булды, аңа сыенды.

Аннары чит кешеләр алдында (әле кодагый-кодачалар белән чәй янында

чөкердәшеп утырмаган бит) йөз кызармаслык итеп күчтәнәчен, тегесен-монысын

хәстәрләргә, туйга хәзерләнергә кирәклеге хакында әңгәмә кордылар.

Әйе, кияү буласы кеше китеп барды, ә аңа, әби буласы кешегә янә мәшәкать

(күңелле булса да) өстәлде. Мәдеһия кечкенә чакта карчыкларның, бирнә биргән

бикә килен, бирнә бирмәгән чәүкә килен, дип сөйләшкәннәрен хәтерли иде.

Үзе кияүгә чыкканда да ул әйтемне ишетте һәм кызларына чират җиткәч тә

гел бу сүзләр хәтеренә килде. Хәзер дә хәстәренә керешергә кирәк иде, чөнки,

яшьләрнең моңа исләре китмәсә дә, әле кода-кодагыйлар бар бит, «чүпрәк атыш

уены» да онытылмаган. Сандык-сандык бирнә бирерлек рәт-чамасы булмаса

да, хәл кадәренчә тырышырга кирәк иде...

Мәрхәмәтле ана белән итагатьле кыз бала әле бик озак яшәеш, тормыш итү

хакында гәп кордылар. Күбрәк Мәдеһия түти үгет-нәсыйхәт бирде:

– Кызым, әбиең бик зиһенле, акны карадан аера белүче карчык иде. Миңа,

кияүгә чыкканда, кызым, әйтеп үкенгәнче әйтмичә калып үкен, дип, кат-кат

колагыма тукыды. Син дә иреңнең җаена тор, тәмле телле бул, ачулансаң,

иренеңне тешлә. Тол хатынның хәлләре бик мөшкел, ул аны үзе генә белә;

бала үстерү дә җиңел түгел.

– Беләм, әни, синең хәлеңне аңлыйм.

– Су сипмәсәң, гөл дә үсми. Ялгыз килеш бала үстерүләре ай-һай авыр

булды, кызым, җиде кат тир түктем. Берәү — бер кайгы, бишәү — биш

кайгы, дигән борынгылар. Әле дә ярый олы абый-апаларың кул арасына керә

башлаганые...

Гөлзәриянең үзенә дә кечкенәдән үк «уфалла» арбасы белән печән ташулар

да (тау менә алмагач, әнисе белән бергә утырып елыйлар иде), апасы белән

бергә (аңа булышырга бара иде) фермада сыер савулар да эләкте, кыскасы, авыл

кешесе җилкәсенә төшкән бик күп эшләрне башкарырга туры килде буыны

ныгып җитмәгән үсмер балага.

18

Университет бинасында соңгы күрешү булды. Курсташларыннан берничә

кеше дипломга барып җитә алмады. Археология укытучысы узган ел Чабаксарга

китеп барган иде, Габделнурлар белән бергә укучы хатыны да ире артыннан

тегендәге университетка күчте. Бер авыру кыз вафат булды. Анасы белән генә

яшәүче, Борисов фамилияле юаш кына Казан егете бар иде, анысы асылынып

үлгән. Бу яңалыкларның соңгысын курсташы Фәнзия әйтте.

– Сәбәбе нидә икән соң? — дип сорады Габделнур теге егет хакында.

— Белделәр микән?

– Анасы өйләндермәгән. Минем бер таныш хатын алар йортында тора,

шул әйтте.

– Ә нигә өйләндермәгән?

– Үзенә кирәк булган.

Габделнур:

– Ничек? — дип аптырады курсташының бу сүзләренең асыл мәгънәсенә

төшенә алмыйча, ә инде зиһененә барып җиткәч, телсез калды.

– И-и Габделнур, бу дөньяда исең китәрлек әллә нинди галәмәтләр бар

икән. Без бернәрсә дә белмичә яшибез икән.

Бу ямьсез, гайре табигый хәлгә кагылышлы сөйләшүне ары да дәвам иттерәсе

килмичә, егет Фәнзиядән ире турында сорашты.

– Африкадан исән-сау әйләнеп кайтты, — диде хатын һәм аның моңа

сөенеп бетә алмавы йөзенә чыккан иде. — Яңадан беркая да җибәрмим, Алла

боерса.

– Хәзер кайда соң?

– Танковый училищеда укыта, — диде Фәнзия һәм горурланып өстәде:

— Подполковник званиесе бирделәр.

– О, генерал булырга бер адым гына калган!

– Кирәк түгел, — диде хатын, кул селтәп. — Үзе исән-сау гына булсын.

Отставкага чыгарга да күп калмый инде. Аннары, безнең егетләргә званиеләрне

дә бик авыр бирәләр...

Укуны исән-сау тәмамлап, диплом алганнар кичен ресторанда очрашырга

дип килештеләр дә таралыштылар.

Габделнур, Ленин урамыннан бераз баргач, сулга борылды һәм, кош

тоткандай шатланып, түбән төшеп китте. Профсоюз урамы чатына җитәрәк ул

шып туктады. Чөнки тездән түбән итәкле, йомры гәүдәсенә мул итеп тегелгән

кыска җиңле киңкүлмәк, чүәкне хәтерләткән үкчәсез туфли кигән аякларын

аерыбрак атлап әкрен генә тауга менеп килүче көмәнле бер хатын-кызны күрде.

Ә ул... кем дә түгел... Тамара иде. Аны танып, Тамара да туктады. Беравык

икесе дә сүз әйтә алмыйча тордылар. Ахырда егет телгә килде:

– Исәнмесез!

– Исәнме!

Ул кайчандыр яратып йөргән егетенә бу кыяфәтендә тап булуына

уңайсызланды шикелле, бер мәлгә коелып төште, аннары үзен тиз арада кулга

алды булса кирәк, аксыл йөзе яктырып китте. Өске ирене калынаеп кабарыбрак

торса да, авызын ачыбрак суласа да, ул элеккеге матурлыгын җуймаган иде.

Фәкать борынына җиткән корсагы гына аның элекке зифа буйлы яшь кыз

түгеллеген искәртеп тора иде.

Габделнурның да каушавы юкка чыкты һәм ул гади генә итеп сорап

куйды:

– Кая юл тоттың?

– Мишаның әниләренә, каенанам янына барам, — диде хатын.

Егет тә үзенең каян кайтып килүен әйтте.

– Тәбрик итәм, — диде Тамара чын күңелдән һәм, аңа озын керфекле

коңгырт күзләрен тутырып карады: — Теләгеңә ирешкәнсең икән.

– Әйе. Рәхмәт!

– Хәер, син һәрвакыт үз дигәнеңне итә, теләгеңә ирешә торган егет идең.

Монда киная дә, соклану да, төрттерү дә, үпкә дә бар иде шикелле. Әйе,

бүгенге Тамара Габделнурның күзенә генә карап, ул ни әйтсә, шуңа ышанып,

риза булып торучы беркатлы кыз түгел иде инде.

Гәрчә шул ук уртача буй (түгәрәкләнгән генә), коңгырт чәч, ябыграк йөз,

озынча борын — барысы да элеккечә кебек. Әмма ул инде озакламый ана

булырга җыенучы, азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплаган, ак-караны аера

белүче хатын.

– Сине дә алдан ук тәбрик итәм.

– Рәхмәт!

Габделнур аңа текәлеп, яратып, игътибар беләнрәк карады.

Әйе, яшь хатынның йөз-кыяфәте әллә ни үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә диярлек,

коңгырт чәчләре генә ике яклап күкрәгенә төшеп, таралып тора. Кечкенә

ридикюль тоткан уң кулының атсыз бармагында алтын балдак, ә озынча матур

муенында туган көненә Габделнур бүләк иткән муенса. Егет уйлап куйды: «Әле

дә салмаган, истәлек итеп саклый, күрәсең. Һаман ярата микәнни?»

– Кыз көтәсезме, малаймы? — дип сорады Габделнур, елмаеп, ләкин, күзем каты,

көмәненә кадәм төшә күрмәсен дип, карашын Тамараның йөзеннән алмады.

– Белмим, — Тамараның йөзенә кызыллык йөгерде.

Егет бик белдекле кыяфәт белән әйтте:

– Кыздыр, мөгаен.

– Каян беләсең?

– Безнең авылда, йөкле хатын ямьсезләнсә, малай таба, матурланса, кыз

таба, дип әйтәләр иде. Син бер дә үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккечә.

Дөрестән дә, Габделнурның бу хакта авылда ишеткәне бар иде. Ләкин хәзер

төгәл генә хәтерләми: әллә йөзе үзгәрсә, ямьсезләнсә кыз идеме шунда. Хәер,

бу мизгелдә моның ни әһәмияте бар, иң мөһиме — Тамарага комплимент!

– Кызартма инде, — диде хатын һәм чыннан да оялды.

– Чын әгәр. Хәер, кем булса да, сезнең өчен куаныч инде.

– Әйе.

– Ирең сорадымы соң?

– Нәрсәне?

– Нишләп саф кыз түгел икәнеңне?

– Юк. Ул сорамады, мин әйтмәдем.

Тамараның йөзендә канәгатьсезлек билгеләре чагылып үтсә дә, Габделнур

һаман үзенекен сукалый бирде. Бала көткән яшь хатынны үртәү яки мыскыл

итү максаты белән түгел, ә ни дә булса сөйләшер өчен генә, әңгәмәне өзмәс

өчен генә янә сорау бирде:

– Яратасыңмы соң?

– Баштарак бернинди хис тә юк иде. Ул алам, диде, мин барам, дидем.

Фәкать сине онытырга гына теләдем. Отыры ияләндем. Хәзер, уртак җимешебез

буласын белгәч, бер-беребезгә тагын да якынайдык.

– Әйбәт булган.

– Ә барыбер мин сине оныта алмыйм, чөнки син — беренче... Син мине

бик рәнҗеттең. Юк, мин сине каргамадым. Башта бик еладым. Аннары

сине күралмас дәрәҗәгә килдем, тагын сүрелдем. Нәрсәгә дип кенә мине

ташлагансыңдыр, белмим. Мин сиңа бик яхшы хатын булган булыр идем. Мин

сине бик ярата идем...

– Мин дә сиңа карата безразлично түгел идем.

– Соң, шулай булгач?! — диде Тамара, өзгәләнеп.

– Шулай килеп чыкты инде, ачуланма.

Егеткә бик кызганыч булып тоелды бу авырлы хатын — яшьлегендә очраган

гүзәл зат.

– Ачуланудан ни файда, — диде хатын уйчан гына. — Берәү булса,

яшьлегемне әрәм иттең, дип, чәчеңә ябышыр иде. Ә мин сиңа авыр сүз дә

әйтә алмыйм...

– Гафу ит, — егет гомерендә беренче мәртәбә хатын-кызга шушы сүзне

әйтте.

– Хәзер соң инде, — диде Тамара һәм берникадәр паузадан соң өстәде:

— кире кайтарып булмый. Мин сине бик яраткан идем бит. Их, син... Хәзер

дә... Хуш.

Ул кисәк кенә читкә борылды, урыныннан кузгалды.

Тамара китеп барды. Акрын гына тау менүче яшьлек юлдашы борылып

карамасмы дип егет байтак вакыт ул киткән якка карап торды. Юк, борылмады.

Туктап ял итеп алды, әмма артына борылып карамады. Ул тарафта аңа кирәкле

кеше юк иде инде. Кайчандыр йөрәген җилкендергән, аны ашкынып тибәргә

мәҗбүр иткән, дөрләгәне күзгә күренмәсә дә, көн-төн мәхәббәт утында

яндырган һәм шуның аркасында бөтен изге хисләрен генә түгел, саф тәнен дә

бүләк иткән кыз өчен Габделнур чит-ят кешегә әйләнгән иде.

Хәер, ул бар. Ләкин шул ук вакытта юк та. Бу бер дә гаҗәп түгел. Чөнки хәзер

Тамараның бөтен барлыгын, күңелен баласы биләп алган, бөтен уйлары туачак

нарасыенда иде. Ул әледән-әле үзенең дөньяда барлыгын да искә төшереп тора. Әнә

ул, әнисенең уйларын раслагандай, янә үзенең бар икәнен белдереп тибенеп алды.

Булачак ана туктады, аякларын аерып басты, уң кулы белән зурая төшкән кендеге

турысыннан түгәрәк корсагын йомшак кына сыйпады. «Дулама, дулама, тынычлан»,

— дип пышылдады. Әйе, ул күңеле белән Габделнурның әле һаман да аңа карап

торганын тойса да, борылып карамады. Акрын гына алга атлады, тауга күтәрелде.

Хәзер инде адым саен нарасыеның барлыгын сизеп, аның дөньяга сау-сәламәт тууы

өчен борчыла, үзен юк-бар, чит-ят уйлар белән бимазаламаска тырыша. Дөрес,

Тамараның да йөрәген нидер тырнап үткәндер, әмма озакка бармас бу вәсвәсә. Юкка

гына әйтмәгәннәр бит: үпкән-кочкан — җилгә очкан. «Бу — тормыш диалектикасы.

Дөнья Габделнурга гына терәлеп калмаган бит. Ә ул алга баруын дәвам итә. Ярый

әнә Тамара үзенә тиң кешене тапкан. Начар егет түгелдер, бер дә зарланмады. Бәби

алып кайтыр. Аннары... Габделнур атлы егет төшенә дә кермәс. Аның тормышы

үз сукмагыннан китәр, минеке — үз юлымнан, — дип, үз-үзен тынычландырды

Габделнур. — Хәер, бүген үк ул сукмак-юллар билгеле — аерылган һәм шома гына

бара бит инде». Үзе дә искәрмәстән бу — кыз бала башына төшкән кәсафәттә, аның

үкенечле мәхәббәтендә, җан газабында үзенең гаепле булуын тану, аның алдындагы

гаебен йоларга тырышу, акланырга омтылу иде.

Егет тә урыныннан кузгалды, таутүбән төшеп китте.

 

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев