Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 июнь 2025 - 09:00
Галәм гөле ташны ярган... (бәян)
– Әнием, – диде кыз, – рөхсәт ит сиңа үз бөеремне бирергә. Рәйхания баскан урынында чайкалып куйды: – Ни сөйләгәнеңне беләсеңме, балакаем? – диде ул, күзләрен зур ачып... -
31 май 2025 - 17:00
Качкын (дәвамы)
Тик аның ирекле дөнья белән аралашуы ара-тирә әти-әнисенә хат язудан узмады. Җизнәсе корган тозактан котылу өчен кемнәндер ярдәм көтүне – ялгыш юл дип исәпләде ул. Бу хактагы фикеренең ялгыш булуына да соңарып төшенде... -
30 май 2025 - 15:00
Качкын (дәвамы)
Киләчәктә яхшы эшләр башкарырга, яңа завод-фабрикалар төзергә хыялланган Искәндәрнең тормышы шушы мизгелдә тукталып калды. Аның икенче өлеше – сыналу башланды... -
29 май 2025 - 17:00
Качкын
Беренче рейс тоткарлану сәбәпле, ул кабат фатирына әйләнеп кайтты. Керсә – өйдә музыка агыла, караватта җизнәсе белән хатыны Светлана бер юрган астында ята. Алар хәтта Искәндәрнең керүен дә сизмәделәр бугай. -
25 май 2025 - 09:00
Хатирәләрем - хәзинәләрем (документаль бәян)
Авыр булды безгә. Аталары фронтта, хәрәкәттәге армиядә булган балаларга пособие бирелә, бушлай ашатулар оештырыла. Ә безгә - трудармияче балаларына андый ташлама-хәйрия бүләкләре юк. Шуңа өстәп безгә кимсетеп караулар, санга санамаулар... -
17 май 2025 - 09:00
Ататуш (бәян)
Яңа ай дугалы туса, давыл булыр, дигән гыйбарә бар. Бүген дә ай дугалы булып күренде. Ләкин аңа карап, җил-гарасат чыкмады. Күрәсең, әлеге фаразның шарты килеп җитмәгәндер. Әнә җиһан, берни булмагандай, тымызык хозурлыкта сафа сөрә. -
20 апрель 2025 - 09:00
Газап (бәян)
Миндә берничә тапкыр сине үтерү теләге туды. Миннән читләшә башлавыңны аермачык сизгәч, сине үтерсәм, башка берәүнең дә кочагына керә алмаячаксың дигән уй мине нык мавыктырды. Сине үтерсәм, син беркемгә дә бүтән тәтемисең, мәңге минеке булачаксың, дип уйладым мин... -
19 апрель 2025 - 09:00
Эссе җәйнең ун көне (бәян)
Әллә күз тиде үзләренә, заман афәте – бозыклыкның авылда ныклап тамыр җәю галәмәте булдымы, узган җәй тормышлары бозылды да куйды. Көзен бөтен авылны шаккатырып, Атлас гаиләсен ташлап чыгып китте... -
15 апрель 2025 - 15:00
Соңгы сәфәр (ахыры)
Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп, тупса алдына утырды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакрымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга? -
14 апрель 2025 - 15:00
Соңгы сәфәр (дәвамы)
Дошманны җиңәрбез дә, бик тиз әйләнеп кайтырбыз! – дип киткәннәр иде Урта Кирмәннең ирләре дә. Дүрт елга сузылды бу яу. Әле һаман илнең тынычлык күргәне юк. Сугыш чыккан көн һаман күз алдында тора әле. -
13 апрель 2025 - 09:00
Соңгы сәфәр (бәян)
«Японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез», – дигән, җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән, артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде. Бүген инде анысы да бу якты дөньяларда юк микәнни?! -
12 апрель 2025 - 09:00
Соңгы сорау (бәян)
Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе. — Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания. -
8 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (ахыры)
Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм... -
7 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме. – Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник? – Кызганыч, бик үк төгәл хәбәрем юк. Тик шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән. -
6 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Мин күпмедер тантаналы хисләр дә кичердем кебек. Теге чакта, әллә кем булып, яшен тизлеге белән очып үткән булган идең дә, ахыр чиктә менә, аяк астында ятасың. Мактанчык кешеләр бервакыт шулай көлкегә калалар инде алар. Димәк, бу очракта да без өстен булып чыкканбыз, америкалы очучыга илебез өстендә җәзасыз очып йөрергә ирек бирмәгәнбез.