Остаз фатихасы

Салават Фәтхетдиновның шәкертләре күп. Шулардан берсе – Рифат Зарипов үсеп,
концертант сыйфатында сәхнәгә мөстәкыйль рәвештә чыгарга уйлый.
– Салават Зәкиевич, сез миңа хәер-фатиха бирегез инде! – ди ул.
Шук телле артист шәкертенә карап-карап тора да болай ди:
– Фатихамны бирәм, энекәш, хәерен халыктан алырсың инде...
"КУ" 02, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз