Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби белән бабайның мөнәсәбәтләре бик кызык. Еллар буе күзәтеп торгач, мин шуны аңладым: бу олылар үзләренең бер-берсен яратуларын менә шулай төрттерүләрсез, бәхәсләшүләрсез аңлата алмый торган булалар икән. Теге миңа бәрәңге буразналары арасында килеп орынган җилфердәү берәр кая качып китәме соң әллә олыгайган саен кешеләрдә?
Әби – бизнесмен
Ә бер җәйдә кайтканда, әби шаккатырды. Безнең тавыклар күкәйне
тупраксага29 тезеп куелган ояларына болай да мулдан сала, әле
тагын чолан астына, болдыр астына да качып салгалыйлар. Яшерен
урыннарына без Шарик белән даими разведка ясап торганга, барысын
да беләбез. Җып-җылы күкәйләрне җәлт итеп кенә пластмасс чиләккә
җыеп та алабыз. Болдыр астына миннән кала беркем сыймый, шуңа
анда үрмәләп кереп-чыгып мин йөрим. Аннан алып кергән күкәйләр
аеруча эре була. Бабай чиләктән алып эчеп җибәрә дә шунда ук
хушланып китә.
Аларны бик кире холыклы, пырдымсыз, янына кешене якын
китерми, кетәклектә дә башка тавыклардан читкәрәк китеп кунаклый
торган Җирәнбаш тавык сала. Миннән бер яшькә олы Руслан
дәдәм ул тавыкны «псих-одиночка» дип атый. Җирәнбаш баштарак
ишегалдының карап торган, бик матур бизәкле һәм таҗ-кикрикле
тавыгы булган. Аны әтәч бик яраткан. Гел янында гына йөрткән.
Берзаман аның кикриген, канга батырып калҗага калганчы, башка
тавыклар чукып талады да, әби Җирәнбашны аксарайга япты, шунда
29 Тупракса – турыдан-туры мәгънәсе «туфрак савыты». Өйдән җылы чыкмасын өчен, түшәм өстенә гадәттә
пычкы чүбе белән аралаштырып туфрак салып түши торган булалар.
аңа үзенә генә кунаклар өчен кунача да ясап куйдылар. Протест
йөзеннәнме, төгәл генә беркем белми: аксарайдан якты көнгә кабат
чыккан көннән Җирәнбаш күкәйләрен бары тик берүзе генә качып
болдыр астына сала торган булды.
Гадәттә, әби бер күкәйне ояда маяга калдыра. Янәсе, тавыкларның
башы бик җитеп бетмәскә мөмкин, ә болай, күкәй калгач, кайда
салырга икәнен аңышып белә.
Бу юлы да мин кайту белән бөтен вазифаларны, йөкләмәләрне
алдым да абзарга очтым. Әби кайтуыма сөенче алып өлгергән иде
инде: «Кызым, менә күрерсең, быел күкәйләр ике мәртәбә күбрәк
булачак!» «Ник алай?» – дип кызыксынды, Кибәчкә ике сетка
тутырып алып кайткан күчтәнәчләрне бушата-бушата, әнием. «Чөнки
мин эксперимент ясадым!» – диде Кибәч әби, яңа гына галәмдәге әле
беркем ачмаган йолдызлыкны тапкандай.
Миңа да кызык булып китте. Тизрәк зәңгәр чиләгемне эләктердем
дә агач баскычтан үрмәләп менеп киттем тупраксага. Ыспай итеп
буеннан-буена урнаштырылган егерме яшникнең беренчесенә күз
төшерүгә үк хәйран калдым: унлап күкәй! Икенчесендә дә! Менә
сиңа мә дип тел шартлаттым да кайсылары әле җылысын да җуймаган
күкәйләрне, ватылмаска арасына коры печән түши-түши, сак кына
чиләккә шудыра башладым.
Яшникләрнең берсендә утырган, мине әле бик танып бетермәгән
быелгы яшь тавык бу якка шикле карашын ташлады. Шунда минем
күземә дә сәер бер нәрсә чалынды: иң уртада яткан күкәйләрнең берсе
әллә нинди генә... Үзе алагаем зур, үзе түм-түгәрәк, үзе ниндидер
аңлаешсыз саргылт төстә... Мин аңа кул тидереп карадым да кулымны
кире тартып алдым: җансыз бер сап-салкын таш. Икенче яшниктә
дә, өченчесендә дә таптым мин мондый шарларны.
Ул кичне әби белән әни күкәйләрне, «Татарстан яшьләре»нең иске
саннарын тигез итеп ертып, ватылмаслык итеп кат-кат төрде. Безгә дә
өлеш чыкты, яшь бабайларга да, әле тагын күрше Чебен Лиза түтиләр
белән Тукраннарның кунакка кайткан балаларына да.
Ә мин үзем өчен яңалык ачтым: бильярд дигән уенның нәрсә
икәнен белдем. Кич буе Кибәч бабай миңа аның нинди уен булуын
аңлатты, шкафтагы «Огонёк» журналының бер санын тартып
чыгарып, фотосын да күрсәтте. Аны зур яшел өстәлләргә теге
шарларны тезеп куеп уйныйлар икән. Җансыз салкын таш маялар
бильярд шарлары булып чыкты.
Әби ул кышта күршедәге завклуб сорагач, шунда җыештырырга
кереп чыккалап йөргән булган. Анда яртысы югалып беткән,
уйналмыйча таралып яткан шушы бильярд шарларына юлыккан.
– Кемгә дә булса кирәкме болар дип сораштым-сораштым да,
кирәкләре табылмагач, алып чыктым, нишләп әле шундый җүнле нәрсәгә әрәм булып җатарга?! Әрәм мал җазык була... – ди ул, үз
экспериментыннан бик тә разый булып.
– Синнән чыгар инде җыен әкәмәт, башканың әле башына да
килмәс иде, – ди көненә кайчак ике сүз дә әйтми торган бабай мөгрәп
кенә.
– Нишләп, Микулай, кара син – үрчемне ике мәртәбә арттырдым! –
ди әби, кояш кебек ялтырап.
– Әби – бизнесмен! – ди ул арада керем-чыгым мәсьәләләрендә
гел алдынгы карашлы Руслан.
– Әбиең ул артык күкәйне барыбер өй борынча бушлай өләшеп
бетерә инде, нинди бизнесмен, – дип көлә бабай, корсагында бүлтәеп
торган очлы грыжасын калтыратып. – Мать Тереза булса гына...
Әби, «мин әле бу мәсьәләдә анык кына бер фикергә килмәдем»
дигәндәй, кул гына селти дә яңа бизнес-план төзергә тотына. Хәзер
без аның белән мая шарларын болдыр асты белән чолан астына да
салырга ниятлибез. Амбар дәфтәрендә «дебет белән кредит»ны
теркәргә аерым таблица булдырыла.
Җәй ахырына без әби белән «күкәй рекордына» чыгабыз. Хәтта
кырыс-җитди Кибәч бабай да, күрше-күлән белән туган-тумачага
таратып чыккан табигый альтруизмнан тыш, ипилек-тозлык булса да,
барыбер күзгә күренерлек кергән күкәй керемен, алдына зур төймәле
счётын куеп, шакылдата-шакылдата, кат-кат исәпләп чыгып, хуплап:
– Ну, җарар, маладсалар, сез бу җәйдә минем личный Гиннесс
рекордлар китабына кердегез, – дип, безне үсендерә.
Макарон
Мин баштарак Янсуар бабайны фермага әбине тыңламый торыр
өчен йөридер дип уйлый идем. Чөнки Янсуар әби аңа еш кына шулай
дип кабатлый: «Син ул фермаңа мине күрмәс һәм ишетмәс өчен
китеп олагасың!» Бабай баштарак карышып карый, аклангалый иде.
Аннары шаяруга күчте. Фермага җыенып атны җиккәндә: «Кая әле,
сине күрми һәм ишетми торыр өчен фермага барып кайтыйм», – дип,
әбинең ачуын чыгара да, шуннан тәм табып, үзенең кәефе күтәрелеп
китә.
Ә тора-бара бабай колакка тома сагайды. Әби аңа нәрсәдер
исбатлап, кулларын бөеренә таянып сөйләнә башласа, елмаеп карап
тора-тора да баш кына чайкый: «Әллә нәрсә әйтте шунда, бер сүзен
дә ишетмәдем».
Әби белән бабайның мөнәсәбәтләре бик кызык. Еллар буе
күзәтеп торгач, мин шуны аңладым: бу олылар үзләренең бер-
берсен яратуларын менә шулай төрттерүләрсез, бәхәсләшүләрсез
аңлата алмый торган булалар икән. Теге миңа бәрәңге буразналары арасында килеп орынган җилфердәү берәр кая качып китәме соң
әллә олыгайган саен кешеләрдә?
Кичәгенәк кичен, парниктан помидорларны чыгарырга инде
вакытмы, әллә әле иртәрәкме икәнлеге турында бәхәсләшкән әби
белән бабай, бер фикергә килеп килешә алмыйча, сөйләшмәү
стадиясенә күчте. Бу стадия минем үземә ошый, чөнки ул стадиягә
керделәр икән, әби макарон пешерә. Бабайның макаронны җене
сөйми, ә мин макарон яратам. Мин болай үзе һәрчак диярлек, 99... ну
ярар, 89 процент очракта – бабай ягында. Әмма макарон пешкәндә...
...бу эштә тулаем бабай яклы гына була алмавымның тагын бер
сәбәбе бар. Ул – әбинең бик тә оста, килешле уены. Аның уен икәнен
бөтен өебез һәм гаиләбез белән белеп торсак та, барыбер һәрчак
сокланып, тел шартлатабыз. Хәтта бабай үзе дә. Кайчак, без икәү
генә калганда, әйтеп тә куя: «Бу юлы әбиең үзен дә уздырды, малай!»
Мин, бу сөйләшүнең татулашу төсмерен алуына куанып, хуплап,
баш чайкыйм: «Чынлап бит, име, бабай?! Әмма әби алдында бу
сөйләшүне сиздермибез...» Бабай мине кочагына алып, кояшка кадәр
диярлек чөеп әйләндерә дә рәхәтләнеп көлә: «Җук, билгеле, кызым!
Сине бит безгә җугарыдан җукка гына җибәрмәгәннәр... Син бит
«великая воительница» гына түгел безнең гаиләдә, кызым, ә «великий
миротворец!» та...»
Әбинең «үзен уздыруы» – күп тапкырлар кабатланган спектакль,
аның премьерасы кайчан булуын алар инде бабай белән үзләре дә
хәтерләми булса кирәк. Әмма һәр яңа куелышта аның бу рольне нинди
интонацияләр, төсмерләр белән башкарып чыгуы мөһим.
Дөресен генә әйткәндә, бабайның әбине ничек яратуын аңлау да бу
бер генә актлы кечкенә спектакльне бишенчеме, алтынчымы тапкыр
караганда булды. Һәр яңа куелышта аның әбигә бераз көлемсерәп
сирпелеп алган күзләрендә очкын кабынып китә.
Менә әби бабай белән минем фермадан кайтуыма иң матур,
килешле күлмәген киеп, башындагы кыршавы өстенә мин үлеп
ярата торган, җете сары айбагыр чәчәкләре төшкән штапель яулыгын
ябып, биленә дә нәкъ шундый ук алъяпкычын буып куя да... теленә
фәрештәләр Күктән бал тамызгандай сөйләшә. Менә без, Орликны
туарып, ашатып-эчереп, капка төбенә үлән утларга җибәрәбез.
Үзебез пошкыра-пошкыра юынып, кулларыбызны һәм битләребезне
шыгырдап торган чиста бистәргә сөртеп, арттагы өйдә шакмаклы
клеёнка җәелгән түр өстәлгә килеп кунаклыйбыз. Көн буе юлыккан
маҗаралардан соң тәмам алҗудан һәм ачыгудан минем күз алдымда
алтын боҗралар бии.
Әбинең өстәлгә китереп куйган сыйларны алдыбызга этебрәк:
«Әләксей, җаным...» – дигән сүзләреннән соң инде барысы да
аңлашыла. Хәтта бабай бер ризыкны да ансыз ашамый торган горчица да атлы казак кебек тәлинкәсе янында кукраеп утыра. Югыйсә, Янсуар
әби ул горчицаны бер дә өнәми. Әмма урсәти белән әти-әни аны район
үзәгеннән дә, Казаннан да бабайга тартмасы белән алып кайта. Ул
горчицаны тел очына тидерсәң дә, үтең сытыла торган, әмма бабай
да, мин дә шуның өчен җан бирердәй булабыз.
Менә әби тантаналы төс белән бабай алдына чәнечке һәм кашык
куя. Ә аннары кухня ягыннан тантаналы рәвештә олы таба белән
суган турап һәм өстенә күкәй калҗасы сытып кыздырган макаронны
чыгара.
Минем инде авызыма сулар килгән була, ул макаронны зәңгәр
каймалы тәти тәлинкәмә бүлеп салганнарын көчкә түзеп көтеп
җиткерәм. Бабай исә, тантаналы рәвештә олы ипи телеменә горчицаны
му-у-у-ул итеп ягып, безнең күз алдыбызда ашап бетерә дә: «Бигрәк
тәмле булды бу, Начта, рәхмәт!» – дип, яшел кружкасыннан квасны
чөмереп, өйалдына чыгып китә.
Макаронга орынмый да.
Мин, чәйнәвемне дә онытып, тын гына утырып калам.
Бергә – бер.
Берсе дә җиңмәде дип уйлыйм.
Ашказаным, комсызланып мулдан капкан һәм чәйнәмичә диярлек
йоткан макаронга рәхмәт йөзеннән булса кирәк, һәйбәт кенә
ишетелерлек итеп очкылык белән җавап бирә.
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев