Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешеләргә аңлашырга, һай, күп кирәк...

Биктә калган изге хисләр кеше җанын Гомер буе сүнми торган утка сала. 

Кешеләргә аңлашырга, һай, күп кирәк,

Берсен-берсе җиңел аңлый ике йөрәк.

Тик язмышның иң хәл иткеч мизгелендә

Йөрәк сүзен тыңлаучылар җирдә сирәк.

Андый чакта йөрәк һаман читтә кала,

Йөрәктәге хисләр тимер биктә кала,

Биктә калган изге хисләр кеше җанын

Гомер буе сүнми торган утка сала. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев