Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
25 май 2025 - 09:00
Хатирәләрем - хәзинәләрем (документаль бәян)
Авыр булды безгә. Аталары фронтта, хәрәкәттәге армиядә булган балаларга пособие бирелә, бушлай ашатулар оештырыла. Ә безгә - трудармияче балаларына андый ташлама-хәйрия бүләкләре юк. Шуңа өстәп безгә кимсетеп караулар, санга санамаулар... -
18 май 2025 - 09:00
Яшел яфрак – яшәү төсе (бәян)
Миңлегалинең аяклары? Аяклары — «осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный», диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Операциягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган... -
17 май 2025 - 09:00
Ататуш (бәян)
Яңа ай дугалы туса, давыл булыр, дигән гыйбарә бар. Бүген дә ай дугалы булып күренде. Ләкин аңа карап, җил-гарасат чыкмады. Күрәсең, әлеге фаразның шарты килеп җитмәгәндер. Әнә җиһан, берни булмагандай, тымызык хозурлыкта сафа сөрә. -
20 апрель 2025 - 09:00
Газап (бәян)
Миндә берничә тапкыр сине үтерү теләге туды. Миннән читләшә башлавыңны аермачык сизгәч, сине үтерсәм, башка берәүнең дә кочагына керә алмаячаксың дигән уй мине нык мавыктырды. Сине үтерсәм, син беркемгә дә бүтән тәтемисең, мәңге минеке булачаксың, дип уйладым мин... -
19 апрель 2025 - 09:00
Эссе җәйнең ун көне (бәян)
Әллә күз тиде үзләренә, заман афәте – бозыклыкның авылда ныклап тамыр җәю галәмәте булдымы, узган җәй тормышлары бозылды да куйды. Көзен бөтен авылны шаккатырып, Атлас гаиләсен ташлап чыгып китте... -
15 апрель 2025 - 15:00
Соңгы сәфәр (ахыры)
Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп, тупса алдына утырды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакрымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга? -
14 апрель 2025 - 15:00
Соңгы сәфәр (дәвамы)
Дошманны җиңәрбез дә, бик тиз әйләнеп кайтырбыз! – дип киткәннәр иде Урта Кирмәннең ирләре дә. Дүрт елга сузылды бу яу. Әле һаман илнең тынычлык күргәне юк. Сугыш чыккан көн һаман күз алдында тора әле. -
13 апрель 2025 - 09:00
Соңгы сәфәр (бәян)
«Японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез», – дигән, җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән, артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде. Бүген инде анысы да бу якты дөньяларда юк микәнни?! -
12 апрель 2025 - 09:00
Соңгы сорау (бәян)
Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе. — Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания. -
8 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (ахыры)
Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм... -
7 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме. – Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник? – Кызганыч, бик үк төгәл хәбәрем юк. Тик шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән. -
6 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Мин күпмедер тантаналы хисләр дә кичердем кебек. Теге чакта, әллә кем булып, яшен тизлеге белән очып үткән булган идең дә, ахыр чиктә менә, аяк астында ятасың. Мактанчык кешеләр бервакыт шулай көлкегә калалар инде алар. Димәк, бу очракта да без өстен булып чыкканбыз, америкалы очучыга илебез өстендә җәзасыз очып йөрергә ирек бирмәгәнбез. -
5 апрель 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Командир, «Машинага!» дигән команда бирүгә, ишеккә ташландык. Машина хәрби аэропорт тарафына элдертте. «Батя» хәлне юлда аңлатты: – Бик ашыгыч рәвештә шушы составта Мәскәүгә – округның Офицерлар йортына килеп җитәргә боердылар. Мин шуны аңладым: башкалада ниндидер гадәттән тыш хәл! -
4 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар. -
3 апрель 2025 - 15:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
...Сизенүем дөрескә чыкты. Февраль урталарында мине подразделениенең комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Моңа кадәр бу вазифаны контракт буенча хезмәт итүче бер сержант җәмәгатьчелек тәртибендә алып бара иде.