Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Акча кемгә кирәк?

Камил Кәримовның сигез йөз дә кырык мең тиражлы «Чаян» журналында эшләгән чагы. Җаваплы секретарь буларак, гонорар язу көне җиткәч, аның кабинетыннан журнал хезмәткәрләре өзелми...

Камил Кәримовның сигез йөз дә кырык мең тиражлы «Чаян» журналында эшләгән чагы. Җаваплы секретарь буларак, гонорар язу көне җиткәч, аның кабинетыннан журнал хезмәткәрләре өзелми. Берәү дә: «Миңа гонорарны бигрәк күп язгансың», – дип керми, әлбәттә. Танылган рәссам Леонид Елькович та, йомшак кына басып, бусагадан уза.

– Бу санга кергән рәсемнәрне өч тапкыр күчереп ясадым, ике-өч тәңкәгә арттыра алмассызмы, Камил Адгамович, – дип үтенечен белдерә.

– Эчмисез, тартмыйсыз, Леонид Яковлевич, нәрсәгә сезгә акча?! Сиксәнгә җитеп килгәндә, хатын-кыз да кирәк түгел инде сезгә...

– Хатын-кыз мәсьәләсендә алай кистереп әйтмә, – ди Леонид Елькович, бармагын чөеп, яһүдләрчә мут карашын төбәп, – менә сез күз алдына китерегез әле, Камил Адгамович, хатын-кыз белән якынлык кылганнан соң, карават кырыенарак шуышып, түшәмгә карап, бөтен нәрсәгә битараф булып, хәлсез рәхәтлектә чалкан яткалыйсыздыр бит?.. – Камилнең күзләрендә тояклар уйный башлавын күреп, ул өстәп куя: менә мин унбиш ел инде гел шундый халәттә яшим, – ди ул.

"КУ" 1, 2018
Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев