Логотип Казан Утлары
Роман

Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)

Шул ачыкланды: күрше бүлмә кызлары егетне урамда бер хатын белән күрүләрен әйткәннәр. Гөлзәрия, бәлки, моңа әллә ни әһәмият тә бирмәгән булыр иде, ләкин Мәнзүрә исемлесе: "Бик күптәнге танышлар, ахры, авызга авыз куеп сөйләшеп торалар иде..."— дигән.

Романның башы монда.

14

Габделнур Гөлзәрия янына китте. Кыз кичә авылына кайтасы иде. Бүген

иртәрәк килергә вәгъдә бирде. Чөнки егет аңа театрга билет аласын әйтте.

Бүлмәдәш кызларының берсе — кечкенә юантык гәүдәле, ләкин нечкә

билле, чәчен артка өеп, зәңгәр тасма белән бәйләп куйган көләч йөзле Мәсния

— ялгызы гына чәй эчеп утыра, ә Гөлзәрия — юк.

– Ул кибеткә генә чыкты, — диде кыз, егеткә урын күрсәтеп. — Утырыгыз.

Хәзер кайтыр.

Егет эшләпәсен генә салды да ишек катындагы урындыкка чүмәште.

Мәсния:

– Чәй ясыйммы? — дип сорады, карасу түгәрәк йөзен балкытып.

– Юк, рәхмәт! Сез миңа карамагыз, эчегез.

– Эчтем инде, — диде кыз һәм, чынаягын күтәреп кухняга юнәлде. Ләкин

чыгар алдыннан, халат кесәсеннән тарак алып, ишек янындагы көзге каршына

басты да маңгай чәчен рәтләде.

Габделнур плащының эчке түш кесәсеннән китап алды. Ул ишеккә арты

белән утырган иде. Бераздан бүлмә ишеге ачылды, ул әлеге кыз — Мәсния

кергәндер дип борылып карамады, укуын дәвам итте. Ләкин шулчак кемдер

арттан килеп егетнең күзләрен каплады. Йомшак, җылы кулның кемнеке

икәнендә егетнең шиге юк иде. Ул, аптыраган булып, башын боргалады,

китабын тезләренә куярга өлгермәде, күзләрен каплаучы, башын иеп, колагына

пышылдады:

– Нишләп утырасың?

– Укыйм. Кайттыңмы?

– Әйе.

– С приездом!

– Рәхмәт!

– Өегездә ничек? Бер килеш кенә торалармы?

– Барысы да исән-сау. Рәхмәт!

– Нинди китап укыйсың?

– «Консуэло», — диде Габделнур, ә үзе аны ябып куйды. — Бик яхшы,

кызыклы, җырчылар турында, дөресрәге, бер испан кызы турында.

Кыз өс киемен салып элде дә егет каршына караватка утырды, егеткә карады,

егет — аңа. Гөлзәрия елмая, иреннәре үзеннән-үзе ачылып китә, ул егетенең күзен

каплавы өчен оялып та куйды, бит алмалары кызарды. Габделнур аның яшькелт-

зәңгәр күзләренә туры карады: сынап, текәлеп, сагынып, яратып. Кыз, оялып,

күзен йомды, янә ачып, аңа карады. Кызның карашында яраткан кешесенә

бирелгәнлек, игътибар чагыла иде. Ул егетнең туфлиләренә күз төшереп алды да,

тиз генә торып, чүпрәк белән аяк астындагы юешне сөртте. Әлеге гамәленнән үзе

оялган сыман да күренде. Ул, гомумән, чисталык, пөхтәлек, төгәллек ярата: бу

аның урын-җирендә дә, тумбочка-караватында да, киемендә дә чагыла. Өстендә

көрән свитер, кара итәк, бер толым итеп үргән чәче бил тиңентен төшеп тора.

Бу киемнәре белән ул тагы да җыйнаграк күренә шикелле, биле дә нечкәрәк

кебек, үзе дә кечерәебрәк калган сыман. Әмма аның һәр хәрәкәте, бар булган

киеме (үтә затлыдан булмаса да) егет күңеленә якын, кадерле.

...Әгәр дә моннан ярты ел элек Габделнурга, син бер кызга үлеп гашыйк

булачаксың, күзеңә ак-кара күренмичә, аның янына йөгерә-чаба барачаксың,

фәкать аның турында гына уйлаячаксың, дисәләр, ул моңа ышанмас, хәтта,

юләр, андый хәлнең булуы мөмкинме соң, мин Мәҗнүн яшеннән уздым инде,

дип көләр генә иде. Әмма егетнең бүгенге халәте нәкъ шулай: Гөлзәрия аның

бөтен барлыгын биләп алды: хатын-кыз гүзәллегенең тулы чагылышы — ул,

кызларның чибәрлеге — ул. Кайчагында ул үз-үзенә әйтә: «Мәхәббәт янгын

түгел, иптәш элекке пожарный, кабынып китсә, сүндерә алмассың!» Һәм

Габделнур моңа бер дә көенми, бәлки, сөенә генә. Бу халәт аны ялыктырмый,

эшенә дә, укуына да зыян итми. Киресенчә, иңнәренә канат куя, аңа булыша.

Ул табигатькә дә икенче төрле карый башлады — һәрнәрсәгә соклана.

...Урамда апрель. Яз кояшы көннән-көн юмартрак кыздыра — җылы, хәтта

кичке якта да биналарны яктыга күмә. Әле агачлар яфрак ярмаган, ә шулай да

ниндидер үзгәреш сизелә — алар өстеннән яшел йөгертелгән кебек.

Биек тупыл башларындагы бүрек-бүрек ояларга җир төсле кара, ябык каргалар

хуҗа булып алган — шатланышып та, зарланышып та тавыш бирәләр, танышалар,

кавышалар, сөйгән ярларын бүлешәләр; кайберләре инде тынычланган һәм үз

хуҗалыгын тәртипкә китерә: чыбык-чабык, мамык-каурый ташый, җылыта,

кыскасы, күкәй салырга һәм бала чыгарырга әзерлек эшләре алып бара.

Сыерчыклар да киң күңелле кешеләр ясап куйган бәләкәй өйләренә кереп-

чыгып йөриләр, әзергә-бәзер кунсалар да, әле үзләренчә тикшергән булалар.

Шәһәрдәге малай-шалай да аларны күзәтә, күңеленә хуш килер микән алар

җан җылысын салып үз куллары белән әмәлләгән оялар...

...Габделнур хәзер урамда күргән кайбер кызларның төс-битен Гөлзәриягә

охшата, кайсыларының тавышы аныкына тартым, икенче берәүләрнең сөйләшүе

яки көлү-елмаюы аныкын хәтерләтә; бер-ике мәртәбә төшенә дә керде, андый

чакларда сөйгәнен өнендә күрәсе килү теләге тагы да көчәя. Ул аны әнә шул

рәвешле уйлап хозурлана. Ләкин егет бу хакта Гөлзәриягә әйтми, аның, и

хыялый, дип әйтүеннән шикләнә.

Бераздан Гөлзәрия дә чыкты, һәм алар театрга киттеләр.

Опера театрында «Түләк белән Сусылу» спектаклен карап чыккач, тәэсирләре

белән уртаклаша-уртаклаша, таксида кайттылар. Чөнки сигезенче яртыда

башланган спектакль шактый соң бетте, шуңа күрә егет машина тотты.

...Гөлзәрия, вахтёр белән сөйләшеп, егетне бүлмәсенә дәште.

– Мин сине авыл күчтәнәчләре белән сыйламадым бит әле, — диде кыз һәм,

тиз генә кием алыштырып, кухня белән ике арада киләп сарып йөрде.

Бер керүендә ул китап укып утырган егетен арттан кочып алды, Габделнур

аның башын сак кына борып үпте.

– Сагындыңмы?

– Юк, — диде кыз, ә үзе кысыбрак кочты. Аларның болай иркен

кылануларының сәбәбе бар: бүлмәдә икәве генә. Мәсния төнге сменага эшкә

киткән, икенчесе авылдан килеп җитмәгән, өченчесе чираттагы ялда.

Гөлзәрия әүвәл егетне өстәл янына дәште, аннары үзе дә утырды, халат

итәген тартып куйды, изүен рәтләде, чәй ясады, тәм-томнарны кунакка табарак

этәрде. Табында шикәр, бал, булки, бер кисәк гөбәдия, балан пирогы һәм җир

җиләге кайнатмасы бар иде. Габделнур кайнатма белән чәй эчкәч, чынаягын

тәлинкәгә каплап куйды — кызы алдында ашап утырырга читенсенде.

– Рәхмәт!

– Тагын эч инде, — дип кыстады Гөлзәрия. — Ашамадың да.

– Рәхмәт! Соң инде, сиңа иртүк эшкә, миңа да, — диде егет һәм, буш караватларга

таба ымлап, әйтмичә кала алмады. — Берүзең курыкмыйсыңмы соң?

Гөлзәрия аның тел төбен аңлады, билгеле, ләкин ачуланмады; гел елмаеп торган

йөзе җитдиләнде, нур чәчеп торган күз карашы да уйчанланды. Ләкин бу егетне

калдырыргамы, юкмы?» дигән икеләнү түгел, ә сөйгәненең аңа карата мөгамәләсе

ни дәрәҗәдә җитди икән дигән шик бер генә мизгелгә уена килеп китү нәтиҗәсе

иде. Ул икеле-микеле уйларга урын калдырмаслык итеп кистереп әйтте:

– Юк.

Хәер, Габделнур артыгын әрсезләнмәде, торып, өстенә киенде.

– Тыныч йокы, — дип, кызны кочагына алды, кайнар иреннәреннән озак

итеп суырып үпте дә ишеккә юнәлде.

– Сиңа да, — сул кулы белән халат изүен тотып, уңы белән егетнең плащ

җиңенә кагылып, Гөлзәрия аны озатып калды.

Сагызланмавы, ялынып-ялварып, үгетләп, кунарга калырга маташмавы өчен

күңеленнән Габделнурга рәхмәт әйтеп һәм шундый асыл егеткә тап булуына,

үзен чын күңелдән яратуына сөенеп, кыз кая басканын да тоймыйча очынып

йөрде: өстәл җыештырды, кухняга чыгып керде, үзен тәртипкә китерде, утны

сүндереп, урынына ятты. Бу очрашуларны киләчәк бәхетенә юрап, татлы

хыяллар диңгезенә чумып, ул әле бик озак йокыга китә алмады.

Ә бу вакытта Габделнур атлы егет тә, берьялгызы тыныч урамнардан биек

йортларның тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнүен күзләп кайта-кайта, татлы

хыялларга бирелде. Әле һаман да сөйгәненең кайнар иреннәре тәмен тойган

кебек булды. Соңгы вакытта аның күңелен Гөлзәрия хакындагы уйлар бик

еш били, аны гел күрәсе килә, аңа карата булган тойгыларының сафлыгына,

яратуының ихласлыгына, үзенең дә рухы сафлана баруына сөенеп туя алмый.

Егет сизенә: аның шулай яхшыга таба үзгәрүе үзенә генә түгел, ә Гөлзәриягә

дә бәйле иде. Чөнки кыз алдау-йолдауны белми, дөресен сөйли, үзен итагатьле

тота. Кыскасы, егет холкының уңай якка үзгәрүенә кызның да өлеше барлыгын

чамалый иде. Ул шуны да искәрде: кыз әйтәсе сүзен туры, кистереп әйтә, усал

булмаса да, җебеп кала торганнардан түгел. Егет, беренче күрүдә үк, аның өске

ирене аскысына караганда юкарак икәненә игътибар иткән иде. «Юка иреннәр

— усаллык билгесе» дип ишеткәне бар иде аның. Юк, Гөлзәрия усал түгел.

Өске ирене — әдәплелек, үз-үзенә таләпчәнлек билгеседер.

Хәзер ул киләчәк язмышын фәкать шушы тыйнак, йомшак, ләкин кирәк чакта

кырыс та була белгән кыз белән генә бәйләргә тели. Моны бүлмәдәге иптәшләре

дә сизделәр, шуңа күрә егетләр арасында була торган тупас шаяртуларын, фәлән-

төгән дип авыз чайкауларын, киная белән сөйләшүләрен туктаттылар. Габделнур

Гөлзәрияне коча, иркәли. Дәрте ташып торган чаклар еш була. Хәзер инде кыз

тарафыннан да шундый ук дәрт сизелеп тора. Ләкин егет үзенең теләкләренә хуҗа

була белә. Шуңа күрә дә ул аны тулай торакка бүлмәсендә иптәшләре булмаганда

да чакырмый. Бүтәннәр алай түгел, яшь кенә булса да, Фәүҗәт тә кызын дәшкәли.

Алар бер-берсенә карата нинди мөнәсәбәттә? Анысы Габделнур өчен караңгы,

аның кеше эшенә тыкшыну, кеше тикшерү кебек яман гадәте юк. Габделнурның

бу кызга мөнәсәбәте бөтенләй башка. Ул аны чын ярату белән ярата, аңа карата

фәкать саф мәхәббәт хисләре генә тоя, шуның ялкынында көн-төн яна. Гөлзәрия

дә моны сизә, аның да егеткә ышанычы көннән-көн арта. Бүген беренче тапкыр

аны арттан кочып алуы да шуның хикмәтедер, мөгаен, чөнки моңарчы егет кыз

тарафыннан андый кыюлыкны күргәне, үзенең ихлас хисләрен тышка чыгарганны

тойганы, назының шулхәтле кайнарлыгын татыганы юк иде әле.

Икенче атнада алар Спорт сараенда филармония артистлары концертын

карадылар. Габделнур берочтан Гөлзәриянең иптәшләренә дә билет алган

иде, бүлмәдәшләре дә, дус кызлары да концертны һушлары китеп карадылар.

Кайтканда сүз әле генә тамаша кылган концерт хакында гына барды. Әлфия

апаларының да, Венера апаларының да җырлавына сокландылар. Тик гәп һаман

Илһам Шакиров тирәсенә әйләнеп кайта иде.

– ...Миңа «Кама буе — туган як» җыры ошады.

– Ә миңа — «Мәхәббәтем».

– «Имәннәр шаулый»га җитми инде.

– «Әниемә хат»ны җырлаганда, еламыйча көчкә чыдап утырдым.

Әмма бу юлы берсе дә, миңа карап җырлады, димәде. Егетләреннән оялдылар

булса кирәк, чөнки күбесе парлы иде.

Ахырда барысы да, егетләрен көнләштереп, аларга шундый яхшы

«культпоход» оештырганы өчен, Габделнурны мактадылар. Үзләре генә калгач,

Гөлзәрия дә аңа чын күңелдән рәхмәт әйтте, бик җылы саубуллашты.

Габделнур бу бүлмәне үз итте. Чөнки мондагы мохит, хәтта ис тә бөтенләй

башка — егетләрнекендәге кебек түгел. Егетләр бүлмәсе тәмәке, аракы, сыра

исе сеңдергән була — ачы тәм кергән ризык кебек. Ә кызлар бүлмәсендә үзеңне

шәһәр урамыннан болынга, урман аланына кергән кебек тоясың: тәрәзә төбендә

төрледән-төрле гөлләр чәчкә атып утыра, диварда очсызлы булса да, зәвыклы

картиналар, караватларда челтәрләр, күпертелгән мендәрләр, тәрәзәләрдә

пәрдәләр, тумбочка өсләрендә китаплар, журналлар, кызлар гына куллана

торган пудра, ислемай, крем, кечкенә көзге, тарак, заколка-приколка ише

бизәнү әйберләре. Кыскасы, төрлесе төрле районнан җыелган, төрлесе төрле

эшләр башкаручы кызлар биредә бер гаилә булып тату яшиләр, һәрхәлдә,

Габделнурның ызгышу түгел, аларның хәтта сүзгә килгән чакларына да тап

булганы юк. «Хәер, шул егетләр бүлешсәләр генә инде, — дип, үзалдына елмая

егет. — Алары да шәһәр җирендә буа буарлык, янәшәдә генә ничә тулай торак

бар». Модалы шәһәр кызларыннан аермалы буларак, боларның кием-салымы

да гадирәк — үтә кыйммәтле түгел, алтын-көмеш чылбырлар, асылташлар да

такмаганнар, әмма бар булганы чиста, пөхтә, үзенчә зәвыклы — егет-җилән

күңеленә хуш килердәй; боларның куллары да теләсә нинди эшкә ятып тора.

Кызларның берсе дә тик утырмый. Габделнурның бу килүендә уртача буйлы,

тулы көпшәк гәүдәле, уйчан аксыл йөзле Дәнисә өстәл янында нидер язып

утыра иде. Ул башын күтәреп, егеткә сәлам бирде. Кыз саргылт чәчен, сулдан

юл ачып, ике якка тараган, аның күз төпләре каралып тора, тулы битле, эре

чәчкәле соры күлмәктән.

Фаһирә яткан көйгә китап укуын дәвам итте, өстенә одеялын тартыбрак

куйды. Ул кичке урта мәктәптә, соңгы сыйныфта укый, заводта эшли. Мәсния

кухня белән ике арада тыз-быз чаба.

Караватта утырган Гөлзәрия халаттан, гадәтенчә, аның итәгенә кагылып,

йомры тез башларын каплады, изүен рәтләде.

Габделнур сокланып карады.

– Нихәл?

– Ярыйсы.

Ләкин кызның сөмсере коелган сыман, сөйләшергә дә атлыгып тормый

шикелле, карашында да ниндидер салкынлык бар төсле, үзе читкә караган.

Егет сагая калды, ләкин эчке халәтен сиздермәде.

– Нәрсә укыйсың?

– Син биргән «Чалы кошы»н.

Сүз төрек язучысы Ришад Гюнтекинның татарчага тәрҗемә ителгән романы

турында бара иде. Әле яңа гына китап кибетләрендә күренгән ул китапны Габделнур

ике төндә укып чыкты. Бик ошагач, сөйгәненә дә укырга киңәш итте.

– Әле бетермәдеңмени?

– Юк.

Ничектер сөйләшер сүз юк кебек, әңгәмә ялганып китә алмый. Бераз дәшми

торганнан соң, Гөлзәрия егеткә туры карап сорады:

– Кичә кайда идең?

– Кичме? Кинода идем, «Почтовый роман»ны карадым.

– Шәп булдымы соң?

– Әйе.

Кухнядан Мәсния кереп, үз караватына утырды, кулына китап алды — кыз

техникумга керергә хәзерләнә.

Фаһирә, китабын ябып, урыныннан торды. Ул – озын сылу гәүдәле, көләч

алсу йөзле, күзе якты, борыны туры, тулы яңаклы һәм түгәрәк иякле чибәр

кыз. Аңардан яшьлек-сафлык аңкып тора; кап-кара кыска чәчен артка тараган,

өстендә аксыл кофта.

– Бу арада күзгә-башка күренмисең? — диде ул Габделнурга.

– Син отпускыда идең бит, — дип акланды егет һәм сүзне уенга борды:

— Була инде ул, без бит синең белән бертуганнар түгел.

– Кызганычка каршы, — диде кыз. — Бәлки, капка баганалары бертугандыр?

– Онытып торам икән, рөхсәт итсәгез, розеткагызны карар идем, — диде

егет һәм куен кесәсеннән кечкенә отвёртка чыгарды.

– Рөхсәт, рөхсәт, — диделәр кызлар беравыздан.

Узган килүендә Габделнур аларның ватык розетка белән җәфалануын күргән

иде. Бүген шуны биш минут эчендә алыштырып-төзәтеп куйды.

Мәсниянең шатлыгы эченә сыймады:

– Кулың алтын икән!

Егет елмайды:

– Үзең бакыр булсаң да, дип тә өстә инде.

Фаһирә каршы төште:

– Алай димә, Габделнур абый, үзең дә көмеш.

Гөлзәрия дәшмәде, кызларның тел чарлавын читтән генә карап торды.

Дәнисә язуыннан туктады да каләмен өстәлгә ташлады.

– Кичә берүзем кинога барган идем, яртысын карагач чыгып киттем, — диде

кыз, әллә Габделнурга, әллә үзалдына әйткәндәй.

Ул, гадәттә, уйчан, дәшми, бөтен эч серләрен әйтеп бетерми, ә бүген

ничектер ачылып китеп сөйләшә. Ул шаян түгел, хәрәкәтләре дә әкрен.

Егет:

– Нигә? — дип сорады.

– Янәшәдә утырган яшь-җилкенчәк үбешә башлады, ачуым килде, барысы

да парлы-парлы...

– Азагын да әйт инде, — диде Габделнур, елмаеп.

– Ничек?

Мәсния авыз тутырып дигәндәй әйтеп бирде:

– Безнең авылда болай әйтәләр: «Барсы да парлы-парлы, безгә фәләнем

бармы?»

Кызлар көлештеләр, егет тә аларга кушылды. Гөлзәрия генә әллә оялды,

әллә ошатмады — авыз чите белән генә елмайды, йөзен читкә борды.

Дәнисә бу юлы туп-туры Габделнурга мөрәҗәгать итте, шелтәсен

белдерде:

– Бер егет тә табып бирмисең, ичмасам.

– Сорамыйсың бит, — дип акланды Габделнур, — моңарчы үзең таба

идең.

Дәнисә уйга калды:

– Китәм мин моннан. Туйдым. Районга китәм, райком комсомола

инструкторы янына.

Күрәсең, сүз элек йөргән егете турында барадыр, кызлар бу хакта хәбәрдар.

Габделнур исә төпченеп тормады, кызны юатасы итте:

– Мин сиңа егет табам, китмә.

– Шулаймы? Булды, алайса, китмим.

Мәсния дә сүзгә кушылды:

– Миңа да кирәк.

– Ә синеке кайда? Узган атнада бик матур итеп кочаклашып тора идегез бит.

– Китте ул. Кудым мин аны. Аш төрләндерергә кирәк, манный боткасы

да туйдыра.

– Әллә күп ашадыңмы?

– Мин булнистә яттым, ике операция ясаттым. Шунда күп ашадым. Хәзер

манныйга карыйсым да килми.

– Ә безгә армиядә «кирза» ашаттылар.

– Ул итек түгелме соң? — дип сорады Дәнисә.

– Юк. Перловканы шулай атап йөртә идек.

Фаһирә дә егет сорады, ә үзе көлә. Аннары ул, дивардагы рәсемнәрне күреп,

бүлмәдәшенә дәште:

– Мәсния, теге морякны алып ташла, кызы гына калсын.

– Торсын, матур бит.

Фаһирә әйтеп куйды:

– Без кинога барабыз, сәгать сигезгә.

Габделнур әңгәмәне дәвам итте:

– Нинди фильм?

– «Күл буенда».

Бераздан Дәнисә кулына бәйләү алды. Мәсния, көлеп, аны үрти башлады:

– Син безне алдыйсың бугай, апаның кызына, дигән буласың. Авылда

үзеңнең кызың бардыр әле, шуңа бәйлисеңдер.

– Лыгырдама, — диде Дәнисә дорфа гына һәм, үзалдына нидер көйләп,

юантык бармаклары белән энәләрен тиз-тиз хәрәкәтләндерә башлады.

Көләч йөзле Мәсния, аны тынычлыкта калдырып, Габделнурга таба

борылды:

– Ленин урамындагы хәзерге «Пионер» кинотеатры элек фәхешханә булган

икән.

Егет белмәмешкә салынды, җавап кайтармады, иңен генә сикертеп

куйды.

Мәсния тагын теманы үзгәртте:

– Кызлар, кәртле уйныйбызмы?

Аңа җавап бирүче булмады. Алар кайчагында, уртага икешәр тиен акча

салып, «Тугызлы» дигән уен уйныйлар иде...

Сылу гәүдәле Фаһирә егеткә бер елмаеп карады да аягына җылы тапочка

киеп чыгып китте. Гөлзәрия сүзгә катнашмыйча, аскы иренен тешләп, гамьсез

утыра бирде. Үзе кайчак егеткә дә карап куя һәм йөзендә мыскыллы елмаю

чагылып киткән сыман була. Бүген аңарда, элекке кебек, хуҗасы күзенә карап

торган маэмай карашы сизелми.

– Кәефең юкмы әллә? — дип сорады егет, кызның уйчан йөзенә, боек

күзләренә карап.

– Нигә? — дип, янә мыскыллы елмаеп куйды кыз. — Бар.

– Күренми.

Ишек шакыдылар. Ике яшүсмер килеп керде: берсе — Фаһирәнең йөргән

егете, икенчесе — энесе. Габделнур алар белән кул биреп исәнләште, хәл-әхвәл

сораштылар. Ул арада Фаһирә дә бүлмәгә керде, егетләргә урын бирде. Бер-

берен күптән белгән кешеләр, туганнар арасында була торган әңгәмә башланды:

эш, уку, авыл хәлләре, туган-тумача.

Габделнур бу бүлмәдә үзен артык кеше итеп тойгандай булды, китәргә

җыенды һәм Гөлзәриягә:

– Әйдә чыгабыз, — диде.

– Юк, чыкмыйм.

– Коридорга гына озата чык, алайса.

Кыз риза булды, кузгалды. Егет бүлмәдәгеләр белән саубуллашты.

Коридорда тәрәзә каршында беркавым басып торгач, Габделнур йомшак

кына сорап куйды:

– Берәр туганың авырмыйдыр бит?

– Юк.

– Эшеңдә берәр күңелсезлек бармы әллә?

– Юк, — диде кыз, егеткә туры карамыйча гына.

Егетнең тавышы элеккечә йомшак, әмма борчулы иде:

– Алайса, әйт: ни булды? Миңа сине бу хәлеңдә күрү...

Кыз аны кырт кисте, сүзен бүлде:

– Ни хәлдә?

– Хәсрәтле дип әйтимме, ачулы димме... Карашың салкын.

Кыз, аскы иренен тешләп, берникадәр вакыт тын торды. Егет ашыктырмады,

гасабиланган Гөлзәриягә үзе дә борчылып карап торуын дәвам иттерде. Һәм,

ниһаять, кызның теле ачылды.

Шул ачыкланды: күрше бүлмә кызлары егетне урамда бер хатын белән

күрүләрен әйткәннәр. Гөлзәрия, бәлки, моңа әллә ни әһәмият тә бирмәгән

булыр иде, ләкин Мәнзүрә исемлесе: «Бик күптәнге танышлар, ахры, авызга

авыз куеп сөйләшеп торалар иде. Хатын егетеңнең пальто төймәсен боргалый

иде, син саграк бул, ул сине алдап йөри бугай», — дигән.

Гөлзәриянең күңеле тулышкан иде булса кирәк, ул менә-менә елап җибәрер

сыман: башын аска игән, күзләре мөлдерәмә, берөзлексез халат билбавын

бөтәрли.

– Әгәр бүтән кешең бар икән, туп-туры әйт, елап, чабуыңа ябышмам.

Габделнур җан сөйгәненең иңбашларыннан тотты.

– Син ни сөйлисең? — диде ул, кызын бу халәткә төшерүе өчен чын күңелдән

борчылып. — Минем синнән башка йөргән кешем юк.

Гөлзәрия башын күтәрде. Сөйгәненең күзенә, борчулы йөзенә карады.

Әйе, бу минутларда егеткә ышанмау мөмкин түгел иде. Шулай да эчтәге корт

үз эшен эшләүне — кимерүен дәвам итте. Ул көнчелек корты да түгел кебек,

әмма ышанган, чын күңелдән ярата башлаган кешең хакында, ул мине алдый

икән, ике төрле тормыш белән яши икән, башымны әйләндерә, дип шиккә

төшү генә дә аның бәгырен телгәли. Чөнки кыз үзе алдаша белми иде. Шуңа

күрә бу хәлгә ачыклык кертәчәк сорау үзеннән-үзе теленә килде:

– Ә теге хатын?

Габделнур: «Кем булыр икән?» — дип уйлады. Сораштыра башлады: кайчан,

ниндирәк кыяфәтле кеше белән сөйләшеп торган? Кызлар: «Озын зифа гәүдәле,

кара чәчле, кара кашлы, кызыл иренле хатын», — дигәннәр. Егетнең кылт итеп

исенә төште: әйе, күптән түгел ул курсташы Фәнзия белән урамда очрашкан

иде; аның шулай төймә боргалап сөйләшә торган гадәте бар.

Габделнур белән Гөлзәрия сөйләшеп торганда, әүвәл егетләр, аннары Мәсния

белән Фаһирә бүлмәдән чыктылар. Соңгысы, тегеләрдән аерылып, коридор

буйлап килде дә:

— Габделнур абый, минем туган көнгә баяның белән килерсең әле, — дип

үтенде.

– Кайчан?

– Көнен Гөлзәрия аша әйтермен.

– Туган көнеңнең кайчан икәнен белмисеңмени? — дип шаяртты егет.

– Эш көненә туры килә, иркенләп утырып булмас, — диде кыз.

– Аңладым. Ярар, әйтерсең, килермен.

Фаһирә, рәхмәт әйтеп, елмайганда гадәтенчә бит очларын чокырайтып,

китеп барды.

Габделнур өзелгән әңгәмәне дәвам итте.

– Ул хатын белән без университетта бергә укыйбыз, — диде, Гөлзәриянең

кулын тотып. — Ышан. Ул бик порядочный гаиләдә үскән татар хатыны, ире

— офицер, буй җиткән кызы бар, үзе Югары Советта эшли...

Тагын беркавым сөйләшеп-аңлашып торгач, Гөлзәрия йомшады, йөзендәге

битарафлык юкка чыкты, карашындагы салкынлык сүрелде, күңел түрендә

оешып, укмашып, ката башлаган боз кисәге эреде, ул Габделнур белгән элекке

мөлаем кызга әверелде. Коридорда кеше булмаудан файдаланып, Габделнур

аның күзләреннән үпте, аннары иреннәренә үрелде... Кыз тәмамысы аның

кочагына кереп бетте, бөтен кайнарлыгы, назы белән аңа җавап кайтарды...

Гөлзәрия киенергә дип бүлмәсенә кереп китте. Габделнур уйлана башлады,

күрше бүлмәдәге Мәнзүрә белән булган хәлләрне зиһененнән үткәрде.

Бер ай чамасы элек, Мәнзүрә, егетнең баянда уйнавын белеп алгач, аны

Брикетный бистәсендәге апаларына өй туена чакырды. «Баян бар, прокатка

алып кайттык, — диде ул. — Ә менә уйнаучы юк». Ул көнне Гөлзәрия икенче

сменада эштә буласы иде. Шуны сылтау итеп, егет бу тәкъдимне кабул итмәде.

Билгеле, Мәнзүрәгә егетнең баш тартуы ошамады, чөнки аның бу егеткә

күзе төшкән иде. Ул әүвәл аны юмалап-сыйпаштырып ризалатмакчы булды,

күзләрен уйнатып, иясез кызлар да, тол хатыннар да була, җаныңа ошаганын

сайлап алырсың, бөтен теләгеңне үтәүчеләр дә табылыр, дип тә карады. Егет

үз сүзендә нык торды. Шуннан соң Мәнзүрә, бу тискәрене үртәп: «Ялындыра,

ялындыра, ялындыра, килми ул, килер иде, уйнар иде, бию көен белми ул»,

— дип, мин-минлегенә тиярлек итеп басым ясамакчы булды. Болай да күндерә

алмагач, Гөлзәрияне хурлау юлына басты: «Кай төшенә кызыктың шуның?

— диде ул ачу белән. — Ни бите, ни түше?!» Һәм егетне ымсындырырга ниятләп,

үчекләп, үзенең тулы гәүдәсен (аның ирдән кайткан хатын икәнен егет белә

иде инде) уйнаклатып алды. Янәсе, менә күр! Менә нинди була ул ир-егетләргә

бәхет бирүче чын хатын-кыз заты! Алай да кызыктыра алмагач, көнләшүеннән

гарьләнеп, асыл бөркетне кулына эләктерә-ияләштерә алмавына офтанып,

аның үзеннән баш тартуына хурланып, үпкәләп китеп барган иде. Соңыннан

Габделнур колагына Мәнзүрәнең җизнәсе оста гармунчы икәне чалынды. Чөнки

ул мәҗлескә Дәнисә дә чакырулы булган икән, кызларга бик мактады.

Егет әлеге сөйләшү хакында Гөлзәриягә әйтмәгән иде, билгеле. «Мине

Мәнзүрә үзенеке итмәкче, нияте — синнән тартып алу» димәс бит инде. Бу юлы

да сүзне артык куертмаска, күрше бүлмә кызларына нидер исбат итеп маташмаска

булды. Гөлзәрия егетнең чын-чынлап гашыйк булуына, ихлас күңелдән һәм җитди

уйлар белән янына килеп йөрүенә болай да ышанды шикелле. «Болай да яралы,

төзәлеп җитмәгән йөрәгенә тоз салмаска», — диде егет үз-үзенә.

Габделнур, гомумән, үзе белән Гөлзәриягә кагылышлы мәсьәләләрдә бик сак

кылана, кирәк-кирәкмәстә тел озайтмаска тырыша иде. Күптән түгел, төнлә,

кызын озатып кайтканда, аңа урамда ике егет каршы чыкты. Берсе Гөлзәрияне

ишек төбендә көтеп торган әлеге дә баягы таныш иде. Габделнур, боларның

явыз ниятен чамаласа да, үзе башлап һөҗүмгә күчмәде, кешегә кул күтәрмәде,

ләкин сакланып та өлгерә алмады: таныш егетнең иптәше, бер сүз әйтми-

нитми, кисәк кенә аның колак төбенә китереп сукты. Икенче тапкырга дип

күтәрелгән кулдан Габделнур читкә тайпылды һәм бокс алымын эшкә җикте:

күн перчаткалы уң йодрыгы белән яннан моның иягенә тондырды. Элекке

танышына күз ачып йомганчы самбо алымы кулланды. Егет җирдә чалкан

яткан әшнәсенең өстенә барып төште...

...Гөлзәрия киенеп чыкты, егет аны култыклап алды, һәм алар, әле кая

барасыларын анык белмәсәләр дә, әмма татулашып, акрын гына атлап

киттеләр.

Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев