Кыршау (бәяннең дәвамы)
Чөнки яңгыр яуган чакта ерткыч хайваннар корбан эзләп – ауга, дошманнар исә яуга чыкмаган. Яңгыр туктаганын, көн аязганын көткән барысы да... Менә кайда икән бит хикмәт! Хәер, моңа ышану яисә ышанмау – һәркемнең үз эше. Әмма моның шулай булуын Мөнәвир бөтен күңеле, җаны-тәне белән тоя...
Олы юлдан пырахут килә яки Нур Балалайкин
Мөнәвир яза-сыза белгәнче үк рәсем ясарга һәм такмак-такмаза чыгарырга һәвәс иде. Тәүге рәсемнәрен ул әбисенең чигүле алъяпкычындагы, өйдәге ак сөлге-тастымаллардагы, ястык-мендәр тышлыкларындагы, төрле кулъяулыклардагы аллы-гөлле чәчәкләргә карап ясады. Бер гөлгә дә битараф булмавы, барча чәчәкне дә яратуы шуннан килә.
Һәр атнакич җитте исә, аулак өйгә дип, әбисе янына берничә ахирәте килер иде. Ул әбекәйләр, чигү чигеп, бәйләм бәйләп, яшьлекләрен искә төшереп, төрле җырулар җырлап, такмак-такмазалар әйтеп, авыл яңалыкларын бәян итеп, үзара шаярып-көлеп, кич буе утырырлар, вакытвакыт, Мөнәвиргә дә дикъкатьләрен юнәлтеп, аның башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп алырлар иде.
Мөслимәттәй, оныгын үсендереп, аны мактап аласы килептерме, ахирәтләре кергән саен:
– Минем Мөнәвир балакаем искитмәле итеп бер кочак рәсем җасады бит әле. Аллаһы бирса, мин әйткәние диярсез, Бакый Урманче күек бик зур рәссам булачак Мөнәвиркәем. Җәле, улыкаем-багалмам, матур апаларыңа күрсәтеп җиффәр әле кичә-бүген җасаган кәртинкәләреңне! Таң калсынар әле, менәтерәк! – дип әйтер иде.
Берсеннән-берсе мөлаем, матур һәм сөйкемле әби-апалар, тышлыгына «Альбом для рисования» дип язылган дәфтәрнең һәр битен ачкан саен:
– И-и-и... Кара инде моны! Бигрәкләр дә килештереп җасаган шул балакай...
– Бәтинкәсен көнгә ике мәртәбә буяп йөргән безнең киномеханик Марсилның, «бүген сугыш турында индийский кина була» дип, җегет белән кызны кочаклаштырып, ордым-бәрдем җасаган белдерүләре ише генә түгел инде болар... Настаяшший кәртинәләр!
– Әйтәсе дә юк! Койган да куйган! – дип, малайны мактап куярлар иде.
Әбисе исә, бер кырыйда канәгать елмаеп:
– Ие, ие, тач үзебезнең Бакый Урманченың «Сирин чәчкәсе» дигән кәртинкәсе күек инде! Мондай да матур чәчкәләр «Салтык болыны» кәртинәсендә генә бар! – дип, ахирәтләренең һәр әйткәнен җөпләп торыр иде.
Әбисенең «Урманчы» дип Бакый Урманче исемен тәкърарлап торуында хикмәт бар. Бервакытны, 1980 нче еллар башында булса кирәк, аңа (ул чакта сиксән яшь тулган булган икән инде әбисенә) Казанга барырга һәм шунда чакта мәшһүр рәссамга багышланган күргәзмәдә булырга туры килгән. Үзеннән нибары дүрт яшькә генә олы булган Бакый Урманчены шунда очраткан ул. Кемдер аңа Урманченың фотосурәте төшерелгән һәм кыскача биографисе язылган открытка сыман зәңгәрсу кәгазь тоттырган. Әбисе әллә шуннан укып, әллә берәрсеннән ишетеп, рәссамның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсендә укыганлыгын белеп алган. Әтисе Сафагәрәйнең дә кайчандыр шул мәдрәсәне бетергәнлеген исенә төшергән дә, җаен-форсатын туры китереп, рәссамга шул хакта сүз каткан. Сүз арты сүз киткән һәм мәшһүр Урманче чордашына үзенең рәсемнәре тупланган альбомын бүләк иткән. Анысы бер хәл, әле ул альбомга үз кулы белән дүртьюллык шигырь дә язган. Ул шигырьне хәтерли әле Мөнәвир:
Күңел яшь, картайдым сагыш белән,
Хафаландым бер яман табыш белән.
Кайгы-хәсрәт күпләргә таныш, беләм.
Минем кайгым ил белән, халкым белән...
Мөнәвир-балакайның «кәртинкәләре» белән танышу тәмам булганнан соң, әби-апалар малайдан такмак әйтүен сорарлар иде. Ул ялындырып тормый, чатнатып сөйли башлый:
Лилин бабай маңгай чәчен
Ал тасма белән үргән.
Кырык яшьтә дөнҗа бутап,
Илле җәшендә үлгән!
– Тагы, тагы сүлә! – дисәләр, малайның такмагы әзер:
Син дә мине җаратасың,
Мин дә сине сөямен...
Бармы әллә мин белмәгән
Бер сөйкемле сөягең?!
– Хәзер үзең чыгарганны сүлә инде! – дисәләр, теленә иң беренче килгәнне әйтә дә сала:
Олы юлдан пырахут килә,
Тузаннарны туздырып.
Үсеп җиткәч, өй салдырам –
Бар кешедән уздырып!
Әбиләр көлешә, әбиләрнең кәефе күтәренке:
– Маладис, балакаем! – диләр.
– Тукай күек булырсың әле син дә! – диләр.
– Амин, шулай була күрсен берүк! – дип, Мөслимәттәй яулык очы белән генә күз яшен сөртеп ала. Мактаудан Мөнәвиргә рәхәт булып китә, аның тагы сөйлисе килә:
Гырлап йокларга була,
Мырлап җәшәргә була...
Туган җиркәйләрне данлап,
Җырлап җәшәргә була!
Әбиләр, юри-морый:
– Мөнәвир балакай түгелдер, боларны үзең чыгаргансыңдыр син, Мөслимәттәй?! – дигән булалар. Мөнәвир үпкәләми, әбиләрнең бер-берсенә күз кысып алганын күрә бит ул – шаяртканнарын аңлый. Әбисе исә:
– Булмаганны! Мөнәвир балакаем өлешенә керергә кем дип белдегез мине! – дип, оныгын кочагына алып кыса. Шулчагында нигәдер күзләре дымлана әбисенең...
И, ул балачакның рәхәт мизгелләре!.. Бер көнгә генә булса да, кайтып килергә иде балачакка... Юк, булмый шул кайтып – әллә ниләр эшләсәң дә, хәтта терсәгеңне тешләсәң дә... Бердәнбер юаныч, ул да булса – хәтер- хатирә!
Хәтер... Хатирә... Тәүге укытучылар... Беренче рәсемнәр... Беренче шигъри тәҗрибәләр...
Рәсем дәресеннән Миргалим абый Гапсәламов укытты аларны. Аның уң кулындагы баш бармагы, тавык йомыркасы зурлыгында булып, һәрчак ялтырап, алсуланып торыр иде. Кайчандыр урман кискәндә төзәлмәслек җәрәхәт алган икән бармагы. Шул юан бармак аркасында, дүртенче сыйныфта укыганда, чиреккә рәсемнән өчле чыгып, Мөнәвир ударник булалмыйча калган иде. Бармак аркасында дип... Дөресрәге, Мөнәвирнең үз теле аркасында булды инде ул.
Өченчедә укыган чак. «Балалар, бүген мәктәпкә тикшерүчеләр килде. Шаулашмагыз, үзегезне ипле тотыгыз. Безгә дә керәчәкләр!» – дип, класс җитәкчесе Сания апа алдан ук кисәтеп куйган иде. Тикшерүчеләр белән бергә юан бармаклы укытучы абый да буласын белеп алган Мөнәвир коридордан атылып керде дә парталар арасыннан арткы рәттәге урынына бара-бара: «Шым булыгыз! Юан бармаклы абый керә хәзер!» – дип кычкырды.
– Юан бармак? Нишләп юан микән? – диде кайсыдыр.
– Күп белмә, тиз картаерсың! Юан бармагы белән маңгаеңа берне чиртсә...
Малай сүзен әйтеп бетерә алмады, кемдер аның уң колагыннан тартты. Мөнәвир кизәнергә дип кулын күтәргән иде, каршысында усал йөзле, юан бармаклы укытучы басып торганын күреп:
– Абау! – дигәнен сизми дә калды...
Дүртенчедә укыган чакта менә шул Миргалим абый Мөнәвирләр классына рәсемнән керә башлады. Дәрескә кергән саен, ничек ясарга икәнлеген күрсәтеп, тактага башта үзе акбур белән нинди дә булса рәсем ясый. Дәреснең калган өлешендә, хәзер үзегез эшләгез дип, йә алма, йә кырлы стакан, йә урындык ясарга куша. Мөнәвиргә боларны ясау берни тормый – ә дигәнче эшли дә куя. Тик менә рәсем янына куелган кызыл билгеләр генә, бер-икесен исәпкә алмаганда, һәрвакыт «өчле» булды...
Малайга икенче чиректә дә ударник булу тәтемәде. Әмма аңа карап кына аның күңеле кителмәде, кәефсезләнеп йөрмәде. Борчылмады да (үзе гаепле бит: әбисе әйтмешли, ни чәчсәң, шуны урырсың). Киресенчә, ул тагы да каударланып, тагы да дәртләнеп-илһамланып, кәгазьгә сурәт арты сурәт төшерде. Бу вакытта Мөнәвир ясап җибәргән рәсемнәр «Ялкын» журналында берәм-берәм дөнья күрә башлаган иде инде...
Әлеге журналда беренче булып басылып чыккан «Сау булыгыз, торналар!» рәсеме әле дә аның күз алдында тора: сап-сары яфраклы каеннар, ак болытлы күк йөзеннән өчпочмак хасил итеп торналар очып бара, аркасына букча аскан малай (аны Мөнәвир дип уйларга кирәк) аларга кул болгый...
Әйе, малайны арты белән бастырып ясаган иде Мөнәвир. Баштагы мәлләрдә нигәдер кеше йөзен ясый алмый интекте ул. Шуңа күрә, малайшалайны, кыз-кыркынны гел арткы яктан гына ясап куя торган иде. Торабара, төрле картиналарга карап, сыйныфташларын күзәтеп, үзлегеннән дигәндәй, кеше йөзен ясарга өйрәнде.
Ул арада тәүге шигырьләре һәм мәктәп тормышыннан алып язылган мәкалә-хәбәрләре дә әле район газетасында, әле балалар өчен чыга торган «Яшь ленинчы» газетасында пәйда була барды. Сигезьюллык «Хыял» дигән шигыренең беренче строфасы ничек башланган иде әле?
Гөрләп аккан гөрләвектән
Ямьле яз исе килә.
Бөтен кеше таң калырлык
Рәсем ясыйсы килә!
Мөнәвирләрне татар теленнән һәм әдәбиятыннан башта Әбүгали абый, аннары Әбүсөгыть абый укытты. Туры килүен әйт: икесенең дә исеме «Әбү» дип башлана икән, Әбүгалисина шикелле...
Мөнәвирнең алтынчы сыйныфта укыган чагы иде. Язган-сызганнарының басылып чыкканнары гына да бер кечкенә блокнотлык булды инде. Мәктәптә рәссам-шагыйрь дигән аты таралып өлгерде. Китапханәдән кайтып кергәне юк, күп белә. Язучы халкының яисә сәнгать кешеләренең кайберләре, исем-фамилияләрен үзгәртеп йә кыскартып, дөм сукыр шагыйрь Гомер кебек исемен генә калдырган, йә булмаса, туган җирләренең исемнәрен үзләренә кушамат итеп тә алган икән: мәсәлән, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Гарипов бөек Габдулла Тукай булып киткән, Хәсән Туфан дигән зур шагыйрь башта Хизбулла Гөлзизин булган, Габделбакый Урманчиев Бакый Урманче дигән атаклы рәссамга әйләнгән, зур художник Леонардо да Винчи үз фамилиясен шәһәрдән алган, Гәрәй Рәхим дигән шагыйрь, баксаң, дөньяга Григорий Родионов булып туган икән. Габдрахман Аллаһбирдиев –Габдрахман Минский, Кайбыч районында туган артистка Галия Кайбицкая бар әле, Мирсәяф Әмиров Мирсәй Әмир икән, Ленин бабай, Сталин, Молотов, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Нур Баян...
Кыскасы, хикмәт инде!..
Алтынчы сыйныф укучысы һәм бер блокнот тулы шигырь иясе Мөнәвир Мәгъсутовның да шундый шөһрәтле исем-атка хәзердән үк ия буласы килеп китте. Һәм ул беркөнне дәфтәр тышына «Әбүмөнәвир Ташкирмәнченең татар әдәбияты дәресеннән өйгә эш дәфтәре» дип язып куйды. Ике көннән әлеге сүзләр, Әбүгали абый тарафыннан кызыл кара белән аркылы-торкылы сызылып, шулар янына «Зур язучы булгач, шундый исем алырсың», дигән кәлимә белән сырланып, хуҗасына кире кайтып иреште. Шуннан соң бүтән мондый юк-бар эш белән шөгыльләнмәскә, мөгез-мазар чыгармаска булды Мөнәвир...
Нур Баян дигәннән, әдәбият дәресендә булган бер мәзәк хәлне исенә төшерде Мөнәвир...
Беркөнне Әбүгали абый урынына укытырга татар әдәбиятыннан бөтенләй хәбәре булмаган Ханисә апа керде. Элек тә, Әбүгали абый каядыр киткән чакта, шулай кергәне бар иде инде аның. Укучылар гына Ханисә апа дип йөртә инде аны, укытучылар исә «Ханисә Мөдәррисовна» дип дәшә. Мөнәвир нигәдер өнәп бетерми аны, үзе булмаганда Ханисә апаны «теге Сапа Мөдәррисе кызы» дип кенә җиффәрә. Малайның усаллыгына, чәнечкеле теленә исең китәрлек! Шулай әйтергә каян, кемнән өйрәнгән диген, мәктәптә дә, авылда да беркем алай дип әйтми югыйсә.
«Сапа Мөдәррисе кызы»ның үзе укыта торган фәне – зоология. Өстәвенә ул – мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Бер керүендә (Әбүгали абый Казанга белем күтәрергә киткән иде) Ханисә Мөдәррисовна укучыларга Мостай Кәримнең «Россиян мин» дигән шигырен ятлап килергә кушты. Кемнәр сәнгатьле итеп сөйли, шуларга «бишле» куям, ә кем иптәшләреннән уздырып сөйли, шул укучы Октябрь бәйрәмендә сәхнәдән сөйләячәк, районда узачак смотр концертында катнашачак дип тә әйтте. Алдагы дәрескә Мөнәвирдән кала укучыларның барысы да шигырьне ятлап килгән иде. Хәтта гомергә ыкы-мыкы килгән Фәндәвис тә бу юлы тотлыкмыйча сөйләде.
Сыйныфташларның барысы да, куллар күтәреп сөйләп, дүртле-бишле ала торгач, ниһаять, чират Мөнәвиргә килеп төртелде. Ул ашыкмыйча гына урынынан торды да укытучыга туп-туры карап:
– Мин җатламадым! – диде.
Ханисә Мөдәррисовна әллә ишетеп бетермәдеме, әле бу сүзләрне көтмәгән идеме:
– Кабатла әле, Мәгъсутов! Ни дидең? Башкалар да ишетсен! – дип әйтеп куйды.
– Мин... җатламадым... – диде янә Мөнәвир.
– «Җатламадым» дип түгел, «ятламадым» дип әйтергә кирәк, Мәгъсутов!
Татар әдәбияты дәресендә без – Нәмәкәй базарында түгел! Йә, сәбәбен белик инде... Ник «җатламадың»? Көтүдә булдыңмы син? Хәтә, көне буе бәйдә торган кәҗәгездән башка, сезнең мал-туарыгыз юк бугай... Акыл тешеңне алдырырга бардыңмы? Хәер, син аны әллә кайчан ук алдыргансың шикелле... Абзардан тавык тиресе чыгарып хәлдән тайдыңмы? Йә, синең җавабыңны көтәбез, Мәгъсутов!
– Мин бит рус та, башкорт та түгел! Мин – татар! – диде Мөнәвир.
Класста кемнеңдер борын тартып куйганы ишетелде.
– Шуннан ни?
– «Сапа Мөдәррисе кызы» малайның каршына ук килеп басты.
– Зато, россиян без! Син дә, мин дә, ул да... Барыбыз да – россияннар!
– Шигырьдә минем милләтем турында әйтелмәгән... Шуңа җатлап тормаска булдым...
– Ничек инде? Һе! Ятлап тормаска булган берәү... Рус белән башкорт сиңа дус һәм иптәш түгелмени?!
– Дус... һәм иптәш... Ләкин җатламыйм барыбер! Татар дип язылган булса, бер хәл ие...
– Кара син аны, ә! Беләсеңме, кем син? Син – милләтче! Син – шовинист! Син... Син... Сорап торалар ди хәзер синнән... Ятлыйсың да сөйлисең! Әйттем-бетте!
– Җатламыйм барыбер! Аннары минем җәш килеш беркем белән дә кабердәш буласым килми! Минем җәшисем килә! – диде Мөнәвир.
– Әле син шулаймы? Син илебез алып барган политикага каршы киләсеңме? Хәзер барысын да директорга җиткерәм! Иманыңны укытабыз без синең! Тамырыңны корытабыз! Кудыртам мәктәптән! Мулла оныгы!.. Кулак калдыгы!.. «Икеле» сиңа! Менә мо-о-ондый зур һәм менә мо-о-ондый жирный «икеле»!..
Ханисә апа, имән бармагын һавада биетә-биетә, күз карашы белән Мөнәвирне «ашап» алды да, үзе белән алып кергән класс журналын өстәлдә онытып калдырып, дулап, тузынып, класстан чыгып китте.
Класс гөж килде. Алда зур гауга булыр, давыл кубар сыман иде. Тик нишләптер ул-бу булмыйча калды. Давылның ни сәбәптән купмыйча калуы Мөнәвиргә бүгенгәчә сер булып калды...
...Менә тагы әдәбият дәресе. Мөнәвир, тыңлыйсы килсә дә, килмәсә дә, укытучы сөйләгәнне сеңдереп утырырга мәҗбүр.
Ханисә Мөдәррисовна сөйли:
– Киләсе дәрестә Нур Баян дигән язучы турында әбизәтелне сораячакмын. Сезнең дәреслектә аның турында берни дә юк. Югары классларга гына керә әле ул. Эзләнегез, табыгыз, укыгыз, белегез! Сезгә өйгә эш бу. Без татар совет язучыларыннан Нур Баянны да әбизәтелне белергә тиеш. Нур Баян ул шагыйрь генә түгел, Ватан өчен башын салган солдат та!
«Минем ике бабам да сугыштан кайтмаган... Кызык, аларның шигырь язып караганы булды микән?» – дип уйлап куйган иде шул чагында Мөнәвир.
– Гапсаматов! Шәкүров! Күрмәде дип уйламагыз тагы, барыгызны да күрәм мин. Сәгать буе сыер кебек күшәп утырдыгыз. Тәртибегезгә «икеле»! Мәгъсутов, сиңа әйтәм! Ат кебек кешнәргә җыенып, тешеңне ыржайтып утырма! Синнән иң беренче булып сораячакмын! Әйтте диярсең!
Икенче дәрестә әллә әйткәнен онытты, әлле башта укучыларның барысын берьюлы тинтерәтеп алырга булды, белмәссең, Ханисә Мөдәррисовна бөтен класска мөрәҗәгать итеп:
– Йә, үткән дәрестә кайсы язучы турында сөйләдем инде мин сезгә? Кайсыгыз беренче булып, дөрес итеп җавап бирә, шуңа зур «бишле» куячакмын. Жирный «бишле»!
Куллар дәррәү... күтәрелмәде. Укучыларның күбесе алда утырганнарның артына поса төште. Мөнәвир, гадәттәгечә, яшеренеп тормады.
– Җә, Гапсаматов, син әйтеп кара!
– Үткән дәрестә без... җазучы... э-э-э... җазучы... Кояш... Юк... Ниндидер... уен коралы инде... Оныттым, апа...
– Узган дәрес буе сыер урынына күшәгәнеңнең нәтиҗәсе инде бу... Утыр, «икеле»! Җә, Шәкүров, син әйтеп кара!
– Минем бит... апа... теге... Безнең бит кичә сыерыбыз чүт үлмәде... Көтүдән күбенеп кайткан иде... Витбырач килде дә отвёртка сыман әйбер белән корсагын тиште...
Укытучы аңа кулын селтәде:
– Утыр, Шәкүров! «Икеле» сиңа да! Мәгъсутов! «Нур Баян» дип әйтергә җыенган иде Мөнәвир, әмма авызыннан бөтенләй икенче исем атылып чыкты:
– Нур Гайсин! Юк... Ялгыш әйттем... Нур... Нур...
– Балалыйсың бит инде, Мәгъсутов! Җәтрәк бул! Белгәнеңне беләм бит...
– Нур... Байконур... Юк... Нур Балалайкин!
Класс дәррәү пырхылдарга тотынды. Дәрес тагы өзелде.
Җә, бу юлы кем тартты инде Мөнәвирнең тел чабуыннан?!
...Балконда, яңгыр шыбырдаганын тыңлый-тыңлый, шуларны исенә төшереп ятты ул.
Мөнәвир, гомумән, бәләкәй чакларында да, үсә төшкәч тә, җәй көннәрендә бигрәк тә, верандада йоклауны хуп күрә иде. Яңгыр шыбырдап ява, ә син рәхәтләнеп, изрәп йоклыйсың. Әбисе сөйләвеннән чыгып, җәннәтнең рәхәт бер җир икәнен чамалаган Мөнәвиргә веранда шул җәннәтнең бер почмагы булып тоела иде. Анда йоклауның татлылыгын, рәхәтлеген сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел...
Яңгыр яуган вакытта шулай рәхәтләнеп йоклауның хикмәте бар икән бит. Бактың исә, бик борынгы бабаларыбыз, яңгыр болыты килгәнен күреп яисә явасын алдан чамалап, чатырларын кая туры килсә, шунда тиз генә кора торган булганнар. Чөнки яңгыр яуган чакта ерткыч хайваннар корбан эзләп – ауга, дошманнар исә яуга чыкмаган. Яңгыр туктаганын, көн аязганын көткән барысы да... Менә кайда икән бит хикмәт! Хәер, моңа ышану яисә ышанмау – һәркемнең үз эше. Әмма моның шулай булуын Мөнәвир бөтен күңеле, җаны-тәне белән тоя...
(Дәвамын журналның 05, 24 санында укыгыз)
"КУ" 05, 2024
Фото: unsplash
Теги: бәян
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев