Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Өйдә минеке дә бар

– Өйдә безнең хатыннар да бар! – ди Мирзаевич, җикеренеп. – Һәм... тоже таушалганнар, – дип өстәп куя Камил Кәримов.

«Казан утлары». Дүшәмбе. Планёрка. Журналга язылуны оештыру буенча турыдантуры җаваплы кеше – Фәнил Гыйләҗевтән сорау алу бара.

– Син хет, подписчикларга таратыр өчен, үзең белән чиста квитанцияләр йөртәсеңме? – ди баш мөхәррир Илфак Ибраһимов.

– Ну, ни, теге... ни, – дип, авыз эченнән ботка пешерә башлый яшь шагыйрь.

– Фәнил! Мин синнән, квитанцияләрең бармы-юкмы, дип сорыйм!

– Ну, ни... сумкада йөреп, бераз таушалганнары бар инде өйдә...

– Өйдә безнең хатыннар да бар! – ди Мирзаевич, җикеренеп.

– Һәм... тоже таушалганнар, – дип өстәп куя Камил Кәримов.

К.ШӘЛЕ

 

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев