Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Тау Мөхәммәд янына килмәсә...

Америкадан әйләнеп кайтканнан соң, бу сәфәрдә катнашкан ун журналист һәм дә Шолоховка Ленин премиясе бирелә. Шолохов Мәскәү Кремленә бүләк бирү тантанасына: «Мондый футбол командасында катнаша алмыйм», дип бармый кала.

Никита Хрущёв АКШка визиты вакытында үзе белән бер төркем журналистларны һәм язучылардан бердәнбер Михаил Шолоховны ала. Мактанасы килеп, Кеннедига болай ди:

– Без синең белән ике бөек держава башлыклары. Менә безнең арада атаклы язучы Михаил Шолохов бар. Сезнең Хемингуэй белән безнең Шолоховны якыннан таныштырырга иде бит, – ди.

– Бик шәп булыр иде дә ... гафу итәсез, минем хакимлек иҗат кешеләренә кагылмый шул, – ди Кеннеди.

Үз илендә чикләнмәгән хакимлеккә күнеккән Хрущёв аптырап кала, әмма барыбер сүзен-сүз итә:

– Үткен күзле егетләреңнән таптырып китерт үзен, – ди.

Күпмедер вакыттан соң Ак йорттан шундый хәбәр алына: Кубада яшәп яткан Хемингуэй болай дигән, имеш: «АКШ Президентыннан башка да рәхәтләнеп рус язучысы белән виски эчә алам. Тик хәзергә вакытым тыгыз чак, өстәл янында язып утырам...» Америкадан әйләнеп кайтканнан соң, бу сәфәрдә катнашкан ун журналист һәм дә Шолоховка Ленин премиясе бирелә. Шолохов Мәскәү Кремленә бүләк бирү тантанасына: «Мондый футбол командасында катнаша алмыйм», дип бармый кала.

Атаклы Дон казагы яшәгән Вёшенская станицасына Илбашының үзенә барырга туры килә.

Аршак ТЕР-МАРКАРЬЯН

 

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев