«Казан утларына» - 95 ел, Мөхәррир сорау бирә

16.05.2017 №5 (май),2017

Әдәбиятыбызда «Казан утлары» яктысы


2

– «Казан утлары» журналы милли әдәби-сәнгати барышта нинди урын тота? Сез аның ролен ничек бәяләр идегез? Гомумән, татарча әдәби-публицистик журналларның киләчәге бармы?

Рифә РАХМАН, язучы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты

Рифә РАХМАН,
язучы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты

– Фаразлау кешене, шул эш-хәлнең вакыты җиткәч, күпчелек очракта авыр хәлгә куя, шуңа да карамастан, без, милләтнең яшәвен кайгыртсак, аңа мөнәсәбәтле һәм шуны тәэмин итешкән бер генә нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырырга тиеш түгел. Татар вакытлы матбугаты да – милләт яшәешендә хәлиткеч роль уйный торган факторлардан. Бүгенге көндә, минемчә, аның эчтәлек һәм тел ноктасыннан тиешле таләпләргә җавап бирмәве, сәяси-иҗтимагый яссылыкта узган гасыр башында ук алган биеклекләреннән инде күптән төшүе ана телебез торышында, кулланыштагы сафлыгында-байлыгында, актив-пассив сүз катламнарының зарарлы якка үзгәрешендә чагылыш тапты. Газеталарның оперативлыгы юк, материаллар еш кына реаль тормышны чагылдырмый, милләтне алга җибәрүдә һәм гади халыкның көндәлек яшәешен җиңеләйтүгә бар тулылыгында хезмәт итми. Рәсмиләре хакимияткә ярауны алга куйса, шәхсиләренең күпчелегендә аралашу, язу, фикерләү әдәбе түбән, тематикасы – вак-төяк, укучысы – нигездә, мәдәни баскычта түбәндә торган катлам. Соңгыларының язмаларыннан матбугат органының идея планындагы максатбурычларын чамалау кыен; гамәлгә куючыларына, абунәчеләрнең санын арттырып, акча эшләүдән артыгы кирәкми кебек тоела.
Зур тарихы булган газеталарны журналга әверелдерү дә вакытлы матбугат мәйданында кирәкмәгән эш эшләде: алар бер-берсенә охшап калды, материаллар кабатлана башлады, форматларына карасаң, күбесе ялтыравык реклама рисаләләренә, буклетларга, теге яки бу уңайдан чыгарган җыентыкларга тартым. Мондый шартларда әдәби-иҗтимагый һәм фәнни журналлар күпмедер ота. Алар бизәлеш һәм материал ноктасыннан башкалардан аерылып тора. Әлбәттә, шулай дип кенә, теләсә ни укып, интернетта утырып, буш яисә кызык сүз белән миңгерәүләндерелгән укучы аларны яздырырга атлыгып тормас. Моңа карамастан, алган мәсләккә хыянәт итәргә ярамый.
«Казан утлары» журналы татарның вакытлы матбугат мәйданында үзенә бер урын тота. Аның кабатланмас йөзе, үз авторлары һәм укучылары бар. Болар – әдәбият һәм сәнгатьтән хәбәрдар мәдәни катламнар. Журналга язылу, аны уку кешенең кем булуы турында сөйли дип саныйм. Бигрәк тә укытучылар татар әдәбиятын иләк аша уздырган әдәби-публицистик журналларыбызның төп укучысы булып калырга тиеш дигән карашта торам. Дөрес, әлеге иләкнең кайвакыт тишекләре эреләнеп яисә күзәнәк ясаган җепләре ертылып та китә, шул вакытта аннан кирәкмәгән әсәрләр дә үтәдер. Ахыр чиктә, укучы сүзе әлеге сыйфатсыз әдәби берәмлекләргә киртә була ала һәм булырга тиеш тә!
«Казан утлары» журналы, икенче яктан – әдәби барышның хәлен күрсәтүче барометр яисә дәрәҗә үлчәгече дә. Андагы әсәрләрнең идея-тематик төрлелеге, сәнгати сыйфатлылыгы, аңа килгән хатлар саны бу барышның тизлеген, күләмен, көчен ачык күрсәтеп тора. Журналда басылган әсәрләр әдәбиятта мәйдан тотканнарны, шул мәйданга атлап кереп барганнарны ачыкларга ярдәм итә. Ул укучы хәтерен яңа исемнәргә һәм заман әсәрләренә баета. «Казан утлары», шигырь-хикәяләрне, роман-поэмаларны һәм башкаларны сайлау иләге аша уздырып, әдәбиятыбызның уртадагы агым көчен калыплаштырса, шул агымны йомшарта торган әсәрләрне дә үзенә бөтенләй үк кертми калалмый. Камил каләмгә ия булмаганнарның Язучылар берлегенә күпләп узуы аның эшен шактый кыенлаштырды дип саныйм, чөнки түш кесәсенә язучылык кенәгәсе салганнар үзләренә аннан мәйдан таләп итә башлады, журналның хәтта юбилейларын билгеләп узуын көтә шикелле. Шунлыктан мин «Казан утлары» хезмәткәрләренә үз эшләрендә сабырлык, кыюлык, авторларга дөресен әйтеп бирә алырлык холык сыйфатлары телим.
«Казан утлары» журналы бүгенге көндә бик күркәм башлангычларны тамырландырды: анда матур хикәя-повестьларга конкурслар даимигә әйләнде, ул үз битләрендә чыккан әсәрләргә тәнкыйть күзе белән карарлык батырлыкка ия булды. Моның шулай икәнлеген елдан-ел журнал битләрендә басылган әсәрләрне танылган тәнкыйтьчеләр аша бәяләттерү традициясе күрсәтеп тора. Бу баш мөхәррир Илфак Мирза улы Ибраһимовның үзтәнкыйтькә хәзер икәнлеген дә сөйли. Авторларга жанрны, мактау яисә тәнкыйтьләү объектын сайлау иреге куелган. Яхшы әсәрне яманлыймы ул, начарны мактыймы – бары тик тәнкыйтьченең намус эше генә булып тора. Редакция коллективы оештырган «түгәрәк өстәл»ләр дә әдәбиятны алга җибәрүгә, милләт һәм аның тел язмышын кайгыртуга, милли мөстәкыйльлеккә бәйле хыялларыбызның тәмам сүнмәвенә хезмәт итә.
«Казан утлары» журналын күпсоставлы йөк тартып баручы локомотивка да тиңләргә булыр иде. Ул берничә йөз язучы иҗат иткән әдәбиятның артка китмәвен, ничек тә алга баруын тәэмин итешә. Аның башындагылар алга таба бер адым атлый икән, аларга ияргәннәр дә күпмедер алга атлый дигән сүз. Журнал хезмәткәрләре әнә шул адымнарны ясауга көч биреп тора.

– Әдәбиятыбызның таҗы – шигърият, дибез… Борын-борыннан шагыйрьләр ил һәм җәмгыять сулышын шигъри сүз белән җиткергән. Поэзиядәге вазгыять бүген нинди? Әдәби басмаларыбыз битләрендә шагыйрьләр ни хәлдә «яшәп ята»?

Нурфия ЮСУПОВА, филология фәннәре кандидаты

Нурфия ЮСУПОВА,
филология фәннәре кандидаты

– «Казан утлары» журналы – татар шигъриятенең көзгесе, аның үсеш процессын турыдан-туры чагылдырып торучы барометры ул. Аны чын мәгънәсендә шигъри мәйдан, шигърият гамен кайгырта торган рухи кыйблабыз дип атап булыр иде! 1922 елның май аеннан чыга башлап, чор идеологиясе үзгәрүгә бәйле нинди генә исемнәрдә («Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Совет әдәбияты», «Казан утлары») дөнья күрсә дә, әлеге саллы басма озын һәм катлаулы үсеш юлында дистә еллар буена үз кыйбласына тугрылыклы кала: татарның төп журналы буларак, «табадан төшкән» һәр яңа шигъри әсәрне диярлек татар укучысына ирештереп тора, әдәби барышның үзенчәлеген, ритмын тоярга мөмкинлек бирә.
Татар поэзиясендәге эчтәлек һәм форма «борылышлары»н, «поэтик шартлаулар»ны да әлеге басма шәрехләп бара. Әгәр татар поэзиясенең үсеш үзенчәлеген, сукмакларын күрим, сулышын тойыйм, әдәби тормышыбызның төп сәхифәләрен күздән кичерим дисәң, иң беренче чиратта, «Казан утлары» журналы төпләнмәләренә мөрәҗәгать итү мөһим. Бу яктан ул ХХ йөз башында дөнья күргән «Аң» һәм «Шура» журналлары традицияләренең дәвамчысы буларак кабул ителә. Һ.Такташның чор әдәбиятына яңа аваз салган шигырьләре, Х.Туфан, К.Нәҗми кебек шагыйрьләрнең футуристик, имажинистик иҗат үрнәкләре, М.Җәлилнең тоткынлык чоры лирикасыннан аерым үрнәкләр беренчеләрдән булып биредә дөнья күрә. 1960 елларда Р.Фәйзуллинның әдәби тәнкыйтьтә кайнар бәхәсләр үзәгенә әверелгән «Нюанслар иле» шигырьләр циклы, Х.Туфанның тоткынлык чорында язылган аерым шигырьләре, Г.Афзалның сарказм һәм ирония белән сугарылган поэтик үрнәкләре тәүге тапкыр нәкъ менә «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Мисал өчен, 1956 елгы санда Г.Афзалның «Тәнкыйть сүзе» шигыре тәкъдим ителә! ХХ гасыр татар поэзиясенең үсеш юлында мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Болар бөтенесе дә үз чорында басмадан батырлык, кыюлык таләп итә.
Шул ук вакытта, журнал үз заманы белән үзгәреп барырга мәҗбүр була: ул шигърият үсешендәге идеологик борылышларны шәрехли, татар шагыйрьләренең яңалыкка омтылган, искене сүккән, халык дошманнары эзләгән, зур сугышка рухландырган, яңа тормыш төзүне, фәнни-техник алгарышны данлаган, милли үзаңны уяту омтылышы белән янган шигырь-поэмалары биредә дөнья күрә, «Сулф», ТАПП, «Җидегәнчеләр» кебек төрле әдәби күмәклекләр булуы хакында да «хәбәр ителә».
«Казан утлары» бик күп яшьләргә татар поэзиясенә юл яра, аларга киң җәмәгатьчелекне тәүге иҗат җимешләре белән таныштыру өчен мәйдан булып тора. Шуның белән бергә төрле буын, төрле милләт шагыйрьләре тарафыннан язылган иҗат җимешләренең, татар шигъриятенең алтын фондын тәшкил иткән әсәрләрнең даими яңартылып торуын да ассызыклап үтү мөһим. Бу яктан басма үзенә күрә бер шигъри мәктәп хезмәтен үти.
«Казан утлары» журналы үз сәхифәләрендә татар шигъриятенең үсеш юлын билгеләгән тәнкыйди материалларны да тәкъдим итеп бара. Әлеге язмаларда татар шигъриятенең үсеш кыйбласы билгеләнә, үзгәреш-яңарыш юллары шәрехләп барыла. Мәсәлән, журнал төпләнмәләрендә Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Рәхим, Г.Сәгъди, Г.Кашшаф кебек олпат тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләре белән дә очрашасың, вакыт-вакыт «пычакка пычак килеп», поэзия хакында бәхәсләшүләргә дә тап буласың. Бу традиция бүген дә эзлекле дәвам итә.
«Казан утлары»ның оештырып җибәрелүе Г.Ибраһимов исеме белән бәйле. Журналның тарихына күз салсаң, тагын бер кызыклы фактка юлыгасың: аннан соңгы редакторларның күбесе шагыйрьләр яки шигъри җанлы тәнкыйтьчеләр булган икән, образлы итеп әйткәндә, «шагыйрьләр ат уйнаткан». К.Нәҗми, С.Хәким, Г.Кашшаф, З.Нури, Р.Мостафин, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, И.Ибраһимов исемнәре шул хакта сөйли.
«Казан утлары» журналы киләчәктә дә үзенең классик юнәлешен саклап, шигърият мәйданында барган һәр үзгәрешнең үзәгендә «кайнасын», әдәби бизмән булып торсын иде.

– Әдәби сүзнең, сәнгатебезнең һәм, гомумән, милләт культурасының чишмә башы халык авыз иҗатына барып тоташа. Гомер-гомергә әдәби әсәрнең нигезенә халык сүзе салынган, ягъни фольклористик үрнәкләр иҗатчының таяну ноктасы булган. Бүген җәмгыять һәм әдәбиятыбыз бу кануни шартка нинди мөнәсәбәттә?

Луиза ҖАМАЛИЕВА, филология фәннәре кандидаты

Луиза ҖАМАЛИЕВА,
филология фәннәре кандидаты

– Соңгы елларда киң җәмәгатьчелектә халыкның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә игътибар арту күзәтелә. Татарстанда бик күп милләт вәкилләре яши. Сан ягыннан күпчелекне алып торган татарларның Сабан туе, керәшеннәрнең Питравы, русларның Каравоны, удмуртларның Гырон-быдтоны республика дәрәҗәсендә зурлап уздырыла. Билгеле, бу – матур күренеш. Чөнки күренекле этнограф Рәүфә Уразман сүзләре белән әйткәндә, «…халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның культурасы, яшәеше зәгыйфьләнә».
Халыкның гасырлар дәвамында формалашкан йолалары фән-техника үсеше нәтиҗәсендә юкка чыга бара. Аеруча календарь йолалар зур югалту кичерә. Чөнки кайчандыр кешенең кул көче белән эшкәртелгән басу-кырлар бүген көчле техника астында «изелә». Йолаларга гамәли ихтыяҗ кимү аның онытылуына, юкка чыгуына китерә.
Бүгенге көндә календарь йола бәйрәмнәреннән табигый рәвештә сакланып калганнары бармак белән генә санарлык. Бу – Сабантуй, Каз өмәсе, бик сирәк төбәкләрдә генә – Карга боткасы. Кайчандыр яңа елны каршылау белән бәйле булган Нардуган йоласы хакында бүген без фәнни чыганаклардан һәм тарих китапларыннан гына укыйбыз. Язгы көн һәм төн тигезләшкән көн – төрки халыкларның Яңа елны каршылау бәйрәме – Нәүрүзне 90нчы елларда мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укытучылар торгызырга тырышып карадылар, әмма ул табигый рәвештә кулланылышка кереп китә алмады.
Кайчандыр авыл кешесе үз тормышын өмәләрдән башка күз алдына да китерә алмаган. Авыр эшләрне бергәләп, күмәкләшеп тиз арада башкару өчен өмә җыйганнар. Ә бүгенге көн баласы, хәтта авылда үссә дә, чалгы, урак, сүс, туку, орчык, тула өмәләре һәм аларда кулланылган эш кораллары хакында да китаптан укып кына белә. Безне, барыннан да бигрәк йолалар башкарган вакытта кулланылган фольклор текстлары, лексик берәмлекләр кызыксындыра. Ә йолаларның юкка чыгуы кайчандыр халык телендә актив кулланылышта булган сүзләрнең дә гамәлдән чыгуына китерә. Торабара бу сүзләр онытылып, сүзлекләрдә, тарих китапларында һәм шул чорны тасвирлап язган әдәби әсәрләрдә генә сакланып калырга мөмкин.
Календарь йолалардан иң популяры һәм бүген дә татарлар яшәгән һәр төбәктә дип әйтерлек зурлап үткәрелә торган бәйрәм – Сабантуй. Тарихы белән бик еракларга барып тоташучы әлеге аграр йола, хәзерге вакытта үткәрелсә дә, аның беренчел функциональ табигате шактый үзгәргән. Гасырлар дәвамында аны үткәрү вакыты сабан аеннан, ягъни чәчү аеннан җәй башына күчкән. Бәйрәмнең исеме – Сабан – җир эшкәртү коралы белән бәйле. Ягъни, сабанның туе. Исеменә бәйле рәвештә, бу җир эшкәртүчеләр, игенчеләр бәйрәме булырга тиеш. Хәзерге вакытта, Сабан туе, массакүләм күңел ачу чарасы буларак, бөтен халык җыелып бәйрәм итүгә әверелде. Шәһәр субкультурасына ия яшьләрнең күбесе Сабантуйны халык җыелып шау-гөр килү буларак кабул итә. Сабан туе өч этаптан тора: 1) бәйрәмгә әзерлек; 2) бәйрәммәйдан көне; 3) бәйрәмнән соңгы кичке уеннар.
Бәйрәмгә әзерлек этабы авыл тирәсен, шәхси хуҗалыкларны җыештыру, тәртипкә китерүдән башлана. Ким дигәндә, бер ай алдан атларны чабышка әзерли башларга кирәк. Элек-электән бу – ат аягы кыздыру дип атала. Әмма хәзер Сабан туендагы ат чабышы бары тик район үзәкләре, шәһәрләрдә генә уздырыла. Кечкенә авылларда ат чабышы булмый диярлек. Гасырлар дәвамында үз тормышларын аттан башка күз алдына да китерә алмаган төрки халыкларның бүгенге буыны атны һәм аңа бәйле йолаларны бөтенләй онытып бара. Озакламый «Ир канаты – ат булыр» дигән мәкальне бик тар мәгънәдә аңлата башларга туры киләчәк. Бәйрәмгә бүләк бирүчеләр, беренче чиратта, бер Сабантуй белән икенчесе арасында өйләнешкән яшь парларның кәләшләре иде. Алардан һәрвакыт чигүле сөлге таләп ителде. Кызганыч, йоланың бу өлеше дә юкка чыга бара. Шул сәбәпле, кул эшләренә дә ихтыяҗ кими.
Әлегә Сабан туе көнендә оештырыла торган күп уеннар сакланган: капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, баганага менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату һ.б. Бәйрәмнең бизәге – милли көрәш ярышы. Дөрес, бүгенге батырлар көрәш символы булган тәкә һәм килен сөлгесе өчен генә көрәшеп тормыйлар. Аларга әзерләнгән көнкүреш техникасына яки автомобильгә кушымта буларак кына бирелә ул бүләкләр.
Сабантуй халыкның физик көчен сынау урыны гына түгел, ул халыкның җырлап биеп күңел ачуы да булган. Кызганыч, соңгы елларда мәйдан тирәсенә җыелып, түгәрәк әйләнеп бию, җырлау да сирәгәя. Чөнки бу рухи ихтыяҗны махсус чакырып китерелгән артистлар канәгатьләндерә. Шул рәвешле, халык бәйрәмдә катнашучы түгел, читтән күзәтүчегә генә әверелә бара.
Ә Сабантуйның соңгы этабы булган кичке уеннар хәзер гадәти дискотекага әйләнеп калды. Шул рәвешле, йолаларның гамәли вазифасы бетү аларның онытылуына, юкка чыгуына китерә. Бу исә, үз чиратында, әлеге йола белән бәйле сүзлек запасына да ихтыяҗны бетерә.
Татар әдәбияты классикларыннан Г.Тукайның «Исемдә калганнар», Г.Ибраһимовның «Алмачуар», Ф.Хөснинең «Йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар», Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» һ.б. әсәрләренә мөрәҗәгать итсәк, алар язылган яисә аларда сурәтләнгән вакыйгалар барган чорда уздырылган Сабантуйларның бик күп хасиятләре хакында гаҗәеп бай мәгълүмат алырга була. Ә менә йола бәйрәмнәренең хәзерге вакыттагы торышын тасвирлаган, аларның гомерләрен әдәби текстта булса да саклап калучы әсәрләр иҗат ителәме?
Кайсы гына чорда яшәсәк тә, йола бәйрәмнәре халыкның этнографиясен, аның рухи халәтен, шагыйранә телен чагылдыручы чыганак булган һәм булачак. Шуңа да аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру безнең, аеруча да язучыларның бик зур бурычы. «Казан утлары» журналы авторларын шул хакта уйланырга, фольклор катламнарыннан яңа хәзинәләр табып, шаһәсәрләр, үлмәс классика тудырырга чакырам!

Рамил ХАННАНОВ әзерләде.


Сайтта кыскартылып урнаштырылды. Калган сораулар һәм җаваплар белән (Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ (филология фәннәре докторы), Әлфия МОТЫЙГУЛЛИНА (филология фәннәре кандидаты), Гөлсирә МУЛЛАСАЛИХОВА (Саба районы Шәмәрдән лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) фикерләре) «КУ» журналының 5нче (май, 2017) санында таныша аласыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.