Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Балык башы

Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп банкетта утыра икән.

Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп банкетта утыра икән. Өстәлдә балык ризыгы мулдан, хәтта кыздырылган чөгә, табан башлары да өем-өем тора. Марсель Гали, бер балык башын кызыгып алып, чәнечке белән чемченә-чемченә ашарга азаплана торгач, янәшәсендә йотлыгып карап куйган Равил Фәйзуллинга:

– «Балык башыннан да тәмле нәрсә юк дөньяда», дип, авыз суларын китерә идең, бик җайсыз нәрсә икән, – ди.

– Костюмнан, галстук буып, кем инде балык башына тотына, – ди Равил Фәйзуллин. – Аны бит болай ашамыйлар. Аны бит!.. Ялгызың гына калып... Ишекне эчтән ике йозакка бикләп... Билдән чишенеп ташлап... Муенга сөлге салып... Терсәктән мае акканчы ике куллап ботарлый-ботарлый... Җиде тавышка сызгыртып, җелеген суыра-суыра... Ара-тирә рәхәт кычкыргалап... Башны артка ташлап, мәмрәп торган итен тел өстенә сала-сала... Мырлый-мырлый ашарга кирәк!..

"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев