Логотип Казан Утлары
Бәян

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Татый әбине, Янсуарда күз төшереп йөргән егете булуга карамастан, Кибәчкә биргәннәр. Хәлле, җитеш йорттан арбага бирнәсен төяп, килен итеп чит йортка төшәргә алып чыгып киткәндә, имеш, өч кенә сүз әйткән ул: «Капкалары бармы соң?» Ә аннары Кибәчтәге минем карт бабаема шулкадәр гашыйк булган – сугыштан «исән» хәбәре килгәч, ташуы киткән бозлы Мишә суын йөзеп-ерып чыгып, Янсуарга сөенче алырга менгән.

Ике Начтук

Баштарак мин аларның исемнәре барлыгы турында абайламый да
идем. Белгәч, гаҗәпләндем: аларга исем нәрсәгә?! Берсе – Янсуар
әби, җырак әби. Икенчесе – Кибәч әби, үз әби. Бабайлар да – шулай19.
Әле аларның тагын исемнәре дә бар икән. Бабайлар: Янсуарныкы –
Әләксей, Кибәчнеке – Микулай. Ә әбиләр – менә кызык! – икесе дә
Начтук.
Бу Ике Начтук бер-берсен кечкенәдән белә. Алар хәтта Янсуар
чиркәвендәге мәктәптә бер класста укыган. Дөрес, Кибәч әбием,әнисе үлгәч, җиде класстан соң, мәктәпне калдырып, Кибәчкә
кайтып киткән. Үги әнисе аны инде кабат укырга җибәрмәгән, чөнки
әби «кул арасына керә башлаган». Ә менә Янсуар әбием мәктәпне
бик яхшы укып тәмамлаган да училищега кергән, аннары Теләчедә
Нарсудта «Авзалов абый» дигән бик хөрмәтле судьяда секретарь
булып эшләгән20. Мине әнә шул «Авзалов абый» кызы исеме белән
атаганнар да инде.
Янсуар әбием бу тарихны еш искә ала һәм тәмләп сөйләргә ярата.
«Авзалов абый» дигәннәренең, әйтүенчә, бәләкәй генә буйлы, чем-
кара чәчле, ямь-яшел күзле бик матур кызы булган. Луиза исемле.
«Кызым туса, Луиза кушам!» – дип адарынган әби. Әмма берьюлы
ике игезәк кызы туып куйган да әби аптырашта калган. Ул арада
Янсуар бабай: «Берсе Зоя булыр, берсе – Нина», – дип, кызларын
атап та куйган.
Шулай итеп, Луиза запаска калган... ә аннары, тугач, миңа эләккән.
– Шундый мач килсә дә килер икән, кызым, бу исем гел сине генә
көтеп торган, – ди Янсуар әбием, сөенеп. Югыйсә Кибәч әбиемнең
мине Марина дип атыйсы килгән булган икән.
«Луиза» минем үземә дә бик ошый, имеш, ул француз корольләре
исеменнән килеп чыккан. «Славная воительница» мәгънәсе дә бар, –
ди Янсуар бабай, каяндыр укып. Аннары көлеп өсти: – Сиңа бик
туры килә инде, кызым!»
Авылда аны бөтен кеше дә әйтә белми, «керәшенчә түгел инде»
диючеләр дә бар. Кибәчтә «у» хәрефен атап бөтенләй азапланып
тормыйлар, нигездә, «Лиза» гына дип котылалар. Кибәч әбием үзе
дә, басымын соңгы иҗеккә куеп, «Луизá» дип йөртә.
Янсуар әбием аны Хәсән Туфанның яшьли үлгән хатыны исеме
булганга үз итә. «Луиза Салиәскәрова актриса булган, ирен кулга
алгач, кан биреп, лагерьга посылкалар җибәргән. Хәсән Туфан әнә
шулай исән калган, кызым», – дип сөйли ул миңа аларның тарихын.
Мин лагерьның авылда җәй көне балалар бара торган, Питрәчтәге
урман эчендә урнашкан «Чайка» гына булмавын беренче тапкыр
әнә шуннан белдем. Туфан белән Луиза турында кат-кат сөйләтә
башладым. Туфан хатынын «Лу» дип атап йөрткән, аңа багышлап
шигырьләр язган.
Әбиемнең Фәридә апа Кудашева җырлый торган яраткан җыруы
да Туфанның Луга багышлап язылган шигыренә икән:
Син йөргән юлларга быел да
Май ае чәчәкләр китерде:
Сине бит кайтыр дип уйлый ул,
Миңа да кайтырсың шикелле.
20 Теләчедә район Халык суды 1947–1959 елларда эшли.

Бу җыруны Янсуар әби, гадәттә, Казанда яшәгән, сирәк кайтып
йөри торган урсәтигә багышлап җырлый. Аеруча «бәйрәмдә минем
тын табынга синең дә өлешең куела» дигән җирендә сулкылдый.
Миңа да бик моңсу булып китә. Мин шул чакта: «Луиза инде үлгән,
урсәти бит әле үлмәгән, исән, әби!» – дим. Әби шунда ук күз яшьләрен
сөртә, мине чәчләремнән сыпыра-сыпыра сөя. Аннары озак кына
итеп күзләремә карап тора-тора да:
– Бигрәк тоемың нәзек инде, бала, кыен булыр сиңа җәшәве... –
дип, авыр сулый.

Татый әби

Кибәч әбиемнең нәселе дә – Янсуардан. Аның әнисе Татый әби
турында легендалар сөйлиләр. Имештер, ул бәләкәй генә буйлы,
бик эшчән, матур һәм җор телле булган. Матурлыгына кызыгып,
егетләр чиратка тезелгән, ә менә җор теленә чыдый алмыйча, тезелгән
чираттан коелып төшеп калучылар да шактый булган.
Мине нишләптер Янсуарда шул Татый әбигә охшаталар. Янсуар
бабай, үртәп, болай дип такмак та әйтә:
Кызым-кызым, кыз кеше,
Кызыма килер йөз кеше.
Йөз кешенең арасыннан
Алып китәр берсесе.
Татый әбине, Янсуарда күз төшереп йөргән егете булуга карамастан,
Кибәчкә биргәннәр. Хәлле, җитеш йорттан арбага бирнәсен төяп,
килен итеп чит йортка төшәргә алып чыгып киткәндә, имеш, өч
кенә сүз әйткән ул: «Капкалары бармы соң?» Ә аннары Кибәчтәге
минем карт бабаема шулкадәр гашыйк булган – сугыштан «исән»
хәбәре килгәч, ташуы киткән бозлы Мишә суын йөзеп-ерып чыгып,
Янсуарга сөенче алырга менгән. Шуннан хаста калып, инде мантый
алмаган. Бабай сугыштан үз аягында исән-имин әйләнеп кайтканда,
Татый әби – зиратта, ә Кибәч әби белән кечкенә энесе, минем Гәүрүк
җырак бабам Янсуарда туганнарда булган.
Татый әбиемнең бигрәк тә качкыннар белән очрашуы турындагы
легендасы тетрәндерә. Аны миңа күбрәк Янсуар әбием сөйли. Кибәч
әбиемнән бу хакта бик сорашмаска куша: «Җөрәген җаралама», – ди.
Кибәч зиратында Татый әби каберенә туктаганда, гел җор телле, шаян,
батыр Кибәч әбием, чынлап та, әллә нишли: чардуганны кочаклап,
«И әней, кемнәргә генә ташлап калдырып киттең соң син безне?!» –
дип елый, аннары озак итеп туфракны сыйпый.
Мин баштарак ул елаганда шүрли идем, аннары, ияләшкәч,
Кибәч әби белән бергә утырып, туфракны сыйпый башладым. Әби,
битләремнән сөеп: «Рәхмәт, кызым!» – диде.

Качкыннар турында мин «Зәңгәр шәл»дән беләм. Без ул
спектакльнең өзекләрен Янсуар әбием белән бергә телевизордан
карадык. Миңа аңлашылмаган җирләрен аннары әби җентекләп
аңлатты. Качкыннар турындагы өлешен китаптан укып та күрсәтте.
Аны язган язучы Кәрим Тинчуринның, композитор Салих
Сәйдәшевның язмышлары турында сөйләде.
– Тинчуринны «халык дошманы» дип кулга алалар, аннары ул
хәбәрсез югала, хатыны Заһидә Тинчуринага берни әйтмиләр. Еллар
узгач кына билгеле була... – дип, никтер кинәт сөйләвен өзеп, туктап
кала әбием.
– Ә ни өчен аны кулга алалар? – дип сорыйм мин, пышылдап кына.
– Гаяз Исхакый белән аралашкан дип гаеплиләр. Ә Исхакый ул
чакта чит илдә яши. Шпион дип атыйлар Тинчуринны, – ди әби.
Менә сиңа мә, шпион булгач, ул инде безнең илгә дошман кеше
була икәнен абайлап алам мин.
– Хатыны белән Казанда беркем аралашмый башлый. Безнең
шикелле гади халык турында, авыллар турында шундый пьесалар
язган Тинчуринны... – дип кызып китә ул арада КГБ.
– Аны да лагерьга җибәрәләрме? – дип сорыйм мин, Тинчуринны
инде Туфан белән бергә кап-кара урман эчендәге ташландык кына
караңгы бер тынчу ызбада йә баракта күзаллап. Менә алар бергә
фуфайка-итектән, туңып калтырана-калтырана, ач килеш урман
кисәргә баралар.
– Юк, ул лагерьга кадәр барып җитми, кызым, – ди әбием,
башымнан сыйпап. – Аны атып үтерәләр.
– Кемнәр? – дип сорыйм мин, тагын да каушабрак. – Аклармы?
Кызыллармы?
Мин аклар белән кызыллар турында әбидән дә, бабайдан да күп
ишеттем. Бер генә нәрсә һаман башыма сыймый: ни өчен акларны
кырып салгач, куып җибәргәч тә, кызыллар бер-берләрен үтерә
башлый?
– Кемнәр булса да, кешеләр түгел инде, – дип кырт кисә Янсуар
әби. Аннары, балага ачыграк аңлатырга кирәк табып, ахрысы, өстәп
куя. – Кызым, кан коеп дөнья төзүчеләр аннары гел дошман эзли
торган була ул...
Бояр урманында качып көн итеп яткан качкыннар турында аерым
сөйләшкәнебез бар безнең. «Зәңгәр шәл»дәгеләрдән мин аеруча «Кара
урман уртасында нәрсә бүләргә калган сезгә?!» дигән Шәйхи карт
белән «пиндә туша бар», «пин чисный кеше» дигән Пәтрәйне жәллим.
Аларның шомлы да, моңлы да, әллә никадәр мәгънәләрне
сыйдырган җыруларын Янсуар әбием авыз эченнән генә гел көйләп
йөри. Көйли-көйли дә, бармак шартлатып: «Бу Тинчур белән Сәйдәш,
ике бахыр, даһилар инде, кызым», – дип куя.

Зур калалар безгә – карурман.
Таш пулатлар безгә – киң ялан.
Аргамаклар, йон түшәкләр,
Кама бүрек, постау камзул кирәкми.
Падишаның сенаторы, үрәтниге,
Прокуроры ки-рәк-ми.
Чум, чум, чум, чум – закон безгә нипачум.
Әнә шундый урманда качып яшәүче качкыннар белән безнең Татый
әби дә очрашкан. Әмма бу качкыннар инде Бояр урманы качкыннары
түгел, үзебезнең Әби урманында21 41-45 нче елгы сугыш вакытында
йә сугыштан качып кайтып, йә анда бармый калып дезертирлык
кылып ятучылар, йә булмаса берәр диваналык, дуамаллык, җинаять
эшләүчеләр булган икән.
Шулай берсендә, Кибәчтән Янсуарга Әби урманы аша кистереп
менешли, күкрәк баласын алдына салып, изүен ачып җибәреп,
имезергә утырган Татый әби. Шунда аны йончыган кыяфәтле, арык
гәүдәле, йөзләрен сакал-мыек баскан ир-атлар әйләндереп алган.
Татый әби утырган җиреннән торырга да, тормаска да белмичә, шым
калган. Аннары, тула оек киеп галуш элгән аягын итәге астыннан
сузып, тәпи очы белән генә күчтәнәч төйнәп алып менеп барган
төенчеген качкыннарга таба шудыра башлаган. Алыгыз, янәсе, миңа
гына тимәгез...
Бәхетенә, качкыннарның берсе Янсуарныкы булып чыккан, Татый
әбине танып алган. Әнә шул качкын, телгә килеп: «Янсуардагы бик
җүнле семьяныкы ул, кулында имчәк баласы, өендә тагын бер баласы
бар, тимик, җазыгы булыр!» – дигән. Шул сүзләрдән соң, качкыннар,
аның төенчеген алып, ничек кинәт кенә пәйда булсалар, шулай ук
юкка да чыккан.
Татый әби Янсуар белән Кибәч арасындагы Әби урманын ерып
чыкканчы, аннары Кибәчкә кайтып җитеп, бусагадан атлап кереп
егылганчы «Эй Кюктяге Атабыз»22 иманын тәкрарлаган.
Бәләкәй Кибәч әбиемнең хәтерендә аның кайтып керүе яхшы
сакланып калган. Татый әби ул чакта әле бозлы Мишә суын ерып
чыгып, сихәтләнә алмасын, балаларын барыбер ятим калдырып дөнья
куясын белми дә.
Кечкенә әбиемне кочагына алып, куанычтан елап, ул: «Кызым,
сезнең бәхеткә генә исән калдым, Ходай мине саклады!» – дигән.
21 Кибәч белән Янсуар арасында урманнар үсеп утыра, болар – Әби урманы, Кәҗүнни урман, Кормаш
урманы һ.б. Мин кечкенә чакта без Янсуар белән Кибәч арасын җәйләрен арба белән, кышларын чана
кушып, ат җигеп йөри идек. Алпавыт әби турында әле без үскәндә дә тирә-як авыллардагы картлар белән
карчыклар еш искә алгалады, аны белүчеләр дә исән иде. Кайберәүләр исемен дә хәтерли, «Үринҗә» яки
«Иринҗә булган» диләр.
22 «Эй Кюктяге Атабыз» – православие динен тотучылар өчен иң кадерле, үзәк иманнарның берсе. Аны
Иисус Христос апостолларга иман әйтү тәртибен аңлатканда, беренче догалардан итеп өйрәткән. «Хәвеф-
хәтәр янаганда, бу доганы уку бик булыша», – ди чиркәү аталары.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Rapahael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев