Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ут алма син шәмдәлләргә

Ут алма син шәмдәлләргә, Кагылма син шәүләләргә, Ай нурында коенсыннар.

Күзләреңдә – төнге учак,

Җылыт, әйдә, арган җанны,

Мин оныттым бугай инде

Бәхет юрап узганнарны.

Тәрәзәгә сарыла җил –

Җылыт, әйдә, арган җанны...

 

Бүген безгә бирелгәнме

Мәңгелекнең бер мизгеле:

Гонаһлардан арган җанны

Кочып алсын бер изгелек.

Пышылда син ягымлы сүз,

Мәңгелекнең бер мизгеле!..

 

Ут алма син шәмдәлләргә,

Кагылма син шәүләләргә,

Ай нурында коенсыннар.

Мәхәббәткә соңардык, дип,

Кыенсынма, кыенсынма..

Еллар аша төбәлик бер

Үкенечләр коесына.  

 

Безгә дигән үксез бәхет

Айның туңган ягындамы?

Пышылда син ягымлы сүз,

Җылыт, әйдә, бу дөньяны.

Тәрәзәгә сарыла җил –

Сары яфрак явымнары...

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев