Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Разжалование

Язучыларның Әлмәт бүлеге җитәкчесе булып эшли башлагач, шагыйрь Равил Фәйзуллин бер төркем өлкән язучыларны туплап, Сарман районына әдәбият көннәре үткәрергә чыга.

Язучыларның Әлмәт бүлеге җитәкчесе булып эшли башлагач, шагыйрь Равил Фәйзуллин бер төркем өлкән язучыларны туплап, Сарман районына әдәбият көннәре үткәрергә чыга. Арада драматург Сәет Кальметов та була. Аның иҗатын Равил Фәйзуллин әлегә бик белеп бетерми, халыкка ничек тәкъдим итәргә? Аптырагач, ул өлкән язучының фронтовик булуына, сугышны сержант званиесендә тәмамлавына басым ясап сөйли.

Икенче авылда халык белән очрашу вакытында Сәет Кальметовны лейтенант дәрәҗәсенә күтәреп җибәрә. Үзе эченнән шикләнеп тә куя. Әмма Сәет Кальметов бернинди ризасызлык күрсәтмәгәч, юмартланып китеп, өченче авылда аңа – капитан, дүртенче авылда исә майор дәрәҗәсен биреп ташлый. Хәрби дәрәҗәсе арткан саен, Сәет Кальметов яңадан-яңа сугыш детальләре табып, тагын да очыныбрак чыгыш ясый икән.

Ниһаять, район үзәгендәге мәдәният сараенда хушлашу кичәсе була. Равил Фәйзуллин берәм-берәм язучыларга сүз бирә. Менә Сәет Кальметовка чират җитә. Костюмын үтүкләп, яңа галстук тагып, бүген инде подполковник булырга җыенып, трибунага таба барып яткан Кальметов Фәйзуллин авызыннан үзе хакында «сержант» дигән сүзне ишеткәч, өнсез кала, Равил Фәйзуллинга рәнҗүле караш ташлап, кабаттан сержант роленә кайтып төшә алмыйча ык-мык итеп тора икән.

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

 
 

 

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев