Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Вахит Юныс хатлары

Дөньялар үзгәреп барамы? Мин монда Мәскәүнең Беренче программасын карап барам. Кысмыйлармы, искелеккә кайтмыйлармы татар матбугатында? Кемнәр ничек? Мәһди, Ризван, Гәрәй, Туфан, Аяз?

Мәскәү, Останкино 14.12.90
Марсель туган!

Менә тагын 3 фото салам. Минемчә, Миргазиян белән икәү авылда төшкән фоторәсем бәлки ярар? Үзең кара инде. Башка архивлардан эзләргә вакыт юк иде. Иртәгә таң белән Миргазиян белән загородка китәбез, аннан ике көннән генә кайтабыз. Аннан соң минем бик еракка – Шәм Шәрифкә (Сүриягә) китүем ихтимал (21.12.90 иртән иртүк).

Газетада синең интервью чыккач, миңа җибәрергә тырыш әле, ә? Минем адрес булачак:

г. Дамаск, Сирия, Торгпредство СССР, г. Ас-Саура, 182012, Юнусову В.З. 
Исән-сау күрешергә насыйп итсен!

Үзеңне яратып, тирән ихтирам белән, Вахит. 
P.S. Кирәк булмаган фотоларны кире йә Мәскәүгә, йә Сүриягә җибәр.


***


8.04.91 г. Ас-Саура Сүрия
Марсель туган!

Мин менә тагын пәйгамбәрләр яшәгән җирләрдә. Инде 4 ай монда килгәнгә. Гыйрактагы сугыш тавышы ишетелеп торды, моннан бик якын бит.

Эш монда бик күп, вакыт калмый диярлек, тик юлъязмалар, очерклар, күзәтүләр, эссе формасында сызгалыйм.

Менә «Аваз»да басарга тәкъдим итеп, бер кечкенә күзәтү җибәрәм: «Өзелмәгән әфлисуннар». Кызганычка каршы, минем монда машинка юк (инглиз һәм гарәп телендә генә), кулъязмада җибәрәм.

Синең берәр әсәреңне укыйсы килә, җибәрә алмассыңмы? Адрес:

Сирия, Генконсульство СССР в г. Алеппо, г. Ас-Саура, 182012, Юнусову Вахиту Закировичу.

Менә сиңа адресым язылган конверт җибәрәм, шушы элекке маркалар һәм конвертлар белән язышабыз әле һаман да, барысы да килә.

Дөньялар үзгәреп барамы? Мин монда Мәскәүнең Беренче программасын карап барам. Кысмыйлармы, искелеккә кайтмыйлармы татар матбугатында? Кемнәр ничек? Мәһди, Ризван, Гәрәй, Туфан, Аяз?

Минем теге интервью чыга алдымы, юкмы? Яз әле миңа, яме? Казан газеталарында минем әйберләр күренмәдеме?

Әгәр дә вакытлыча «шөрепләрне бик кыссалар» да, кешелек җәмгыяте кануннары үзенекен итәчәк – моңа иманым камил. Куркып-өркеп, дерелдәп, шөлләп яшәмәячәкбез! Вөҗданыбыз кушкан сүзне әйтмичә дерелдәп калмабыз!

Марсель дускай, син миңа бу хатны алу турында кош теле җибәр әле, яме? 
Сиңа дусларча күп сәламнәр озатып, тирән ихтирам белән, яратып, Вахит. 
P.S. Сиңа бүләккә бер йөзек алдым.  
 

***


8.08.91 Мөхәррәм аеның 28 кичәсе, 1412 е («Һиҗрә камәрия»)

Марсель туган! 
Син ничектер югалдың...

Мин сиңа хатлар яздым, җавап булмады.

Исәнме, иминме син, сау-сәламәтме, дөньяга очлы күз белән, сатира-юмор белән каравыңны югалтмадыңмы? Тормышның ифрат нечкә, нәфис якларын сиңа гына хас булган шигъри чагыштырулар аша күрә белүеңне ташламадыңмы?

Минем интервью – чүп нәрсә, аңа игътибар итмә! Аның басылмавының 100 сәбәбе булырга мөмкин; миндә комплекс неполноценности юк, дөньяга мин фәлсәфи күзлектән карыйм. Хәйям язганча: 
«Берәү күкрәк кага-кага: «Бу – мин!» – ди.

Берәү байлыкка мактана: «Бу – мин!» – ди.

Дәрәҗә, мал вә дан булды дигәндә,

Кинәт үлем килеп тота: «Бу – мин!!!» – ди». 
Мин ярты дөньяны гизеп, озак еллар «башка планета»ларда эшләгән һәм чәч агарткан кешегә дан да, дәрәҗә дә кызыктыра торган курчак түгел... Үзең беләсең, татар әдәбиятында әдипләрнең тормышы данда йөзеп түгел, ә хәер сорашып үтә, шуңа күрә мине андый язмыш кызыксындырмый. Бездә генә түгел, хәтта чит илдә дә баеп булмый...

Шулай да, кайда син, ничек син?

Мин сиңа бик кечкенә «Өзелмәгән әфлисуннар» дигән уйлану җибәргән идем, алдыңмы? Әгәр инде «Аваз» өчен ул кирәк түгел икән, «Шәһри Казан» яисә «Татарстан яшьләре» газетасына бир. Бирмәсәң, миңа яз: «Кирәкми аны басарга!» – диген. Мин аңлармын, аңламый торган томана, аңгыра кеше түгел...

Син, егет кеше, яз әле, ә?

Менә сиңа адресымны язган конверт җибәрәм, шуның эченә хат салып җибәрү өчен. Әгәр шуның эченә үзеңнең берәр тозлы-борычлы мәкаләңне дә салып җибәрсәң, мин бик тә мәмнүн һәм шат булырмын.

Әгәр дә инде бу хатка да җавап язмасаң, мин сине дуслар исемлегеннән сызып ташламам, әлбәттә, тик очрашканда, русча гына сөйләшермен: «Драстуй, ты миня ув-в-важ-жаишь?»

Күп сәламнәр озатып, дусларча ихтирам белән, яратып, Вахит. 
P.S.  Татар әдәбиятында нинди яңалыклар бар? 


Бу хатны «Шәһри Казан» редакциясенә язам. Бәлки өеңә язганы сиңа барып җитмәгәндер? 


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде. 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев