Роман

24.11.2017 №11 (ноябрь), 2017

Атлы казаклар


kon

Дәвамы

3

Җәләй егылганнан соң, Сабан туеның көрәш өлеше бетте. Аякка капчык киеп йөгерү, катык тутырылган зур табакка башны тыгып, табак төбендәге көмеш акчаны авыз белән алу шикелле кызыклы уеннар башланды. Бу уеннарның нәкъ кызган вакытында гына мәйдан әйләнәсендә уйнап йөргән бала-чага:

– Атлар килә, атлар килә! – дип шаулаша башлады.

Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта гына җәелеп яткан бер тау булып, бу якта аны Карбыз тавы дип атыйлар. Карбыз-кавын бакчалары ел саен шул тау өстендә булганга күрә, аңа шундый исем кушылып калган. Чабышкы атларның килүләре турындагы хәбәрне ишеткәч тә, кешеләр арасында буталыш һәм шау-шу туды; берсен-берсе эткәләшеп, алар барысы да әнә шул Карбыз тавы ягына таба агыла башладылар. Атлар чыннан да килә иде. Бу әле беренче әйләнү генә. Сабан белән сөреп чыгылган зур әйләнмә буенча атларның тагын ике мәртәбә ярышып киләселәре бар…

Атлар көрәш мәйданына тәмам якынлашты. Кешеләр хәзер кемнең аты алдан, кемнеке арттан килүен дә аера башлады. Иң алдан нечкә-озын торыклы ябык кына күк ат, Оренбург аты килә иде. Икенче урында – Герьял чабышкысы, өченче – Котырык Муллагалинең аты, дүртенче булып Җәләйнеке. Котырык Муллагалинең атына – улы Гарифҗан, Җәләйнекенә Миңлебай атланган.

Халык алдыннан атлар әнә шулай үтеп китте. Җәләй картның чиксез дә борчылуын күреп, аның өчен Хисамый кычкырып калды:

– Улым, ныграк куа төш!

Миңлебай, аяклары белән тибенгәләп, камчысын селтәп җибәрде.

Атлар икенче тапкыр әйләнеп килгән вакытта Герьял чабышкысы, алтынчы урынга ук калып, икенчелекне алу өчен, Котырык Муллагалинең туры кашкасы белән Җәләйнең җирәне тарткалашып килә иде. Менә атлар көрәш мәйданы турысына килеп тә җитте. Кешеләр, үзләре тапталу куркынычыннан сакланып һәм атларга юл ачып, берсен-берсе этәргәли-төрткәли чигенә башлады. Шулчак һичбер вакытта да булмаган һәм аны шулай булыр дип һичкем дә уена китерә алмаган бер хәл, гадәттән тыш вакыйга булып алды: Гарифҗан, уң кулындагы җиз башлы юан камчысын югары күтәреп селтәде дә алга чыгу өчен тарткалашып килгән Җәләй атының башына нык кына итеп сукты.

Халык арасында көчле шау-шу һәм куркудан буталулар туды. Хатын-кыз һәм бала-чаганың чырыйлап кычкыруы, кемнәрнеңдер ачулы тавыш һәм оятсыз сүзләр белән сүгенүе, йодрыкларын һавада селтәп җикеренүләре ишетелде. Кешеләр атлар чаба торган әйләнмә тирәсеннән тагын да ераккарак кача һәм көрәш мәйданы уртасына җыелып өелә башлады. Моның белән алар тагын да начаррак эшлиләр, тапталудан котылабыз дип уйлап, ат юлына үзләре барып керәләр иде. Менә хәзер, берничә секунд эчендә, башына камчы белән сугудан нык ярсыган ат халык төркеменең нәкъ уртасына кереп китәчәк тә кешеләрне таптап-изеп ташлаячак иде. Ләкин ат өстендә оста утыра белүе белән электән үк танылган Миңлебай бу урында да үзенең үткенлеген һәм булдыклы егет икәнен күрсәтте. Ул, гаять зур җитезлек белән, атының уң як тезгенен тартып өлгерде. Ул атны аямыйча бик каты итеп тартты. Ачулы ярсу белән бөтен гәүдәсе калтыранып торган, тагын да сузыла һәм нечкәрә төшкән җирән ат, кисәктән генә уңга борылып, халык төркемен ерактан ук әйләнеп чаба башлады. Юк, аңа халык төркемен генә түгел, башка авыллардан килгән кунакларның арбаларын да, аларның тышаулап җибәрелгән төркем-төркем атларын да әйләнеп узарга туры килде. Шул арада Миңлебай кешеләргә дә күз төшереп алды. Көрәш мәйданында шау-шу куптарып буталучылар, томан эчендә селкенгәләгән шәүләләр шикелле, Миңлебайга тоташ бер кара күләгә булып күренделәр. Шулар эченнән Җәләйнең куллары белән һавада нәрсәдер капшавы, Миңлебайга нәрсәләрдер кычкырган шикелле итеп авызын ачуы, кечкенә Мәрьямнең исә куркудан агарынып катканы хәлдә атасы янында тыпырчынгалап торуы – болар Миңлебайның күзләренә аермачык чалынып үттеләр. Ләкин атасы Хисамый белән Җәләйнең:

– Атны харап итәсең!

– Миңлебай!

– Тукта-а! – дип кычкыруларын ул ишетмәде. Ул һаман «һай-һу»лап кычкыра, сул кулындагы тезгенне тарткалап, уң кулындагы камчысын һавада өзлексез селеккәли иде.

Миңлебай яңадан атлар чаба торган әйләнмәгә барып төшкәндә, аның аты тугызынчы урынга калган иде инде. Үзеннән алда баручы сигез атны күреп, Миңлебайның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Аның ярсу йөрәген әрнү, миен үч алу, Гарифҗаннан ничек тә булса өстен чыгу теләге чорнап алды. Аның, үзе атланган ат белән бербөтен булып, киң канат җәеп очасы һәм бик нык очасы килә иде.

Озак та үтмәде, Миңлебай дүртенче, аннан соң өченче урынга чыкты. Әйләнмәнең уртасына җиткән вакытта, икенче урынны алу өчен, ул тагын Гарифҗан белән тарткалаша башлады. Бу юлы инде Миңлебай үзе дә хәйләгә кереште. Күп еллар буенча сакланып килгән Сабан туе тәртибен бозу булса да, ул, атының сул як тезгенен тартып, әйләнмәнең эчке ягыннан, Гарифҗанның камчысыз сул кулы астыннан юл алды. Шуның аркасында тегесе Миңлебайның узып китүен сизми дә калды.

Беренче урынны һаман да шул шәһәрдән килгән ябык күк биләп бара иде. Миңлебай аның белән ярты әйләнмә чамасы тарткалашып барды. Шәһәр аты әйләнмәнең эчке ягында булып, уза торган ат өчен юл ераклаша төшә, һәм ул ара-тирә артка да калгалап куя иде. Миңлебай, тагын да алгарак иелеп, бөтен гәүдәсе белән атының муены өстенә сузыла, атын тагын да ныграк куа башлый һәм шәһәр малаен яңадан куып җитә…

Кешеләр, нәкъ ике төркемгә бүленеп, бер төркеме атларның әйләнмә буенча китә торган юлын каплап, авыл ягына таба юл ачты. Атлар, соңгы кабат әйләнеп, бу яңа юлга килеп кергәндә, Миңлебай атланган ат иң алдан килә иде.

Җәләй берникадәр вакыт кешеләрнең әйткәннәренә һәм үзенең күзләренә үзе ышана алмыйча торды. Ә инде, чыннан да, аның аты беренче булып килүенә тәмам ышангач, куанычыннан нәрсә эшләргә һәм кая барырга да белмичә сикергәләп, балалар шатлыгы белән шатланып йөри башлады. Йөгереп барып, атының муенына асылынмакчы, атын да, Миңлебайны да кочаклап алып сөймәкче һәм иркәләмәкче булды. Ләкин атның нинди хәлдә булуын, хәзер аны ярты гына минутка да туктатып торырга ярамаганлыгын Миңлебай яхшы белә иде. Ул, Җәләйнең нинди теләк белән үзенә таба ашкынып килүен, юлын буып торган кешеләрне ян-якка эткәләүләренең мәгънәсен тиз генә аңлап алып, халык төркемен узгач та, сулга борылып китте. Җәләй исә: «Һай үткен, һай акыллы да бала соң бу Миңлебай! Кара син аны, күрсә дә, күрмәмешкә сабышып үтеп китте бит, каһәр!» – дип уйланып калды. Аның йөрәгендә Миңлебайга карата якынлык хисе шулкадәр көчле, шулкадәр көчле иде ки, моны берничек тә сөйләп һәм язып аңлатырга мөмкин булмас иде.

Миңлебай, башта атын җилдереп, соңгарак юырттырып, һәм юргалатып, татар зираты ягына таба юл алды. Ул, атын җилгә каршы тотуы белән мавыгып бара торгач, Карбыз тавына кадәр сизми дә калган. Кирегә борылып, яңадан Сабан туе мәйданына таба китте.

Аның мәйданга якынлашуын бөтен кеше көтеп тора иде. Ләкин Җәләй, атына күз-фәлән тиюдән куркып, аны кешеләргә якын ук китереп җиткермәскә тырышты. Ул аты өчен бирелгән бүләкләрне кочаклап алды да, йөгерә-атлый, Миңлебайның каршысына бара башлады. Мәрьям дә атасы артыннан иярмәкче иде, анасы аны үз яныннан җибәрмәде.

Миңлебай, тезгенен дә тартмыйча, муеныннан сөеп кенә атын туктатты. Җәләй исә, егеткә күп-күп рәхмәтләр әйтеп сөйләнә-сөйләнә, атның муен астындагы тир күбекләрен сыпыргалады, әле һаман да дерелдәп-калтыранып торган арт санын сөйде. Миңлебай, картның кулындагы әйберләргә карап:

– Бәйгегә яхшы нәрсәләр биргәннәр икән, – дип куйды.

Җәләй, берөзлексез атын сөя-сөя:

– Әйе, бәйге бик яхшы булды: бер сарык, җиде аршынлы ефәк күлмәклек, сөлге, – диде.

Кулындагы ефәкнең бер очын – атның муенына, икенче яртысын Миңлебайның муены һәм гәүдәсе тирәли чорнады; ике башы да кызыл белән чигелгән зур сөлгене егетнең уң як иңбашына салды да, сул култык астыннан алып, баш-башларын бәйләп куйды.

– Болары сиңа миннән бүләк, – диде.

Ул, нәрсәдәндер уңайсызланган шикелле булып, сөйләүдән тукталып калды. Миңлебай, аның йөзенә һәм күзләренә карап, картның тагын нәрсәдер әйтергә теләвен, ләкин моңар кыюлыгы җитеп бетмәвен аңлады. Карт, атының алгы тоягындагы кечкенә генә балчык кисәген аягы белән төртеп төшерде дә:

– Ефәге аның хатын-кыз күлмәгенә яхшы инде. Син әле егет буласы кеше, кирәге чыгар, – дип өстәде.

Миңлебайның кабарынкы йөзенә куе кызыллык йөгерде. Ул, үзенә бирелгән бүләкләр өчен картка рәхмәт әйтерлек тә хәлдә түгел иде. Җәләй карт:

– Бар, улым, бар! Атны тәмам суынганчы йөртеп кайт. Авылның һәрбер урамыннан йөреп, бәйгене кешеләргә күрсәтеп чык, – диде дә егетнең аркасыннан сөеп куйды.

Миңлебай, аякларын тиз-тиз тибенеп, атын кузгатып алып китте. Ул башта болын ягына таба юл тотты. Берникадәр барганнан соң, олы юл буендагы казна ындырлары яныннан узып, авылдан өч-дүрт чакрым ераклыктагы Якты Күл башына барып чыкты.

Кызгылт кояш ерактан ук ялтырап күренгән Якты Күлнең аргы башына таба тәгәрәп, көн кичкә авышып бара иде инде. Күл өстеннән килгән салкынча дымсу җил, күл буендагы камышларның, тал яфракларының акрын гына селкенгәләп, үзара пышан-пышан сөйләшкән сыман тавыш чыгарып утырулары – болар Миңлебайның бик яшь һәм кечкенә йөрәген җилкендереп җибәрделәр. Көрәш мәйданында Гарифҗанны ансат кына алып ыргытуы, ат чаптыру вакытында аны икенче мәртәбә көлкегә калдыруы, шул хәлләрнең барысын да Мәрьямнең карап, үз күзләре белән күреп һәм шатланып торуы – болар һәммәсе дә Миңлебайның күз алдына кабат-кабат килеп басты. Җәләй картның ягымлы сүзләре тагын ишетелгәндәй булды: «Ефәге аның хатын-кыз күлмәгенә яхшы инде… кайчан да булса кирәге чыгар». Җәләй аңа, нәкъ үзенең атасы шикелле, олы да, акыллы да, шулар өстенә, ни өчендер, кешенең йөрәгендә нәрсә барын белә торган бер серле кеше дә булып аңлашылды. Аның күз алдына тагын Мәрьям, әле бик кечкенә, ләкин искиткеч матур һәм акыллы Мәрьям килеп басты. Бу тау кадәр шатлыкның барысы да аның эченә сыеп торырлык түгел иде. Ул үзенең күңелен тагын да күтәрергә, эчендәге әллә нәрсәләрне бушатып ташларга, бугазындагы ниндидер буып торган әйберне алып ыргытырга, аны патша хезмәтенә әзерләү мәсьәләсе буенча ата-анасының көн-төн кайгырып кан-яшь түгүләрен онытырга, әйе, берничә минутка гына булса да онытып торырга теләде. Һәм ул, аларның мәгънәсен үзе чын-чыннан аңлапмы, әллә егетләрнең урамда җырлауларыннан ишетү буенча гынамы, түбәндәге юлларны җырлап җибәрде: «Атымның дагасы алтын, сынмаса алдырмамын. Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын».

4

Миңлебайның кайтышына Җәләй карт капкасын ачып ук куйган, үзе өйдә тәрәзәдән карап утыра иде. Егет ишегалдына килеп керешкә, Җәләй үзе дә, хатыны Мөршидә һәм кызы Мәрьям дә йөгерешеп каршы чыктылар. Миңлебай, җирән чабышкыны ишегалды уртасында туктатты да аның муенына чорнап бәйләнгән ефәкне чишә башлады. Җәләй карт турыдан-туры атының тезгененә барып ябышты, аның маңгаен һәм колак артларын сыйпаштыргалап торды. Мөршидә дә чабышкыны яратып һәм иркәләп сөйде. Аның арт санын учы белән кага-кага:

– Һай, малкаем, зур эшләр эшләдең син бүген. Кешеләр арасында йөзебезне ак иттең, – диде.

Миңлебай, ат өстеннән төшүгә, Җәләй карт чабышкыны лапаска таба җитәкләп алып китте. Миңлебай ефәк белән сөлгене яхшылап төрә башлады. Мөршидә кеткелдәп кенә көлә-көлә егет янына килде, симез генә йомшак кулы белән аның аркасыннан кага-кага сөеп:

– Сиңа да бик зур рәхмәт, балакаем, уңган егет икәнсең! Син булмасаң, без бу куанычларны күрмәгән дә булыр идек. Җаның-тәнең сау, кул-аягың сызлаусыз булсын, – диде.

Лапас эченнән Җәләй картның тавышы ишетелде:

– Карчык, синең анда барысы да әзерме?

– Әзер, әтисе, әзер! – диде Мөршидә. Үзе, тагын егетнең аркасыннан сөеп:

– Җәләй абзыең белән чәй эчәргә керерсең, улым. Мин тиз генә самавырның утын яңартып җибәрим әле, – диде дә, симез үрдәк шикелле әвеш-тәвеш атлап, акрын гына өйгә кереп китте.

Миңлебай Мөршидәгә сүз дә әйтә алмыйча калды. Шул арада Җәләй карт та лапастан чыкты. Ул, ипләп кенә егетнең беләгеннән тотып:

– Әйдә, энем, өйгә керик, – диде.

– Юк, Җәләй абзый, рәхмәт, мин үзебезгә кайтыйм инде, – дип, егет читкәрәк тайпылды.
– Кайтырсың әле, менә чәй эчеп алыйк башта. Син бүген иртәдән бирле ашамагансыңдыр бит?

– Өйдә ашармын әле, Җәләй абзый, тизрәк үзебезгә кайтасым килә.

Җәләй карт, тәрәзәдән карап утырган чагында, урядник белән Котырык Муллагалинең Хисамый өенә таба китүләрен күреп калган иде. Шул вакытта ук картның башына ниндидер хәвефле уйлар килде. Шунлыктан, өйләрендә андый-мондый хәл булса, тизрәк кайтуы яхшырак булыр дип уйлап, хәзер ул Миңлебайны артык кыстамады. Янында басып торган Мәрьямнең чәч толымыннан сыйпады:

– Бар әле, кызым, әниеңә әйт, Миңлебай абзый чәй эчәргә керми, диген. Әти, диген, күчтәнәчкә берәр нәрсәсе юк микән, дип әйтте, диген.

Мәрьям, «куштан итәкле» ак күлмәген бөтерелдереп әйләнде дә очарга җыенган кош шикелле сикергәләп һәм кулларын һавада җилпендерә-җилпендерә өйгә кереп китте. Күп тә үтми әйләнеп тә чыкты. Аның кулында җиде-сигез коймак һәм күлмәк кесәсендә берничә кәнфит иде…

Энесе Гатау белән күрше малае Габдрахман Миңлебайны каршы алырга килгәннәр һәм Җәләйнең капка төбендә көтеп утыралар иде. Урамга чыккач та, Миңлебай аларның урталарына кереп алды. Кулындагы кәләпүшеннән алып, аларга берәр коймак белән берәр кәнфит тоттырды.

Караңгы төшеп җитмәгән иде әле. Ләкин алар барган тар гына озын тыкрык эчендә бер кеше дә юк, шуның өстенә бу тыкрык ягына берәүнең дә өй тәрәзәсе карамый иде. Шунлыктан, караңгы төшкәннән соң, урамга чыгучы егетләр гадәтенә туры китереп, Миңлебай җырлап җибәрде:

Өй артында кәкре тал,

Кәкре талда кәккүк бар.

Безнең сөйгән җаныйларның

Кесәсендә кәнфит бар.

Тыкрык чатыннан борылып, үзләренең капкалары турысына җитүгә, Миңлебайның җыры бүленеп калды.

Ишегалдында Котырык Муллагали белән урядник басып тора иде. Әнисе өй баскычы янында. Ул вакыт-вакыт яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртеп ала. Әтисе, ялынулы һәм кызганыч тавыш белән урядникка нәрсәләрдер сөйли, аңардан ниләрдер үтенә. Күпереп торган кып-кызыл йөзле урядник Хисамыйның сүзләрен ишетергә дә теләми: итек шпорларын челтерәтеп, сул кулы белән билендәге кылычының ап-ак көмеш сабына таянып, ишегалды буенча йөргәләштерә, уң кулы белән бертуктаусыз мыек чолгыйларын бөтерә, сирәк-сирәк кенә тамак кыргалап куя.

Миңлебай капканы кинәт кенә ачып җибәрде дә, йөгереп барып, анасына сыенды. Коргаксыган буш мичкә эченә кычкырган вакыттагы шикелле, урядникның саңгырау һәм калын гына тонык тавышы яңгырады:

– Бөек патша хезмәте! Станица атаманының үзеннән язу. Бүген, дигән, иң соңгы срок, дигән, Гомәров Миңлебайны, дигән, Яфаров Муллагалигә эшкә бирергә кушам, дигән. Аңлыйсызмы? Моңарчы ул, кемгә булса да эшкә бирергә тәкъдим итәм, дип кенә яза иде. Ә хәзер? Кушам, дип кырт кисеп әйткән, Яфаров Муллагалигә бирергә, дигән.

Мәгузә, хәзер инде яулык почмагы белән бөтен йөзен каплап, үксеп үк елый башлады. Анасының елавы Миңлебайның күңелен тагын да боза, кайгы-хәсрәт күреп өйрәнмәгән йөрәген телгәли һәм әрнетә иде.
Әүвәлге шикелле үк тонык һәм саңгырау тавыш белән:

– Киттек. Гомәров безнең белән бара! – диде урядник. Үзе, тау шикелле кабарып торган корсагын киереп кенә, капкага таба атлады.

Баштан ахырга кадәр сүзсез торган Котырык Муллагали, иләмсез озын мыек чолгыйларын ике кулы белән дә бөтереп җибәреп, бик нык итеп тамагын кырып алды да урядник артыннан китте. Аның бу кыланышы: «Менә, мә! Шулай була ул! Бүген бигрәк артыгын очынып җибәргән идегез», – дигән мәгънәне аңлата иде.

Хисамый, капканы ипләп кенә ябып, улы артыннан карап калды.

– Иртәдән бирле күңелем чуарланып, үземне-үзем кая куярга да белмичә йөргән идем аны, шушыңар булган икән, – диде ул.

Мәгузә ире янына килде. Ул:

– Бала алдында әйтәсем килмәде инде, әтисе, күңеленнән безгә үпкәләп йөрер дип. Үзеңә генә әйтүем: азрак җир сатарга да уйламадык инде, үзебез дә. Ул баланың үз өлешенә тигән җирне генә сатсак та, азрагын түләгән булыр идек.

Хисамый тавышын үзгәртеп һәм хатынын үчекләп сөйләргә кереште:

– Ә-ә, шулаймыни? Мин ул җир барын онытып та йөрим икән әле. Хатынның озын чәче уйлап тапмаса, искә дә төшә торган түгел икән. – Ул кинәт кенә чынлап һәм җитди сөйләүгә күчте: – Ә Гатау белән Барый турында нәрсә уйлыйсың? <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=36090
  2. http://kazanutlary.ru/?p=36242
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: pixabay.com; cocoparisienne