Куш бәхетле мизгел

Чык бөртеге саен  зеңли Кояш,

Таң тибенә урман сиртмәсендә.

Үтте дәме төне мәхәббәтнең

Куш бәхеттән үргән ятьмәсендә?!

Әйләнәли алан, түгәрәк күл,

Яр сагында шау каеннар явы.

Төне буе шалаш түбәсенә

Учма-учма йолдыз көле яуды.

Төне... Тәне... Тәме... Таңы нинди!

Бер ялкында – ике мәҗүси җан.

Мең авазлы урман сонатасын

Оеп тыңлагандыр мәэюс җиһан.

Әнә бит – Ул! Шалаш чыбылдыгын

Ачып чыкты, иркә аваз салып.

Сәламләде таңны, куллар – канат,

Бар хәятне кочты алгысынып.

Яп-ялангач, бәллүр фонтан сыман!

Раббы көнләшерлек буй-сыныннан.

Бөтерелә алан, ятсынмыйча,

Алиһанә назлы җир кызыннан.

Менә ул – Син! Чыклы үлән өсләп

Спай гына атлап киләсең дә...

Чәчләреңнең куе шарлавыгын

Иңнәреңә җилпеп сибәсең дә...

Курку җенен җиңеп, нәзакәтле итеп,

Кулларыңны өскә чөясең дә – сикерәсең!

Текә яр өстеннән, киерелгән җәя угы сыман.

Чәлпәрәмә килә су көзгесе,

Күл уяна, дертләп, йокысыннан.

Алкаланып тарала да дулкын,

Бер мизгелгә дөнья тынып кала.

Сине җуйсам... дигән хәтәр бер шом –

Уйда гына бары, уйда гына...

Мин ташланам! Сине йоткан дулкын уйдыгына.

Ыргыла су, кыргый дәрте ташып,

Биләүли ул, тәнне-тәнгә кушып,

Мәҗүси хис күчкән безгә судан...

Ачыл әйдә, ачыл, С у к а п у с ы !

Яралганбыз ласа бер догадан.

Күл төбеннән калка төнбоеклар,

Кояш бии каен очларында.

Иң әүвәл дә, иң соңгы да булып,

Тирбәләбез дулкын кочагында...

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: