Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Еракка китми кара

Өермә-давылларны учы белән каплап кына, торнадоларның муенын борып кына туктата алган кодрәт иясенә шундый да вак, мескен эш кушалармы!

Депутат чагында Фәндәс Сафиуллин кабинетына Рәфкат Миннекәев килеп керә. Дәвалаучы, күрәзәче, бөтен нәрсәне белүче, кайчакларда Күк катларына менеп, Ходай Тәгаләнең үзенә дә киңәшләр биреп төшкәләүче Миннекәев, үтенеч белән килгән икән. Халыкны җыеп, дәва сеанслары үткәрү өчен, «Комсомолец» кинотеатрын үзенеке итмәк кели, имеш...

– Мин шушы арада гына Япон диңгезендәге цунамины туктаттым. Кичә Кырымны дер селкетәчәк җир тетрәүне булдырмый калдым. Бразилиядә...

Шунда аны Фәндәс Сафиуллин бүлдереп:

– Алай ук ерак китмик! Җир шары турында кайгыртучылар болай да җитәрлек. Менә мин хәзер тәрәзә төбенә шәм куям. Син шуны утырган урыныңнан шырпысыз гына кабызып, аннары... өрмичә генә сүндереп күрсәтсәң – кинотеатр синеке, – дигән.

Өермә-давылларны учы белән каплап кына, торнадоларның муенын борып кына туктата алган кодрәт иясенә шундый да вак, мескен эш кушалармы!

Рәфкат Миннекәев депутатка үпкәләп, алагаем рәнҗеп чыгып китә.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев