Яңалыклар

12.09.2017

Санап бетергесез югалтулар…


потеря

Мин Әгерҗе районы, Кадыбаш авылында 10 балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Җиде бертуганым, кайсы кызамыктан, кайсы чәчәк авыруыннан үлгән, без өчебез генә исән калганбыз.

Абыем Мансур 18 яшеннән сугышка киткән, разведчик булган. “Батырлык өчен” медале, 1, 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнгән. Авыр яраланып, 1945 елның гыйнварында кайтып керде ул. Сугыштан соң комбайнда, тракторда эшләде.

Апам Хәтимә МТСта кыска сроклы курсларда укып, 15 яшьтән тракторчы булып эшләргә тотынды. Бригадада барысы да үсмер кызлар иде. Көнне төнгә ялгап, авылдан авылга йөреп эшләделәр. Сугыштан соңгы авыр елларда абый да, апам да үзләренә бирелгән ипи телемнәрен басуда ашамыйча, миңа алып кайталар иде. Әй, ул ипинең тәмлелекләре!..

Мин сугыш беткән елны укырга кердем. Класста 25 бала, язарга дәфтәр юк, укырга берничә китап кына. Әлбәттә, ашарга да, өс-башка да, аякка кияргә дә юк. Күбесенең әтиләре сугышта үлгән. Бер хәл бик нык истә калган. Кәүсәрия исемле кыз мәктәпкә яланаяк килгән. Иртән аяз иде, без кайтканчы калын гына кар яуган. Шунда мин кулымдагы бияләемне салып, аның аягына кигердем. 12-13 еллар узгач Кәүсәриянең әнисе минем әнигә елый-елый рәхмәт укыган.

Сүзем туганнарым турында иде бит әле. 1948 елда абыем миңа – 10 яшьлек сеңлесенә үзенең премия акчасына ялтырап торган, кап-кара хром ботинка алып кайтты. 1952 ел, минем 7нче класста укыган чак. Әтием абыйга күн итек алырга акча биргән. Абыем иске яулыктан теккән букчага китаплар салып йөргәнемне күреп, мине тагын сөендерәсе килеп, берничә бүлекле, ялтыравыклы йозаклы матур портфель күтәреп кайтты. Әти белән әни икесе беравыздан: “Уку бетәргә өч кенә ай калган, нигә итек алмыйча, портфель алдың?” – диделәр. “Аның өчен уку бетми, ул укуын педучилищеда дәвам итәчәк”, – диде абыем. Чыннан да, аның бу бүләге белән мин дүрт ел педучилищеда укып, укытучы булдым. Ялтыравыклы матур аяк киемен дә, соры төстәге костюмны да, кул сәгатен дә абыем белән җиңгәм алып бирде (алар Пермь өлкәсендә урманда эшлиләр иде). Мин аларга моның өчен гомерем буе рәхмәтле булып яшәдем. Абыем гына озак яши алмады – сугышта алган яралардан 45 яшендә вафат булды. Инде аның биш баласының өчесе вафат. Үземнең улым да 40 яшендә үлде. Җиңгәм белән апам да күптән бу дөньяда юк инде. Ирем дә сугыш чоры баласы иде – 39 яшендә дөнья белән хушлашты.

Безнең гаиләбезгә сугыш күп югалтулар китерде: әтинең энесе, ике абыйсының ике улы, әниемнең энесе сугышта һәлак булдылар. Кадыбаштагы сул як күршебез Нәгыймәттәй биш бала белән, Миннехода җиңгәй дүрт бала белән, Миңнурәттәй биш бала белән, туганыбыз Сара түтәй өч бала белән тол калдылар. Авылыбыз белән китсәң, толларны, ятимнәрне санап бетерерлек түгел.

Аллага шөкер, 72 ел тыныч тормышта яшибез. Моның өчен илебез, республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт. Алга таба да илебез күге аяз булсын, кан коелмасын, аналарның күз яше түгелмәсен, кырларда күкрәп иген уңсын, кешеләр ашкынып эшкә барсыннар, сөенеп гаиләләренә кайтсыннар!

Фәйрүзә әбиегез ИСМӘГЫЙЛЕВА. Теләче районы, Үзәк поселогы.
Татарстан яшьләре

Комментарий

    Рәниф Шәрипов:

    Тетрәндергеч…

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.