Марсель Галиев автор яңалыклары
-
26 января 2024 - 11:00
Клара Булатова хаты
Шулай дөнья. «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный». Конференция эшендә Марсель Галиевлар, Нәбирәләр катнаша дип, Әхәт Гаффар куанып кайтып әйткәч, иң элек дүртаяклап үрмәләп, бөтен бүлмәләрне юып чыктым. Үземчә бик оста итеп дерелдек кайнаттым, пилмән ясап куйдым. -
25 декабря 2023 - 13:00
Вахит Юныс хатлары
Дөньялар үзгәреп барамы? Мин монда Мәскәүнең Беренче программасын карап барам. Кысмыйлармы, искелеккә кайтмыйлармы татар матбугатында? Кемнәр ничек? Мәһди, Ризван, Гәрәй, Туфан, Аяз? -
5 декабря 2023 - 17:00
Фәлсәфи төкерек
Америка Кушма Штатларында йөргән чакта мин бәхетле очракка туры килдем. -
31 октября 2023 - 17:00
Балык башы
Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп банкетта утыра икән. -
31 октября 2023 - 10:00
Ут алма син шәмдәлләргә
Ут алма син шәмдәлләргә, Кагылма син шәүләләргә, Ай нурында коенсыннар. -
6 сентября 2023 - 17:00
Җәяүле Туфан
– Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна! -
23 августа 2023 - 11:00
Күңел кушуы
Марсель Галиевка Мостай Кәрим хаты. -
30 апреля 2023 - 13:00
Өмә
1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга кирәк. -
18 сентября 2022 - 17:00
Кибеттә
– «Кузькина мать» дигән кәнфит бирегез әле. -
15 октября 2021 - 17:00
Рапорт
Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. -
20 сентября 2021 - 17:00
Язгы кыз, көзге кыз
Хозурлы яз шаукымы. Камада бозлар актарыла. Ярга, бу мәхшәрне карарга дип, халык җыелган. -
23 июля 2021 - 13:00
Тимә, яшәсен! (ахыры)
– Нигә без болай булдык соң әле? – Ни үле, ни тере хәлдә калдым мин Сабан туе көнне. Көтмәгән идем, бөтен халык каршына икенче берәүне алып кайтырсың дип башыма да килмәгән иде. – Син дә егетең белән чыгасың дип уйладым мин... – Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады... Ни генә булмасын, яраттым, яратам, яратачакмын! – дип, Фәния күз яшьләре аша үбә башлады. -
22 июля 2021 - 13:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм, күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә: – Сагынып кайттым, Фәниям! Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?.. -
21 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Нишләп шулай икән бу тормыш, тыныч кына яшисе даирәңдә дөньяга аркылы туган берәр бәндә пәйда була да синең тынычлыгыңны бораулый башлый. Шул Әгъдәс күземә күренмәсә, миңа нинди рәхәт булыр иде. Шушы төн карасы, шушы кар аклыгы шаһит, каһәрлим мин аны, каһәрлим... Бер көннән соң микән, иртән күршебез Рәшидәттәй белән әнинең мыдыр-мыдыр сөйләшкәнен ишетеп уяндым. Әгъдәс абый, иртән чәй эчеп утырганда, печенье капкан да... урындыгыннан артка китеп, тынсыз калган. Кинәт йөрәге туктаган икән... -
20 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Фәниядән хат килеп төште: ...Без икебез ике ярда хәзер. Син теләсәң дә, минем якка чыга алмыйсың. Мин теләсәм дә, синең якка чыга алмыйм. Моңа кадәр аерым булсак та, кайчан да булса кавыша алу өмете белән яшәгәнбездер, бәлки. Хәзер инде бар да бетте... Мин хастаханәдә ятам. Врачлар температурамны төшерә алмыйлар. Сәбәбен дә әйтмиләр. Димәк, мине котылгысыз үлем көтә...