Кая чабасың, гомер юртагы? (дәвамы)
Габделнур, Гөлзәрияне озаткач, әллә ни ерак китмәгән иде әле, алда тротуарда басып торган ике кызны күрде. Алар яныннан тыныч кына узып китмәкче иде, ләкин кызларның берсе аңа урысча дәште. – Ул сине алдап йөри.
15
Адәм баласы бүтән тереклек ияләреннән шуның белән аерыладыр инде
— ул гел уйда. Әйе, күпчелек кеше уйламыйча яши алмый: тик торганда да
уйга бата, нидер эшләгәндә дә; кайчагында моңа берәр төрле вакыйга, кем
тарафыннандыр әйтелгән сүз дә сәбәпче булырга мөмкин.
Габделнур өйдә берүзе, гадәтенчә, китап укып утыра иде. Ишектә күрше
бүлмәдә яшәүче яшь егет пәйда булды. Бик акыллы, укуга күңел салган бу егет
быел университетның химия факультетына көндезге бүлеккә керергә җыена
иде. (Алга китеп, шуны әйтик: Габделнур аны ун ел узгач очратты. Егет хәтта
аспирантура бетергән, фән кандидаты булган, шунда укыта икән.) Исәнләште.
Аннары йомышын әйтте:
– Габделнур абый, гармунны алыйм әле.
Ул, чираттагы ялга киткәндә, гармунын, ышанычлы җирдә торсын дип,
аңа кертеп биргән иде. Үз бүлмәләрендә — яшь-җилкенчәк, салып алсалар,
белгәне дә, белмәгәне дә акыртырга тотыныр дип шикләнә. Аннары, бик җилле
егетләр, бәргәләшкәндә, кулларына ни туры килсә, шуның белән томыралар.
Менә хәзер үзе саклап кына тота торган кадерле гармунын (әтисе истәлеге)
алырга кергән.
– Исән-сау, кабул итеп ал, — диде Габделнур һәм карават астындагы баяны
яныннан аның кече туганын — ике рәтле хромканы тартып чыгарды.
– Рәхмәт, Габделнур абый!
Габделнурга шул җитә калды: чәч астындагы шариклары йөгерешә башлады.
«Әйе, миңа егетләрнең күбесе, абый, дип дәшә». Эшендә андыйлар бар, ә яшь
кызларның бөтенесенә диярлек ул «абый». Моңа Габделнурның кайчак ачуы
да килеп китә, ә вакыт-вакыт аны горурлык хисе биләп ала. Хәер, ачу килүе
өстенлек итә шикелле. Күрәсең, картаела торгандыр, гәрчә карт аю урманда гына
була дисәләр дә. Көзгегә караса, күз төпләре челтәрләнә башлагандай тоела,
битендә, маңгаенда ниндидер сызыклар да хасил булган сыман (җыерчык дип
авыз тутырып әйтергә теле бармый, хурлана). Эштәге кызларга ул юрамалый
гына: «Абый, димәгез, яла яккан өчен судка бирәм, аның өчен УК РСФСРның
йөз дә егерме тугызынчы статьясы бар», — ди. Дөрес, аның ул китапны
кулына алып, әлеге статьяны караганы юк, каяндыр колагына чалынып кына
калган. Һәрхәлдә, ни генә булмасын, яшь кызларның күбесе (аны ныклап
белмәгәннәре): «Син өйләнгәндер», — дип тә җибәрәләр.
Әйе, егет өйләнү хакында да еш уйлана башлады. Авылга кайтса да, үзләре
Казанга килсәләр дә, әти-әнисенең тел төбе шул тарафка таба авыша. Үзенә
килгәндә исә, бер яктан, аны ялгызлык борчыса, тулай торак тормышы
ялыктырса, икенчедән, аның әле ирегеннән ваз кичәсе килми, өченчедән, ул
укуын бетермичә өйләнмәскә дип үз-үзенә сүз биргән иде бит. Менә хәзер
укуы бетү алдында.
Өйләнү. Кызык икән бу тормыш: көне-сәгате җиткәч, башлы-күзле булу
мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскач, нәрсәдер йөрәкне тырнап, күңелне
кымтырыклап борчып тора: курку дисәң, курку түгел, әллә камыт кияргә
теләмәгән тайның киреләнүеме — шайтан белсен. Ә тормыш үз таләбен бөтен
кырыслыгы белән куйган: кәҗәләнеп кенә котыла алмыйсың, яшәеш кануны
катгый — өйләнергә кирәк. Өйләнү... Өйләнү түгел сөйләнү...
Шушы арада Габделнур урамда күптәнге бер дустын очратты. Сүзе гел
бала, гаилә хакында. Баласын жәлләп, хатынын эшләтми икән, сәламәт булса
— шатлана, авырса — борчыла. Дусты бала дип үлеп тора.
Габделнур үзе шулай куана-сөенә алыр иде микән?..
...Конторга баргач, ул техника куркынычсызлыгы инженеры Шәйгазамовны
очратты. Солтангир Габсалихович аны гадәтенчә, кабинетына дәште.
Ул әүвәл егетнең көнкүреше, укуы белән кызыксынды, аннары җайлап кына
гаилә кору мәсьәләсенә күчте, үз тормышыннан мисаллар китерде:
– Туганнан туган энекәшнең малае өйләнгән иде, ике елдан аерылыштылар.
Ни әйттем мин аңа: «Энекәш, әйдә безнең авылга кайтыйк, бик әдәпле бер
татар кызы табып бирәм үзеңә», — дидем. Тыңламады. Шәһәр малае бит,
авылныкына күңеле ятмый, янәсе. Ә безнең авыл, әйтсәм әйтим инде, бик
тәртипле: бездә хатын аерган кеше юк, бер алкаш юк, бер генә кешенең дә
өтермәндә утырганы юк, чит кавем белән кавышучы да юк. Ни өчен? Чөнки
бездә гомер-гомергә мәчет булган. Аның яныннан үткәндә, егетләр тәмәкеләрен
учларына яшерәләр, урамда сүгенү сүзен дә ишетмисең... Тыңламады сүземне,
шайтан малай.
– Нишләп аерылыштылар?
– Хатыны үзебезнең кеше булмаганга. Өйләнсәң, Габделнур, татар кызына
өйлән.
– Нигә?
– Аның сәбәпләре бик күп. Өйләнү — тормыш кору. Ул әле бер түшәктә
яту гына түгел. Аның без яшь чакта искәрмәгән бик күп «эскиләре» бар. Өеңә
нәрсә куясың: шәмаилме, иконамы? Үлгәч кайда күмәләр: айлы мөселман
зиратындамы, әллә тәреле православиенекендәме?
Әлбәттә, болар Габделнурның уена да кереп карамаган нәрсәләр иде. Өлкән
абыйсының сүзләре башта аңа гайре табигый булып тоелды. Егетләр белән
сөйләшкәндә, алар бу хакта бөтенләй телгә дә алмыйлар иде бит. Бу тумаган
колынның билен сындыру яисә иртәгә өчен ишәк кайгырсын кебегрәк булып
ишетелер иде.
Солтангир Габсалихович фикерен дәвам итте:
– Ә иң мөһиме — чит кавем белән бәйләнсәң, син татар баласы тәрбияли
алмыйсың. Татар егете марҗага өйләнсә дә, татар кызы урыска чыкса да
— балалары барыбер урыс була.
– Ничек алай?
– Тормыш-яшәеш шулай корылган, гыйбрәтләрне үзең дә күреп-ишетеп
беләсеңдер.
Әйе, Габделнурның исенә төште: авыл егетләре йә армиядә хезмәт иткәндә,
йә шахтада эшләгәндә өйләнеп кайткалыйлар иде, хатыннары да, балалары
да бер кәлимә татарча сүз белми. Күршедәге бер кыз (ул Габделнурдан алты
яшькә олырак) урыска кияүгә чыкты, аныкылар да шулай: беравыз сүз әйтмиләр
иде.
Шәйгазамов белән сүзне бу авыр нотада бетерәсе килмичә, Габделнур:
– Солтангир абый, аның каравы, балалар кечкенәдән үк урысча белер,
— дип елмайды.
Юморны аңласа да, Шәйгазамов үзенекен сукалады:
– Әллә син урысча начар беләсеңме? — дип кызып китте ул. — Кесәңә
марҗа тыгып йөрмисең бит? Синең бу мәсьәләдә тәҗрибәң юк, игътибар да
итмисеңдер, ә мин күп нәрсәне искәреп, күзәтеп йөрим. Кайчандыр шәһәргә
килеп төпләнгән авыл егет-кызларының да балалары (калада туып үскәннәрне
әйтмим дә инде) ярты-йорты гына ана телендә сөйләшә, ә оныклары белми
дә, теләми дә. Син хет шартла. Ни өчен? Чөнки вазгыять шулай көйләнгән:
ясле, бакча, мәктәп, ГПТУ, техникум, вуз, эш — барысы да фәкать урысчага
корылган...
– Анысы шулай инде, — дип килешергә мәҗбүр булды егет. — Менә безгә
дә древнерусский, латин, немец телләре керде, ә үзебезнеке — юк.
– Әйе, менә бит, үзең әйтеп торасың, — диде Шәйгазамов. — Әле татар
кызына өйләнсәң дә ике сарылы: йә уңасың, йә юк. Кытайлар, женщина держит
половину неба, дип әйтә торган булган. Күрдеңме, мин дә, үзем дә сизмәстән,
урысчага күчтем әнә. Ә фикер бик мәгънәле, чөнки хатын-кыздан чыннан да
күп нәрсә тора, аңа күп нәрсә бәйле.
Егеткә:
– Әйе, — дип раслаудан башка чара калмады.
Ә Шәйгазамов үгет-нәсыйхәтен дәвам итте. Нишләптер яратты, якын итте
ул бу ипле егетне, аны ялгыш адым ясаудан саклыйсы килә иде, ахры.
– Габделнур, тагы шуны колагыңа киртләп куй: бәхетеңне тапсаң, кулыңнан
ычкындырма, нәфсеңне тыя бел. Ә кешенең нәфсесе дуңгыз баласы кебек
чиный-чиный үсә; чибәрләр күп булыр ул, ә хатының — берәү генә, бердәнберең
генә. Менә монысы инде синнән тора. Бик күпләр, итәк артыннан йөреп,
теләсә кем белән чуалып, бәясен төшерә.
Техника куркынычсызлыгы инженеры бер участоктагы прорабны мисал
итеп китерде. Ул, үз кул астындагы бер кыз белән буталып, гаиләсеннән
аерылган икән. Ләкин, кызганычка каршы, яңасы белән дә озак тора алмаган,
аерылышкан, эчүгә сабышкан. Хәзер тулай торакта яши ди. Идарә башлыгы
аны чак кына эшеннән кумаган.
– Әйе, — дип, янә килеште егет өлкән абзыйсы белән, ул да әлеге прорабның
аянычлы язмышын белә иде. — Ахырдан исенә төшкән.
– То-то. Терсәк якын, әмма тешләп булмый.
– Хәзер бик үкенә.
– Хатының ул — балаларыңның анасы да. Аның бит әле шунысы да
бар: читкә йөри башладыңмы, акчаң да бик тиз җилгә оча. Син авылга еш
кайтасыңмы? — дип сорады Солтангир абыйсы.
– Җай чыккан саен кайтырга тырышам.
– Мин үзем һаман авылны сагынам, юкса анда мине көтеп торучы да юк
инде, — диде Шәйгазамов һәм беравык тын утыргач әйтеп куйды: — Сугыш
беткәч, без Украина аша кайттык. Һәр станциядә, эшелон туктауга, яшь
хохлушкалар (ирләре сугышта үлгәндер инде) вагон каршына килеп җитә һәм
кычкыралар: «Солдат, оставайся! Хата есть, сало есть, всю жизнь, гарный хлопец,
тэбе кохать буду!» Ягъни яратачак. Калучылар булды. Безнең теплушкадан бер
татар егете төшеп калды. Семьясы да булган, диделәр, күрәсең, авылыннан
ямьсез хат алган булгандыр... Мин үзем шулхәтле җирседем, чит җирдә калу
башыма да кермәде.
– Мин дә армиядән Казанга ашкынып кайттым, юкса Мәскәүгә, Ленинградка
хәрби заводларга чакыручылар — вербовщиклар килгән иде, — диде Габделнур,
һәм карт фронтовик белән элекке солдатның янә уртак уйлары, сөйләшер
сүзләре табылды.
– Авыл бит ул, энем, бөтенләй икенче тормыш белән яши: бала-чага эшкә
өйрәнеп үсә, рухи тормыш та анда бүтән: халкыбызның әйбәт йолалары,
гореф-гадәтләре, тапкыр сүзләре, җыр-биюләре, мәкаль-әйтемнәре — барысы
да авыл җирлегендә чыккан. Әле соңгы кайтуымда партком секретаре белән
сөйләшеп тордым. Ул — килгән кеше, шаккаткан. Чөнки безнең авылда, бая
әйткәнемчә, бер эчүче юк, хатын аерган кеше һәм караклык юк. Ни өчен?
Чөнки авылда мәчет эшли. Партком секретаре: «Абый, аның яныннан узганда,
яшьләр тәмәкеләрен яшерә, сүгенми, шуңа күрә, райкомга сиздермичә генә,
мәктәп, авыл советы һәм мулла бергәләп эшлибез», — ди, үзе көлә. Без үскәндә
дә шулай тәртипле иде халык...
Ул тагын нидер әйтмәкче иде дә, туктап калды, шул урында әңгәмә өзелде,
чөнки бүлмәгә кулына кәгазь тоткан бер ир-ат керде.
– Ни йомыш? — дип сорады Шәйгазамов, таныш түгел адәмгә карап.
– Эшкә урнашам, сезгә керергә куштылар.
Техника куркынычсызлыгы инженеры:
– Утырыгыз, — дип, урындыкка ымлады.
Габделнур кузгалды:
– Солтангир абый, киттем мин.
– Ярый, исән-сау йөре.
...Әнә шундыйрак сөйләшү булган иде күптән түгел.
Габделнур соңгы вакытта еш уйлана: иртә өйләнгән — улыннан-кызыннан
кинәнгән дигәннәр. Ләкин бу күбрәк авыл кешесенә, шунда көн күрүчеләргә генә
кагыладыр, мөгаен. Ә Габделнур ише тулай торакта гомер сөргән егет иртә өйләнеп
кемне сөендерсен дә үзен ничек кинәндерсен соң?! Әмма... ничек кенә сузарга
тырышма, кәҗәләнмә, вакыт җиткән, сәгате суккан... Сөйгән кызы да бар...
Тик шулай да синең уй-гамәлләреңә аяк чалырга, күңелеңә вәсвәсә салырга
маташучылар да юк түгел икән әле.
...Габделнур, Гөлзәрияне озаткач, әллә ни ерак китмәгән иде әле, алда
тротуарда басып торган ике кызны күрде. Алар яныннан тыныч кына узып
китмәкче иде, ләкин кызларның берсе аңа урысча дәште.
– Сезне бер генә минутка мөмкинме?
– Әйе, — диде егет һәм туктады.
Ул, нинди йомышлары бар икән, дип уйларга, аларны күздән кичерергә дә
өлгермәде, кызларның буйга калкурагы, бая сүз катканы як-ягына каранып
алды, бик яшерен сер әйткәндәй, тавышын баса төшеп:
– Ул сине алдап йөри, — диде.
– Кем?
– Гульзария.
Егет сагая калды. Икенчесе ни әйтер икән дигәндәй, анысына да карап алды.
Тәбәнәк гәүдәлесе дәшми генә читтәрәк торуында булды. Егетнең карашы янә
үзенә якынрак торган кызга төбәлде:
– Ничек?
– Ул ике куян артыннан куа. Запас егете бар.
– Ә сез моны каян беләсез?
– Бер кыз әйтте.
Салынкы гәүдәлесе дә иптәш кызының сүзләрен җөпләүне кирәк тапты,
ахры, сүзгә кушылды:
– Ул кыз да шушы тулай торакта яши, — дип, артта калган биш катлы
бинага төртеп күрсәтте.
– Ә сез Гөлзәриянең үзен беләсезме соң?
– Беләбез, — диделәр кызлар икесе беравыздан.
Егетнең ачуы кабарды:
– Димәк, иптәш кызыгыз әйтте. Говорят, в Москве кур доят. Әгәр егете
булса, ул үзе әйтер иде. Мин сезгә ышанмыйм.
– Ихтыярыгыз, — диде чандыр гәүдәле кыз һәм, үзе дә сизмәстән, тагын
«син»гә күчте: — Минем эш — күзеңне ачу. Калганын үзең кара.
Кыз шулай диде дә, җиткергән «сере»нең «кирәгенчә» тәэсир итмәвенә үпкә
белдергәндәй, иренен кыйшайтты. Алар култыклашып китеп бардылар.
Ни хикмәт, Габделнурның бу гайбәткә (ул аны фәкать шулай дип кенә
бәяләде) ышанасы килми иде. Үз юлы белән алга атлаганда, кинәт башына нидер
китереп бәргәндәй булды: ул бит бу кызны кайчандыр күрде! Әйе, Гөлзәриянең
бүлмәдәше Дәнисәнең дус кызы бит бу! Егет җәһәт кенә төтен санаучы кызлар
киткән тарафка борылды. Әнә бит алар Воровский урамына таба киттеләр дә
бераздан, уңга борылып, юкка чыктылар. Димәк, шул ук тулай торакта яшиләр.
Ә нигә кирәк икән Дәнисәгә мондый гайбәт тарату, бүлмәдәшен каралту, аның
базарын төшерергә тырышу?
Кайчак шулай була бит: нинди дә булса берәр хәлне күрсәң, вакыйганымы
ишетсәң, үз вакытында аңа игътибар итмисең. Аннары, кемдер аны искә төшергәч
яисә үзеңә кирәге чыккач, бөтен вак-төягенә тиклем хәтереңдә яңартасың.
Дәнисәнең Габделнурга төче елмаеп, күзләрен майландырып, кашларын
уйнатып, ягымлы итеп каравы да, ә Гөлзәриягә, киресенчә, кисәк-кисәк
астыртын, бертөрле усаллык белән каш астыннан күз ташлавы да, кирәксә-
кирәкмәсә сүзгә кысылуы да, бүлмәдәше әйткәнне юкка чыгарырга тырышып
төзәтеп куюы һәм үзен белдекле, укымышлы, ә аны түбәнсетеп күрсәтергә
тырышуы да — барысы да күз алдына аермачык килде. Егет шундый нәтиҗә
чыгарды, үз-үзенә ачыш ясады: димәк, Дәнисәнең үзенең Габделнурга күзе
төшкән булса кирәк, фәкать үзен аңа тиң итеп күрә, ә Гөлзәрияне лаек түгел
дип саный. Ә егет аңа бернинди дә илтифат күрсәтми, битараф. Ә бит аңа да
егет-җилән күзе төшмәслек түгел! Менә шуңа Дәнисәнең ачуы чыккан булса
кирәк һәм, икенче бүлмәдәге иптәш кызы аша сүз йөртеп, Гөлзәрияне хурлау
юлына баскан. Аларның икесен янәшә куеп, чагыштырып карау егетнең башына
да килгәне юк. Чөнки аның күңеле, бөтен уе бары Гөлзәриядә генә!..
Габделнур, авыл картлары әйтмешли, колагына киртләп куйды: бу ачышын
ул сөйгәненә әйтмәячәк. Бүлмәдәш кызы (баксаң, ул кыз да түгелдер инде,
кияүдән кайткан нәрсәдер, төс-кыяфәтен — күз төпләре каралып торуын,
тулышкан гәүдәсен күзаллап, егет шулайрак фикер йөртте) белән дә авыз чайкап
вакланмас. Әгәр дә инде алга таба да ниндидер этлек эшләргә уе бар икән, ул
чагында үзенә үпкәләсен: егет аны урынына утыртырга җаен табар...
...Егет Октябрь һәм Восстание урамнары чатында уңга борылды, кайта-
кайтышка үзалдына елмайды. Аркадий Райкин әйтмешли, егетләр «дифсит
товар»га әйләнгәнме әллә? Алай дисәң, әнә алда аларның биш катлы тулай торагы,
аның артында уналтынчы заводныкы — егетләр буа буарлык. Кызык, Дәнисәнең
дә уена Габделнур кергән булып чыга, күрше бүлмәдәге Мәнзүрәнең дә. Югыйсә,
әллә кем түгел бит инде ул. Төзелештә прораб-фәлән булып, үз фатирында яшәсә
бер хәл иде. Ә монда... гап-гади электрик, торган җире — тулай торак. Аның
нәрсәсенә кызыгырга мөмкин?! Әллә Гөлзәриягә берәр төрле үчлек белән генә
эшләнәме бу эшләр — гайбәт чәчүләр? Белмәссең бу дөньяның серләрен...
Әйе, Габделнур аның серен белми иде шул. Ә сере бар: Гөлзәриянең
абыйсы кайчандыр Дәнисәнең апасы белән чуалган иде. Ләкин, араларыннан
кара мәче уздымы, бүтәнме, эшләре пешмәде — алар кавышмадылар. Моны
Гөлзәрия белми, чөнки бу хәл байтак еллар элек булган. Дөрес, Дәнисәнең
апасы Гөлзәриянең абыйсы тарафыннан алданмады, көмәнле булып калмады.
Әмма, озын буйлы, кара бөдрә чәчле чибәр егетне яратуы бик көчле булгангамы,
ара суынуны бик авыр кичерде, байтак вакыт балавыз сыгып йөрде. Дәнисә бу
вакыйгадан хәбәрдар иде. Ул апасының кичерешләрен күңеленә якын алды: теге
егетнең апасын ташлап, икенче берәүгә өйләнүен гафу итә алмады, әйтерсең лә
болар үз башыннан үткән хәлләр. Апасының еш кына: «Ялгыз аккош очып бара,
күлдә икән кышлавы; әҗәлләрдән читен икән сөйгән ярның ташлавы, — дигән
җыруы Дәнисәнең дә йөрәген өзә иде. Менә шуңа күрә хәзер, ак эт бәласе кара
эткә дигәндәй, бөтен авырлык кул астына эләккән Гөлзәрия җилкәсенә төшә
иде. Дәнисәгә Габделнур кирәк түгел, ул бары бүлмәдәшенә ачу итеп кенә бу
эшкә алынды, апасы кебек, аның да газап чигүен тели иде. Ул моның түбәнлек
икәнен дә белә, әмма берни эшли алмый — сугышасы килгән кешенең кулы
кычыткан кебек, гел кызга этлек эшләү теләге белән яна, үзенең бу халәтен
тыеп, аңа йозак салып куя алмый иде.
...Күптән түгел Габделнур алар бүлмәсенә керде. Егет өстәлдә яткан «Огонёк»
журналын актара башлады. Уртадагы куш битендә таныш рәсем — «Помпейның
соңгы көне». Ул аңа бик озак карап торды.
– Кызлар, — диде егет, бүлмәдәгеләргә мөрәҗәгать итеп, — сез моның
нинди фаҗига икәнен беләсезме?
Гөлзәрия сөйгәне янына килде, Мәсния китап укый торган җиреннән башын
күтәреп карады, Дәнисә, бәйләвеннән туктап, бишинәсеннән күзен алды.
– Каян белик, — диде ул. — Әйт.
Габделнур башта кызларга бу картинаның авторы Карл Брюллов хакында
бераз мәгълүмат бирде, аннары төсле рәсемнең үзенә күчте.
– Җитмеш тугызынчы елның август аенда Помпей шәһәре янындагы янартау
— вулкан баш калкыта.
– Ул шәһәр Испаниядә, — дип сүз кыстырды Дәнисә, үз-үзенә ышаныч
белән.
– Юк, Италиядә.
– Җитмеш тугыз алдындагы саннарны әйтмәдең, — диде Гөлзәрия, рәсемгә
карап.
– Алда сан юк, — диде Габделнур һәм сөйләп китте: — Бу хәл Рим империясе
чорында, бик борынгы заманнарда була. Янартау өч көн, өч төн аткан. Газ һәм
һава болыты илле километрга хәтле күккә күтәрелә, аннары ташлар, вулкан
көле бөтен шәһәрне каплый, калынлыгы метр ярымга җитә, йортлар җимерелә,
бик күп кеше үлә...
– Брюллов унтугызынчы гасырда яшәгән бит, — диде Гөлзәрия, коточкыч
гарасат сурәтләнгән рәсемнән күзен алалмыйча. — Ул аны үз күзе белән
күрмәгән бит.
Урыныннан торган Дәнисә:
– Һи, надан, шуны да белмәскә, художник аны фантазировать иткән, — диде
дә бүлмәдән чыгып китте.
Егет берни дәшмәде, Гөлзәриягә дә сүз кушмады...
Габделнур белән Гөлзәрия арасын бутарга тырышу моның белән генә
бетмәде.
Беркөнне кинодан кайткач, Гөлзәрия егетенә бик озак сынап карап торды да
ниндидер күңел төшенкелеге сизелгән басынкы тавыш белән сорап куйды:
– Ә син мине алдап йөрмисеңме?
Егет бермәлгә аптырашта калды. «Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, бу нинди
сорау тагы? Бер мәртәбә сөйләшү булган иде бит инде, аңлашканнар иде. Һаман
бер балык башымы...»
– Нинди мәгънәдә? — дип сорады егет, кызның борчулы йөзенә текәлеп.
– Миңа бик ямьсез сүз ирештерделәр.
– Нинди?
Кызга бу турыда сүз сөйләве кыен иде. Чөнки ул да, Габделнур кебек, аңа
җаны-тәне белән дигәндәй ышана. Күңеле түрендә хәзер фәкать ул гына. Әмма
яшь кызның, риясыз, беркатлы, гөнаһсыз фәрештәнең, егет авызыннан чын
дөресен ишетәсе, күзенә каратып, аңа ишетелгәннәрнең, аңа килеп җиткән
ямьсез сүзләрнең дөрес түгеллегенә ышанасы килә иде.
– Сине... хатын аерган, диләр... — Кыз сүзен әйтеп бетермәде, күңеле тулды,
әмма шулай да үзендә көч тапты. — Баласы да бар, диләр.
«Әһә, — дип фикер йөртте егет эчтән генә, — монысы яңа нәрсә икән».
– Син шуңа ышандыңмы?
– Юк, — диде кыз.
Ул бу сүзне ихлас күңелдән әйтте, тавышында шик-шөбһә юк иде.
– Мин ипи тотып яисә кояшка карап ант итәргә җыенмыйм, — диде егет,
аның тавышында ныклык, үз-үзенә ышаныч бар иде. — Фәкать шуны гына
әйтәм: ул гайбәтнең каян чыкканын, кемнәр тарафыннан таратылуын чамалыйм
мин. Бәлки, үзең дә сизенәсеңдер. Миңа унсигез яшь түгел, минем уем фәкать
синдә генә, минем йөрәгем фәкать син дип кенә тибә. Минем кебек, син дә
беркем сүзенә дә ышанма.
Гөлзәрия егетнең соңгы сүзләреннән аптырашта калды. Аның тел тибрәтеп
берни дә әйткәне булмады бит бу хакта. Ул аңа күтәрелеп карады.
– Сиңа да мине яманладылармы әллә?
– Карлыгачым, әйдә, бу турыда сөйләшмик. Минем өчен синең янда булган
һәр минут кадерле. Мин синең белән бик бәхетле: дөньяның бөтен ваклыкларын
онытам, кайгы-борчуларым юкка чыга, һәрчак күңелем шат, гел елмаясым,
синең нурлы йөзеңә генә карап торасым килә. Миңа синнән башка беркем
дә кирәкми...
Егет кызны кочагына алды. Сөйгәне дә бөтен барлыгы белән аңа сыенды,
тарсынып кына булса да кочаклады. Габделнур кызның күзләрен үпте. Ә алар
яшьле иде... Алар бәхет яшьләре белән чыланган иде...
Яңгыр сибәли башлады. Гашыйклар бер йортның подъездына керделәр.
Анда караңгы иде. Габделнур, куллары белән капшап, кызның йөзенә, чәченә
сак кына кагылды, ихлас күңелдән иркәләп-назлап, битен, күзләрен, иренен
үбә башлады. Гөлзәрия дә шулай ук дәртле үбү белән җавап кайтара, кысып-
кысып коча иде. Егет, үзенең плащын ычкындырып, аны төреп алды. Кызның
да плащының ике төймәсен ычкындыргач, Гөлзәрия аның кулын тотты.
Егет:
– Әллә куркасыңмы? — дип пышылдады.
– Юк, — диде кыз, тик үзе егетнең кулын җибәрмәде.
Габделнур аның янында күңелен аздырырга теләми иде, аягы белән генә
ишекне ачты. Урамда, багана башында, ут яна. Бер егет белән кыз килделәр дә
үбешеп тора башладылар, чөнки алар подъезддагыларны күрми иделәр.
– Ну бүген көн, — диде Гөлзәрия, көлеп. Алар кергәндә дә, бер пар нәкъ
шул багана төбендә үбешеп тора иде...
...Тулай торак янында егет кызының кулын тотты.
– Без бәләкәй чакта әбиләр, берәр җиребез авыртса, менә шулай итеп
өшкерәләр иде, — диде ул елмаеп һәм сөйгәненең кулына сулышын өрде:
— Өф, өф, өф...
– Төзәлә идеме? — дип сорады кыз.
– Әйе.
Эш шунда: Гөлзәриянең, авылына кайткач, кулы пешкән иде. Хәзер төзәлә
инде.
Бераздан алар, бер-берсенә тыныч йокы теләп саубуллаштылар.
Шушы сөйләшүләрдән соң егет төпле бер нияткә килде: моннан ары да
сузарга ярамас — Гөлзәриягә үзенең ниятен җиткерергә, хәләл җефете булырга
ризамы-юкмы икәнен тәгаен ачыкларга кирәк...
...Гөлзәрияне дә уй басты. Уйлары Габделнур тирәсендә бөтерелә иде.
Егетнең үз-үзен тотышы гына түгел, тышкы кыяфәте дә кызның игътибарыннан
читтә калмады: чалбары һәрвакыт җиренә җиткереп үтүкләнгән, күлмәгенең
яка-җиңнәре чиста, җитмәсә әле, галстуктан да булыр. Ул кызы янына һәрчак
кырынып килә, ир-атлар гына куллана торган хушбуйны да чамасын белеп кенә
сөртә, исе борынны ярып керми. Кайбер егетләр аны аракы исен басар өчен
сиптерәләр икән. Габделнурга моның хаҗәте юк, ул — аек. «Әллә минем янга
килгәндә генә шулай микән?» Чөнки ул, үз абыйларыннан, авыл егетләреннән
чыгып фикер йөрткәндә, аларның еш кына аракы эчүләрен дә белә, кайберәүләр
(юашраклар, сүзгә сараннар) кыюлык өчен дип тә кызлар янына салгалап
баралар, янәсе хәмер тел ачкычы бирә. Хәер, Габделнур җебегән егет түгел,
сүзгә дә кесәгә керми. Шулай да кызның аны сынап карыйсы килгән чаклары
да була. Әмма ничек? Һәм ул бу уен читкә куя. Бу гамәл аның дәрәҗәсен
төшерү, ә сизелсә, егетнең хәтерен калдыру булыр иде, бер-беренә карата булган
ышанычны какшатыр иде сыман.
Ә бит кызларның кайберләре, үткеннәре, егетләрен төрле яклап, төрле
ысуллар табып, кат-кат сыный, тикшерә. Ләкин Гөлзәрия ул юлдан барырга
җыенмый, беренчедән, холкы андый түгел, икенчедән, егетне алай сынарга
сәбәп тә юк сыман. Кеше карбыз түгел, ярып карап булмый дисәләр дә,
Габделнур юньсез, икейөзле кешегә охшамаган. Андый тискәре сыйфатлары
булса, алар бер сизелмәсә, бер сизелер, Гөлзәриянең егеттән отыры гайрәте
чигәр, яратуы басыла төшәр, гыйшкы акрынлап суыныр иде.
Учак янында утырган саен утырасы килә: уты никадәр көчлерәк дөрләп янса,
ул кешене шулкадәр ныграк тарта. Мәхәббәт тә шулай: сөйгән кешеңне яраткан
саен өзелеп яратасы килә. Гыйшкы никадәр көчлерәк булса, бу халәт кешене
шулкадәр ныграк биләп ала: син гел сөйгәнең турында гына уйлыйсың...
Романның дәвамын күзәтеп барыгыз.
"КУ" 10, 2015
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев