Тәгәрмәчле халык

Сиксәненче елларда Уфаның бер төркем галимнәре шау кузгаттылар. Имеш, дөнья цивилизациясен башкортлар башлап җибәргәннәр, тәгәрмәчне беренче булып алар уйлап тапкан икән. Моны ишеткәч, Мостай ага Кәрим үзалдына көлеп куйган да:

– Алай гына түгел...Тәгәрмәч уйлап табыласын алдан белеп, алар көпчәкне майларга башта дегет уйлап тапканнар, – дигән.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: