Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Баязит тарихка керә

Биш яшьлек улы Баязитны ияртеп, Ркаил Зәйдулла университет яныннан бара икән. Кинәт колонналар арасыннан затлы кешеләр төркеме ишелеп чыга.

Биш яшьлек улы Баязитны ияртеп, Ркаил Зәйдулла университет яныннан бара икән. Кинәт колонналар арасыннан затлы кешеләр төркеме ишелеп чыга. Фотографлар, видеога төшерүчеләр мәш килә. Ул арада төркем аерылып китә — каршыда Президент Минтимер Шәймиев басып тора. Кул изәп ул Баязитны үз янына дәшә. «Син Ркаилнең улымы, исемең ничек? — дип, малайның иңеннән коча. Шул мәлдә фотографлар, бер-берсен уздырып, яшен уйнатып ала.

Берничә көннән Минтимер аганың Баязит белән төшкән фотосы «Мәдәни җомга»ның беренче битен тутырып басылып чыга.

— Биш яшьтә... Президентның үзе белән фотога төш әле... Үскәч кем чыкмас синнән, улым, — ди ата кеше, горурланып.

Бер елдан Ркаил Зәйдулла улын Мәскәүгә алып бара. Кызыл мәйданны, Кремльне тамаша кылып хәйран йөргәннән соң, Баязит әйтеп куя:

— Әти, нишләп Путин үзе күренми?

"КУ" 3, 2016

Фото: Михаил Козловский

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев