Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

«Адашыр идем...»

Ә мин сезнең урында булсам – адашыр идем!..

Иҗат йорты дип аталса да, анда гел-гел язып кына утыру мөмкин түгел, билгеле. Чып-чын урман уртасы, табигать кочагы бит... Шуңа күрә андагы сукмакларны байтак таптадык без. Көннәрдән бер көнне, Мәскәүдән килгән шагыйрә ханым белән, матур гына әңгәмә кыла-кыла, урман сукмагыннан бара идек, каршыбызга Мостай ага килә бит. Үзе генә. Һәрвакыттагыча уйчан, моңсу күренә бу. Безне таныды ул, билгеле – инде бирегә килгәнгә байтак булды бит... «Мостай агага нәрсә дип әйтергә микән?» дип баш вата башлаган идем, ә ул безгә елмаеп:

– Бу сукмактан барып адашмассызмы икән соң? – дип сорап куйган булды.

Ә мин инде моны бик тә җитди сүз санап:

– Юк, юк! Без бу сукмакның кая барганын беләбез... – дип, аны тынычландырырга ашыктым.

– Ә мин сезнең урында булсам – адашыр идем! – диде Мостай ага һәм тыныч кына үз юнәлешендә китеп тә барды.

Бөек шагыйрь белмичә әйтмәгәндер шул?!

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay 

Теги: юмор сатира

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев