Проза
-
1 гыйнвар 2026 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем. -
31 декабрь 2025 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде! -
30 декабрь 2025 - 09:00
Чыршы бәйрәмендә
– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! – дип ярып салмасынмы! -
29 декабрь 2025 - 13:00
Герой (хикәя)
– Әй!.. Әй... Тизрәк! Ат бата... Тизрәк... «Карлыгач» ба-та!.. Ут янында утырган малайлар сикерешеп тордылар да, этешә-төртешә, күл буена йөгерделәр... -
29 декабрь 2025 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Ә чын мәхәббәт ул бөтенләй икенче була. Аның утында янганнар, андый илаһи хисләрне кичергәннәр каршында баш иярлек. Күпләренең исемнәре тарихта ташка басылып калганнар. Йосыф белән Зөләйха, Мәҗнүн белән Ләйлә, Фәрхәд белән Ширин, Ромео белән Джульетта. Бәшир дә шул исемлекне дәвам иткән хыялыйрак затлардан булган, ахрысы... -
28 декабрь 2025 - 09:00
Тузгытылган күч (бәян)
Туксанынчы еллар азагында Ык буйларына берничә ел корылык килде. Кырлар, басулар, ташлаткан сыер сыман, кысыр булды. «Ленин юлы»нда элекке булдыклылык, оешканлыкка таянып, халыкка өләшерлек ашлык, терлекләргә фураж җыеп алсалар, сыерлар өчен кыш чыгарлык печән, салам туплау үтә кыен мәсьәләгә әйләнде. Нишләргә? -
27 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
«Йа Раббым! Зиһеннәремне ала күрмә, сабырлык бир, Раббым!» Чабаталарының эче лычма су, аларның әле берсе, әле икенчесенә елап-сыкрап барган Рафиганың да күз яшьләре тама кебек. Унике чакрымнар ара үтәсе бар. И Ходай! Бу бәхетсез балаңның күз яшьләрен җыйсаң, күлләр булыр иде... -
26 декабрь 2025 - 09:00
Мин дә бер татарыңдыр... (бәян)
Атның күзеннән яшь ага, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Алар өчәүләшеп малкайны бүрәнәләр өстеннән шудырып төшерә алдылар. Орнаментны көчкә аякка бастырдылар. Ләкин ул өч аякка гына басты, сул аягы шешеп, кабарып чыкты... -
25 декабрь 2025 - 13:00
Әти моңы (хикәя)
Нәфисә әтисен бөтенләй хәтерләми. Ә хәтерлисе шундый килә! Үзен белә башлаганнан бирле килә... Җанын телгәне, йөрәген әрнеткәне дә әнә шул — үзен соңрак, әтисе үлгәч кенә белә башлавы да инде аның. Газизе аяусыз чир белән көрәшә-көрәшә, шәмдәй эреп-сызып сүнгән кара көздә аңа өч яшь тулган булган югыйсә... -
25 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Рафига янә салкын, шыксыз өйгә кайтып егылды. Күзенә ак-кара күренмәде. Мичкә дә якмады, тамагына да берни үтмәде. Үкси-үкси, сәкегә ауды... Җаның, күңелең тыныч, сәламәт булмаса, нинди эшкә тотынып була, ди, инде. Нинди ашау, йә булмаса, башка турында уйлау килсен Рафига башына. Аның бөтен уе балалар, ничек тә булса аларны үзе янына алып кайту -
24 декабрь 2025 - 13:00
Берәү генә калды... (хикәя)
Ул балаларының үләсен белә, ләкин аларның соңгы минутларын өмет белән яшәтәсе килә иде... -
24 декабрь 2025 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Хатынына сынап карап алды Рамил. Күз төпләре күгәреп чыккан, йөзе шешенгән, әллә елап та алгандыр. Йокы эләкмәгәнлеге күренеп тора инде мәгәр. Розалина килеп иренең кулыннан пакетын алды, аш бүлмәсенә таба үтте. – Чәй эчеп ал, яңарак кына эчкән идем әле мин. Хәзер кайнатырга куям... -
23 декабрь 2025 - 13:00
КҮРӘЧӘК КҮКЛӘРДӘ ЯЗЫЛА (хикәя)
Нинага һава җитмәгәндәй тоелды. Ул кабаланып киенде дә урамга чыгып китте. Күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Үпкәләренә салкын һава кереп тулганын тойды. Туктый алмыйча ютәлли үк башлады. Күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Нигә кызы тормышка бик җиңел карашлы булды соң? -
23 декабрь 2025 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Җәйнең матур көннәрнең берсендә, Гайфетдиннәргә үзенең тугыз яшьлек малаен ияртеп, Костромада яшәүче кызлары Рауза кайтып төште. Аның да ире сугышта вафат булган икән. Утырышып елаштылар. -
22 декабрь 2025 - 13:00
ШӘП АТТЫҢ, ГАЛИМУЛЛА! (хикәя)
Без үскәндә, авыл баласы барыбер бәхетлерәк иде! Тормышыбыз урамда, табигать кочагында үтте. Кышын тимераякта шуу, шартаяк сугу, дисеңме, чаңгыда элдерү, окоплар казып, сугышлы уйнау! Нечкә билле март җилләре карны эретә башлау белән тояклы мал-туарны тау итәкләрендә көтү.