Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 апрель 2025 - 09:00
АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА (фантастик повесть)
– Чыгышыгыздан күренгәнчә, акыллы машиналар проектлау буенча сез шактый уңышларга ирешкәнсез. Аеруча кыю фәнни тәкъдимнәрегезнең киләчәктә кибернетика өлкәсендә лаеклы урын табачагына чын күңелемнән ышанам... Фәнни хезмәтләре белән халыкара танылуга ирешкән фәннәр докторының, үзе белән исәпләшеп, шулай сөйләшеп торуына Данир эченнән генә шатланды, билгеле. -
2 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Зур сәяхәткә барып, кушылган эшләрне уңышлы гына башкарып кайткан өчен миңа өйгә кайтып килергә ике атна ял бирелү турында боерык игълан ителде. -
19 февраль 2025 - 15:00
Кыршау (бәяннең дәвамы)
Әмма да ләкин... Әкәмәт дими ни дисең инде – кызның юраганы юш килә бит тәки: утызынчы елның җәендә, нәкъ «ай җыгылып төшкән» көнне, ягъни Ташкирмән мәчетенең аен күрше авыл кешесе кисеп төшергән чакта, бу кайгыны күтәрә алмыйча, әтисе – авыл мулласы Сафагәрәй – йөрәк өянәгеннән кинәт җан тәслим кыла. -
18 февраль 2025 - 15:00
Кыршау (бәяннең дәвамы)
Чөнки яңгыр яуган чакта ерткыч хайваннар корбан эзләп – ауга, дошманнар исә яуга чыкмаган. Яңгыр туктаганын, көн аязганын көткән барысы да... Менә кайда икән бит хикмәт! Хәер, моңа ышану яисә ышанмау – һәркемнең үз эше. Әмма моның шулай булуын Мөнәвир бөтен күңеле, җаны-тәне белән тоя... -
14 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның ахыры)
– Күкрәгем тулы орден-медаль. Мин юкка гына кан коеп сугыштыммыни? Ничә тапкыр яраланып, ике тапкыр үлемнән калдым, – дип карышты. Рифатка карап, башка ирләр дә тавыш күтәрделәр. Аптырагач, аны комендатурага чакыртып, куркытырга тотындылар. -
12 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
– Моргны карап чыкмадыгызмы? Анда кертеп салсалар, шунда да ятарга мөмкин. Өченче көн үлгәннәрне дә алып китмәгәннәр иде әле. Зиратка, мөгаен, бүген илтеп тапшырырлар. Туганнары булмаганнарны гомуми зиратка гына күмәләр, – диде дә өченче чокыр эчендәге землянкага кулы белән ишарәләде. Нәзифә авыр, бик авыр уйлар белән морг дигән землянкага төшеп китте. -
10 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Совхоз түрәсе башта кызны бала-чага акылы чыгып бетмәгән үсмер дип уйлаган иде. Алай ук түгел икән. Кызый бик төпле, тирәннән уйлап эш итә торган һәм үзенең эчендәгесен тавыкларга ярма сипкән хатыннар кебек тышка чыгарып сибә торганнардан түгел икәнен чамалады. -
7 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Иртән Нәзифә түрә бүлмәсенә кирәкле кәгазьләр алырга керде. Һәм үзенә Кырымнан куылган дип түгел, ә «Украинадан эвакуация белән килгән фәлән-фәләнова совхозда ачылачак чәчтарашханә өчен кирәкле эш кораллары сатып алырга бара» дигән белешмә алды. -
6 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Теге вакытта фашист оккупантларыннан яшеренсәләр, хәзер үзебезнең солдатлардан, тимер юлны саклаучы хәрбиләрдән яшеренә- яшеренә, бер товар вагонына менеп урнаша алдылар. Нәзифәнең уйлавы буенча, бу состав менә-менә кузгалырга тора. Составны таккан паровоз, парларын тирә-якка бөркеп, үзенә су тутыра шикелле. Озак та үтмәде, паровоз бер әче итеп сызгыртып алды да, пошкырып, составны дер селкетеп, урынында тәгәрмәчләрен зыр әйләндереп алгач, көчәнеп, урыныннан кузгалып китте. -
5 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Шомлы вакытлар. Тирә-ягына шайтан таяклары үсеп беткән бу ташландык баздан, чынлап та, ыңгырашкан, һәм: «Су, су бирегезче», – дигән сүзләрне ишетеп, әни кеше, бәй, бу үзебезнең кешеләр түгелме соң, безнеңчә сөйләшә бит дип, тагы да якынрак килде. -
4 февраль 2025 - 09:00
Нәзифә (повесть)
Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир? -
28 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның ахыры)
– Хәтерлисеңме, син: «Кайда тыныч икән?» – дидең. Тау куышында тыныч. Мин очлы таягымны сөйрәп ауга киткәндә, син учактагы утны сүндермичә сакларсың, яме, әни? «Һәйкәл» дерт итте. «Һәйкәл» җанланды: – Ярар, улым… -
27 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның дәвамы)
Байтактан бирле «белдекле» Әхтәм күренми иде. Тротуарда чүп әсәре дә тотмаган урам себерүче үз кишәрлеген җыештырмый, аяк астында келәм төсле катлы-катлы яфрак. Ул, мөгаен, аны искәрмәс иде, балкузак куагы ышыгына чүмәшкән күршесе үзе аңа эндәште: – Исәнләш, хет! Кайсы гасырдан җим җыеп кайтышың? Сез, язучылар, халык белән очрашулардан соң илһамланып китап язасыз икән? Әнә, берегез телевизордан шулай мактанды. -
23 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
...Беләгенә ап-ак сөлге элгән Сәгыйдәттәй капка төбендә үк көтә иде. Кыска гына вакыт эчендә кешегә бик нык якынаясың икән. Гүя карчык аның әнисе, ә Галишан – юлда Казан тузаннарын кага-кага кайткан улы. Бер-берең белән кочаклашып күрешмисең, алай гадәтләнмәгән, ярату күзеңдә чагыла да йөрәк тибешендә сизелә. -
22 гыйнвар 2025 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Бөтен гасырларда да сугышларның сәбәпчесе ул... Аңа һаман җитми: чит мәмләкәтләрне яулаттыра, җир асты байлыкларын казыттыра, талаттыра- үтертә, алдырта-саттыра. Тамак кына югыйсә…