Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби белән бабай берьюлы көлеп җибәрделәр. Мин әле белми торган, яңача иркә бер көлү белән көлеште алар. Әби бабай алдына кечкенә бидон белән катык китереп куйды да аның иңеннән сыпырып узды. Мин моны күрмәмешкә салышкан булсам да, эчемә бераз җылы йөгерде.
Сәет
Тәлинкәмне папай30 белән сыпырып ялтыратып куям, юкса «чиста
тәлинкәләр общество»сына эләкмисең ди Янсуар әбием.
Минем аның нинди общество булуын, анда эләгергә телимме-
юкмы икәнен әле ныгытып уйлаганым юк. Кайчан да булса бер
шартларын белешергә кирәк дип ниятләп йөрим-йөрим дә, гел башка
эшләр килеп чыгып, сорамый калам.
Капыл-копыл кесәл йотам да, бакчадагы яшелчә-җимешләргә су
сибеп, инде корыда сусап утырган кураларга шлангтан гына фонтан
оештырган бабай янына чыгам. Янына килеп басам да аягыннан
кочаклап торам.
Янсуар бабам чандыр һәм озын буйлы минем. Яшь чагында
кызларның аңа һушы китә торган булган дип сөйлиләр. Бигрәк тә
армиядә чакта төшкән фотоларында ошый миңа бабай. «Ие шул, бабаң
чибәр ие...» – ди Янсуар әби дә, минем җилкәм аша карточкаларга күз
сирпеп. Болай үзе әби тикторганнан гына бернәрсәне дә танымый.
Көннәрдән-беркөнне, без ишегалдында бер ваемсыз Унике таяк31
уйнап йөргәндә, сары капканы киереп ачып, бер таныш булмаган
30 Папай – ипи.
31 Унике таяк – балалар уены.
дәдәй белән түти килеп керделәр. «Әбиең өйдәме?» – дип сорады
уртача гына буйлы, ыспай киенгән дәдәй миннән. «Ул бозау ашата», –
дидем мин һәм ихата буйлап әбине чакырырга йөгердем. «Нәрсә,
чегәннәрме?» – дип сорады да әби, «юк» дигәч, артымнан иярде.
Кулларын чиккән алъяпкычына сөртә-сөртә, ишегалдына чыкты
да, әллә ничек кенә, уңайсызлангандай, «Абау!» – диде. Мин әбине
беләм: гадәттә ул болай уңайсызланмый. Сагаеп калдым.
– Саумы, Начтук! – дип исәнләште дәдәй әби белән, бик күптәннән
белгән кебек. – Чучы32 аша кайттык та, сезнең авылдан узган-узган,
кереп чыгарга булдык.
– Вакытсыз булсак, китик без... – дип кыбырсыды таныш түгел
түти, сумкаларын бер кулдан икенчесенә күчереп.
Әби карашы белән генә безгә, бала-чагага, таралышырга ым бирде
дә өйгә узды. Артыннан булышырга мин дә иярдем. Җәһәт кенә табын
әмәлләдек. Таныш түгел дәдәй белән түти чәй эчәргә утырдылар.
Төргәкләреннән чыгарып, өстәлгә мәк сибеп пешергән клиндер,
мятный прәннек куйдылар. «Менә, кызым, бик тәмле, авыз итеп
кара әле!» – диде теге түти, миңа елмаеп. Мин баллыны яратмыйм,
шуңа үрелеп карадым да, әллә нәрсә түгел икән әле дип, чәемне коры
килеш кенә чөмерергә тотындым.
Ул арада бабай кайтып керде, өстәл артындагы кунакларны күреп,
шулай ук сәерсенеп калды. Әби белән күз генә карашып алды да,
түргә узып, билгесез дәдәй белән кул кысышты, түтигә баш какты.
– Кул да, өс тә тузанлы, юынып керәм, – диде ул.
Әби аның иңенә чиста бистәр салды.
Бу олыларның үзләрен үзләренә охшамаганча тотулары кызык та,
кызык түгел дә була башлады. Әллә нәрсә шунда...
Бабай өстәл янына килеп утыргач, мине бугазлары гел ачык, мәңге
ач чебиләргә «чеби үләне» җыеп кертеп салырга озаттылар. Әле
яңарак кына ашаган ул әрәмтамакларга бүген инде үлән кертмәсәк
тә була иде югыйсә. Болай да ул үләнне мин аларга көнгә биш-алты
мәртәбә кертеп, җидешәр-сигезәр бәйләм эләм – сикерә-сикерә мин
чыкканчы ук умырып салалар. Бу йомышны мине өйдән чыгарып
җибәрер өчен кушканнарын әйтерсең мин аңламыйм.
Җитмәсә, көтү кайтырга да күп калмый. Ә анда безнең быел
гына җәйләүгә чыккан бәрәннәр, башларын диванага салып, сыйрак
сикертеп, югары очка узып китә. Эзләп алып кайтасы була. Көтү
чыкканнан бирле ике як күршенең табылмаган бәрәнен суйдылар
инде, кем икәнен сизенсәләр дә, талаштан узган, очына чыга
алганнары юк әле. «Авылда мондый хәлнең гомер-гомергә булганы
җук иде, иман калмады мәндәдә», – дип сукрана әбием.
32 Чучы (Чуча) – Питрәч районындагы авыл, Казан – Теләче автомобиль юлында, район үзәгеннән 25 чакрым
төньяк-көнчыгышта урнашкан.
Бик каты эчем пошса да, кушканнарын тыңлап, чебиләрне
туйдырып, кире өйгә кергәндә, әби җәт-җәт кенә өстәл җыештырып
маташа иде. Мин үзем өчен бабай махсус ясап биргән кечкенә чөйдән
алъяпкычымны алып будым да, өстәлгә сөяп-беркетеп куйган кечкенә
урындыгыма менеп басып, «вафельный» тастымал белән әби юып
подноска тезеп чыккан чынаякларны корытырга керештем. Әбинең
бит очлары алсуланып чыккан, үз уйларына кереп чумган. Берара
караштырып тын торганнан соң, сорыйм:
– Әби, ә кемнәр булды бу?
Әби, минем барлыгымны яңа исенә төшергәндәй, кинәт аптырабрак
карап:
– Ә... кызым, Сәет иде бу, – ди.
Нәрсә? Ничек Сәет? Теге әбинең яшь чагындагы мәхәббәте
Сәетме?! Миңа аның турында әбинең әллә ничә мәртәбә сөйләгәне
бар. Бабай белән дә бер-берләренә төрттерешеп алалар кайчак: «Миңа
чыкканчы, Сәеткә чыгасың калган икән!», «И, Сәеткә чыккан булсам,
йөз уңар идем!», «Зерә Сәетең түр капкага килә торган булмаган!»,
«Шулай инде, түр капканы син тота идең бит!», «Әйтәсең калган
аны, юл биргән булыр идем!»
– Теге Сәетме?! – дип сорыйм мин әллә нинди үземә хас түгел
зеңләп торган тавыш белән.
– Шул, – дип баш кага әбием.
Менә әкәмәтләр!
– Ә хәзер ул кая китте?
– Бабаң Саурышка33 озата китте үзләрен, йөкләре зур, җәяү
интекмәсеннәр, – диде.
– Интексеннәр иде шунда! – дигәнемне сизми дә калам, башым
белән уйлап җиткергәнче, авызымнан сүз чыгып оча.
Шулчак әби кинәт көлеп җибәрә.
– Көнләшәсең инде әллә мине, кызым? – ди ул, әллә ниткән шаян
бер тонга күчеп.
– Нишләп йөри ул монда?
– Авыл аша узганнар да, менә, хәл белергә кергән. Казаннан кайтып
киләләр...
– Янындагысы кем? Хатынымы?
– Шул, – ди әбием.
Тәк, хатынын ияртеп кергән. Болай булгач, хәлләр алай ук яман
түгел әле. Бугай...
– Хатынын таныштырып чыгарга дип алып кергән, – ди әбием
шул ук ярымшаян тавыш белән.
Мин һәр нәрсәгә вакытында төгәллек һәм ачыклык кертергә
33 Саурыш – Янсуардан 8 чакрым ераклыкта урнашкан, Мишәнең аргы ягындагы татар авылы.
яратам. Шуңа бераз уйлап торам-торам да әбиемнең күзенә туры
карап сорыйм:
– Бу Сәетең башка килеп йөрмәстер бит безгә?
Шул чакта мин әбинең рәхәтләнеп, тәмләп, урындыкка утырып,
иңендәге тастымалны тезенә бәрә-бәрә көлгәнен хәтерлим. Ул көлә,
ә менә миңа көлке түгел. Теләчедә Нарсудта эшләгәндә танышкан
булган ул бу Сәете белән. «Бабаңны түр капкадан озатып җибәрә
идем дә Сәет янына бакча артына очрашырга чыга идем», – дип, ничә
сөйләгәне бар. Рас, моны бабай да җөпләде.
Әле ул Сәеттән кала да авылда аны тагын берничә егет яратып
йөргән, бабай армиядә чакта озата да кайткалаганнар. «Әти Сәеткә
бирмәде, бабаңның кулыннан эш килә, буе бар, сыны бар, теле бар,
күзәтеп йөрим – сиңа бик мач кияү була», – дип сөйләгәнен анык
хәтерлим әбинең.
Шулай озаклап ташланып көлде-көлде дә әби, бабай әйткән
«великая воительница» позициясендә басып торган мине чакырып
алып, алдына утыртты.
– Чәчләрең тузган, кызым, – дип, маңгай чәчләремне сүтеп, колак
читенә кадәр ике якка «пәрәмәчләп» үрде. Тузгандыр инде, ул җәйне
мин, «матур булсын» дип, алгы чәчләремне, кайчы алып, үзем кисеп
чыккан идем. Чёлка барыбер мин уйлаганча булмады, өйдә дә шау-шу
купты. Әйтерсең ул чәч белән бергә дөнья беткән, үсә бит ул!
– Үсәр әле... – дидем мин, турсаеп.
– Инде үсә башлаган, – дип, әбием үргән чәчләремне невидимка
белән як-якка кыстырып куйды да озак кына итеп битләремне,
күзләремне кытыклап үпте.
– Карап торган кызым, күз нурым, бердәнберем бит ул минем! –
диде.
Ул арада ишегалдында Орликның кешнәгәне ишетелде. Бусагадан
бабай килеп керде.
– Көтү авыл башына җитеп килә анда, тиз генә капкалап алырга
берәр нәрсә бармы ул?
– Корман34 пешергән идем, ошатмасаң, суынырга куйган тозлы ит
бар... – дип күтәрелде әби, мине алдыннан төшереп.
– Корманны кичлеккә ашарбыз, – диде бабам. Әби, җәлт кенә
түбәнөй капкачын ачып, итне менгерде.
– Син ник бүселдең әле алай? – дип сорады миннән бабай, сөяк
итен зур пычак белән икегә телеп салып. Аннары, ике кашыкка бүлеп,
авыз суларын китерердәй тәмле җелекне һәйбәтләп какты да, тоз
сибеп, бер кашыкны миңа сузды. Менә бу ичмасам клиндер, прәннек
34 Корман – бәйрәмнәрдә йә йолалар вакытында, мәсәлән, җыеннарда, яңгыр чакырганда, олы казанда
пешерелә торган ботка. Моннан кала, керәшеннәрдә «корман ашы» да бар. Ул үзле камыр өстенә күкәй
калҗасы сытып җибәргән шулпага пешерелә, аңа мулдан сарымай салып туглыйлар да кайнар килеш
табынга чыгаралар. Салкын килеш тә бик тәмләп ашала, рәеш ашы санала.
кебек юк-бар гына түгел инде... – Кәефеңне чегән алып киттеме әллә?
– Юк, Сәет! – дип ярып салдым мин икесенә дә, җелекне кашыктан
бер кабуда йотып җибәреп.
Әби белән бабай берьюлы көлеп җибәрделәр. Мин әле белми
торган, яңача иркә бер көлү белән көлеште алар. Әби бабай алдына
кечкенә бидон белән катык китереп куйды да аның иңеннән сыпырып
узды. Мин моны күрмәмешкә салышкан булсам да, эчемә бераз җылы
йөгерде. Ул алай бик сирәк итә. Кибәч әби кебек, бабай ашаганда,
өстәл алдына килеп утырып: «Микулай, мин сине җаратам бит!» –
диясе мәңге юк Янсуар әбинең.
– Кара сарыгыгыз тагын узып китте анда, Чуваш очына очты гына,
шельма! – дип кычкырды шулчак ачык тәрәзәдән күршедәге Питүкә
Пауал дәдәй.
– Ай, каһәр суккыры, тагын төнгә кадәр эзләтәчәк икән... – дип,
әби тапырыкланып, икебезнең дә алъяпкычын алып югарыдагы
чөйгә элде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев