Әдәби хәзинәләребез

26.12.2017 12 (декабрь), 2017

Зәки Вәлиди Туган. Хатирәләр (өзек)


Авылымда җәйге татил (каникул)

Май аенда (1909) пароходка утырып Уфага киттем. Анда мәдрәсә ачып, милли дәгъвалар юлында көрәшкән хәлфә Зиятдин Кәмали һәм башка зыялылар белән күрештем. Бу минем губерна шәһәребезне беренче тапкыр күрүем иде. Мин монда башкортларның тарихы белән җитди сурәттә мәшгуль булган Филопенко исемле урыс мөгаллиме белән таныштым. Бу зат берничә еллардан соң үзенең эзләнүләрен, тапкан материалларын аерым китап итеп бастырып чыгарды. Авылыбызга кайттым. Атам да, агам да миңа булган үпкәләрен күптән оныткан. Атам – өйдә абруйлы хөкемдар. Аннан куркып, аны санга сугып торалар, ләкин сорауларына ипләп җавап биргәндә, канәгать кала иде. Минем Казанда Исламиятне өйрәнеп ятуыма ышанмый, урысча гына укый, дип уйлый. – Урысларның яхшымы, әллә начармы икәнен өйрәнгәннәреңне сөйлә! – диде. – Урысның яхшысы аягы астына чаптырыр, яманы муеныбызга камыт тактырыр, – дидем. Бу сүземне атам бик ошатты. Чөнки атамның уенча, безнең тормыш итүебез вә мәдәниятебез шулкадәр мөкәммәл иде ки, урыслардан вә ауропалылардан техникадан башка һичнәрсәгә өйрәнеп булмас.
Тәмәке тартканымны алар киемемә сеңгән истән белделәр. Урысларга охшаган кием кигәнем дә аларга ошамады. Тәмәке исе атам белән анамның күңелен болгата иде. Алар бу киемнәремне чормага менгезеп элделәр һәм алар көзгә чаклы, авылдан аерылып киткәнемә кадәр, шунда эленеп торды. Өйгә кайткан көнне иртән, яраткан кола атыма атланып, тирә-якны карап йөрдем. Кире кайтканда, өй яныннан гына агып ятучы кечкенә инештә электән сөйгәнем мишәр кызы Ләйлибәдәрнең кер чайкаганын күреп алдым. Аның ярәшелгән икәнен ишеттем, бу гүзәл мине күрүгә үк качты. Минем аңа булган самими гыйшкым һич үзгәрмәде. Шушы эчтәлектәге халык такмагын язып, кызның төпчек энесенә бирдем.

Су буенда керләр чайкый,
Талмый микән беләге;
Күрше торып, күрә йөреп,
Янмый микән йөрәге!

Ул да миңа язу күндерде.

Күтенә кигән чалбарының
Балаклары тар икән,
Коръән өе мәдрәсәдә
Тәмәке тарта икән.
Кигәне сасык, шул исенә
Күрше-күлән төчкерер,
Авызы янсын корагорның,
Ил янмасын, ди микән?!

Ул вакытта тәмәке тарту бездә нәҗес эш санала иде. Кыз шул турыда минем йөземә бәрде. Шулай итеп, шушы елның җәй татилендә кызны ара-тирә күрүем миңа ләззәт бирә иде. Ләйлибәдәрнең тәнкыйте тәэсирендә бу татил вакытында, хәтта яшереп булса да, тәмәке тартмадым.

Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте


Хатирәләр «КУ» журналының  7, 8, 10, 12  саннарында (2017 ел) басылды.
Сайтыбызда башка өзекләрне дә укырга мөмкин:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=29344
  2. http://kazanutlary.ru/?p=31381
  3. http://kazanutlary.ru/?p=31381

Картина авторы: Е.Жукова; passionforum.ru