Канатлылар (повесть)

Укырга кайда барырга?

Зәмһәрир салкын январь кичендә таш мәктәптә ут чыкты. Радиодан йөрәкләрне өшетеп: “Тыңлагыз!Тыңлагыз! Урта мәктәп бинасы яна!” дигән коточкыч хәбәрне ишетеп, халык мәктәпкә йөгерде. Таш бинаның көнчыгыш ягыннан янгын ике этажны да камап алган иде. Ялкын телләре, кара сөремгә кушылып, җилсез күккә багана булып күтәрелде. Караңгы төндә тирә якны яктыртып, чытырдап, гүләп, очкыннар очты; мәктәп эчендә нәрсәләрдер шарт-шорт килде; җил булмаса да, янган китапларның битләре кара күбәләкләрдәй ялкын эчендә бөтерелделәр... Бик еракларда күк гөмбәзе кандай кызарып торды. Куркудан, салкыннан бөрешкән, калтыранган балалар мәктәпләренә карап үкереп еладылар... Бу мәхшәрдә балаларның чуалуы тагын да зур бәхетсезлеккә китерергә мөмкин иде, шуны кисәтер өчен укытучылар кайтып китүләрен таләп иттеләр.

Барлык җитәкчеләр, район активы җыелды, утка каршы көрәш эшләренә юнәлеш бирергә омтылдылар.

Югары класс егетләре ут капмаган урыннарга тәрәзәләрдән кереп, кабинетлардан булдыра алганча мәктәп милкен ташыдылар, китапханә һәм спортзал ягыннан көрәкләр белән кар ыргыттылар, тезелешеп, чылбыр буенча чиләкләр белән су ташыдылар, янгын машиналары берөзлексез су сиптерделәр. Йөзләгән кешеләр нидер эшләргә, утны сүндерергә омтылдылар. Ләкин бу афәтне җиңәрлек көч юк иде. Коелардан ташыган су коточкыч зур янгынга кашык белән сипкән кебек кенә иде... Мәктәп ике–өч көн төтенләп янды. Кирпеч стеналары гына утырып калды. Коточкыч... Авыл уртасындагы янган, җимерелгән бина сугыш вакытында илебезнең яртысы нәкъ шулай янып, җимерелеп бетүе өлкәннәрнең хәтеренә төшеп, тетрәндерде. Авылга килгән афәт бар кешегә кайгы булды. Меңгә якын бала укыган мәктәп - район үзәгендәге бердәнбер зур таш бина иде. Авылда аны алыштырырлык бина юк: зур булмаган ике катлы агач почта бинасы һәм гаиләләр яши торган ике катлы агач “общежитие”. Каникуллар бетеп, укулар башланыр алдыннан, тулай торактан гаиләләрне чыгарып, ничәдер классны шунда күчерделәр. Башлангыч мәктәп саналган агач мәктәптә югары классларны икенче сменага куйдылар... Мәктәп яңа авыр режимга күчте.

Илһам унынчы класста укый иде. Үткән ел аны мәктәп комсомол оешмасының секретаре итеп сайладылар. Төн уртасында стенадагы репродуктор сөйли башлаганда ул "Күтәрелгән чирәмнәр" романын укып утыра иде. Коточкыч хәбәрне ишеткәч, киемнәрен кулына тотып, чыгып йөгерде. Комсомол комитеты бүлмәсе утка чорналган иде инде: янгын китапханәдә кабынган диделәр, комитет бүлмәсе янәшәсендә.

Сөремгә буялган, юеш киемнәре бозланып каткан егет иң соңгылардан булып өенә кайтып ауды. Ул төн аның хәтерендә мәңгегә исендә калды: барлык кеше өчен килгән уртак кайгы аларны тетрәндерде, йөрәкләрен ярсытты, барысы да мәктәпне саклап калырга дигән теләк белән янды, егетләр батырлыкка әзер иде... Ләкин, кызганычка, андый зур янгынны җиңәрлек корал да, машиналар да, су да җитәрлек түгел иде... Мәктәпне алып кала алмау Илһамның күңелендә үкенечле хис - гаеплелек, җаваплылык тойгысы калды...

***

Мәктәп тәмамларга дүрт ай гына калган чыгарылыш класс укучыларына консультация үткәрергә урын юк - иртәдән төнгә кадәр дәресләр бара. Көннәр җылынгач, укытучылар консультацияләрне тышта ачык һавада үткәрделәр.

Чыгарылыш кичәсе агач мәктәпнең коридоры саналган киң генә залда үтте. Янган мәктәпнең якты, биек, матур актлар залын сагындылар... Нинди югалту кичерүләре кабат исләренә төшеп, күңелләр моңсуланды...

Яхшы укыган, комсомол эшендә актив катнашканы өчен Илһамга аттестат белән бергә почет грамотасы да тапшырдылар.

Урта белем турындагы документны ул вакытта "өлгергәнлек аттестаты" диләр иде. Нәрсәләргә өлгергән иде соң гаиләләрендә өч апасыннан соң көтеп алынган малай? Юк, малай түгел инде ул хәзер, егет! Әле сеңлесе белән энесенә абый!

Күп нәрсәләргә үз фикере бар. Белеме дә ныклы – аттестатта күбесе бишле. Шунысы мөһим - бар фәннәрдән дә хәзерлеге тигез. Тарихны, әдәбиятны күп укыды, унтугызынчы гасыр геройлары: Пестель, декабристлар, аларның хатыннарының дөньяда тиңе булмаган мәхәббәтләре, тугрылыклары, батырлыклары тетрәндерде, хатын-кыз идеалы булып, күңеленә сеңеп калды. Яраткан шагыйре – Лермонтов. Шагыйрьнең горурлыгы, камиллеккә омтылуы, җәмгыятьтә, кешеләрдә очрап торган түбән җанлылык белән килешмәс вөҗданы, нәфрәте, йөрәгенә төшеп газаплаган ялгызлык хисе Илһамга шулай якын булган, күрәсең...

Илһамнар буыны тормышның гаять авыр вакытында – кара болыт булып илебез өстенә канга сусаган немец фашистлары ябырылып, авылларны ,шәһәрләрне җимереп, яндырып, совет кешеләрен үтереп, кол итеп килгән заманда үсте. Сугыш китергән барлык мәхшәрне, ачлык-ялангачлыкны кичерделәр, дошманга ачы нәфрәт белән үстеләр. Тормышка, Туган илгә ныклы карашлары формалашты, аларның идеалы - батыр совет солдатлары – Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин, Илдар Маннанов, комсомоллар Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой, Сергей Тюленин, миллионлаган батыр яшьләр булды. Илһамнар совет шагыйрьләре Константин Симонов, Фатих Кәрим шигырьләре рухында тәрбияләнделәр, чын патриотлар булып үстеләр.

Кулына аттестат алган егетнең исәбе - тормышта кирәкле, кешене кеше итәрлек профессия сайлау, кемнән дә ким булмаслык итеп эшләү, яшәү.

Илһамнар заманында малайларның күбесе кечкенәдән очучы я танкист булырга хыялланды. Алтынчы класста укыганда дусты Әхсән бик зур сер итеп:

- Әйдә, кул сыртына лүтчиклар билгесе ясатабыз! - диде.

- Ничек?? Кем ясый?

- Без торган баракта Рәфис төшерә! Оста ясый! Азатка якорь төшерде. Ул моряк булам ди!

Үзләреннән өлкәнрәк малай самолет фезюляжендәге очкыч билгесен икесенең дә уң кул аркаларына ясап куйды. Бик озакка сузылды эш - малай тырышып, рәссамнәрчә оста итеп, кара корымны энә белән кадап, мәңгелеккә тамгалы – канатлы итте. Зәңгәр канатлар - егетлек, батырлык билгесе санала малайлар арасында! Бу “сәнгатьнең” кыргыйлардан калган гадәт икәнен алар белми әле.

Покрышкин турында укып, батырлыгына сокланып, аның кебек очучы булырга хыялланып йөргән иде Илһам. Александр Покрышкин - өч тапкыр Советлар Союзы Герое сугыш вакытында фашистларның 59 самолетын бәреп төшергән! Аның исеме немец очучыларының котын алган: “Ахтунг! Ахтунг! Һавада Покрышкин!”дип бер-берсенә хәбәр бирә торган булганнар.

Бер язда авылның базар очындагы болынга уйламаганда самолет төште! Бөтен авыл бала-чагасы шунда чапты. Илһам беренчеләрдән булып барып җитте. Яшелгә буялган зур булмаган очкыч ничек Каенлыкүлгә килеп чыккандыр, анысын белмәделәр, ләкин бар төшен, һәр шөребенә кадәр карап, тотып, капшап, иснәп чыктылар. Летчиклар икәү иде, ачуланмадылар, кумадылар, кызыксынудан күзләре янган малайларга карарга рөхсәт иттеләр. Хыяллары якынайган кебек булды малайларның!.. Очучылар да буй җитмәс геройлар түгел икән, гап-гади абыйлар!

Пропеллер җил туздырып әйләнгәнне, самолет яшел болын буйлап тәгәрәп барып, гөрелтәп күккә күтәрелгәнне карап калдылар малайлар... Очкыч җилен тирән итеп сулап куйдылар: э-эх! Йөрәкләрен үзе белән алып китте очкыч!..

Ләкин Илһамга очучы хыялы белән хушлашырга туры килде: югары классларда медицина тикшерүләре вакытында күз күрүе начарлануы беленде. Бу вакытта Динә апасы медицина институтының педиатрия факультетына укырга кергән иде. Илһам апасы каникулга алып кайткан педиатрия һәм анатомия китапларын кызыксынып караштырды, укыштырды, сораштырды. Бу кызыксыну юктан гына түгел иде. Аның күңел түрендә онытылмыйча җанын борчып торган төен – чишелмәгән сорау бар...

Илһам үзе дә кечкенә иде әле... Азнакайда яшиләр. Әбиләре дә исән иде әле. Ике кечкенә сеңлесе гел Илһам тирәсендә чуалалар, уйныйлар, көләләр, абыйларын яраталар. Ул да сеңлеләрен уйната, аларга кәгазьдән уенчыклар, очкычлар, көймәләр ясап бирә. Аралары ике генә яшь булган Зөлфия белән Венера – игезәкләр кебек аксыл–сары чәчле матур кызчыклар бер иртәдә икесе дә авырый башладылар: тәннәре яна, күңелләре болгана, тамак төпләре авырта, су да эчә алмыйлар. Кечкенә сеңлеләренең тыннары бетеп, сулый алмыйча газаплануларын күреп, куркудан үзенә дә тын җитмәгән кебек тойды, кычкырып елап җибәрде:

- Әни, апайларым нишләделә-әр?

Сеңелләре суламый да, еламый да тынып калгач, өлкәннәр аһылдавыннан үлгәннәрен аңлады, үзәк өзгеч тавыш белән елап, әнисенең кулына ябышты:

- Әнекәем, мин дә үләмме-е-е?

- И Аллам! Нишлим?! Үлмисең, улыкаем! Үлмә-ә-ә! Алып китегезче баланы берәрегез!Күршеләргә кертегез!...

- Курыкма нәнәм, үлмисең, үлмисең! - Фәһимә апасы үксеп елый-елый энесен җитәкләп, күршеләренә кертеп куйды.

Ул көн Илһамның кечкенә йөрәгендә җәрәхәт булып калды... Сеңлеләренең мәетләрен озаткач, өйләренә кайтырга теләмәде: анда куркыныч... Өйнең яме бетте... Әнисе кайгыдан үзәге өзелеп елаганда, малай газаплана... Бу тетрәнүдән соң аны бер сорау борчыды: нишләп Әлфия белән Венера үлде? Үтерми торган дару юк микәнни? Әбисе чирләгәч, дару эчеп терелгән иде бит. Үзе дә үләргә мөмкинлеге уена килеп, эченең әллә кай төше өшеп китте... Бу уйга җаны карышты! Юк! Ул врач булыр, үтерми торган дару эзләп табар!..

Алар Динә апасы белән ул  авыр көннәрне искә төшереп, сеңлеләрен сагынып  сөйләштеләр.

- Хәзер җитеп килгән кызлар булырлар иде: Зөлфиягә унбиш, Венерага унөч булыр иде, - дип авыр сулап куйды Динә.

- Дифтериянең  үлемгә китерүенең  сәбәбе  нәрсәдән соң? - дип сорады Илһам ачыклыйсы, беләсе килеп.

- Дифтерия хәзерге заманда да куркыныч авырулардан санала. Ул бик йогышлы. Тамак төбе шешеп, сулыш юлларын каплый, кеше сулый алмый, буылып үлә. Андый хәлгә, стадиягә  килгән очракта хирургия  ярдәм итә ала – бугазны  кисеп, тын юлын ачалар. Хәзер дифтерия  белән көрәшергә антибиотик – пенициллин бар, авыруларны дәвалап, терелтәләр.

Энесенең  медицина белән кызыксынуын күреп :

- Әйдә безнең институтка кер, бергә укырбыз,дип киңәш итте.

- Керә алырмынмы соң?Анда конкурс зур диләр бит.

- Керәсең! Син ул билгеләрең белән кая да керә аласың!

Илһамның мединститутка барырга җыенуын белгәч, әтисе  ни өчендер хупламады .

- Улым, мин күптәннән синең белән сөйләшергә җыена идем. Безнең хәлне күреп торасың, Динә апаңны да көч-хәл белән укытабыз. Син институтка керә алсаң да, укыта  алмабыз.  Мин сиңа хәрби  училищега керергә киңәш итәм. Бер нәрсәгә дә расходланасы булмый: бушка  киендерәләр, ашаталар, укыталар – барысы дәүләт  хисабына. Өч елдан  офицер булып чыгасың.  Военныйларга яхшы түлиләр, кая барсалар да квартира белән тәэмин итәләр. Мин военком белән сөйләшермен, сиңа берсүзсез  училищега юллама бирерләр.

Әтисе сурәтләгән  тормыш  никадәр уңайлы булса да, егеткә тәэсир итмәде.

- Минем хәрби буласым килми.

- Ни өчен?

- Хәзер сугыш түгел бит...

- Армия сугышка һәрвакыт әзер булырга тиеш!

- Врачлар сугышта кирәк түгел мени?

- Кирәк, билгеле! Ләкин бит сүз  укытырга мөмкинлегебез булмау  турында...Үзең күреп торасың... Әле сеңлең белән энеңне  укытасы бар. 

Илһам бу юлы  эндәшмәде. Әтисе хаклы. Өйдә  әтисенең зарплатасына  сигез тамак яшәп яталар. Бары  Әнисә апасы гына кияүгә чыгып, үз тормышы белән яши башлады. Бу 1950 ел иде. Сугыш туктаганга биш ел үтсә дә, әле аның җәрәхәтләре, җимерекләре төзәтелеп бетмәгән; халык җиңү белән рухланып, сөенеп, дәртләнеп эшләсә дә, илдә ачлык, хәерчелек хөкем сөрә: ипине, азык-төлекне карточкага гына бирәләр. Прокурор Хәкимовның да ишле гаиләсе авырлык белән очын-очка көчкә ялгап яши...

Ләкин Илһам үз фикереннән  кире кайтмады.

                                          ***

Сынауларны    уңышлы биреп, көчле конкурстан үтеп, Илһам медицина институты студенты булып кайтты. Өйдәгеләр нишләргә дә - шатланырга да, кайгырырга да белмәделәр. Әтисенең сүзен тыңламаган,  киңәшен тотмаган “бунтарь” өчен бер яктан шатлансалар, икенче яктан борчылдылар – аны җәза көтә. Әтиләре   каты, кырыс кеше. Әмма гомер буе ире сүзен җөпләп, аны олылыклап, буйсынып, беркайда да эшләмичә, сигез баласын ана каз кебек канат астына алып, карап, кайгыртып яшәгән Миңнебану,  улы докторлыкка  укырга кергәнен белгәч, шатланды, күңеле бәхеттән мөлдерәпләр тулды. Миңнебану бу юлы улы яклы! Бар балаларына да мәрхәмәтле ана, нишләптер Илһамын  ныграк ярата, якынрак күрә... Улыкаена карау - тәрбия, ашау да җитмидер дип кызгана, апалары күрмәгәндә, нәрсә булса да кулына тоттыра иде. Малай кеше бит, аңа үсәргә кирәк!  

Барысы да тавыш чыгудан шөлләп тордылар. Ләкин яшен дә яшьнәмәде, күк тә күкрәмәде, әти кеше  тыныч кына карарын чыгарды:

- Улым, минем сүземне тыңламадың, кергәнсең икән укы. Ләкин Динәгә дә, сиңа да шәһәрдә яшәрлек акча җибәрә алмам.  Монда бер казанда пешкән ашны ашап  яшәдек моңарчы. Сиңа кайсыбызның  авызыннан өзеп җибәрербез соң? Булдыра алганча ярдәм итәрбез, ләкин үзеңә тырышырга туры килер - син инде үзеңне–үзең карарлык! Мин синнән яшьрәк идем атам өеннән чыгып киткәндә!

Динә энесен тынычландыра:

- Кайгырма, стипендияне саклап тотсаң, ашарга җитә. Сиңа, бар билгеләрең дә  әйбәт булгач, стипендия билгеләячәкләр. Кышкы сессияне  гел бишлегә бирсәң, югары стипендия алырсың, аңа инде рәхәтләнеп яшәргә була!

Кыз бала җиткерә, әле шул стипендия акчасына хәтта  кием-салым юнәтә, ләкин егетләр  җиткерә  алмый.  Әтисенең сүзе корыч кебек икәнен улы белә. Шулай булачак та. Ләкин Илһам моңа әзер! Ул да  Хәкимов бит! Ул үзенә ышана, әти-әни ышыгында үскән егет әле тормышны белеп бетерми,  шуңа күрә киләчәккә куркусыз карый: ул яшь, көчле! Эшләр, бер тамагын ничек тә туйдырыр!

                      ӘТИ   КЕШЕ                  

Әтисе Балчыклыда  ярлы гаиләдә туган. Авылда нинди эш бар, барсын да  эшләгән: җир  сөргән, иген чәчкән, урак  урган, чабагач белән ашлык суккан. Җирләре  аз  булган, җир аз булгач, ипи дә аз. Кыш көннәре агач эше белән шөгыльләнгәннәр: карама агачын бөгеп, чана  табаны ясый башлаган. Җиңел дә, тиз дә эшләп булмый аны - чана табанын да, чананы да. Базарда сатарлык бер чана ясау өчен ничаклы вакыт һәм көч кирәк! Чана ясап та тамак туйдырырлык,  өс-баш карарлык акча төшереп булмасын аңлады. Егет булып җитә язды, кызлар янына чыгарлык киеме, кызларга кызыл билле прәннек алырлык акча юк! Болай яшәп булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк дип уйлана, тик нәрсә эшләргә кирәген генә белми әле. Ул тормыштан риза түгел! Нәрсә эшләргә икәнен  пристен дигән җиргә баргач төшенде: менә кайда икән кызык дөнья! Парахут дигәннәре туктаган: шау-шу, гөр килеп тора яр буе: шәһәрчә ыспай киенгән  ир-атлар, хатын-кызлар чыга; кулларына бала күтәргән, төенчек, кәрҗин тоткан авыл  хатыннары, капчык күтәргән  авыл агайлары  агыла; андагылар чыгып беткәч, көтеп торган  кешеләр керә башлады. Барысына исе китеп карап торган егеткә берәү эндәште:

- Энекәш, булышмассың микән кертешергә?

Борылып караса, олы яшьтәге абзый нишләргә белми тора: әйберсе күп, берьюлы барысын алып  керә алмый.

- Буш итмәм, энекәш!

Абзыйның авыр гына капчыгын күтәрешеп, үз гомерендә беренче мәртәбә Хафиз пароходка  аяк басты. Билет тикшшерүчегә  абзый аңлатты:

- Ул  озатыша гына, хәзер кире чыга.

Астагы катка әрҗәләр, капчыклар  арасына кертеп урнаштырышты. Билет тикшерүче матрос аны күзәтә иде. Хафиз биредәге башларына  тасмалы  матроска кигән егетләргә карап  исе китте: кояшта янып каралганнар, барысы бер төсле киенгән. Болардан да дәрәҗәле кеше юк диярсең, үзләрен эре, хуҗаларча тоталар! Идел буйлап бушка дөнья гизәләр! Аның да  шушы  ак пароходка утырып, Әстерханга кадәр барасы, күрәсе килде.

- Рәхмәт, энекәш! - дип, абзый  бер тиен бакыр сузды.

- Юк, кирәкмәс ! - дисә дә, абзый  учына көчләп салды. - Әйткән сүз – аткан ук!

Дебаркадерга чыгып, китәсе килмичә,  пароходтан  күзен алмыйча   торды. Менә  пароход  яр буйларын  яңгратып кычкыртып  җибәрде. Ике матрос   юан бауларны җәһәт кенә чишеп, басманы  тартып алдылар. Яр белән ике ара киңәеп, пароход китәр юлына борылды. Акчарлаклар, өске палубадагы пассажирлар  ташлаган булкиларны чүпләп,  кычкыра–кычкыра  пароходны озатып очтылар. Хафизны моңга салып, зәңгәр дулкыннарны ярып, ак пароход  Әстерханга  юл алды... Егетнең  йөрәген  дә үзе белән алып китте... Теге абзый биргән бер тиенгә егет кесә тутырып көнбагыш  сатып алды. Моңа кадәр күрмәгән башкача дөнья  аны кызыктырды, уйландырды: якты, иркен, матур, киң, әллә нинди күңелле дөнья!Авылдан китәргә карар кылды: ничек тә пароходка урнашырга, матрос булып, бушка дөнья гизәргә!

Кабат  пристаньгә барып,  өйрәнчек матрос булып урнашты.  Яңа булмаса да, кемнәндер калган  матрос формасын, күн табанлы ботинка бирделәр, вахта белән эшләгәч, кубрикта  алмашлап йокларга урын да булды. Яңа тормыш кызыклы, күңелле иде: Идел буена урнашкан һәр пристаньдә, зур шәһәрләрдә туктыйлар, яңа кешеләр белән таныша; елгадан   агым буйлап төшкән саен, табигать күренешләре  үзгәрә, кояш ныграк кыздыра;  базарларда моңа кадәр белмәгән җимешләр, яшелчәләр күрде.  Яңа хезмәтен дә ошатты. Башта бик җиңел тоелган иде, эшли башлагач нинди авыр икәнен  төшенде. Авыр эшләргә аврал белдерәләр:  бер туктамый  авыр йөкне пароходка ташыйлар, яки киресенчә, ярга бушаталар. Унбиш яшьлек үсмергә матрос хезмәте чыныгу мәктәбе булды: күп кешеләр белән танышты, аралашты; шомарды, русча сөйләшергә өйрәнде; пассажирлар  алмашынып тора, команда исә  чикләнгән киңлектә яртышар ел бергә яшәргә мәҗбүр, шуңа күрә үзең турында гына түгел, башкалар турында да уйларга, исәпләшергә, ярдәмләшергә кирәк. Монда тәртип  хәрбиләрчә үк булмаса да, приказга – “дед”ка буйсынасың. Капитаннан да усалырак боцман акылга өйрәтә.
Яратты Хафиз ИделнеТөннәрен вахтада торганда, Иделдә таң атуны  көтеп ала:  елга өстеннән  томан күтәрелә; тауларны каплаган  яшел урманнарга, тау итәгенә  урнашкан кечкенә авылларга, көймәдә утырган балыкчыларга  кояшның беренче нурлары  төшеп,  илаһи матур күренешләр ачыла, күңелне кузгата, шатландыра, моңландыра, авылы исенә төшә, сагынудан  әкрен генә авыл көен  авыз эченнән  көйли...

Иделнең  давыллап, котырынган  чаклары да була! Елга гына димә! Чал күбекле дулкыннар пароходны йомычка урынына бәргәләгән чакларда Хафиз ниндидер көрәшкә чыккан кебек, ашкынып, мавыгып,  штормга каршы авралда  куркыныч  янаган  урыннарда була. Әллә нинди эчке теләк - үзенең көчен  сыныйсы килә: булдыра аламы, йөрәклеме, егетме ул? 

Чыныкты, егетнең үзәге ныклы, юлдан язмады, эчәргә сабышмады, тәмәке тартмады. Акча да эшләде. Киенде, яхшы хром итек, гармонь сатып алды һәм көннәрдән бер көнне ...Балчыклыга кайтып төште! Монда инде аны үлгәнгә саныйлар иде: дәрьялар гизеп йөргән, адресы да булмаган зимагурның хаты-хәбәре дә, кайда икәнен белүче дә юк иде! Шыгырдап торган хром итек киеп, хромка гармонын иңсәсенә элеп, Балчыклы урамыннан урап, кызларның йөрәген яндырып бер атналап йөрде ул авылны шаккаттырып. Акчасын кызганмыйча таныш-белешләрен сыйлады. Пароходта йөрсә дә, бу илгизәр хисапта булган икән: аның  армияга барыр  вакыты җиткән! Туган авылына  җибәргәннәр. Инде чын ир-егет  булып өлгергән, унтугызынчы яше  барган  чая  егетне барлык туган-тумачалар  армиягә озаттылар.

Бу вакытта Европада беренче бөтендөнья сугышы дөрли иде. Хафизны сугышка алганда рус  армиясенең хәле коточкыч мөшкел була: Польша, Украина  җирләрен дошманга калдырып, зур югалтулар белән чигенә: күп меңнәрчә солдатлар  һәлак була, немецләргә әсир төшә.

Аларның отрядында татарлар, башкортлар, марилар, чуашлар  -  төрле  милләт егетләре иде.Командирлары тезелгән солдатлар каршысына килеп:

- Кто по-русски знает? - дип сорады.

- Я! - дип кычкырды да, атылып чыгып  та басты Хафиз

- Молодец! Откуда, солдат? - дип елмайды командир.

- Из Казани.

- Татарин?

- Так точно, господин командир!

Шулай итеп егетебез "Татарин из Казани" булып китте.  Русча белүе, кыюлыгы  аңа  бик күп очракларда ярдәм  итте. Алар белән килгән  авыл егетләре  арасында  Хафиз  кебекләр бик аз иде. Русча белмәгән башка милләт егетләренә “таяк ашарга” туры килә: командаларны аңламаган өчен унтерлар строй аша чыгарып  суктырар, төрлечә җәзалыйлар. Берсе аеруча кансыз. Өйрәтүләр ябык бинада  үткәндә, юаш кына бер солдатны түшеннән умырып тотты да, янып торган тимер мичкә арт ягы белән китереп терәде, бичара  кычкырып яна башлагач кына җибәрде. Бу кабәхәтлекне күреп торган Хафиз  нәфрәтләнсә дә, ярдәм итә алмады: унтерга кул күтәрсә, аны атып үтерәчәкләр... Солдатлар тизрәк фротка китү турында уйладылар...  

Менә шуннан соң башланды инде озак елларга сузылган  каһәр  суккан  сугыш михнәте... Сазлы юеш окопларда, карлы–буранлы далаларда, дошман пулялары, снарядлары астында иза чикте Балчыклы егете. Нинди кыенлыклар күрсә дә, сугышта да  югалмады, бирешмәде, бәхетенә, пулялар да читләтеп узды... Канлы сугыштан туйган солдатлар һәм офицерлар арасында ризасызлык үсә, тарала барды. Белоруссиядә алгы сызыкта окопларда ятканда Октябрь революциясе булды. Германия белән солых төзелде. 1918 елның  февралендә  Хафизларны демобилизацияләделәр. Егет авылына кайтып җитәргә өлгермәде, Кызыл Армиягә алдылар. 1918 елның августында ак чехлар  Казанны алганда, Хафизлар часте Кремльне  саклый иде. Чехларны кугач, егетебезне Казанда оештырылган интернационал  кавалерия курсларына укырга җибәрделәр. 1921 елны курсатлардан  Кызыл Армиянең Беренче Казан полкы төзеп, Көнбатыш Себергә - Төмән өлкәсенә  Колчакның котрреволюцион армиясенә каршы җибәрделәр.  Кызыл Армиянең Беренче Казан полкы   сугыша-сугыша,  елгалар кичеп, Урал  тауларын үтеп, Ирбит дигән шәһәрне азат итеп, Иванеевка дигән авылга  җитәрәк туктады. Анда колчаклылар урнашкан  иде. Командир Хафизны өч  егет белән  шул  авылга разведкага җибәде. Атларын урманда бер иптәшләренә калдырып, авылга  киттеләр. Төн  искиткеч   якты: тулган ай  ак кар каплаган  дөньяга көмеш нурын сибә... Ичмаса болытлар  булса икән!  Заданиены зур саклык белән башкарганнар иде югыйсә, кисәк кенә мылтык шартлады: сизделәр! Авыл урамы солдатлар белән тулды! Хафиз яшендәй атылып урман эченә  чумды, бар көченә куакларны ерып, атлар янына йөгерде

- Китәбез! - дип кычкырды. Атының сыртына сеңеп, бер тән, бер җан булып, ашыктырып, ялварды:

- Әйдә, Кашка! Алга! Алга! Тырыш, дустым, тоттырмыйк! Бирешмик!

 Арттан куа киләләр! Туктаусыз аталар!

Кашка  - сыналган сугышчан  ат, мылтык тавышын ишетү белән, су сөлеге кебек сузылып, кош кебек очты, канатлары бар диярсең! Мылтыклар  шарт та шорт! Карлы–бозлы юлда тояклар тук-тук-тук! Хафизның йөрәге   бугазына ук килеп, коточкыч тизлектә күкрәк читлегенә бәреп, чыгам! чыгам!” дип тибә! Күпме чапканнардыр, минутлармы, сәгатьме, дошман  белән ара ерагая барганын тояклар тупырдавы  йомшара барудан аңлады.

“Калалар!”- дип уйлавы булды, уң як калак сөяген  яндырып, очлы кайнар чөй килеп  кадалды. Гаҗәпләнгән кебек,  артына борылып карады: куучылар борылып, китеп баралар иде.Тәне  буйлап җылы  кан  акканны тоеп, Кашканы ашыктырды.

.                                              ***

Үзләренең  позициясенә кайтып җиткәндә, атының муенын кочаклап, сыгылып төшкән Хафизны күтәреп алдылар. Командирга әйтәсе сүзләрен әйтүе булды, аңының соңгы очкыннары  сүнде...

Сугышчан дуслары аны үлде дип уйладылар...  Кайнар йөрәге сизелер–сизелмәс кенә  тибә иде әле. Отряд фельдшеры йөрәген тыңлап, ярасын карады: җәрәхәте куркыныч: пуля калак сөяген, үпкәсен, күкрәген тишкән, канын  күп  югалткан иде. Күкрәген бәйләп,  аңга килмәгән  Хафизны  тунга төреп, чанага салдылар да, Ирбит госпиталенә озаттылар.      

Икенче көнне  отряд   Иванеевка авылына  бәреп  кергәч, дошманның  коточкыч  кансызлыгын күреп тетрәнделәр: колчаклылар безнең өч разведчик  егетнең башларын кисеп, кар өеменә бастырып куйганнар иде... Иптәшләре   җан ачуы  белән дошманнан үч алдылар

 ...Кемнәрнең    газиз балаларының җаннарын кыйганнар?...

Татар иленнән килгән  бөркет кебек егетләр  себер туфрагында ятып калдылар...

Сугыш юллары буйлап меңәрләгән корбаннар...

                                             ***

Хафизның  да хәле кыл өстендә. Аңына килми озак яткан. Операция ясаганнар. Ул аларны сизмәде. Авыруның исән калуына өмет бик аз. Ходай гомерен өзмәгән, яшәргә язган булып чыкты.

Алты ай Ирбит госпиталендә, башта үлем белән яшәү арасында, тора-бара яшәү чаткылары кабынып, көрәшә торгач, аякка басып, армияга яраксыз дигән кәгазь белән, бик озак тимер юлларда изаланып, 1922 елда туган авылы Балчыклыга кайтып керде. Кайтып егылды дисәк дөрес булыр. Аңа  егерме алты яшь, ул хәзер бөтенләй башка кеше иде.

Авыл да башка. 1921 елгы  корылыктан соң, ачлыктан  бик күп авылдашлары үлгән. Гаиләләре белән үлеп беткәннәрнең кадакланган  йортлары коточкыч фаҗиганең  шәүләсе булып, шомландырып тора. Авылда  совет власте урнашкан, ярлылар, атсызлар берләшеп, яңача тормыш корырга азапланалар. Совет власте  җирсезләргә җир биргән, күмәк тормыш  төзиләр. Бераз тернәкләнгәч, Хафизны авыл советына секретарь итеп сайладылар.  

Егет күрше  Суыксу авылында  мулла  Дәүләтбай кызын күрде дә,  гашыйк  булды! Миңлебану һушына  килеп өлгерде  микән, –  Хафиз, гадәтенчә, эшне кызу тотты: алды да кайтты! Гаиләләре ел аралаш ишәеп тора – Миңлебану бала артыннан бала  алып кайта! Өйдә  яшь бала  тавышы, бала исе, сөт исе! Дистә еллар буе чит җирләрдә каңгырып йөргән Хафизга  гаилә җылысын, бала назын, яшәү шатлыгын күрергә насыйп булды!

Илдә үзгәрешләр бара. Яңа тормыш төзергә белемле кешеләр кирәк! Патша Россиясеннән  мирас булып  90 процент укый-яза белмәгән  наданлык калды. Бөтен ил белән укырга-язарга өйрәнә  башладылар. Тормышның һәр тармагына белгечләр кирәк: укытучылар, врачлар, инженерлар! Ленин юкка гына: ”Укырга,укырга, укырга!”- димәгән! Бар төзеп кара белемсез килеш электр станцияләре, тракторлар, самолетлар, кораблар!

Бу өндәүгә яшьләр ил белән дәртләнеп, рухланып күтәрелделәр! Бу югары рухи омтылыш – туган ил өчен хезмәт итүгә изге омтылыш иде!   

Сәвит  рәисе Хафизны да Казанга  юристлыкка укырга җибәрделәр. Төпле белеме булмаган Хафизга бәхетенә күк капусы  ачылган кебек тоелды бу мөмкинлек! Винтовканы каләмгә алыштырган егет, сөенеп, аңа хас үҗәтлек белән хокук, закон, кодекс дигән катлаулы фәнне өйрәнде, үзләштерде. Укып чыккач, Лаеш районына тикшерүче булып килде. Монда ул РКП(б)-Россия коммунистлар (большевиклар) партиясенә кабул иттеләр. Заман катлауллы, илдә сыйнфый көрәш дәвам итә. Тикшерүченең эше авыр, Хафиз кискен хәлләргә очрады.

Төн. Өй тулы бала-чага йоклап ята. Сугыш елларыннан калган гадәт иде микән, әллә яңа хезмәте өйрәттеме, йокласа да бик сак йоклый, ниндидер куркыныч сизеп уянды... Тышта, ишек янында кемнәрдер бар... Караңгыда капшап, мич астыннан балта алды... Келәсен күтәрде дә, ишеккә тибеп җибәрде - ике кешенең берсен якасыннан эләктерде! Балтаны муенына терәде:

- Стой! Башыңны чабам, күтәр кулыңны! - Хафизның яшен урынына кисәк килеп чыгуыннан каушаган дошман, кулларын күтәрде, пычагын ташлап өлгергән иде. Икенчесе юкка чыкты. Үзен үтерегә дип килгән дошманны, юристлар теле белән әйткәндә, зарарсызландырды!

Юриспруденциянең  баскычлары буйлап, ул прокурор дәрәҗәсенә күтәрелде. Прокурорның эше  кеше язмышының иң четерекле, авыр мәленә   бәйле. Монда белем генә җитми, акыл һәм йөрәк сизгер, гадел булырга тиеш. Какшамас холыклы Хафиз шулай эшли дә  -  намусы кушканча. Менә шундый кеше Илһамның әтисе.

СТУДЕНТ ТОРМЫШЫ        

Беренче сентябрьдә институт аудиториясендә группалары  белән  җыелдылар. Группадашларын күргәч, Илһам шаккатты: монда аның ише авыл малае юк!

Ефәктән киенгән кыланчык Казан кызлары; яшел гимнастеркаларына, кительләренә орден-медаль таккан фронтовик егетләр; рус телендә акцент белән сөйләшүче чит ил егетләре – кызлары. Яннарына бармалы түгел!Әтисенең кителеннән бозып тегелгән пинжәк кигән Илһам югалып калды, кыенсынды, җир тишеге булса, кереп китәр иде! Шул вакыт  озын буйлы, кара чәчле, кара күзле, куе кашлы, өлкәнерәк кыяфәтле гади генә киенгән егет аның янына килеп утырды. Һавалы Казан кызлары бу икегә игътибар да итмәделәр -  карашлары алар өстеннән йөгереп кенә үтте.

- Мы с тобой попали в “высшее общество”, - диде күршесе. - Ничего, цыплят по осени считают! Давай знакомиться! Меня Максимом зовут!

- Илһам! - дип, үзенә сузылган зур, каты кулны кысты

Сынау биргәндә  башкалар кебек үк, Илһам  да институтның тулай торагында яшәде. Укырга килгәч, ерак туганнарының адресын табып, шуларда фатирга урнашты. Гомер буе шәһәрдә яшәгән җиңгәсе бик уңайсыз кеше булып чыкты: теге дә ярамый, бу да ярамый.. "Монда авыл түгел!" Электрны да озак яндырмаска, суны да күп тотмаска! Илһам өйләренә кайтып китәрдәй булды... Бер ай чыдады.Түземлеге беткәч, бер көнне Максимга:

- Син берәр җирдә фатир белмисеңме? - диде.

- Кемгә?

- Үземә.

- Мин яшәгән хуҗаларга керергә була. 

- Чынмы? Кайда? Әйбәтләрме?

- Суконныйда. Миңа ошый.

Шулай итеп Илһам Суконный бистәсендәге ярлылар яши торган ике катлы иске агач йортка  күчеп яши башлады.

Кибеп искергән ике катлы агач йортның баскычлары шыгыр-шыгыр җырлап, хәбәр биреп тора. Атлавына карап, кем кергәнен беләләр. Хуҗабикә  тетя Соня - киң күңелле, юмарт хатын. Ул бар дип сөенми, юк дип көенми, тормыштан зарланмый, булганча кабул итә. Дүрт класс белеме генә булган рус хатыны, гомер буе шәһәрдә яшәсә дә, шәһәрлек аңа йокмаган. Бервакыт бик канәгать тетя Соня егетләргә  сөйли:

- Мы севотни в тияньтерь ходили!

- В какой театр, тётя Соня? - дип сорый Илһам.

- А где лошади  пляшуть!         

Циркка барганнар икән. Ярлы тормышта балалар үстереп, тамакларын туйдыру турында уйлап яшәгән гади, мәрхәмәтле, игелекле рус хатынын егетләр ихтирам иттеләр, яраттылар.

Ул  эшчеләр  ашханәсендә эшли. Итләре каезлап алынган сарык скелетын иңсәсенә салып күтәреп кайта да, зур әлүмин кәстрүлгә сөякләрне чабып тутыра. Майлы шулпага кәбестәсен, бәрәңгесен-кишерен, лавр яфрагы, суган  салып, ашап туймаслык щи пешерә. Андый вакытта Максим белән Илһамга да бәхет елмая:

- Максимушка, Илюшка, идите, похлебайте! - дип, чәркә тутырып аш бирә.

                                ***    

Максим белән Илһамның холыкларында, дөньяга, кешеләргә карашларында күп уртаклыклар бар. Максим - чуаш егете, медучилище тәмамлап, ике ел эшләп килгән. Алар икесе дә   үҗәтләнеп, тырышып укыйлар. Максимның әти-әнисе колхозчы, авылда яшиләр. Бар ярдәмнәре – бәрәңге белән тозлы балык. Балыкны әтисе үзе тота, тозлый, һавада киптереп каклый да, эре-эре сылаларны улына сала. Илһамның да хәле шул чама - бәрәңге җибәрәләр. Икесе дә “выживают”. Стипендияне Илһам никадәр сузарга тырышмасын, ай азагына барыбер җитми,

өчәр көн ач йөри. Бик каты ачыккан чакларында апасы янына бара. Динә энесенең агарып калган йөзеннән шундук ач икәнен сизә, тизрәк нидер пешерә, чәй кайнарлап, тумбочкасына бар булган азыгын тезеп куя. Кыз бала сакчыл, һәркайчан запасы була: шушындый энесе ачыгып килгән очракка дип, каядыр яшергән крәндилләре, хәлвә - мазар,  шикәре я берничә  конфеты була. Ипидән беркайчан өзелми. Энесе табадан вермишель ашаганда маңгаена вак кына тир бөрчекләре чыга, апасы аны кызганып, яратып, вакыт-вакыт авыр сулап куя.

Максим – авырырак  тормышта, колхозчы гаиләсендә үскән, ул стипендиясен учыннан “тамызып – тамызып“ кына тота. Ай  азагында зур калай  кружкасына кайнаган суны тутырып сала да, бер телем ипигә тозлы балык кисәге куеп, кипяток чөмерә, кич белән тагын шул меню.   

Акча эшләп, тәмле  итеп туйганчы ашаган чаклары да була аларның, җәй көне ачыкмыйлар: Дубкига барып, йөк бушатырга йөриләр, бригадалары бар. Илһам цемент ташырга бер грузчиктан тотылган “подушка” сатып алды. Подушкага икешәр капчык цемент салгач, тезләре сыгылып китсә дә,  эше авыр булса да, цементтан акча шәп төшә.

Бөтенләй ярдәмсез дә калдырмадылар аны. Питрәчтә яшәгән Хәлимә апасы еш кына китапханә эше белән Казанга килгәндә, ашарына да алып килә, бераз акча да калдыра.

Беренче курсның сентябрендә очрашкан группадашлар белән аермалык әкренләп югала барды: ”чебешләр” санаганда Илһам белән Максимның билгеләре саллы тарта, алдынгылар рәтендә баралар.

Сынауларны гел бишкә биреп баручы, семинарларда катлаулы, иң авыр сорауларга кыю,  тулы, тирән чыгышлар ясаучы Хәкимов укытучыларның да, сабакташларының да ихтирамын яулады, курсның  комсомол секретаре, “биш минуттан врач” буласы егет үзенә тиешле статуска ия булды.   

Авырмы, җиңелме - еллар үтте, шул еллар эчендә  Илһам медицина буенча фундаменталь  теорияне тирән үзләштерде. Дүртенче курста  хирургия кафедрасындагы студенларның гыйлми   оешмасында катнашып, Казан медицина тарихын зур кызыксыну белән өйрәнде. Профессор Александр Васильевич Вишневский турында, хирургияда аның методлары, операция техникасы, анестезиология,  наркоз буенча Европа  һәм дөнья медицинасына  керткән  бәяләп бетергесез өлеше, ачышлары турында чыгыш ясады. Галимнең тормышы һәм иҗаты  турында  кызыклы фактларга нигезләнеп язылган, һәрбер фикерен ныклап уйлап төзелгән доклад тыңлаучыларда кызыксыну уятты, ошады. Докладчик исеменә мактау сүзләре әйткәч, егет уңайсызланып, кызарып чыкса да, эчтән ул шат иде.

                                  ***

Бишенче курста план буенча  практика башланды. Илһамны Казанның 12 нче больницасына  беркеттеләр. Күптән түземсезлек белән көтте ул моны! Операцияләрдә катнашасы, үз куллары белән эшләп карыйсы килә иде!

Барлык больницаларда  да студентларны кочак җәеп каршыламыйлар, кулларына скальпель дә тоттырмыйлар, якын да китермиләр – әнә, ерактан, читтән карап тор, эшләгән кешегә комачаулама. Бәхетенә, Илһам искитмәле яхшы, кешелекле врачлар кулына эләкте! Хирургия бүлегенә Илһамны шәфкать туташы озата керде.

- Серафима Владимировна, бу егет безгә практига килгән, Сезгә җибәрделәр.

Өстәл артында кәгазьләр карап утырган таза гына гәүдәле ханым кыенсыныбрак торган егеткә карап елмайды. Бу караш шундый  җылы, ана назы кебек мәхәббәтле иде.

- Милости просим, молодой человек!

Мондый җылы караштан, мондый йомшак сүзләрдән Илһам  эреде дә китте! Ул таулар күчерергә, кирәк икән, Серафима Владимировнаның    табанының туфрагына әйләнергә әзер! 

Шул сәгатьтән алар дуслаштылар. Рухи якын кешеләр бер караштан бер- берсен таныйлар, сизәләр.

Башта Серафима Владимировнага ияреп обходларга йөрде, авыруларны карады, перевязкалар ясады, операцияларны якыннан карап торды. Серафима егетнең күзләрендә өмет, күкрәгендә батырлыкка әзер йөрәк типкәнен тойды, операцияда катнашырга теләвен күрде. Чираттагы операцияга хәзерләнгәндә Серафима:

- Хакимов, готовься, будеш мне ассистировать! - диде. Егет   сөенечен, дулкынлануын сиздермәскә тырышты.

- Хорошо, Серафима Владимировна.

Ялгышмаган хирург - егет сәләтле, эш барышыннан  аңлап, ярдәм итеп барды. Төп эшне тәмамлагач:

- А теперь дошивай! -  диде Серафима.

Тәҗрибәле, кыю хирург  Серафима Владимировна практикант егетне күп нәрсәгә өйрәтте.

- Хирургияда вак нәрсәләр юк - барысы да әһәмиятле: диагноз кую да, авырудан сораштыра белү дә, пациентны ышандыру, тынычландыру да! Исеңдә тот!Хирург авыру белән сөйләшергә тиеш! Авыру тарихына аның хәлен, дәвалауның нәтиҗәләрен язу өчен. Лечи так, как  ты хотел бы, чтобы лечили тебя!

Егет яхшы практик күнегүләр алды. Практика азагына якынлашканда Илһам остазына мөрәҗәгать итте:

- Серафима Владимировна, можно я продолжу практику самостоятельно?  Я могу приходить по вечерам или в выходные дни.

- Можно, наверное.тЯ поговорю со Старостиным. Может он разрешит  тебе участвовать на своих операциях.

Ике ел буе студент егет Казанның 12 больницасына хирургия бүлегенә йөрде, төнге дежурстволарда  хирурглар Старостин белән Серафима Даниловага аппендэктомияларда, лапоротомияларда, авыр җәрәхәтләр белән килгәннәргә операция ясаганда  ассистентлык итте. Еш кына үзләре контролендә Илһамга гадиерәк операияләрне  ясарга рөхсәт итәләр иде. Шулай итеп, Казан хирургларыннан күнекмәләр алды, өйрәнде. Яшьлек кайнарлыгы белән галиҗанәпләре Хирургияга гомерлеккә  йөрәген һәм акылын, сизгер куллларын багышлады. 1957 елны институт тәмамлап, кызыл диплом алды.

НЫКЛЫ  КАРАР

                             

Министр  кабинетының  ишеге каршында утырган дүрт кешенең һәркайсы  вакыт-вакыт ишеккә күз сала.

Киң маңгаендагы чигә чәчләре юкара, сирәгәя башлаган, яхшы кара костюмнан,  кызгылт галстук таккан  урта яшьләрдәге ир  кулындагы  сәгатенә  карап алгалый. Тезләрендәге калын  көрән папксының читеннән кәгазьләр почмагы күренеп тора.

Бер-берсенә сыеныбрак утырган  ике хатын-кызның өлкәне иелеп кызның колагына  нидер пышылдый, анысы  сүзсез башын кагып кына  куя – киңәшәләр ахры. Йөзләренә борчылу күләгәсе төшкән, яшәү шатлыгы сүрелгән, кайгы баскан, сәламәтлек саклау  министрының  ишеге төбенә  боларны гаҗизлек, соңгы өмет китергәнгә охшый...               

Спорт фасонында тегелгән күкшел  модный костюм, вак шакмаклы күлмәк кигән аксыл чәчле егет вакыт-вакыт әкрен генә тамак кыра, маңгаена таралыбрак төшкән дулкынлы чәчен  сыпыргалый, грекларныкына охшаган киртле  борынын барлагандай, бармаклары белән капшап куя. Дулкынлана, күрәсең.

Һәрберсе   үз гозере, үз үтенече, үз йомышы белән килгән... Яхшы сүз, мәрхәмәт өмет итеп... 

 

- Мансур  Гарифович, Сезне чакыралар, - диде секретарь кыз ишекне ачып. Папка тоткан кеше  пинжәк чабуларын тартып куеп, кабинетка кереп китте. Ишеге бик калын, күрәсең, кабинетта сөйләшкән  бер тавыш та ишетелми. Озак торды кара кәчтүмле кеше. Ул чыккач, шым гына утырган хатыннар кабаланып, сумкаларын җыештырып кереп киттеләр. Ишекләре ябылып бетмәде бугай, өлкән яшьтәге  хатын  кызының сукыраюы, операция ясарга ярдәм итүләрен сорый иде. Министр  кызы  белән нәрсәләр турындадыр сөйләште, сүзләре  ишетелмәсә дә, өлкән хатынның  рәхмәтләр укуыннан җавапның уңай икәне аңлашыла иде. Алар  министр кабинетыннан йөзләре яктырып, сөенеп чыктылар.

Егет, хатыннарның соравы уңай хәл ителгәч, үз проблемасы да уңай  чишеләчәгенә өмет белән керде. Министрның кәефе әйбәт күренде. Егеткә урын тәкъдим итеп:

- Тыңлыйм Сезне, - диде.             

- Мин Хакимов Илһам, быел медицина институтын тәмамладым. Исәбем хирург булып эшләү. Ләкин миңа юлламаны операция ясарга бүлмәсе дә, бернинди уңайлыгы да, башка бер врач та булмаган участок больницасына бирделәр. Берәр район больницасына хирург итеп җибәрүегезне сорыйм!

- Ә  сезнең урында кем эшләргә тиеш була?

- Анда терапевт булып эшләргә теләгән кеше бара ала.   

- Хәзер соң бит инде. Юлламалар өләшенеп беткән, артык специалистларыбыз юк. Сез борчылмагыз, өч елыгызны эшләгез дә, кая телисез шунда барып урнашырсыз. Өч ел күп түгел, үтәр дә китәр.

- Өч ел эчендә хирургиядән белгәнең дә онытылып бетәчәк! Минем хәзер үк хирург булып эшлисем килә! Специальность алыр өчен укырга  телим.

- Участок больницаларында да  хирургка эш булып тора.

- Анда перевязкадан башка нинди операция ясау мөмкин булсын?!

Аның ниндидер дәлилләр табасы, ышандырасы, хирург булу теләгенең нинди көчле икәнен аңлатасы килде.

Егетнең үз сүзендә нык торуы ошаса да, министр бу эшнең четерекле, матавыклы икәнен белә – ул барырга  тиеш  участокны врачсыз калдырырга ярамый!

- Бер нәрсә дә вәгдә итә алмыйм, егет. Билгеләнгән урыныгызга барып эшли башлагыз! Хушыгыз!

Болай кырт өзүгә егет  югалып калды, ни әйтергә белмәде, ләкин бик тиз һушына килеп, үзенең максатыннан чигенергә теләмәгән булачак хирург, очкынлы күзләрен министрга төбәп:

- Сез ярдәм итә  алмасагыз, үзем табармын урын! Мин барыбер хирург булам!Хушыгыз! - дип министр кабинетыннан кабынып  чыкты, әйтерсең алып белән бил алышкан! Тир бөрчекләре каплаган киң маңгаен, алсуланган яңакларын кулъяулык белән сөртте. Дәртләнеп  эшкә китәргә хыялланып йөргән егет планнырының  нинди мөһим икәнен  министрга аңлата, исбатлый  алмавына  үкенде, янды-көйде! Нишләсен соң, ашкынып янган йөрәген  ярып күрсәтсен мени?! Кем ул министрга?! Аның  ишеләр азмени? Илһамның үлеп тәмәке тартасы килде. Кесәсеннән сигарет кабын алып чыгарга юнәлгән иде, каршысына килгән кешене күреп, туктап калды. Озын буйлы, кулына портфель тоткан  кеше  дә,  сораулы карашын  егеткә төбәп, туктады:

- Хакимов? - диде танып.

-  Әйе! Исәнмесез, Аркадий Александрович!

- Исәнмесез! Әле нишләп йөрисез монда?

- Эшкә урнашырга йөри идем. Быел мединститут тәмамладым. Юлламаны участок  больницасына  бирделәр. Берәр районга хирург итеп җибәрегез дип министрга кергән идем, борып чыгарды.

- Безнең районга хирург кирәк. Сез көтеп торыгыз, мин хәзер  министрга керәм. Ул турыда сөйләшермен, - дип, танышы министр кабинетына кереп китте.

Аркадий Александрович – хирург, Каенлыкүлдә   баш  врач булып эшли. Ул Каенлыкүлдә эшләгән прокурор Хакимовның улын таныды.

Илһам шатланырга да, өметләнергә дә  белми – ни булыр? Министр нәрсә дияр?Чыгып, тәмәке тартып кергәндә  ул инде бер ныклы фикергә килде: теге авылга бармаячак, судка бирмәсләр әле, эш табылыр! Аркадий Александрович министрны күндерә алса, иң яхшы  вариант булыр иде - Каенлыкүл аның өчен туган җире кебек якын: анда бик озак яшәделәр, анда мәктәп тәмамлады; бала чагы, үсмер еллары шунда үтте;  алты  ел гына элек, мәктәп тәмамлап, институтка укырга китте. Илһам киткәннән соң бер ел үткәч, әтисен Казанга якын районга  прокурор итеп күчерделәр. Каенлыкүлдә  Илһамның дуслары калды. Ык буенда балык тотып, су коенып үсте ул.

                                              ***

Каенлыкүлнең баш врачы  белән  министр  урыныннан торып исәнләште. Аркадий Александрович  Бөек Ватан сугышы башлану белән  Казан медицина институтының дүртенче курсыннан  армияга зауряд – врач булып алынган һәм сугышның  азагына кадәр  фронт госпиталләрендә хирург булып эшләгән, меңләгән сугышчыларны үлемнән коткарган, батырлыгы өчен дәүләт орденнары-медальләре белән бүләкләнгән  врач икәнен министр бик яхшы белә, ихтирам итә. Сугыштан соң институтны укып бетереп, Каенлыкүлдә эшли башлаган. Аңа кадәр районда беркайчан хирург булмаган, ул - беренче хирург.   

Баш врач министрга бик мөһим эш белән – районда больница төзү турында сөйләшергә килде.  Папкасын  ачып, берничә бит кәгазьне  алдына куйды.  Бу документлар аңа булачак әңгәмәдә  кирәк иде, күрәсең. Каенлыкүл  - республиканың иң читендәге  авыл хуҗалыгы районы, тимер юлдан да, су юлыннан да еракта тора, шуның өчен трнспорт мәсәләсе  бик авыр. Үзәктән ерак булу һәръяклап суктыра- тәэмин ителү  канәгатьләнерлек түгел. Бу турыда министр  да белә, шулай да баш врач кыскача гына  эшләрнең торышын әйтеп китәргә булды.

- Безнең  районда утыз ике мең кеше яши. Шуларга барысы алты врач хезмәт күрсәтә: педиатр, рентгенолог, окулист, санэпидем станция баш врачы  һәм мин. Иң кирәк специалистларыбыз юк, безгә акушер-гинеколог, терапевт һәм хирург кирәк. Больница  заман таләпләренә җавап бирерлек түгел -  искергән  агач биналар, су  да, ягулык системасы да кертелмәгән. Утын кисеп, ярып мичкә ташып ягалар. Суны коелардан көянтә-чиләк белән ташыйлар. Кухня  отделениелардан 200 метр ераклыкта, азыкны чиләк-көянтә белән ташыйлар. Эшләре гаять авыр. Санитария-гигиена кагыйдәләре  үтәлерлек түгел. Суны мичтә  һәм керогазларда җылыталар. Күрәсез, безнең районга кичекмәстән больница төзергә кирәк. Иске биналарда күпме яксалар да җылы тормый, салкын. Болардан башка тагын бер үтенеч  бар: инструментлар, диагностика буенча аппаратура  җитми, булганнары да бик иске. Мондый шартларда аналарның, балаларның сәламәтлеген саклау кыенлаша. Бигрәк тә роддом бинасы борчый. Баш табиб монысына басым ясап әйтте, чөнки република буенча   яңа туган балаларның үлеме  кимеми иде.

Баш врач сөйләгәннәрне зур дикъкать белән тыңлап бетергәч, министр тиз генә сүз башламады, бер мәлгә уйланып утырды.

- Әй–е-е... Кичекмәстән төзергә кирәк. Моңа кадәр бюджеттан акчаны шәһәр төзелешләренә  җибәрделәр. Сезнең районга больница төзүне киләсе  1958 ел планына кертергә уйлыйбыз. Бу турыда Министрлар советы белән сөйләшү булган иде. Сезгә документация артыннан йөрисе була. Больница төзелгәч, барысы да яңартылыр: мебель дә, инструментлар да. Врачлар белән дә хәл ителер.    

- Рәхмәт, - диде доктор куанып. – Без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.

Калган көндәлек әһәмиятле эшләргә тукталып сөйләшкәннән соң,    

Аркадий Александрович  хушлашып, чыгарга әзерләнгән иде, Илһам исенә төшеп, министрга мөрәҗәгать итте:

- Коридорда бер  хирург егет утыра. Ул безнең районнан, тәрбияле егет. Безнең больницага хирург кирәк. Рөхсәт итмәссезме безгә  җибәрергә? 

Министр көлеп куйды.

- Бик үзсүзле, каты  характерлыга охшаган, әйдә, алып китегез, аннан яхшы хирург чыгар!

Шулай итеп, Илһам яңадан министрлыктан  юллама алып, Каенлыкүл  районына хирург  булып китте.

                                             ***

Каенлыкүлгә аның әтисен Минзәләдә прокурор булып эшләгән җиреннән каты сугыш барганда  күчерделәр. Сугыш башланганда Илһам Минзәләдә өченче класта укый иде. Аларның классында күбесе Ленинградтан эвакуация белән килгән детдом балалары иде. Малайлар класста күбрәк, кыюрак, тәртипсезрәк иделәр. Тәмәке дә тарталар, сүгенә дә беләләр, үзләрен ”геройларча” тоталар. Генка исемлесе - атаман, каян тәмәке аладыр, тәмәке вагын тырнак астына кыстыра да, каршыга килеп: ”цыкруть твою!” – дип, тәмәке вагын борынга чиертә! Тәмәке вагына чыдап булмый, төчкертә!Тегеләргә кызык – тәгәри-тәгәри көләләр. Малайлар барысы  бер компания. Шуларга ияреп, Илһам да тәмәке тартырга   өйрәнде. Әтисе каты итеп куркыткач, ташлады ташлавын, ләкин үскәч яңадан  тарта башлады.

Ленинградтан килгән Лена исемле кызны Илһам янына утырттылар. Лена шундый йомшак, еларга гына тора. Сары чәчле, зәңгәр күзле Ленка курчакка охшаган. Ул бик ябык, йөзе ап-ак, күзләре тирәсендә  нечкә генә кан тамырлары зәңгәрләнеп торгангамы,  күзләре тагын да зуррак күренәләр, алар һәрчак моңсу... Лена сирәк елмая... Ленинградны, әти-әнисен сагына, аларның исәнме-түгелме икәнен белми, аларны сагынып елый... Лена еласа Илһам әллә нишли, эче яна, аңа бик кыен, әллә кайсы төше авырткан сыман – чыдый алмый, үзәгенә үтә аның елавы! Ленканы малай  үлгән сеңлеләренә охшатып  ярата, кызгана... Детдом балаларының өс киемнәре дә әйбәт, китап, дәфтәр-каләмнәре, бозгычлары да бар, ләкин башкалар кебек  аларның да тамаклары ач... Малай мәктәпкә нәрсә алып килсә дә Ленага  сындырып бирә. Мөгаен,  ул  кыз Илһамның  беренче мәхәббәте булгандыр. Минзәлә дигән төшенчә егеткә һәрвакыт зәңгәр күзле кызны исенә төшерә...

 

                                                          ***

Унбишенче августта  яшел фанер чемоданын тотып, капчыкка алты ел буе ябынып, йоннары кыршылып коелган каты одеал белән  кыстыбый чаклы гына тавык мендәрен салып, Илһам Каенлыкүлгә килеп төште. Монда аның иң якын дусты Әхсәннең әнисе белән Зөләйха апасы яши. Идәндә  ямь-яшел фикуслар, тәрәзә төпләрендә тамчы гөлләр,  ак, кызыл, ал  чәчәкле  яран гөлләр балкып утырган оҗмах төсле  бер бүлмәдә алар өчәү яшиләр - Зөләйха апаның   Луиза исемле кызы да бар. Әхсәнне  мәктәп тәмамлагач,  армиягә алдылар. Өч ел хезмәт итеп кайтып, ул да медицина институтына укырга керде. Мәктәптә укыган елларда Әхсән белән бу җылы, якты, нурлы өйдә ул бик еш була иде. Зәйнәп апа да, Зөләйха апа да аны үз уллары кебек күрәләр, яраталар иде.

Барак ишеген  шакып килеп кергәч, Илһамны күреп, өйдәгеләр исләрен җыя алмый тордылар:

- Илһам?! Кайлардан килеп төштең син, үскәнкәем?! - дип Зөләйха бераз аксап килеп, егетне кочаклады. - Күземә күренәсең дип торам!

- Сезгә эшкә килдем, больницага врач булып.

-.И яхшы да булган монда килүең! Минем Әхсәнем дә  укып чыккач үзебезгә кайтыр, Алла бирсә! - диде Зәйнәп карчык куанып.

Бу йортта  барысы да элеккечә: агач кисмәктәге  яшел фикус та, тәрәз тулы гөлләр дә, Зөләйха апасы белән Зәйнәп әби дә  шулай сөйкемле, якты йөзле, чын күңелдән шатланып каршыладылар.

- Мин туры сезгә килдем, рөхсәт итәрсез бит фатир тапканчы  бер-ике көн  сездә торырга? - диде Илһам бераз кыенсынып.

- И-и, безгә килмичә кемгә килер идең?! Күпме кирәк, шулчаклы тор!

                                         ***

Уллары  хирург булып Каенлкүлгә киткәч, әтисе дулкынланды да, шатланды да. Ул районда  Хафиз авыр елларда, көчле, энергияле, яшь чагында эшләде. Әле аны онытмаганнардыр...

Намусына тап төшермәде: каты холыклы  да, мәрхәмәтле дә булды. Улы да  үз исеменә тап төшермәс - фамилиясен аклар!   

Бу вакытта  ул  Казанга якын районда прокурор булып эшли, пенсия яшенә якынлаша иде. Кызлары  Динә офицер егеткә кияүгә чыгып, Ерак Көнчыгышта яши, балалар  докторы булып эшли  иде. Фәүзияләре техникум тәмамлап, Татсоюзда бухгалтер булып урнашты. “Оясында ни күрсә – очканында шуны эшләр “дигән әйтемнең нинди көчле икәнен исбатлап,  кече кызлары  Илсөяр,  апасы белән абыйсы кебек, медицина институтына укырга керде. Кыз иң мәрхәмәтле, иң җаваплы һәм авыр хезмәтне сорый торган бүлекне - педиатрия бүлеген сайлады.   Миңнебану куенындагы кошчыкларын очырып, бар мәхәббәтен  төпчек улы  Рөстәмгә юнәлтте.

ОЛЫ ЮЛНЫҢ БАШЫ

Илһам  хезмәт башлыйсы Каенлыкүл  больницасы нидән гыйбарәт иде соң? Казан каласындагылар белән чагыштырганда  би-и-к... ...Хәер, чагыштырмыйк. Нинди булса да, монда гиппократ антына тугрылыклы, үзләрен аямыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләүче авыл медиклары – көн дими, төн дими авырлыкларны җигелеп тартучы  риясыз кешеләр.

Авырулар кабул итә торган амбулатория – бер катлы искергән агач бина.Такталар белән бүлеп ясалган кечкенә  кабинетлар. Иң кечкенәсе - баш врач кабинеты. Урам аркылы  алты почмаклы агач йортның бер башында санэпидем станция, икенче башына лаборатория урнашкан.

Коллегалары белән танышканнан соң, Илһамны баш врач кабинетына чакырып, больницадагы эшләрнең тәртибе,  взыйфалары турында аңлатты:

- Сез хирургия бүлегендәге авыруларны алып барырга тиеш буласыз, - диде. Аңлавынча, Илһам иртәнге якта хирургияда, төштән соң  кичке дүрткә кадәр терапияда, дүрттән соң стационарда  авыруларга обход ясарга тиеш. Болардан башка, көн дәвамында балалар бүлегендә һәм роддомда да авыруларны карарга тиеш. Эшнең күләмен чамаларлык түгел иде, шуңа күрә сораулар бирмәде, эшли башлагач ачыкланыр дип, ризалашты. Утыз ике мең кешене җиде докторга бүлсәң эш шулай туры киләдер!

Эштән курыкмый ул! Хыялы тормышка ашты! Эшләргә дип килде бит! Аның хәзер үз урыны бар – операционная! Такта белән бүленгән янәшә  ике бүлмә-операция  бүлмәсе һәм предоперационная. Такталардан кадаклап ясалган операция өстәле! Анысы әһәмиятле түгел! Ул монда  бар планнарын, теләкләрен тормышка ашырачак!

Бухгалтерияда аңа хезмәт кенәгәсе тутырдылар. Артта - егерме биш еллык үткән гомер: алты ел студент тормышы һәм диплом (уналтынчы июльдә егеткә егерме биш яшь тулды!) – алда  серле киләчәк  - операция өстәле янында үтәчәк гомер...

Дулкынландыргыч  беренче эш көне әбәт тә ашамыйча үтеп китте.

                                             ***

Зөләйха апалары ничек якын итсәләр дә, Илһам азга гына да аларга артык йөк булырга теләмәде: баракның кечкенә бер бүлмәсендә өч буын: әби, әни, онык яшәп ята...  Казанда укыганда да фатир хуҗаларына мәшәкать тудырудан кыенсына иде. Холкы шундый –  һәрнәрсәне үзбаш хәл итәргә тырыша, кешеләрдән бәйле булудан  читенсенә, күңеле бәйсезлеккә омтыла, шуның  нәтиҗәсе микән, кешеләр белән бик тиз генә якыная, дуслаша алмый, дуслары күп түгел, әмма дуслаша икән - мәңгегә.

Больницада белешеп, фатир тапты да, күченеп тә куйды. Фатир өчен  бер машина каен утыны бирәчәген белгәч, Зәлифә исемле өлкән яшьтәге хатын, аерым бүлмә булмаса да,  иркен генә өйнең  зал ягына фатирга кертте. Хуҗабикә төпчек улы Ринас белән икәү генә яши иде. Өч өлкән кызлары читтә  - кайсы эшли, кайсы укый икән.

Каенлыкүл - зур булмаган  район үзәге. Иң беренчеләрдән булып   яңа авылга нигез салган кешеләр Ык буйлап төз итеп бер урам  булып утырганнар. Авыл зурая, үсә барган, халык беренче урамга тигезләп, тәртипле итеп, йортлар салган, шуңа күрә Каенлыкүлдә кыек-мыек, бормалы урамнар юк. Авылга  дөньяның  кайсы ягыннан кайтып керсәң дә, Ык үзәнлегенең тип-тигез болыннары һәр тарафтан калкулыклар ышыгында  иңкүләнеп,  зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астында галәмәт зу-у-ур   йомры подноска охшап тора. Ул “поднос” кырына килеп җитмичә, анда авыл барын күрмисең дә, белмисең дә. Кайчан кайтсаң да, күзеңне төбәп шул минутны көтәсең һәм кисәк кенә мираж  кебек, йөрәкләрне кайнарландырып, сөендереп  гаҗәеп матур, газиз җир - туган авыл ачыла...   

Иңкүлектә булганга, Татарстан буенча кыш көне иң салкын, җәй көне иң кызу көн биредә була! Монда иң шифалы чишмәләр, иң матур кызлар, иң батыр егетләр, иң озын гомерле әби-бабайлар яши!  Иң яшел бакчалар, иң матур гөлләр үсә!

Илһамны  язмыш тагын шушы авылга китерде.

 Авыл җирендә кеше – күз өстендәге каш кебек, күренеп, беленеп тора. Больницага яшь  врач килүе тиз арада таралып өлгерде. Элеккеге танышлар белән очраштылар, сөйләштеләр. Мәктәп елларында егеткә күз салып, кемдер аркылы хатлар  җибәреп йөргән кыз туган көненә кунакка да чакырды, тик Илһам анда бармады. Мәктәп дигәннән, Каенлыкүлгә килгәч, Илһамның исе китте - ул укыган мәктәп ничек булган – шулай тора! Нәкъ элеккечә! Гүя ул янмаган да, Илһам аны төн буе сүндерешеп  йөреп, туңып, бозга катып кайтмаган! Совет власте балаларны мәктәпсез калдырмаган! Икенче уку елы башлануга - 1951 елга төзеп куйганнар!  Янганнан соң стеналарны сүтмәгәннәр, шул элекке проект белән төзегәннәр. Мәктәп белән очрашу Илһамга әллә нинди шатлык булды - күңелендәге үкенү, үзләрен гаепле кебек тою хисен (янгынны сүндерә алмау кайгысын) юып төшерде! Аларның мәктәбе исән! Мәктәп яши!

                                 ***

Илһам башы белән эшкә чумды. Хирургия да, терапия да,  балалар да, роддом да аңа булып чыкты. Балалар кабинетында тәҗрибәле медсестра Нурия апа, гинекологияда акушерка  Асия Хөснуллина эшли, егетне бу кабинетларга консультацияга чакыралар. Өч көнгә бер больницада  кизү тора - тәүлек буенча.Төнлә дә чакыралар. Мондый тыгыз режим белән (режимсыз!) эшләп, авырулар тарихын язарга  өлгерми, вакыты юк. Көндезге ялга тиешле бер сәгатьтә ашаса ашый, ашамаса –юк. Шундый тәртиптә көннәр үтә. Операциялар булып тора. Баштарак операцияләргә Аркадий Александрович белән бергә керделәр, бераздан:

- Кирәк булсам чакырырсыз, - дип, үз иркенә куйды, яшь хирургның кулы ныклы, күзе үткен икәнен аңлады. Ләкин  чын хирург булганчы егеткә күп эшлисе бар иде әле...    

Операция блогы ике бүлмәдән тора. Авыруларны агач өстәлгә салып,  простыняларны бөтереп,  аяк-кулларын өстәлгә бәйләп куялар. Авылда электр төнге сәгать унга кадәр генә яна. Операция соңгарак калса, өч керосин лампасын кабызалар: берсе түшәмгә эленә, икесен ике яктын санитаркалар тотып тора. Эсмарх маскасыннан башка бернинди наркоз аппаратлары да юк. Болар барысы да  бик уңайсыз. Бер ай, ай ярымда Илһам эшкә шактый күнекте, шомарды, куллары бик сизгер, җөйләрне тиз сала башлады. Операция катлаулы булса, Аркадий Александровичны чакырды..

Ноябрь башы иде. Амбулаторияда авырулар кабул итеп утырганда  хирургия санитаркасы тыны бетеп, йөгереп керде:

- Илһам Хафизович, Сезне хирургияга чакырдылар, бер хатынны  авыр хәлдә китерделәр!

- Нишләгән?

- Каны китә.

Барып керсә, хирургия бүлегендә шомлы тынлык – докторны көтәләр.

Медсестра хәлне аңлатырга ашыкты:

- 39 атналык авыры бар, канын югалта. Кан басымы түбән - 60/40.

Илһам хатынны карады: вакытыннан алда плацента купкан. Баланың йөрәген тыңлады - пульсы юк, бала ана карынында үлгән, операция кирәк. Мондый операцияләрне акушер–гинеколог ясарга тиеш, Илһамның  ясаганы юк. Аркадий Александорович та юк, Казанга китте.

Баш миеннән яшендәй уй яшнәп узды: тиздән операция ясалмаса... хатын үлә! Алтмыш километрдагы Минзәләгә ат белән илтсәң – юлда үләчәк... Канын күп югалткан!Тегеләй дә, болай да үлә... Хәл сугыштагы кебек: яки-яки! Башка чара юк! Егет үзен нәкъ сугыштагы кебек тойды! Тиеш! Дулкынланудан  чәч төпләренә  кадәр тирләп чыкты... Ни булса да була! Ясарга кирәк! 

- Операциягә әзерләнегез! - диде дә, дежуркага кереп, сигарет кабызды, ”Оперативная  гинекология” китабын өстәл тартмасыннан  тартып чыгарды. Шул бүлекне укыды, кирәк була калса дип, аналыкка ампутация ясау турында җентекләп өйрәнде. Хәтере шәп егетнең - институтта укыганнары исенә төште, китап битендәге иллюстрацияне  фотога төшергән кебек миенә сеңдерде. Хатынны операциягә алдылар. Өстәл янына килеп баскач,   шөбһәләрнең эзе дә калмады: эшкә кереште! Эшләгәндә ул   алдыңдагы авыруны гына күрә! Хирургның  скальпель тоткан кулы ышанычлы – ана карынында үлгән баланы ярып алдылар. Менә хәзер аналык кыскарырга тиеш, һәм хирург аны тегә башлар. Ләкин... аналык кыскармый! Хатынга кан бирә торалар, ә ул һаман канын югалта! Авыруны  коткару өчен бары бер чара- аналыкка ампутация ясарга  кирәк!

Хирург белә: хәзер пульсны контрольдә тотып, артерияне ике яктан да бәйләргә, аннан соң аналыкны кисеп алырга. Ләкин артерия тармагының сидек юлы белән кисешкән урынын ничек аерырга? Ярты миллиметрга ялгышсаң да сидек юлын кисүең бар! Тәҗрибәле хирурглар өчен дә катлаулы эш...  Бу мизгелләрдә хирургның йөрәген ялкын камап  алды, күз алмаларына кадәр кайнарланды,  аның маңгаеннан бәреп чыккан тирне бинт белән сөртеп тордылар. Соңгы җөйләрне тәмамлаганда ассистентның пышылдавы яшен яшьнәп, күк күкрәгәндәй тәэсир итте:

- Илһам Хафизович, кан басымы төшә! Пульсы сизелми!

- Кан бирегез!

- Запас кан бетте!

- Миннән алыгыз!

Вакытның минутлары түгел, секундлары бер гомер!  Ул барысын да эшләде! Хәзер шуны юкка чыгарып булмый - коткарырга кирәк!.. Шәфкать туташы Илһамның венасыннан канны турыдан-туры авыруга тоташтырды. Операция өстәлендә - наркоздагы авыру, өстәл  янындагы  каталкада  күзен йомып хирург ята... Уттан алып, суга салган кебек булды  докторны...  Тирән стресслар кичереп, операция  ясаганнан  соң,  канын бирүне  ничек аңлатырга?! Тиешме ул моны эшләргә? Беркайчан күрмәгән, таныш булмаган хатынга?

Тиешме, түгелме, ул бу турыда уйламый, менә хәзер - шушы минутта кирәк эшне эшли. Сугыш вакытында уйламыйча амбразурага капланганнар, телефонистлар өзелгән линияне  ут астына кереп ялгаганнар. Илһам өзелеп барган гомерне ялгар өчен каталкада ята...

Операция ясалганнан соң  да егет тынычлана алмады, борчылды: дөрес эшләде микән? Артерияне бәйләгәндә ялгыш сидек юлын да эләктереп бәйләмәде микән? Әледән-әле кереп, авыруның хәлен белеште, өенә кайтмыйча, дежуркада төн чыкты, һәм, ниһаять, бәвелнең үз юлыннан килгәнен белгәч, җиңел сулады!

Газаплы борчылулар артында да шатлык яшеренеп ята бит! Хатын терелеп, исән–имин  ире, өч-дүрт яшьлек улы белән өйләренә кайтып киткәндә Илһам тәрәзәдән карап  калды... Ул бик  бәхетле иде!

Катлаулы операция кичергән кешеләрнең күпчелеге гомер буе аны онытмый, хирург якын кешесе булып кала.

Тамырлары буйлап  яшь хирургның каны аккан  хатын гомерен саклап калган Илһамга  чиксез рәхмәтле иде.! Ул район газетасына  рәхмәтен юллаган булып чыкты. Газетада аның турында мәкалә чыккач, егет мактауны әллә ничек кыен кичерде, уңайсызланды...Әмма ул үзеннән канәгать иде.

                              ***

 

Главврачның  инәлеп соравы нәтиҗәсез  калмады, Каенлыкүлгә гинеколог җибәрделәр. Зәйтүнә  Илһамнар курсында  икенче группада укыды.  Аралашканнары булмаса да, танышлар.

 Чираттагы пятиминуткада Аркадий Александрович оештыру эшләренә тукталды:

- Бүгеннән алып хирургия бүлеге  җитәкчесе итеп Хәкимов Илһам Хафизовичны, гинекология бүлеге җитәкчесе итеп  Шакирова Зәйтүнә Сөләймановнаны билгелим. Бу турыда  приказ язылды. - Зәйтүнә Сөләймановна, амбулаториядәге кабинет та, роддом да сезнең җаваплылыкта була, - диде баш врач. Барысы да аңа борылып карагач, Зәйтүнә кып-кызыл булды. Яңа гына институт эскәмиясеннән чыккан кызга бу искиткеч зур йөк тә, ышаныч та иде: әле тәҗрибәсе булмаган яшь докторга аналар һәм балаларның сәламәтлеге тапшырылды. Хәерле юл сиңа, кыз бала, эшләрең уңышлы булсын! Ходай ярдәм итсен!..                  

Авылга эшкә шәһәр балалары бармый, алар җаен табып шунда - шәһәргә сеңеп калалар. Зәйтүнә – авыл кызы, бар кыяфәтеннән, үзен тотышыннан әдәпле, басынкы, җитди икәне күренеп, беленеп тора.  Андыйлар эшкә дә тырыш була, үзенә кушылган эшне җиренә җиткереп башкара. Зәйтүнә шундыйлардан, мәрхәмәтле доктор булыр, иншалла!

  

                                                 ***

Шулай итеп, Илһам белән Зәйтүнә бүлек җитәкчеләре булдылар. Монда җитәкчеләр иерархиясе катлаулы. Иң өстә торганы формально – баш врач Аркадий Александрович. Ләкин аның  өстеннән   дә башлык бар – Анна Степановна.  Ул операция сестрасы. Операция бүлмәсенә дә, Аркадий Александровичка да ул хуҗа- аның хатыны. Шулай булгач кем иң олы җитәкче инде?! Әйе – Анна Степановна! Ләкин аннан беркем дә курыкмый, киресенчә, барысы да аңа киңәшкә бара. Ул районда  Беренче  дама: гәүдәсе нечкә, җиңел, эшләпә кия (районда башка эшләпә киюче юк), чәчен бөдрәләтә, биек үкчәле түфлидә йөри.                                

Ак йөзле, коңгырт күзле, тынгысыз, ашыгып, тотлыгыбрак, кычкырыбрак сөйләшә, сөйләмендә  рус губерналары диалекты (Орел)  сизелгәли. Сугыш алдыннан Орел медучилищесын тәмамлаган да, 1941 елны сугышка да алганнар. Кошчык кебек кеп-  кечкенә  юка кыз, сугышның башыннан азагына кадәр катнашкан. Хирургия сестрасы  Аннушка Сталинградта  каты сугышлар барганда хәрби госпиталь хирургы Смирнов Аркадий белән өйләнешкәннәр. Аларның туй  фотолары бар: икесе дә гимнастеркадан, бер-берсенә сыенып утыралар... Икесенең дә йөзләре җитди...
Әле кырыкка да җитмәгән  Анна Степановна, Илһамны  улы кебек күреп, үз канаты астына алды. Илһам моңа бик риза, чөнки Анна Степановна барлык операцияләрдә катнаша, операция бүлмәсенә төп хуҗа! Монда хәрби госпитальдән ким түгел- тәртип каты, операцияләргә хәзерлек һәрвакыт югары дәрәҗәдә. Әмма аның бер ягын Илһам авыр кичерә... Эш шунда: операция барышында Анна Степановна Илһамга  нәрсә эшләргә кирәк икәнен  өйрәтә - әйтеп тора, комачаулый, игътибарын читкә ала. Бер түзде Илһам, ике түзде, өченчесендә түзмәде, әйтергә мәҗбүр булды.

- Анна Степановна, Аркадия Александровича   вы научили  оперировать?

Хатын башта сорауга төшенмәде, байтак паузадан  соң  кызарып, авыз эченнән генә ашыга-ашыга  ниләрдер әйтергә, аңлатырга тырышты, соңыннан гафу үтенде.

- Извините меня, Илһам Хафизович, это у меня нечаянно! Мы с Аркадием Александровичем в ходе операции привыкли иногда обсуждать...

Анна Степановна бу гадәтеннән әкренләп котыла барды - тыелып калырга тырышты, өйрәтергә маташмады. Егеткә ачу да сакламады, ихтирам итте, яратты.

Зәйтүнә килгәч, хатын-кыз врачларга сөйләшергә сүз артты. Коллективта өйләнмәгән егет, кияүгә чыкмаган кыз булгач, аларны тикшерәләр, язмышларын хәл итмәк булалар.   

Аларча, егет тә менә дигән, кыз да менә дигән - менә дигән пар!

Ләкин Илһамның   ике тапкыр Алабуга  белән сөйләшкәнен телефонистка кызлар тыңлап торып, “хирург Илһам Айсылуга өйләнә икән” дигән сүз тараттылар. Бу сүз  больницага да килеп җитми калмагандыр. Бер көнне аның кабинетына педиатр Азия Ганиевна керде, аны-моны сораштырган булды да, әйтеп куйды:

- Сезне өйләнергә җыенасыз икән дип ишеттем. Гафу итегез, бәлки бу минем эш түгелдер, ләкин өлкән коллегагыз буларак, сезгә киңәш бирәсем килә. Сез бер студенткага өйләнергә телисез икән. Ялгышмыйсызмы? По-моему, сезгә бик пар кыз үзебезнең арада бар. Зәйтүнә Сөләймановна бик уңган кыз, профессияләрегез дә туры килә, ул үзе дә сезне ошата бугай.

Аның  шәхси эшенә тыкшынып йөрүенә ачуы килсә дә, Илһам тыныч кына, елмаеп җавап бирде:

- Азия Ганиевна! Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, ләкин бу эшне минем үземә хәл итәргә калдырыгыз!

Илһам  кеше эшенә кысылып йөрүне әдәпсезлек дип саный, хәтта  ирегенә  читтән ясалган һөҗүмгә тиңли! Ни эше бар аларның Илһамда? Аның  тормышында?

                                       ***

Каенлыкүлгә килгәч Илһам   белән  бер гаҗәп вакыйга булды. Юк, фатирга кергәч булды ул! Фатир хуҗасы Зәлифә апа өйләренең стенасын тутырып  рамнарда фотолар элгән. Сугышта үлгән иренең портретыннан кала, барысы да кызлар карточкалары. Илһам барысына да күз йөртеп чыккач, берсе алдында озак кына карап торды. Фотода өч кыз иде.

- Болар сезнең кызларыгызмы? – дип сорады.

- Уртадагысы минем кызым, тегеләр дуслары.

Кызлар өчесе дә матурлар, сул яктагысы аеруча сөйкемле иде: нәфис йөзен  дулкынланып торган  аксыл  бөдрәләр  чолгаган, кечкенә туры борыны да, күзләре дә, иреннәре дә елмаерга җыенган да, тыелып калган: иреннәр ачылмаган... Шул ябык елмаюдан йөзе искиткеч якты, көләч!

Көләч күзләр туп–туры Илһамга карап тора! Бик беләсе килсә дә, бу кызның кем икәнен сорамады.

Үзе яшәгән  бүлмәдә  булгач,  парсунага карасы  гына килеп тора. Аңа шул кадәр күнекте, әйтерсең күптәнге танышы! Эшкә киткәндә аңа күз кысмый калмый!Аның турында уйлый.

                               ***

Октябрь бәйрәмендә Илһамны  дежурга билгеләделәр. Кичке обходны ясап бетергән иде, корреспондент Әпүш килеп керде.

Алар шахмат буенча дуслар, Илһам редакцияга кергәли – анда барысына – редакторга да, шахмат җене кагылган.

- Бүген клубта бәйрәм концерты, танцы да була. Шахмат та уйнарбыз, - дип  өстәде, чөнки доктор клубка йөрергә яратмый – вакыты юк.

- Мин бүген больницада дежур торам, бара алмыйм.

- Бәйрәмдә монда утыралар димени?! Кайда буласыңны әйтәбез дә, китәбез!Кирәк булсаң чакырырлар! Бүген күңелле булачак, кунаклар, студентлар кайта.

Соңгы җөмлә егетне сискәндерде - студентлар кайта...Теге елмайган кыз да кайтыр, бәлки...

Илһам барырга булды.

- Мин клубка барам. Кирәк булсам, чакырырсыз, - диде медсестрага.

ӘЙРӘМ КИЧӘСЕ. МӘХӘББӘТ

Клубта әле кичә башланмаган иде. Алар  фойедагы өстәл янына барып утырдылар. Шахмат тактасын җәеп, уйнарга керештеләр. Күрсәтелгән вакыт җиткәч, яшьләр агылып килә башладылар. Ишек ачылган саен, Илһам шул якка карап, килгәннәрне күзәтте. Чираттагы тапкыр  ишек шапылдап ябылуга, Илһам кайнарланып китте: яшел пәлтәле кызны таныды – ул теге көләч иде! Кулындагы шахмат фигурасын тоткан  килеш калды:

- Бу кем? - диде Әпүшкә.

- Яшел пәлтәлесен әйтәсеңме?

- Әйе!

- Ул Айсылу, студентка. Алабугада укый.

Нинди матур, ләкин сирәк очрый торган исем! Шундый якты йөзгә Айсылудан башка бер исем дә килешмәс иде!

Илһамга  шахмат уенының   кызыгы калмады, күңеле алгысый, борчыла, бар уе –ничек аның белән танышырга.

Илһам укыганда танцыларга  сирәк йөрде: башта киеме булмады, соңыннан биеп йөрергә вакыты  калмады. Кызлар белән дә артык якыннан аралашмады. Ошаткан кызы булды булуын. Ядвига – полячка иде. Матур, сөйкемле, зифа буйлы, бодай саламы төсендәге алтынсу чәчләре ике калын толымга үрелгән, тыйнак, акыллы  кызны  Илһам  ошаткан иде. Ядвига аның өчен буй җитмәс, поэмалардагы панночка кебек тоелды... Кая инде аңа сүз кату... Чит ил студентлары аерымрак, үзара  аралашалар, алар европача киенгән, безнекеләрдән нык үзгә иделәр.  Өченче курста хәрби лагерьдан кайткач, Илһамга  профсоюздан ял йортына юллама бирделәр. Пустые Морквашига барса - Ядвига да ялга килгән булып чыкты. Кыз үзе беренче булып  аның янына килде. Зур булмаган ял йортында кайда барсалар да очраштылар, аралаштылар, дуслаштылар. Кинога бардылар, Иделдә көймәдә йөрделәр. Ядвиганың  күзләрендәге зәңгәр очкыннар  егеткә кыюлык бирде: панночка аны ошата икән бит!  Мәхәббәтләре бөреләнә, аралары якыная барды, ләкин егет хисләрен  ачарга  өлгермәде, унике көн үтте дә китте - яллары  бетте. Ял йортыннан  кайткач, Илһам Ядвиганы Польшага озатырга вокзалга барды. Поезд сигнал биргәч, Ядвига егетнең күкрәгенә капланып, кысып кочаклады, иреннәреннән суырып үпте... Илһам да алтын толымлы кызны  күкрәгенә  кысып үпте. Сентябрьдә очрашырга сүз куешып, хушлаштылар. Ядвига  иреннәрендә Илһамның үбүен алып китте, егет полячканы сентябрьдә очратасын уйлап, кыз үпкән калын иреннәрен киң итеп елмаеп басып калды...  

                                          ***

Сентябрьдә Ядвига килмәде... Чехиядән  Станислав та  укырга килмәде. Бу вакытта  Европада сугыштан соң оешкан демократик республикаларда   Советлар Союзының политикасына каршылык,  ризасызлык  үскән, халыклар урамнарга демонстрацияләргә  чыккан, ул демонстрацияләрне  совет  танклары  белән кереп тараткан  гаять драматик  чор иде.  Ядвига килмәде дә, хәбәр дә бирмәде, югыйсә адрес аңа билгеле иде.  Илһамның өмете  өзелде. Пустые Морквашида төшкән фото гына калды. Һәм бердәнбер үбешү... Онытылмас ул  очрашу... Зәңгәр күзле панночка   вакыт-вакыт яшьлек истәлеге булып  исенә төшәр... Минзәләдәге зәңгәр күзле Ленинград кызы Ленка кебек...

     Аннан соң инде дүрт ел үткән, Ядвига образын вакыт тоныкландырган иде ..                                          

                                           ***

Утызынчы елларда салынган бер катлы зур агач клубның  озын эскәмияләренә кызлар тезелешеп утырган. Егетләр ишек төбенә өелгәннәр. Илһам кызлар арасыннан  Айсылуны  эзләде – ул иң ерак почмакта утыра. Менә клубның баянчысы Фатима апа шыңгырдатып вальс уйнап җибәрде. Бер кем дә беренче булып чыгарга кыймый. Илһам, Айсылуны башка кеше чакырырга өлгергәнче, бар кыюлыгын җыеп, озын залны диагональ буенча кисеп, кыз алдына барып басты:

- Сезне танецка чакырырга мөмкинме?!

Айсылу елмаеп торып басты, егеткә кулын сузды. Илһам аның  биленнән кочып, зал уртасына алып керде. Вальс башланды. Айсылу егетнең чиксез дулкынлануын тойды: аны кочкан кул бераз дерелди иде... Кызга төбәлгән карашы җитди. Бу киеренкелекне җиңеләйтергә теләп:

- Сез Илһам бит, шулаймы ? - диде кыз елмаеп.

 -Әйе, Сез Айсылу! Без танышлармы?

- Танышмы, түгелме, мин сезне беләм!

- Ничек? Каян беләсез?!

- Белмәскә! Сез мәктәптә комсомол  секретаре идегез. Җиденче класста укыганда безне комсомолга алдыгыз!        

- Шулаймени?! Әйтәм бик таныш кебек тоелган иде фотогызны күргәч!

- Кайда күргәч?

- Зәлифә апаларда!

Кыз матур итеп көлде! Бу гадилектән, ихласлыктан, егет тә  шул шаян дулкынга күчте. Вальстан соң Айсылу яныннан китмәде, сактагы  рыцарь кебек, басып торды.

Фотосына  гашыйк булган егет, кызның үзен  күргәч, ул җансыз портреттан оригинал ни  дәрәҗәдә гүзәл, нурлы, җылы  икәненә исе китте, сокланды, шатланды, гомер буе көткәнен тапты! Айсылу аныкы!   

Өч – дүрт тапкыр  биеделәр микән, Илһамны чакырып алдылар. Ишек төбендә ак халат өстеннән бишмәт кигән санитарка тора.

- Илһам Хафизович, Сезне алырга җибәрделәр.

- Нәрсә булган?

Санитарка пышылдауга күчте:

- Миллиция начальнигы атылган!

- Исәнме?

- Җук, сразы үлгән.

- Хәзер барам!

Илһам Айсылу белән аңлашырга тиеш! Аны озатмый, беркая да бара алмый!Айсылу белән ике арада җылы дулкын үткән иде: бер-берсенең сөйкемле, ягымлы карашларын тойдылар. Илһам кыз янына килде.

- Айсылу, миңа китәргә кирәк, ләкин Сезнең белән сөйләшмичә китә алмыйм!Сезне озатырга мөмкинме?

- Ярый, хәзер киеник тә китик!

Ноябрь салкыныннан аяк астында каткан бозлар шартлап ярыла. Илһам кыз белән янәшә атлый, кагылырга, култыкларга кыймый бара иде, Айсылу аны култыклап алды:

 

- Бозда аяк тая, куркыныч! - Илһам аның кулын учына кысты.

- Айсылу, Сез Алабугага кайчан китәсез?

- Иртәгә.

-Иртәгә үк мени... Вакыт бик кыска. Менә нәрсә, әгәр берәр  генә көн булса да... Кыскасы, Сез миңа бик ошыйсыз, Айсылу! Моны ошату гына дип булмый! Мин Сезгә яучы җибәрергә могу!

Моны көтмәгән кыз гаҗәпләнде! Бер күрүдә...тәкъдим...Ни әйтсен?! Аңа да Илһам ошый! Ләкин нишләсен, бер күргәч тә вәгдә бирсенме?! 

- Илһам! Мин Сезгә бары бер нәрсә вәгъдә итә  алам: хат язсагыз, җавап бирермен.

- Рәхмәт! Хәзер миңа анысы да бик кадерле! Хуш, Айсылу!

Кызны иңсәсеннән кочып, хушлашып, китеп барды. Илһамның аяк тавышлары тынганчы кыз урыныннан кузгала алмый торды. Тормышында үзгәрешләр булачак...

Алабугага баргач, Айсылуга әлләни булды: ул Илһамның йөзен онытты! Ирен өстендәге кырынганда кискән җәрәхәтеннән башканы күз алдына китерә алмый!Көн буе югалткан әйберен эзләгәндәй, борчылып, янды-көйде, шикләнде, Илһамны югалткан кебек тойды. Әллә Каенлыкүлгә кайтыргамы?

Ул егетнең хисләре көчле икәненә, сөюенә ышанды! Айсылуның  кулын тоткан учы дерелдәү, шулай көчле дулкынлану – кызны яратудан, олылыклаудан, ихтирам итүдән! Илһамның хисләре аны да хисләндерде, егет  янган ялкын  аның да йөрәгенә үтеп керде!

Кич белән нәрсә эшләргә кирәк икәнен уйлап тапты, киенде дә, почтага китте.

- Бүген сөйләшә алмыйсыз, иртәгә кичкә вызов бирә аласыз! - диделәр.

Илһам кичке обходны үткәреп бетергән иде, медсестра:

- Илһам Хафизович , сезгә вызов бар! - диде. Егетнең ачуы килде:

-  Нинди вызов?! Мин бүген дежурный түгел!

- Юк, дөрес аңламадыгыз! Сезне телефоннан сөйләшергә чакырганнар! Менә кәгазе!

Икенче көнне түземсезлек белән сөйләшер сәгатьне көтте.

“Алабуга чакыра!”- дигәч, почтадагы бердәнбер кабинага атылып керде!

- Алло, Айсылу , бу синме?!

- Мин! Мин!

- Барысы да яхшымы? Ул-бу булмадымы?

- Яхшы, барысы да яхшы! Синең тавышыңны ишетәсем килгәнгә чакырдым!

- Минем дә синең тавышыңны ишетәсем килде!

Телефон трубкасында Илһамның ягымлы  тавышын ишеткәч, сөйкемле йөзе  кызның күз  алдына килеп басты.

- Хат яздыңмы әле?

- Яздым, яздым!

Бар гашыйклар шикелле, алар да тулышкан  хисләреннән дулкынланып,  телләренә ни килде, шул турыда сөйләштеләр! Аларны калай тавыш бүлдерде:

- Ваше время истекло! Заканчивайте разговор!

Яшьләр ашыгып хушлаштылар.

                         ***

 

“Исәнме, Айсылу!

Миңа карата мөнәсәбәтеңнең яхшы икәнен күңелем белән аңласам да, йөрәгем тыныч түгел. Безнең танышу бик ашыгыч булды, ул арада гына ничек бер-береңне  аңлыйсың да,ничек итеп дуслык ныгып өлгерсен? Сине югалтудан куркып, күңелемә шик килә, гафу ит!

Сине табигать нәфис, гүзәл итеп  яраткан. Синең кебек кызны әле минем очратканым юк иде дисәм, баналь сүз булыр, ләкин ул дөрес. Минем яшьтәге кеше инде сөйгәне белән тормыш кору турында уйлый. Бу табигый хәл, мин дә сөйгән кыз белән гаилә кору турында уйлыйм, андый хыял мине синең янга илтә..”

Җавап хатында: "”Син бит мине белмисең, ничек курыкмыйсың  андый тәкъдим ясарга?" - дип кисәткән иде Айсылу... Аңа каршы Илһам: ”Мин үз хисләремнең көченә ышанам, син пәри кызы булсаң да, сүземнән, теләгемнән кире кайтмыйм!”-дигән.                                         

 

Айсылуның беренче җавап хатын алгач, Илһамның түземлеге бетте, Айсылуны күрәсе килеп,  тилереп йөрде дә, баш врач янына керде:

- Аркадий Александрович! Миңа өч көнгә ял бирегез әле, Алабугага барып кайтам.

Баш врач хатыны аша больницада хатын-кызларның Илһам турында чыш-пыш килгәннәрен ишеткән иде.

- Ярый,  барып кайтыгыз, ләкин озак тормагыз, отчет вакыты җитте, - дип рөхсәт бирде.

                                ***

Илһам кызны гостиницада көтә. Юлда тизрәк барып җитү теләге, Айсылуны күрү шатлыгы гына иде, кызга шалтыраткач, йөрәген курку биләде. Ул бит Айсылуга хәбәр итмиче килде. Илһам киләсен белми иде. Ихтимал ул кияүгә чыгарга җыенмыйдыр? Риза булмаса? Дулкынланды егет.

Айсылуның йөрәге урыныннан купты! Илһам болай гына, очрашу өчен генә килмәгәнен аңлады... Бүген тормышында  үзгәреш булачак!

...Гостиница  ишеген ачуга, Илһамның кочагына килеп керде!.. Егет   кызны бүлмәсенә алып керде, чишенергә булышты, киемнәрен шкафка элеп куйды. Бер-берсенә карап басып калдылар...

Бу мизгелдә гашыйкларның  җанын көчле, татлы сөю хисе назлый да, газаплый да, йөрәкләре бер кысылып, бер киңәеп, күкрәк читлегеннән чыгардай  булып, ашкынып тибә... Гомерләренең иң җаваплы , язмышларының хәлиткеч минуты...

Айсылуга әйтәсе сүзләрен күңеленнән  кабатлаган булса да, дулкынланудан йөзе агарып, иреннәре кипшегән иде. Ул ике кулы белән урындык аркасын кысып тотты да язмышының күзенә карап:

- Ну вот, дочь моя, я приехал. Согласна ли стать женой уездного костоправа?

Айсылу Илһамның ниләр кичергәнен аңлады, аның дулкынланудан тагын да матурланган, рухланган йөзенә карап елмайды да:

- Согласна, - диде. Илһам аның янына килеп, кочаклап, кайнар иреннәреннән үпте. Айсылу Илһамның әз генә йод һәм эфир исе килгән  күкрәгенә сыенды. Бу күкрәк аны гомер буе тормышның авырлыкларыннан саклаячагына, бер күрүдән кабынган мәхәббәтләренең мәңгелек булачагына ышанды:  егетнең күзләре бәхеттән балкып тора иде.

- Айсылу, син мине яратасыңмы? - аның кызга текәлгән карашы бик җитди иде. Кыз көлеп җибәрде.

- Нигә көләсең?

- “Согласна” дигәч инде!

- Ишетәсем килә! Әйт әле! Без гомергә бергәме?

- Каеннарга кадәр бергә!.. Мәңгегә... Мин сине өзелеп сөям!

Айсылу әлләни уйламыйча гына бик тиз кияүгә чыгарга ризалашты, дип уйларга  ярамый.

Уйлады Айсылу! Бар иде аның  сөйгән яры – беренче мәхәббәте! Дүрт ел буе,Айсылуның  бәгырен корытып, бер сөеп, бер ташлап, хыянәт итеп, ахырда  китеп барды. Илһам – аның   зарыгып көткән мәхәббәте! Кыз язмышын  көчле, ышанычлы   егет белән  бәйләвен, бәхетен тоя! Җырларда җырланган, романнарда  язылган чын мәхәббәтен тапты! 

Өйләнешкән көннең икенчеседә  иртән иртүк ИлҺамның китәсе турында уйлап, үзәкләре өзелде, бер минутка да аерыласылары килмәде. Ләкин китәргә кирәк - Илһам Смирновка вакытында кайтып җитәргә сүз бирде.

Шәмәхә болытлар астыннан томанга чорналып кояш күтәрелә башлады. Салкыннан тыннар куырыла. Автбусның ишеген ачып, юлчыларны утырта башлагач, Айсылу ИлҺамның күкрәгенә сыенды, ихыярсыздан  елап җибәрде. ИлҺам аны үпте дә:

-Хуш, Айсылу! Мин сине өзелеп сөям! Мин сине көтәм! - диде.

- Мин дә сине өзелеп сөям!

Автобус кузгалып китте. Айсылу баскан урынында бик озак, сөйгәнен алып киткән автобус күздән югалганчы торды. Аерылу авырлыгы йөрәге телгәләсә дә, күңеле бәхеттән мөлдерәмә тулы, бу хис шундый көчле, күкрәгенә сыймас кебек...

Бу вакытта кар каплаган нарат урманнары аша ашыккан автобуста, салкыннан бөрешкән юлчылар арасында, ИлҺам, пәлтә якасына ышыкланып, Айсылуны күз алдына китерә иде... Ул салкынны да, автобусның сикәлтәләрдә бәргәләвен дә сизми, язмышның бәхетне гомер азагына кадәр җитәрлек итеп  биргәненә ышана, тәрәзә артындагы тоташ аклык та аңа ак бәхетләр вәгъдә итә иде.

АКАДЕМИЯГӘ ЮЛЛАМА

Кенлыккүлдә эш көтә иде аны: әле август уртасында гына эшли башласа да, хирургргия бүлегенең еллык отчетын төзергә тиеш. Аркадий Александрович үзе дә ярдәм итәргә әзер. Илһам, бәхетенә,  җитәкчесеннән уңды: баш врач гаять җитди, сабыр, бик катлаулы ситуацияләрдә дә тыныч, салкын акыл белән эш итә.

Яшь белгеч аннан күп нәрсәгә өйрәнә, сеңдерә бара. Аркадий Алесанрович кул астында эшендә, тормышында  кирәк булачак тәҗрибә туплый. Алар бер-берсе белән килешеп эшлиләр – холыкларында да охшашлык бар.

Аркадий Александрович җитди хәбәр әйтте:

- Илһам Хафизович, Сезне хирургия буенча дүрт айга специализациягә чакыралар!ГИДУВ та хирургия буенча хәзерләү курслары беренче февральдә башлана.

Егет баш табибка карап  сүзсез калды... Айсылу соңгы курсның кышкы сессиясен биреп, каникулга  кайтканына бер атна гына үткән иде, тагын аерылышу. ...Дүрт айга - февральдән июнь башына кадәр!

Э-э-эх, бик тели иде укырга, ник соң ичмаса  берәр атнага  соңрак, Айсылуның каникулы беткәч кенә булмаган! Егет хатынына әйтергә дә уңайсызланды: тагын ташлап китәргә туры килә бит инде! Ләкин моны ишеткәч, Айсылу бернинди ризасызлык та белдермәде - Илһамга укырга кирәк икән, димәк барырга тиеш, дип уйлады. Ләкин, ире киткәч, язмышның бу гаделсезлеге белән ризалашырга теләмичә,   каникулы беткәнче ире янына Казанга китеп барды.

                                             ***

Һич уйламанганда, көтмәгәндә Айсылу килеп төште! Вокзалга каршыларга килгән, гадәттә  хисләрен, кичерешләрен чит күзләргә күрсәтергә яратмаган Илһам, бар дөньясын, тирә-якта кайнап торган кешеләрне онытып, хатынын үбә-үбә бик озак куеныннан ычкындырмады! Өйләнгәннән бирле сагынып газап чигә! Баллы ай булмады бу  - борычлы әче ай булды!  Айсылу ире кочагыннан чыгарга уйламый да, ныгырак куенына сыена! Көлә! Кешеләр аларга карап елмаеп китәләр!

- Ничек килергә булдың?!- дип шакката  Илһам хатынының тәвәкәллегенә, кыюлыгына!

- Сагындым!

- Мин дә! Мин дә сагындым!

                                      ***

Казанда үткән бер атна үз гомерләренә җитәрлек, сагынып сөйләрлек бәхетле, матур, сөенечле–куанычлы булды! Айсылу бу мөмкинлекнең һәр сәгатен, һәр минутын  алдан планлаштырып, шатлыклар белән  тулыландырды.

Илһам көндез клиникада операцияда катнашып яки  ясалган операцияларны профессорлар катнашында тикшереп, анализлап кайтканнан соң, кич саен Айсылуның гәҗиткә төргән түфлиен култык астына кыстырып, Казан тетрларына йөрделәр.

Камал театрында “Җилкәнсезләр” спектаклен, Качаловта “Бесприданница”ны карадылар.  Муса Җәлил театрында Чайковскийның  “Иоланта” операсын тыңлау үзе бер олы бәйрәм булып  исләрендә калды...

Унбишенче гасыр. Франциянең Прованс короленең   кызы Иоланта кечкенәдән сукыр була. Кыз сукыр икәнен белми, аңламый үсә, аны яраткан дуслары, сөт әнисе  көн яктысы, кояш нурлары, зәңгәр күк гөмбәзе турында сөйләмәскә тиеш була. Кыз дөньяны матур авазлардан, кошлар сайравыннан, музыкадан, чәчәкләрнең хуш исләреннән тора дип кабул итә. Мәңгелек караңгылык  каплаган күзләре бары елар өчен дип уйлый.  Бу лирик әсәрдә матурлык, гүзәллек һәм мәхәббәт тетрәндергеч кайгы, үзәк өзгеч газап белән аралашып бара, спектакль шундый матур, декорациялар, костюмнар, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек бөек композитор музыкасы чынбарлыкны оныттырырлык, әсир итәрлек  иде. Вакыйгаларның иң кискен мизгелендә Мавританиядан атаклы доктор Ибн-Хакиа кызны дәваларга килә.  Башына чалма ураган, иңсәсенә озын халат  кигән  гарәп доктор  сәхнәгә килеп чыккач та, Айсылу ялт итеп иренә карап  елмайды: сәхнә белән алар арасында көтелмәгән якынлык күрде: ике доктор - тегендә дә, биредә дә! Айсылуга үзенең Илһамы да легенда кебек тоелды...

Әсәр бик якты, шатлыклы тәмаланды: Иоланта дөньяның яктылыгын, матурлыгын, кояшның нурларын, якыннарының, сөйгәненең йөзен күрде! Геройларның шатлыгына, бәхетләренә сөенеп, Айсылу яшьләрен йоммый түкте! Башка тамашачылар да елый иде...

Илһам хатынының сәхнәдә барган вакыйгаларны, геройлар кичергән саф хисләрне кичереп утыруын күреп, елмайды... Иоланта – сафлык, гүзәллек идеалы булып, шатлык булып истә калды.  

Бер атнага сузылган бәйрәм күңелләрендә мөлдерәмә тулы  матурлык, мөхәббәт, шатлык  иде. Бу көннәр аларның дөрләп янган йөрәкләренә дәва булды: тынычланып калдылар, бәхетләренә күнегә төштеләр.

 

                       ЗУР ПЛАННАР, КӨНДӘЛЕК МӘШӘКАТЬЛӘР                           

   

Дүрт ай дәвамында Илһам хирургия буенча операцияларда күбрәк катнашырга тырышты. Авыл хирургына  бик еш  "неотложка" - кичекмәстән операциялар ясарга туры килә. Авырулар эче авыртып та, сөякләре сынып та, башын бәреп тә, үгез сөзеп тә килә. Барып җитәрлегенә өмет булса, авыруларны авыруына  карап, Казанга җибәрергә мөмкин. Ләкин "по показаниям" кешене җибәрергә мөмкин түгел икән, кешенең гомере өзелергә  торганда авыл хирургы үзе тотынырга мәҗбүр... Шуңа күрә  хирургка күп нәрсәне белергә, өйрәнергә кирәк! Илһам мөмкинлектән файдаланып калырга омтылды, бер сәгатен дә калдырмый лекцияләрдә, операцияларда катнашты, хирургия буенча чыккан яңа әдәбият эзләде. Шунысы шатлыклы булды: бергә укыганнардан берничә егетне очратты, алар арасында Максим да бар иде. Очрашып, сөйләшеп утырдылар. Максим Чуашстанына китмәгән, бер кафедрада ассистент булып урнашкан.

Илһам үзенең  эшен тансыклап кайтты.

                                       ***                                   

Чираттагы пятиминуткага җыелдылар.  Аркадий Александрович күз йөртеп, җыелышта утыручыларның  барчасына карап, барлап  чыкты. Һәр иртәдә пөхтә киенгән, кар кебек ак халатта, шундый ук ак күлмәгенең якасына көрән галстук таккан, ирләрчә ныклы озын төз гәүдәле, ак йөзле, тыныч  карашлы  баш врач  бүген үзгәреп киткән кебек: дулкынланумы, әсәренүме – йөзе яшәреп, зәңгәр күзләре  очкынланып тора.    

- Иптәшләр, кичә Район Башкарма комитеты утырышы булды. Район җитәкчелеге яңа больница төзү өчен  смета-проект документлары әзерләү турында карар чыгарды! Проект - смета докуметлары әзер булгач, район башкарма комитеты  Министрлар Советына расларга  җибәрәчәк!

Аркадий Александровичның хәбәре тыңлаучыларның шатлыклы авазларына күмелде!

-О! Нинди олы шатлык!

- Котлыйбыз!

- Ниһаять, безгә дә  уңайлы шартларда эшләргә язган микән?!  

     -  Күрә алырбыз микән? Ышанып та булмый!

     -   Яңа больница кайда салыначак микән?

- Ничә койкалык булачак микән?

Тавышлар тынгач, баш врач дәвам итте:

- Әле проект төзелә дә башламаган. Миңа төзү оешмаларына проект буенча йөрергә кирәк булачак.

Бүгеннән башлап баш врачның урынбасары итеп  Илһам Хафизовичны билгелим. Приказ язылды. Илһам Хафизович барлык  бүлекләрнең  эше белән  җитәкчелек итәчәк. Мин юкта баш врач вазыйфасын башкарачак.

Җыелыштан югары кәеф белән  кабинетларга таралыштылар. 

Илһамны урынбасар итеп билгеләүне күбесе хуп күрде:

Илһамга  бу яңалыклар билгеле иде – главврач аның белән алдан киңәште. Яңа вазыйфадан баш тартмады - димәк, Аркадий Александрович  шулай кирәк санаган.

Больница  төзеләчәген ишеткәч, күңеленнән иң якты бүлмәне сайлады,  кафель  идәннәр, эмаль  раковиналар, ялтырап торган никель краннар, инструментлар белән  операция   бүлмәләрен... оештырды! Ул моның шулай булачагына ышана! Алдагы  якты өмет эшкә дәртләндерә!

Аркадий Александрович төзелеш эшләре белән еш кына Казанга йөри башлады. Андый вакытларда  бар җаваплылык Илһам өстенә кала. Илһам хирургияга кагылышлы булмаган эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. О, хирургия ике кулына бер эш булган икән! Хәзер больницаның конюшние, прачечниеннән башлап, һәммәсе  аның җаваплылыгында! Аркадий Александрович тынычландырды:

- Һәр эшнең җаваплы кешесе бар, Сезгә шуларны тикшереп, үтәтеп торырга гына кирәк булачак.

“Үтәмәсә нишләргә?”- дип сорамады  урынбасар.

Әлегә  барысы да салам-торхан заманындагыча: районда йогышлы авырулар таралган: трахома, туберкулез, корсак тифы; тире авырулары (парша!) Трахома бунча министрлыктан да, военкоматтан да кисәтеп торалар -  трахомалы призывникларны   армияга  алмыйлар - районның планы үтәлми. Минзәлә районында балалар арасында  дифтерия  таралу  турында Минздравтан приказ килде. Дифтерия  Илһамның йөрәгендәге  яра – шул авыру  ике сеңлесен алып китте! Педиатр белән профилактик чаралар күрү,   авыл фельдшерларын кисәтү кирәклеге турында сөйләште.

Балалар каникулга  чыккач,  авыллардан трахомалы авыруларны больницага җыйдылар. Күздән башка бер җирләре дә авыртмаган балалар,  ишек алдында чабышалар. Обход вакытында бер малай Илһамга:   

- Абый! Рәхимнең  күзенә аптыратыйм салдылар! - диде, хәйләкәр елмаеп.

- Нәрсә?

- Аптыратыйм!  

Отропин  малайлар телендә “аптыратыймга” әйләнгән! Илһам   тапкыр телле, шаян кешеләрне ярата! Бу малайның да юморын  бәяләп, көлеп җибәрде.

Әмма эшләр чамадан тыш катлаулы,   бер-бер артлы туып торган проблемалардан йөзе һәрчак җитди, борчулы күренә. Сәбәпләр дә чыгып тора.

                                   ***

   .

Төнлә, эче пошып, көндез операция ясалган  ир кешенең хәлен белергә дип, больницага китте.

Палатада тыныч, авырулар йокларга җыеналар. Кизү торган шәфкать туташы соңгы  процедураларны ясап йөри  .

Исәнләшеп хирург  операция ясаган кеше янына килде.

- Хәлегез ничек? Эчегез авыртмыймы? Газлар киләме? 

- Ярыйсы. Эч авырткач, медсестра клизма куйганые, бераз җиңеләйде.

Илһамның  тыныч йөзе бозылды: борчылу, тыелгысыз ачу белән медсестрага борылып карап, кычкырмас өчен тешләрен кысып пышылдады: 

- Сез нишләдегез?! Назначениены ник карамадыгыз?! Әйдәгез әле! - дип халат җиңеннән тотып, коридорга  этәрде. – Сез нәрсә эшләгәнегезне аңлыйсызмы?! “Кишечная непроходимость” дигәнне ишеткәнегез юкмы? Белмисезме? Моның өчен сезне хөкем итәргә мөмкиннәр! Кем кушты  сезгә клизма ясарга? Хирургның күзләреннән ут чәчри  иде! Медсестра  куркуыннан тотлыга- тотлыга:

- Куш –ш -мады...Авыру үз-зе –е   авырта  диг-гәч ...ясадым, - дия алды.

- Сез врач кушканны гына үтәргә тиеш! 

Операция - авыру белән көрәшүнең башы гына! Врач башкарган  катлаулы  авыр эшне бер селтәнүдә юкка чыгарырга мөмкин! Операциядән соң иң җаваплы эш - авыруны карау! Монда урта медперсоналдан  зур җаваплылык таләп ителә! Авыру алар карамагын , алар кулына тапшырыла! Аларның роле врачларныкыннан ким түгел!

Операциядән  соң авыруны  дәвалау процессына  Илһам эшли башлауның беренче көннәреннән үк аеруча каты таләп куйды:  операциянең нәтиҗәсе дә, авыруның гомере дә шуңа бәйле! "Вы прежде всего врач и забота  о  больных – ваша  основная задача, запомните, Хакимов!" - дигән иде тәҗрибәле остазы. 

Икенче көнне баш  врачка:

- Аркадий Александрович, Габдрахманова урынына  хирургияга икенче медсестра билгеләвегезне үтенәм! - диде. Ни өчен икәнен сорагач, аңлатты да:

- Уйлый белә торган кеше бирегез! - диде.

Бу хәлдән соң  аның турында  таләпчән, каты дигән фикер калды.

 

                               

             СЕЗГӘ БИК ЯХШЫ УКЫТУЧЫ КАЙТАЧАК!                        

Айсылуга  яңа фамилия белән диплом тутыралар - паспортындагыча - ул хәзер Хәкимова Айсылу булачак! Гомергә! Сабакташлары дулкынланып  Советлар Союзының төрле почмакларына  эшкә юллама алдылар: Курганга, Әстерханга, Свердловскига – әллә кайларга! Айсылу дусларына карап бераз  кызыга: сабакташлары дөнья гизәргә китәләр, ә ул, гаиләле кеше буларак, ирекле диплом ала - эшне үзе табарга тиеш.                                 

 Айсылуга эш белешергә Илһам  район  мәгариф бүлегенә  барды. Ниндидер кәгазьләр караштырып утырган  мөдир, ул кергәч, күзлек өстеннән сөзеп карады, утырырга урын тәкъдим итте. Кыска муены  калын иңсәләренә сеңеп беткән урта яшьләрдәге  юан мөдир Илһамны  тыңлагач, елмайган кебек,  кысынкы  күзләрен тагын да кыса төшеп:

- Дәресләр мәсьәләсе хәзер бик катлаулы, иптәш...э-э-э Хәкимов... Сугыш вакытында  балалар аз туган, хәзер укучылар саны да, класслар саны да аз. Укытучыларның нагрузкасы  кими. Авыл мәктәпләрендә  рус теле  укытучылары  кирәк, район үзәгендә  бер артык дәрес тә юк!

- Мәктәп дирекциясе  белән сөйләшеп, берәр ничек көйләп булыр бәлки?  

- Ярый, истә тотарбыз. Әле сынауларын  бирсен. Алып кайтамы әле  дипломын, юкмы, алып кайткач   сөйләшербез, - диде мөдир  елмайган булып.

Мондый мәгънәсез сүзне, сөмсезлекне   кабул итмәвен ишарәләп, Илһам басым ясап әйтте:

- Шикләнмәгез! Диплом  алачак! Сезгә искиткеч яхшы укытучы кайтачак!

Мөдир яныннан чыккач, Илһам уйланып кайтты.

Ничек шулай кимсетергә  батырчылык итә? Мөдир, имеш!  Нинди  вак җанлылык!

 

 

                          ФАТИРЛЫ БУЛДЫЛАР                     

Аркадий Александрович Илһамның хатыны институт тәмамлап кайтуын, бабасы йортында яшәүләрен белә. Баш врач үз хисабына  йорт салдырып чыгарга  җыена  иде... Алардан бушаган йортны  кемгәдер читкә җибәрмәс  өчен, Илһамны чакырып сөйләште.  

- Илһам Хафизович! Сез район башкарма комитеты  председателенә бүген үк квартира бирүләрен сорап, гариза кертегез! Без яшәгән йорт тиздән бушый, ордер алып, ремонтлап күченегез! Ул йортны сораучылар күп, мин үзем дә исполкам рәисе белән сөйләшермен. Ремонтны үзебезнекеләр ясар, стеналарны агартып, идәнен буяп чыгарлар. Бераз бәхилләтерсең!

- Рәхмәт, Аркадий Александрович! 

Һич көтмәгәндә  Илһам  фатирлы булды да куйды! 

Ни хикмәт, ул  моңа әлләни артык сөенмәде дә бугай: әби-бабай янында тормыш  җайлы, рәхәт булгандырмы, әллә үзе өчен тормыш кору мәшәкате  четерекле тоелдымы... Күнеккән иде ул әбисе-бабасы  тәрбиясенә: бер ел буе кадерле кияү булып яшәде.

Шулай да Илһам гаилә башлыгы буларак, хатыны кайтканчы бер сузыла торган йомры өстәл алып куйган иде. Күченгәндә бар байлыклары бер чытыр арбага сыеп бетте: йомры өстәл, ике олы тартма китаплар, ике чемодан, урын–җир (әнисе әзерләгән придан-дүрт мендәр, матрас, юрган, чаршау, җәймәләр) китәргә  җыенгач, әнисе  дүрт чәй чәшкесе, дүрт аш тәлинкәсе, дүрт кашык бирде.

Идәннәре кояштай сарыга буялган, стеналар трафарет белән бизәкләп агартылган  иркен, якты йорт Айсылуга оҗмах кебек тоелды.

Йомры өстәлне  олы якка, больницадан алып торган караватны йокы бүлмәсенә куйдылар. Әйберләрне төяп китергән, урнаштырышкан  Мөстәкыйм абыйсын Айсылу идәнгә газета җәеп, ашарга әзерләп сыйлады. Авыр минутларда фәрештә канатын җәйгәндәй ярдәмгә килгән Мөстәкыйм абыйсы Айсылуга бик якын! Мөстәкыйм  дә  аның сый-хөрмәтеннән биһуш:    

- Рәхмәт, апаем! Йомышың төшсә, кайчан кирәк – шунда чакыр! Читенсенеп  торма!Яңа өйдә исән-имин яшәргә яссын сезгә Илһам Хафизович белән! Ул  настаяшшый кеше! Настаяшшый  хирур!

Мөстәкыйм абыйсын озаткач, булган әйберләре белән өйне җыештыра башлады. Тәрәзәләргә челтәр һәм ике якка ачылмалы пәрдәләр элде, караватка зәңгәр җәймә җәеп, ак мендәрләрне кабартып куйды. Залның ишегенә үзе чиккән пәрдәләрне элде. Ак җирлектәге зәңгәр, алсу, шәмәхә миләүшәләр янып – балкып киттеләр! Эше бетте. Уртадагы ишек тупсасына утырып, эшләгән эшләренә  карап сөенде.

Көндәлек эше зур киеренкелек, җаваплылык, тырышлык таләп иткән Илһамга  йортта булган мәшәкатьләр  җиңел хәл ителә торган вак нәрсә. Аның бу турыда уйларга вакыты да юк: бар гаме, уе, фикерләре эшенә бәйле, уйлата, борчый... “Башка чыгып”,  үз  йортларында яши башлагач, эше бераз җиңеләйде: амбулатория һәм больница   биналары  урам аркылы  гына. Хирургка еш кына төн уртасында операцияга барырга туры килә. Кайчан чакырып килсәләр, шул минутта тоткарлыксыз чыгып китә. Салырга онытып киеп кайткан халатларыннан эфир һәм йод исе өйгә тарала...    

Күченеп, тормышлары  бераз көйләнгәч, Айсылу район мәгариф бүлегенә  эшкә урнашырга барды. Илһам аңа барысын да әйтеп бетермичә генә, эш мәсьәләсен аңлаткан иде.

Айсылу  мөдиргә  гаризасын тапшырды. Мөдир  каршысында торган  чибәргә кызыксынып, сынап  карады. Иренең: ”Сезгә искиткеч яхшы укытучы кайтачак!”- дигәне исенә төште.

- Утырып торыгыз, - диде документларын карап. Барысы да тәртиптә, гариза да, автобиография дә  пөхтә, матур каллиграфия белән язылган иде. Мөдир моңа игътибар итте. Карап чыккач:

- Эш мәсъәләсе бик важный түгел бит әле, иптәш Хәкимова. Сезгә Каенлыкүл мәктәбендә атнага  унике сәгать  рус теле дәресләре бар. Анысын  да әле Илһам Хафизович сораганга гына бирәбез, - диде елмаеп. Соңгы сүзеннән Айсылуга  шундый читен, уңайсыз булып китте, үзен ниндидер  кадерсез артык сөяк кебек тойды... Аның сабакташларын әллә кайларда көтеп алалар... Аңа дәресләрне Илһам сораганга бирәләр... Димәк, Илһамны ихтирам итәләр?! ..Шул фикердән күңеле күтәрелеп китте, ире өчен горурланып, мөдиргә булган үпкәсен онытты! Ярый, ул унике сәгатькә дә бик шат! 

Август уртасында Айсылу эшкә чыкты. Аны коллективта бик җылы каршыладылар. Үзе укыган мәктәптә, үз укытучылары белән эшләү  зур җаваплылык икәнен аңлый. Яңа уку елына хәзерләнәләр: класс бүлмәләрен, кабинетларны  карау, планнар төзү, программалар белән танышу, буялып бетмәгән җирләрне буяу   бара. Айсылуны 5а классына җитәкче итеп билгеләделәр. Ул берсүзсез риза булды: аның уенча, дирекция ни кушса, укытучы  барысын үтәргә тиеш. Дәресләре 5а һәм 9 класста - атнага унике сәгать.

                                  ***

Көн артыннан көн, ел артыннан ел үткәнен яшьләр сизмиләр дә! Киләчәккә өметләнеп, бүгенгесенә түзәләр! Берсе больницага, икенчесе мәктәпкә чаба, очалар гына! Шул арада биш ел үткән, бер-бер артлы туган  ике кызлары үсеп килә! Аксыл  чәчле, яшкелт-зәңгәр күзле кызчыклары әтиләренә ныграк охшаганнар. Әтиләренә охшасалар да, кызлар әниләренеке. Аларга да, йорттагы эшләргә дә Илһамның вакыты юк! Ул өйнеке түгел, больницаныкы! Вакытының туксан тугыз проценты шунда үтә!

Анда да эшләр бик мактанырлык түгел.  Шатланып, зур өметләр белән көткән  яңа больница фундамент  төзелүдән ары китә алмады, акчаны кистеләр.

Пенсия яшенә якыная барган  Аркадий Александрович икесе өчен дә  бик әһәмиятле проблеманы  Илһам белән тет-а-тет сөйләште.

- Илһам Хафизович! Сезгә алдан әйтеп куярга булдым. Без Әлмәткә күченеп китәргә җыенабыз Министрлыкта бу турыда сөйләштем. Үземнең урынга сезнең кандидатураны тәкъдим иттем. Министр ризалыгын белдердеСез ризамы ?

Илһам бу хәбәргә аптырап калды: яңа йорт салып, бакчалар утыртып, матур итеп яши башлагач, барысын ташлап китәләр?

- Ни өчен  китәргә булдыгыз? Шундый матур  тормышны....

- Шулай карар кылдык инде. Анна Степановнаның олыгайгач, уңайлыклар булган квартирада яшисе килә. Безгә Әлмәттә фатир да, эш тә бирәчәкләр.

- Хирург булыпмы?

- Рентгенолог булып. Бераз хәзерлек курсы үтәчәкмен. Анна Степанвна үз эше буенча урнашачак. Сез ни әйтерсез?

- Ни дип  әйтергә дә белмим... Бу минем өчен  көтелмәгән хәл... 

- Уйлагыз. Сез аны булдырасыз. Мин сезгә ышанам.

- Рәхмәт, Аркадий Александрович! Уйлыйм әле, хатын белән дә сөйләшим әле.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ҖАВАПЛЫ ЭШ

                               

Гадәттәгедән уйчанрак, фикерләре әллә кайларда йөргән кебек күренде Илһам. Алай борчылганга  да охшамаган. Тамагын кыргалый. Димәк, нәрсәдер булган.

- Айсылу,  бүген Аркадий Александрович белән сөйләштек. Алар Әлмәткә  китәргә җыеналар.

- Ничек? Бөтенләйгәме?

- Әйе. Ул министр янында булган. ”Үзем урынына сезнең кандидатураны тәкъдим иттем, министр риза,” – ди.

- Син ни дидең?! Ризалаштыңмы?

- Юк. Син ни уйлыйсың?

- Ризалаш!

- Ризалаш! Әйтергә ансат! Ул биш җирдә таралып яткан, кумак оялаган черек корпусларда ничек эшләмәк кирәк?! Берәр инфекция чыкса башың бетә!Инструментарий иске, рентген иске, белгечләр җитми! Төзи башлаган   яңа больница   фундаменты җимерелә башлаган! Менә шунда ничек эшлисең?

- Менә дигән итеп эшләп йөрисез бит әле! Главврач булгач та эшләрсең! Адәм эшләмәс эш булмас! Яңасын төзерсез!

- Бу турыда бер кемгә дә сөйләмә! Әби белән бабайга да әйтми тор!

                              ***

Илһам Казанга, яңа эшенә билгеләнергә барды. Сәламәтлек саклау министры икенче кеше иде: тәбәнәгрәк буйлы, калын күкрәкле, таза муенлы, ачык йөзле яшь кеше. Министр Илһамнан булса ике-өч яшькә өлкәндер! Илшат Зариповичның үзен дә быел гына министр итеп куйганнар. Яшь главврачны ул  бик җылы каршылады. Министр булып билгеләнгәч, авыл халкына югары  квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү максатын куеп эшли башлады. Шуңа да министр авыл главврачына теләктәшлек тойды.

 - Илһам Хафизович! Министр буларак Сезнең алда сүз бирәм: яңа больницагызны төзеп бетерергә булышачакбыз! Инструментлар һәм аппаратура да, врачларны да бирербез! Сезне гаять җаваплы, авыр  эшкә алынуыгыз белән котлыйм, Сезгә уңышлар телим! Әйдәгез, кулга–кул тотынып эшлик!

Ышанды Илһам министр сүзенә! Аның йөзендә  дә,  сүзләрендә дә ниндидер пафос, рух күтәренкелеге тойды!

Илһамга да күчте  бу дәрт, бу рух көче:

- Рәхмәт, Илшат Зарипович! Ышанычыгызны акларга тырышырмын!      

Чыннан да, министр Илһамнан өч яшькә генә өлкән, аңа утыз өч - пәйгамбәр яшендә иде!

                                         ***                      

 

Казаннан Илһам дәртләнеп кайтты. Бу яңалыкка кайберләрнең исе китте, кайберләрнең – кәефе. Больницада өлкәнерәк, тәҗрибәлерәк кеше - Гыйлфанов баш врач булыр дип гоманлаучылар бар иде. Аркадий Александрович башкача уйлады: Гыйлфанов - санитарный врач, ул үз урынында бик яхшы; больницаны, дәвалау процессын, медицинаның бар тармакларын да белүче, дәвалаучы врач җитәкләргә тиеш!

Илһам өлкән коллегасыннан, аны эшкә урнаштырган, коллектив белән таныштырган, зур хирургиягә алып кергән наставнигыннан эшне кабул итеп алды.

- Илһам Хафизович,  сезгә шушы хәлгә җиткән иске больница корпусларын тапшыру хәтта уңайсыз! Яңа больница төзеп китәргә теләгән идем, булмады бит, министрлар советы акчаны кисте. Ну ничего, сезнең яшь, энергияле чагыгыз, төзеп бетерерсез! Сезгә уңышлар телим!

Каенлыкүл больницасының яңа җитәкчесе беренче эш итеп, районда медицинаның торышын кыска гына язып, цифрларда күрсәтеп, яңа больница төзүне башлауны  сорап Министрлар Советы рәисе исеменә аңлатмалы хат җибәрде. Шундый ук сорау  белән райком секретаре Рәшит Гариповичка  керде.

- Мин үз исемемнән Министрлар Советына хат яздым. Министрлар Советы рәисе Сабирҗанов белән Сез безнең депутат буларак сөйләшсәгез, төзелешне  тизләтерләр иде. Моны безнең больница коллективы Сездән сорый: профсоюз җыелышында мөрәҗәгать кабул иттек.

Секретарь: ”Бу егет Министрлар Советы белән безне биетмәкче! Киткән главврач пассиврак иде, бусы мөгездән алмакчы!” - дип уйлады. Илһамны баш врач итеп куяргамы, куймаскамы, дип, министрлыктан  секретарь рөхсәтен сорадылар - район кадрлары өчен ул җаваплы. Секретарь ризалыгын белдерде.

- Төзелеш буенча без үз каналларыбыз буенча эшләрбез. Сез минздрав буенча эшләгез, министрның исенә төшергәләп торыгыз! - диде Гарипов.   

                                          ***

Главврач кабинетында чут төймәләрен  бәреп, нидер саный. Ул бүген шат, бәхетле! Ниһаять, Казан аның соравына колак салды! Хәзер төзелеш күтәрелеп, тиешенчә башланачак! Син главврач икәнсең, үзеңнән башла! Больница үзең өчен дип, бик яхшы итеп төзе! Аның өчен  бик яхшы талантлы төзүчеләр кирәк! Аларны каян табарга?! Ничек бирелгән акчаны юкка-барга әрәм итмәскә?! Ничек материаллар кайтартканда алдатмаска?! Барысы өчен дә син халык алдында, үзеңнең намусың алдында җавап бирәчәксең! Сиңа анда операцияләр ясыйсы, сиңа авыруларны дәвалыйсы, аякка бастырасы! Врачларга бар уңайлыкларны тудырасы! Үзенә үзе ант биргән кебек, Илһам үз бурычларын барлый!..

Илһам нык үзгәрде - сугыштагы кебек: анда кеше үзенең бар рухи көчен тамчысына, бөртегенә кадәр сарыф итә, һәм ул истәлек кенә булып калмый, авыр бер дәвер, чор була; ул чорны үткән кеше үзенең соңгы көненә кадәр чыныккан, ныклы, ышанычлы була. Илһам өчен дә шундый җаваплы чор башланды.

Бәхет  бер килсә, килә бит ул: больницага  ГАЗ-69 машинасы бирделәр! Хәзер Илһам төзелеш эшләре буенча атна саен Казанга йөри, Әлмәткә нефтчеләр янына бара.

                       

ТОРМЫШ  ҖИҢЕЛӘЙМӘДЕ        

Айсылу иренең баш врач булуына  сөенде дә, горурланды да. Ләкин ире начальник булды дип, аның тормышы  җиңеләймәде. Шуңа исе китә: алар яшәгән йортта баштан ук главврачлар яшәгән. Аркадий Александровичка кадәр дә әллә ничә главврач. Ихатасында шул искергән  йорт белән бәдрәфтән башка берни юк! Утын сарае юк!Утынны, кыш буе кар астыннан казып алып кереп якканнар! Айсылу чи утын пыскып янмыйча ятуына түзә алмый  елагач, Илһам кечкенә генә утын сарае ясатты. Мөстәкыйм абый ясап бирде.

Менә сиңа главврачлар!  Аларда утын кайгысы юк. Уйларында больница да авырулар!

Айсылу  бик тыныч, тәрбияле гаиләдә үсте. Әти-әнисе укытучы иде, сугыш башлангач, әтисен бер кечкенә авылга артта калган колхозга рәис итеп җибәрделәр. Балачагы, үсмер еллары  сугыш китергән михнәтле заманда, юклыкта, ярлылыкта үтте. Әти-әнисе аны иркәләп, кочып үстермәделәр; ачуланмадылар да, сукмадылар, иреген кысмадылар: гаиләдә  үзара игътибар, ихтирам булды, хөр күңелле булып  үсте. Бер эштән дә курыкмый, килеп чыгасына ышанып тотына: кызларына күлмәк тегә, чигә, кибеттә юк дип тормый: “Башыңа төшсә – башмакчы булырсың” дигән  гыйбарә аңа туры килә. Өй, балалар, ире  - аның дәүләте, җәмгыяте,  дөньядагы иң зур мәхәббәте, язмышына тигән бәхете! Ир хатыны, балалар  әнисе өлешенә төшкән мәшәкатләргә авырыксынмый, чөнки ул авырлыклар кызларының, Илһамның  мәхәббәтеннән йөзе, меңе белән җиңеләя!

Кич... Ак җәймәләр өстендә тыныч сулап йоклап яткан кызчыкларына карап исе китә: аның кызларымы соң болар?! Ничек сузылып үсеп киткәннәр! Юрган астыннан чыккан алсу тәпиләрен сөясе килүдән тыелып калды: йокласынннар, уяна күрмәсеннәр! Фәрештәләр сагында үссеннәр назлы кызлары, аның гүзәлләре! Әнә, кечкенә Диләсе төш күрәдер, нидер сөйләшеп алды. Кызының андый гадәте бар. Үсә төшкәч бетә ди ул гадәт. Бәхетле булсыннар сабыйлары! Бала назыннан да көчле наз юктыр! Йомшак куллар   муеныңнан кочып, куеныңа сарылганда  балаңның  хуш исеннән, әнә шул  илаһи наздан, бәхеттән эрисең ...

Илһам йокы бүлмәсендә “Вестник хирургии” журналын укып ята иде. Сискәндереп телефон шалтырагач, телефоннан сөйләште дә, тиз-тиз киенә башлады:

- Операциягә чакыралар .

Озакламый  больницада иде инде.

 

                                             ***

Айсылу бар эшләрен төнлә эшли: дәрес планнары төзи, дәфтәрләр тикшерә, кызларының киемнәрен, идәннәрне юа, су алып кайта.

Утыз укучысының утыз дәфтәрен ачканда, һәрберсен күз алдына китерә... Менә Фидаилнең иншасы. Кара чәчле, томрап торган кара   күзле,  кызыксынучан карашлы үсмер бик тиз эләктереп ала һәм печәтләп куйган кебек, ныклап исендә калдыра. Җавабы да, язмалары да мәгънәле, тирән фикерле. Малай аягы җәрәхәтләнеп бик озак укырга йөри алмагач, Айсылу  программа буенча укыйсы китапларны илтте. Укыган. Гринев белән Швабрин турында үз фикерләрен язган.

Аксыл чәчле, һәрчак  көләч йөзле Валера  “миннән киткәнче - иясенә җиткәнче” дип, кыска гына итеп китаптан күчергән. Хәрефләрен каты басып язган,  характеры бар малайның. Үзенә-үзе ышана: ”эшләгәнме- эшләгән!”

Соңгы дәфтәрне тикшереп, Айсылу хирургия бакчасына  суга китте. Тулган ай  яктысына сокланып, кар өемнәре өстенә салынган сукмактан сиртмәле кое янына барып туктады. Кое чиләген төшергәндә  куллары чатырдап чылбырга ябышты: бияләй кияргә оныткан! Чиләк “чулт” итеп суга төшкәч, тиз-тиз тартып чыгарды. Чиләкләрен тутырып, көянтәсен алган иде, күзе каршыдагы тәрәзәгә төште. Анда, тавышсыз  кино кебек, ут яктысында ак халатлы кешеләр кыймылдый. Ак халатлы, ак маскалы Илһам өстәлгә иелгән, кемгәдер операция ясый. Ирен беренче мәртәбә эш вакытында күреп, Айсылу гаҗәпләнде! Бөтенләй башка кеше! Ярдәмчеләре аның янында хәрәкәтләнәләр! Әнә берсе бинт алып, Илһамның маңгаен сөртә башлады! Йөрәгенә ук кадалды мени, Айсылу хәтта кайнарланып китте – кемдер, ниндидер хатын аның иренең йөзенә орына! Ничек ул моңа җөръәт итә! Моңа кадәр булмаган уйлар башында өермә кебек бөтерелә башлады! Аның янәшәсендә чит хатыннар!  Маңгаен сөрткәне теге педиатр бугай!

Айсылуның йөрәгенә кадалган  ук бумеранг кебек тегеләргә барып тиде диярсең –барысы да тәрәзәгә борылып карадылар!  Ул чиләкләрен көянтәгә элеп, китәргә ашыкты.

 Карлы сукмак буйлап  аяклары уйлары тизлегендә чаба, чиләкләренең авырлыгын  да сизми! Бер гаилә булсалар да, гомерләре аерым үтә! Берсе – монда, икенчесе мәктәптә! Эшне алыштырып, Илһам янына эшкә урнашырга кирәк! Ничек? Укытуны ташлапмы? Ул медик түгел!  Ирен  педиатр Рәйсәгә калдырып,укырга китсенме?Балаларын нишләтсен? Юк, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый... Йөрәге сулкылдап, җаны яргалана Айсылуның! Ишеткән иде: педиатр Рәйсә Илһамга гашыйк булган! Үзе дежур торганда,  гел Илһамны консультациягә чакыра ди. Тиеш түгел! Илһам Айсылусыз булырга тиеш түгел! Ул һәрчак аның белән, бары аның белән, башта Айсылу, аннан соң калганнар! Ул Илһам белән бу турыда сөйләшәчәк.

Ләкин ул аңлашу булмый калды. Ирен көтә-көтә эшләрен эшләде, балаларның киемнәрен юып элде, идәннәрне сөртеп чыкты. Илһам турындагы  борчулы  уйлар да сүрелде, ә ул һаман юк...

                                        ***         

Ә ул ...

Операция бүлмәсенә килеп кергәч тә, аның белән могҗиза булгандай, шул мизгелдә йокысы да качты, хәл дә керде! Монда ул һәрвакыттагыча:  зиһене тупланган, җыйнак, игътибарлы хирург.

Ундүрт яшьлек үсмер машина астына кергән... Мондый очракта  кайсы әгъзалар яралануын хирург чамалый. Канга баткан, сөякләре сынган, күгәргән, изелгән гәүдәне операциягә алдылар... Харап иткәннәр баланы!.. Өстәлдә яткан яшүсмернең газапларына газапланып, кызганып, хирург  эшкә кереште. Тышкы җәрәхәтләр астында хәл көткәннән дә катлаулырак: бавыры изелгән, сидек куыгы шартлаган... Бавырны тегү авыр – кетгукт  аз гына тартылса да, бавыр ертыла, бик сак тегәргә, озак эшләргә туры килә. Ассистент  ертылган  урыннарны ачып, күрсәтеп тора, хирург җөй сала бара... Күпме җөйләр сала микән хирург үз гомерендә?! Хирург салган җөйләр  аның йөрәге аша үткән...

Ул бу турыда уйламый, бернәрсә дә күрми – бары авыруны күрә, аның өчен эшли, вакыт үткәнне дә сизми: малайның таралган  әгъзаларын  җыя, тегә, ялгый, яшәрлек итәргә, бавыры да, үт куыгы да, сидек куыгы да эшләсен өчен аның барлык физик һәм рух көче сарыф ителә...

Уллары өчен ут йотып утырган  малайның әти-әнисе анда үлем белән яшәү арасында нинди авыр көрәш барганын  белеп тә бетермиләр...

Озак сәгатьләр иелеп өстәл артында торган  хирург, ниһаять,  сынын турайтты, карашы белән ярдәмчеләрен барлады. Бу “операция тәмам” диюне аңлата иде. Йөзләрдә киеренке җитдилек юкка чыкты, әмма борчу таралмаган әле. Операциянең нәтиҗәсе   ни күрсәтер, яралар ничек төзәлер? Малайның организмы ничек күтәрер, ничек көрәшер?! Үсмернең гомере өчен көрәш әле дәвам итәчәк...

Үзара сөйләшә-сөйләшә малайны палатага озатканда, инде төн үткән иде,  алар бер- берсе белән хушлашып, таралыштылар.

                                ***

Ире  кайтканны тоеп, изелеп йокыга талган Айсылу уянды, чәй кайнарларга куйды да:

- Хәзер  ашарыңа җылытып бирәм, - диде.

- Кирәкми карчыгым (күңеле йомшаган минутларда ул хатынына яратып  шулай дәшә!), чәй эчик тә, йоклыйк! Арыдым. Ни булганын иртәгә сөйләрмен! 

Икенче көнне эшләр бөтереп алды, кичәге вакыйгалар онытылды. Яңа елга бер атна гына калды. Айсылу кызларына   күлмәкләр тегеп, кар бөртекләре ясап бизәде. Мәктәптә  укучылары белән маскарадка әкият геройлары костюмнары әзерләделәр: Айсылуның фатазиясе шаккаткыч - шундый детальләр уйлап чыгара, гади кием танымаслык булып үзгәрә! Укучылары  карнавалда  призлы урыннар алды.

Чыршы янында киләп сарып, укучыларны биетеп-җырлатып, призларны таратып, бүләкләрне өләшеп торганда аны чакырып алдылар. Коридорда мамык шәл ябынган, йөзләре суыктан алсуланган  чыбык очы-тал башы кардәш Миңзифа апасы елмаеп тора!

- Исәнме, Айсылу үскәнем, мин сине алырга килдем!

- Кая?

Тәслимә ике-өч пар гына кунак чакыра. Иртәгә яңа елны яшьләр үзләрендә  каршыларлар  дип, бүген чакырырга булды. Ул алдан әйтеп тормаган инде, Илһам белән дә, Аркадий Александрович белән дә  больниста сөйләшкән. Әйдә, киен, сине көтәләр.

 - Илһам кайда икән соң, аны күрергә кирәк бит!

 - Илһам анда инде, сине генә көтәләр.

Айсылу сәерсенде. Ничек инде Айсылуга әйтмичә, аны көтмичә берүзе киткән?Бәйрәмне матур итеп үткәреп, сөенеп өйгә кайтырга дип тора иде... Аның кунакка барасы килми.

- Бик арыдым, Миңзифа апа, көне буе мәктәптә бүген. Балаларны да әнкәйләрдән алып кайтасы бар.

- Чит кешедә түгел бит, әбиләрендә, бер кунсалар берни булмас! Әйдә, кунакта ял итәрсең!

Айсылу  ишек янындагы көзге каршына барып басты. Кыяфәте болай ярыйсы икән: бәйрәмгә үзе яраткан  ярым декольте кара бәрхет  кофтасы белән күк итәген кигән иде.

 - Матур инде, матур, хан кызы кебек! Әйдә, апаем, көтәләрдер.

Урамга  чыккач, салкын һава тынга капланды. Аяз күктә көмеш тәңкә кебек ай балкый, йолдызлар чекерәеп тора, нык суыткан.

Чатнама суыктан соң хуш исләр таралган җылы өй оҗмах кебек тоелды. Башына ак яулык чөйгән, биленә челтәрле яшел алъяпкыч бәйләгән Тәслимә апасы елмаеп каршылады:

 - Әйдә, Айсылу үскәнем, чишен, түрдән уз!  

Тәслимә апасы да Айсылуларга кардәш, ул фтизиатр, рентгенолог булып та эшли. Чишенгән арада, зал ягында әкрен генә сөйләшкән  тавышлар ишетелде.

- Менә, Айсылу да килде, Аркадий Александровичлар гына киләсе калды, - дип, Тәслимә Айсылуның аркасыннак сөя-сөя залга этәрде.

- Хәерле кич! - диде дә, Айсылу туктап калды. Бүлмәдә ике кунак: түгәрәк өстәл түрендәге диванга аркасын терәп, Илһам утыра, өстәлнең икенче ягында озын яссы яфраклы, түбәсе түшәмгә тигән  ямь–яшел фикус  астында, аягын аякка чалып, тезләрен ялтыратып педиатр Равилә утыра. ”Икесе бергә килгәннәр!” дигән уй йөгерде. Илһам янына барып утырды, фикус астындагы Равиләне күзәтте. Ул күзләрен кыса төшеп, елмаеп аның иренә карап, сөйләшеп утыра. Ниязга борылса – ул да елмаеп Равиләгә текәлгән. Карашлары белән иркәләшәләр, аңлашалар, әйтерсең икесенең арасында утлы җеп сузылган! Аларның оятсыз карашларыннан  йөрәге әллә  нишләде.. .Хак икән! Утсыз төтен була мени! Болар бит гыйшык утына чумганнар! Мин бар дип тә тормыйлар, бер-берсеннән күзләрен ала алмыйлар!

Айсылуның тамак төбенә төер утырды, сулышы кабынды, күкрәге кысылды, йөзе кызышты. Бу нәрсәнең кай җире Айсылудан артык? Текәлеп тегеңең йөзенә  карады, аның җитешсез якларын эзләргә кереште: чәченә матур прическа ясаган, кирпеч төсендәге күлмәге килешеп тора, аякларында капрон оек. Эзләсә дә, үзенә юаныч булырлык кимчелек тапмады. Ниһаять, тегеләрнең әңгәмәсе өзелде. Бүлмәдә уңайсыз тынлык урнашты. Илһам тамагын кырып куйды. Айсылуның йодрыклары кысылды. Өстәлдәге тозлы помидорлар, кыярлар чумган тозлы суны  савыты белән Илһамның чыраена каплыйсы килде, чак тыелып калды! Түземлеге бетте, нәрсәдер эшлисе килде! Нишләп утыра ул монда артык кеше булып? Булмас! Сикереп торды да ашыгып коридорга чыкты. Кухнядан Тәслимә апасы йөгереп килде .Айсылуның киенгәнен күреп, кулыннан тотты:

- Айсылу, нишлисең, акыллым?

Айсылу эндәшмәде, Тәслимә комачауламасын дип, киемнәрен кочаклап, баскычка чыкты. Аның артыннан Илһам да күренде:

 - Нишлисең, ни булды?

 - Ни булганын үзең дә беләсең!

Җан ачуы белән Илһамны баскычтан көрткә этеп төшерде дә, чыгып йөгерде! Үзе йөгерә, үзе елый-тыелып утырып таш булган күңеле, кеше булмагач, бик тиз җебеп төште, кайнар яшьләре бите буйлап акты. ”Сводница, старая дева, оятсыз, - дип Тәслимә апасын сүгә. - Безне чакыргач, нигә аңа әйтергә иде?! Ишетмәгәнмени ул больницада йөргән сүзләрне?! Юри эшләгән, үзе иргә чыга алмагач, башкалар да рәхәт яшәмәсен ди торгандыр.”

Артыннан ашыга-ашыга берәү килә, кем икәнен чамалады. Ләкин бу минутта Илһамны күрәсе түгел, үтерәсе килә! Кайтып керде дә, ишекне шапылдатып бикләп куйды. Чишенмичә, ут яндырмыйча, урындыкка ауды! Йөрәге ярсый, үч аласы килә!Сатлыкҗан! Предатель!  Бер күрүдә чат ябышып  өйләнде! Мәңгелеккә! Каеннарга кадәр бергә, имеш! Хәзер башкага күзе төшкән...Тешләрен кыса... Үләргә иде... Бу газаптан элмәк коткара ала дигән уй башына килде. Шунда ук үзенең үле гәүдәсе янында кызларының, әнисенең елап утыруын күз алдына китереп, үзен дә кызганып, кычкырып елап җибәрде. Капка ачылган тавыш ишетеп, елаудан туктады. Баскычта кар шыгырдады. Илһам ишекне шакырга кереште:

- Айсылу, Айсылу, ач!

Бик озак шакып торгач, утын сараена таба китте бугай. Айсылу кухняга кереп, тәрәзә пәрдәсенең читен генә күтәреп карады: ай яктысында бөтен нәрсә аермачык күренә: Илһам кулына балта тотып килә, ишеке каерып ачмакчы! Әллә  аны  үзенә үзе берәр нәрсә эшләр дип уйлый. Ю-у-у—ук! Синең кебек сатлыкҗаннар өчек андый эшкә бармыйм!

Ишекне каермады, бик озак шакыганнан соң, больницага таба китте.

Айсылуның  ярсуы кимеде, хәлсезләнеп, диванга барып ятты.

Аерыла! Әнкәйләренә кайтып китә! Шифоньер өстеннән чемоданны сөйрәп төшерде дә, күлмәкләрен тутырды. Икенче тартманы ачкан иде,  -  балаларының киемнәрен  күреп исенә килде: кара әле моны: балалары турында оныткан! Кызлары әтисез калсынмени?! Ул  китсә, тегеңә урын бушый инде! Алыр да кайтыр, менә шушы караватта аның белән йоклар... Йокламый тор әле! Тот капчыгыңны! Сиңа ир әзерләп куймаганнар! Ирсез картай, сволочь! Чемоданны тиз-тиз бушатып, кире шкаф өстенә ыргытты.

Шифоньер янындагы шампан шәрабе күзенә чалынды. Шешәне алды да, уйга талды:  яңа елны бәйрәм итәргә алганнар иде... Ача да эчә! Аңа тагы ни калды! Яңа елы шушы булыр! Кухнядан чәнечке алып килеп, тимерчыбыкларын каерып алды, гомергә шешә ачканы булмаса да, шешәне каты итеп болгатып-селкеп,  ике тезе арасына кыстырды, күзләрен чытырдатып йомып, байтак көтте. Бөкесе шартлап очкач, куркудан сикереп куйды. Тезләренә  күбек  ага башлагач, шешә борыныннан эчә башлады. Көн буе ашамаганга, буш ашказаны беренче йотымнан ук яна башлады. Тын алып ял иткәч, тагын бераз йотты. Кайгыдан шампан эчмиләр, тик бу шәраб бәйрәм өчен алынган иде... Гомергә эчмәгән кешегә күпме кирәк?

Биш-алты минуттан буыннары йомшарды, туңган кул-аяклар, эчләр җылынды, хәлсезлек, авырлык басты. Җанын телгәләгән газап каядыр чигенде, битарафлык, ваемсызлык биләп алды.Тән хәлсез булса да, баш аек. Илһам аны күп эчкән дип уйласын әле! Айсылу шешәне тибеп очырды! Шешә шапылдап ауды, татлы шәраб идән буенча агып китте.

Борчылу, газаплану һәм шуның өстенә ач карынга эчкән шампан бөтен хәлен алган. Иртән бик соң гына үзләренең йокы бүлмәсендә ире  янәшәсендә уянып китте. Илһам ишекне каерып  ачкан, аны чишендереп, күтәреп йокы бүлмәсенә алып кереп салган. Өйләре салкын җилдән суынган, Айсылуныың иңсәләре туңган. Илһам Айсылуга йөзе белән караган,  рәхәтләнеп  йоклап ята. Мендәрдә борынгы Рим тәңкәләрендә очрый торган профиль: озынча кылыч борыны өстә киртләнеп тора, киң маңгаена күксел сары чәчләре таралып төшкән, калын иреннәре кысылган, ирләрчә калын текә ияге чокыраеп тора... Нәкъ балаларча тәмләп йоклый... Шундый мөлаем һәм якын, әйтерсең мең ел бергә яшәгән... Ничек шулай, чит бер кеше иң якын туганнарыңнан да якынрак була икән?! Илһам аңа  ире генә түгел, улы кебек тоела...

Юрган өстендә яткан  кул сыртындагы чәңгәр татуировкага  күзе төште. Өйләнешкәч тә беренче мәртәбә ул зәңгәр канатларны Айсылу күргәч, Илһам уңайсызланып, “Бала чактагы глупость” дигән иде. Айсылуга ул глупость булып түгел - күкләрдән килгән тамга кебек тоела,  зәңгәр канатлар - кулында, ак халат итәкләрен      җилдә җилфердәтеп  авырулар янына ашыга-ашыга киткәндә,  ак халат итәкләре  канатлар кебек тоелалар! Ул ирен  гел шулай  күз алдына китерә: каядыр ашыгып китеп бара... Ак  халатын киеп, аның яныннан китеп бара... Ул карап  кала...   

Бу уйлардан моңга тарыды...Тормышны гел башкача күз алдына китерә иде. Фикерләре үзгәрде. Хәзер мәхәббәт, гаилә турында бөтенләй башкача уйлар килә... ”Анна Каренина” фильмын карагач, Анна түгел, ире - Каренин кызганыч тоелды Айсылуга. Ул роман буенча фильм куйган режиссерны гаепләде: “Каренин образын  карт, ямьсез  актерга биргән, Каренин алай ук ямьсез дә булмагандыр, ул Анна өчен газап чигә, ярата. “Гаиләгә хыянәт итүне кичерми Айсылу. Илһамнан башка тормышны, яшәүне  күз алдына да китерә алмый...

Кисәк ишек шакыдылар. Өстенә халат киеп, яланаяк өйалдына чыкты. Ишекне ачасы булмады - Илһам каерып ачкан. Санитарка Зөһрә апа кыенсынып кына Айсылу артыннан керде. Ишек тавышына Илһам да уянган иде:

- Ни  бар?

- Илһам Хафизович, сезне  чакырдылар.

- Нәрсә  булган?

- Мәллә тавында трактор белән тәгәрәгәннәр. Берсе үлгән, икесе авыр хәлдә, диделәр.

- Хәзер килә диген.

Айсылу чәйнекне кайнатырга куйды.

Илһам  кырынды да, ашыгып китеп барды. Айсылуга күңелсез, уңайсыз булып калды: кайнар чәй дә эчмичә китте...

Хәзер тиз генә кайта да алмас - авыр хәлдәге  ике кешене коткарырга кирәк...

Берәүләр яңа ел каршыларга дип ыгы-зыгы килеп йөргәндә,  фаҗигагә  очраган  кешеләр  Айсылуга коточкыч кызганыч, куркыныч булды, кеше гомере  кыл өстендә генә тора: бүген  - бар, иртәгә-юк, һич көтмәгәндә ниндидер сәбәптән гомер өзелә... Юл бозлы булганмы, тракторист гаеплеме?
Кичә булган хәлләрне дә уйлады... Дөрес эшләдеме соң мәҗлесне ташлап чыгып китеп? Әллә түзеп, эчтән янып  утырсын идеме? Ә нигә ул түзәргә тиеш? Теге кич буе  аның иренә  күзләрен майландырып, гипнозлап утырсынмы?  Утырмый торсын әле! Шундый уйлар башында кайный, кулы эштә, ул бар нәрсәне дә тиз эшли, хәтта ашаганда да бар кешедән алда ашап бетерә, әкрен кыймылдауны сөйми,  аңа киенергә дә өч минут җитә. Кием дигәннән, Илһамның бүген кич киясе костюм-күлмәген карады - тап-мазар төшмәгәнме? Пиджакның эчке кесәсе кулына каты булып тиеп китте. Нәрсә тутырды микән, дип кулына  алган иде, кызыл тышлы  партбилеты килеп чыкты. Главврач итеп куйгач,  партиягә алганнар иде. Моңа кадәр иренең партбилетын  күргәне булмады, ачып караса  - билет эчендә Айсылуның студент чагында төшкән фотосы! Шаккатты! Илһам ул фотоны бик ошаткан иде, кесәсенә салып йөртә икән... Айсылуның йөзе  май аенда чәчәк аткан гөлчәчәк кебек  балкыды!. Көлде!. Илһам аныың фотосын күкрәк кесәсендә йөртә икән! Иренең  партбилетка ябыштырылган  бармак бите кадәрле генә карточкасын үбеп алды! Ул шундый бәхетле! Алар Илһам белән пар канат! Бер-берсе өчен туганнар!

 Яңа ел каршыларга аларны  Әхсәннәр чакырды.  Якын дуслары белән  күңелле итеп таң атканчы утырдылар, җырладылар, биеделәр. Әхсән гармунчы , аңа кушылып Илһам яраткан җыры ”Чишмә”не җырлады.

                            Сөн буенда бөдрә урман

                             Агыйделләргә  җиткән .

                             Сөн буенда Чишмә барын,

                             Ник барып күрдем икән?

                             Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең,

                             Онталмасам аны нишләрмен

Көчле булмаса да, Илһам матур тенор тавыш белән лирик җырны яратып җырлый, аның җырлавын яраталар.

Ни хикмәттер, Илһамны больницага чакырмадылар. Яңа ел төне имин үтте.

ХЫЯЛ ТОРМЫШКА АША!

 

Больница бинасы калка, күтәрелә бара. Илһам өйдә булганда анда көненә бер генә кагылмый. Төзелеш башлангач ук  барысын да карап, тикшереп торды, бер-ике җитешсезлекне күргәч, каты итеп кисәтте. Хәзер главврачны күрсәләр: ”Әнә контроль килә!” диләр. Төзүчеләр тырышалар, сүз дә юк, тик барыбер эшче куллар җитми. Илһамның эшне кызулатасы, тизрәк төзетеп бетерәсе килә, ярдәм сорап, райком секретаренә бара. Аны күрү белән Рәшит Гарипович:

- Тагын нәрсә  соранырга килгән, главврач? - ди.

- Соранмыйм! Рәшит Гарипович, Сезнең ярдәм кирәк. Бу шимбәгә без бөтен больница белән субботникка чыгабыз. Башка учреждениеләр дә ярдәм итсеннәр иде! Анда эш фронты бик зур!

Секретарь аны аңлый да, ихтирам да итә: егетнең  тырышлыгы, кыюлыгы, эш өчен янып йөрүе ошый! Һәр очракта аңа ярдәм итә, булыша. “Бар җитәкчеләр дә шундый булса иде!” - дип уйлый  секретарь. Больница төзелеше - халык төзелешенә әйләнде! Һәр учреждениедә эшләгән хезмәткәрләрдән субботникларга килмәгән кеше калмагандыр! Укытучылар класс укучыларын оештырып, больница ачылыр алдыннан әллә ничә көн килеп эшләделәр, бинаның эчен тазарттылар, юдылар.

Һәм менә ул көн килде! Больница ачылуга Каенлыкүл халкы җыелды! Казаннан министр үзе килде!  Җиңеп чыктылар бу эшне! Әнә, авыл читендә,  басу киңлегендә ике катлы ап-ак бина тора! Анда Илһам хыялланган  ап-ак кафель стеналар эчендә, эмаль раковиналар, ялтырап торган никель краннар, инструменлар белән, операция бүлмәләре бар! Бар нәрсә яңа!

Бу шатлык, күмәк эш коллективны нык берләштерде, дәртләнеп, рухланып һәркем үз өлешен кертте! Больница территориясенә күп итеп алмагачлар, каеннар, юкәләр, чыршылар, куаклар утырттылар.

Барысы бергәләп! Яңа бинада яңа эра башланды!

 

                  ЯШЬ ВРАЧЛАР КАЙТА!

  

Илшат Зарипович үз сүзендә торды: министр буларак, төзелеш баруы белән кызыксынды. Илһам күп кенә мәсьәләләрне чишүдә аңа мөрәҗәгать итте. Бу хезмәттәшлек аларны якынайтты, дуслаштырды. Вәгъдә иткән аппаратура да, белгечләр дә җибәрделәр! Хәзер алар ун врач! Ике егет, институт тәмамлап, үз районнарына эшкә кайтты: хирург   Шамсетдинов белән стоматолог  Хәлиуллин  беренче көннән дәрт белән эшкә тотындылар: хәзер  монда  мөмкинлекләр киң!Врачлар ун гына буласы түгел иде дә бит, элеккегеләре китә! Аркадий Александровичлардан соң  Зәйтүнә кияүгә чыгып, китеп барды, больница акушер-гинекологсыз калды. Офтальмолог  Наилә  Гаязовна районда трахоманы бетергәнче тырышты, атналар буе авылларда ятып, дәвалады!  Шуның өчен   орден белән бүләкләделәр! Ул да олыгая башлагач, уңайлы тормыш эзләп, гаиләсе белән  Азнакайга китеп барды. Каенлыкүлне яратсалар да, бернинди уңайлыклары булмаган йорларда утын ягып, су ташып яшәүгә караганда шәһәр шартлары кызыктыра! Шуңа авылдан врачлар китә.

Әнә  врач егетләр килде, ел да тулмады, икесе дә өйләнде! Хәзер аларга яшәр урын кирәк! Тугыз айдан балалары туар! Алар да китәргә чамалый башламасын өчен, Илһам  квартира сорарга тагын исполкомга барды:

 - Ике врачка  квартира кирәк!       

- Кирәктер дә, юк бит пока! Булгач бирербез!

- Алар булганны көтеп тормаслар! Район стоматологсыз да, хирургсыз да калыр!Табыгыз!

- Ничек? Каян табыйк? Юлда ятмыйлар бит! Сез һаман үз линиягезне бөгәсез! Районда бит башка учрежденияләр дә бар! Укытучыларга да, башкаларга да кирәк! 

- Төзегез! Башка районнарда төзиләр бит!

Исполком председателе “Моннан котылып булмас,-“ дип уйлады микән:

- Үзегез төзегез! Материал бирәбез: сборно –щитовой дигән финский йортлар кайта, пожалысты, төзегез!

- Ә нигә төземәскә?! Бирегез, төзибез!

Соңыннан, башкарма комитет рәисенең сүзен исенә төшереп, күңеленнән аның белән бәхәсләште: ”Үз  линиягезне бөгәсез, имеш!  Мин бит  больница өчен, врачлар өчен, эш өчен тырышам! Миңа аннан үземә нәрсә килә? Ни ява?! Бернәрсә дә “яумый”! Миңа берни дә кирәкми!

Йортларның өчәү икәнен белгәч, главврач анысын да каерып алды!   Яңа больницадан ерак түгел яңа урамда өч  йорт үсеп чыкты! Аны врачлар урамы дип атый башладылар. Илһамның планнары  моның белән генә чикләнми!  Ул үзе өчен сорамый!Врачлары өчен!

 

ДИАГНОЗ

 

Машинасына сөт тутырып, районга май заводына  барырга чыккан Рәфкатьнең каршысына бер малай атылып  та чыкты, шофер аның өстеннән үтеп тә китте... Ни үле, ни тере түгел Рәфкать, машинасыннан чыгып, малай  янына барды... Күтәреп, кабинасына салды да, рульгә ябышты, бар тизлегенә куа башлады! Үтерде! Харап  итте!  Машина астына ук килеп керде бит! Туктарлык мени!

Район больницасына  күтәреп алып керде. Малай аңсыз, ләкин исән иде әле.

- Машина астына керде! Таптаттым! Коткарыгыз! Исән бугай әле!

Дежурный врач  хирург Шәмсетдинов малайны карады. Машина астында калган малайның сынган, җәрәхәтләнгән җире юк. Димәк, ул тапталмаган, ике тәгәрмәч арасына туры килгән булган, күрәсең! Укол кадагач, бераздан аңга килде. Кулын, аягын йөрттереп карадылар, сынмаганнар, авыртмыйлар да.

Көчле шок кичергән шоферга  ярдәм кирәк булды: кан басымы күтәрелгән, тынычландыра торган укол кадап җибәрделәр.

Җәрәхәтләре булмаса да, малайның эче нык кабарган, таш кебек каткан иде. “Димәк эчке әгъзалар зарарланган: бавыр, үт куыгы, сидек куыгы... Операция ясыйсы була,”-дип  уйлады хирург.

Баш врачны консултациягә чакырды. Илһам аптырый: "Нишләп бу малайлар машина астына керәләр?!" Әле берсен көчкә аякка бастырганнар иде...

Илһам  авыру малай янына килеп, агарган йөзенә дикъкать белән карады,  беләзеген капшап, пульсын  тыңлады: аңа  сәгать  тә кирәкми - пульсның ничек  тибүен ансыз да тоя...  Юа-юа тиресе юкарган, тырнаклары   кыска итеп төбенә кадәр киселгән йомшак бармаклары белән  сак  кына баланың эчен тикшерде... Күпме кешеләрне үлемнән тартып чыгарган куллар...

Капшады, уйланды. Монда клиника  башкачарак...

- Операция ясарга ашыкмыйк әле. Бераз көтик. Рентген ясарга кирәк. Күзәтик, - диде яшь коллегасына.  Үз диагнозына  инанган яшь белгеч, сәерсенде... Көтәргә?.. Ә операция ясарга соңга калсалар? Бу турыда фикерен әйтергә кыймады.

Анализлар, рентген язмалары  шуны  күрсәтте: малайның бавыры да, үт куыгы да, сидек куыгы да нормада; күкрәге  каты бәрелүдән  үпкәсе  ярылган, җәрәхәтләнгән, үпкәдәге һава үпкә белән плевра  арасына чыгып,  үпкәне кыскан, үпкәнең сулау дәрәҗәсе кимегән. Бу күренешне рентген аермачык күрсәтте..

Шул хәлдә операция ясасалар, балага артык травма буласы иде! Болай аны консерватив метод белән дә – дарулар белән  аякка бастырдылар. Яшь хирург өлкән коллегасынын  оста клиницист икәнен аңлады... Бу аның өчен гыйбрәтле дәрес булды, главврачына ихтирамы артты.     

Илһам уйлап бетермәгән килеш операциягә тотынырга ашыкмый. Күзәтә, көтә. Анализлар, кардиограммалар, рентген  күрсәтүләренә таянып эш итә. Ләкин һәр очракта  да син уйлаганча булмаска, һич көтелмәгән хәл килеп туарга мөмкин! Андый вакытта югалып калмаска, уеңны, кыюлыгыңны, көчеңне рухыңны бер йодрыкка  төйнәп,  җиңеп чыгарга  кирәк! Йомшак, куркак кеше хирург була алмый!

Һәр кешенең дә организмы бер төсле түгел, әллә нинди тайпылышлар очрый! Андый хәлгә  Илһам  да  юлыкты. Эче авыртып кергән авыруны аппендицит дип операциягә алдылар. Ачтылар, карый – теге суалчанга ошаш  үсенте юк! Юк и всё! Булырга тиеш бит! Кисеп алынмаган лабаса! Тирләде-пеште хирург! Бармаклар  белән капшый, эзли торгач, уң якта булырга тиеш нәрсәне сул яктан эчәгеләр арасыннан эзләп  тапты! Канына никадәр тоз салды ул  рудиментар  нәрсә!  Онытырлык булмады!

КӨТЕЛМӘГӘН  ОЧРАШУ

 

Печән вакытында  йөк өстеннән егылып,  аңын югалткан  колхозчыны китерделәр. Башы бик каты бәрелгән. Мондый авыруны  нейрохирурглар карарга тиеш. Казаннан санавиация чакырдылар. Врачны каршыларга Каенлыкүл аэропортына машина китте. Озак та тормый баш врач кабинетына Казан врачы килеп керде.

- Здравствуйте! - дип исәнләште дә, аптырап,  гаҗәпләнеп Илһамга эндәште:

- Хакимов, это Вы?

- Я, Серафима Владимировна! Здравствуйте! Проходите!

- Вот не думала! Мне говорили, что фамилия главврача Хакимов, я не полагала что это Вы. Здравствуйте, еще раз! - дип Серафима Владимировна  Илһамның кулын нык кына кысып исәнләште.

- Я тоже не думал встретить Вас здесь!

- Вот, стала бортхирургом по надобности! Воздушный тихоход! Ул матур итеп, яшьләрчә  кычкырып көлеп җибәрде. Илһам исе китеп карап тора: инде аның практика үтүенә ничә ел, Серафима тамчы да үзгәрмәгән! Димәк, Илһам  практика үткәндә ул яшь булган!

Бу очрашуга  алар икесе дә шат!

- Пойдемте, посмотрим вашего больного!

Илһам чәй әзерләргә кушып , авыру яткан палатага ашыкты.

Тиз генә  тамак ялгап алгач, Серафима Владимировна  карарын әйтте:

- Увезу я вашего больного, авось, выживет. А Вам, дорогой главврач, хочу подарить на память о нашей с Вами встрече  книгу нашего обожаемого главного хирурга Розенгартена! – Шулай дип, сумкасыннан   юкарак кына кызыл тышлы китап алып, эре хәрефләр белән   киң  итеп язып бирде:

 “Многоуважаемому  главврачу И.Х.Хакимову с глубоким  уважением, бортхирург С.В. Данилова.”

Ике ел буе үзе теләп  аларның больницасына төнге дежурстволарга бер тиенсезгә эшләп йөргән егетне Серафима онытмаган иде.

- Еще тогда, когда ходили в двенадцатую больницу, я полагала, что Вы  далеко пойдете! Рада за Вас! Досвидание! Желаю Вам успехов!

- Спасибо, Серафима Владимировна!

Илһам дулкынланып, рәхмәт әйтеп, дусларыннан бик кадерлесен, остазын  озатырга  чыкты.

Серафима Владимировна – Илһамның тормышына, язмышына зур йогынты ясаган сирәк кешеләрнең берсе! Гади, кешелекле, хирургияга, авыруларга бөтен барлыгы белән бирелгән доктор - батыр хатын!     

Озатып кергәч, Илһам ул бүләк иткән китапны кулына алды. Китапның авторлары  Татарстанның баш хирургы Михаил Юрьевич Розенгартен һәм профессор Валерий Юрьевич Альбицкий  иде. Розенгартен  Татарстан районнарында эшләүче хирурглар белән очрашып тора. Каенлыкүл хирурглары Смирнов Аркадий Александровичны  да, Хәкимов Илһамны да яхшы белә. Ул Аркадий Александрович белән яшьтәш, аның кебек үк сугышта катнашкан, хәрби госпитальләрдә хирург булып, меңләгән кешеләрне үлемнән коткарган. Илһамга аның юморга бай сөйләме, шаянлыгы ошый. Татарча да белә-татарча шаян җыр җырлап, көлдергәне булды.М.Ю. Розенгартен -Татарстанда хирургия хезмәтен оештыручы, талантлы хирурглар плеядасын тәрбияләүче, гомерен халкына багышлаган врач.

Китабын “Страницы из жизни хирурга“ дип атаган икән. Илһам кем турында микән? - дип кызыксынып ачса, исе китте: Александр Васильевич Вишневскийга багышланган! Шаккатты егетебез! Илһам  дүртенче курста укыганда  гыйлми түгәрәктә ясаган тема! Гаҗәпләнде: ничек болай туры килеп тора - таныш бортхирург бүләк иткән  баш хирургның китабында таныш тема! Хәер, гаҗәпләнәсе юк – алар барысы да Хирургия дәгән фәннең каһиннәре (жрец), әһелләре. Бу очрашу  Илһамда уңай кәеф, якты, шатлыклы хисләр калдырды.

     

                                     ТОРАКОТОМИЯ

 

- Илһам Хафизович, пычак белән кадалган бер кешене китерделәр! Милицияләр йөри!

- Кайда йөриләр? Отделенияга кертмәгез! 

Канын күп югалткан, күкрәгенә пычак  белән кадалган  авыр хәлдәге ир комада иде. Мондый авыруны  торакальный хирург карарга тиеш! Республика больницасына җибәрергә тиешләр, ләкин санавиация килүне көтәргә авыруның хәле дә, вакыт та юк! Авыруны кичекмәстән операциягә алдылар. Торакатомия – күкрәген ачтылар: йөрәкнең сул карынчыгында (левый желудочек) 3\5 см. зурлыктагы яраны күрделәр. Яраны тегәргә  кирәк, тиз генә текмәсәң, авыру үләчәк! Ләкин ничек тегәргә - йөрәк тик тормый бит, тибә! Энә белән  яраны бер яктан эләктергән иде, йөрәк туктады! Бу клиник үлем иде! Хирург туктаган йөрәкне шул секундта эләктереп алды да, дүрт урынан  тегәргә өлгерде, аннан  турыдан  йөрәккә   массаж  ясарга кереште!  Хирург йөрәкне уң кулының  учы белән тотып, баш бармагын йөрәкнең  аскы  ягында  калдырып, йомшак итеп, йөрәк ритмына чамалап,  кысып массажлый... Күпме вакыт үткәндер, йөрәк... яңадан тибә башлады! Шундый кискен үлем белән яшәү арасында секундлар, мизгелләр эчендә өлгер, җитез куллар, үткен күзләр генә  эшли аладыр мондый...батырлыкны! Операциядә катнашучылар  бу могҗизага  таң калып, йөрәк тибә башлагач, җиңел сулап куйдылар, хирургның  каһарманлыгына  шаһит булдылар ...Менә гомер ничек ялгана! Бүген операция ясалган кеше  яңадан егерме елдан артык яшәячәк иде. 

Авыру аңына килде, ул үзенең хәле, үлеп терелгәне турында бернәрсә дә белми. Илһам авыру янына милицияне якын да китертмәде. Милиция начальнигына: ”Терелгәч сораштырысыз», - гына диде.

Район  больницасы  өчен бу гадәти булмаган операция иде... Хирург өчен дә... Операция өстәлендә авыруы үлгәндә, ул да авыруы белән бергә үлеп, бергә терелгәндер.

БАЛА

Ял көне алар олы гаиләгә әвереләләр - дүртесе дә өйдә! Берсе дә беркая да ашыкмый: әниләре мәктәпкә, кызлар бакчага, әтиләре ул көнне больницага иртүк китми. Кызлары Айсылу янында әвәрә килә: бик тырышып камырдан курчакларына  вак кына пирожки ясыйлар. Гадилә көз көне беренче сыйныфка укырга барачак, Диләгә  әле ике ел бар. Нишләптер кызлары бакчаны өнәп бетермәделәр, анда бармаган көн - олы бәхет аларга! Бер тапкыр икәүләп бакчадан юкка чыкканнар! Аларны бакчадан эзләп  килделәр. Куркудан җаны чыга язды Айсылуның! Ничек, кая киткәннәр? Нишләп тәрбиячеләр күрмәгән?! Коты чыгып, нишләргә белми торганда, әбиләре белән кайтып керделәр. Балаларын күргәч, сөенечтән елап җибәрде, кечкенәсен күтәреп, күкрәгенә кысты...

- Әнкәй, боларны каян очраттың?

- Үзләре килеп керделәр!

- Сезгә барганнар мени?

- Әйе, Гадилә апаен җитәкләгән иде. Син борчылмасын дип, арыган булсалар да, кире борып алып килдем!

Андый очрак бер генә булмады. Әбиләренә юлны ешрак таптый башладылар.

Менә бүген  бергәләп барырга җыеналар.                          

Ишекне шакып, танышлары килеп керде. Әхсән - Илһамның балачак дусты. Мәктәпне тәмамлагач,  армияга алдылар. Армиядан  соң, институт тәмамлап, Каенлыкүлгә терапевт булып кайтты.  Әхсән  дустын  балыкка барырга чакырып килгән иде.

- Расихлар кичә сөзгәннәр, эре-эре кушбашлар эләккән! Безгә көймәләрен дә, җәтмәләрен дә биреп торалар.

Илһамның  беренче уе – юк, бармый!  Каенлыкүлгә килгәннән  бирле аның бар уе, эше, мавыгуы (гашыйк булып, өйләнеп йөргәннән соң!) бары  больница да авырулар: сакта торган кебек,  ял  көне дә хирург кирәк булырга мөмкин! Башка хирург юк!

Әхсән килмәсә, бала чактагы яраткан  шөгыле исенә дә киләсе түгел иде! Әхсән белән дә, ялгызы гына да күп йөрде ул балыкка! Алар  Ык  буена күңел ачар өчен  генә түгел, тамак туйдыру өчен йөриләр иде...

...1944 елның июлендә Илһамның  энесе туды. Иртүк торып, бүгенге кебек кояшлы көндә, кармакларын алып, балыкка китте. Әле Ык буенда беркем дә юк, су да болганмаган.  Ярга утырды, ике колгасын суга салуы булды, калкавычы чумды! Колга очында  зур гына кызылканат ялтырап килеп чыкты. Малайның йөрәге сөенечтән теге кызылканат кебек тыпырчына иде! Әллә нинди уңышлы көн булды: үги ана яфрагы  каплаган чокыр  кызылканатлар белән тула язганда, көн чамасыз кыздыра, су  буенда  бала-чага чыр-чу килә башлады. Илһам балыкларын саңакларыннан  ныклы гына тал ботагына тезде: авыр, саллы  тарта! Йөгерә-йөгерә кайтты да, балыкларын чистартты, кыздырырга май  эзләсә дә, тапмады. Нишләптер  өйләрендә берсе  дә юк. Күрше хатыны сыерларын савып, сөтле чиләкне салкын суга утыртып киткәнен күргән иде, шуның өстен җыеп, балыкларын кыздырырга куйды. Кетәктән алып  кереп, балыклар өстенә  ике күкәй сытты.

                                              ***

 Акушерка палатага тәлинкә күтәреп керде:

 - Бану апа, сезгә  улыгыз балык кыздырып алып килгән!

Миңлебану шаккатты, тәрәзәгә килде: анда унике яшьлек улы елмаеп басып тора  иде. Миңлебануның яңаклары буйлап яшьләре тәгәрәде... Кул аркасы белән яшьләрен сөртеп, улына елмайды.

- Улыкаем! Үзең ашадыңмы соң?

- Әйе! - малай башын какты (табага ябышкан балыкны гына ашаган иде).

- Тукта, улым, көт! - әнисе тумбочкадан берничә коймак алып, тәрәзәдән улына сузды.

...Әле бу вакытта сугыш бара, тормышлар авыр, ачлы-туклы яшәгән заман иде. Яңа гына судан чыккан балыкны кыздырып, әнисен сыйлыйсы, сөендерәсе килгән үсмер дә , яратудан үзәкләре өзелеп, күңеле тулган  әнкәсе дә, мәхәббәт белән сугарылган бу  мизгелне  йөрәк түрләрендә гомер буе саклаячаклар  иде... 

                             ***

Балачак  хатирәләре  күңелен кузгатты, йомшартты, әнисен сагыну хисе өтеп алды, үзен гаепле тойды: ничек ул әнкәсе турында уйламый яши? Әхсән  белән балыкка бармый  мөмкин түгел иде инде!

Балыкка барырга җыенганын күреп, Дилә  әтисе янына килде:

- Әти! Мин дә сезнең белән барыйм әле?!

- Әниеңнән сора, кызым. Айсылу, Дилә безнең белән барсынмы?

Әнисе икеләнде, тиз генә җавап бирмәде.

 - Әни, барыйм инде?!

 - Әтиеңнән башка суга якын  бармасаң гына! Кызчык сөенеченнән  әнисе кочагына керде.

 - Илһам, баланы күздән яздырма!

Балалары  белән  булырга вакыты җитмәгәгә, кызлары соравын мөмкин булганда үтәргә тырыша: машинасына утыртып, анда-монда илтә, Казан  әбиләренә кунакка алып баргалады. Бүген кече кызын  үзе белән  балыкка алды.

Түбән болын буйлап, ташлыкны үтеп, Бишнарат   тегермән буасына барып туктадылар. Заманында тирә-як халкы йошак, вак итеп бодай тарттыра торган тегермән дә, наратлары да да юк инде, ә буаның плотинасыннан су шарлап ага, агымы кызу, монда әллә ничә буын малайлары балыкка йөриләр. Шул шарлап аккан суга балык уылдык чәчәргә килә.

Машиналарын юан  карт өянкеләр күләгәсенә куйдылар. Чәчәкле болын Ык яры әрәмәсенә килеп тоташа. Язын болында зәп-зәңгәр булып чыпчык күзе чәчәк ата, вак кына зәңгәр таҗлары уртасында кояш тамчысыдай сары күзләр янып торган чәчәкләрдән  нәфис хуш ис бөркелә. Чыпчык күзләре купшы эре чәчәкләр кебек булмасалар да, матурлыкны таный белгәннәрнең  җанын иркәли, назлый, куандыра!

Дилә чәчәкләр җыеп, уйнап калды, әтиләре балык сөзә башлады. Салган саен җәтмәдә күпмедер балык ялтырап чыга, аның саен дәртләнеп, суга кереп китәләр. Кисәк кенә ИлҺамның күкрәгенә төрткән кебек, кызы исенә төште, Дилә янына аланга йөгерде. Анда кызы  юк иде, куркып  су буена төште. Су читендә Диләнең сандалилары гына  тора... Юеш комда кечкенә тәпи эзләре  калган... Күкрәген өшетеп, кысып, бугазына ук менеп, буып, коточкыч курку биләде! Кызы суга төшкән!.. Баткан! Харап итте!!

...Чәчәген койган камырлыкның яшел тәлгәшенә үрелгән Диләне әтисе күтәреп алып, күкрәгенә кысты! Әтисенең йөзе агарган, куркыныч - кызчык әтисе  ачулана дип    уйлады, ләкин  ул ”Кызым! Кызым!”- дип пышылдап, күкрәгенә  ныгырак кысты... Беркайчан мондый курку күрмәгән, белмәгән  Илһамга көчле  шок булды... Кызын югалту куркынычы йөрәген җәрәхәтләде, беркайчан онытылмаслык булып  күңелендә калды. Бу хис кайта-кайта борчыды. Дөньяда  баладан кадерлерәк  бер нәрсә дә юк, була алмый! Кызын  югалта язды!. Ул чагында  ни дип яшәр иде? Яши алыр идеме? Гамьсезлеккә урын калмады. Моннан соң балаларына  һәрчак  сак, игътибарлы булды. Гаиләсе, балалары, Айсылуы  - дөньядагы бердәнбер бәхете! Яшәвенең мәгънәсе!

                   

        ТЕШ МӘСЬӘЛӘСЕ

Чираттагы  пятиминуткага  җыелдылар. Ир-ат врачлар  телевизордан караган футбол нәтиҗәләре турында сөйләшәләр.

“Боларда  футбол кайгысы!” дип уйлады баш врач, әллә аларны гаепләп, әллә кызыгып. Аның уенда башка нәрсәләр, чишелмәгән, чишеләсе эшләр, проблемалар. Нәрсәләр  борчый иде соң баш врачны бу юлы?

- Бездә хәзер ике стоматолог бар. Авыруларны карыйсыз, дәвалыйсыз, тешләрен суырасыз, ә теш кую юк! Күптән түгел протезирование буенча  укулар башланган, иртәгә үк шул курсларга - ике айга укырга берегез  барырга тиеш.

- Яшьрәк кеше барыр инде, мин йөрмәм, - диде стоматолог Рәмзия Габделхаковна.

- Расил Халиуллович, бүген үк бухгалтериягә кереп документларны алыгыз да, иртәгә үк барыгыз. Ике айдан кайтып, кабинет протезирования ачарлык булсын!       

Институт тәмамлап кайткан егетнең уйларын  баш врач укыган диярсең: нәкъ шул турыда уйлап, хыялланып йөргән  чагы иде! Кулына главврач язган, печәт куйган приказны алып, Расил Казанга укырга китте. Бер атналап укып йөргәннән соң, курслар җитәкчесе  шакатты:  Каенлыкүл стоматологы Халиуллин  исемлектә юк! Чөнки аның министр приказы юк!

- Кая сезнең министр приказы?

Расил аптырашка калды: аңа приказны главврачы язды!

- Сез министрга кереп, приказ алыгыз. Шулай гына укый аласыз.

Министр  Расилны кабул итте, хәлне аңлагач, көлеп:

- Сез кайткач Илһам Хафизовичка әйтегез: ул анда яшьләрне алдашырга өйрәтеп ятмасын дип әйтте министр, - диегез.

Каенлыкүл стоматологы да, баш врачы кебек,үз дигәнен булдыручан тырыш егет, укып кына йөрмәде, кабинет өчен кирәк әйберләрнең барчасы артыннан медтехникага барды, министрлыкта ике ай эчендә унбер тапкыр булды! Баш врач белән элемтәдә торды: документлар, счетлар, акча - бухгалтериядә тоткарлык юк- барысы белән Илһам  Хафизович җитәкчелек итте! Машина артыннан машина  җибәреп, кирәкле әйберләрне ташып кына тордылар! Район тарихында беренче мәртәбә теш кую кабинеты ачылды! Аның җитәкчесе Расил Хәлиуллин  гаять шат, горур иде  - хыялы тормышка ашты! Теш кенә димәгез! Теш мәсьәләсе иң хәтәре!Сәламәтлек тә, матурлык  та  тешкә  бәйле! 

ХӘЙРАН  КАЛЫРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАР

Егерменче гасыр уртасында безнең геройлар  гаҗәп–хәйран  яңалыкларга шаһит булдылар. Тормышлар  һаман  авыр: теләгәнчә, туйганчы ашар азык юк. Кибетләрдә тоз белән балык консервлары гына чиратсыз. Ит-май, сөт, шикәр, ипекәй һәм башка ризыклар юк!.. Мәскәүдә барысы да бар! Казан халкы иткә-майга Мәскәүгә йөри, ә авыл халкына...? Хрущов заманында ипигә кукуруз кушып пешерәләр, шул ләчтә ипигә чират. Каенлыкүлдә дә шулай. Район май заводына меңәрләгән литр сөтләр елга урынына ага, тонналаган майлар каядыр китә. Халык арасында “май-ит мәскәү марҗаларын, негрларны ашатырга  китә” диләр. Дөресе шулай булгандыр. Ул елларда бөтен җир шары буйлап, колониягә каршы көрәшеп, бик күп илләр азатлык яулады. Африка илләре, Мисыр, Куба безнең дусларга әйләнде, ярдәм һәръяклап  китте: азык-төлек, самолетлар, автоматлар да, солдатлар да! Фидел Кастро СССР белән союзга кереп, Кубада  хәрби  базалар  төзергә рөхсәт итте, безнең атом  ракеталарын   АКШка  төбәп куйдылар! ”Салкын сугыш” башланды. Дөнья тетрәнеп тора: менә-менә атом сугышы башланыр дип курка!   Ул “Кариб кризисы” дип тарихка кереп калды. Ай саен Каенлыкүл  сандружинасы  -   медсестралар,  атом сугышы була калса,  ничек сакланырга, яраланган, янган кешеләрне коткару чаралары турында укыйлар, тактик занятияләр үткәрәләр. Кубада хезмәт итеп кайткан  Николай исемле крәшен егете больницага шофер булып урнашты. Кояшта каралган, тельняшка кигән шаян егет  илебезгә кайтуына гаҗәп шат иде! Чит ил белән кызыксынучыларга: "Андагы кызуга түзмәле түгел, иле  ямьсез, сулары тәмсез, илемә кайтасым килде!" - дип җаваплады. Америка Советлар Союзы сугыш башлаудан коты чыгып торды! Ул чагында доллар да би-и-ик түбән бәядә иде: бер доллар туксан тиен, бер тәңкә дә түгел! Шулай булса да, долларның нинди икәнен белгән-күргән кеше юк, белсәләр Мәскәүдә белгәннәрдер! Үзебезнең рубль  гаять  кыйммәт: Илһамның баш врач   зарплатасы йөз егерме сум, ипинең бер буханкасы 16-19 тиен иде. Ул вакытта тәм-том, колбасалар, сырлар  ашап яшәмәсәләр дә, эшсезләр, бомжлар, ачлар-хәерчеләр юк иде. Безнең халыкның төп азыгы ипекәй белән бәрәңге, шуңа күрә хәзерге замандагы кебек симезләр, юаннар юк, авылга, булса бер-ике  юанырак кеше булгандыр! Алар да хәзерге юанайлар янында  бик нәфис күренерләр иде.

1961 елны Советлар Союзында акча реформасы булды. Акчалы кешеләргә зыяны булган дип сөйләделәр, кайбер сараннарның пыяла банкадагы акчалары ”дөрләп янган”! Тик андыйлар бик сирәктер, чөнки халык ярлы, очын очка көчкә ялгап яши.

Шул ук  1961 елның  апрелендә, планетаны таң калдырып, Юрий Гагарин космоска очты! Бу шулкадәр  хәйран калдырган вакыйга булды, аны һәр кеше үз шатлыгы, тантанасы дип кабул итте! Хыял, фантастика тормышка ашты! Кешелек җәмгыятенең уртак бәйрәме булды. Ул елны төрле илләрдә малайларга  Юрий  дип исем куштылар. Африкада да Юра исемле кара малайлар туды. Юрий Гагарин бөтен планетаның сөйгән улына, героена әйләнде! Ул моңа бик лаек – үзе матур, сөйкемле, гади, мәхәббәтле иде. Индия белән дуслашкач, безнең кызларга президент  Индира Гандиның  исемен куйдылар. Нишләптер ул кызлар барысы да  индия кызларына охшап,   чибәр булдылар, исемнәре  җисемнәренә йогынты ясагандыр!   

Шул вакыйгалардан  соң  Илһам Хәкимовны министрлык приказы белән Ленинградка Хәрби Медицина Академиясенә ике айга укырга җибәрделәр. Бу курсларга Советлар Союзының барлык почмакларыннан  врачлар җыелды. Хәрби кием кигән докторлар арасында, яшьләренә карап,  лейтенантлар, капитаннар, майорлар бар иде. Курсларда алар бар да тигез:  АКШ атом сугышы башлаган очракта, аларның   һәрберсе үз регионнарында  госпитальләр, эвакуацияләр  оештырыга, җитәкчелек итәргә тиеш булалар. Бу  бик зур  хәрби сер булгандыр ул чакта. Илһам  барлык  Волга буе  регионнарында шул эшне оештырыга тиеш була. Бәхеткә, мондый эшне аңа эшләргә  туры килмәде!  Ленинград аңа бик ошады. Бар буш вакытында шәһәрнең данлыклы, истәлекле урыннарда  йөрергә тырышты. Эрмитажда ике тапкыр булды. Килүеннән бик канәгать калды, ләкин климат кына ошамады: җиле салкын, дымлы, шинель дим тарта, авырая, туңдыра. Студент чагында алты ел “всесезонный” пальто киеп, салкыннан туйган иде, шуңа күрә ул кышны яратмый. Ике ай бик озын тоелды, Айсылуның хатларын көтеп алды, өйдәге хәлләр, балалар турында  кызыксынды, больница турындагы хәбәрләр дә аңа бик тансык иде. Каенлыкүлне, гаиләсен, больницасын сагынып, яңа елга кайтып төште.  Әтиләренең чемоданын ачуын түземсезлек белән көткән кызларга Ленинград күчтәнәчләре  искитмәле иде- кыштыртык кәгазьле конфетлар, чикләвекләр, хуш исле апельсиннар! Каенлыкүлдә  күрмәгән тәмлүшкәләр! Гел  Казан юлында йөргәнгә, кызлар әтиләреннән  бигрәк, чемоданны көтеп алырга күнектеләр!  

                               ***                

Телевизордан  ишеткән яңалык  һуш  китәрлек иде! 1967 елның 3 декабрендә  Кейптаунда, Көньяк Африка Республикасында Кристиан Барнард дигән врач авыруга  үлгән кешедән йөрәк күчереп утырткан! Бу  яңалык  Гагарин космоска очканнан ким булмады!  Моны  ишеткәч, Илһам бик дулкынланды. Бу кардиологиядә революция дигән сүз! Кайдадыр дөнья читендә,   колониядән  яңа гына азат булган  илдә  врач, аның коллегасы, нинди батырлык эшләгән! Ул моңа таң калды, сокланды да, шул  ук  вакытта  хәбәр горурлыгын кузгатты, уятты! Илһам  катлаулы операцияләргә күчәргә  тели, ул моңа әзер, аның өчен  анестезиология буенча яңа методны өйрәнергә  кирәк! Искечә   эшләп булмый! Илһам бу турыда министр Илшат Зарипович белән сөйләшеп, укып кайтты. 

Каенлыкүл больницасы хирурглары ашказаны, үт куыгы, бавыр операцияләренә  күчтеләр. Бу вакытта алар эндотрахеаль  наркоз кулланып, район  масштабында  зур операцияләр ясый башладылар.              

Ике ел элек кайткан яшь хирург Рамил Шамсетдинов, үзләренең район егете, өлкән коллегасыннан күп нәрсәләргә өйрәнде, үзләштерде. Өметле, кыю  хирург егетнең холкы да ныклы, авыруларга  игътибарлы. Ул эшли башлаганнан соң, Илһамга җиңел булып китте: хәзер  ышанычлы хирург бар, главврач  больницаны калдырып китә ала!                 

                               

                    ЯҢА БҮЛЕК

Районда йогышлы авырулар кимеми. Бары озак еллар куркытып торган  корсак тифы гына бетте. Ул авылның фельдшеры,  баш врач кабинетына кереп, шатлыгын яшермичә , сөенче алгандай:

- Илһам Хафизович, теге корсак тифы йөртүче әби үлде! - диде.

- Ничек?

- Картаеп үлде,  -Иринаның йөзе балкый иде!

Илһам,  әдәплелек саклап, фельдшерның  сүзеннән көлми түзде. Шулай итеп, монысы хәл ителгән булып чыкты.       

Туберкулез буенча яңадан-яңа авыручылар  ачыла. Туберкулез – авыр, ярлы тормышта яшәүче, ашау җитмәгән, фәкыйр кешеләр авыруы дип саналган искиткеч йогышлы авыру. Бер йокса, бар нәсел-нәсәбен зарарлый, ул явыз чирдән үткән гасырда Россиядә  ярлылар гына түгел, атаклы язучылар, сәнгать кешеләре үлгән! Тукайны  искә төшерү  дә җитә, үзәкне өзә... Мескенкәем, соңгы минутына кадәр үз хәлен аңлап, үпкәсен череткән үлем белән көрәшеп, дөнья белән хушлашып киткән...

Туберкулез буенча  Илһам министрга барырга булды. Монда аның борчуларын  тагын да тирәнәйткән, исенә төшергән авыр хис өстәлде: сәламәтлек саклау министрлыгы элекке Клячкин больницасында,Тукай яткан палатада министр урынбасары утыра иде... Кем булса да,  Илһам кичергәнне кичерер иде... Тукай дөньяда бер генә, газиз шагыйребез хөрмәтенә ул матәм бүлмәсен Шагыйрь киткәндә ничек булган, шул килеш калдырсалар да булгандыр...

Шундый хисләр белән Илһам министрга керде. Кыска гына итеп үзенең тәкъдимен аңлатты:  

- Безнең районда туберкулез белән авыручылар күп - 46 кеше ачык формасы белән авырый. Туберкулез диспансере Бөгелмәдә. Барырга юл ерак, транспорт та йөрми.  Диспансерда озаклап ятканда авырулар өйләрен, гаиләләрен  сагыналар, туганнары хәл белергә бара алмый, шуңа күрә дәваланып бетмичә, ташлап кайталар, барудан баш тарталар. Әгәр дәвалауны  үзебезнең район больницасында оештырсак, барлык туберкулез белән авыручыларны  китертеп, дәвалап булыр иде.

- Сезнең нинди планыгыз бар? Туберкулез буенча аерым бүлек оештырырга телисезме?

- Әйе.

- Моңа мөмкинлекләрегез бармы?

- Бар, безнең элеккеге терапия бүлеге бушады. Анда ремонт ясап, бүлек ачарга була.

Илшат Зарипович  главврачның тәкъдимен хуплады:

- Бик яхшы, әйдәгез, оештырыгыз, ә без сезнең районга передвижной крупнокадровый флюорографический аппарат  бирербез.

Бүлек ачу өчен нинди документлар, материаллар, акчалар кирәк булгандыр, анысын главврач та, бухгалтерия белгәндер, эче-тышы ап-ак бинаның зур тәрәзәләре якты, бина янынан үткәндә борыннарны кытыклап тәмле итле  пәрәмәчләр, пирожкилар исе килеп тора башлады.

Туберкулезны дару белән генә түгел, ашатып дәвалыйлр. Ит, май, йомырка, сөт азыклары эремчек, сыр – калорияле диета белән дәвалыйлар. Көнгә  биш тапкыр тукланалар. Мондый “курортка” ник килмәсеннәр! Медсестралар да бик теләп эшкә урнаша, чөнки башка бүлекләргә караганда зарплата югарырак.  Яхшы нәтиҗәләр озак көттермәде  -  бацилляр авырулар бетте, фтизиатр  Әхтәм  Галиәхмәтовны  районда туберкулез авыруын  бетергән өчен "Почет билгесе" ордены белән бүләкләделәр.

 

 

                            ТУРЫ СҮЗ

Корырак холыклы, туры сүзле Илһам бар кешегә дә уңай гына тормый. Кемнедер эшкә аламы, кемгәдер йомышы төшәме, һәр очракта кешегә бәяне эшенә карап бирә. Ул үзе буш вәгъдәләр бирми: әйтә икән - үти, үти алмаса  - өметләндерми. Аның иң сөймәгәне - вәгъдәсез кешеләр. Ул бит доктор  гына түгел, ул - хуҗалык җитәкчесе! Больница – зур хуҗалык, санап бетергесез эшләр! Барысын оештырырга, транспорт табарга, төзергә, мең төрле эшләр буенча  оешма җитәкчеләренә, колхоз рәисләренә, совхоз директорларына, райкомга, исполкомга  йомышы төшә!

Менә шундый вакытта ышандырып, соңыннан  вәгъдәсен үтәмичә, төп башына утырткан кешеләргә нәфрәте көчле аның. Туры кеше ул,  ниндидер  хәйләле юллар белән, кемгәдер ярарга тырышып эшләми, туры юлдан бара. Шуңа күрә дошманнары

(андыйлар да бар) главврачка  пычрак  яга  алмый. “Алтын тутыкмый” дигән сүз бар. Намусы чиста булгач, ул әйтергә теләгән сүзен  кешенең йөзенә бәреп әйтә ала.

Туры әйткән – туганына ярамаган, диләр. Сугыштан соң институтка фронтовик буларак конкурстан башка җайлы гына укырга кереп, авырлык белән тәмамлаган бер врач эшкә килде. Бу иптәшнең профессионал хәзерлеге җитмәвен баш табиб бик тиз  сизде: диагноз куюдагы ялгышлары, шуның нәтиҗәсендәге кимчелекләрен әйткәч, тәнкыйтьне кабул итмәде. Баш врачны гаепләде, дошман күрде. Җае чыккан саен, аның турында  килешмәгән сүз сөйләп, тешләк эт шикелле йөрде. Аның сүзләрен  җитештереп торучыларны  Илһам  җөпләмәде.  Ялагайларны җене сөйми, андый кешеләрне үз әйләнәсенә якын китерми. Кем дус, кем дошман икәне авыр чакта беленә! Теге кеше белән зур бәхетсезлек булды: машинасына ут кабып, бик каты янды. Ишеткәч тә, ИлҺам аның янына ашыкты. Хәле гаять авыр булу сәбәпле, юлда  начарлануыннан куркып, үзләренең больницаларына салдылар. Тәүлек буена индивидуаль пост куйдыртты, кирәк даруларны Казаннан кайтартты. ИлҺам, борчылып, төн уртасында болницага китте. Аерым бокста яткан авыру докторны саклаучы медсестра өстәлгә башын куеп, йоклап утыра иде.

Илһам авыру янына килде. Ул дарулар тәэсире астында йоклый иде. Бинтлар белән уралган тәне дерелдәп-дерелдәп китә, тынын еш-еш ала. Кызыл йөзе газаптан җыерылып, бөрешкән... Авыруның хәле авыр икәнен аңлый - үз гомерендә бер мәртәбә дә  пешмәгән кеше юктыр, барыбыз да янган урынның ничек каты авыртуын беләбез, ә бу очрак – үлем белән гомер арасында.

Йоклап утырган кызны шелтәләде:

- Сезгә шундый җаваплы эш тапшырылган, ә сез йоклап утырасыз! Кыен булса да түзегез, кирәк булмаса пост куелмас иде! Авыруда булган Һәрбер үзгәрешне күреп, күзәтеп торыгыз! Температурасын вакытында үлчәгез! Хәле авырайса, миңа шалтыратыгыз: теләсә кайчан, вакытка карап тормагыз!

ИлҺам авыру коллегасын карауны контрольдә тотты. Көн саен янына кереп, белешеп торды, сөйләшеп утыргалады. Главврачның игътибары, кайгыртуы авыру докторның күңелен эретте, фикере үзгәрде, аның керүен көтеп ала башлады. Шул драматик вакыйгадан соң  җитәкчесенең гадел, мәрхәмәтле икәнен  аңлады. 

Шуңа күрә  больницада  тәртип. Главврач җитешсезлекләр өчен тиешле чарасын  күрсә дә, читләргә  үз  кешесен кыерсытырга бирми. Коллективта аның дәрәҗәсе зур. Аннан куркып торалар икән, ул курку  ихтирам итүдән, шефның  ышанычын югалтмаска тырышудан гына!

Район начальствосына мөнәсәбәте сәер - алардан  үзен читтәрәк тота. Яшьтән үк килгән гадәте  - иреген, хөрлеген саклый, кемнәндер бәйле булырга теләми, буйсынмый. Начальство белән аралары лояль болай. Кайбер докторлар начальствоны  дәвалауны  дәрәҗәгә  саный, якынаерга, ярарга тырыша.Илһам киресенчә, җитәкчеләр авырса, башка врачларны җибәрә. Алардан ерагырак булырга тырыша. Аңа гади халык  якынрак, гади кеше  бернәрсә дә дәгъваламый, барысына риза, рәхмәтле. Эчкерсез.

Иртән  Илһам  хатын-кызлар палатасына обходка керде. Берничә көн элек бүсеренә операция ясаган рус карчыгы булганга, русчалап сәламләде:

- Здравствуйте , “девушки!” Как ваши дела? Поправляетесь?

- Ничего, сынок, полеживам да попертывам! - дип җибәрде марҗа әби! Палатада гөр килеп көлә башладылар! Менә сиңа хирургия палатасы: бүксәләрен тотып көлеп яталар! 

Илһам  карчыкның  шаян сүзеннән кычкырып  көлде!

Оешма җитәкчесе буларак, Илһамны  исполком, райком  әгъзасы итеп тә, район советы депутаты итеп тә сайладылар. Операция булмаганда андый җыелышларны калдырмый. Берсендә соңгарак калып  килде. Беренче секретарь эндәшми калмады:

- Райкомда  вакыт белән исәпләшмиләр, сәгать дүрттән эш башлана. Әле сезнең сәгать дүрттә эшкә барганыгыз юктыр!

- Барган юктыр, ну иртәнге сәгать икеләрдә-өчләрдә  эштән кайткан чаклар булгалый!

Кемнәрдер Илһамның шук  җавабыннан  көлеп куйды.

   ГАРМОНИЯ

                 

Яңа больница төзелгәч, ара тагын еракланды: алар шул Аркадий Александровичлардан калган квартирада яшиләр. Басу түрендәге больницага барып җитәргә  күп вакыт кирәк.Искесенә биш минут җитә, теләсә кайсы вакытта кереп чыгарга була иде. 

Йокларга җыенып беткәч, Илһам киенә башлады.

- Кая җыенасың? - диде Айсылу.

-Теге хатынның хәлен белеп кайтам әле!

Айсылу гаҗәпләнде:

- Нинди хатынның ?

Илһам үз сүзеннән үзе курыккан кебек, аңлатырга ашыкты.

- Бүген бер хатынга бик катлауы   операция ясаган идек, ничек микән состояниесе –диде, “хәл”  сүзен кыстырмыйча. Ул  сүзне төрлечә аңларга мөмкин, бирәк тә төн уртасында барырга җыенсалар! Айсылу моны искәртте, тик тиешле мәгънәсендә кабул итте. Бер сүз дә әйтмәде. Илһам төнге караңгылыкка кереп югалды. 

Айсылуның күңеле тыныч, аны-моны уйламады, йокларга ятты. Икенче көнне бу вакыйга аның уенда бер  мәзәк булып чагылды. Мәктәпкә баргач, тәнәфестә коллегаларына сөйләп күрсәтте:

- Кичә Илһам йокларга җыенгач, киенә башлады.

- Кая җыенасың ?-дим.

- Теге хатынның хәлен белеп кайтам әле, ди... Укытучылар бүлмәсендә шаулап көлделәр!

Иренең  бар көче, ниятләре эшкә юнәлгәнен, башкарып чыкканнан соң  зур  канәгатьлек, бәхет, шатлык  тойганын, тирән, эчке рухи  кичерешләрен Айсылу күрә, аңлый,аның  белән горурлана.  Илһам үз  шәхесен күтәрер, мактатыр  өчен  тырышмый, йөрәге кушканча эшли! Үл үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен чамалый, алга таба  үзенә кирәкләренә игътибар итә,  планлаштыра. Туктаусыз укый, медицинада шунсыз булмый – хәзер артта каласың!

 Яңа ел алдыннан  араларында  булып алган кытыршылык  бәйрәм кичендә үзеннән үзе юкка чыкты: Илһамның түш кесәсендәге  фото барысын  да хәл итте.   Аларның мөнәсәбәтләрендә гармония - бер-берсен аңлыйлар, бәялиләр: алар тигезләр, бер-берсенә терәк, шул ук вакытта икесе-ике шәхес. Айсылу, көндәлек тормышның ыгы- зыгысына баткан, өйдән башка нәрсәне белмәүче, обывательгә әйләнгән хатын түгел. Аның югары рухи тормышы бар.Ул өзмәс үз өстендә эшли. Авылда яшәп, “мүкләнмәс” өчен, юллама алып, Ленинградта ун көн буе музейларда,  эрмитажда, Смольныйда, “Аврора”да, Царское село”да, Екатерина патша сараенда булды, атаклы  гәрәбә  бүлмәне (“янтарная комната”) күрде. Фин   култыгындагы  Киров исемендәге стадионда Шекспирның 400 еллыгына багышланган  бәйрәмдә булды, анда Советлар Союзының иң данлыклы актерлары, балет  һәи  опера солистлары Шекспирның “Гамлет”, ”Ромео и Джульетта”, «Король Лир»трагедияларын, “Двенадцатая  ночь”, “Укрощение строптивой”комедияләрен   күрсәттеләр Бу  юбилей  онытылмаслык бәйрәм, шатлык  булды!Ленинрадның өрфиядәй   сихри  ак төннәрендә Нева  күперләре аерылганны  карап, Нева проспекты буенча  җәяү кайттылар... Онытыламы соң... Мойка елгасы буендагы Пушкинның соңгы квартиасында – шагыйрьнең соңгы минутлары турында тыңлап ,әче яшьләрен  түктеләр...

Ленинградтан кайтканда чемоданы күтәрмәле түгел иде: альбомнар, открыткалар, хәтта  Шостаковичның  унберенче симфониясе язылган зур поднос кадәрле  ике  пластинканы ватмый алып кайтты:берсе үзләренә,икенчесе тарих укытучысы Нур  Габделхаковичка бүләк иде

 

Мәскәү музейларында, Третьяковкада Айсылу икенче курста укыганда ук булды. Гомумән, ул бик бәхетле: әдәбият яратканга, укуы да күңелле, җиңел булды, эшләве дә күңелле!

Мәктәптә Айсылуның  театр студиясе бар (кружок!)

Ул яратып, мавыгып, укучылары белән ел саен зур-зур спкетакльләр әзерли! Балаларның  кыюлыгына  соклана: нинди роль бирсәң дә, ризалашалар, куркып тормыйлар, менә дигән артистлар!

Илһам  Айсылуның дәртләнеп, рухланып эшләп йөрүен күрә.

Ул инде яхшы укытучы статусын алган педагог.  Илһам да аның  йогынтысын тоя.

Бер көнне Айсылу ниндидер журнал алып кайтты да, бик озак, аерыла алмыйча, укып ятты. Соңыннан журналны  аңа сузды:

- Мә, укып чык, монда безнең турыда язылган.

Бу Әмирхан Еники дигән авторның ”Йөрәк сере”  повесте иде.    

Илһам бу повестне укып чыкты. Ул болай да  китапларны бөртекләп, ”төбенә төшеп” укый, шуңа күрә укыганы исендә кала. ”Йөрәк сере,” чыннан да, аларның  мәхәббәте турында язылган кебек! Илһам  шулкадәр тәэсирләнде, үз тарихларын  өр яңадан кичерде! Әсәрнең геройлары Зөһрә белән Бәхетгәрәй татар әдәбиятындагы иң якты образлар булып күңелендә калды.

Айсылу  Бәхетгәрәйне Илһамына охшатты: шундый ук әдәпле, намуслы,ышанычлы, шундый яратты аны Айсылу, аларның бәхетенә куанды. Зөһрә  - татар классик әдәбиятендәге  тәрбияле, нәфис, затлы гаиләдә үскән кызларны  - Хәятне хәтерләтте. Әсәр  алар тормышында  зур вакыйга булды, Әмирхан Еники мәхәббәттә тугрылыкның иң матур үрнәген шундый  итеп тасвирлаган  ки,  Айсылу белән Илһам аларны танышлары кебек кабул иттеләр, чөнки  язмышларында  охшашлык зур. Хисләр, эмоцияләр дулкынында мәхәббәтләре яңарып, кайнарланып китте!

Әллә шул кайнарлыктан, әллә вакыты җиттеме, аларның гаиләсе ишәйде.

...Төн уртасында Айсылуның тулгагы башланды: шулкадәр кисәк һәм көчле, тын алырга да бирми.

- Тизрәк барыйк, ашыктыра бу малай, - диде хатыны. Бу юлы алар малай көтәләр (ул вакытта узи юк әле!).

Илһам хатынын больницага илтеп куйганда сәгать унберләр тирәсе иде. Журнал  алып укып ятты. Кызлары үз бүлмәләрендә йоклыйлар. Кисәк телефон шалтырауга уянып китте. Больницадан хәбәр итүләрен  аңлады. Телефонда акушерканың шөбһәле тавышы  ишетелде:

- Илһам Хафизович...(акушерканың күңелсез, гаепле кеше кебек сүз башлавыннан  Илһамның коты алынды)... тагын кыз булды бит... Моны ишеткәч, шатлыктан кычкырып көлеп җибәрде!

Акушерка кыз, больницаның баш табибына күңелсез хәбәр әйтәм дип уйлап,  әти кешене котлыйсы урынга, хафага сала язды! Мондый  беркатлылыкка исе китеп, акушерка кызны тынычландырырга ашыкты:

- Зур рәхмәт, сеңлем! Мин бик шат һәм бәхетле! Хәлләре ничек соң?

Теге баштан хөр тавыш белән, шатланып эндәштеләр:

- Яхшы, бик яхшы! Айсылу апа бик тиз,  җиңел генә бәбәйләде! Кызыгыз өч кило җиде йөз грамм булып туды! Икесенең дә хәле яхшы!

- Зур рәхмәт!

Соңыннан да  ул кызны яратып, ихтирам итте: ул бит кызларының кендек әбисе!Кызлары тугач, өч малай тапкан Нәкыя (Каенлыкүл радиосы   дикторы)  сөенгән:                                  

- Бик әйбәт булган! Миңа гына өч малай табарга димәгән, ул да өченче кызын тапкан!

Яшь балалы йортта шатлыклы ыгы-зыгы: бәбәй ашлары, кечкенәгә бүләкләр китерәләр; апаларына сеңлеләре чын могҗиза -  аның янына елышалар! Айсылу белән Илһамның гомерләренең иң матур  чоры!

 

                                    ЮГАРЫГА, БИЕККӘ...

Республиканың баш хирургы Михаил Юрьевич Розенгартен чакыруы буенча, Илһам Хафизович Казанга килде.

Бик әһәмиятле эш буенча чакырган иде баш хирург:

- Илһам Хафизович, Сезгә категориягезне күтәрергә күптән вакыт дип уйламыйсызмы? Аттестацияга әзерләнегез. Сезгә активрак булырга кирәк, эшләгән эшләрегез күп, показательләр                                        

буенча  больницагыз авыл районнары арасында алда бара. Хирургия буенча отчетыгызда күренгән операцияләр югары категориягә тарта, ә сез күләгәдә калырга  яратасыз! Хәзерләнегез!

Михаил Юрьевич гомере буе кешеләргә ярдәм итте. Илһам Хәкимовны да хирурглар арасында бик тиз күреп алды, бәяләде. Андыйлар  һәр районда очрый, баш хирург исәбендә торалар.

Министр исәбендә дә шулай: андый  главврачлар  Илшат Зариповичның  таянычлары.

Илһамның хирургия буенча  беренче категориясе бар. Югары категория өчен хирургия буенча  гыйлми эш язып тапшырырга тиеш.Моннан башка соңгы елларда хирургия бүлегендә үткән операцияләргә отчет-анализ ясарга кирәк: тау кадәр эш.! Шуңа да аттестация үтәргә ашыкмый иде. Михал Юрьевичның киңәше белән  исәпләшмичә, читкә кага алмый инде, эшләргә тиеш. Тиеш булгач,  таш яуса да эшли ,гадәте шундый.

Аттестация комиссиясендә барлык профессура катнаша: барысы да Казан медицинасы “йолдызлары!” Курыкмыйм дисәң дә, каушарсың... Сорауларны яудыралар гына! Монда хирургияга кагылганы да, кагылмаганы да бар. Катлаулы фәнни теоретик сорауларга да - барчасына да  тыныч, төгәл итеп җавап бирергә тырышты. Картырак профессор:

....-менә бер кеше урамда  сезнең алда егылды ди. Сез шул очракта  нишләр идегез? - дип сорау биргәч, Илһам ирексездән елмайды, башкаларга да кызык булып китте.

Хирург бу очракта  ярдәм күрсәтүне бик төгәл, барлык ваклыкларын әйтеп, ашыгыч ярдәм фельдшерлары, врачлары башкарырга тиеш эшне санап күрсәтте.

Илһамга  югары категорияле хирург исемен бирделәр. Бу аның хезмәтенә рәсми төстә иң югары бәя иде

Бу исем - мактаулы да, акчаны да арттыралар, ләкин аның иң зур роле - врачның профессионал осталыгы арта, югары биеклекне яулый, үзенә ышанычы, ихтирамы арта, андый кеше теләсә нинди очракларда да җиңеп чыга!  Илһам Хәкимов – бүген әнә шундый җиңүчеләрдән - очар канатлары ныгыган бөркет!

Тик мондый уйлар аның башына килеп тә карамый! Эйфория аңа хас түгел! Ул бары чираттагы эшен башкарды, монысына канәгать. Ихтимал, башка холыклы берәүгә гомер буена шатланып, горурланып яшәргә җитәр иде, Илһамга түгел. Яңа көн туган саен, яңа эшләр, планнар туып тора.                                                     

                                 ***  

Җәй башында, каштаннар, ак акациялар хуш ис таратып чәчәк атканда, бакчаларда тоташ аклыкка күмелеп утырган алмагачлардан алтын бал кортлары гөжләп бал җыйганда, Киев каласына илнең барлык почмакларыннан  врачлар җыелды -  СССР хирургларының  егерме тугызынчы съезды башланды. Мондый зур форумда катнашу никадәр дәрәҗәле булса, күп гасырлардан бирле чал  тарихын саклап килүче  мәһабәт Киев белән танышу үзе бер зур... бәйрәм, тарихи экскурс, үткәнгә сәяхәт иде..Илһам гадәтенчә бу көннәрдә  минутын да бушка уздырмады, секцияләрдә катнашты, тыңлады. Программа бик тыгыз булса да, оештыручылар делегатлар өчен  экскурсияләрне күп оештырганнар иде.Илһам берсен дә калдырмады. Киевның  иң борыгы  соборы Киево-печерская лаврада  булдылар.  Эче дә, тышы да искиткеч купшы бизәлгән, алтын гөмбәзләре кояшта янып, күзләрне чагылдырган Владимир соборындагы ачык, матур төсләр белән ясалган  князь Владимир  һәм княгиня Ольга фрескаларын күрделәр.Киевның данлыклы урамы Крещатикта, яшел бакчаларга күмелеп утырган борынгы урамнарда,мәйданнарда, Днепр ярларында йөрделәр.      

Делегатлар арасында аеруча якынлык, дуслык атмосферасы - барысы да “бер цех” белгечләре - хирурглар: аралаштылар, таныштылар, дуслаштылар!

Тормышы  тынгысыз, киеренке эш  белән бәйле Илһамга  Киевта үткән көннәр йөрәгенә , җанына бальзам булды!Күңелендә гармония, канәгатьлек... Рухы күтәренке Киевтан ул уңай  эмоцияләр белән, дәртләнеп кайтты.

Кайтып сөкле Айсылуын, шатлыклы авазлар белән чолгап алган өч гүзәл кызын кочып үпкәч кенә, ничек сагынганын аңлады! Аның бәхете дә, мәхәббәте дә, оҗмахы да шушында!

Кызлар түземсезлек белән чемодан ачылуын көттеләр. Өч кызына диңгез- океан артыннан  бүләкләр алып кайткан купис кебек, чемоданда барысына да бүләкләр, күчтәнәчләр тулы иде!

Бәйрәм шавы узды. Эшкә барганда соңгы елларда төзелгән неврология, инфекция авырулары, балалар бүлеге корпусларын  хуҗаларча карап бара.  Яңа, зуррак, заманча больница кирәк булачак.Төзер.Әле аның гомер уртасы гына...                        

                                     

Эпилог                                

Героемны шушы шатлыклы, мажор нотада калдырам. Алда аны озын гомер, зур эшләр көтә. Айсылу белән пар канат булып, озын-озак гомер итәрләр; ике кызы әтиләренең эшен сайлап, врач булырлар; намуслы хезмәте өчен югары исемнәргә, дәүләт бүләкләренә лаек булыр. Ярты гасыр гомерен кеше сәламәтлеге өчен багышлаган  хирург халык мәхәббәтен яулар, бик күп яшь коллегаларын канатландырып очырыр. Оныгы бабасы юлын сайлап, медицина институтына кергән көнне:
- Дөньяда миннән дә бәхетле бабай юктыр! дип шатланыр.

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: