Логотип Казан Утлары
Хикәя

Әбием хикәясе (хикәя)

Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды...

Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә башлыгы – сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән бер Украина татары. Хатыны исә холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына йөрүчән украинка иде. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала иярткәннәр.

Ташландык бер өйгә урнашып яши башладылар болар. Сафый бик тә уңган кеше булып чыкты – хәленнән килгән, көче җиткән барлык эшне дә эшләде – фермада мал карады, көтү көтте, ашлык сукты. Өенә кайтса да – йокларга гына. Яисә үзләре үстереп җибәргән яшелчә бакчасында казынырга.

Килүләренә бер-ике ай үтмәгәндер, тирә-юньдә Сафыйлар хакында белмәгән кеше юк иде инде. Бик саран кешеләр иде алар. Ике ел яшәп, ике ел буе байлык җыйдылар. Эш көненә тигән ашлыкларын да сатып җибәргәннәр дип сөйләде хәтта халык. Бар булган киемнәрен, өй җиһазларын да талчукка илтеп бетерделәр. Бакчаларында күкрәп уңган кыяр-помидорларны да авыз итмәделәр бугай алар. Һаман-һаман базарга чыгардылар...

Сафыйның сөяккә калган балаларын кызганып, авыл кешеләре, очраган саен, аларга берәр кыерчык икмәк биргәлиләр иде. Колхоз, мәктәп җитәкчеләре Сафыйны берничә тапкыр идарәгә дә чакыртып сөйләшкәннәр, ди...

Бердәнбер көнне Сафый авырып китте. Ферма юлында хәлсезләнеп егылып яткан килеш тапканнар. Әмма ул икенче көнне үк тагын эшкә чыкты.

Инде бөтенләй эшкә ярамый башлагач, Сафый чүпрәк-чапрак, тимер-томыр, сөяк, көл җыю эшенә тотынды. Шулай ул ике ел буе акча туплады.

Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы» диючеләр дә булды. Кабат авылда пәйда булган Сафыйны кешеләр таный да алмадылар: беренче тапкыр ул елмаеп йөри башлады.

Сугыш бетәргә аз гына калгач, Сафый дөнья куйды. «Ач яшәде, үзен-үзе һәлак итте», – дип сөйләнде халык. Бер-ике авыл картыннан башка аның каберенә баручы да булмаган, диләр. Сафыйның хатыны да күп тормады – балаларын ияртеп үз туган якларына кайтып китте.

Инде сугыш тәмамлангач, авылга каяндыр пөхтә киенгән хәрби кеше килеп төште. Танкист. Күкрәге орден-медаль белән тулы бу кеше Сафыйны эзли иде. Халык сагаеп калды. Шулай да, кунакны зиратка алып барырга булдылар.

Кич зур җыелыш җыелды. Хәрби кеше сөйләячәген ишетеп, бөтен авыл халкы клубка кереп тулды. Кемне генә комсыз Сафыйның язмышы кызыксындырмагандыр ул чакта. Бар халыкны гаҗәпләндереп, теге кеше сүзен Сафыйга рәхмәт әйтүдән башлады. Баксаң, комсызлыгы белән дан алган Сафый, акча туплап, берүзе бер танк сатып алган да фронтка җибәргән икән. Дөресрәге, әлеге капитанның үз кулына тапшырган. Ике ел буе бу танк дошманнарны кырган, Берлинга кадәр барып җиткән…

Хәрби кеше сөйләде дә сөйләде. Ә зал үкседе дә үкседе. Шулай төнге уникегә кадәр…

Ул көнне авылда төне буе ут янып чыкты. Җеназада яткан Сафыйның ябык чыраенда беленер-беленмәс булып калган елмаю искә төшеп, һәркемнең күңелен сыкрата, елата иде.

"КУ" 2, 2017

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев