Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хат язар идем сезгә...

Дәһшәтле сугыш еллары ачы тамга салмаган гаилә юктыр бу илдә. Сугыш чоры баласы дәү әниебез Бигашева-Кәрамова Рәйсә Ниязи кызы әтисенең фронттан килгән хатларын киләчәк буын өчен кадерләп саклаган.

Дәһшәтле сугыш еллары ачы тамга салмаган гаилә юктыр бу илдә. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгында һәркем үз гаиләсенең тарихын барлый. Безнең әле бүгенге көндә шул вакыйгаларның шаһиты булган өлкән буын вәкилләре белән аралашу бәхетебез бар. Сугыш елы балалары буларак, алар үзләренең истәлекләре, онытылмаслык хисләре белән уртаклаша ала. Ә фронтта ятып калган каһарманнарыбыз белән без алардан килгән өчпочмаклы хатлар аша аралашкандай булабыз.
Сугыш чоры баласы дәү әниебез Бигашева-Кәрамова Рәйсә Ниязи кызы әтисенең фронттан килгән хатларын киләчәк буын өчен кадерләп саклаган. Дәү әтиебез Бигашев Ниязи Кыям улының әнисе Наҗия – Иж-Буби мәдрәсәсе мөгаллимәсе Мөхлисә Бубый тәрбияләп үстергән ятим бала, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Әтисе Кыям – Мордыбый авылында мөгаллим, Иж-Буби мөгаллимнәренең ярдәме белән укыту эшләрен алып барган. Үзләренең дүрт баласын – Ниязи, Өлфәт, Әнәс, Әнисәне дә белемгә омтылучан итеп үстергәннәр. Олы уллары Ниязи 1912 елның 4 декабрендә Әгерҗе районы Мордыбый авылында туган. 1928 елда Лубян урманчылык техникумына укырга керә, 1931 елда аны тәмамлый – урманчы-техник квалификациясен алып чыга. Сугыш башланганчы, үз һөнәре буенча эшли, гаилә кора, балалар үстерә. 1942 елда үз теләге белән сугышка китә. Гаиләсенә еш кына хатлары килеп тора.
Бигашев Ниязи Кыям улы 1943 елның 18 августында Курск дугасында батырларча һәлак була. Кызганычка каршы, каберенең төгәл урыны билгеле түгел.
Аның фронттан жибәргән хатларын тәкъдим итәбез.


Ниязи Бигашев әнисе Наҗия белән

 

«Кадерле Җиһаным һәм балаларым!
Барыгызны да бик сагынып, күп сәламнәр җибәреп калам. Мин сезгә 30 августта Глухово шәһәреннән бер хат язган идем. 31 августта аннан чыгып киттек. Син акча җибәргән булсаң, кире кайтыр. Сугышка кермәдем әле. 50-60 чакрым чамасы артта ятабыз. Бер җирдә урман эчендә торабыз, сахрадагы кошлар белән бергә гомер итәбез. Үзем һаман миномётчик, ефрейтор. Ашаулар начар, бик ябыктым. Күрсәгез, таный да алмассыз инде. Шушы көннәрдә сугышның эченә кертмәкче булалар. Нәрсә булып калыр инде. Комиссияләр еш була, һәрвакыт таза дип чыгаралар.

Сездән бер хат та ала алмадым, хәлегезне белмим. Бу урында адрес юк, хат язмый тор. Мин хат яза алмасам, Заинский военкоматына хәбәр итәрләр, шуннан белешеп тор. Конюх карт белән карчыкка, Юныска, Антиповка, Нюрага, Нафиговка, Мифтаховка, Илһамга һәм башка мине сораганнарга сәлам әйт. Бабай килдеме? (Бабай – каенатасы, Ниязиның олы кызы Рәйсә сугыш елларында Кукмара районы Төркәш авылында әби-бабай карамагында кала. – К.Г.). Әнкәй хат язамы? (әнкәй – Бигашева Наҗия, Мөхлисә Бубыйның кызы. – К.Г.) Хушыгыз. Ниязи.
Исән булсак, бер күрешербез әле.»

05.09.1942


«Кадерле Җиһаным һәм акыллы кызларым! Барыгызга да гвардия Кызыл Армия сәламе җибәреп калам. Үзем бик исән-сау. Фронттан бераз арттарак бер авылда ял итеп ятабыз. Ял бик кыска булды. Бүген-иртәгә тагын фронтка чыгып китәбез. Синең Яңа ел бәйрәме көнне язган хатыңны бүген алып укыдым һәм бик сөендем. Аннан сон бүген бабайдан бер хат алдым. Ул хатны синнән кайткач язган. Шулай, Җиһан, беренче сугышта чыдадым. Алдагы сугышларда ничек була инде. Сезне бик сагынам. Ашаулар яхшы, үзем хәзер бик тазардым. Партиягә кергәнне элекке хатымда язган идем. Дошманны бик нык кудык. Яхшы сугышкан өчен Сталин приказ язып, безгә благодарность җибәрде, аннан соң төрле бүләкләр килде. Исән булсам, Җиһан, җәйгә кайтырга өметләнеп торам. Син Төркәшкә кайтмасаң, берәр колхозда йә лесхозда эшлә. Олыҗыда, Кызыл юлда йә Байракка күч. Тотсалар, гел тора торган өйдә тор әле. Районда булгач, сиңа зыян юк.
Маллар күп икән, кәҗәне күп калдыргансың, бер кәҗә җиткән. Җәй көне үзең аптырарсың ул кәҗәләр белән. Алар бәрәнләгәч, бер көтү булалар. Лучше сарыкларны берәр баш артык калдырасың калган. Ярый инде. Заданиесе булса, шунда бер кәҗәне бирерсең.
Кызларым мине сагыналардыр. Мин аларны бик сагынам. Алар сиңа эшләшә торганнардыр инде дип уйлыйм. Җиһан, син минем бар хатларымны да аласың микән? Минем хатларны көт тә, үзең дә хат язып тор. Хатың бик сирәк килә. Адрес шулай: 2483 полевая почта часть 84, Бигашеву Ниязию Киямовичу. Хат яз.Ниязи.»
30.01.1943


«Кадерле Җиһаным!
Сиңа һәм акыллы кызларым Римма белән Рәшидәгә бик күп сәламнәр җибәреп калам (олы кызы Рәйсәнең хәлен бабай белән хат алышып белешеп торган – К.Г.). Җиһан, мин сиңа бер айдан артык инде хат яза алмадым, монда күп сәбәпләр булды. Бик каты канлы сугышларда булдым, вакыт булмады. Почта да артта калган иде. 
Менә хәзер ялга чыгабыз, бер җиргә җыелдык.
Бик күп җирләрдә булдым. Донбассны, Харьков өлкәсен, Ворошиловград һәм Воронеж өлкәләрен кыш буена бик нык таптадык.
Җиһан, мине орденга яздылар, шушы арада орден алам, яхшы сугышкан өчен. Минем бу хат исәнлек хаты гына булыр инде. Күп язып булмый. Яңадан яхшылап язармын әле. Синең үзеңнән ике ай инде хат алганым юк. Сыер бозаулагандыр инде. Сарыклар, кәҗәләр бәрәнләп беттеме? Ничә бәрән? Бозау үгезме, танамы? Хәзергә исән-сау гына торасызмы? Шуларның барысын да әйтеп, хат яз. Бүген 8 нче Март. Хатын кызлар бәйрәме. Башка елларны бу көнне бәйрәм ясый торган идек. Хуш, сау булыгыз. Ниязи Бигашев.»

08.03.1943

Ниязи Бигашев хатыны Җиһан һәм кызы Рәйсә белән


«Кадерле Җиһаным һәм акыллы кызларым! Барыгызга да гвардия Кызыл Армия сәламе җибәреп калам. Үзем исән-сау әле. Җәйге сугышка кермәдем әле. Ялда ятабыз. Мин хәзер кече командир. Һаман да миномётчик. Орден алдым. Партиягә кердем. Илне саклауда яхшы уңышлар күрсәттем. Әгәр дә исән-сау кайтырга туры килсә, мин бик зур кеше булырмын, Җиһан! Үзем турында бетте.
Ничек торасыз? Кызлар үсәме? Синнән инде дүрт ай булды хат юкка. Хәбәреңне бик беләсем килә. Кайда торасың? Җир чәчтеңме? Бәрәңге утырттыңмы? Нинди маллар бар? Ничә сарык, кәҗә, бәрәннәр, тәкәләр, тавыклар һәм башка малларны әйтеп яз.
Барча мине белгәннәргә сәлам әйт. Әнкәйдән һәм бабайдан хатлар юк. Хатыңны озынрак яз. Минем кәгазь юк. Бу арада сине һәм кызларымны төштә күрәм. Озакламый
тагын сугышка керәбез. Сау бул. Ниязи Бигашев.»
20.04.1943


«Кадерле Җиһан һәм кызларым! Барчагызга да бик сагынып күп сәлам. Үзем исән-сау, үзебез ясаган лагерьда торабыз. Бу арада фронтларда каты сугышлар юк. Шуңа күрә без артта торып торабыз әле. Мин сезне төшләремдә гел күрәм. Син мине юлга хәзерләп, кайдадыр йөрисең икән, дим. Синең берничә хатың килде. Җибәргән кәгазьләреңне алдым. Моннан соң кәгазьләр җибәрмә инде, шушындый конвертлар бирәләр хәзер безгә. Әнкәйдән хат юк. Бабайдан да юк әле бу арада. Әнәстән (Әнәс – Ниязиның бертуган энесе. – К.Г.) бер хат алдым, үзенә дә яздым. 3-4 көн элек мин сиңа да озын хат яздым, справка да җибәрдем. Шуларны алганыңны хәбәр ит. Элекке бер хатта карточка җибәргән идем, алдыңмы? Мин синекен алдым. Барча эшчеләргә дә сәлам. Хуш, Ниязи Бигашев.»
04.07.1943


«Кадерле Җиһаным һәм кадерле акыллы кызларым!
Барыгызга да миннән күп сәлам. Җиһан, синнән бу арада хатлар юк. Үзем өченче
хатымны язам инде, ә синнән җавап юк әле. Мин һаман фронтта исән-сау әле.

Белгород алганда, Курск шәһәрендә дә булдым. Тагын башка җирләрдә дә булдым. Дошман бик нык каршылык күрсәтә. Шулай булса да, без бирешмибез, әкренләп алга барабыз. Шулай итеп без быел җәй көнендә аны җибәрмәбез. Озакламый бөтенләй җиңеп чыгарга тиешбез. Исән калсам, кайткач зур бәйрәм ясар идек. Үзем һаман да миномётчик, кече сержант, буш вакытларда уземнең үткән тормышларны бик уйлыйм. Заинский һәм Олыҗы кордоннарында торган вакытлар һәм ашап-эчеп күңелле үткәргән гомерләр искә төшә. Вакыт үткән саен сезне ныграк сагынам.
Кызларым Рима белән Рәшидәне ифрат сагындым. Җиһан, мин бабайдан бер хат алдым, Рәйсә дә язган.
Үзең тора торган җирдә тор әле. Элекке хатларыңда үземнең монда икәнлегемне язган идем, алгансыңдыр. Бер хатымда карточка җибәрдем, икенче бер хатта Булыгинга бер язу җибәргән идем. Ул булыштымы сиңа печән чабарга? Печән күп чаптыңмы? Мин җибәргән справканы алдыңмы әле? Шуларны әйтеп яз. Минем адрес болай языла: Полевая почта, 35685 Бигашеву Ниязию Киямовчу. Барча белеш, танышларга күп сәлам.
Актүбәдән Касимов Якәү исән, Биклән авылыннан Семяков та исән, Түбән Арбашның Газизов Гыйльметдин дә исән. Чаллы районы Сидоровка авылыннан берәү бар. Башка якташлар юк. Бабай синең яныңа барам шушы арада дип язган. Ул килгәч, сыерны карагыз. Әгәр дә чынлап та сөте кимесә, берәр яшьрәк малга алыштырыгыз. Тана үсәме? Әгәр дә яхшы булса, шуны гына пләмәгә калдырыгыз. Ашаулар яхшы, өс-баш нык, чиста.
Өйдән чыкканнан бирле 2 шинель туздырдым инде, хәзер тагын яңаны алдым, өченче шинелем. Киемнәр нык булса да, фронтта һәм тылда бик озакка чыдамыйлар, шуңа күрә әледән-әле алыштырып торабыз. Мин хәзер партиягә член булып кердем инде, кандидатлыктан чыктым.
Хуш, сау бул.Ниязи Бигашев»
27.07.1943

Фронттан килгән өчпочмаклы хатлар...


Кызганычка каршы, дәү әтиебез башка миллионлаган ватандашларыбыз белән бергә яу кырында башын салган.
«Кайта алмасам, кызларымны укыт!» – дип язган хатларында Ниязи. Хатыны Бигашева Хурлыҗинан (Җиһан) шул васыятьне үти: олы кызы Рәйсә (28.12.1934) – югары белемле математика укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы; уртанчы кызы Рима (1937-1954) әтисе укыган Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә, укыган елларында ук яшьтән вафат була; кече кызы Рәшидә (30.08.1938) гомер буе авыл халкына фельдшер булып хезмәт күрсәтә. Кызлары үз гаиләләрен корып, балалар, оныклар үстерделәр: Рәйсә – 3 бала, 8 онык, 6 оныкчык; Рәшидә – 3 бала, 11 онык, 1 оныкчык. Барысы да бабалары Ниязи белән горурланалар!
Без, дәү әтиебезнен күпсанлы дәвамчылары, аңа кагылышлы материалларны эзләп табып, тәртипкә салдык, латин графикасында язылган хатларны кирилл хәрефләренә күчердек. Бу – безнең гаилә тарихы. Менә шушындый шәхси тарихлардан илебезнең шанлы үткәнен күзаллау мөмкинлеге бар безнең. Үзенең кыска гына 30 еллык гомерендә Ниязи Кыям улы Бигашев шул тарихта эз калдырган. Безнең ул эзләрне җуярга хакыбыз юк.

 

 

"КУ" 8, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барсында укыдым,тамакка төрләр утырды,нинди таза тормышлы булганнар Җиһанда сугыш вакыты булуга карамастан,күпме мал тоткан,балаларнын аякка бастырган,кызганыч парлы тормыш б.н яшәргә насыйп булмаган,урыннары җәннәттә булсын.