Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
2 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәян)
Тыкрыкта зур саквояж күтәргән апа күренде. Карангалап бара. Безнең авылга беренче мәртәбә килүедер. Мин таныган кеше түгел. Менә койма такталарының аралыкларында апаның күлмәк итәге күренә-югала барды-барды да безнең ишегалдында җилфердәде. Безнең авылда андый юан апалар юк. Менә ул инде ишектән үк кереп килә. Кунакны ничек кабул итәсемне белмим әле. Кереп кенә чыгамы ул, озаккарак киләме, куна каламы? Өйдә өлкәннәр юк. Бу апага әнием кирәктер инде. -
24 сентябрь 2025 - 09:00
Милициянең йөз кызыллыгы (бәян)
Колхозлашу елларында Дәүләтханны, кулак дип гаепләп, гаиләсе белән бергә чатнама кышкы суыкларда ат чанасына төяп сөрәләр. Хатыны да, ике кызы да, юлда үпкәләре шешеп, гомерлеген алып әрәм булалар... -
13 сентябрь 2025 - 09:00
Әманәт (бәян)
Хат «хәбәрсез югалды» хәбәреннән соң өч ай узгач, таныш түгел кул белән язылган конвертта килде. Әллә инде шуннан чыгып, әнкәй үзе үлгәнче кече абыйны – исәндер, гарипләнгәндер, шуңа гына үз кулы белән яза алмыйдыр, бер кайтмаса – бер кайтыр, дип көтеп яшәде... -
7 сентябрь 2025 - 09:00
Мәһдиев һәм... (бәян-хатирә)
Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр. И ул елларда... Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: «Һай балалар, балалар... Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин», – дип, безне кочаклап елаганы хәтердә... -
6 сентябрь 2025 - 09:00
Ышанма... күз яшьләремә (бәян)
Айзат юкка чыкты. Яратам сине, Айзирә, бары тик сине генә яратам, сиңа хыянәт итү түгел, ул турыда хәтта уйлый да алмыйм, дип ант иткән иде. Ялганлады. Айзирә моннан бер ел элек кенә икенчегә узган иде... -
29 август 2025 - 09:00
Яңа шәһәрдә (бәян)
Бер көнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын, нәрсәдер сүгенә-сүгенә, соңгы өлгеләргә бәрә иде. — Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем законный иремне аздырып йөри, белдеңме?! -
28 август 2025 - 11:00
Нурулла (бәян)
Вәсимә тәки әнине җиңде. Мин эштә идем. Беркөнне ул сандыгы-ние белән каенананы урамга тибеп чыгарган. Хурланган әни, ахирәтенә күчте. Улым килеп алыр дип көткәндер, бичара. Мин бармадым... -
21 август 2025 - 17:00
Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)
Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек. -
16 август 2025 - 09:00
Бармагыңнан үбәр идем... (бәян)
Иренең чит-ятлар куенында кунып йөрүләре хак микәнни соң? Ышанасы килми, бу кадәр чибәр хатынны да санламагач, нинди кеше икән соң ул? Мин түзмәдем, аның кулларына үрелдем. Каршы килмәде. Аннан соң, кыюлыгымны җыеп, күзләренә карадым, анда менә-менә тамам дип торган тамчылар җыела башлаган иде. – Нигә мин сине шулхәтле нык яраттым икән, Сәбилә? Бармакларыңнан үптер, ичмасам? -
13 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ак түти, ник син «Мокамай»ны шулкадәр җаратасың? – И балам, – ди Ак түти, аз гына да уйланып, каушап тормыйча, – ничек инде җаратмыйсың шуны, гел безнең кебек нужа күреп үскән балалар турында җаза бит Такташ. Шәт, үзе дә нужа ашап үскәндер, бахыр, ашамаса, ул кадәр дә җөрәкнең итен телә торган итеп җазалмас ие... -
8 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да. – Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып. Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая. Аннан мин әбигә су сибешергә бакчага йөгерәм. Шарик белән бабай икәүләп тузан кубарып якынлашкан җен өерен – көтүне каршыларга урам якка юнәлә. -
5 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Юрганны көчкә ачам да аякларымны идәнгә шудырам. Алар да сәер. Гүя минеке түгел. Идәннең тәрәзәдән төшкән нур көлтәсе сузылган урынына китереп басам, нурның җылысын тоям. Кызыл томан бүтән юк. Дөнья ап-ак. Торып басам да хәлсезлектән чайкалып китәм. Ул арада тавышлар якыная, мин аларны таный башлыйм. -
4 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ник алып менгән идегез соң аларны анда, кызым? – Парижны күрсәтергә! – дим мин шуны да аңламыйсызмыни дигән киребеткән бер турсаю белән. Әни белән әти, Янсуар бабамның сораулы карашына җавап итеп, безнең Кибәчтәге утар каршында торган электр линиясе баганасы турында әйтәләр дә бөтен могҗизаны бозалар. -
3 август 2025 - 09:00
Без белмәгән сугыш (документаль бәян)
Исәпсез-сансыз бәрелешләрнең берсендә Мирзәхмәт янында гына мина ярылудан нык контузия ала. Колаклар берни ишетми башлый. Аңа медсанбатка яки госпитальгә, һич югы лазаретка барырга кирәк. Ә кайда соң алар? -
2 август 2025 - 09:00
Мәхәббәт талисманы (бәян)
Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте...